Теремкэй экияте татарча сценарий

 "Теремкәй" әкиятеВедущая: Исэнмесез хормэтле куннактарПредставляем вашему вниманию, сказку теремкэй. Показывать будут дети к подготовительной к школе группе.. Теремкэй экиэтенэ хо

 «Теремкәй» әкияте

Ведущая: Исэнмесез хормэтле куннактар

Представляем вашему вниманию, сказку теремкэй. Показывать будут дети к подготовительной к школе группе..

Теремкэй экиэтенэ хормэт итэбез…

В зале слышен голос птиц… выходят мальчики и цветы.

Танец цветов..

Танец бабочек..

Залда бер теремкәй тора. Агачлар  артында җәнлекләр утыралар.

(Саескан йугереп килэ…)

Саескан::

Төс-башымны сорасагыз,

Мин үзем матур заттан.

Койрык-канатларым — кара,

Эчем-түшем — ап-актан.

Ерактан кайтып киләм.

Саескан диеп йөртәләр —

Исемем дә менә дигән

-Ай, ай, ниндэй матур ой.  Теремкэй, ниндэй матур, зур тугел ул бэлэкэй… (Смотрит на теремок)

— Урмандагы жэнлеклэргэ хэбэр салыйм эле.

— Карагыз, карагыз, курегез, курегез. Нинди матур ой…

Тычкан музыкага килә,чи-чи-килеп, чабып, биеп йөри. Теремкәйне күрә.

— Мин тычкан, бэлэкэй тычкан. Мин  эпи, сыр яратам.

— Ай–яй ниндэй матур ой, монда кем яши микән?
(килә,шакылдата)
Тук-тук, тук, Терем-Теремкәй, зур тугел ул бэлэкэй Теремкәйдә кем яши? (беркем дә юк)
Ярар,үзем яшәрмен.(кереп китә)

Бака. (сикерә-сикерә килә, бакылдап йөри, Теремкәйне күрә). Бак –бак-бак…

Ай–яй матур Теремкәй,

тук – тук, тук, Терем–терем, Теремкәй, зур тугел ул бэлэкэй Теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин, Тычкан –бэлэкэй тычкан. Ә син кем?
 

Бака. Мин, Бака – йэшел Бака, чиста Бака.
Тычкан: Э син нэрсэ эшли  белэсен…

Бака: Мин сикерэ белэм..

Тычкан.  күрсәтсәң, кертәм.

Бака.  Сикерэ (прыгает вокруг под татарскую музыку)

Тычкан. Әйдә, кер, бергә яшибез…

Бака: Рахмат

Куян:

Вай-вай вай  матур Теремкәй,

тук – тук, тук, Терем–терем, Теремкәй, зур тугел ул бэлэкэй Теремкәйдә кем яши?

Тычкан: — Мин, Тычкан –бэлэкэй тычкан.

Бака: — Мин, Бака – йэшел Бака, чиста Бака

Бергэ:  — Ә син кем? (бергэ)

Куян  — Мин куян, ак куян, йомшак куян.

Бергэ: -Э син нэрсэ эшли белэсен?

Куян: э мин агас кашык уйный белэм..

(танец с  ложками)

Бергэ: Афарин, Эйдэ кер, бергэ яшибез…

Куян: Рэхмэт

Керпе: туфьти, туфьти ниндэй  матур Теремкәй,

тук – тук, тук, Терем–терем, Теремкәй, зур тугел ул бэлэкэй Теремкәйдә кем яши?

Тычкан: — Мин, Тычкан –бэлэкэй тычкан.

Бака: — Мин, Бака – йэшел Бака, чиста Бака

Куян  — Мин куян, ак куян, йомшак куян.

Бергэ:  — Ә син кем? (бергэ)

Керпе: Мин керпе, бэлэкэй керпе, кызыл алма яратам…

Бергэ: -Э син нэрсэ эшли белэсен?

Керпе: Мин жырлый белэм, тынлагыз эле..

Кескенэ керпе

Дурт аяклы мин

Толко белэн дуслаштым

Теремкэйгэ сакырдым

Туфьти, туфьти, туфьти, ту

Урманда мин ин батыр

Урманда мин ин косло

Толко белэн дуслаштым…

Бергэ: Афарин…

Керпе: Рэхмэт.

Бергэ: Эйдэ., кер бергэ яшибез.

Толко: Ай- Ай — ай матур Теремкәй,

тук – тук, тук, Терем–терем, Теремкәй, зур тугел ул бэлэкэй Теремкәйдә кем яши?

Тычкан: — Мин, Тычкан –бэлэкэй тычкан.

Бака: — Мин, Бака – йэшел Бака, чиста Бака

Куян  — Мин куян, ак куян, йомшак куян.

Керпе: Мин керпе, бэлэкэй керпе, алма яратам…

Бергэ:  — Ә син кем? (бергэ)

Толко: мин толко, кызгылт –сары матур толке.

Бергэ: -Э син нэрсэ эшли белэсен?

Толко: Э мин бии белэм

(лиса пляшет под татарскую мелодию)

Бергэ: Афарин. Эйдэ кер бергэ яшибез.

Тиен: мин Тиен,  матур тиен.

Бергэ: -Э син нэрсэ эшли белэсен?

Тиен:  Мин туп уйный белэм.

 Эйдэгез бергэ уйныйбыз…

Туп, туп йэшел туп

Сикер, сикер йэшел туп

Бер, ике, ос, дурт, биш, алты, жиде, сигез, тугыз, ун

Сикер, сикер йэшел туп…

Бергэ: Афарин. Эйдэ кер бергэ яшибез.

Тиен: Рэхмэт

Буре: тук – тук, тук, Терем–терем, Теремкәй, зур тугел ул бэлэкэй Теремкәйдә кем яши?

Тычкан: — Мин, Тычкан –бэлэкэй тычкан.

Бака: — Мин, Бака – йэшел Бака, чиста Бака

Куян  — Мин куян, ак куян, йомшак куян.

Керпе: Мин керпе, бэлэкэй керпе, алма яратам…

Толко: мин толко, кызгылт –сары матур толке.

Тиен: мин Тиен матур тиен. Гомбэ яратам

Бергэ:  — Ә син кем? (бергэ)

Буре: мин буре, соры буре.

Буре булсада исемем

Кич тэ усал тугел мин

Беркемне дэ рэнжитмэм

Терекемкэйдэ яшэсэм

Бергэ: -Э син нэрсэ эшли белэсен?

Буре: мин санный белэм.

Хэзер мин сезне санып чыгам.

  1. тычкан
  2. Бака
  3. Куян
  4. Керпе
  5. Толко
  6. Тиен
  7. Мин буре.

Бергэ: Афарин. Эйдэ кер бергэ яшибез.

Буре: Рэхмэт

Аю…Ай- Ай — ай нинди матур Теремкәй,

тук – тук, тук, Терем–терем, Теремкәй, зур тугел ул бэлэкэй Теремкәйдә кем яши?

-Тычкан: — Мин, Тычкан –бэлэкэй тычкан.

Бака: — Мин, Бака – йэшел Бака, чиста Бака

Куян  — Мин куян, ак куян, йомшак куян.

Керпе: Мин керпе, бэлэкэй керпе, алма яратам…

Толко: мин толко, кызгылт –сары матур толке.

Тиен: мин Тиен матур тиен. Гомбэ яратам

Буре: мин буре, соры буре.

Бергэ:  — Ә син кем? (бергэ)

Аю. – Мин аю, зур аю, корэн тосло аю.  Мин бал яратам. Сезгэ дэ кучтэнэч алып килдем.

Бергэ: Эйзэ кер аю.

Аю: (угощает зверей ) ашагыз, тэмле балны..

Бергэ: Рэхмэт, аю. Тэмле бал, баллы бал.

Бергэ: Башында нэрсэ..

Аю: Бу тубэтэй. Эйдэгез уйныйбыз.

Туб, туб тубэтэй

Тубэтэйем укалы

Чита матур тубэтэйне

Меня кемдэ тукталды

(На ком останавливается, тот  танцует)

Сценарий авторы: туган телне өйрәтү буенча тәрбияче Загирова Камария Габдрауфовна
Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы Кама Тамагы бистәсе 1 номерлы “Салават күпере”

 «Теремкәй» әкияте

Залда бер теремкәй тора. Агачлар артында җәнлекләр утыралар.

Тычкан килә,чи-чи-килеп, чабып, биеп йөри. Теремкәйне күрә.

— Ай–яй матур Теремкәй, монда кем яши микән?
(килә,шакылдата)
Тук-тук, тук, Терем-Теремкәй, Теремкәйдә кем яши?
(беркем дә дәшми)
Ярар,үзем яшәрмен.(кереп китә)

Бака. (сикерә-сикерә килә, бакылдап йөри, Теремкәйне күрә)
Ай–яй матур Теремкәй,монда кем яши микән? (килә,шакылдата)
Тук – тук, тук, Терем–Теремкәй, Теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин,Тычкан –чыелдык. Ә син кем?
Бака. Мин, Бака – Бакылдык.
Камышлы күлдә,куак төбендә,
Ятам быгырдап, мин яшел бака.
Батып һәм калкып, су дулкынлатып,
Һаман кычкырам: бака-ка-ка-ка.
Мине дә керт әле.

Тычкан. Биеп, күрсәтсәң, кертәм.

Бака. Әйдә син дә чык, икәү бергә биибез.
(татар халык көенә кара-каршы бииләр,әйләнәләр )

Икесе бергә: Булдырдык,булдырдык ! (кул чабалар)

Тычкан. Әйдә, керәбез, икәү бергә яшәрбез.

Әтәч. (канатларын кага – кага , зур- зур атлап йөри , җим чукый , су эчә,Теремкәйне күрә)
Ай-яй матур Теремкәй,монда кем яши микән? (килә,шакылдата)
Тук –тук,тук,Терем,Теремкәй,Теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин,Тычкан-чыелдык. Бака. Мин, бака-бакылдык. Ә син кем? (икесе бергә)

Әтәч. Мин,Әтәч,кикрикүүүк!
Иртән бик иртә торам,
Канат кагып кычкырам.
Кикрикүүүк, кикрикүүүк!
Тор иртәрәк,эшең күп.
Мине дә кертегез әле!?

Бака, Тычкан (икесе бергә). Шигырь сөйләсәң, кертәбез.
Әтәч. Үзем турындагы такмакны сөйлим тыңлагыз!
Әтәч менгән киртәгә,
Кикрикүүүк итәргә,
Әтәчләргә хәбәр килгән,
Армиягә китәргә.
Әтәч әйтә: «Бармыйм » ,-ди.
Тавык әйтә: «Калмыйм»,-ди
«Син армиягә китсәң,
Бер күкәй дә салмыйм » –ди.
Әтәч китте армиягә,
Чабатага төялеп,
Тавык мескен карап калды,
Баганага сөялеп.

Бака,Тычкан (кул чабалар). Булдырдың, булдырдың. әйдә кер,өчәү бергә яшәрбез.
Куян. (сикерә-сикерә килә, мәтәлчек ата, чыркылдап көлә, Теремкәйне күрә)
Ай –яй матур Теремкәй,монда кем яши микән?(килә,шакылдата)
Тук, тук, тук, Терем, теремкәй, теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин,Тычкан-чыелдык. Бака. Мин, бака-бакылдык. Әтәч. Мин, Әтәч-Кикрикүүүк!
Өчесе бергә: Ә син кем?
Куян. Мин –Куян, Куян
Кечкенә генә.
Бик йомшак кына,
Бик куркак кына.
Ике колагым
Озынкай гына.
Аягым җиңел
Мамыктай гына.
Мине дә кертегез әле!

Өчесе бергә. Биесәң кертәбез.

Куян. Әйдәгез, чыгыгыз, бергә биибез, күңеллерәк булыр.
(кара-каршы парлап бииләр, әйләнәләр, татар халык көенә)

Барысы бергә: Булдырдың, булдырдың.(Кул чабалар)
Әйдә кер дүртәү бергә яшәрбез.

Бүре килә. (Улый , эзләнеп йөри , Теремкәйне күрә)
Ай –яй матур Теремкәй, монда кем яши микән? (килә, шакылдата)
Тук , тук , тук ,Терем , теремкәй , теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин,Тычкан-чыелдык. Бака. Мин, бака-бакылдык. Әтәч. Мин, Әтәч-Кикрикүүүк! Куян. Мин, Куян-Куркаккай.

Барысы бергә: Ә син кем?

Бүре. Мин Бүре — Соры Колак.
Мине дә кертегез әле.

Барысы бергә: Берәр һөнәр күрсәтсәң кертәбез.
Бүре. Мин бер уен беләм, әйдәгез ,чыгыгыз, бергәләп уйныйбыз, күңелле булыр.

«Карусель» уенын уйныйлар.

Әлләлилләәлләлә
Карусельләр әйләнә,
Башта әкрен барабыз,
Аннан йөгереп алабыз,
Бер-ике, бер-ике,
Менә уен да бетте.

Барысы бергә: Булдырдык, булдырдык. (кул чабалар). Әйдә кер, бишәү бергә яшәрбез.

Төлке (килә, бик боргаланып йөри, матур киемнәрен күрсәтә, Теремкәйне күрә)
Ай – яй матур Теремкәй, монда кем яши микән? (килә,шакылдата)
Тук,тук, тук,Терем,теремкәй.теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин,Тычкан-чыелдык. Бака. Мин, бака-бакылдык. Әтәч. Мин, Әтәч-Кикрикүүүк! Куян. Мин, Куян-Куркаккай. Бүре. Мин, Бүре – Соры Колак.
Барысы бергә: Ә син кем?
Төлке. Ә мин Төлке, җирән төлке.
Көлтә- көлтә койрыгым
Болгый болгый барамын
Кетәклеккә кереп мин,
Тавык, чебеш аламын.
Урманнан чыгам
Корсак астым чуар
Коерыгым сырлы
Хәйләм күп төрле.
Мине дә кертегез әле.

Барысы бергә: Берәр һөнәр күрсәтсәң, кертәбез.

Төлке. Мин «Әпипә» дигән бию беләм, әйдәгез, чыгыгыз, бергәләп биибез.

«Әпипә» биюе
(җырлы бию, 2 куплет)
1.Бас ,кызым,Әпипә,
Син басмасаң,мин басам,
Синең баскан эзләреңә
Мин дә китереп басам.,
2.Бас, бас эзенә
Күз тимәсен үзенә
Яшел чирәм үсеп тора
Аяк баскан эзенә.

Барысы бергә: Булдырдың. Булдырдың! Әйдә кер алтау бергә яшәрбез.

Аю килә (лап- лап атлап йөри,Теремкәйне күрә)
Ай – яй матур Теремкәй,монда кем яши микән?(килә,шакылдата)
Тук, тук, тук, Терем, теремкәй, теремкәйдә кем яши?

Һәрберсе дә (Җавап бирәләр) Ә син кем?

Аю. Мин Аю Камыт Аяк.
Мине дә кертегез әле.
Барысы. Безнең урын юк бит.

Аю. Мин ишек төбендә генә торам.
(ишектән кереп карый)
Мин тәрәзәдән кереп карыйм.
Ярар, мин түбәдә генә утырып торырмын.
(Теремкәйне җимерә,җәнлекләр качалар)

Аю. Ярар инде , гафу итегез. Әйдәгез бергәләп ясыйбыз.
(ясыйлар).

Дуслашыйк, дус яшик.

«Куш кулым» (җырлы уен)

Урман буйларына менәм
Урман буе ямьлегә,
Бир кулыңны мин дә бирәм.
Дус булырга мәңгегә.

Кушымта: Менә сиңа уң кулым,
Менә сиңа сул кулым,
Уң кулым да.сул кулым да,
Менә сиңа куш кулым.

Алма бакчасына кереп
Алма ашыйсым килә,
Син алмасы, мин чәчәге
Булып яшисем килә.
Кушымта.

Әкият бетә, катнашучылар белән таныштыру, берәм-берәм чыгып баш ияләр.

Драматизация сказки « Теремок»

Теремкәй әкияте” в подготовительной группе

в рамках открытого просмотра на тему “Эффективные формы работы педагога по реализации национально-регионального компонента”

Цель: учить детей драматизировать сказку;

Активизировать речь детей на татарском языке;

воспитывать любовь к родному языку своего края;

воспитывать бережное отношение к животным .

Материал: костюмы животных, домик, деревья.

Предварительная работа: разучивание песни на татарском языке.

Ход драматизации:

Ребята, сегодня у нас будет представление. Мы с вами покажем сказку «Теремок», но говорить будем не на русском, а на татарском языке. Так как мы с вами живем в Республике Татарстан. Ребята, поздоровайтесь с нашими зрителями.

Дети: Исәнмесез!

Ну, а сейчас я вам расскажу сказку.

— Терем- терем, теремкәй,

Зур тугел, кечкенә.

-Теремкәйдә кем яши? Юк яшәми.

Теремкәйгә тычкан килә.

Тычкан: Тук – тук- тук! Термкәйдә кем яши?

Тычкан : Юк, яшәми. Мин яшим.

-Терем- терем, теремкәй,

Зур тугел, кечкенә.

Теремкәйдә тычкан яши.

Теремкәйгә бака килә.

Бака: Тук- тук- тук! Теремкәйдә кем яши?

Тычкан: Мин- тычкан. Син кем?

Бака: Мин- бака. Яшер бака.

Тычкан: Әйдә, кил монда.

Бака: Мин сикерәм.

-Терем- терем, теремкәй,

Зур түгел, кечкенә.

Теремкәйдә тычкан яши.

Теремкәйдә бака яши.

Теремкәйдә куян килә.

Куян: Тук-тук-тук! Теремкәйдә кем яши?

Тычкан: Мин- тычкан.

Бака: Мин- бака.

Син кем?

Куян: Мин- куян. Матур куян.

Тычкан, бака: Әйдә, кил монда.

Куян: Мин сикерәм.

-Терем- терем, теремкәй,

Зур түгел, кечкенә.

Теремкәйдә тычкан яши.

Теремкәйдә бака яши.

Теремкәйдә куян яши.

Теремкәйгә бүре килә.

Бүре: Тук-тук-тук! Теремкәйдә кем яши?

Тычкан: Мин- тычкан.

Бака: Мин-бака.

Куян: Мин-куян.

Син кем?

Бүре: Мин- бүре. Мин- зур, соры бүре.

Тычкан, бака, куян: Әйдә, кил монда.

Бүре: Мин йөгерәм.

-Терем- терем, теремкәй.

Зур түгел, кечкенә.

Теремкәйдә тычкан яши.

Теремкәйдә бака яши.

Теремкәйдә куян яши.

Тремкәйдә бүре яши.

Терекәйгә төлке килә.

Төлке: Тук-тук-тук! Теремкәдә кем яши?

Мин- тычкан.

Мин- бака.

Мин- куян.

Мин- бүре.

Син кем?

Төлке: Мин- төлке. Мин зур, матур төлке.

Тычкан, бака, куян, бүре: Әйдә, кил монда.

Төлке: Мин биим.

-Терем- терем, теремкәй,

Зур түгел, кечкенә.

Термкәйдә тычкан яши.

Теремкәйдә бака яши.

Теремкәйдә куян яши.

Теремкәйдә бүре яши.

Теремкәйдә төлке яши.

Теремкәйгә җырлый- җырлый аю килә.

Аю: Тук-тук-тук! Теремкәйдә кем яши?

Тычкан: Мин- тычкан.

Бака: Мин-бака.

Куян: Мин-куян.

Бүре: Мин- бүре

Төлке: Мин-төлке.

Син кем?

Аю: Мин-аю. Мин зур, матур аю.

Тычкан, бака, куян, төлке, бүре: Әйдә, кил монда.

Аю: Мин җырлыйм.

Ребята, а сейчас давайте с вами посчитаем сколько животных живет в теремке.

Бер, икә, өч, дүрт, биш, алты. Алты- хайван. Молодцы ребята!

А, сейчас мы встанем в хоровод и споем с вами песню на татарском языке.

Мин җырлыйм, җырлыйм, җырлыйм,

Мин матур җырлыйм, җырлыйм.

Мин җырлыйм, җырлыйм, җырлыйм,

Мин матур җырлыйм, җырлыйм.

Лә-лә-лә-лә, лә-лә-лә-лә,

Мин матур җырлыйм, җырлыйм.

-Терем- терем, теремкәй,

Зур түгел кечкенә,

Теремкәйдә тычкан яши. Мин тычкан.

Теремкәйдә бака яши. Мин бака.

Теремкәйдә куян яши. Мин куян.

Теремкәйдә бүре яши. Мин бүре.

Теремкәйдә төлке яши. Мин төлке.

Теремкәйдә аю яши. Мин аю.

Алар бик дус.

На этом наше представление закончено, что мы скажем?

Дети: Рәхмәт! Саубулыгыз!

Теремок

Теремкәй | Теремок русская народная сказка.(на татарском и русском)

Басуда терем-теремкәй урнашкан була.

Бер тычкан-Чыелдык теремкәй янына чабып килгән дә:

— Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши? — дип сораган.

Аңа җавап бирүче булмый. Тычкан теремкәй эченә керә дә шунда яши башлый.

Көннәрдән беркөнне теремкәй яныннан бака-Бакылдык үтеп бара икән, ул туктаган да сораган:

— Терем-теремкәй! Теремдә кем яши? — дигән.

— Мин тычкан-Чыелдык. Ә үзең кем буласың?

— Мин бака-Бакылдык булам.

— Әйдә кер, бергә торырбыз.

Бака-Бакылдык теремкәй эченә кергән икән, шул көннән алар теремкәйдә икәү бергә яши башлаганнар.

Бервакыт теремкәй янына куян-Куркак җан-фәрманга чабып килгән. Ул да сораган:

— Терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши? — дигән.

— Мин, тычкан-Чыелдык.

— Мин, бака-Бакылдык. Ә син кем буласың?

— Мин куян-Куркаккай булам.

— Әйдә, алайса, кер. Бергә-бергә яшәрбез.

Куян теремкәй эченә бер сикерүдә кереп тә киткән. Хәзер инде болар өчәү торалар, ди.

Төлке-Хәйләбайның да юлы теремкәй яныннан узган. Ул да, теремкәй янына туктап, тәрәзәгә шакыган да сораган:

— Терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши? — дигән.

— Мин, тычкан-Чыелдык.

— Мин, бака-Бакылдык.

— Мин, куян-Куркаккай булам.

— Ә син үзен кем буласың?

— Мин төлке-Хәйләбай булам.

— Әйдә кер, бергә яшәрбез.

Төлке-Хәйләбай да теремкәйгә кереп урнашкан. Алар инде дүртәүләп бергә яши башлаганнар.

Яшь бүре-Соры колак чабып барганда тәрәзәдән караган да сораган:

— Әй, терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши? — дигән.

— Мин, тычкан-Чыелдык.

— Мин, бака-Бакылдык.

— Мин, куян-Куркаккай.

— Мин, төлке-Хәйләбай.

— Ә син үзен, кем буласың?

— Мин бүре-Соры колак булам.

— Әйдә кер, безнең янга!

Бүре дә теремкәйгә керә. Шулай итеп, алар теремкәйдә бишәү җырлый-җырлый яши башлыйлар.

Көтмәгәндә теремкәй янына лап-лоп атлап аю-Камыт аяк килеп чыга.

Ул теремкәй эчендә җырлаганны ишеткәч, туктый да, бөтен көченә акырып җибәрә:

— Терем-теремкәй! Теремдә кемнәр бар? — ди.

— Мин, тычкан-Чыелдык.

— Мин, бака-Бакылдык.

— Мин, куян-Куркаккай.

— Мин, төлке-Хәйләбай.

— Мин, бүре-Соры колак.

— Ә син үзең кем буласың?

— Мин, аю-Камыт аяк булам.

— Кер, алайса, бергә яшәрбез!

Аю теремкәйгә керергә бик озак азаплана, әмма сыя алмый.

— Мин сезнең түбәгездә генә яшәрмен инде, алайса,— ди камыт аяк.

— Син безне сытарсың бит!

— Юк, сытмыйм,— ди.

— Мен, алайса! — диләр.

Аю теремкәйнең түбәсенә үрмәли. Менеп җитүе була — шулвакыт теремкәй шатырт-шытырт килеп сытыла башлый! Бер якка авыша, бөтенләй таралып китә. Тычкан-Чыелдык, бака-Бакылдык, куян-Куркаккай, төлке-Хәйләбай, бүре-Соры колак өйдән көчкә чыгып өлгерәләр.

Нишләмәк кирәк, алар шундук, бергәләшеп, бүрәнә ташырга, такта ярырга, янә теремкәй салырга керешәләр һәм искесеннән дә яхшырак теремкәй салып өлгертәләр. Тагын бергә-бергә яши башлыйлар. Әле дә шулай дус-тату гомер кичерәләр, ди.

Теремкэй рус халык экияте

***

Стоит в поле теремок.
Бежит мимо мышка-норушка.
Увидела теремок, остановилась и спрашивает:
— Терем-теремок! Кто в тереме живёт?

Никто не отзывается.
Вошла мышка в теремок и стала в нём жить.
Прискакала к терему лягушка-квакушка и спрашивает:
— Терем-теремок! Кто в тереме живёт
— Я, мышка-норушка! А ты кто?
— А я лягушка-квакушка.
— Иди ко мне жить!

Лягушка прыгнула в теремок. Стали они вдвоём жить.
Бежит мимо зайчик-побегайчик. Остановился и спрашивает:
— Терем-теремок! Кто в тереме живёт?
— Я, мышка-норушка!
— Я, лягушка-квакушка. А ты кто?
— А я зайчик-побегайчик
— Иди к нам жить!

Заяц скок в теремок! Стали они втроём жить.
Идёт лисичка-сестричка. Постучала в окошко и спрашивает:
— Терем-теремок! Кто в тереме живёт?
— Я, мышка-норушка.
— Я, лягушка-квакушка.
— Я, зайчик-побегайчик.
— А ты кто?
— А я лисичка-сестричка.
— Иди к нам жить!

Забралась лисичка в теремок. Стали они вчетвером жить.
Прибежал волчок-серый бочок, заглянул в дверь, и спрашивает:
— Терем-теремок! Кто в тереме живёт?
— Я, мышка-норушка.
— Я, лягушка-квакушка.
— Я, зайчик-побегайчик.
— Я, лисичка-сестричка.
— А ты кто?
— А я волчок-серый бочок.
— Иди к нам жить!

Волк и влез в теремок. Стали впятером жить.
Вот они все в теремке живут, песни поют.
Вдруг идёт мимо медведь косолапый. Увидел медведь теремок, услыхал песни, остановился и заревел во всю мочь:
— Терем-теремок! Кто в тереме живёт?
— Я, мышка-норушка.
— Я, лягушка-квакушка.
— Я, зайчик-побегайчик.
— Я, лисичка-сестричка.
— Я, волчок-серый бочок.
— А ты кто?
— А я медведь косолапый.
— Иди к нам жить!

Медведь и полез в теремок.
Лез-лез, лез-лез — никак не мог влезть и говорит:
— Я лучше у вас на крыше буду жить.
— Да ты нас раздавишь!
— Нет, не раздавлю.
— Ну так полезай!

Влез медведь на крышу.
Только уселся — трах! — раздавил теремок.
Затрещал теремок, упал на бок и весь развалился.
Еле-еле успели из него выскочить: мышка-норушка, лягушка-квакушка, зайчик-побегайчик, лисичка-сестричка, волчок-серый бочок — все целы и невредимы.
Принялись они брёвна носить, доски пилить — новый теремок строить.
Лучше прежнего выстроили!

Максат:театр эшчәнлеге аша балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.

          Бурычлар:

          -театраль –уен эшчәнлегенә карата тотрыклы кызыксынучанлыкларын  үстерү;

-күзаллауларын,фантазияләрен,игътибарлылыкларын, мөстәкыйль уйлау сәләтләрен үстерү;

-сүзлек запасын баету;

-диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү;

-театр эшчәнлегендә  үз- үзләрен иркен тотарга,  хәрәкәтне сәнгатьле итеп һәм сөйләм белән яраклаштырып башкара алу сәләтләрен камилләштерү,  сәнгатьле сөйләм культурасы тәрбияләү;

-әкиятләр белән кызыксынуларын үстерү, коллектив эшендә катнашу теләге тәрбияләү;

-балаларда әхлакый сыйфатлар (бер- береңә ярдәм итү, дус –тату булу) тәрбияләү

Җиһазлар: Саскан,Тычканнар, Бака, Куян, Төлкеләр, Бүреләр, Аю,  өчен киемнәр,фонограммалар,өй һәм урман күренеше макетлары.

Шәхси эш: аерым геройларга сүзләрне,шигырьләрне ятлату,хәрәкәтләр белән таныштыру.

         Катнашалар:тычкан-Чыелдыклар, бака-Бакылдык, куян-Куркаккай,        төлке-Хәйләбикәләр, бүре-Сорыколаклар,
аю-Камытаяк.

Беренче күренеш

Залга матур итеп бизәлгән теремкәй куелган. Тирә- ягында агачлар,    чәчәкләр, гөмбәләр «үсеп утыра».

Саескан  залны әйләнеп, сөйли – сөйли очып керә.

Саескан.Ишеттегезме? Күрдегезме? Ишетмәсәгез ишетегез, күрмәсәгез күрегез. Менә урман. Урман уртасында бер матур йорт бар.(Әйләнеп килә, каршысына музыка астында тычканнар керә, канат астыннан
чыгалар, куркышып калалар)

Тычкан-Чыелдыклар. Ой, ой, ой.

Җырлый-җырлый, тычкан-Чыелдыклар керә.

Нәни музыкант» җыры (Э. Шәрифуллша сүзл., И. Гыйлаҗетдшов муз.) яңгырый.

Тычкан-Чыелдыклар.

Сандугачлар сайрашамы,

Бал корты безелдиме

-Дәфтәремә язып куям

Откан бер яңа көйне.

К у ш ы м т а:

Җилләр исә: «До-ре-ми-фа»,

Яңгыр ява: «Соль-ля-си»,

Менә тагын өр-яңа җыр,

 Менә тагын яңа көй.

Теремкәйне күреп ала, янына килә.

Тычкан-Чыелдыклар.  

Терем-терем-теремкәй,

Теремкәйдә кем яши? (Җавап бирүче юк.)

Үзебез кереп яшик әле,

Бигрәк матур теремкәй.

Җырларыбызны җырлыйк әле,

Бигрәк матур теремкәй.

Яфракларның бар үз җыры,

Тыңлап торам таң калып.

Челтер-челтер чишмә ага.

«Си, ля, соль», — дип шатланып.

К у ш ы м т а.

Тычкан-Чыелдыклар теремкәйгә керәләр.

Музыка астында сикерә-сикерә,бака-Бакылдык керә.

Бака-Бакылдык.

Камышлы күлдә,

Батып һәм калкып,

Су дулкынлатып

Ятып, мин арып та беттем.

Аяз көннәрдә, кояш көлгәндә,

Күлнең төбеннән өскә үк чыгып,

Урман буйлатып, киттем җырлатып:

Бака-ка-бака-ка-ка! Ба-ка-ка-ка! Ба-ка-ка-ка!Теремкәйне күреп ала, янына килә,

Бака-Бакылдык. Терем-терем-теремкәй! Теремдә кем яши?

Тычкан-Чыелдыклар. Без- тычкан-Чыелдыклар, ә син кем?

Бака-Бакылдык. Мин — бака-Бакылдык.

Тычкан-Чыелдыклар. Әйдә, теремкәйгә кер, бергә яшик.

Бака-Бакылдык кереп китә. Кәрзин тотып, куян -Куркаккай керә.

Куян-Куркаккай.  

Ә мин Куян-Куркаккай,

Кечкенә генә, бик йомшак кына,

Ике колагым озынкай гына,

Аягым җиңел, мамыктай гына,

Биергә дә мин бик оста гына.

Бию көе яңгырый. Куян бии, бию ахырында теремкәйне күреп ала, янына килә, кәрзинен куя.

Куян-Куркаккай.Терем-терем-теремкәй! Теремдә кем яши?

Тычкан-Чыелдыклар.Без-тычкан Чыелдыклар.

Бака-Бакылдык. Мин — бака-Бакылдык.

Барысыбергә. Ә син кем?

Куян-Куркаккай. Мин — куян-Куркаккай!

Барысыбергә. Әйдә, кер, бергә яшик.

Куян-Куркаккай теремгә кереп китә.

Музыка астында як-ягына каранып, көзгеләренә карый-карый, төлке-Хәйләбикәләр музыка астында  керәләр, биеп такмак җырлыйлар, иснәнәләр.

Төлке-Хәйләбикәләр.

Җырларга да мин оста,

Биергә дә мин оста.

Әти-әни эшкә кушса,

Мин авыру, мин хаста.

Көзгегә карыйм әле,

Чәчемне тарыйм әле,

Әбиләргә бер атнага

Кунакка барыйм әле.

Төлке-Хәйләбикә.

Бу ни? Куян исе килә!

Кырдан искән җилдәнме?

Әллә кылый бу тирәгә

Үзе чабып килгәнме?

Төлкеләр, иснәнә-иснәнә йөргәндә, теремкәйне күреп алалар, янына киләләр.

Төлке-Хәйләбикәләр.Терем-терем-теремкәй! Теремдә кем яши?

Тычкан-Чыелдык.Без- тычкан-Чыелдыклар.

Бака-Бакылдык. Мин — бака-Бакылдык.

Куян-Куркаккай.Мин-куян-Куркаккай!

Барысы бергә. Ә сез кемнәр?

Төлке-Хәйләбикәләр.

Ә без- төлке-Хәйләбикәләр.

Хәйләгә мин бик оста.

Хәйлә белән яшәү җиңел,

Хәйләгә -дан!

Барысы бергә. Әйдә, төлке-Хәйләбикәләр, керегез. Бергә яшәрбез

Төлке теремкәйгә кереп китә. Бик ачуланып, «у-у-у» дип улап, бүре-Сорыколаклар керә.

Бүре-Соры колаклар.  

У-у-у! Карыным ачты,

Тоткан керпем алдап качты.

У-у-у! Карурманда

Кемне генә очратсам да,

Әһ иткәнче тотар идем!

Шундук кабып йотар идем!

Очрамый шул һичбер бәндә!

Кермиләр шул минем хәлгә! У-у-у!

Бүре-Сорыколаклар куян калдырган кәрзинне күреп алалар.

Бүре-Сорыколаклар.

У-у-у! Бу кәрзиндә ни бар икән?

Бик-бик тәмле ризык микән?

(Бутерброд алып ашый.)

Эх, тамагым да туйды,

Бер биеп алсаң иде!

Бию көе яңгырый, бүреләр бии, бию ахырында теремкәйне күрәләр, янына киләләр.

Бүре-Сорыколаклар.Терем-терем-теремкәй!Теремдә кем яши?

Тычкан-Чыелдыклар. Без-тычкан-Чыелдыклар.

Бака-Бакылдык. Мин — бака-Бакылдык.

К у я н-К уркаккай. Мин — куян-Куркаккай!

Төлке-Хәйләбикәләр. Ә без- төлке-Хәйләбикәләр.

Барысы бергә. Ә син кем?

Бүре-Сорыколаклар.Без  — бүре-Сорыколаклар.

Барысы бергә. Әйдә, кер, бергә яшик.           

Бүре теремкәйгә кереп китә.

Музыка астында лап-лап атлап, җырлый-җырлый, аю-Камытаяк керә.

Аю-К а м ы т а я к.

Җиләк җыям, как коям,

Дәү әнигә бүләккә.

 Монда җиләк күп икән,

 Бал кортлары юк икән.

Җиләк тулды чиләккә,

Дәү әнигә бүләккә.

Әнигә дә ул җиләк,

            Әтигә дә ул җиләк,

           Аюкайга бал кирәк.

Теремкәйдән тавышлар ишетелә. Аю тыңлап тора, теремкәйне күреп ала, янына килә.

Аю-Камытаяк. Нинди матур теремкәй!  Терем-терем-     теремкәй! Теремдә кем яши?

Тычкан-Чыелдыклар. Без тычкан чыелдыклар.   

Бака-Бакылдык. Мин — бака-Бакылдык.

Куян-Куркаккай. Мин — куян-Куркаккай!

Төлке-Хәйләбикәләр. Ә без- төлке-Хәйләбикәләр.

Бүре-Сорыколаклар.Без-бүре-Сорыколаклар. Барысы бергә.Ә син кем?

Аю-Камытаяк. Мин — аю-Камытаяк.

Барысы бергә. Аю-Камытаяк, кер монда, Бергә-бергә дус яшик.

Аю кереп карый, керә алмый, түбәсенә менмәкче була, теремкәй авыша башлый. Бөтен җәнлекләр, куркышып, теремкәйдән чыгалар.

Саескан. Уф , соңга калдым, яңалыкларны күрми калдым, кемгә сөйләрмен, нәрсә сөйләрмен.

Барысы бергә.   

Барыбыз да чыгабыз,

Түбәгә син менмә!

 Яңа өй төзербез

 Без барыбыз бергә.

Саескан. Мин дә сезнең белән төзермен.(Балалар сөйләгәндә әйләнеп йөри.)

Тычкан-Чыелдыклар. Без ул теремкәйгә барыбыз да сыярбыз. Бергәләп дус булып яшәрбез.

Бака-Бакылдык. Мин сазлыктан мүк ташырмын.

Куян-Куркаккай. Мин такта ярырмын.

Төлке-Хәйләбикәләр. Мин бүрәнә чистартырмын.

Бүре-Сорыколаклар. Ә без Аю дус белән бүрәнә ташырбыз. Тсремкәйне салырбыз.

Б а р ы с ы  б е р г ә.       

һәрбер эштә, һәр адымда

Дуслар кирәк, дуслар кирәк.

Тычкан-Чыелдыклар.

Авырлыклар килгән чакта,

Дуслык — терәк, дуслык — терәк!

Бака-Бакылдык.  

Минем якын дусларымда

Матур күңел, батыр йөрәк.

Куян-Куркаккай.

Шатлыкта да, кайгыда да

Дуслар кирәк!

Төлке-Хәйләбикә.     

Тату яшик, ә иртәгә

Яшик тагын әйбәт(е)рәк.

Бүре-Сорыколаклар.  

Тормыш һәрчак сынап тора —

Дуслык — терәк, дуслык — терәк.

Барысы шатланып бииләр. «Дуслык турында җыр» (Р. Корбан сүзл.) сөйлиләр.

Дуслар белән күңелле, Яшәве рәхәт!

Дустым булганың өчен         

Сиңа зур рәхмәт!

Син — минем якын дустым,

Мин — синең дустың!

Яхшы — һәрвакыт янда

Булганы дусның!

Җырлы бию.

Саескан. Ә беләсезме, тычкан чыелдыклар:

Бака —  бакылдык:

Куян – куркаккай:

Төлке – хәйләбикәләр:

Бүре – сорыколаклар:

Аю камытаяк:

Ә үземне таныдыгызмы?

Мин саескан:

Саескан: Ошадымы? Ошаса, көтеп калабыз.

Сау булыгыз! (балалар бергә) Балалар музыка астында залдан чыгып китәләр.

up

Поиск по сайту

«Теремкәй» әкиятен сәхнәләштерү (Мәктәпкә әзерлек төркеме)

Предмет: Дошкольное образование
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор: Кашипова Рамиля Наилевна

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 23.26 Kb
Количество скачиваний: 51

Скачать

Просмотров: 100

Похожие материалы

  • «Куян, Әтәч һәм Төлке» әкиятен сәхнәләштерү
  • УМК элементларын кулланып «Кем нәрсә ярата?» әкиятен сәхнәләштерү (Зурлар төркеме)
  • Эссе воспитателя на тему «Я педагог»
  • Консультация для родителей ДОУ. Буклет на тему «Гиперактивный ребёнок».
  • Викторина на тему «Моё тело»
  • Эссе «Я — воспитатель»
  • Презентация, посвященная Дню Матери «Все начинается с нее…»
  • Видео материал «Танец с полотнами» на музыку А. Рыбникова
  • Консультация для пап на тему «8 Марта»
  • Предметно-пространственная развивающая среда в ДОУ

Төремкәй

1 нче сыйныф

(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы

Актүбә ш.т.п. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

Мортазина Лилия Илмир кызы

Максат:

1) укучыларның кыргый хайваннар турында белемнәрен тирәнәйтү һәм гомумиләштерү;

2) әкиятне аңлап,игътибар белән тыңлауны камилләштерү;

3) укучыларда гаиләдә һәм бер-берсенә карата дус-тату яшәү мөнәсәбәтләрен тәрбияләү.

Дәреснең тибы:яңа материалны аңлату

Материал һәм җиһазлау: презентация (табышмаклар, кроссворд, сүзлек эше, музыкалы уен, музыкалы физкультминутка, әкият, рәсемнәр, схема), уенчыклар, техник җиһазлар.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

Исәнмесез, укучылар! (укытучы апа!)

Хәерле көн, укучылар! (Хәерле көн, укытучы апа!)

Хәлләрегез ничек? (Бик яхшы, бик әйбәт!)

II. Белем-күнекмәләрне актуальләштерү.

1.Аудирование.укытучы артыннан кабатла.

А: алма, бака, китап, шакмак, абага.

Ә: әни,әти,әби,әтәч,тәрәзә.

2.Диалог.

-Бу нәрсә? (Өстәл,китап,дәфтәр, ишек,идән, чәчәк, түшәм.)

-Бу кем? (Укучы кыз,укучы малай, укытучы)

-Бу өстәлме?

3.Диалог.

-Ничә?

-Ничә дәфтәр? (китап,укучы кыз, укучы малай)

4.Шигырьләр сөйләү.

Бу бармак” уены.

Әлчи-бәлчи”.

Без,без,без идек”.

5. Парларде сөйләшү.

-Исәнме!

-Исәнмесез!

Синең исемең ничек?

Син кем?

-Хәлләр ничек?

-Сиңа ничә яшь?

-Син кайда яшисең?

6.Яңа сүзләрне кабатлау.Төрле рәсемнәр аша лексиканы активлаштыру.

-Ребята, Шурале погостил у ребят и ушел к себе домой в лес.Вот он в лесу со своими друзьями.Давайте скажем кто его ждет.

-Бу – куян, бүре,… .

-Бу бүреме? …

Куян нинди? (Куян куркак.)

Тиен нинди? (Тиен кечкенә.)

Аю нинди? (Аю зур.)

Бүре нинди? (Бүре усал.)

Төлке нинди? (Төлке хәйләкәр.)

Физкультминутка

Җил минем биткә исә”.

Менә минем уң кулым”.

Бакалар”.

III. Төп өлеш. Яңа материалны өйрәнү.

Дәрес темасын билгеләү.

Ә хәзер без кроссворд чишәрбез. Кроссвордны чишсәк, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшүебез ачыкланыр. Мин сезгә рус телендә табышмаклар укыйм. Сез җавапларын татар телендә әйтергә тиешсез.

1)Ворует крошки

Боится кошки. (Тычкан)

2) Рыжая плутовка,

Всех обманет ловко,

Кур сворует и в леса.

И зовут ее … (Төлке)

3)Ночью воет он в лесу:

«Я ягненка унесу-у-у!»

В зайцах тоже знает толк

Злой, голодный серый…(Бүре)

4) Лежала между елками подушечка с иголками.

Тихонечко лежала, потом вдруг убежала. (Керпе)

5) Не барашек и не кот,

Носит шубу круглый год.

Шуба серая — для лета,

Для зимы — другого цвета. (Куян)

6) Гребешок аленький,

Кафтанчик рябенький,

Двойная бородка,

Важная походка.

Раньше всех встаёт,

Голосисто поёт. (Әтәч)

7) В нём живёт моя родня,

Мне без неё не жить ни дня.

В него стремлюсь всегда и всюду,

К нему дорогу не забуду.

Я без него дышу с трудом,

Мой кров, родимый, тёплый…(Өй)

Укучылар, кроссвордны чиштегез. Әйдәгез бергәләп кызыл белән язылган сүзне укыйк.

2. Фонетик күнегүләр

Ә хәзер менә бу сүзләрне дә тәрҗемә итеп алыйк. (кабатлап әйтәләр)

Бу сүзләрнең барысында да нинди авазны ишетәбез? Бүген без “Төремкәй” әкияте белән танышырбыз.Әкиятне укырга керешкәнче, “төремкәй” сүзенең авазлары белән танышып алыйк. Тө-рем-кәй (кул чабып, иҗеккә бүләбез).

Укучылар, бу сүздә кушылмалар бармы? (Тактада схемасын төзибез.)

-Ә хәзер һәрбер авазны әйтеп үтик. (Ярдәмгә экранда слайд күрсәтелә.)

3. Әкиятне уку.

Ә хәзер игътибар белән әкиятне тыңлыйбыз. Урман эчендә бер Төремкәй булган.

Көннәрдән беркөнне Төремкәй янына Тычкан килә.

-Төрем-Төремкәй, Төремкәйдә кем яши? Тәремкәй эндәшмәгән. Тычкан Төремкәйдә яши башлый. Менә беркөнне Төремкәйгә Бака килә.

Төрем-Төремкәй, Төремкәйдә кем яши?

Мин – Тычкан-чыелдык, ә син кем?

Мин – Бака-бакылдык.

Әйдә бергә яшибез.

Әйдә.

Менә беркөнне Төремкәйгә Куян килә.

Төрем-Төремкәй, Төремкәйдә кем яши?

Мин –Тычкан-чыелдык, мин – Бака-бакылдык ә син кем?

Мин – Куркак Куян.

Әйдәгез бергә яшибез.

Әйдәгез.

Менә беркөнне Төремкәйгә Төлке килә.

-Төрем-Төремкәй, Төремкәйдә кем яши?

-Мин – Тычкан-чыелдык, мин – Бака-бакылдык, мин – Куркак Куян, ә син кем?

Мин – Хәйләкәр Төлке.

Әйдәгез бергә яшибез.

Әйдәгез.

Менә беркөнне Төремкәйгә Бүре килә.
 

Төрем-Төремкәй, Төремкәйдә кем яши?

Мин – Тычкан-чыелдык, мин – Бака-бакылдык, мин – Куркак Куян, мин – Хәйләкәр Төлке, ә син кем?

Мин – Соры Бүре.

Әйдәгез бергә яшибез.

Әйдәгез.

Менә беркөнне Төремкәйгә Аю килә.

Төрем-Төремкәй, Төремкәйдә кем яши?

Мин – Тычкан-чыелдык, мин – Бака-бакылдык, мин – Куркак Куян, мин – Хәйләкәр Төлке, мин – Соры Бүре. ә син кем?

Мин – Зур Аю.

Әйдәгез бергә яшибез.

Әйдәгез.

Укучылар, бу әкиятнең ахыры ничек бетә? Әйе, Аю Төремкәйне җимергән һәм бергәләшеп матур өй төзегәннәр.

III Алган белемнәрне ныгыту.

Ә хәзер “Төремкәй” уенын уйнарбыз. (Балалар кулларына курчакларны кияләр) Әкият сәхнәләштерелә.

IV Дәресне йомгаклау.

Укучылар, безнең әкияттә Аю Төремкәйне ватмый. Ә башка хайваннар белән дус, тату яши.

Ә сез өегездә тату, дус яшисезме?

Ә сыйныфыгыз татумы?

Дусларыгыз бармы? Кемнәр?

Ә хәзер дәресне йомгаклап, искә төшереп узыйк.

Сез нинди аваз белән таныштыгыз?

Бу аваз кергән сүзләрне әйтегез әле.

Сез нинди әкиятне белдегез?

Әкият геройларын әйтегез әле.

Укучылар, дәресебез тәмам. Киләсе дәрескә без “Ө” авазының дөрес язылышы белән танышырбыз. Сау булыгыз!

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Тематический праздник что это
  • Терем теремок сценарий
  • Тема недели новогодний праздник цель старшая группа
  • Тематический праздник хэллоуин
  • Тервеничи праздник энарне ма

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии