Уңыш бәйрәме
Бәйрәмнең максаты. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, авыл хуҗалыгы хезмәтенә хөрмәт һәм кызыксыну уяту, икмәккә мәхәббәт, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.
Бәйрәм буласы зал яфраклар, плакатлар белән бизәлә, уртага икмәк, яшелчә, җиләк-җимешләрдән торган өстәл куела.
Уртага ике алып баручы чыга, калган укучылар ике яклап тезеләләр.
Кыз: Хәерле көн, кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар!
Малай: Без бүген көз бәйрәменә – Уңыш бәйрәменә җыелдык.
Кыз: Көз. Кемдер аның килүенә чын күңелдән шатлана, ә кемдер көенә. Чөнки көз ул моңсу, көз ул сагышлы.
Малай: Ләкин ничек кенә булмасын, һәр ел фасылының да үз матурлыгы бар. Алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш бары көздә генә!
Кыз: Без бүгенге бәйрәмебездә көзгә багышланган җырлар җырларбыз, шигырьләр сөйләрбез, уеннар уйнарбыз, рәхәтләнеп ял итәрбез.
Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
Табындагы икмәк, сый-нигъмәтне
Күреп, ил картлары шатлана.
Муллык белән җиргә килә көзләр,
Көзге муллык кыла тантана.
Җиргә төшә сары, ал яфраклар,
Көз җиткәнен алар белдерә.
Алтын көзең синең, туган ягым,
Күңелемә якын, бер генә.
Һәркайда да муллык, туклык,
Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.
“Кара көз” дип сиңа беркем әйтмәс,
Кочагыңда муллык, байлыклар.
Хәерле көн, якын дуслар,
Котлы булсын уңыш бәйрәме!
Кичәбезгә олы ямьнәр биреп,
Бизәп торсын көлтә бәйләме!
Җыр – “Уңыш бәйрәме”
-
Аллы-гөлле гөлчәчәкләр
Бакчабызны ямьләде.
Килде язгы дәртле эшнең
Җанлы хезмәт бәйрәме.
Йөгерә-йөгерә алмагачтан
Без җыябыз алмалар.
Безнең эштән шундый үскән,
Шундый пешкәннәр алар.
Алмасын, алмасын
Өз, агачта калмасын!
Зур уңышның бәйрәме –
Бар да көлсен, уйнасын.
-
Таң ягыннан таңны котлап,
Акрын искән җил белән
Күкрәп үскән тук башаклар
Әлли-бәлли селкенә.
Зур заводтан безгә килгән
Зур корыч атлар бүген.
Киң басуны иңләп алды,
Тулды амбарга иген.
Киң басу, киң басу
Безгә кушылып җырласын.
Зур уңышның бәйрәме –
Дәртле җырлар яңгырасын.
Малай: Кадерле дуслар! Уңыш бәйрәмебезне Көздән башка бәйрәм итсәк, күңелле булмас.
Кыз: Илебезгә, җиребезгә муллык алып килүче Алтын көз, бәйрәмебезгә рәхим ит!
Көз:
Исәнмесез, балалар!
Сез мине беләсезме?
Әйе, мин – сентябрь дә,
Мин – октябрь дә,
Мин – ноябрь дә.
Мин Көз генә булсам да, җәй буена сезнең ничек эшләгәнегезне, хезмәтне яратуыгызны белеп торам. Бүгенге бәйрәм – сезнең тырышлыгыгыз, уңганлыгыгыз нәтиҗәсе ул. Мин үземнең уңыш тулы кәрзинемне сезгә бүләк итәм. Ә монысын, улым, син уйнат!
Малай: Көз ул ялгыз гына йөрми. Аның бик чибәр кызы да бар. Әгәр Көз алып килгән менә бу кроссвордны дөрес чишсәк, без ул чибәркәйнең исемен дә белербез.
-
Ачыдыр теле,
Кыллыдыр төбе. (Суган)
-
Гәүдәсе бар, җаны юк,
Үзе эшләпә кигән, башы юк. (Гөмбә)
-
Түгәрәк кенә кызыл йорт,
Эче тулы корт. (Помидор)
-
Чәчәге агачында,
Алмасы тамырында. (Бәрәңге)
-
Үзе кызыл, үзе буялмаган. (Чөгендер)
-
Җир астында картыгыз,
Сакалыннан тартыгыз. (Шалкан)
-
Эсселәгән саен кат-кат тун кия. (Кәбестә)
Малай: Нинди матур исем – Сөмбелә! Сөмбелә – җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кыз ул.
Кыз:
Урам буйлап килә
Сөмбелә көлә-көлә,
Яфракларын сибә-сибә
Шаяра, уйный, көлә.
Сөмбелә:
Саумы, якын дусларым!
Сезне сагынып килдем мин.
Сезгә аяз көннәр дә,
Байлык та китердем мин.
Мин – көз кызы – Сөмбелә,
Көзге байлык кулымда.
Чакырам мин һәммәгезне
Шушы бәйрәм түренә.
Укучылар, мин сезгә бик күп яфраклар алып килдем. Ә хәзер, әйдәгез, “Яфрак тану” уены уйныйк. Сез мин күрсәткән яфракларның кайсы агачтан коелганын әйтерсез.
“Яфрак тану” уены.
Сөмбелә: Бик булдырасыз икән, барыгызга да зур рәхмәт! Һәрвакыт шундый белемле, зирәк, тырыш, уңган булыгыз. Уңыш бәйрәме белән котлыйм сезне!
Малай: Әйдә, Сөмбелә, кал безнең янда. Бәйрәмебез синең белән тагын да ямьлерәк булыр.
Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
Курайларда көз көйләрен уйнап,
Агачларны сары төскә буяп,
Куакларга җиләк-җимеш элеп,
Агач төпләренә гөмбә тезеп,
Урман буйлап алтын көз йөри.
Көшел-көшел бодай, арыш җыеп,
Саламнардан зур эскертләр куеп,
Кара җирне уҗым белән каплап,
Тракторлар белән гөрләп-шаулап.
Кырлар буйлап уңган көз йөри.
Балаларны мәктәпләргә дәшеп,
Аяк асларына яфрак чәчеп,
Тәрәзләрне яңгыр белән юып,
Күп кошларны җылы якка куып,
Урам буйлап наян көз йөри.
Оча сары яфраклар,
Шундый үз, шундый ятлар.
Әйтерсең, ярсу атлар.
Әйтә күк алар гүя:
-
Бар иде, – дип, – безнең дә
Кайчандыр яшел чаклар…
Оча сары яфраклар –
Көзләрдән тәүге хатлар,
Җәйләрдән соңгы хәбәр.
Сөйли белсәләр әгәр,
Әйтерләр иде: “Хушыгыз,
Киләсе язга кадәр.
Хушыгыз, язын кайтырбыз,
Ямь-яшел бөре булып…”
Саубуллаша яфраклар
Йөзләргә кунып-кунып.
Моны күреп торган болыт
Елый күңеле тулып.
Кыз: Дуслар, бу яфраклар гади генә яфраклар түгел. Аларның һәрберсенең артына табышмак я бирем язылган. Әйдәгез, бергәләп шул уенны уйнап алыйк әле.
“Табышмак” уены
Өстә дә үсә алмалар,
Төптә дә үсә алмалар;
Өстәгесе кирәксез,
Төптәгесен, җиткәч көз,
Караңгыдан алалар,
Караңгыга салалар.
Пешерсәң аны тагын,
Тәмләнә шулчак табын.
(Бәрәңге)
Исемем- боерык,
Зурлыгым- йодырык;
Эленеп торырлык
Бар миндә коерык.
(Алма)
Итләч, йомры, яшелен
Өзеп алдым, яшердем;
Гаҗәпләндем бераздан,
Кояшсыз да кызарган.
(Помидор)
Тар бүлмәдә үстек без,
Тезелдек тә бер сафка;
Саргайгач та йөзебез,
Сибелдек төрле якка.
(Борчак)
Җиләк кояшта пешә,
Шалкан учакта пешә,
Нәрсә … суыкта пешә?
(Миләш)
Ул- витамин казыгы,
Куян, кеше азыгы,
Ашыйлар кетер-кетер,
Аның исеме …
(Кишер)
Яңгырны бик яратса да,
Эшләпә кия көн дә.
Аягы аның бер генә,
Аумый тора. Ул …
(Гөмбә)
Кечкенә генә сары карт, кигән туны тугыз кат.
(Суган)
Тугәрәк өй.
Кызыл эчле яшел өй
Тәрәзәсез- ишексез.
Авыз итеп карасаң-
Балдай татлы! Һичшиксез!
(Карбыз)
Яшел бишек.
Чыга да җирдән үсеп,
Бер сабакка эленә
Күп дистә яшел бишек.
Шуларның һәрберенә
Күп бәби салган булыр…
Исемен кем алдан белер?
(Борчак кузагы)
Залда кулларына яшелчә рәсемнәре тоткан балалар чыгышы
Кәбестә:
Мин булам кәбестә,
Үзем яшькелт төстә.
Ашларга да төшәм мин,
Бәлештә дә пешәм мин.
Чөнки мине балалар
Көн дә көтеп алалар.
Кабак:
Карагыз әле бер генә
Менә миңа – кабакка,
Турап куйсагыз, мин сыймыйм
Хәтта тугыз табакка.
Кишер:
Минем исемем – кишер,
Теләсәң, болай пешер,
Теләсәң, ашка тура.
Мине яраткан бала
Озын гомерле була.
Суган:
Минем исемем – суган,
Мин Һиндстанда туган.
Мине бик тә мактыйлар,
Салатка да турыйлар,
Тураганда елыйлар.
Кыяр:
Карагыз сез минем кыяфәткә:
Үзем эре, шома, сөйкемле.
Су сипкәнгә шулай үстем мин,
Нәфис, зифа кызлар шикелле.
Помидор:
Җылы якта тусам да мин,
Сездә дә уңыш бирәм.
Кып-кызыл булып пешәмен,
Тәмләткечләргә керәм.
Чөгендер:
Җир астында җыйнак кына
Кызарып үсеп ятам.
Чөгендерле аш та тәмле,
Венегретка да батам.
Алма:
Кем генә яратмый мине:
Ашый сабый бала да,
Зурларын әйтеп тә тормыйм,
Алма дисәң дә ала.
Карлыган:
Беләсезме, иң күп өлеш
С витамины кемдә?
Лимонда, билгеле, бик күп,
Ә аннан кала миндә.
Сәламәтлекнең серләре –
Яшелчә белән дуслык.
Яшелчә, һәркем белгәнчә,
Витаминга бай ризык.
Яшелчә, җиләк-җимешләр,
Әйдәгез, түргә, дуслар!
Сезсез өстәлнең яме юк,
Сез – безнең якын дуслар.
Җыр – “Уңыш җыябыз”
Малай: Бүгенге бәйрәмебезне икмәктән башка күзалдына китерүе дә кыен.
Гәрәбәдәй булып үсте иген,
Түгелгән тир бушка китмәде.
Игенченең батыр хезмәте бу –
Күпереп пешкән арыш икмәге.
Яшәү чыганагы – кояш нурын,
Җир җылысын саклап үзендә
Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк
Көр табынның тора түрендә.
Икмәк – игенченең җан җылысы,
Җир-анага кадер-хөрмәте.
Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең,
Шуңа кадерлибез икмәкне.
Әти-әни, Ватан һәм дә икмәк!
Бу сүзләрдә тормыш мәгънәсе.
Бәхет, хезмәт, ирек, яшәү яме
Шул сүзләргә бәйле һәммәсе.
Гади сорау: нәрсә соң ул икмәк?
Кирәк, дуслар, уйлап карарга.
Ләкин әле икмәк ашау гына
Ярдәм итмәс җавап табарга.
Ишетергә кирәк яз тавышын
Кар сулары әле акканчы.
Уянырга кирәк солдат кебек,
Түбәләрдән тамса бер тамчы.
Күрешергә кирәк кояш белән,
Кыр өстендә йөзгә-йөз килеп.
Таң нурлары белән битне юып,
“Сәлам сиңа, туган җир!” – диеп.
Яңгыр гына җиргә җитәме соң?!
Тир тамчысы кирәк җирләргә.
Буразнадан алып, җылы җирне
“Җаным!” – диеп кирәк үбәргә.
Икмәк нәрсә?
Язын тургай җыры,
Кышкы буран, көзге җил дә ул.
Кайгы да ул, ләкин шатлык та ул,
Бәхет тә ул, изге сүз дә ул.
Җир ул безнең газиз әнкәбез,
Аңа мең-мең рәхмәт әйтәбез.
Онытмыйк без җирнең әмерен,
Ул чакыра безне: “Белегез, – дип, —
Җир кадерен, икмәк кадерен!”
Җыр –“Чайкала иген кырлары”
Кыз: Бәрәңгене икенче икмәк диләр. Икенче икмәк быел мулдан булды.
Бәрәңге:
Әгәр мине җиргә күмеп куеп,
Кешеләр карамасалар,
Бу кадәрле уңыш булмас иде,
Күммәсәләр, утамасалар.
Әй бәрәңге, дөрес әйтәсең син,
Көч түкмичә бер ни уңалмый.
Бәрәңгесез яшәү мөмкин түгел,
Бәрәңгесез аш та булалмый.
Малай: Чынлап та, дуслар, бәрәңге быел бик уңган, хәтта чүпләп бетерә дә алмаганнар. Хәзер без шул бәрәңгене чүпләп ярышырбыз.
“Кем тизрәк чүпләр?” уены
Гамил Афзал сүзләренә язылган “Бигрәк тәмле бәрәңге” җырын башкару.
Кыз:
Бакчага ямь биргән кебек,
Кичәбез дә ямьләнде.
Әйтерсең, мәктәп бүлмәсе
Чын бакчага әйләнде.
Малай:
Мәктәп бакчасында, дуслар,
Тырыш хезмәт куйдык без.
Уңышлар да куандырды,
Сау-сәламәт булыйк без.
Кыз:
Хушыгыз, еллар имин,
Илнең күге аяз булсын!
Сабыйларның шат авазы
Гел яңгырап торсын.
Малай:
Бәйрәм мөбарәк булсын,
Табыннар түгәрәк булсын!
Барыбызга да сәламәтлек,
Тыныч көннәр насыйп булсын!
Х?ерле к?н, кадерле дуслар, х?рм?тле укытучылар, ?ти-?нил?р ??м килг?н кунаклар!
Без б?ген к?з б?йр?мен? – У?ыш б?йр?мен? ?ыелдык.
К?з. Кемдер аны? кил?ен? чын к??елд?н шатлана, ? кемдер к?ен?. Ч?нки к?з ул мо?су, к?з ул сагышлы.
Л?кин ничек кен? булмасын, ??р ел фасылыны? да ?з матурлыгы бар. Алтынга манылган урманнар, бакча тулы ?лгерг?н яшелч?, ?ил?к-?имеш бары к?зд? ген?!
Без б?генге б?йр?мебезд? к?зг? багышланган ?ырлар ?ырларбыз, шигырьл?р с?йл?рбез, уеннар уйнарбыз, р?х?тл?неп ял ит?рбез.
К??елл?рг? якты нур ?л?шеп,
Шатлык ?ст?п ??рбер й?р?кк?,
?з муллыгы бел?н к?зл?р кил?,
Йомгак ясап ??йге хезм?тк?.
Табындагы икм?к, сый-нигъм?тне
К?реп, ил картлары шатлана.
Муллык бел?н ?ирг? кил? к?зл?р,
К?зге муллык кыла тантана.
?ирг? т?ш? сары, ал яфраклар,
К?з ?итк?нен алар белдер?.
Алтын к?зе? сине?, туган ягым,
К??елем? якын, бер ген?.
??ркайда да муллык, туклык,
??рбер ?ирд? к?зге шатлыклар.
“Кара к?з” дип си?а беркем ?йтм?с,
Кочагы?да муллык, байлыклар.
Х?ерле к?н, якын дуслар,
Котлы булсын у?ыш б?йр?ме!
Кич?безг? олы ямьн?р биреп,
Биз?п торсын к?лт? б?йл?ме!
?ыр – “
Кадерле дуслар! У?ыш б?йр?мебезне К?зд?н башка б?йр?м итс?к, к??елле булмас.
— Илебезг?, ?иребезг? муллык алып кил?че Алтын к?з, б?йр?мебезг? р?хим ит!
К?з:
Ис?нмесез, балалар!
Сез мине бел?сезме?
?йе, мин – сентябрь д?,
Мин – октябрь д?,
Мин – ноябрь д?.
Мин К?з ген? булсам да, ??й буена сезне? ничек эшл?г?негезне, хезм?тне яратуыгызны белеп торам. Б?генге б?йр?м – сезне? тырышлыгыгыз, у?ганлыгыгыз н?ти??се ул. Мин ?земне? у?ыш тулы к?рзинемне сезг? б?л?к ит?м.
Алып баручы:
Урам буйлап кил?
С?мбел? к?л?-к?л?,
Яфракларын сиб?-сиб?
Шаяра, уйный, к?л?.
С?мбел?:
Саумы, якын дусларым!
Сезне сагынып килдем мин.
Сезг? аяз к?нн?р д?,
Байлык та китердем мин.
Мин – к?з кызы – С?мбел?,
К?зге байлык кулымда.
Чакырам мин ??мм?гезне
Шушы б?йр?м т?рен?.
Укучылар, мин сезг? бик к?п яфраклар алып килдем. ? х?зер, ?йд?гез, “Яфрак тану” уены уйныйк. Сез мин к?рс?тк?н яфракларны? кайсы агачтан коелганын ?йтерсез.
“Яфрак тану” уены.
С?мбел?: Бик булдырасыз ик?н, барыгызга да зур р?хм?т! ??рвакыт шундый белемле, зир?к, тырыш, у?ган булыгыз. У?ыш б?йр?ме бел?н котлыйм сезне!
Алып баручы: ?йд?, С?мбел?, кал безне? янда. Б?йр?мебез сине? бел?н тагын да ямьлер?к булыр.
?ыр – “Алтын к?з”
1. ??ен к?лг? б?бк? тула,
Б?бк? т?се сап-сары.
? к?з ?итк?ч, сары була
Эре ч?к?н, вак тары.
2. Сары т?с ул була к?пл?п,
Алтын б?ртек т?се ул.
Б?ртек – безне? т?мле икм?к,
Икм?к ?ирне? к?че ул.
Г?р?б?д?й булып ?сте иген,
Т?гелг?н тир бушка китм?де.
Игенчене? батыр хезм?те бу –
К?переп пешк?н арыш икм?ге.
Яш?? чыганагы – кояш нурын,
?ир ?ылысын саклап ?зенд?
К?кр?кл?рг? тер?п кис?р икм?к
К?р табынны? тора т?ренд?.
Икм?к – игенчене? ?ан ?ылысы,
?ир-анага кадер-х?рм?те.
Яш?? тамыры ул ??р й?р?кне?,
Шу?а кадерлибез икм?кне.
?ти-?ни, Ватан ??м д? икм?к!
Бу с?зл?рд? тормыш м?гън?се.
Б?хет, хезм?т, ирек, яш?? яме
Шул с?зл?рг? б?йле ??мм?се.
Жыр:
Гади сорау: н?рс? со? ул икм?к?
Кир?к, дуслар, уйлап карарга.
Л?кин ?ле икм?к ашау гына
Ярд?м итм?с ?авап табарга.
Ишетерг? кир?к яз тавышын
Кар сулары ?ле акканчы.
Уянырга кир?к солдат кебек,
Т?б?л?рд?н тамса бер тамчы.
К?решерг? кир?к кояш бел?н,
Кыр ?стенд? й?зг?-й?з килеп.
Та? нурлары бел?н битне юып,
“С?лам си?а, туган ?ир!” – диеп.
Я?гыр гына ?ирг? ?ит?ме со??!
Тир тамчысы кир?к ?ирл?рг?.
Буразнадан алып, ?ылы ?ирне
“?аным!” – диеп кир?к ?б?рг?.
Икм?к н?рс??
Язын тургай ?ыры,
Кышкы буран, к?зге ?ил д? ул.
Кайгы да ул, л?кин шатлык та ул,
Б?хет т? ул, изге с?з д? ул.
Жыр:
?ир ул безне? газиз ?нк?без,
А?а ме?-ме? р?хм?т ?йт?без.
Онытмыйк без ?ирне? ?мерен,
Ул чакыра безне: “Белегез,– дип, —
?ир кадерен, икм?к кадерен!”
М?кт?п бакчасында, дуслар,
Тырыш хезм?т куйдык без.
У?ышлар да куандырды,
Сау-с?лам?т булыйк без.
Хушыгыз, еллар имин,
Илне? к?ге аяз булсын!
Сабыйларны? шат авазы
Гел я?гырап торсын.
Б?йр?м м?бар?к булсын,
Табыннар т?г?р?к булсын!
Барыбызга да с?лам?тлек,
Тыныч к?нн?р насыйп булсын!
У?ыш б?йр?ме.
Т?зеде:Солтанова Г.Д
2014-2015
Просмотр содержимого документа
«У?ыш б?йр?ме! »
Сценарий открытого мероприятия «Уңыш бәйрәме»
Залда йорт. Йорт алдында каен агачы, каен төбендәге утыргычта бабай утыра. Залның уртасында болын. Балалар бер-бер артлы тезелеп кереп утыралар.
А. б.
Балалар без сезнең белән бергәләшеп “Уңыш бәйрәме”үткәрергә җыелдык. ”Уңыш бәйрәме” 22 сентябрьдә, көн белән төн тигезлшкәндә бәйрәм ителгән.
Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү дә бетәргә якынлаша. Уңыш кибәннәргә куелып амбар келәтләргә тутырылып беткәч, бәйрәм килә. Ул көнгә алдан мул итеп сый-ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән –өйгә йөреп күңел ачалар.
Без дә буген сезнең белән көз турында шигырьләр сөйләрбез, уйнарбыз, җырларбыз күңел ачарбыз.
Самат: Көзге урман тып – тын булган,
Агач башы — ялангач.
Соңгы яфрак тошә калтырап
Әз генә җил кагылгач.
Илсөя:Көз килде. Уңыш булды,
Табын сый белән тулды.
Рәхим итегез дуслар
Көзге бәйрәмгә!
Алинә:Нинди куркәм минем илем,
Кояштай балкып тора!
Урманнары җыр шикелле-
Моңланып шаулап тора.
Аяз:Туган илем! Кочагында
Яшимен мин-бер тамчы.
Җырымны сиңа багышлыйм,
Кабул итеп алсаңчы.
“Яфраклар коела”җыры башкарыла. Утыралар.
А. б. Ничек күңелле монда,
Көзге матур болында.
Кошлар да, сайрамыйлар,
Хәтта бер аз, моңсу да.
Бала(Индира): Әнә ! Кояш та, чыкты.
Болытлар ерак качты.
Без килүгә бабаебыз
Олы капкасын ачты.
(Бабай капкасын ача, балалар аның янына киләләр, исәнләшәләр.)
Индира:Хәерле көн, бабакай!Менә, килеп тә җиттек. Кичә ук килә идек, Көн аязганын көттек.
Бабай (Әмир): Көттем,
Сезнең киләсен сиздем.
Сез килүгә эш бетте.
Әнә теге, зу-у-ур шалкан
Сезнең килерне көтте.
Шундый зуур булып үсте.
Ә тартып чыгарырга,
Безнең көч тәмам бетте.
Бала (Индира):
Әйдәгез әле бергәләп
Тартып чыгарып карыйк.
(тарталар-тарталар, шалкан чыкмый)
Бабай(Әмир):
Әллә әбине дә, чакырыйкмы?
Бергә:
Әби!Әби! Кил әле!
Безгә ярдәм ит, әле
(Әби чыга)
Әби(Зәлия)
Нәрсә булды?Әллә инде миннән башка шалкан да тарта алмыйсың хәзер?(балаларны куреп ала)
Ой!
Килеп тә җиткәннәр икән,
Минем якын дусларым.
Әйдәгез, әйдә тартыйк
Һәм авыз итеп карыйк.
(Тарталар, тарталар шалкан чыкмый).
Бала (Индира)
Бабай!Бабай!Бабакай!
Кайда сон безнең Акбай?
(Шул чак өрә-өрә Акбай килеп чыга.)
Акбай (Рамазан)
Нәрсә булды?Нишләдегез?
Ник элек килмәдегез?
Шалкан зур тугел иде.
Сез шуны белмәдегез.
Тиз генә тартып чыгарып
Ашап та булыр иде.
Әйдәгез. Тартыйк, тартыйк!
Болай тик карап тормыйк.
(Тарталар-тарталар, чыкмый.)
Акбай:
Кайда соң безнең песи?
(Кычкыра-кычкыра песи килеп чыга)
Песи (Айрат)
Нәрсә булды?Мяу!Мяу!Мяу!
Ник кычкырасыз шулай?
Ничек куп дуслар шулай,
Булышмый булмас болай.
Барысы бергә:
Әйдәгез тартыйк бергә!
1, 2, 3!
Әби:
Ә хәзер нәрсә эшләргә?
(Шул чак чыелдап тычкан килеп чыга.)
Тычкан (Ильнур)
Ничек инде, нишләргә?
Ә-ә!Миннән башка булмыймы?
Узем кечкенә булсам да, көчем зур! (Кулларын кутәрә.)
Әйдәгез!Тартыйк булмаса.
Бер, ике, өч!
Миндә куп көч!
(Тарталар һәм шалкан чыга, барсыда егылалар, башларын кашып, көлешә-көлешә торалар, ә шалкан торып баса.)
Барысы бергә:
Ой!Бунәрсә?
Шалкан (Апа):
Рәхмәт, балалар! Сез миңа ярдәм иттегез. Ләкин мине авыз итәр өчен, иң элек минем биремнәремне үтәгез. Сез әзерме?
Балалар бергәләп:
Әйе, без әзер!
Шалкан:1нче бирем:”Табышмак әйтәм, җавабын тап!”
1. Түгәрәк-түгәрәк шар кебек,
Кызыл-кызыл кан кебек,
Әчедер дә татлыдыр,
Йотыйм дисәң ташлыдыр. (Чия)
2. Алсу битле кыз усте,
Кызарып җиргә төште. (Алма)
3. Озын, яшел –түтәлдә,
Сары, тозлы –кисмәктә(Кыяр)
4. җир астында алтын казык,
Алдык без аны казып. (Кишер)
5. Итләч, йомры, яшелен
Өзеп алдым, яшердем;
Гәҗәпләндем бераздан,
Кояшсыз да кызарган(Помидор)
6. Үсеп утыра бер чулмәк,
Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)
7. Бер күтәрәм йорт,
Эче тулы яссы корт. (Кабак)
-Балалар, без кишерне, кыярны, кабакны, кәбестәне, помидорны, бәрәңгене бергенә сүз белән ничек атыйбыз?(яшелчәләр)
Ә чия, алма, груша, виноградларны?(Җиләк-җимешләр)
8. Җир астында җиз бүкән,
Һәркөн ашыйсын, иркәм. Нәрсә ул?(Бәрәңге)
Менә без сезнең белән хәзер “Бәрәңге җыю“уенын уйнарбыз.
Шалкан:Булдырдыгыз, балалар!Сез бик житезләр һәм тапкырлар икән.
А. б. :Әле безнең бүтән балаларыбызның да сөйлисе шигырьләре калды, әйдәгез әле бәйрәмебезне дәвам итик.
Камилә:Көз килде дә керде өйгә,
Яфраклар йөгерәләр.
Ышык эзләп койма, капка
Асларына керәләр.
Фәрдиев:Көз шулай төрле төсләргә
Буйый бөтен җирне дә.
Җиләк-җимеш белән сыйлый
Шатландырып безне дә.
Камиль:Урман кырларга
Килде матур көз.
Җәй үтте дип
Үкенмибез без.
Фәрхиев:Ашлыгы уңган,
Җимеше мулдан,
Буралар тулган –
Шуңа сөенгән.
Мансур: Каенннарга- сары яулык,
Миләшкә –муенсалар,
Чиягә-көрән алкалар,
Бигрәк килешеп торалар
Йомгаклау. Җыр “Көз килде”.
Менә шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
«Көзге
бәйрәм»
Зал бәйрәмчә бизәлгән: көзге
яфраклар,гөмбә рәсемнәре белән. Музыка астында балалар залга керәләр.
Алып баручы: Хөрмәтле балалар, кунаклар,әниләр барыгызгада хәерле
көннәр.
Китте җәй безнең яклардан
Диңгез,таулар артына.
Көз алтын күлмәк кидерде
Агачларның барсына.
Җылытмый инде кояш та.
Көннәр кыскара бара.
Әбиләр чуагы белән
Көз алдый безне бары.
Сибәли салкын яңгырлар,
Кургаш болытлар йөзә.
Җирне,хакимлек итәргә,
Тапшырган ходай көзгә.
Бүлмәгә Карачкы керә. (Аның йөзендә борчу, нәрсәсендер югалту, аны эзләү
чагыла. Муенында “эш эзлим” дигән язуы да бар.).
А.Б. Балалар, карагыз әле, безгә кемдер кунакка килә?
Карачкы. Ә-ә, гафу итегез! Күрмичә торам. Исәнмесез! Кадерле кунаклар,
әниләр, апалар. Мин – Карачкы, булам. Бу минем исемем, ә фамилиям- Бакчаева.
Гади генә әйтсәгез дә ярый –Карачкы. Мин, алай бик күтәренке дә, горур да
түгелмен ( боргаланып).
А. Б. Сиңа, нәрсә булды соң? Син, бик борчулы, нәрсәңне дә булса
югалттыңмы әллә?
Карачкы. Барысы да югалды! Юк булды!
А.Б. Нәрсәң, юк булды?
Карачкы. Югалды , юк булды , кайттылар да төяп киттеләр! Бераз калсын
әле димәделәр, хәтта сорамыйларда бит! Бетте, барсында алып киттеләр! (арлы
–бирле йөреп,башын тотып ,борчулы сөйли)
А,Б. Төгәл генә әйт әле, кемнәр, нәрсәңне алып киттеләр?
Карачкы..Э-э-э!(башын кашып). Нәрсә соң әле? Оныттым бит! Э-Э-э! Әй
салам баш булгач, барысыда онытыла. Менә табышмаклары истә, ә җавапларын, ничек
аталганнарын белмим? Әллә, картайдым инде?
А.Б. Борчылма, Карачкы, без –балалар белән сиңа ярдәм итәрбез.Әйе, бит
балалар?
Балалар. Әйе.
А.Б. Әйдә табышмакларыңны укы,без игътибар белән тыңлыйбыз.
Карачкы. табышмаклар укый.
1. Кат-кат тунлы,
Карыш буйлы. (Кәбестә)
2. Ашка салсаң — тәм кертә,
Борынга салсаң — төчкертә.(Борыч)
5. Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче
тулы халык. (Кыяр)
Менә хәзер, исемә төште
кыярлар,суганнар,кәбестәләр,кишерләр…ләкин бер сүз белән ничек аталалар соң
алар?(бераз пауза ясап) Ә-ә?(башын кашып).
Балалар. Яшелчәләр.
Карачкы. Әйе, балалар, бик дөрес. Афәрин!Рәхмәт, исемә төште инде
хәзер.
-Менә, яшелчәләремне төяп алып киттеләр дә инде, шуңа күрә кәефсезләнеп, бераз
ачуланып торам әле. Мин каргаларны куган чакта, бер сүз әйтми алдыларда
киттеләр. Хәзер, менә эшсез.
— Бәлки сезгә ярдәм итәрмен?
Балалар. Юк.
Карачкы. Ә,сез,яшелчәләрне утырта,җыеп ала беләсезме соң?
Балалар. Әйе.
Карачкы. Әйдәгез, бергәләп уйныйбыз.
1.Уен “Бәрәңге утырту” . Ике командага бүленәбез. Чиләк эченнән бер-бер бәрәңге
алып боҗра эченә чәчәбез. Кем беренче чәчеп бетерә. Шул команда җиңүче була.
Көз җитте . Бәрәңгеләребез дә өлгерде, уңышны җыеп алырга вакыт.
2.Уен “Уңыш җыю” Ә хәзер бәрәңгеләребезне бер- бер чиләкләребезгә җыябыз.
Ай –яй бик тә арытты,ашыйсы килә башлады. Уңыш җыелды,әйдәгез учакта бәрәңге
пешерәбез.
Карачкы учак әзерли, кызыл боҗра эченә бәрәңгеләрне сала,пешерә.
3.Уен “Кайнар бәрәңге”. Боҗра эченнән бәрәңгеләрне кашык белән,( кул белән
тотарга ярамый, пешерә) тәлинкәгә куярга кирәк.
Рәхмәт! Балалар, сез, миңа бик тә ярдәм иттегез, борчуларым да бераз онытылды.
Миңа китәргә вакыт. Эш тә эзлисем ,көзгә дә хәзерләнәсем бар. Сау булыгыз!
Балалар.
Сау булыгыз!
А.Б Әйдәгез,балалар,
бәйрәмебезне дәвам итик.
Барлык балалар да түгәрәккә басып шаян “Мы бежим” биюен башкаралар.
А.Б. Бәйрәмебезгә ямь өстәп көз турындагы матур шигырьләребезне сөйлик.
Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.
Моңлы,гүзәл,
Матур, аяз көннәр,
Мул игеннәр-
Синең бүләгең.
Сокландыргыч синең табигатең,
Бигрәк матур,ай-hай,күлмәгең!
Көз җиттеме,җир өстенә
Алтын яфрак җәелә.
Карап туеп булмый hич тә
Бу фасылның яменә.
Көз!Көз!Көз!
Көзсез күңелсез
Алтын- сары яфраклар да
Коелмый синсез.
Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
Яратам мин
Сары төсне.
Бөтен дөнья
Алтын төсле
. Көз!Көз!Көз!
Сине көтек без.
Алма, кавын hәм карбызлар
Өлгерми синсез!
Нинди салкын көз,
Тышта күңелсез!
Ничек яшәрбез
Чәчәксез,гөлсез?
Китте җәй безнең яклардан
Диңгез,таулар артына.
Көз алтын күлмәк кидерде
Агачларның барсына.
Көз-моңсу чак,ямансу чак,
Көн дә ява яңгырлар.
Тик безнең бакчада һаман
Яңгырый дәртле җырлар!
Җыр: Айдар Минhаҗев сүзләре, Рөстәм Сәрвәров музыкасы “Көз килә”
Рәхим итегез,
Көзге бәйрәмгә
Яфрак тотып,
Бер биик, әйдә.
Бию “Көзге яфраклар” барлык балалар белән.
Эстафета.“көз көненә, мин әзер” . Кулга кулчатыр , аякка зур үлчәмле
галошлар, муенга шарф, баш киемнәре киеп , билгеләнгән урынга кадәр чабып
килергә hәм кире салып, башка укучы киенеп чаба тиеш.
“Көлсу”(Золушка). (4 кеше катнаша). Төрле ярмаларны аерырга.
“Кем беренче”( 4 кеше катнаша). Суган , бәрәңге әрчергә.
-Татар халык уен җыры –“Куш кулым”.
-Татар халкының “Төлке белән каз” әкиятен сәхнәләштерү.
-Җыр Л. Лерон сүзләре, Р Еникеева музыкасы“Яфрак бәйрәме”.
А.Б.. Кызганычка каршы безнең бәйрәмебез да төгәлләнә. Сезгә теләкләрем шул:
Күңел күгегез һәрчак аяз булсын,
Килмәсеннәр сагыш-борчулар,
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар!
— Сау булыгыз, кадерле кунаклар, әниләр. Киләсе очрашуларга кадәр.
Музыка астында укытучыларны залга алып кереп утырталар. (Үзләре сәхнә артына керәләр)
(Музыка яңгырый. Буратино җырлап чыга. Кулында — дәреслек.)
Бүген мәктәпкә барам
Бүген “5”леләр алам
Әгәр күңелле булса.
Укырга анда калам.
— Ой, бу нинди матур мәктәп бу! Кара, күпме кеше җыелган. Ниндидер бәйрәм, ахры. (Стенага эленгән белдерүне укый) “Бүген чыгаралыш кичәсе була. Башлана сәгать 10.00 да.” Минем дә бу тамашаны карыйсым килә. Вакыт күпме соң әле?
Ай-ай 5 кенә минут кына калган. Тизрәк, уйла, БҮРӘТИНӘ. ( Күзе китапка төшә).Юк, ярамый. Теге юлы да әти Карло бик ачуланды… ләкин минем бу тамашаны карыйсым килә. ( Залга таба карап, китапны залда утыручыларга тәкъдим итә башлый)
Кыйбат түгел, алыгыз әле. 5 тәңкә акча сорыйм. Алыгыз инде. ( алмыйлар, шул вакыт залдан тавыш. Бер югары сыйныф укучысы)
У: — Әйдә, кил, мин алам.
Буратино: Аласызмы? Алдашмыйсызмы?
У: Юк, алдашмыйм, ләкин син ул акчалар белән нишлисең?
Буратино: 1 тәңкәгә театрга керәм, 4 тәңкәне “ Могҗизалар кырына” күмәм.
У: Ә син “ Могҗизалар кыры”ның кайда икәнен беләсеңме соң?
Буратино: Юк шул, һаман таба алганым юк.
У: Алай булгач, син миңа хәзер сүз бирергә тиешсең.
Буратино: Сезгә китап кына җитмимени? Минем сүзем юк.( кесәләрен капшый)
Мин сезгә аны ничек бирә алыйм?
У: БҮРӘТИНӘ. Күрәсеңме, укымагач, син “сүз”нең ни икәнен дә белмисең. Сүз бирү ул -“алдашмыйча, әйткәнне эшләү” дигәнне аңлата. Без синең белән хәзер килешү төзибез: Әгәр син бу бәйрәмне карагач, шушы мәктәптә укырга калам дисәң, мин сиңа бу китабыңны кире бирәм. Әгәр ошамаса, “Могҗизалар кырына” үзем озатып
куям. Килештекме?
Буратино: Әйе. ( Звонок бирелә)
У: Әйдә, керик башлана.
Буратино: Ә акча, акча… ( Акчасын суза, әмма укучы аны алмый)
У: Син безнең кунак бит. Шулай булгач түрдән уз! Безнең бәйрәм башлана!
(Музыка астында 9,11 нче сыйныф укучылары залга үтә, тезелә.)
Укытучы: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әти — әниләр, укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген гади генә бәйрәм түгел, соңгы кыңгырау бәйрәме, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң соңгы кыңгырау яңгыраячак. Сез мәктәптә уку дәверендә меңнәрчә КЫҢГЫРАУ тавышы ишеттегез, ә бүгенгесенең тавышы моңсу да, ямансу да, шатлыклы да. Сонгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка , олы дөньяга юлланган, гажәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр дабулачагын искәртеп тора кебек. Бу чың чыгарылыш укучыларыныңмәктәп белән, укытучылары беләнхушлашу авазы.
Кайда гына булсагыз да туган йортны, туган мәктәбегезне онытмагыз.
Сезнең алда олы сынау тора,
Сез торасыз юллар чатында.
Сезнең алда төрле юллар ята,
Төрле якка юллар чакыра.
Кайсы гына юлны сайласаң да,
Туры юлдан, бала, туры бар.
Мәктәбеңдә калган остазларың
Адымыңны күзләп торырлар.
Ел.Петр. :Хәзер сүзне тәбрикләү өчен белем иленең хуҗасына – мәктәп директорына бирелә.
(Мәктәп директоры чыгышы).
Ел.ПЕТР: Безнең бүгенге бәйрәмебездә бик күп кунаклар катнаша. Әйдәгез, алар белән дә танышып, сүзне аларга бирик әле.
ЕЛ.Петр.:Әйдәгез, хәзер сүзне укучыларның үзләренә бирик әле.
З В О Н О К ШАЛТЫРЫЙ.
Ук.- Ишетәсезме, соңгы кыңгырау чыңын? Ул безне 11 ел буена озата килде.
Беренче белем көне дә безнең хәтерләрдә нык саклана әле. Балачакның
ин кадерле, якты һәм мөкатдәс бәйрәме – тәуге кат мәктәп бусагасын
атлап кергән көндер.
1.Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,
Хис ташкыны безнең күкрәктә.
Укытучының моңсу карашлары
Озату сүзен яза йөрәккә
2.Укулар инде безнең артта калды
Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.
Һәркем тоя үзен әзер итеп
Таулар , диңгезләрне кичәргә.
3. Кайчан гына бу көн еракта
Килеп җитмәс кебек тоелды.
Күңелемә мәктәп -балачактан
Китмәс өчен кереп уелды.
4. Бүгенгедәй күз алдымда тора
Очар коштай йөргән чакларым.
Сумка тотып сабак укырга дип
Борма сукмак буйлап атлавым.
5.За эти годы вместе пережили
Мы столько поражений и успехов,
А сколько тем прошли, задач решили,
А сколько слёз, прозрений, боли, смеха!
6.Мәктәбемә илтер юллар буйлап
Бала булып килә узасым.
Еллар үткәч килә: — Исәнме!-дип
Балачакка кулым сузасым.
7.Эх, балачак үткән сукмаклардан
Яланаяк йөгереп үтәргә
Бар дөньяны онытып, сабый булып,
Күбәләкләр куып китәргә
Җыр. Балачагым.
8.Мэктэп еллары!
Нинди гузэл коннэр!
Тупланганнар аңа барысы да:
9. Укучының кайгы-шатлыклары,
Яшь кызларның сагышы…
Шау-гөр килеп узган кичәлэр,
Яшьләрнең шат, шаян җырлары,
10.Яшь кызларның керсез хыяллары,
Җырлап уткән мәктәп еллары.
Синдә кала, барысы синдә кала
Гузәл уку, мәктәп еллары.
Ленар:
Хөрмәтле мәктәп директорыбыз, Валерий Михайлович!
Валерий Михайлович! Мәктәп безгә ныклы бирем бирде, канат куеп безне үстерде. Ә бүген олы фатихасын да бирә.
Салмак кына атлап берәү килә,
Башын иеп чумган уйларга.
Карашлары авыр, сорау күзләрендә,
Тик сүз әйтми безнең уйнауга.
Рәхмәт сезгэ, безнең өчен
Бик тә нык тырыштыгыз.
ОБЖдан күп нәрсәләр
Аңларга булыштыгыз
Тормыштагы төрле хәлләр
Катлаулы булмасыннар!
Калган укучылар сезне
Яратып тыңласыннар.
Мәктәпкә дигән кечкенә бүләгебезне рәхим итеп тапшырабыз
(чәчәк, бүләк бирелә).
Укытучы:1994 нче елның беренче сентябрен хәтерлисезме? Энә — җептән генә төшкән яңа форма киеп, кулга чәчәк бәйләме тотып сез бу көнне тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кердегез.Сезне елмаеп беренче укытучыларыгыз каршы алды, хәреф танырга өйрәтте. Сезнең аларга җылы сүзләрегез бардыр.
Наташа: Нинди бэхетле, шатлыклы, әйтеп бетергесез куанычлы көн иде бу! Мәктәп
бусагасын атлаганда шатлык, куаныч хисләре белән беррәттән,
куңелемне ниндидер дулкынлану, курку хисләре дә биләп алган иде.
Курәсең, кечкенә балага бу зур һәм таныш булмаган мәктәп чит булып
тоелгандыр.
Диляра:Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч,
барлык курку хисләрем юкка чыкты. Тизрәк бу мавыктыргыч мәктәп
дөньясына кереп чумасым килә башлады. Шушы бер күрүдә ук үз иткән,
якын иткән һәм яраткан кешеләребез – иң беренче укытучыларыбыз Любовь Петровна, Вера Николаевна иделәр.
Руслан:Алар укытырга авырсынмадылар, сабый куңелебезгә ачкыч таба белделәр, киң куңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булдылар! Безнең белән шатландылар да, көенделәр дә, көнне төнгә ялгап, безнең язмыш өчен яшәделәр; кешеләргә карата шәфкатьле, яхшыбулырга өйрәттеләр. Рәхмэт сезгә беренче укытучыларыбыз.
Женя:
Беренче укытучым якты кояш кебек,
Күңелемне назлап җылыттың.
Авыр чакта ярдәм кулын суздың,
Сабыр сүзең белән юаттың.
- Наташа: Хөрмәтле Любовь Петровна!
Рәхмәт сезгэ, рәхмәт сезгә
Әнидәй булдыгыз безгә.
Гел тырыш, уңган балалар
Укырга керсеннәр сезгә.
Тәуге укытучыбыз булып
Хәтердә уелып калдыгыз.
Рәхмәт сезгә, буләгебезне
Кабул итеп алыгыз.
(Чәчәкләр тапшырыла )
Хөрмәтле Вера Николаевна!
Сезгэ теләк:
Бәхетле, сәламәт булыгыз.
Кайгы-хәсрәтсез утсен
Сезнең тормыш юлыгыз.
Тормышка аша курсен
Сезнең бар теләгегез.
Рәхмәтебезне аңлата
Кечкенә буләгебез.
(Чәчәкләр тапшырыла )
Җыр Кыңгыраулы мәктәп еллары
Наташа: 11 классны без Елена Петровна җитәкчелегендә тәмамлыйбыз. Безнең тормышыбыз, тәртибебез, укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы икенче әниебез-класс җитәкчебез Елена Петровна! Сез безнең класс җитәкчесе генә түгел, ә иң кирәкле фәннәрнең берсе рус теленең укытучысы да. Мәктәп елларында сез безнең яныбызда көн дә булдыгыз. Сабый күңелебезгә ачкыч таба белдегез. Кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәттегез. Һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булдыгыз.
Ленар: Без Сезгә чын күңелебездән һәм йөрәгебездән чыккан рәхмәт сүзләребезне белдерәбез. Сез безне шундый якын күрдегез ки, әйтерсең лә, без барыбыз да Сезнең үз балаларыгыз идек. Безне олы тормыш юлына әзерләүче, авырлыкларны җиңәргә, югалып калмаска өйрәтүче кешебез нәкъ тә менә Сез булдыгыз.
Руслан: Кирәк чакта терәк, кирәк чакта язгы җылы җилдәй йомшак, ә кирәк икән, кышкы салкыннардай кырыс та була белдегез. Сез безнең киңәшчебез, ә кайвакыт сердәшчебез дә булдыгыз. Кадерле Лена апа, без Сезгә чиксез рәхмәтле. Без Сезне һәрчак якын күрербез, яратырбыз, онытмабыз. Авыр хезмәтегездә Сезгә сабырлык һәм зурдан-зур уңышлар телибез.
Вика: Елена Петровна!
Читать, писать и говорить
По правилам и без ошибок
Вы нас сумели научить
За что большое вам спасибо
Тимерхан: Ваш труд не переоценить
Ведь каждому понятно сразу
Ты можешь Пушкиным не быть
Но русский язык знать обязан.
Гриша: Рәхмэт сезгэ,рәхмәт чын куңелдән
Безне балагыздай кургән өчен.
Безнең хисләр белән янып яшәп,
Куңелләргә шатлык биргән өчен.
Чулпан:Асыл хезмәтегез жимешләре,
Жылытсын гел сезнең йөрәкне
Кабул итегезче ,Елена Петровна,
Чын йөрәктән чыккан теләкне.
— Елена Петровна, рәхмәт сезгә!
Җыр. ЛАСКОВАЯ МОЯ
Көн тәртибендә математика.
Голнур Мирзануровна! Валентина Николаевна!
Ленар :Җир йөзендэ ин кызыгы шулдыр
11ел буена математика укудыр.
Кем укымый, юлыбыздан китсен
Укыганнар «5» ле өмет итсен.
Математиканы мәңге онытмабыз
Һәрчак хәтердэ аны сакларбыз.
Файдасы куп аның кешеләргә,
Ярдәм итә ул бик куп эшләрдә.
Кузьма: Гөлнур Мирзануровна!
В офисе работая вспомним мы не раз,
Самую прекрасную, что учила нас.
Функции и графики, степени и корни,
Нашу базу знаний доверху наполнили.
Мы будем помнить отданные знанья,
Их приумножить постараемся сполна.
Спасибо Вам за Ваше пониманье,
За тяжесть Вашего нелёгкого труда.
Диляра: Чәчәк тотып чыктым буген
Укытучым, каршына.
Алдыгызда баш иябез
Рәхмәт әйтеп барсына.
(Чәчәк бирелә)
Валентина Николаевна!
Вика: Звенит звонок, оставив позади
И школьные успехи, и проблемы.
Сегодня мы прощаемся со всеми,
Кто вел нас по нелегкому пути.
И в школе был наш штурман, без него
Корабль знаний врезался бы в скалы.
Вы составляли наше расписанье,
От беспорядков школу Вы спасали.
Пусть же будет все прекрасно!
Вы трудились не напрасно —
Это мы Вам говорим
И за все благодарим.
(Чәчәк бирелә)
Җыр: Круто ты попал!
Хөрмәтле Земфира Марсовна!
Чулпан : Татар теле, туган телем
Ин яраткан уз телем.
Уз телемдэ Земфира апа
Яратып бирде белем.
Дәресләрдэ инша яздык,
Мактап туган телне без.
Мәктәп елы хатирәсе
Булсын безнең гөлебез.
Ленар: Земфира Марсовна безне 5 класстан 9 класска кадәр класс җитәкчебез дә булды!Сез кирәк чакта яхшы дус та, киңәшче дә, белем бирүче дә була белдегез. Әлбәттә, булгандыр безгә үпкәләгән чакларыгыз да, шулай бит инде ул- балачакта барысын да уйлап эшләмисең. Сүз тыңламаган чаклар да булгалады, өй эшләрен эшләмичә килгән яисә күңелегезгә хуш килмәстәй эшләр эшләгән чаклар да булгандыр. Без сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет нәсихәтләрегезне исебездән чыгармабыз.Рәхмәт сезгә барысы өчен дә!
Сездән күргән мең-мең яхшылыкка
Тик бер рәхмәт кенә җитәрме…
Һәрберегездән гафу үтенергә
Бурычлы без соңмы-иртәме.
Наташа:
— 10 класста без бик аз калдык. Шул вакытта безне 1 ел буена үзенең җылы кочагына Энҗе Асгатовна алды.
Хөрмәтле Энҗе Асгатовна!
Сез безне төгәллеккә, чын күңелне биреп һәр эшне эшләргә, тырыш һәм намуслы булырга өйрәттегез. Рәхмәт сезгә, эшегездә зур уңышлар,бәхет шатлыклар телибез
Дус һәм иптәш булдыгыз Сез,
Безне аңлый белдегез Сез.
Шатлык көенечләрне дә
Уртаклашып килдегез Сез
Безне канат асларына алып,
Үстердегез, белем бирдегез.
Чын күңелдән безнең өчен
Киләчәккә юллар үрдегез
(чәчәк бирелә )
Җыр Школа
Тарих, җәмгыять фәннәре укытучыларыбыз!
Юлия Анатольевна! Елена Николаевна!
Женя: Тарих, җәмгыятьтән укыттыгыз безне,
Дәресләрдә илләр буйладык.
Ерак гасырларга барып килдек,
Гаҗәпләндек, көлдек, уйладык.
Укытучым! Рәхмәтемнең сезгә
Иге-чиге булмас гомергә
Юлларыңда якты маяк булып
Яшисез сез һаман күңелдә.
Гриша: Сезгэ булган хөрмәтебез
Мәңге калыр йөрәктә.
Чәчәк букетыбыз Сезгә
Чын куңелдән, бүләккә.
Уважаемая Юлия Николаевна!
Кузьма: Предмет таинственный и странный
Названье носит «иностранный».
Его непросто одолеть,
Но нам не лень над ним корпеть!
Прилежно будем мы учиться.
Потом поедем за границу
И местных жителей сразим
Произношением своим!
Диляра: Юлия Николаевна всегда встречает нас улыбкой.
В ней столько нежности, сердечного тепла.
Хоть и ругает нас — но за ошибки,
За то, что в голове у нас давно весна.
(Цветы)
А на очереди урок физкультуры
Уважаемый Юрий Фёдорович!
Тимерхан: Для бодрости духа и классной фигуры,
А может, во имя грядущих побед
Мы радостно мчим на урок физкультуры
И любим без памяти этот предмет.
Кому-то из нас суждено, вероятно,
На чемпионате сражаться горой,
И вспомнить потом будет очень приятно,
Что всё начиналось любимой физрой!
Биология һәм география укытучыбыз Гөлчәчәк Гафуровна
һәм безгә күп еллар белем биргән Венера Рафкатовна!
Руслан: Географик карта 1-2 ел
Төшкә кереп йөдәтер,
Сез биргән чиксез мәгълүмат
Әле безгә кирәгер.
Җир шарын ничә мәртәбә
Әйләнеп чыктык бергә.
Таулар, диңгезләр кичтек без
Гөлчәчәк апа дәресендә.
Рәхмәт Сезгэ, бездән бүләк
Аллы-гөлле чәчәк бәйләме.
Физика укытучыбыз Гиздулла абый!
Ленар: Физика егет кешегә
Һәркөн кирәк, ди абый
Тәҗрибәләр, формулалар
Бигрәк күп, башта калмый.
Сезнең кебек сабыр кеше
Дөньядадыр бик сирәк,
Уңган Гиздулла абыйга
Һәйкәл куярга кирәк!
Физика кызыклы фэн,
Кунел биреп укысан.
Анламыйча да калырсын
Авыз ачып утырсан.
(чәчәк бирелә)
Информатика укытучыбыз Алена апа!
Гриша: Информатика укытучыбыз булып
Хэтердэ уелып калдыгыз.
Рэхмэт сезгэ, булэгебезне
Кабул итеп алыгыз.
Химия укытучыбыз Флера апа!
Үзе монда булмаса да
Без аны яратабыз
Химия дәресләрендә
Сагынып искә алабыз
Песня:Спасибо учитель
Тәнәфес, тәнәфес .
Чулпан: Без шулай ук бүген 11 ел буена безне тәмледән-тәмле ризыклар ашатучы, ачык йөзле повар апаларыбыз, чисталык өчен көрәшүче техничка апаларга, кыш буе суыкта туңып утырмысыннар, мәктәп җылы булсын дип безгә хезмәт итүче котелҗный операторларына чын күңелдән чыккан иң җылы, зур рәхмәтебезне әйтәбез. Кылган изгелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын.
Гриша: Нина, Настя апалар
Чиста тота мәктәпне.
Буген сезгэ шигырь аша
Әйтәбез без рәхмәтне.
Вика: Тәнәфестә бергәләп
Без ашханэгэ керәбез.
Ольга апа аш пешерә
Аны барыбыз беләбез.
Аш та тәмле, боткасы да,
Барысына да рәхмәт.
Тамак туйгач, дәресләрдә
Утырулары рәхәт.
Барыгызга да зур рәхмәт
Тәнәфесләрдә кирәкле ярдәмлек эзләп китапханәчебез Лена апа янына
йөгерәбез.Ул һәрвакыт ярдәм кулын суза.
Китап сараенда эшли
Лена апа — фея ул.
Китапларны яратыгыз
Саклагыз сез дия ул.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Чәчәкләр тапшырыла)
Кадерле балалар! Бугенге бэйрэмдэ ин-ин якын кешелэрегез — эти-
энилэрегез дэ катнаша. Алар сезгэ тормыш булэк иткэн, сезне кадерлэп,
тэрбиялэп устергэн. Алар сезнен саф йорэкле, акыллы, мэрхэмэтле,
алтын куллы булып усуегезне тели.
Балалар, сез эти-энилэрегез алдында мэнге бурычлы. Аларнын ныклы
терэге, таянычы булыгыз, ышанычларын аклагыз.
Наташа: Усеп житкэч, инде кеше булгач,
Эти-энилэрне ташлап китмэгез.
Ташлап китеп, картлык коннэрендэ
Сез аларны ятим итмэгез.
Эткэй — энкэй — минем пар канатым,
Сез булганга донья тугэрэк.
Иңне-иңгә, жанны-жанга куеп,
Яшик әле, яшик бергәләп.
Ленар: Сезгә саулык телим һәр адымда
Тигез бәхет телим һәрвакыт.
Мен рәхмәтлэр әйтеп чын йөрәктән,
Карыйм сезгә сөеп, яратып.
Вика: Одиннадцать лет — не одно мгновение,
Шли и криво они, и прямо.
Одиннадцать лет твоего терпения,
Страха, слез и сомнений, мама.
Я же знаю, ты счастлива очень
И любуешься милой дочкой.
Отчего же в глазах твоих осень,
Закрываешь лицо ты платочком?
Может, вспомнила меня маленькой,
Ощутила в руке ладошку?
Как шептала: «Цветочек аленький,
Не шали на уроках, крошка.
Слушай, детка, учителя строгого,
Не рисуй на своих тетрадках!»
И встречала меня у порога,
Содержала портфель в порядке.
А теперь твоя выросла дочка,
Но бегут слезинки упрямо.
Что же, школа окончена. Точка.
Поздравляю тебя, моя мама!
Диляра: Хәрмәтле әниләр!
Сезнебугенге бэйрэм белэн тэбриклэп, сезгэ хэрчак нык сэламэтлек, кайгы-хэсрэтсезконнэр, бэхетле озын гомер, тормыштан ямь табып, авырлыкларга бирешмичэ,иминлектэ яшэвегезне телибез. Тормыш дулкыннары кая гына илтсэ дэ,хэрвакыт кунел турендэ булырсыз, йозегезгэ кызыллык китермэбез, ышаныгызбезгэ.
Жыр:Родителям
Ә хәзер сүзне хәер-фатиха өчен әти –әниләрегезгә бирик.
Кадерле дуслар! Сезне тэбриклэргэ килгэн нэнилэргэ игътибар итегез
эле. Моннан куп еллар элек сез узегез дэ шундыйлар идегез. Сез дэ
шулай чыгарылыш сыйныф укучыларын озаттыгыз. Шушы урында,
кулыгызга чэчэк бэйлэмнэре тоткан килеш, Инде куп мэртэбэлэр
кабатлаган котлау сузлэрен эчтэн генэ кабатлап басып тордыгыз.
Эйдэгез, 2024 нче елда мэктэпне тэмамлаячак нэни дусларыбызны
тынлыйк эле.
1 класслар сүзе.
Иң күңелле вакыт- балачак!
Иң бәхетле вакыт — балачак!
Балачакның шат еллары
күңелләрдә мәңге калачак!
Безнең бик күңелле чаклар
көннәр буе уйныйбыз.
Ә сез — мәктәп белән хушлашасыз,
Сезне көтә алда зур тормыш.
Сезгә астан өскә таба карап йөрдек
Буйларыгыз озын, чәчләрегез бөдрә.
Сезнең уйларыгыз башка җирдә иде
Безне, кечкенәләрне, күрмәдегез бер дә.
Ә без үпкәләмибез һич тә!
Вакыт шулай сизелми үтә.
Өстән аска таба карагыз сез безгә.
10 ел элек шундый булган сез дә!
Бу стеналар эчендә
күп нәрсәләр белдегез.
Алдагы имтиханарны да
Гел 5 легә генә бирегез.
Бакчада шомырт, сиреннәр
бик күп чәчәк төрләре.
Сезне көтә,абый- апалар
Төрле юллар, тормыш үрләре.
Уңышлар юлдаш булсыннар
барасы юлыгызда.
Бәхетле тормыш ачкычы
Сезнең үз кулыгызда.
Кем булсагыз, кайда булсагыз да,
ак бәхетләр телибез сезгә.
һәрбер таң, сәгать һәм минут
Шатлык алып килсен һәммәгезгә.
Вы заботились о школе
много сделали для нас.
Но хозяевами школы
Будем мы не хуже вас.
Бүген сезнең бәйрәм-соңгы кыңгырау.
Ул чакыра сезне соңгы дәрескә.
Хәерле юл сезгә!
Изге сәгатьтә
Вот закончили ученье.
Нам гулять, у вас экзаменов пора.
Пожелайте нам хороших развлечений.
Мы желаем вам:
«Ни пуха, ни пера!»
Кайчан гына күбәләктәй
Ашкынып килдегез мәктәпкә.
Җиз кыңгырау дәште Сезне һәркөн
Яналыклар тулы дәрескә.
Инде менә бүген кошлар кебек,
Иркен киңлекләргә очасыз.
Хәерле юл,Сезгә!Куллар болгап
Сезне менә озатып калабыз.
Эшләрегез һәрчак уңай булсын,
Изге хисләр минем йөрәктә.
Хәерле юл Сезгә,Унберенчеләр-
Калабыз без шушы теләктә!
Бүген сезгә истәлеккә
Бирәбез без бүләкләр.
Тик алар гади түгелләр
Бар җирдә дә кирәкләр.
(Бүләкләр тапшыралар)
А.Б. Ә хәзер сүзне җавап итеп чыгарылыш класс укучыларына бирәбез. Класс җитәкчегез Люба апа белән белемнәрнең үрләренә менегез,тырышып укыгыз,тәртипле булыгыз. Сизелми дә үтеп китәр, сез дә безнең кебек мәктәпкә, укытучыларга хушлашу сүзе җиткерерсез.
Ленар: Нәниләргә зур бүләк
Бездән иң изге теләк
Дус яшәгез,яхшы укып
Тик 5 леләр генә алыгыз.
Безнең кебек менә дигән
Укучылар булыгыз.
Сезгә кечкенә бәләгебез
Кабул итеп алыгыз
(1 класс укучыларына бүләкләр тапшырыла)
Жыр:Мы тем кто остался….
Наташа: Безнең алда олы сынау тора,
Без торабыз юллар чатында,
Безнең алда төрле юллар ята,
Төрле якка юллар чакыра.
Вика: Артта калды хәзер дәрес аңлатулар,
“ Линейкага соңга калдым,”-диеп борчылулар..
Дежур тору, “тамак ачты,”- диеп
Ашханәгә дөп-дөп чабулар.
Тимерхан Өркә-курка сынауга барулар ,
Тәнәфестә тузан туздырулар,
Тактадагы акбур язулар,
Артта болар, әмма алда көтә:
Безне зур сынаулар, имтиханнар
Диляра
4. Кайчан гына бу көн бик еракта :
Килеп җитмәс кебек тоелды
Күңелемә мәктәп балачактан
Китмәс өчен кереп уелды.
Руслан: 5. Чәчәк тотып әле бүген генә
Килгән кебек сиңа мәктәбем
Инде менә сезгә, укытучылар
Саубулыгыз, диеп әйтәбез.
Женя: 6. Моңаймагыз әле укытучылар
Сагынышып сезгә килербез
Урау юллар узып, таулар кичеп
Сезнең хәлегезне белербез.
Кузьма : 7.Сездән күргән мең-мең яхшылыкка
Тик бер рәхмәт кенә җитәрме…
Һәрберегездән гафу үтенергә
Бурычлы без соңмы-иртәме.
Ленар: Ел да шулай очар кошлар кебек
Озатып кала мэктэп — изге йорт.
Сабый чакны эзлэп без килербез,
Онытма син, мәктәп, безне көт.
Вика: Хуш мәктәбем, дуслар, остазларым
Балачагым, яшьлек, мәхәббәт
Барлык хисләр монда ихлас һәм чын
Бөтенесе өчен мең рәхмәт.
Наташа: Мәктәп елларын онытмыйк, дуслар
Туган оясын онытмый кошлар
Соңгы кыңгырау еракта калыр
Моңлы җыр булып колакта чыңлар
ЕЛ.ПЕТР: Кадерле балалар!
Мэктэптэ сез канат ныгыттыгыз,
Хэзер инде очып китэсез.
Шатлык, соенеч, изге кунел белэн
Каршылагыз хэр кон иртэсен.
Эшлэрегез хэрчак унай булсын,
Изге хислэр безнен йорэктэ.
Хэерле Юл сезгэ, укучылар —
Калабыз без шушы телэктэ.
Ышанабыз сезгэ: мэнге кызартмассыз,
Безнен йозне, туган ил йозен.
Онытмагыз, хэрчак котэ сезне
Эти-энилэрегезнен нигезе.
Инде менэ буген кошлар кебек,
Иркен кинлеклэргэ очасыз.
Хэерле юл сезгэ.
Җыр – “САУ БУЛ МӘКТӘП”
ВСЕ: Сау бул мәктәп!
Мең РӘХМӘТ!
Мең рәхмәт
Кадерле мәктәп
Класс житэкчесе:
Кадерле чыгарылыш класс укучылары!
Э хэзер мэктэптэ укыган еллар истэлеге булып сонгы кынгырау сезгэ янгырый.
Әтнә муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе Бәрәскә урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Әхмәтҗанова Роза Рәфкать кызы . Тема: ”Витаминнар белән дуслаш”. ( Уңыш бәйрәменә 5 сыйныф укучылары өчен әзерләнгән чыгыш эшкәртмәсе. Балалар бакчаларында да кулланырга мөмкин).
Әтнә муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе Бәрәскә урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Әхмәтҗанова Роза Рәфкать кызы . Тема: ”Витаминнар белән дуслаш”. ( Уңыш бәйрәменә 5 сыйныф укучылары өчен әзерләнгән чыгыш эшкәртмәсе. Балалар бакчаларында да кулланырга мөмкин).
Көзге яфраклар белән ”Витаминнар белән дуслаш” бәйрәме өчен бизәлгән зал. Укучылар чөгендер уңышын җыю күренешен күрсәтәләр. Барысы да тырышып эшли, ләкин Ирек һич кенә дә эшли алмый, аның хәле бетә, ул бертуктаусыз бара да утыра. Иптәшләре күпме генә чакырса да, малайның эшләргә көче юк. Кинәт яңгыр ява башлый. Барысы да яңгырдан кача, ә Ирек селкенә алмыйча урынында утырып кала. Зонтик тотып Радик җырлап чыга.
Тәрәзәгә көзге яңгыр сибәли,
Күңелләрне сагыш билгәли.
Безнең эшләгәнне яңгыр күрмиме?
Күпме эш барлыкны әллә белмиме?
Кушымта.Тукта ,яңгыр , тукта ,яңгыр, яумале.
Бакча тулы яшелчәләр, аңлале.
Син туктасаң ,
Без эшләрбез тырышып,
Тукта инде, тукта ,яңгыр, туктале.
Җәй буена эшләдек без тырышып:
Суын сиптек, чүпләрен дә утадык .
Яшелчәләр үсте быел зур булып,
Җыеп алыйк инде без бердәм булып.
Кушымта. (кабатлана)
Радик авыр сулап утырган иптәше янына килә.
Радик.Ирек, син нишләп яңгыр астында утырасың? Бар мәктәпкә кер.
Ирек. Керергә хәлем юк минем.
Радик.Авырыйсың мәллә?
Ирек. Юк, хәлем генә юк минем.
Радик Кичекмәстән доктор чакырырга кирәк сиңа.(телефоннан шалтырата)
Музыка астында ашыгып, ак халат кигән укучы кыз керә.Ул Ирекнең башын тотып карый, температурасын үлчи, йөрәген тыңлый.Авыру сәбәпләрен тапмагач, сораша башлый.
Врач.Ирек,син кишер ашыйсыңмы?
Ирек. Нәрсә? Мин бит куян түгел.
Врач.Ә кәбестә яратасыңмы?
Ирек. Кәбестәне кәҗә генә ашый.Мин бит кәҗә түгел.
Врач.Ә син нәрсә яратасың соң?
Ирек. Чипсы, кириешки, тәмле су, мороженое…
Врач.Аңлашылды. Сиңа витаминнар җитми. Шуңа хәлең дә юк. Кичекмәстән дәваланырга кирәк! Менә сиңа рецепт.
“Витаминнар белән дуслаш,
Һәркөн яшелчә аша-
Кәеф керер, көчең артыр,
Үзең булырсың таза.”
Рецепт биргән вакытта залга төрле яшелчәләр булып киенгән укучылар керәләр
Кәбестә.
Кәбестәне үстердек
Көн саен күп су сибеп.
Укырга килгәч шак каттык
Зур кәбестәләр күреп.
Кыяр.
Көн саен чиләкләп кенә
Җыйдык кыяр уңышын.
Күпме банка тозладылар
Авыз итәргә кышын.
Кабак.
Т әгәрәп усте бакчада
Зур-зур файдалы кабак.
Күтәреп дә булмаслыклар
Һәркайсы берәр табак.
Помидор
Помидорны күрсәнә
Өзеп авыз итсәнә.
Мондый татлы помидорлар
Үсә фәкать мәктәптә.
Татлы борыч
Февральдә үк тәрәз төбен
Татлы борыч бизәде.
Уңышы да мулдан булды,
Хезмәт бушка китмәде.
Кишер.
Витаминнар патшасы бит
Бакча күрке ул кишер.
Һич иренми аша аны,
Ашыңа салып пешер.
Ирек рәхмәт әйтеп, яшелчәләргә баш ия.
Ирек.Рәхмәт сезгә, дусларым,
Аңладым мин барын да:
Көч җыярмын, тиз ныгырмын,
Сез табында барында.
Материал (11 класс) по теме:
Яңа ел бәйрәменә өлкән сыйныфлар өчен сценарий
Предварительный просмотр документа:
Название файла:
ng2012.docx.
Краткое описание:
Материал (11 класс) по теме:
Яңа ел бәйрәменә өлкән сыйныфлар өчен сценарий
Нравиться файл? Нажми лайк!
Комментарии пользователей к документу:
Случайные документы:
- Рабочая программа (младшая группа) по теме: календарно — тематическое планирование «Урок здоровья» и ОБЖ во второй младшей группе.
- Методическая разработка по теме: Из опыта работы
- Методическая разработка (младшая группа) по теме: Перспективный план работы с детьми и родителями во второй младшей группе летом.
- Календарно-тематическое планирование (младшая группа) по теме: Планирование и циклограмма
- Презентация занятия для интерактивной доски (средняя группа) по теме: Презентация «Масленица»
- Презентация к уроку на тему: Мой электронный Portfolio
- Статья по теме: Статья
- Методическая разработка (подготовительная группа) по теме: Тренинговое занятие «Семейные традиции»
- Методическая разработка (младшая группа) по теме: Методика диагностирования коммуникативных способностей у детей младшего дошкольного возраста
- План-конспект занятия (старшая группа) на тему: «Кукла — самоделка»