Тыл ветераннары бел?н очрашу сценарий

Внеклассное мероприятие на татарском языке, посвященное 70- летию Великой Победы.

БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

БИШБҮЛӘК МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

РӘХМӘТ СЕЗГӘ, ВЕТЕРАННАР!

(Класс сәгатендә Бөек Ватан сугышы һәм

 тыл ветераннары белән очрашу кичәсе)

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

(Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары белән очрашу кичәсе)

Максат: Укучыларны Бөек Ватан сугышы чорында авылдашларыбызның сугыш кырындагы һәм тылдагы батырлыклары белән таныштыру, сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт һәм гражданлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Сыйныф бәйрәмчә бизәлә. Тактага түбәндәге шигырь юллары эленә:

   « Картаймагыз әле, ветераннар,

   Картаймагыз, әй тынгысыз җаннар,

   Сезгә тиеш әле бик күп язлар,

   Сезгә тиеш әле бик күп назлар!»    

«Алар Ватан өчен көрәштеләр» исеме астында авылыбыз ветераннарының портретлары куелган стенд,

«Герой-шәһәрләр» стенды, укучыларның Җиңү көненә багышлап ясалган рәсемнәр күргәзмәсе, сугыш вакыйгалары сурәтләнгән плакатлар эленә.

 Левитан тавышы язылган видеотасма кулланыла.

 1 нче алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары! Сезнең барыгызны да Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәме белән котлыйбыз!

 2 нче алып баручы: Илебез күгенең аяз булуы белән без сезгә бурычлы. Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын сезгә!

1 нче алып баручы: Хөрмәтле ветераннар! Бүген без, Сезнең батырлыкларга яңадан бер кабат сокланыр өчен, Сезгә дан һәм мәдхия җырлар өчен, сезнең түземлегегез, сабырлыгыгыз алдында баш ияр өчен җыелдык.

1 нче алып баручы:

 Матурлыгы өчен бу көннәрнең

 Кемнәр генә корбан булмаган!

 Исемнәрен тарих безгә үзе

 Саклап килә ерак еллардан!

Туган ил хакына

 Авылдашлар башын салдылар.

 Безнең гомер өчен алар

 Мәңгегә чит җирләрдә калдылар!

Халкыбызның Нәкый Исәнбәт сүзләренә язылган «Илкәем» җыры сезгә музыкаль сәламебез булып яңгырасын.

2 нче алып баручы: Бу Җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә 70 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән газаплар гасырлар буена да онытырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек!

1 нче алып баручы:  22  июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп  йоклыйлар. Шул вакытта фашистлар безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды.

Видеотасма. Левитан тавышы. (Сугыш башлануы хәбәр ителә)

2 нче алып баручы:  Берни аңламаган сабыйлар зәңгәр күккә карап хәрәкәтсез калдылар. Зәңгәр күкне кара төтен каплады. Аяусыз сугыш башланды.

Бер укучы Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен укый.

1 нче алып баручы: Сугыш… Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион  кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган…

2 нче алып баручы: Сугыш… Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.

1 нче алып баручы:

Ул елларны ничек онытасың,-

 Ил язмышы кылыч йөзендә.

 Ир-егетләр китте яу кырына,

 Алып көче тоеп үзендә.

2 нче алып баручы:

Ирләр китте, кызлар елап калды,

 Шаулап калды иген, өлгереп.

 Басу капкасына чаклы озата барды

 Яше, карты, барысы өзелеп.

 Ирләр китте, кызлар елап калды,

 Елап калды күпме хатыннар.

 Туйда кигән күлмәкләре калды,

 Күпме бала калды, ятимнәр.

1 нче алып баручы: Бөек Ватан сугышына безнең Яңа Биктәш авылыннан     кеше китте.

Ф.Әхмәдиев көе, Р.Әхмәтҗанов сүзләренә язылган «Солдатлар турында җыр» башкарыла.

2 нче алып баручы:

 Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

 Китсәләр дә, күбесе кайтмады.

 Алар өчен бары җилләр генә

  Ачып-ябып йөри капканы.

1 нче алып баручы: Бер кайтмасак, бер кайтырбыз диеп китсәләр дә, күпме авылдашларыбыз туган  туфрагын күрү

бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелеккә калдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

2 нче алып баручы: Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерләрен биргән авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк.

Бер минут тынлык.  (Класс аягүрә басып тын кала.)

1 нче алып баручы:  Авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Авылыбыз уртасында алар хөрмәтенә салынган һәйкәл – моның ачык мисалы.

Ана һәм һәйкәл.

(Сәхнәдә солдат-һәйкәл. Таякка таянган, кулына чәчәкләр тоткан карчык- ана боек кына һәйкәл янына килә.)

Ана: Исәнме, улым! Менә мин  яңадан синең яныңа килдем. Салкын түгелме, балакаем?

Улы: Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен белмим. Миңа беркайчан да салкын булганы юк.

Ана: Нигә үзеңне сакламадың улым? Хәтерлисеңме, «Берлинны гына алыйк та, кайтып җитәрмен» — дип язган идең соңгы хатыңда.

Улы: Әйткән сүзләрең һәрчак йөрәк түремдә, әнкәем. Әмма башкача мөмкин булмады шул, дошман белән көрәш аяусыз булды. Мин генәме соң? Илебез азатлыгы өчен миллионнар башларын салды.

Ана: Шулай да бит, әмма синең үлемеңә һич тә ышанасы килми, балам!

Улы: Картлык көнеңдә ничек яшисең, әнкәй?

Ана: Барысы да җитеш, улым. Оныкларым үземне бик ярата. Бәлки, син мине танымагансыңдыр да, улым?

Улы: Таныдым, әнкәй, әллә кайдан таныдым. Әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем. Әмма минем кулларым да, үзем дә тимердән шул.

Ана: Йөрәк түремдә тугыз ай йөрткән, күкрәк сөтемне имезеп үстергән баланы югалтуы авыр шул, улым.

Улы: Шулайдыр, әнкәй! Ләкин бит Ватан өчен, бүгенге тыныч көннәр өчен һәлак булдым.

Барысын илгә бирдем-күпме көнем булды

Кичер, әнкәй, мине кичер, әнкәй, кичер!

Яу кырыннан илгә кайта алмавымны,

Кичер, әнкәй, чит ил туфрагында

Мәңгелеккә ятып калганымны.

         Язмышлары миндәй – миллионнар!

Самат Шакир сүзләре, Фасил Әхмәтов көенә «Яраннар чәчәк аткан» җыры башкарыла.

2 нче алып баручы: Сугыштан барлыгы    кеше әйләнеп кайтты. Ләкин елдан-ел ветераннарыбыз сафы да сирәгәя бара. Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткәндә арабыздан киткән ветераннарны онытмыйк.

1 нче алып баручы:  Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, җиңү белән кайтыгыз, онытмагыз!, дип озаткан иде авыл халкы үзенең  кадерле улларын. Аналарның, йөзләренә яулык каплап, тавышсыз гына елаулары, күпләрнең тамагына кереп утырган хәсрәт төере озату тантанасында артык сизелмәде. Чөнки алар улларының әйләнеп кайтуына ышанганнар иде әле. Үгет-нәсыйхәтләрнең, әманәт-нәзерләрнең, ачы күз яшьләренең  шаһиты булды олы юл.

Л. Батыркаева көе, М.Галиев сүзләренә «Кайту» җыры башкарыла.

2 нче алып баручы: Авыр, бик авыр еллар иде. Авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды, ә тормышны алып барырга кирәк иде – игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә  кирәк иде. Әмма сез сынмадыгыз, сыгылмадыгыз.

 Тылдагы хатын-кызларның  һәм балаларның батырлыгы сугыш кырында туган батырлыкка тиң.

1 нче алып баручы: Ә хәзер сугыш вакытында, 1944-1945 елларда, 12 -15 яшьлек үсмер кызның ничек зурларга ияреп колхозда эшләве турында сүзне Габдрахманова Миниса  апага  бирәбез.  

(Миниса апа чыгыш ясый).

 2 нче алып баручы: Хәзер шул чорда сезнең яратып җырлана торган җырларыгызның берсен — «Уракчы кыз» җырын ишетерсез.

Н.Исәнбәт сүзләре, халык көенә «Уракчы кыз» җыры башкарыла.

1 нче алып баручы: Хөрмәтле тыл фидакарьләре! Сезнең сөеклеләрегез, әтиләрегез, абыйларыгыз танкларга каршы атакага күтәрелсә, машиналар белән азык-төлек, корал ташыса, сез тимер айгырларыгыз белән җир сөрдегез, чәчтегез, сукаладыгыз һәм тылда икмәк җитештереп, сугышка озаттыгыз. Авылда нинди эш булса, шуларның барысы да сезнең кулдан үткән. Ил язмышы да сезнең язмышыгыз иде. Сез бу батырлыгыгыз белән Җиңү көнен якынайттыгыз. Рәхмәт сезгә! Шул чорларны искә алу өчен сүзне Зарипова Әклимә апага бирәбез.

    (Әклимә апа чыгыш ясый).

2 нче алып баручы:  Балачагын, яшьлекләрен сугыш урлаган, шулай да эштән арып кайткан килеш, ач-ялангач килеш, су буйларында, кичке уеннарда, аулак өйләрдә күңел ачарга үзләрендә көч-дәрт тапкан сугыш чоры яшьләре өчен «Әйләнеп кайтыгыз» җыры башкарыла.

Р.Хәсәнов көе, М.Шиһапов сүзләренә«Әйләнеп кайтыгыз» җыры башкарыла.

1 нче алып баручы: Ай  бу кош теледәй солдат хатлары! Күпме кеше тилмереп көтте аларны. Һәр гаиләгә килгән кайгыны да, шатлыкны да бергә кичерә иде авыл халкы. Хәсрәт белән янәшә

йөргән шатлык та килә иде кешеләргә. Шушы ике нәрсә йөрәкләрне телгәли иде. Кара пичәтле кош теледәй шушы кәгазь кисәге бәгырьләрне өзеп күпме авылдашлардан кан-яшь түктерде. Ләкин, хөрмәтле хезмәт ветераннары, сез сынып та, сыгылып та төшмәдегез. Җиңү тизрәк килсен дигән теләк сезне тагын да тырышыбрак эшләргә өндәде. Бик зур рәхмәт Сезгә!  

Ф.Кәримнең «Ант» шигыре укыла.

2 нче алып баручы: Әйе, якташларыбыз сугышның төрле фронтларында дошманга каршы аяусыз сугышкан.    

(Ветераннар чыгышы).

Алар хөрмәтенә «Герман көе» башкарыла.

2 нче алып баручы Алар  Мәскәүне саклауда да, Сталинград сугышында да, Курск дугасында да, Европаны һәм Азияне азат итүчеләр арасында да була. Күбесе яу кырында ятып кала. Әмма берсе дә намусына тап төшерми. Ниһаять, зур корбаннар биреп алынган Җиңү көне килде: 1945 ел, 9 май.

«Җиңү көне» җыры  көе ишетелә.

1 нче алып баручы: Менә алты дистә елдан артык тыныч хезмәт фронтында эш кайный. Ләкин  сугыш китергән тирән хәсрәт, яралар ветераннарның күкрәгендә кыймылдаган мина кыйпылчыгы аша, әти сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар аша, ничә еллар буена олы юлдан күзен алмый газиз балаларын көткән аналар аша, әле һаман бер-берсен эзләүче фронтовик дуслар аша һаман да үзен сиздерә.  

  2нче алып баручы: Әйе, каһарманнар даны мәңгелек. Сезнең һәркайсыгыз — каһарман!  Сез бүген дә сафта. Һәркайсыгыз — гаиләдә, авылда олы ихтирамга лаек, балаларыгызның таянычы, оныкларыгызның юанычы.Сез әле дә олы йөрәкле сугыш чоры кешеләре!Тагын бер кат рәхмәт Сезгә!

Әхмәт Исхакның «Кирәкми безгә сугыш» шигыре укыла.

               1 нче алып баручы: 

Картаймагыз әле, ветераннар,

Картаймагыз, әй, тынгысыз җаннар!

Сезгә тиеш әле күп язлар,

Сезгә тиеш әле күп назлар.

Ветераннар турында җыр яңгырый.

“Класс сәгате” җыр яңгыраган вакытта  укучыларның ветераннарны бүләкләве белән тәмамлана .

ТЫЛ ВЕТЕРАННАРЫ БЕЛӘН ОЧРАШУ.»

Картаймагыз әле, ветераннар!»

Закирова Аидә, Кодаш башлангыч мәктәп-бакчасы укытучысы

(Сәхнә чәчәкләр һәм тасмалар белән бизәлгән. Сәхнә түренә «Сезнең тормыш-үзе батырлык» дип язылган. Сәхнәнең бер почмагында «Хезмәттәге батырлык өчен» медаленең макеты эшләнгән. Кунаклар өчен өстәлләр,урындыклар куелган, өстәлләрдә чәчәкләр. Кичә барышында сугыш чорын сүрәтләгән рәсемнәр һәм фотолар белән презентация күрсәтергә була. ) Көй ишетелә. Ике алып баручы чыга. 1 алып баручы: Исәнмесез, кунаклар, сугыш ветераннары, тыл батырлары! 2 алып баручы: Исәнмесез, авыл уңганнары! Исәнмесез, абыйлар-апалар, әбиләр һәм бабайлар! Исәнмесез, хөрмәтле авылыбыз кешеләре!

1 а.б. Бүген без, сезнең батырлыкларга яңадан бер кабат сокланыр өчен, сезгә дан һәм мәдхия җырлар өчен һәм сезнең түземлегегез, сабырлыгыз алдында баш ияр өчен бу залга җыелдык.

2 а.б. Хәзер сүзне Кодаш җирле үзидәрә рәисе Фәнис Миңлефлүр улы Шакировка бирәбез. (Чыгыш).

1 а.б. Хөрмәтле ветераннар, хәзер сезнең өчен балалар башкаруында «Комсомолка Гөлсара» җыры яңгырар.

Җыр «Комсомолка Гөлсара». 2 а.б. Сезнең язмыш сугыш уты белән бергә үрелгән.

( Фонда «Изге сугыш» («Священная война») җыры (Б.Александров сүзләре һәм музыкасы) яңгырый, көй астында шигырь укыла.)

Ул елларны ничек онытасың,-

Ил язмышы кылыч йөзендә.

Ир-егетләр китте яу кырына,

Алып көче тоеп үзендә.

1 а.б. Әйе, авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды. Ә тормышны алып барырга кирәк иде — игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, гомер буе бетмәс төсле тоелган налогын да илтеп түләргә кирәк иде. Ләкин Сез сынмадыгыз, сыгылмадыгыз. Хәзер шул чорда сезнең яратып җырлана торган җырларыгызның берсен — «Уракчы кыз» җырын тыңларсыз.

Җыр «Уракчы кыз» (Башкара Садыкова Лидия апа)

Шул авыр еллар турында сөйләргә сүзне тыл ветераны, фронтовик хатыны Халитова Салисә апага бирәбез. (Чыгыш).

2 а.б. Күпләрегез, корыч айгырны иярләп, тракторларга утырдыгыз. Ул тракторлар еш ватыла, әле бер урыны туктап кала, әле башкасы коелып төшә. Ә сабан артында-әле яңа гына сабыйлыктан чыгып килә торган япь-яшь кызлар. Ә хәзер авыл ветераннары исеменнән, сугыш вакытында механизатор булып эшләгән Мәдинә апага сүз бирәбез. (Чыгыш).

1 а.б. Хөрмәтле механизатор булып эшләгән хатын-кызлар! Сезнең сөеклеләрегез, әтиләрегез, абыйларыгыз танкларга каршы атакага күтәрелсә, машиналар белән азык-төлек, корал ташыса, сез тимер айгырларыгыз белән җир сөрдегез, чәчтегез, сукаладыгыз һәм тылда икмәк җитештереп, сугышка озатыштыгыз. Сез бу батырлыгыгыз белән Җиңү көнен якынайттыгыз. Рәхмәт сезгә!

Җыр «Рәхмәт, сезгә»

2 а.б. Яратам ялгыз уйларга. Окоптан чыктым кичен, Нинди җылы сүзләр языйм. Синең бүләгең өчен.

1 а.б. Сабый чагым иде,әнкәй бер көн. Миңа юган күлмәк кигезде

Кочаклады мине калтыранып. Маңгаема ирнен тигезде.

2 а.б. (Кадыйр Сибгатуллинның “Сугыш чоры хатын кызлары” дип исемләнгән шигыре укыла ) .

(Үзләренең бала вакытларын искә төшерү, сөйләү — Миңсылу апа һәм Азат абый-сугыш чоры балалары)

2 а.б. Балачагын, яшьлекләрен сугыш урлаган, шулай да эштән арып кайткан килеш, ач-ялангач килеш, су буйларында, кичке уеннарда, аулак өйләрдә күңел ачарга үзләрендә көч-дәрт тапкан сугыш чоры яшьләре өчен безнең егетләр бииләр.

Татар халык биюе.

Шигырь «Кирәкми безгә сугыш».

1 а.б. Хөрмәтле тыл фидакарьләре! Авылда нинди эш булса, шуларның барысы да сезнең кулдан үткән. Ил язмышы да сезнең язмышыгыз иде. Шул чорларны искә алу өчен сүзне … апага бирәбез. (Чыгыш).

2 а.б. Бөтен булган физик авырлыкларга түзәр идең әле, авылларга кара пичәтле кәгазьләр агыла. Алма кебек хатыннар балаларын кочаклап ирсез, сабыйлар — әтисез, җиләк кебек кызлар ярсыз калалар. Ләкин, хөрмәтле хезмәт ветераннары, сез сынып та, сыгылып та төшмәдегез. Тизрәк Җиңү килсен дигән теләк сезне тагын да тырышыбрак эшләргә өндәде. Бик зур рәхмәт сезгә!

Җыр «Күрәсем килә!

Шигырь «Рәхмәт сезгә, ветераннар!»

1 а.б. Сугыш ятим иткән яшьләр, исән калган әтиләр кайтканда, сезнең йөрәкләр сыкрады, күзләргә яшь килде, башкаларның әтиләрен күргәндә: «Их, минем дә әтием исән булса иде», — дип авыр суладыгыз, башкалар «минем әти» дип сөйләгәндә сезнең «әти» дип авыз тутырып әйтер көнегезне каһәр суккан сугыш мәңгелеккә алып калган иде. Үз тырышлыклары белән сугыш бетүен якынайткан үсмерләр гомергә ятим булып калдылар.

Җыр «Төшләремдә күрдем әтиемне». Шигырьләр: «Ветераннар», «9 нчы Май»

2 а.б. Сугыш беткәч тә, сез, тыл каһарманнары төнне көнгә, көнне төнгә ялгап эшләвегезне дәвам иттегез. Чөнки сугышка киткән ир-атларның яртысыннан күбесе һәлак булган, ә илдәге сугыш китергән хәрабәләрне торгызырга кирәк иде. Сез тагын ил язмышына кушылып, хезмәткә җигелдегез.Сез хәзер дә гаиләдә олы ихтирамлы кешеләр, балаларыгызның таянычы, оныкларыгызның юанычы. Сез әле дә олы йөрәкле, нык бәдәнле, саф күңелле әүлия затлар, сугыш чоры кешеләре. Тагын бер кат рәхмәт сезгә!

Шигырь: «Һәйкәлләр»

Җыр: «Рәхмәтеннән ходаем, ташлама»

Актаныш районы Актаныш авылы

Ветераннар белән очрашу кичәсе

Актаныш, 2019

А.Б. Хәерле көн , кадерле балалар ! Әйтегез әле, тиздән нинди бәйрәмнәр көтелә? Әйе, май бәйрәмнәре. Ә иң дулкынландырганы – Җиңү бәйрәме , шулай бит, дусларым? Җиңү бәйрәме кысаларында барлык урыннарда да ветераннар белән очрашулар уза, төрле чаралар үткәрелә. Без сезнең белән бүген бик тә тәэсирле очрашуга җыйналдык. Бөек Ватан сугышы кырларында немецларга каршы көрәшкән батырыбыз- авылдашыбыз Тимер Фардиевич Фәрдиев, сугыш чорында Җиңүне якынайтуда үзеннән бик күп өлеш керткән- ягъни тылда дошманга каршы көрәшкән тыл батыры Мәзһәр Газетдиндинович Шәмтиев бүген безнең балалар бакчасына кунак булып чакырылдылар. Без бүген алар белән аралашырбыз, аларның сугыш вакытындагы авыр тәэсирләре белән уртаклашырбыз, аларга үзебезнең тирән хөрмәтебезне белдереп, матур концерт номерларыбызны күрсәтербез.

Руслан:Бүген бар да башкачарак Бүген бар да назлырак

Нинди көн соң бүген диеп, Калдыгызмы аптырап.

-Бүген бездә зур тамаша “Җиңүле сәгать” бездә

Һөнәрләрне күрсәтербез Тик тормас беребез дә.

— Бу бик чибәр егетнең исемнәре кем дисезме, Руслан Тимурович ул, дускайларым, шуны да белмисезме? Үзе җырлый, үзе бии, шигырьләр дә ярата, җырлап җибәрсә-ә-ә-ә, барыгызны авызына карата. Әнә ич, барыгыз да, Русланга карап авызларыгызны ачып калгансыз.

-Ай никадәр ярату, никадәр зурлау синең бу сүзләреңдә, кадерле дустым. Ә беләсеңме, Ильяр, хәзер бит зур тамаша башлана.

— Җыр, бию, такмак әйтүдер инде. Ялкытты инде болар (кул изи , арты белән баса).

— Син тирәнтен ялгышасың, дустым! Җыр бию белән үрелеп барса да, бу гади тамаша булмаячак.

— А вот на этом месте поподробнее…

— Махсус синең өчен, һәм хөрмәтле тамашачылар Сезнең өчен яхшылап аңлатам. Бүгенге кичә шунысы белән игътибарга лаек. Бүген бу сәхнәдә нәниләр планетасының йолдызчыклары Бөек Җиңүгә багышланган искиткеч эчтәлекле чыгышлар ясаячаклар.

— Искиткеч, шәп бит бу ә! Я ярый озакка сузылды бу әңгәмәбез. Сәхнә түренә “Алтынчәч”

планетасының 7 яшьлек йолдызчыгы Әминә Галиуллинаны чакырыйк.

Әминә башкаруында “Җиңү килде” җырын тыңлап узыйк әле.

А.Б.Утлы еллар үтте, Җиңү килде. Күпләр әйләнеп безгә кайтмады.

Исән-саулар Берлингача җитеп, Туган авылларына атлады.

Югалтулар алып килде сугыш, Күпме дуслар кайтмый калдылар.

Шул дусларның йокыларын саклап, Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

Сагынабыз да, горурланабыз да , Онытылмыйлар корбан булганнар.

Бар бит менә безнең арабызда Җиңеп кайткан, исән калганнар.

Сугыштан җиңеп кайткан батырыбыз, ветеран бабабыз Тимер Фәрдиевичка сүзне бирик әле.Нинди юллар узылды сугыш елларында Тимер абый?

Ветеран чыгышы.

А.б.Тимер Фәрдиевич, рөхсәт итсәгез, безнең егетләребезнең сезгә сораулары бар иде.

Ильдар: Тимер абый, сезнең немецларны атканыгыз булдымы?

Артур: Тимер бабай, танкка утырдыгызмы сез?3б: Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Алар хөрмәтенә салынган һәйкәл моның ачык мисалы.

4 б.Авылыбызның иң-иң уртасында,

Иң матур һәм калку урында.

һәйкәл булып солдат тора,

Винтовкасын кысып кулында.

Бер малай, бер кыз чәчәк тотып уртадагы һәйкәл янына килә.

Кыз: Без киләбез сиңа буранлы кышларда,

Киләбез сиңа тынычлыкны саклап.

Син- безнең абый, Син – безнең әти,

Син – безнең бабай, Билгесез Солдат!

Малай: Без киләбез сиңа кояшлы җәйләрдә,

Бөек нәселнең дәвамын раслап.

Син- безнең абый, Син- безнең әти,

Син- безнең бабай, Билгесез Солдат! (Һәйкәлгә чәчәк салалар).

Таякка таянган, кулына чәчәк тоткан ана боек кына һәйкәл янына килә:

Исәнме, улым, менә мин яңадан синең янында, салкын түгелме, балакаем?

Улы: (магнитофоннан акрын гына егет тавышы ишетелә) Юк , әнкәем, салкынның ни икәнен белмим мин. Миңа беркайчан да салкын булганы юк.

Ана: Нигә үзеңне сакламадын улым? Хәтерлисенме, җиңәрбез дә, кайтырбыз дигән идең, улым?

У лы: Әйткән сүзләрем хәрвакыт йөрәк түрендә, әнкәем. Мин генә тугел, меңнәр, милионнар бу көрәштә башларын салды. Картлык көнендә ничек яшисен, әнкәй?

Ана: Бар да җитеш, улым. Менә әби инде мин. Бәлки бик тиз генә танымагансыңдыр?

Улы: Таныдым, әнкәем, әллә кайлардан таныдым, күз нурым. Әгәр мөмкин булса ,мин сине кочагыма алыр идем. Әмма минем кулларым да, инде үзем дә кузлы тимердән. Мәңгелек мин ,әнкәем!

Ана чәчәк сала, яшен сөртә, акрын гына атлап чыгып китә.

А.Б: Узган авыр юлларны Онытырга тырыш ана

Яраларың да төзәлер, Инде тынычлансана.

Вокаль ансамбль чыгышы.

1 бала: Бөек җиңү көне бүген.

75 яшь җиңүгә.

Миллионнарча кеше киткән,

Фашистларны җиңүгә

2 бала: Кырык бишнең якты таңында

Кояш булып Җиңү балкыган.

Ул 75 ел җирне сөендереп

Нурын сибә донья халкына.

3 бала: Бәйрәм бүген -Бөек җиңү көне,

Бәйрәм итә барысы – яше, карты.

75 ел элек нәкъ бу көнне,

4 ел буе зарыгып көткән

Якты булып җиңү таңы атты.

А.Б: Әйе, 45не бик күпләр көтте,

күпләр көтеп ала алмады.

Кырык бишнең маен күпләр көтте,

Күпләр көтеп ала алмады.

Канга баткан фашист этләре

Бу көн җиңелергә уйлады.

4 бала: Җиңү килде илне сөендереп,

Балкып атты матур Җиңү таңы.

Исән булсын әле ,Ветераннар!

Яшәсеннәр әле тагы, тагы!!!

СЫЛУ : Туган ягым Актанышым

Бик күп батыр үстергән.

Алар безгә тыныч тормыш

Якты көн бүләк иткән.

Беләсез бит , дусларым, тынычлык турында бик күп матур шигырьләр язылган, җырлар җырлана.Минем дустым Зилә Әһлетдинова да тынычлык турында үз сүзен әйтергә тели…

ЗИЛӘ: Үз сүзем үк булмаса да, дәү әтием Мәгыйз Әһлетдиновның “Очыгыз күгәрченнәр” шигырен укып күрсәтәм.

Күгәрченнәр тынычлык кошлары

Һаваларда уйный җилпенеп.

Җирдә балаларның шат авазы

Күгәрченнәр гөрләве кебек.

Очыгыз, сез,очыгыз кошкайлар.

Иңләгез сез зәңгәр күкләрне.

Күгәрченнәр кебек илгә рухы кайтсын,

Яу кырында калган күпләрнең.

Сугышларсыз үткән һәрбер елга ,

Җитмеш елга – җитмеш күгәрчен.

Һаваларда очкан һәр күгәрчен

Илгә имин тормыш теләсен.

Музыкаль композиция «Кызыл ромашка”

-Руслан, кая китүең әле бу? Кулыңда нинди китаааап ?

-Хәтерлисеңме, тәрбияче апабыз бакчабызда китапханәләр бәйгесе игълан ителде, диде. Менә шунда гаиләдәге иң истәлекле китапларны алып килергә кушты.

-Бу бит “Хәтер китабы” . Анда гел язулаааар. Бернинди рәсем дә ююююк.Кызыклы булырмы соң ул дусларыбызга күрсәтергә, Руслан!?

-Ильяр, менә шул язулары белән кызыклы да инде ул. Беләсең ич инде, анда Бөк Ватан сугышы кырларында ятып калган бабаларыбызның исемнәре язылган.

-Әйе шул, без әле 100гә кадәр генә саный беләбез., ә ул 100ләр монда әллә никадәр.

-Ә беләсеңме, Ильяр, “Хәтер китабында” минем дә Сәрдәр бабамның исемнәре мәңгеләштерелгән.

-Минем дә бабаларымның исемнәре урын алган. Әйдә аларга зур хөрмәт булып ирешерлек бер җыр тыңлыйк әле.

-Рөхсәт итсәгез, мин үзем алар хөрмәтенә “Нәни димәгез миңа” дигән җырын башкарыйм .

  • Тамашачым да, мин дә бик рәхәтләнеп тыңларбыз.Рәхим ит, Руслан!

А.Б. Хөрмәтле ветераннарыбыз хөрмәтенә Руслан Имамов башкаруында җыр тыңлыйк

А.Б. Сугыш… Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә өйләнгән. Коточкыч сугышка безнең авыл җирлегеннән меңләгән якташыбыз киткән һәм аларның бары тик яртысына гына туган якка әйләнеп кайтырга насыйп булган. Сугышка бармаса да, тылда бик нык көрәшергә туры килә Мазһар Газетдиновичка. Мазһар абый, балаларга сөйләп узыгыз әле, нинди кыенлыклар аша узарга туры килде Сезгә.

Ветеран чыгышы.

А.б. Мазһар абый, егетләребез сезгә дә сорау әзерләп куйды инде, рәхим итеп җавап бирегез әле.

Артур: Мазһар бабай, кечкенә вакытта атта эшләдек , дидегез, ә атны үзегез җиктегезме?

Ильдар: Мазһар абый, хәзерге вакытта кычыткан ашы ашаганыгыз бармы?

З илә: Без сугышны белмибез.Әтиләребез дә белми. Дәү әтиләребез үзләренең әтиләре күргәнне безгә сөйлиләр. Без сугышны кинолардан күреп тә аның никадәр куркыныч , начар икәнлеген аңлыйбыз. Анда кешеләр үлә, йортлар җимерелә, икмәк басулары яна, балалар елый.

Сугыш беткәнгә инде 75 ел вакыт үткән . Аның бөтен авырлыгын күргән бабайларыбыз да инде бик аз калган. Барыбер без аны оныта алмыйбыз, һәр ел саен хәтерләрдә яңартып торабыз.

Без сугышны белмибез.Белмәсәк тә иде. Безгә сугыш кирәкми. Без тынычлык телибез!

Безнең тыныч тормышта яшисебез, күңел ачасыбыз –уйныйсы, биисе килә. Әнә минем дусларым да сәхнәдә биергә үз чиратларын көтәләр. Рәхим итегез, дусларым!

Смуглянка” көенә бию.

2 . Җиңү көне җиңел бирелмәде,

Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.

Йөрәк җылый һәрбер солдат өчен,

Егермеләп миллион җан өчен.

Яңгыра җыр, тыйнак илем өчен,

Рәхмәт, Ватан, җиңдең, талпындың Яңгыра, җыр, горурлыгы булып халкымның.

Ильяр зур солдат киеме киеп чыга: Бабай да солдат булган, әти дә солдат булган.

Зур абый да солдат булып, ил чикләрендә торган. Кече абый солдат булып, китте әле яз гына.( Көзге каршына килә, зырылдап әйләнә, ал- артын карый, ижсщсендщге тузанны коя)

-Я, ничек килешәме? (Маршка атлап тагын җырлап китә).

Мин үзем дә солдат булам, үсим генә аз гына. Һи, солдат булырга хыялланучылар әллә мин генә дип уйлыйсызмы. Күрсәтимме үзләрен, егетләр! Ягез әле бирегә килегез!

Вокал мәктәпкә әзерлек группасы

— “Будем в армии служить»В.Малков сүзләре, Ю.Чичков музыкасы.

А.Б.Үлгәннәрне онытмыйк, һәрберебезнең күңелендә алар мәңге саклансын! Ә хәзер, чит-ят җирләрдә мәңгелеккә ятып калганнарның якты истәлегенә бер минутлык тынлык игълан итәбез

(1 минутлык тынлык)

Балалар, ветераннарга үзегезне кызыксындырган сорауларны бирә аласыз.

А.Б.Безнең район зур түгел,

Илем картасында бер төртке.

Шул төрткедән Ватан сагына

Күпме егет, күпме ир китте.

75 ел,75 ел инде,

Сагынып көтә авылым, кайда сез?

Күпләрегез хыялларда гына

Төштә генә кире кайтасыз,Кайда соң, сез?

А.б Бөек Җиңүгә 75! Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк.

Исәннәрнең кадерен белик Үлгәннәрнең каберен белик!

Бөек Җиңүгә 75 ел дип Шатлык белән тибә йөрәкләр.

Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч Гомерегез озын булсын,

Безнең, сезгә шундый теләкләр.

                                        
 О
белиск асыу тантанаһы

 Музыка
уйнай.    

ПОЧЕТНЫЙ КАРАУЛ

Ғәзизә

 ҺУҒЫШ!
!!

Ҡәһәрле был
һалҡын  һүҙҙе ишетеү менән,
йөрәктәр
ҡыҫыла.Меңәрләгән
әсәләрҙең күҙ йәше
күңелде өтөп алғандай,гонаһһыҙ
сабыйҙарҙың йөрәк өҙгөс ауазы к
үңелде телеп үткәндәй.

Факил

ҺУҒЫШ!  Биш кенә
хәрефтән торган был һүҙҙә
мәңге уңалмаҫ ер яраһы, күңел яраһы,
ватылған- емерелгән яҙмыш, өҙөлгән
ғүмер, йәтимлек.

    Ғәзизә    
   
Йәшен булып осто был хәбәр:

                  
Дошман бе
ҙгә  ҡаршы ут аскан!…

                    
Гитлер бандалары илг
ә кергән,

                  Яна ауыл, яна    ҡала… түгелә ҡан.

   
 Факил  

                  
Илгә фашист ябырылғанда

                   
Мылтыҡ буйы ине бары.

                  
Шинель
кей
ҙе, ҡайыш быуҙы

                  
«Ахыр
заман балалары..

     Арслан / уҡыусы/             Партам ҡалды,

           
                      
Ҡалды китаптарым,

                 
                
Үкһегәндәй булды мәктәбем,

                  
         
Ауыҙ итмәгәнгә иңрәп ҡуйҙы

       
                   
Ҡырҡып алған ҡара икмәгем

Ғәзизә: Хөрмәтле ҡунаҡтар, ауылдаштар! Яу
яландарында ятып ҡалған , һуғыштан  иҫән
ҡайтып вафат булған   ауылдаштарыбыҙ, үҙ
көстәре менән еңеүҙе яҡынайтыусы тыл
ветерандары, һуғыш осоро балалары иҫтәлегенә  ҡоролған
 обелиск асыу тантанаһын асыҡ тип  иғлан итәм.  

ГИМН 
РБ

Факил. 

Тәбрикләү
өсөн һүҙ
Бәрйән
районы муниципаль район Советы рәйесе
Кинйәбаев
Тәлғәт Талха
 улына бирелә.                 

Ғәзизә: Еңеүгә үҙ
ѳлѳштәрен индергән тыл эшсәндәре:
ҡарт-ҡоро, ҡатын-ҡыҙ, балалар! Ир-егеттәр
һуғыш яландарында, ә
һеҙ баҫыу ҡырҙарында еңеү
яуланығыҙ. Һеҙ күргән ауырлыҡтар,
хәсрәт-ҡайғыларҙы һѳйләп,
аңлатып бирерлек кенә түгел.

Факил.  Тылда һыйыр егеп ер һѳрѳүсе, балаларын астан
үлтермәҫ ѳсѳн, баҫыуҙа серек
бәрәңге, башаҡ эҙләүсе
әсәйҙәр, ѳләсәйҙәр,
ололар менән бер рәттән һабан һѳргән,
иген үҫтергән, урман ҡырҡып
бүрәнә ағыҙған малайҙар,
ҡыҙҙар, хәҙер инде олоғайып барған
инәйҙәр, бабайҙар алдында баш эйәбеҙ.

Ғәзизә: Һалдат һуғыш яланында
һеҙҙе онотманы, киреһенсә,
өҙөлөп хаттар көттө, һәм хат
килеп төшөү менән, ҡыуанып, шунда уҡ яуап
яҙырға ултырҙы. Һеҙҙең
һөйөүегеҙ көс арттырҙы һалдат
йәнендә.

УҠЫУСЫ
уҡый

  Ҡарт-ҡоро,
ҡатын-ҡыҙ, ауыл йәштәре һәм
уҡыусы балалар Бөйөк Ватан һуғышы йылдарында колхозда
төп көскә әйләнә, фиҙаҡәр
хеҙмәте менән улар Тыуған илгә сикһеҙ
тоғролоҡтарын күрһәтә,
иңдәренә көс  еткеһеҙ
ҡыйынлыҡтар төшөүенә
ҡарамаҫтан, Еңеүҙе яҡынайтыу өсөн
мөмкин булғандың барыһын да эшләй.
Нығынмаған яурындарына һуғыштың бар
ауырлыҡтары ятҡан, балалығы урланған бала-саға ла
мең михнәт кисерә, ғазаптарға дусар була. Улар
аслыҡтан һәм һыуыҡтан интегә,
етемлектең йән өшөткөс тынлығынан яфалана.

  Ваҡыт
аяуһыҙ алға елә. Тиҫтәләрсә
миллион кешенең ғүмерен ҡыйған, яҙмышын
емергән, йәнен һәм тәнен
зәғифләгән, өмөтөн
һүндергән Бөйөк Ватан һуғышы
тамамланыуға ете тиҫтәнән ашыу ваҡыт
үтте.  Һуғыш тарих биттәрендә урын
алһа ла, уның халыҡ хәтеренән юйылыуы
мөмкин түгел. Илебеҙҙә һуғыштың
ут-ялҡынынан өтөлмәй ҡалған, афәте
ҡағылмаған ғаилә юҡ, сөнки
Бөйөк Еңеүгә өлөш индергән
ҡаһарман һәр ғаиләлә тиерлек бар.

   Ерҙә йәшәгән
һәр кемгә лә иң мөһиме –
Тыныслыҡ! Бөгөнгө матур, тыныс тормошта
йәшәүебеҙ менән беҙ һуғышта баш
һалған олатайҙарыбыҙға, Еңеү
яҡынлаштырырға көстәрен
йәлләмәгән
өләсәйҙәребеҙгә
 бурыслыбыҙ, улар алдында баш эйәбеҙ!

Уларҙың күрһәткән батырлыҡтары
беҙҙең йөрәк түрендә
мәңге һаҡланырға тейеш. Ә
беҙҙең төп бурысыбыҙ — ололарҙы
хөрмәт итеү, яҡшы итеп уҡыу һәм
илебеҙҙең ысын патриоттары булыу !

Килер көндәребеҙ яҡты булһын, ер
йөҙөндә бер ваҡытта ла һуғыш
сыҡмаһын!!!

Беҙҙең батырҙарыбыҙға мәңгелек
дан!  Беҙ уларға ҙур ихтирам һәм
рәхмәт белдерәбеҙ.

     Обелискты асыу хоҡуғы Район
хакимиәте башлығы Рөстәм Динислам улы
Шәриповҡа
,ауылыбыҙ
аҡһаҡалы, тыл ветераны Ҡарағолов
Ғәббәс Дәүләтҡол улына, уҡыу
алдынғыһы Арыҫлан Шамил улы Ҡолбирҙингә бирелә
 

Музыка. Алҡыштар.

 А.Б.

Бөйөк
Ватан һуғышы тамамланыуға 74 йыл .һуғыш яралары
һаман да һыҙлай, күңел яралары
тынғылыҡ бирмәй. Беҙҙең яҡты тормош,
аяҙ күк йөҙө өсөн үҙ
йәндәрен, көстәрен   йәлләмәгән
тыл ветерандары
һәм
һуғыш йылдары балалары хөрмәтенә
 асылған обелискка веноктар
һәм сәскәләр һалайыҡ. /Вахутинский
маршы, Сәскәләр һалыу/

 Ғәзизә: 

Ҡәҙерле туғандар!
Әйҙәгеҙ бер минутҡа тын ҡалайыҡ!
Һуғышта яу яландарында ятып ҡалған
атай-олатайҙарыбыҙҙы… Һыуыҡ окоптарҙа
бар һаулығын юғалтып, яу яраларынан, ауырыуҙарҙан
бѳгѳнгѳ шатлыҡлы кѳндәргә килеп
етә алмай үлеп ҡалған һуғыш, тыл
ветерандырын х
әтергә алып тын ҡалайыҡ!

       Факил: Эйе,
бер минутҡа тын ҡалайыҡ. Һуғыш яланында ятып
ҡалған,һуғыштан ҡайтып вафат булған, тыныс
тормошта бар ғүмерҙәрен бала
тәрбиәләүгә биргән уҡытыусы-
коллегаларыбыҙҙы,
хеҙмәткәрҙәребеҙҙе  лә хәтерләп
тын ҡалайыҡ!  Бөтәһен дә
иҫләйек! Бер минутҡа!!!…  / Тынлыҡ./

Ғәзизә: 

Беҙҙең Бөйөк Еңеү
хаҡындағы иҫтәлек быуаттан-быуатҡа нығынһын,
бар доньялағы тыныслыҡ һөйөүсе
кешеләрҙе берләштерһен. Бөйөк
Еңеү өсөн ғүмерҙәрен
аямаған батырҙарға мәңгелек дан! Байрам
менән ҡәҙерле дуҫтар!

Обелиск асыу тантанаһын ябыҡ тип  иғлан
итәм.

 /“День Победы” йыры / 

Подробности

Автор: Алсу Гатиятова

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 4253

Рейтинг:   / 6

Сезнең сабырлыкка,батырлыкка Мәңге ,мәңге хайран калырлык.

4 сыйныф укучыларының сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашуы.

ТР Азнакай муниципаль районы Сарлы авылы муниципаль гомуми урта белем бирү мәктәбе
Башлангыч сыйныф укытучысы Гатиятова Алсу Зөфәр кызы

  Максат: Укучыларның Бөек Ватан Сугышы турындагы белемнәрен арттыру; узебезнең Сарлы авылы җирлеге үзидарәсе буенча яу кырында булганнар һәм тыл ветераннарының күргәннәре белән танышу; өлкәннәргә, бигрәк тә сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт, патриотизм хисе тәбияләү.

  Укытучы:Хәерле көн , хөрмәтле авылдашларыбыз,сугыш һәм хезмәт Ветераннары,укучылар.Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәгездә татыган , олы тормыш юлы үткән ,хөрмәтле кешеләребез бүген бездә кунакта.Сезнең түземлегез һәм сабырлыгыгыз алдында баш ияр өчен бу залга җыелдык.
67 нче язны каршылый
Безнең туган илебез.
Дошманнардан азат итеп,
Тынып калган җиребез.
Укытучы: 1941 нче елның 22 нче июнь таңы. Матур гына башланган иртә, «Сугыш башланган» дигән коточкыч сүзләр белән дәвам итә.Сөекле улларын,яраткан ирләрен,әтиләрен күпме кеше сугышка озата.
Җыр «Герман көе» (Укучылар башкаруында)
1. Атландым атның биленә,
Киттем Герман җиренә.
Герман җире кара үлән,
Әллә кайтам ,әллә үләм.
2.Сары каеш,дилбегәләр,
Безнең атларда гына.
Иртән торсам ике күзем,
Безнең якларда гына.
3.Кояш чыга әйләнеп,
Ак болытка бәйләнеп.
Җиңү белән сау-сәламәт,
Кайтсак иде әйләнеп.
Укытучы: Бөек Ватан сугышының һәр көне фронтта да, тылда да батырлык,
бетмәс- төкәнмәс сабырлык, кыюлык,туган илгә карата тугрылык таләп итте.Бу коточкыч сугышта миллионнарча кеше һәләк булды.
Укучы: Ярсып-ярсып атам һәр пулямны,
Ватан өчен, туган ил өчен,
Балам өчен, атам-анам өчен
Назлап сөйгән нечкәбил өчен.
Борчылмагыз мине белгән дуслар,
Шат җырчыгыз сезне онытмас,
Бер кайтыр ул, якты кояш сыман
Дошманнарны жирдән корыткач.
Укытучы: Ватаныбыз, фашистлар белән сугышта бик күп кызын һәм улын югалта.Кайберләре, искиткеч батырлык күрсәтеп, сугыштан исән чыга, ә кайберләре дошман белән соңгы сулышына кадәр көрәшә.
Укучы: Ирләр китте, кызлар елап калды,
Елап калды күпме хатыннар,
Туйда кигән күлмәкләрдә калды,
Күпме бала калды тумаган.
Укучы: Сугышта үлгән солдатлар,
Җиңүне күрми калган.
Тыныч тормыш теләп безгә,
Алар кайтмаган яудан.
Укучы: Оныклар бәхетле булсын дип,
Күгебез гел аяз торсын дип ,
Каһарман бабайлар үлгәннәр
Оныклар шат тормыш корсын дип.
Укучы башкаруында җыр
«Бөркетем»
Әйдә югары күтәрел син бөркетем,
Кузәт киң дала өсләрен.
Калдым мин ялгызым сугыш кырларында
Һәлак булдылар дусларым.
Әйдә югары күтәрел син бөркетем,
Кара болытларны тарат.
Их,үләсе килми 16 яшемдә
Зәңгәр һаваларга карап.

Укытучы: Җиңүнең 67-нче елын каршлаучы элеккеге егет hәм кызлар бүген инде чал чәчле, маңгайларын тирән буразналар каплаган, җыерчыклы куллары авыр елларның онытылмас истәлеге булган әби-бабайлар. Шуларның берсе- Харрасов Мөгътәсим Харрас улы бездә кунакта.
Харрасов Мөгътәсим Харрас улы 1926 нчы елның 2 нче мартында дөньяга килә. Гаиләдә барлыгы сигез бала булалар алар. 1934 нче елда Мөгътәсим бабай Сарлы мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. Мәктәптә 6 ел гына укып кала ул. Яңадан колхозда эшли башлый.
1943 нче елда Харрасов Мөгътәсим армиягә алына. Ерак Көнчыгышта Япон сугышында да катнашырга туры килә аңа. 1951 нче елда гына Мөгътәсим бабайга туган якларына әйләнеп кайта. Шул ук елда Рәхимә апа белән тормыш корып җибәрәләр. Мөгътәсим бабай колхозда хезмәт итә: язын тракторда, җәен комбайнда эшли. Бер-бер артлы дүрт бала дөньяга килә: Фәнис, Лена, Разия, Наил. Техниканы биш бармагы кебек белә ул. Тырыш хезмәте өчен хөкүмәтнең югары бүләкләренә лаек була ветеран. 1986 нчы елда лаеклы ялга чыга, ләкин тынгысыз ветеран яшьләргә үзенең файдалы киңәшләрен кызганмый.
Бүгенге көндә Мөгътәсим бабай тормыш иптәше белән Сөендек авылында яши.
Укучы:- Мөгътәсим бабай сугыш вакытында иң куркыныч мизгелләр булгандыр. Шуларны хәтерлисезме?(Сөйли)
А.Б.-Мөгътәсим бабай, хәзерге буын яшьләргә әйтәсе теләкләрегез бардыр, бәлки.
Мөгътәсим бабай :-Балалар! Сез хәзер оҗмахта яшисез. Менә безгә уку әз эләкте. Бик укыйсы килсә дә укый алмадык. Хәлегездән килгәнчә тырышып укыгыз. Без күргәнне сезгә күрергә язмасын. Илләр тыныч,имин булсын.
Ә егетләргә әйтер сүзем шул: туган илне саклау hәрбер егетнең изге бурычы. Солдат булудан курыкмагыз. Бүгеннән үк әзерләнегез.
Укытучы:Тылда да бөтен теләк, бөтен хезмәт, омтылышлар фронт белән бәйләнгән иде: фронт өчен корал җитештерелде, иген үстерелде, икмәк пешерелде, кием-салым тегелде, кич утырып оек-биялиләр бәйләнде…Күпне кичергән ,күпне күргән әбиләр!Үзегез үгез җигеп сабан сөргәнсез,тездән ерып орлык ташыгансыз,ат урынына эшләгәнсез.Ачлык үзәкләрегезгә үткән. Сез бит Җиңү көнен якынайтучылар. Ак яулыклы татар әбиләре,апаларыбыз!Ничә гасырлар дәвамында татар данын саклап калган ,караңгы ,давыллы, кырыс еллар аша халкыбызны бүгенге көнгә китереп җиткергән асыл затларыбыз .
Укучы: Күпме кайгы,күпме хәсрәт
Күргән әби-бабайлар.
Әти-әниләрсез калган,
Нәни-нәни сабыйлар.
Укытучы: Хәзер сүзне сезгә бирәбез.
-Султанова Гыйнекамал апа! Сугыш башланганда сезгә ничә яшь иде?Сугыш вакытындагы истә калган вакыйгаларны сөйләсәгез иде. (Гыйнекамал апа сөйли)
-Һәдия апаның да әтисе,абыйлары сугышта булган.Сез безгә нинди истәлекләр сөйли аласыз. (Һәдия апа сөйли).
Укучы: Эх, апалар,сугыш елларында
Тәңрегезгә тиде авырлык
Заман авырлагын күтәрергә
Кайдан тылсымлы көч таптыгыз?
Кайдан алдыгыз Сез сабырлык?
Сезнең сабырлыкка,батырлыкка.
Мәңге ,мәңге хайран калырлык.
Укучы: Тәпи йөрер-йөрмәс бала-чага,
Буразнадан билчән утаган.
Илгә- икмәк , авыл үзе өчен
Көлчә салган алабутадан.
Укучы: Еллар уза,тик кызганыч
Аз кала ветераннар.
Ветераннар үткәннәрне
Тетрәнеп искә ала.
Укучы: Минем бабам 9 яшьтән
Әти назы күрмәгән .
Әнисенә бик булышкан,
Ару-талу белмәгән
Без оныклар җыелышкач,
Әйтә бит безгә бабам:
Ятим калырга язмасын
Бәхетең булсын балам.
Бу сүзләрне әйткән саен
Эченнән дога кыла
Күп нәрсәне аңламыйм шул
Миңа бит 9 гына
Күңелемдә яши теләк
Кабат сугыш булмасын
Бомбалар да шартламасын
Күз яшләре таммасын.

Җыр «Кирәкми сугыш»
1.Әтидән сорыйм бу нинди йолдыз,
Капкага бик нык кагып куелган.
Сөйләде әти :бу авыр сугыш
Корбаны –бабаңа ,дип куелган.
Әнидән сорыйм,нигә әбиләр,
Бик күп әбиләр ялгыз торалар.
Сөйләде әби :сугыш рәхимсез,
Яуда бабайлар ятып калганнар.
2.Ходайдан сорыйм,капкада йолдыз,
Әбиләр ятим,ялгыз булмасын
Ходаем әйтә,кешелар җирдә
Сугышны гына тыеп ,аңласын.
Әтидән сорыйм бу нинди йолдыз,
Капкага бик нык кагып куелган.
Сөйләде әти :бу авыр сугыш
Корбаны –бабаңа ,дип куелган.
3.Әнидән сорыйм нигә әбиләр,
Бик күп әбиләр ялгыз торалар,
Сөйләде әби : сугыш рәхимсез,
Яуда бабайлар ятып калганнар.
Укытучы:-Бу очрашу Сездә бик күп хатирәләрне яңарткандыр. Әйе, өлкән буын күпне күргән, күпне кичергән. Алар инде дәрт-дәрманнары ташып торган яшь җилкенчәк түгел. Җиңүнең кабатланган hәрбер имин язы ветераннарга шатлык, сөенечләр генә алып килсен иде. Йөрәгегездә сыкраган яралар яңарса да, сез әле бик күп язларны каршы алырга тиеш. Сез- тарихның үзе! Сезнең сафлар көннән-көн сирәгәя барганда, күңелләр әрни. Яшәгез әле, озын гомерле булып, үз аякларыгыз белән җир җылысын тоеп, бәрәкәтле тормышта гомер кичерегез! Рәхмәт сезгә!

У вас нет прав для создания комментариев.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Тыквы halloween праздник
  • У вас товар у нас купец сценарий сватовства со стороны жениха
  • У кого сегодня проф праздник
  • Тыквенный спас когда отмечается праздник
  • У вас скоро праздник

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии