- Подробности
-
Автор: Нурзида Шакирова -
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 2098
Рейтинг: / 2
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы
Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
«Татар Янтыгы төп гомуми белем мәктәбе”
Ачык класс сәгате:
“Шушы яктан, шушы туфрактан без…”
Кл.җитәкчесе: Н.Р.Шакирова
2011-2012, 3нче чирек
Тема: Шушы яктан, шушы туфрактан без…
План.Сыйныф сәгате өч этаптан тора.
I.Әзерлек этабы.
II.Сыйныф сәгатенең барышы.
III.Эшлекле перспективаны билгеләү.
Сыйныф сәгатенең максаты:Укучыларга кече яшьтән үк мавыгуларны, сәләт һәм белемне исәпкә алып, үзләренә туры килгән һөнәр сайлауга юнәлеш бирү. Туган ягыбызның күренекле шәхесләренең тормыш, хезмәт юлын өйрәнеп, алар үрнәгендә укучыларда хезмәт сөючәнлек, югары әхлак, туган ягыңны ярату хисләре тәрбияләү.
I — Әзерлек этабы
1. Укучылар белән сыйныф сәгатенең темасын һәм үткәрү формасын билгеләү. План төзү.
2. Югары сыйныф укучылары арасында “Һөнәрләр дөньясы” темасына сораштыру үткәрү (анкета).
3. Сораштыруларны диагностика нигезендә өйрәнү.
4. Сыйныф сәгатенә материаллар әзерләү өчен төркемнәр билгеләү.
5. Төрле һөнәр ияләре белән очрашу
6. Сыйныф сәгатен җиһазлау: дәрескә кирәкле һөнәр ияләрен кунакка чакыру, призентация
Җиһазлау: призентация, аудио язма.
II.Төп өлеш.
Сыйныф җитәкчесе: Хәерле көн укучылар, килгән кунаклар! Бүгенге сыйныф сәгатендә туган җирнең җанга якынлыгы, аның гүзәллеге, туган ягыбызда тырыш хезмәтләре белән көн итүче күренекле якташларыбыз турында сөйләшербез.
I.Туган авыл” сәхифәсе (1нче төркем)
Сыйныф җитәкчесе: Әңгәмәне Фәнис Яруллинның “Туган ягы кирәк кешегә”дип аталган шигыре белән башлыйсым килә.(слайд күрсәтелә)
Читтә йөргән чакта сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә.
Зәңгәр таңлы,биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.
Зур уңышлар яулап, заманалар
Матур бәя бирсә эшенә,-
Шатлыкларын ишеттерер өчен
Туган ягы кирәк кешегә.
Туган як табигатенең гүзәллегенә кемнәр генә сокланмаган, челтерәп аккан чишмәләр җырына кушылып кемнәр генә җырлар җырламаган. Язмыш кушуы буенча чит җирләрдә гомер итүче якташларыбызның кайсылары гына туган якларына кайтырга хыялланып яшәмәгән икән. Туган якның кадерен аңлар өчен чит җирләргә китү кирәк микән? Туган як дигән төшенчәне сез ничек аңлыйсыз укучылар, шул турыда сөйләшеп алыйк әле.
Укучы: Минем туган авылым Татар Янтыгы – табигатьнең иң матур җиренә урнашкан. Минем өчен аның кебек матур җир беркайда да юктыр кебек. Авылымны төрле яктан урманнар уратып алган. Аны тиен, төлке, куян, керпе кебек җәнлекләр үз итәләр. Ә авыл халкы анда печән чаба, җиләк, чикләвек, гөмбә җыярга йөри. Авылыбызда саф сулы Саламат, Ләйсән, Сабантуй чишмәләре яныннан бер узгынчы да битараф китә алмый. Минем өчен туган ягым бик кадерле.
Укучы: Безнең авылыбыз елдан ел матурая. Авыл уртасында зур мәчет тирә-якка нур чәчеп тора. Аның тирәсендә ике катлы урта мәктәп, мәдәният йорты, кибетләр урнашкан. Урамнарга юллар салына, һәр өйгә газ, су кергән.
Туган ягыбызда сокланып туймаслык тугайлар, чишмә буйлары, киң кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек бирә. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, минем күңелемә бик якын. Башка авылларны матур дип мактасалар да, минем өчен үз авылым җанга якын. Якын киләчәктә мин аны бик матур булыр дип күз алдына китерәм.
Укучы: Гүзәл табигатькә, киң күңелле кешеләргә бай минем туган авылым! Җәйләр җитү белән яшәрә, гүзәлләнә, ямьләнә. Авылымдагы һәр сукмак, һәр тыкрык җанга якын. Әби — бабаларым, әти-әниләрем иген иккән мул уңыш бирүче иген кырларына да бай ул туган ягым. Гади, мәрхәмәтле, югын табыштыручы, бары белән уртаклашучы кешеләре белән башка авыллардан аерылып тора безнең авыл.
II.”Һөнәрләр илендә” сәхифәсе.(2нче төркем)
Сыйныф җитәкчесе: Авылыбызда элек-электән үзләренең тырыш хезмәтләре белән көн күрүче кешеләр яшәгән. Безнең әби-бабайларыбызның тормыш юлын барлап карасаң моңа бик күп мисаллар китерергә булыр иде. Алар һәрберсе гади тормыш рәвеше алып барганнар, көнне — төнгә ялгап намус белән эшләгәннәр, игелекле балалар тәрбияләп үстергәннәр, әти-әниләренә олы хөрмәт күрсәтеп, соңгы юлга озатып калганнар. Һәр кешенең нинди дә булса һөнәре булган, һәркем үз тормышы, үз язмышы белән яшәгән.
Укучы: Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә дөньяда барлыгы 40 мең һөнәр барлыгы билгеле. Һәр ел саен 25 миллион кеше үзенең эш урынын алыштыра. Шуның 12% эш урынына күпмедер вакыттан соң , яңадан әйләнеп кайта. Күп очракта кеше үзенең яраткан шөгылен күп көч һәм вакыт сарыф иткәннән соң, еллар узгач кына таба. Үзеңә туры килгән һөнәрне дөрес сайлау кеше язмышында зур роль уйный. Бу уңайдан безнең борынгы бабаларыбыз ничек эш иткән соң? Тарих битләренә күз салыйк әле.
Тарихчы: Борынгыдан ук баланы эш-шөгыльле, һөнәрле итү турында кайгырту ата-ана алдында торган бик җаваплы бурычларның берсе булган. Сайланган һөнәр кешенең сәләт һәм мөмкинлекләренә туры килердәй булырга тиеш дип уйланылган. Хезмәт дөрес сайланган, аңа бөтен күңел бирелгән булса, бәхет кешене үзе эзләп таба. Безнең борынгы бабаларыбыз мәсьәләгә шулай якын килгәннәр. Әлеге таләпләрне исәпкә алып, ата-ана баласына тире иләүче, итекче-читекче, мичче, калайчы, чүлмәкче һ.б. кәсепләрне тәкъдим иткән. Яшьләр һөнәргә остаздан өйрәнгәннәр. Һөнәрсезлек кеше тормышын катлауландырган.
Укучы: Татар халкының “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” мәкале шуның ачык мисалы булып тора. Хезмәт төрен дөрес сайлау – гаять катлаулы һәм җаваплы адым. Һөнәр сайлаганда бабаларыбыз тәҗрибәсе игътибарга лаек, дип саныйм мин. Әйе, вакыт бер урында гына тормый. Хәзер заманалар үзгәрде. Замана белән кешеләр дә, һөнәрләр дә үзгәрде. Кешеләргә файда китерә торган, үзең дә яратып башкара торган һөнәр генә кешене бәхетле итә.
III. “Үткәннәргә карап гыйбрәт ал” сәхифәсе.
Сыйныф җитәкчесе: Авылыбызда үзләренең намуслы хезмәтләре белән халык хөрмәтен яулаган кешеләр шактый. Алар арасында сыер савучылар, игенчеләр, укытучылар, балта осталары һәм башка һөнәр ияләре бар. Авылыбызда яшәгән шундый мактаулы һөнәр иясе турында сөйләргә сүзне “Үткәннәргә карап гыйбрәт ал” сәхифәсен әзерләүче төркемгә бирәбез. Укучы:
Кеше гомере тыгыз бер йомгак
Барлык юллар шунда уралган
Сүтә сүтә генә беләсең
Кемгә нинди язмыш юралган.Ф.Яруллин.
Авылыбызда озак еллар фельдшер булып эшләгән Роза апаның тормыш юлы белән кызыксына башлагач, бездә шундый сорау туды.
-Гомер юлын Роза апа кебек матур итеп узу өчен, кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш икән?
Без шушы сорауга җавапны, Роза апаның гомер юлына күзәтү ясап, табарга тырыштык.
Укучы: Туган җир! Һәркем өчен изге, газиз, кадерле ул. Һәр кешенең газиз туган йорты, туган авылы, туган төбәге бар. Роза апаның туган авылы Чистай районының Мөслим авылы. Ул 1938 нче елда Мөгелсем апа белән Кыяметдин абый гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә җиде бала: өч кыз, дүрт малай тәрбияләнеп үсә.
“Ниһаять, мин дә мәктәп бусагасын атлап кердем, дип искә ала Роза апа. Бу 1946 ел иде. Якты елмаю белән безне Сания апа Билалова каршы алды. Тырышлыгым аркасында фән нигезләрен бик тиз үзләштердем. Мәктәптә яхшы укыдым, 1-8нче сыйныфларны бары “5” ле һәм “4”ле билгеләренә генә үзләштердем. Аеруча математика, химия, тригонометрия фәннәрен ярата идем. Бу фәннәрне үзләштерү миңа җиңел бирелде. Шуңа күрә мин укытучы булам, дип хыялланып йөрдем. Ләкин язмыш мине башка сукмактан алып китте.”
-Яшьлегем сукмаклары…Гап-гади сукмаклар. Олы юлларны кисеп үткән бу сукмаклар буйлап балачагыма, яшьлегемә кайтам. Меңнәрчә адымнар белән такырланган, ямь-яшел үләнне таптап, туган авылымның ямьле инеш буйларының гүзәллеген тоеп үткән яшьлек сукмаклары… Роза апаның язмыш белән танышуы әнә шул сукмактан башлана.
Укучы: 1957нче елда Роза апа мәктәпне тәмамлагач Минзәлә медицина училищесына укырга керә. 1959нчы елда училищены уңышлы гына тәмамлый һәм направление буенча Татар Янтыгы авылына фельдшер-акушер итеп эшкә җибәрелә.
Шул көннән башлап яшь фельдшерның тынгысыз хезмәт юлы башлана. Ул елларда авылда кеше күп яши. Һәр йорт саен диярлек әби-бабай, әти-әни, өчәр, дүртәр, бишәр бала. Көн дими, төн дими яшь белгеч. Нинди генә көтелмәгән хәлдә дә югалып калмыйча, дөрес карарлар кабул итеп, эшен җиренә җиткереп, намус белән башкара Роза апа. Шул ук вакытта авыл егете Мухаметвалеев Вагиз белән гаилә корып, каенанасына килен, иренә хатын, балаларына әни дә булырга өлгерә ул. Шулай итеп намуслы хезмәте, тәрбиялелеге белән авыл кешеләренең тирән ихтирамын яулый. Ничәмә — ничә еллар буе авылдашларына икенче гомер бүләк иткән, сабыйларның тәүге авазларына шаһит булган ул. Роза апаның хезмәтенә иң зур бәя- авылдашларының аңа булган ышанычы, хөрмәте.
Укучы: Шәфкатьлелек, гаделлек, игелелек – Роза апаның гомерлек юлдашы булган. Үз эшенең чын остасы иде, диләр аның турында авыл кешеләре. Табибларның борынгы антында “Башкаларга нур чәчеп ян!” дигән гыйбарә бар. Әйләнә — тирәдәге кешеләргә үзләренең шифалы нурларын чәчеп, исәнлек – саулык бүләк иткән шәфкать туташы Роза Кияметдиновна
хезмәтенә күрә хөрмәте буларак Сәламәтлек саклау министрлыгының Почет грамоталары, Лаеш үзәк район больницасыннан бирелгән грамоталар гаилә реликвиясендә саклана. Ул җитәкләгән медицина бүлеге күп еллар авыл халкына намус белән хезмәт иткән.
Укучы: Роза апа бүгенге көндә авылыбызның һәркемгә үрнәк булырлык хөрмәтле кешесе, ак әбие. Роза апа хезмәт юлында үз һөнәренең остасы буларак кеше тәнен шифалы кулы белән дәваласа, югары әхлакка ия кеше буларак акыллы сүзе белән яралы җаннарга юл алган. Бүгенге катлаулы тормышта дини гыйлеме, акыллы сүзе белән үзеннән соң килгән буынга үрнәк күрсәтә, яшьләрне туры юлга өнди.
Роза апа!
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә!
Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә гомергә.
Гомер юлларыгыз озын булсын,
Матур картлык аны бизәсен!
Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен.
Без иҗат төркеме белән шундый нәтиҗәгә килдек. Роза апаның тормыш һәм хезмәт юлы без яшьләргә үрнәк алырлык. Безгә дә гомер юлын матур узу өчен үз алдыбызга Роза апа кебек югары әхлакка ия булуны, сайлаган һөнәреңне зур тырышлык белән башкаруны , кешеләрне яратуны максат итеп куеп, шул максатка ирешергә тырышырга кирәк.
Музыкаль пауза.
IV.“Нинди мирас калдырасың?” сәхифәсе.(4нче төркем)
Сыйныф җитәкчесе: Авылыбызда хезмәт сөючән кешеләр яши. Алар бер эштә дә сынатмыйлар. Киң кырларда шаулатып иген үстерәләр, мал-туар асрыйлар, йортларын яңарталар. Авылда әкренләп тормыш рәвеше үзгәрә бара. Бүгенге көндә авылыбыз көннән-көн матурая, зурая.
нәрсәдә? Җир — илнең иң зур байлыгы, чөнки ул кешелекне туендыручы. Шуңа да иген иккән, җиргә хезмәт салган, гомумән, аны кадерләгән һәм тәрбияләгән һәркем үзе дә олы хөрмәткә лаек. Андыйлар рәтенә, һич икеләнүсез, гомер юлында төрле вазыйфалар биләсә дә, язмышын туган ягы белән бәйләп, озак еллар игенчелек һөнәренә тугры калган Рәшит абыйны да кертергә мөмкиндер. Туган якта яшәп, бәхетле булуның сере Бу сорауга җавап табар өчен без Рәшит абыйның тормыш һәм хезмәт юлына күзәтү ясар өчен иҗат төркеме билгеләдек. Хәзер сүзне аларга бирәбез.
Укучы: Үз илеңнең кадерен белер өчен, читләргә китеп карау кирәк микән?! Берәүләр аның матурлыгын читтән дә күрмәскә мөмкин, икенчеләр туган җирендә яшәткән һәр көннең кояшына иелеп сәлам бирә. Рәшит абый да — туган җиренең нечкә күңелле бер баласы. Туган ягының урман-күлләре, таулары-болыннары, шаулап утырган иген кырлары — һәммәсен ул үзе өчен изге бер җир дип саный.
Укучы: Шарапов Рәшит Зиятдинович 1947 нче елның 4 нче январенда Татар Янтыгы авылында Зыятдин бабай белән Асия апа гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. 1953 нче елны мәктәпкә укырга керә, 1962 нче елны мәктәпне уңышлы гына тәмамлый. 1962-1967 елларны Буа ветеринар техникумында ветеренар һөнәрен үзләштерә. 1967-1970 елларны кызыл армия сафларында хезмәт итә. 1970 — 1975 елларны “Кызыл ялкын” колхозында ветврач булып эшли. 1975 — 1980 елларны партоешма секретаре вазифаларын башкара. 1980 -1982 елларны — «Кызыл Ялкын» колхозы председателе булып эшли.
Укучы: Рәшит абыйның авылны калдырып шәһәргә китеп урнашу мөмкинлеге дә булгандыр. Ләкин ул шәһәрдә яшәүне күз алдына да китерә алмый. Колхозлар таркалган авыр чорда ул үз өстенә зур җаваплылык алып, крестҗян фермер хуҗалыгы оештыра. Һәм менә 1998 елдан башлап «КФХ-Шарапов Р.З.» крестьян фермер хуҗалыгына җитәкчелек итә.. Ул үзенең тырышлыгы белән авылда шул авыр чорда ничә гаилә башлыгына эш урыны булдырды. Шулай ук терлек – мал асраучы кешеләрне, пенсионерларны терлек азыгы, печән, ашлык белән тәэмин итте. Кулыннан килгәнчә үзенә гозер белән килгән бер кешене дә кире бормый, һәркемгә ярдәм итәргә тырыша. Тормыш иптәше Зәкия апа белән үзләре кебек үк тырыш, уңган, игелекле ике кыз үстереп, тормыш юлына озаттылар. Хәзерге вакытта балалар бәхетенә
Укучы: Иген кыры…Тулышып авырайган башаклар кояш нурлары астында алтын төскә кергән. Алар назлап искән җил белән салмак кына чайкалалар. Ниндидер сихри моң тарала. Башаклар җыры…
Без барыбыз да җир кешеләре. Әмма иген кырында башаклар җырын ишетә алган, җиргә тамыры белән береккән, шул җирдән көч алып, аның язмышы өчен борчылып, аңа бар гомерен багышлаган кешеләр сирәк. Рәшит абый Шарапов исә горурланып: “Кайда тудым, шунда гомерем буе хезмәт куйдым”, — дип әйтә ала.
Рәшит абый белән Зәкия апа бәхетле булуның серен — тырыш хезмәттә, гаилә традицияләрен саклауда, туган якны ярату, кешеләрне хөрмәт итүдә күрәләр.
Укучы: Түбәндәге шигырь юллары Рәшит абыйга багышланган сыман.
Яраттым мин җирне үкенгән юк
Туган яктан чыгып китмәвемә
Кояш нуры, хәләл көчем кергән
Амбарларга салган икмәгемә.
Сандугачлар җырын ятлап йөрим
Күбәләкләр куна гөлләремә
Киек казның моңлы тавышлары
Нурлар өсти үткән көннәремә.
Һәр мизгелен олы бәхет саныйм
Җир өстендә үткән елларымның
Оҗмах бакчасында йөргәндә дә
Туган якка карап елмаермын…
Йомгаклау:
Сыйныф җитәкчесе: Татар Янтыгы- матур як. Ачык йөзле кешеләр, тырыш хезмәтчәннәр яши анда. Һәр кеше, һәр гаилә, һәр нәсел — авылның кабатланмас бер бизәге, матур чәчәге. Туган җир, туган туфрак… Ул гомер-гомергә кешеләр өчен илһам чыганагы, яшәргә көч-дәрт бирүче күңел маягы булган.
Һәркемгә үзенең туган ягы, җанына рәхәтлек бирә торган гүзәл табигате, шифалы чишмәләре бик тә газиз. Менә шуңа күрә дә, язмышка ияреп, читләргә чыгып киткән кеше дә, авыр вакытта туган ягына кайтып сыена. Туган туфракның әреме дә, миләше-мәтрүшкәсе дә синең күңелеңә дәва бирә, яшәү көче өсти, киләчәккә омтылыш тудыра. Язмышлар ничек язылса да, гомер сукмаклары кайсы юллар белән китсә дә туган нигез, туган туфрак , туган якның кеше күңелендә үз урыны бар. Шуңа һәр кеше туган нигезен кайгыртырга, туган ягының байлыгын, матурлыгын үстерүдә үз өлешләрен кертеп лаеклы хезмәт итәргә бурычлы. Бүген без искә алган Роза апа белән Рәшит абый туган ягыбызны кайгыртуда үз бурычларын үтәгән хөрмәткә лаек шәхесләр.
Кеше булса, эшләр эше булсын,
Тормышының булсын мең яме.
Изге хисе булсын күңелендә,
Ә җанында һәрчак ил гаме!
“Кеше хезмәттән һәм кайгыртудан аерылмаска тиеш. Әгәр дә тормышта кәнагатьләнү хисе кичерәсең килсә, үз хезмәтең белән яшә, чөнки хезмәттән башка канәгатьләнү хисе тумый.“
Каюм Насыйри.
Җыр” Шушы яктан, шушы туфрактан без…”
1.Шушы яктан шушы туфрактан без
Китә калсак үзебез бер якка
Таллар җырлап чишмәләре чыңлап
Өянкеләр елап озата.
2.Шушы яктан шушы туфрактан без
Читтә йөрсәк, шуңа күрәдер,
Чишмә чыңлап, өянкеләр елап ,
Таллар җырлап төшкә керәдер.
3.Шушы якта безнең эзләр калсын
Мирас булып килер яшьләргә.
Шушы яктан, шушы туфрактан без.
Шул туфракта язсын яшәргә!
IIIэтап — Эшлекле перспективаны билгеләү.
Укучы: Безнең класс сәгате ахырына якынлашты. Бүгенге чыгарылыш һәркем өчен дә файдалы булды дип уйлыйбыз.
Укучы: Киләсе класс сәгатендә безне кызыксындырган һөнәрләр турында сөйләшүне дәвам итәрбез. Сездән кызыклы фикерләр һәм тәкъдимнәр көтәбез.
Сыйныф җитәкчесе: Бүгенге чарада катнашкан иҗат төркемнәренә, үзләренең һөнәрләре белән авыл кешеләренә шатлык китерүче безгә килгән кунакларга рәхмәт белдерәбез. Барыгызга да уңышлар, исәнлек-саулык телибез.
Укучылар, сыйныф җитәкчесе бергә: Ә хәзергә сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр.
Кулланылган материал:
Шарапов Р.З һәм Садыкова Р.М архивыннан алынган материаллар.
У вас нет прав для создания комментариев.
Аларның эш көннәре җәен кояш белән бергә, ә кышын дөм караңгыда — иртәнге сәгать 3-4ләрдә башлана… Һәм ничәдә тәмамланасы билгеле дә түгел. Авыл җирендә, гомумән, сыер савучы белән механизатор — иң төп һөнәрләр булып санала. Яшь буын вәкилләре арасында әлеге эш абруйлылардан саналмаса да, әле күптән түгел генә алар турында кинофильмнар төшерелә, җыр һәм шигырьләр багышлана иде…
Сыер саву — бик җаваплы, авыр эш, җирлекнең авыл хуҗалыгы тармагының уңышы нәкъ менә сыер савучылардан тора, чөнки сөт — авылда төп керем чыганакларының берсе. Сыер савучы булуның уңай якларын карап үтик әле.
1. Сыер савучы профессиясенә һәрвакыт ихтыяҗ бар
Сыер савучы һөнәре элек тә, хәзер дә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Бу профессиядә һәрвакыт эшче куллар җитми. Шуңа алай-болай якты, чиста шәһәр фатирын авыл җирлегендәге киң, иркен йортка алыштырырга уйлап куйсагыз, белеп торыгыз: анда сезне һәрчак эш көтеп торачак: сыер савучыларга күп җирдә ихтыяҗ бар. Гәрчә, авылда эш юк дип зарланучылар булса да. Бар ул, бар, тик күбесенең бу һөнәргә алынасы гына килми.
Адилә ГАЛИМОВА (23 яшь): Кем өчендер сыер саву профессиясе — эш, ә минем өчен хобби. Миңа ул кеше белән аралаша алганым өчен дә ошый — хезмәттәшләр белән сөйләшеп, киңәшләшеп эшлибез.
Роза Сәлахова (уртада)
Роза СӘЛАХОВА (55 яшь, 37 ел стажлы сыер савучы): Яратып эшләсәң, кайда да эшлисең ул. Мин бу эшне 37 елдан бирле яратып башкарам. Авылны, терлекләрне яратканга шушы хезмәткә алынганмындыр инде. Эшләгәндә сыерларны әрлим дә, үзләренә җырлыйм да, яратып «малкайларым» дип дәшәм. Терлекләрнең төрлесе бар, араларында киреләре дә булгалый, андыйлар белән җайлап кына эшләргә кирәк, шулай итсәң, алар тыңлый да, сөтне дә яхшы бирә. Җәйге чорда савым яхшы, көзгә кими инде. Сыерларның сөтле чоры бозаулаганнан соңгы 90 көн, шуннан соң азая. Бүген менә 73 сыер савам.
Нәҗип ХАҖИПОВ, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары:
— Бүген сыер савучы һөнәре элеккеге белән чагыштырганда, бик күпкә үзгәрде һәм киләчәктә дә үзгәрәчәк. Якындагы 15-20 елда кеше факторыннан 90-95 процентка китәчәкбез. Хәзер роботлар белән саву, «карусель» дигән төшенчәләр беркемне гаҗәпләндерми, бу гадәти күренеш. Әлеге хезмәттә ир-атлар да, хатын-кызлар да эшли ала. Чит илләрдә, Европада, әйтик, ир-атлар сыер сава, чөнки бу — авыр хезмәт. Хәзерге вакытта заманча технологияләр республиканың 20-25 процент фермасында гына юк, аларда һаман савым чиләкләре кулланыла. Әмма киләсе 6-7 елда әлеге аппаратлар бетәчәк, барлык фермаларны сөт үткәрү торбалары белән тәэмин итү күздә тотыла.
Аннары грантлар бар. Грант алучы гаилә фермаларына да баштан ук автоматлаштырылган ферма төзергә киңәш итәбез.
Сыер савучы һөнәренең төп үзенчәлекләреннән берсе — терлекләр белән эшләү. Күргәнегез бардыр, эшчеләр сыерларына еш кына «карлыгачым», «сандугачым» дип дәшә. Савыласы сөт күләме дә сыер савучының (хәзер оператор дип атала инде алар) осталыгыннан тора: сыерны тиешенчә карау, җилеменә массаж ясау, яхшылап юу, саву аппаратын контрольдә тоту, ветеринария таләпләрен үтәп-күзәтеп тору — моның өчен хәзер барлык җиһаз, диагностика җайланмалары бар.
Гомумән, сыер савуны элеккеге кебек сыер астында утыручы әбиләр, әниләр итеп күз алдына китерү авыр хәзер. Хәтта шәхси хуҗалыкларда да 2-3 сыер тотучылар саву аппаратын куллана. Терлекнең җилемен юып, аппаратны көйлиләр дә сыер янында басып кына торалар. Савым өчен уңайлы шартлар лактацияне дә яхшырта. Кул эше буларак сыер савучы — 15-20 елдан бетеп бара торган профессия дип саныйм.
2. Бушлай зоопарк!
Сыер фермасы — тотып карап була торган зоопарк. Алай гына да түгел, фермада сыерларны тотып, сыйпап, ашатып, юып, чистартып, бәйләп, щетка белән кырып, хәтта кәкәй иткәч, тиресләрен дә кырып торырга ярый! Ярый гына түгел, ә кирәк! Бу мәҗбүри! Шуңа күрә, таш кирмәннәр арасында яшәп, сыер да күргәннәре булмаган шәһәр халкы — «гоу» авылга: анда сезгә сыер да, сарык та, биби дә, тавык та бар. Ә сыер савучы булып эшкә дә урнашсагыз, өстә санап үтелгән мөмкинлекләргә дә ия булачаксыз. Игътибар итегез: бушлай гына түгел, шуның өчен хезмәт хакы бирәләр. Ә шәһәрдә тотып карый торган зоопаркларга акча түләп керергә кирәк…
3. Фитнес!
Меңнәрчә сум акча түгеп, бертуктаусыз үз-үзеңне көзгедән карап, телефонга селфи төшә торган шәһәр спортзаллары бер кырыйда торсын! Сыер савучы булып эшләсәәәәң… Фермада пресс та ясыйсың (сыерларга сәнәк белән ашарга салганда, мәсәлән: иелеп аласың да — күтәрелеп атасың, иелеп аласың да — күтәрелеп атасың), гантельләр дә күтәрәсең (сөт үткәрү торбалары булмаган фермаларда сыер савучылар сөтне чиләкләп ташый, ике кулда — унар литрлы ике чиләк, һәм шулай 50 сыерыңны савып бетергәнче ферманың бер башыннан икенче башына йөрисең — менә сиңа гантель), йөгерү юлы (сыерларны урамнан алып кереп бәйләгәндә, берәрсе адашып я саташып кирәкмәгән якка борылса — эх дигәнче, берничә минутта дөнья чемпионнарын да уздырырлык рекорд вакыт эчендә йөгереп куып киләсең). Шулай итеп, игътибар итегез, кабат бер тиен акча чыгармыйча күпме физик күнегү эшләп була.
Һәм тагын бер тапкыр игътибар — фитнес залга йөргән өчен сезнең түлисе булса, фермада эшләгән өчен сезгә түлиләр!
4. Табигать белән хозурлану мөмкинлеге
Сыер савучы һәм бары тик сыер савучылар гына ел әйләнәсе табигатьнең иң матур вакытларын күреп хозурлана ала. Җәйге иртәдә, нәкъ менә алар, иртәнге тәмле йокыларын калдырып эшкә барганда, кояшның беренче нурларында коена; кышын төнлә явып киткән кардан соң беркем аяк басмаган урам буйлап алар беренче булып үз эзләрен калдыра. Романтика…
Фәнүзә ГОБӘЙДУЛЛИНА (Татарстанның Чирмешән районы Күтәмә агрофирмасы җитәкчесе): Сыер савучы булу өчен, иң беренче чиратта, авылны яратырга кирәк. Икенчедән, малларны, үз балаларыңны яраткан сыман, ярату мөһим. Шул чакта сыер да тыңлый, сөтне күп бирә, хуҗасын ярата. Сыер савучы булу теләге — нинди тәрбия алганнан да тора. Әгәр дә кеше авылда калмыйм, шәһәргә китәм дип тора икән, аңардан бернинди сыер савучы чыкмаячак. Кечкенәдән өеңдә ни күреп үсәсең, әти-әниең нинди тәрбия бирә — үскәч кеше шундый була.
5. Яхшы хезмәт хакы
Башка профессияләрдән аермалы буларак, сыер савучы авылда чагыштырмача яхшы хезмәт хакы алучы булып санала. Көтүче, каравылчы, терлекче кебек һөнәрләр янында аларның эше әһәмиятлерәк. Әмма, әлбәттә, акча күктән яумый, зарланмаслык итеп түләсеннәр өчен — тырышып, зур көч куеп эшләргә дә кирәк.
6. Бәйрәмнәрдә бүләкләр бирәлә
Башка агрофирмаларда ничектер, мин белә торганнарында хатын-кызларга 8нче март бәйрәменә бүләкләр бирү гадәте бар. Һәм ул ниндидер вак-төяк түгел, ә матур чәй сервизы, урын-җир комплекты кебек әйберләр. Моннан тыш, Сабан туенда агрофирманың иң яхшы сыер савучыларын билгелиләр. Уңганнарның уңганнары шулай ук акчалата премияләргә лаек була. Акмаса да, тама бит.
7. Уңайлы эш графигы
Авылда яшәүчеләр генә түгел, ә, гомумән, күпчелек халык 8 сәгатьлек эш режимы белән хезмәт куя. Гадәттә, бу иртәнге 8-9дан алып кичке 5-6га кадәрге сәгатьләр. Бу вакыт арасында төшке ашка өеңә кайтып килергә өлгерсәң өлгерәсең, өлгермәсәң — юк. Ә сыер савучы булып эшләсәң, иртәнге һәм кичке савым арасында тынычлап ял итү мөмкинлеге бар. «Ял итү» дип аталучы бу мөмкинлеккә төшке аш әзерләү, өй җыештыру, кер юу, бакчадагы бетмәс-төкәнмәс чүпне утау, каралты-курадагы терлекләрне карау, кош-кортларны ашату һәм башка шундый эшләр керә. Кышкы чорда кыенгарак туры килә килүен, ул вакытта фермага иртә-кич кенә түгел, ә төшке аш вакытында да барырга кирәк (кайбер җирләрдә сыерларны 3 тапкыр савалар, кайбер очракларда терлекләргә ашарга бирү өчен баралар). Шуңа күрә кышкы чорда тынычлап, җәелеп «ял итеп» булмый.
8. Эш акча сорамый
Артистмы син, җырчымы, табибмы яки башка кабинет хезмәткәреме, эшкә барганда гел матур итеп киенергә, хатын-кызларга — бизәнергә-ясанырга, төрледән-төрле киемнәргә туры килерлек яңа әйберләр алып торырга кирәк. Ә сыер савучыга болар берсе дә кирәкми. Сыерларга синең нәрсә киюең, ничә сумлык ислемай сөртүең мөһим түгел, алар сине ничек бар — шулай ярата.
9. Укырга кирәкми
Хәзерге заманда теләсә кая эшкә урнашырга барганда иң беренче чиратта тәҗрибә белән диплом сорыйлар. Сыер савучы булып эшләргә теләсәгез — боларның берсе дә кирәкми! Бернинди квалификация күтәрү, өстәмә белем бирү дә юк монда. Аңа карап фермаларда белемсез кешеләр эшләми эшләвен, араларында бик күп төрле профессия ияләре бар.
10. Көйле тормыш
Сыер савучының тормышы — тәгәрмәчтәге тиеннеке сыман: көн дә бертөрле. Иртән торасың, эшеңә барасың, кайтасың, өйдәге эшләрне башкарасың, кичен тагын эшеңә барасың да кайтып ятасың. Хезмәт юлында бернинди өскә күтәрелү (повышение) булмаган кебек, аска төшү (понижение) куркынычы да юк. Стабиль, үзгәрешсез, бертөрле көйләнгән хезмәт. Сикәлтәсез һөнәр эзләүчеләр өчен — менә дигән эш. Шулай ук карьера өчен көрәш, интригалар да юк монда.
Бу юлларны укыгач, күпләр: «Вәт ичмасам ээээээш!» — дип уйлап куйгандыр, әлбәттә. Тик бар да алай чәчәкле-чуклы гына түгел шул. Сыер савучы — бик авыр, катлаулы, зур игътибар һәм көч сорый торган профессия! Бу хезмәттә хайваннар белән аралаша белергә дә, тырыш, сабыр, таләпчән булырга да кирәк. Иртәнге 3тә шалтыраучы будильникка үзеңне уяту, ай-һай, бер дә җиңел түгел. Бөтен авыл изрәп йоклаганда, йомшак һәм җылы юрган астыннан да чыгасы килми (бигрәк тә кышын). Төркемдәге 50 сыерның һәрберсенә аерым игътибар, аерым мөнәсәбәт кирәк.
Бүген сөт саву процессы күбесенчә механикалаштырылган булса да, аңа карап кына сыер савучы эше җиңеләйми. Тирес кыру, авыр-авыр капчыклар күтәреп, ашарга салып йөрү, берничә сәгать бертуктаусыз аягөсте эшләү — хатын-кыз өчен биниһая зур хезмәт! Берәр сыерың тибә торган, икенчесе сөзә торган да булса — монысы бөтенләй аерым очрак. Көн саен шул үзенчәлекле исне иснәп эшләүләре өчен генә дә медаль бирерлек аларга!
Хезмәт хакларын да бөтен җирдә вакытында түләмиләр. Кайбер агрофирмаларда хәзер дә декабрь акчасын, әйтик, мартта алу очраклары бар, яисә хезмәт хакын 4-5кә бүлеп, башта 13 процентын, аннары 27, аннары 34 һәм калганын төрле вакытта түләп бетерәләр.
Моннан тыш, фермасында да бер көтү сыер савып кайткан хатынны өендә дә шул ук эш көтә — күбесенең хуҗалыгында сыерлар бар. Әле ике савым арасындагы өйдәге бер олау эшне санамадым. Ашау пешерү, юу-җыю бер хәл, балаларны уятып, бакчага-мәктәпкә озату, кичен дәресләрен әзерләшү-тикшерү дә бар бит әле. Кая ул сыер савучыга йокы дигәннәре?..
Һәм әлеге һөнәрнең тагын бер зууур минусы — алар ел әйләнәсе, бәйрәмсез, ялсыз, шимбә-якшәмбесез — һәр көнне (!) эшли. Шәһәр халкы үзенең шулай эшләвен күз алдына китереп караганы бармы икән?
Апас районының «Йолдыз» газетасындагы фотолар файдаланылды
http://intertat.ru
Авыл хуҗалыгы
Алдынгы савымчы, уңган хуҗабикә
Биектау районында ел саен үткәрелә торган республикакүләм сыер савучылар бәйгесе узды. Анда Тукай районының данын яклап «Гигант» хуҗалыгы савымчысы Әлфирә Солтанова чыгыш ясады. Районның алдынгы сыер савучысы ял йортына юллама белән бүләкләнде.
Алдынгы сыер савучы белән якыннанрак танышу өчен Яңа поселогына юл тоттык. Әйтергә кирәк, поселок төзек, урамнарның буеннан-буена кирпечтән салынган, чәчәккә күмелгән заманча йортлар тезелеп киткән. Шундый «ялт иткән» ике катлы йортның берсенең капка төбенә килеп туктадык. Биредә эшкә кулы яткан, тырыш хуҗалар гомер иткәне әллә кайдан күренеп тора.
Безне Әлфирә ханым һәм аның тормыш иптәше Фәнгыйль әфәнде каршы алдылар. Әйтергә кирәк, әлеге пар беренче күрүдә үк кунакчыл һәм ягымлы булулары белән игътибарны җәлеп итте.
Солтановларның ишегалдында, йорт эчендә дә чисталык һәм тәртип хөкем сөрә. Өй эче аеруча зәвык белән эшләнгән. Йорт тулы чәчәк һәм гөлләр. Хуҗаларның әйтүенчә, әлеге йортны алар 2015 елда гына салып кергәннәр.
Әлфирә Солтанова замана хатын-кызларының бар сыйфатын үзенә туплаган – җор телле, шук, тырыш, кайгыртучан ана һәм тугры тормыш иптәше, шуңа өстәп йөзгә чибәр, буйга зифа ханым. Ире Фәнгыйль исә җитди, аз сүзле кеше. Әлфирә ханым иренең барлык башлангычларын хуплап, көч биреп торучы. «Хатыным белән бик тә горурланам», – ди ул.
Әлфирә ханым тумышы белән Актаныш якларыннан. Ишле гаиләдә туган кызга әти-әнисенә ияреп, кечкенәдән үк колхоз эшенә җигелергә туры килә. Нәкъ шул вакытта ул беренче тапкыр сыер савучы һөнәре белән таныша. Мәктәпне тәмамлагач, килешү буенча элеккеге «Татарстан» колхозына савымчы булып урнаша. 17 яшь кенә булуга карамастан, тәҗрибәле сыер савучылардан калышмаска, җиренә җиткереп эшләргә тырыша.
Әлфирә ханым сүзләренчә, аның шәһәрдә китеп уку йортына керү теләге була. Әмма язмыш башкача хәл итә… Яңа йорт салу белән мәшгуль булган әти-әнисенә булышу нияте белән Әлфирә авылда кала. Нәкъ шул вакытта ул сыер савучы эшенең гомерлек һөнәренә әйләнәчәген аңлый. Бу 1985 еллар башы була.
Колхозда эшләгәндә ул сөт машинасы йөртүче Фәгыйль белән таныша, егет белән гаилә коралар. Дүрт ел колхозда эшләгәч, яшь гаилә бәхет эзләп чит җирләргә китәргә карар кыла. Таныш-белешләр аша Тукай районындагы алдынгы «Гигант» хуҗалыгы турында ишетәләр. Хезмәт шартлары да кызыктыргыч – биредә яшь белгечләрне фатир белән тәэмин итәләр икән. Солтановлар озак уйламыйча поселокка юл тоталар. Фәгыйль әфәнде терлекләргә азык таратучы, Әлфирә ханым савымчы булып урнаша. Намус белән, тырышып эшләргә, хуҗалык җитәкчесенең ышанычын яуларга тырышалар алар. Яңа җиргә урнашу чорында ул вакыттагы хуҗалык җитәкчесе Нәҗип Зыятдиновның зур булышлык күрсәткәнен Солтановлар аеруча җылы итеп искә алалар.
– Нәҗип Зыятдинов безне бик яхшы каршы алды. Күпкатлы йортларның берсеннән фатир бирде. Хезмәтебезнең нечкәлекләренә, эш тәртибенә янәдән өйрәтте. Бер йомышны да кире какмады, аякка басуда иң зур булышлыкны ул күрсәтте, – дип сөйлиләр алар.
Әлфирә ханым элеккеге чорда күп нәрсәне кул белән эшләгәнне искә ала. Он бушату, чиләкләп сөт ташу дисеңме… Хәзер, билгеле, хуҗалыкта кул эше кимеде, бар да автоматлаштырылган. Азык та махсус техника белән таратыла, савылган сөт тә торбалар буенча туры суыткычка ага. Якын арада «Гигант» хуҗалыгында яңа саву залы сафка басачак. Ул вакытта эш тагын да җиңеләер дип өмет итә Әлфирә ханым.
Бүген сөт саву процессы нигездә механикалаштырылган булса да, сыер саву барыбер җитди хезмәт булып кала. Ул катлаулы, зур игътибар һәм көч сорый. Монда терлекләр белән аралаша белергә, төркемдәге 50 сыерның һәрберсенә аерым мөнәсәбәттә булырга кирәк. Иртәнге сәгать 4тә тору гына ни тора. Берничә сәгать бертуктаусыз аягөсте эшләү дә хатын-кыз өчен биниһая зур хезмәт. Һәм әлеге һөнәрнең тагын бер ягы – сыер савучылар ел әйләнәсе, бәйрәмсез, ялсыз, шимбә-якшәмбесез һәр көнне эшли. Чөнки сөт җитештерү – хуҗалыкның төп локомотивы, икътисади иминлеге.
Хатын-кызны бит әле өендә мең дә бер мәшәкать көтә: ашарга пешерү, өй җыештыру, балаларның, ирнең өс-башын тәртиптә тоту, гаилә учагын саклау. Әлфирә ханым бу эшләрнең барысын да бер дә иренмичә, бар күңелен биреп башкара. Өстәл тулы камыр ризыгы, бакчада рәт-рәт төрле җиләк-җимеше, яшелчәсе үсә. «Минем зур терәгем – ирем Фәгыйль. Бар эшне бергәләп башкарабыз», – ди Әлфирә ханым. Балалары Ринат, Айрат, Алия дә әти-әниләре кебек тормышка теш-тырнагы белән ябышкан. Әниләре эштә булганда, егетләр идән дә юганнар, ипи дә салганнар, каралты-курага күз-колак булганнар, төпчек сеңелләре Алияне бакчага да озатканнар.
Менә шундый тынгысыз, зур көч һәм үҗәтлек таләп итә торган хезмәттә 30 елга якын гомер үткән дә киткән. Бүген Әлфирә Солтанова хуҗалыкның алдынгы сыер савучысы. Узган ел ул бер баш сыердан 6832 килограмм сөт сауган. Һәрдаим югары күрсәткечләргә ирешкән, район бәйгеләрендә җиңгән, инде өч мәртәбә республика күләмендәге сыер савучылар бәйгесендә катнашкан.
Әлфирә ханым үз уңышлары, тормыштагы иминлеге өчен хуҗалыкның бүгенге җитәкчесе Риф Имамовка да бик рәхмәтле. «Хезмәт кешесенең эшен күрә белә, хөрмәтли. Бер генә мәсьәлә дә җитәкчебезнең игътибарыннан читтә калмый, гади эшченең барлык проблемаларын да хәл итәргә тырыша. Яңа йорт салыр өчен 12 сутый җир бирде, төзү эшләрендә дә һәрвакыт булышып торды. Риф Хәнифович кайгыртучан, тырыш хуҗа, белемле җитәкче. Хезмәтебезне җиңеләйтү өчен барысын да эшли, ел саен эшебездә яңа алымнар кертә. Безгә шундый зур игътибар булганда, күңел үсә, сөенә-сөенә, тырышып эшлибез. Яхшылыкка яхшылык белән җавап бирәсе килә», – ди ул.
Билгеле, бүгенге яшьләр авылда төпләнергә, авыл хуҗалыгы тармагында эшләргә атлыгып тормый. Әлфирә Солтанованың фикере башкача.
– Авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән кешенең иртәгәге көнгә ышанычы бар, тамагы тук, өсте бөтен була. Ә сыер савучы ул һәрвакыт кирәкле һөнәр. Авыл җирендәге киң, иркен йортны, үз бакчаңны шәһәр җирендәге таш фатирга алыштырып буламыни! Авылда эш юк дип зарланучылар бихисап. Эштән курыкмаган, тырыш кешегә бар җирдә дә эш бар, – ди ул.
Бүген тулы канлы тормыш белән яшәүче Солтановлар киләчәккә дә матур планнар корып гомер итә. Хыялларының тормышка ашасына шик юк. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», – диләр мондый эшсөяр гаиләләр турында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Халыкның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен һәм физик культураны пропагандалау максатыннан Татарстан республикасы президенты М.Ш.Шәймиев указы нигезендә 2009 нчы ел Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителде.
Без дә шул максаттан мәктәптә физкультура дәресләрен бик мавыктыргыч һәм кызыклы итеп үткәрергә тырышабыз.
Хәзерге чорда яшь буынның сәламәтлеген ныгыту мөһим мәсьәлә булып тора. Һәрбер кеше балачактан ук үзенең эчке халәтен яхшы сиземләргә һәм сәламәтлеге турында кайгырта белергә тиеш. Яшәү шартларыннан чыгып, организмың өчен уңай мөмкинлекләр тудыра белү дә бик мөһим.
Бүген безнең педагоглар коллективы балаларда сәламәт булу ихтыяҗы тәрбияләү кебек мөһим мәсьәләне хәл итә. Аларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен үзләштерү бурычын тормышка ашыру юнәлешендә нәтиҗәле эш бара. Безнең мәктәптә дә шушы уңайдан төрле чаралар үткәрелә. Күптән түгел » Бездә спорт бәйрәме” дигән музыкаль кичә оештырылды.
Кичә барышы.
Максат: балаларның иҗади сәләтләрен үстерү;
команда белән эшләү кагыйдәләрен ныгыту;
җитезлек,тапкырлык,ихтыяр көче тәрбияләү;
укучыларны, әти -әниләрне сәламәтлекләрен сакларга, спорт белән
даими шөгыльләнергә өндәү .
Үткәрү урыны: спорт залы
Җиһазлау:балалар спорт киемнәреннән, эмблемалар, хәрефләр язылган шакмаклар, озын бау, урындыклар, күз бәйләвече, кечкенә чаңгы, кер кыстыргычлары, хоккей таяклары, кечкенә туплар, теннис ракеткасы һәм тубы, кәгазьдән ясалган кар бөртекләре, чиләкләр әзерләнә.
Күренекле педогог В.А. Сухомлинскийның : » Мин әллә ничә тапкыр кабатлап әйтүдән курыкмыйм: сәламәтлек турында кайгырту-укытучының иң мөһим хезмәте. Балаларның рухи тормышы, дөньяга карашы, акыл үсеше, белемнең ныклыгы, үз көченә ышанычы аның көр күңеллелегенә , дәртлелегенә бәйләнгән «дигән сүзләре,»Безнең белән, безнең кебек һәм бездән яхшырак эшлә”дигән сүзләр плакатка язып эленә.
- Спортның әһәмияте турында кереш әңгәмә.
А.б. Исәнмесез, көчле әтиләр, җитез әниләр, батыр кунаклар, өлгер укучылар.
2009 нчы ел –Татарстан Республикасында Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителде. Бүген без дә шушы ел уңаеннан спорт бәйрәменә җыйналдык. Без бәйрәмебезне командалар арасында ярыш формасында алып барачакбыз.
Хор:” Рәхим итегез”
Ә.Хәйретдинов көе, Х.Халиков сүзләре.
1 укучы. -“Сәламәтлек — зур байлык”,— дип
Юкка гына әйтмиләр.
Сәламәтлекнең килгәнен
Өйдә утырып көтмиләр.
2 укучы. Иртән көн дә физзарядка
Ясап алырга кирәк.
Битне , кулны юып алыйк
Тешне чистартыйк тизрәк.
3 укучы. Кичтән куйган урыныннан
Киемне киеп алыйк.
Иртәнге ашны ашыйк та
Тизрәк мәктәпкә барыйк.
4 укучы. Менә шунда без сәламәт
Бала булып үсәрбез.
Илебезнең сакчылары
Булып гомер итәрбез.
Хор :» Әйлән -бәйлән уйныйбыз «
Л.Батыр – Болгари көе, Р. Батулла сүзләре.
5 укучы.Нәрсә соң ул сәламәтлек?
Кайсыгыз җавап бирә?
Сәламәт яшәү рәвешен
Һәркем үзенчә күрә.
6 укучы. —Сәламәтлек,-ди бер бала
Тауда чана шууда
Әдәпле һәм тәртипле,
Уңган бала булуда.
7 укучы. -Сәламәтлек,-ди бер үсмер,
Тауда чаңгы шууда.
Наркотиктан башка гына
Таңны каршылый алуда.
8 укучы. -Сәламәтлек,-ди бер кызчык
Алдынгы булу укуда.
Компьютер дигән тартмада
Аралаша алуда.
9 укучы. —Сәламәтлек,- ди бер табиб
Авырмыйча яшәүдә.
Алга килгән авыртуга
Дөрес дәва бирүдә.
10 укучы. —Сәламәтлек — зур төшенчә
Җавап тота бер туташ.
-Гаилә корып яши алу
Ана булу,- ди туташ.
11 укучы. —Сәламәтлек,-ди бер егет
-Ватанга хезмәт итү.
Сынау үтеп казармада
Тормышка ныклап килү.
Малайлар хоры:“Солдатта булган, диләр “
Г.Нигъмәтҗанов көе, Ш.Маннапов сүзләре.
12 укучы. Сәламәтлек илаһи көч
Дөрес яшәү рәвешен,
Тәрбияли алсам әгәр,
Үкенмәс идем мәгәр,-
Диеп тели ата-ана
Аңласын фәкать бала.
13 укучы.Сәламәтлек кирәк һәр кешегә
Әбигә дә, бабайга да,
Уңган, булган апайга да,
Сансызланган малайга да.
14 укучы. Сәламәтлек төшенчәсен
Һәркем аңлый үзенчә.
Ә мин уйлыйм – сәламәтлек,
Дөрес яши белүдә.
Кеше булып туып – яшәп,
Кеше булып үлүдә!
Алып баручы:
Спорт белән шөгыльләнү сәламәтлеккә зур ярдәм итә. Шуңа күрә иртәнге зарядка ясау, чаңгы шуу, саф һавада булу , йөгерү-һәркемнең тормыш кагыйдәсенә әверелсен.
15 укучы.Сынарга дип көчемне
Алдым мин зур геремне.
Күтәрәм дә төшерәм
Мускулларны үстерәм.
Хор: » Чебиләр зарядкасы “
Л. Хәйретдинова көе, М. Фәйзуллина сүзләре.
Алып баручы: Кемнәр уйнарга ярата,
Кемнәр өлгер һәм җитез?!
Безнең белән ярышырга
Кемнәр тели, әйтегез!
Безнең белән ярышырга
Җитез балалар кирәк.
Кемнәр ярышырга әзер
Чыгып басыйк тизрәк!
Балаларда тәртип нык
Һәркем үз урынын белә.
Команда ачык бирелсен
Раз-два, раз-два
Бер, ике, өч -диюгә
Һәркем кире йөгерә
Урын алып өлгерә.
( Урындыклар ярдәмендә » Ачык авыз «уены уйнау һәм шушы уен ярдәмендә 2 җиңүчене ачыклау, аларны капитаннар итеп билгеләү.
Командаларга бүленү өчен өстәлдән 1 әр түгәрәк алына. Кемгәдер чана , кемгәдер чаңгы сурәтләнгән түгәрәк эләгә. Рәсемнәр буенча берләшеп команда туплана.Шулай итеп 2 команда килеп чыга.
«Иң озын сүз төзү»уены.
Шакмакларга хәрефләр языла. Ул шакмаклар идәнгә таратыла. Шул хәрефле шакмаклар ярдәмендә укучылар сүзләр төзиләр. Кайсы команда күбрәк сүз һәм иң озын сүз төзи, шул команда җиңүче була. (очко төзелгән сүзләр санынча билгеләнә.(Ә,л,т,р,а,м,с,л,п,к,о,е,т.)
Мәсәлән: кое,тал,сал,мал…
” Спорт “ “ Сәламәтлек “
Команда исемнәре дә хәрефле шакмаклар ярдәмендә төзелә.
Сәламләү: …
Девиз: Спорт — ул сәламәтлек, спорт — Сәламәт тәндә — сәламәт
ул җитезлек, спорт — ул тапкырлык. акыл.
Алып баручы: Хәрәкәттә бәрәкәт
Икәнен онытмагыз.
Бер урында тик торудан
Күгәреп тутыкмагыз.
Хәрәкәттә-бәрәкәт,-ди
Безнең Илназ тапкыр ул.
Көн дә физзарядка ясый,
Шуңа көләч , матур ул.
Безнең бәйрәмне карарга,
Әниләр дә килгәннәр.
Бергәләп күңел ачыйк,
Уйнап алыйк, дигәннәр.
Сез әзерме безнең белән
Арыганчы уйнарга?
Күңелле уен башладык,
Әйдә, зарядка ясарга.
I. Иртәнге зарядка.
Иртәнге зарядканың сәламәтлек өчен файдалы икәнен һәммәбез дә беләбез. Иртәнге зарядка гадәти һәм “тематик” та була икән.Тематик зарядка
нинди дә булса һөнәр ияләренә багышлана.5 әр күнегүдән торган түбәндәге һөнәр ияләренә багышланган зарядка уйлап табыгыз.
1) Төзүчеләр зарядкасы. 1) Сыер савучылар зарядкасы.
1. Уен ” Лабиринт “ ( сюрпризлы уен )
Озын гына бау алып, бүлмә буенча лабиринт ясап сузыла. Ул урындыклар ярдәмендә шундый итеп урнаштырыла, кайсыбер урыннардан уенчылар бау астына “ иелеп” керә, икенче бер урында аягы белән “атлап кына “ чыга һ.б. Аннан бүлмәгә һәр командадан уйнаучыларның берсен алып кертеп , “лабиринт” буенча үтәргә тәкъдим итәләр. Ул йә аякларын күтәреп , йә кор-сагында шуышып , аны узарга тырыша . Кунаклар нишләргә икәнен әйтеп , ярдәм итеп торалар. Иң кызыгы шунда : уенчының күзен бәйләүгә , бауны бүлмәдән җыеп алалар, ә теге буш бүлмә буенча төрле хәрәкәтләр ясап, булмаган “ лабиринт” буенча йөрергә мәҗбүр була.
2. Уен ” Биатлон ”.
1 аякка кечкенә чаңгы киеп, кулга кечкенә туп тотып билгеләнгән араны үтү һәм тактада ясалган мишеньгә туп ату. Кайсы команда мишеньгә тупны күбрәк тидерә һәм тизрәк йөгереп килә шул күбрәк очко җыя һәм җиңүче була.
3. ” Спорт пантомимосы “
Пантомимо – сәнгатьнең киң таралган ,борынгы жанры.Пантомимо осталары үзләренең чыгышларында төрле һөнәр ияләрен чагылдыралар.Әйдәгез сәнгатьнең бу төрендә сез дә үз көчегезне сынап карагыз әле.
1) Штанга күтәрүче 1) Гимнастка
( 3 тапкыр төрле авырлыктагы штанганы ( обруч, туп, лента белән
күтәрә ) башкара )
4. Кыстыргычлы уен.
Бу уен килгән кунаклар белән бергә уйнала. Күп иттереп кер кыстыргычлары (прищепкалар ) әзерләнә. Һәр уенчыга бишәр кыстыргыч каптырыла. Сигнал бирелгәч , кыстыргычларны бүтәннәргә “каптыру” башлана.Кем үз кыстыргычларыннан тизрәк котыла – шул җиңә.
5. Табышмаклар:
а) Җәй буе ял итәрләр, а) Җәй көне чоланда ята,
Кыш тәпиләп китәрләр. Кыш көне бездән калмый.
б) Биш агайга бер күлмәк. б) Күзе дә юк, колагы да юк
Үзе сукырны җитәкли.
7. “Туплы хоккей” уены.
Хоккей таягы белән туп йөртү. Һәр командадан бертигез санда малайлар берәрле колоннага тезелеп, старт сызыгына басалар. Беренче уенчының кулында хоккей таягы, бер кечкенә туп. Сигнал буенча уенчы таяк белән тупны йөртеп алып китә, флажокны әйләнеп чыга, тупны йөртеп кайта. Икенче уенчыга тапшыра. Икенче уенчы китә.Һ.б. Алдан бетергән команда җиңүче.
8. Капитаннар ярышы.
Команданың командирлары ярыша.
Теннис ракеткасында тупны (теннис) ничә тапкыр сикертә, шул кадәр очко була.
9. Чираттагы конкурсыбыз ” Сорау-җавап “ тибында.
а) Бокс мәйданчыгы ничек атала? (ринг)
б) Теннис уены мәйданчыгы? (корт)
в) Штраф тибүе? (пенальти)
г) Хоккейны нәрсәдән башка уйнап булмый? (алка)
д) Каратэның ватанын атагыз? (Япония)
е) Хоккейны кем уйнамый? (куркак)
ё) Ат узышлары үткәрелгән урын? (ипподром)
ж) Спорт ярышлары үткәрелгән мәйдан? (стадион)
з) Ярышларда җиңүчеләргә нәрсә тапшыралар? (медаль, кубок)
и) Тимераякта шуу мәйданчыгы ничек атала? (шугалак, каток)
10. “Тупны ал!” уены.
Кулларны артка куеп, идәнгә утырмыйча идәндәге кечкенә тупны кул белән алу.
Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту иң беренче көндәлек режимны дөрес билгеләүдән, аны үтәүдән тора. Халык мәкальләрендә дә бу турыда бик ачык әйтелә.
11. — Ә хәзерге уенда мәкальләрне алып баручы әйтә башлый, командалар ахырын әйтеп бетерергә тиеш булалар.
— Саулык — зур байлык. — Сәламәт тәндә — сәламәт акыл . — Сакланган саулыкка туйган. — Саф һава -тәнгә дәва. — Сәламәтлек — күркәмлек. — Сәламәтлектән дә матур кием юк .
12.“Кар бөртекләре” уены.
Командаларның каршына чиләк куела. Балалар җирдә яткан кар бөртекләрен алып эреп беткәнче чиләккә салырга тиеш булалар. Кар бөртекләрен чиләккә басып салырга кирәк булганлыктан уен кыенлаша. Кем чиләккә күбрәк кар бөртеге төшерә ала, шул команда җиңүче була.
Җиңүчеләрне билгеләү, бүләкләү.
Иң мөһиме -сәламәтлекне саклау һәм ныгыту . Сәламәтлек безгә табигать тарафыннан бирелгән зур байлык. Югарыда әйтелгән киңәш — фикерләрне истә тотып, үз сәламәтлегегезне саклауга һәм ныгытуга игьтибар итегез . Сәламәт һәм бәхетле булыгыз!
Бәйрәмнең өченче өлеше алдан әзерләнгән табын янында үткәрелә. Олылар һәм балалар арасында иң яхшы җырчыга, биючегә, сүз остасына конкурс оештырыла , җиңүчеләр билгеләнә. Спорт бәйрәме күмәк җыр җырлау белән тәмамлана .
Кулланылган әдәбият.
1. “Мәгариф журналы” №8, 2009 ел
2. “Ачык дәрес” газеталары.
3. “Әйлән – бәйлән”. Казан 2005
4. “Кунелле балачак”.Казан 2010
5. “Гөлбакча” Казан 1991
Урта Пошалым төп гомумбелем мәктәбе
Укытучы: Минһаҗева Илсөя Наил кызы
Cыер савуның нәрсәсе бар инде аның, диярсез: чиләк аласың да савып керәсең. Әмма хәзер бу өлкә дә һаман камилләшә бара. Кул белән сыер савучылар да шәхси хуҗалыкларда гына калып бара. Сыер савуның нинди генә ысуллары юк бит бүгенге көндә: сыер сава торган җайланмалар елдан-ел яңара, кайбер хуҗалыкларда исә сыерларны махсус…
Узган атнада Питрәч районының ҖЧҖ «Рацин-Шәле» хуҗалыгында иң яхшы сыер савучыны ачыкладылар. Биредә сыер савучыларның 41 нче республика бәйгесе булды. Ул ике елга бер тапкыр уздырыла. Бәйгенең таләпләре җиңелләрдән түгел: сөт саву аппаратының төзелешендә дә белгеч булуың шарт, сыер савуга, сөткә кагылышлы сорауларга җавапларны да табарга кирәк. Сыер савуда тизлек тә зур роль уйный. Бу өлкәдәге осталыкларын төрле районнардан килгән барлыгы 44 сыер савучы күрсәтте.
Бәйгенең «Абсолют чемпион» номинациясендә Мөслим районыннан Наталья Жданова җиңү яулады. Өлкәннәр арасында беренчелек Питрәч районыннан Рәйсә Гайнетдинова кулында булса, икенче-өченче урыннарны Кама Тамагыннан Фәйзегөл Амануллина һәм Актаныш районыннан Тәнзилә Миңнуллина бүлеште. Яшьләр арасында Актаныш районыннан Надежда Кжаховага тиңнәр булмады. Икенче урында Эльмира Габделхакова (Сарман), өченче урынга Гүзәл Хәбибуллина (Балтач) лаек булды. Җиңүчеләрнең һәммәсенә дә дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Бу — кызык!
Саву аппараты барлыкка килгәнче, фермерлар 1 сәгатькә 6 сыер сава алган булса, хәзер исә 1 сәгатькә 100ләп сыер савалар.
Сыер җиленендә 11дән 23 литрга кадәр сөт бар.
Элек сөт әчемәсен өчен, сөт салынган савытка бака сала торган булганнар.
Сыерлар вакытка бик игътибарлы: көндәлек режимны үтәү алар тормышында зур роль уйный.
Сыерны баскычтан менәргә мәҗбүр итеп була, әмма кире төшерәм димә…
Сыер 100 башка сыерны тану сәләтенә ия.
Сыерлар да елый белә…
Халыкның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен һәм физик культураны
пропагандалау максатыннан Татарстан республикасы президенты Миннеханов указы
нигезендә 2016 нчы елның 16-29 нчы апрель көннәрендә “Спорт сөюче Татарстан”
акциясе игълан ителде.
Без дә шул акция кысаларында бакчабызда физкультура эшчәнлегеннән тыш та төрле
мавыктыргыч уеннар, кызыклы һәм файдалы булган спорт бәйрәмнәре үткәрдек.
Хәзерге чорда яшь буынның сәламәтлеген ныгыту мөһим мәсьәлә булып тора. Һәрбер
кеше балачактан ук үзенең эчке халәтен яхшы сиземләргә һәм сәламәтлеге турында
кайгырта белергә тиеш. Яшәү шартларыннан чыгып, организмың өчен уңай
мөмкинлекләр тудыра белү дә бик мөһим.
Бүген безнең педагоглар коллективы балаларда сәламәт булу ихтыяҗы тәрбияләү
кебек мөһим мәсьәләне хәл итә. Аларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен үзләштерү
бурычын тормышка ашыру юнәлешендә ата— аналар белән дә нәтиҗәле эш бара. Безнең
бакчабызда да шушы уңайдан төрле чаралар үткәрелде. Беренче кечкенәләр төркеме әти—
әниләре һәм балалары белән ачык һавада » Әти—әни һәм мин— спорт сөюче гаилә” дигән
спорт бәйрәме оештырылды.
Кичә барышы.
Максат: балаларның физик активлыкларын үстерү;
Күмәк күнегүләр эшләү кагыйдәләрен ныгыту;
җитезлек,тапкырлык,ихтыяр көче тәрбияләү;
балаларны, әти —әниләрне сәламәтлекләрен сакларга, спорт белән даими
шөгыльләнергә өндәү .
Үткәрү урыны: Бүләк урманы ял мәйданчыгы яки спортзал.
Җиһазлау: балалар һәм әти— әниләр спорт киемнәреннән, эмблемалар, хәрефләр
язылган шакмаклар, озын бау, урындыклар, күз бәйләвече, кечкенә чаңгы, кер
кыстыргычлары, хоккей таяклары, кечкенә туплар, теннис ракеткасы һәм тубы, кәгазьдән
ясалган кар бөртекләре, чиләкләр әзерләнә. Күренекле педогог В.А.
Сухомлинскийның: » Мин әллә ничә тапкыр кабатлап әйтүдән курыкмыйм: сәламәтлек
турында кайгырту—педагогның иң мөһим хезмәте. Балаларның рухи тормышы, дөньяга
карашы, акыл үсеше, белемнең ныклыгы, үз көченә ышанычы аның көр күңеллелегенә ,
дәртлелегенә бәйләнгән «дигән сүзләре,» Безнең белән, безнең кебек һәм бездән яхшырак
эшлә”дигән сүзләр плакатка язып эленә.
1. Спортның әһәмияте турында кереш әңгәмә.
А.б. Исәнмесез, көчле әтиләр, җитез әниләр, батыр кунаклар, өлгер балалар.
2016нчы елның 16—29апрель көннәрендә “Спорт сөюче Татарстан” акциясе үтә. Бүген без
дә шушы акция кысаларында спорт бәйрәменә җыйналдык. Без бәйрәмебездә нәниләребез
белән берлектә әти—әниләребезнең дә уеннарда актив катнашуын теләп калабыз.
1алып баручы: “Сәламәтлек — зур байлык”,— дип
Юкка гына әйтмиләр.
Сәламәтлекнең килгәнен
Өйдә утырып көтмиләр.
2алып баручы: Нәрсә соң ул сәламәтлек?
Кайсыгыз җавап бирә?
Сәламәт яшәү рәвешен
Һәркем үзенчә күрә.
1алып баручы:Сәламәтлек,—ди бер бала
Тауда чана шууда
Әдәпле һәм тәртипле,
Уңган бала булуда.
2алып баручы Сәламәтлек,—ди бер үсмер,
Тауда чаңгы шууда.
Конверт эчендә хат
Яз кояшыдай балкып яши: сыер савучы булып эшләгән керәшен кызы Елизавета Бартязова турында
Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстанның атказанган терлекчесе, гомере буе эштән тәм һәм ямь табучы Елизавета Бартязова
Язның беренче ае булган мартка кердек. Хатын-кызларга тирә-яктагылары кадер-хөрмәт күрсәтә торган бәйрәм дә шушы айда. Халыкара хатын-кызлар көне булган 8 Мартка туры китереп, мин дә “Туганайлар” газетасына бер язма җибәрергә булдым. Ул язмам – тырыш хезмәте ил күләмендә югары бәяләнгән, гомеренең кырык елдан артыграгын сыер савучы булып эшләгән керәшен кызы Елизавета Бартязова турында.
Елизавета 1958 елның буранлы салкын кышкы кичендә дөньяга килә. Гади крестьян гаиләсендәге өченче кыз була ул. Сабый чакта ук җитезлеге һәм үткенлеге белән өлкәннәрне шаккатыра: җиде айдан тәпи китә, яшь ярымда сөйләшә башлый. Мәктәптә укыганда концертларда актив катнаша, җырлый, оста бии. Аеруча, үзебезнең керәшен биюләрен, җырыуларын башкарырга ярата.
Җәйге каникулда апасы белән фермага йөри, сыерлар ашатырга, аларны саварга булыша. Мәктәптә укыганда ук, “сыер савучы булачакмын”, дип уйлаган кыз Киров исемендәге колхозга савымчы булып урнаша. Эшкә намус белән каравы, тырышлыгы аңа алдынгы савымчы булырга ярдәм итә.
“Фермадагы эшемне җиренә җиткереп бетермичә, беркайчан да өйгә ашыкмадым, – ди Лиза. – Көн артыннан көн үтте, 40 ел вакыт узганын бер дә сизмәдем”.
Елизавета үз хезмәте белән бергә, фермада оештырылган концертларда, төрле өмәләрдә дә беренчеләрдән булып катнаша. Россия һәм Татарстан күләмендәге югары дәүләт бүләкләреннән тыш, Елизавета Михайловна күп төрле дипломнар, рәхмәт хатлары, почет грамоталары белән бүләкләнә. Халык аңа зур ышаныч күрсәтеп, 1980-1990 елларда авыл советы депутаты итеп сайлый. Ул 2015 елда “Моя судьба – моя профессия” конкурсында җиңеп, беренче дәрәҗә дипломга ия була. “Тырышлыгым белән яулаган күрсәткечләремне күреп, хезмәтемне югары бәяләгән җитәкчеләргә рәхмәтем зур. Медальләремне Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шаймиев кулыннан алуым белән горурланам”, – ди ул.
Елизавета Михайловна күптән лаеклы ялда булуына карамастан, ферма юлын онытмый. Ышанычлы кеше булганлыктан, аны эшкә еш чакырып алалар. “Яшең дә бар бит, кыен түгелме”, – дип соравыма каршы, ул: “Юк, дәшәләр дә, кире кагып булмый инде”, – дип җавап бирде.
Лиза ветераннар белән оештырыла торган бәйрәмнәрдә, очрашуларда да бик теләп катнаша. Ул – безнең “Миләшкәй” ансамбленең җырчысы һәм биючесе. 2020 елда республика күләмендә уздырылган алтынчы “Балкыш” фестивалендә дипломга лаек булды. Өлкән буын өчен оештырылган “Университет третьего возраста” социаль проектында да катнаша – укуларга актив йөри.
Гаиләдә дә барысына өлгерә ул. Ире Юрий белән алар өч бала тәрбияләп үстерделәр. Балалары – югары белемле, үз гаиләләре белән Казан шәһәрендә яшиләр. Хәзерге вакытта өлкән Бартязовлар алты оныкларына сөенеп, аларның уңышларына горурланып яшиләр. Кае- нанасы, 95 яшьлек Елизавета Константиновна да килене Лиза тәрбиясендә. Алар 43 ел дәвамында, әни белән кыз шикелле, бик тату яшиләр. Килене – каенанага, каенанасы килененә рәхмәтле…
Киләчәктә дә Елизавета Бартязовага язның беренче нәфис чәчәкләредәй якты шатлык-сөенечләр белән, үз гаиләсенең кояшы булып яшәргә язсын.
Ольга БОЯРИНА, Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авыл җирлеге ветераннары советы председателе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына «Ватсап» аша языгыз.
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса