“ Сабантуй” көе яңгырый. Балалар флажоклар, обручлар, платочеклар белән мәйданга чыгалар, перестроение була.
А. Б. – Исәнмесез, балалар! Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, хәерле көн! Без бүген татар халкының олы бәйрәме- Сабантуена җыелдык. Сабантуй — ул хезмәт бәйрәме, Сабантуй — ул дуслык бәйрәме, Сабантуй — ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Котлы булсын Сабан туйлары! Кадерле балалар! Балалар бакчасында эшләүче барлык тәрбиячеләр, апаларыгыз исеменнән сезгә бәхетле балачак, ныклы сәламәтлек телим. Алдагы көннәрегез дә бүгенге кебек ямьле, күңелле булсын. Өстәлләребездә ризыклар мул булсын!
Сабан туе, хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе
Бәйрәм итик көн буе!
Котлы булсын, балалар,
Ямьле Сабан туйлары!
Вед. Сабантуй — это праздник труда, праздник радости и счастья,в котором сливаются воедино и красивые обычаи народа, и песни его, и пляски, и обряды. Сабантуй празднуется в честь окончания весенне-полевых работ. Уже за 2 недели до начала праздника начинался сбор подарков для победителей: молодые джигиты собирали по деревне подарки для будущих победителей: вышитые платки и полотенца, куски ситца, куриные яйца. А самым почетным подарком считалось вышитое национальным узором полотенце, которое имело символический смысл, и с ним не шли в сравнение никакие ценные призы. Поэтому девушки, молодые женщины готовили подарки всю зиму – ткали, шили, вышивали. Сбор подарков обычно сопровождался веселыми песнями, шутками, а подарки привязывали к длинному шесту. В день сабантуя в деревне царило приподнятое настроегие, люди с утра шли на майдан. Одевались во все самое лучшее, женщины доставали из сундуков свои украшения.
С праздником вас всех, дорогие дети, с праздником вас сотрудники нашей “Пчёлки” и родители, с весёлым праздником Сабантуем!
( Җыр “Сабан туе”)
Уртага берничә бала чыга.
1 бала: Шатлыклар күңелебездә,
Ал кояш күгебездә,
Килегез, дуслар, кунакка
бергә: Сабантуй бүген бездә.
2 бала: Сабантуй, сабантуй!
Уйнап- көлеп, җырлап- биеп,
Гөрләп килә Сабантуй!
3 бала: Жилферди чиккән сөлгеләр,
Бүләкләр күбебезгә.
Көрәшик тә, узышыйк та,
бергә: Сабантуй бүген бездә !
4 бала: Сабантуй –веселый праздник
Это всем давно известно.
Сколько игр и зрелищ разных
Приходите – интересно!
5 бала: Снова песня зазвучала
Подпевай ей и танцуй!
Мы сегодня отмечаем
Бергә: Наш веселый Сабантуй!
6 бала: Күңелле Сабан туйлары,
Бүген бәйрәм, зур бәйрәм!
Матур җырлар җырлый-җырлый
Уйныйбыз әйлән- бәйлән.
7 бала: И пускай веселье длится
В Сабантуй до темноты.
Всем, кто хочет веселиться
Дарим песни, как цветы.
(Җыр «Кояшлы ил»)
Вед.: Ребята, а раньше в деревнях молодые парни и девушки шли на сабантуй и пели песни. Давайте посмотрим, как это было.
(гармун белән җыр һәм бию)
1 бала: А я еще знаю, что раньше на сабантуях играли в народные игры. Ребята, давайте и мы поиграем в игру «Угадай чей голосок»
(татар халык җырлы-биюле уены)
Вед.: Ребята, а вы знаете, что самое главное состязание сабантуя это- национальная борьба – көрәш. Вот я предлагаю вам начать наш сабантуй с национальной борьбы – көрәш и мы с вами определим главного батыра сабантуя.
(ведущий объясняет правила игры и начинает борьбу)
Вед. (объявляет главного батыра сабантуя и в этот момент забегает Камырша)
Камырша: Исәнмесез балалар! Здравствуйте дети!
Вед.: Ребята кто это пришел к нам на наш праздник?
Дети: Камырша!
Вед.: Камырша, у нас сегодня праздник, садись, посмотри и поучаствуй на состязаниях, посоревнуйся с детьми. Вот и главный батыр нашего праздника.
Камырша (расстроенный, почти со слезами на глазах): Как же так? А я? Я же целый год готовился, силы свои не тратил, ничего не делал, хорошо кушал…и не успел.
Вед.: Камырша, ты успокойся, не плачь, а наши ребята разрешают тебе посоревноваться с главным батыром.
(борьба батыра и Камырши, побеждает батыр)
Вед.: Камырша, ты садись и поиграй с нашими детками.
Камырша: Ур-ра! Спасибо вам ребята большое. Рәхмәт, балалар.
(садится)
Вед.:Дети, одно из главных соревнований сабантуя это – конные скачки. Разрешите начать соревнования.
(«Җайдаклар» биюе)
1.Вед.: Алай итик әле без,
Болай итик әле без.
Күңелле итеп бергә-бергә
Уйнап алыйк әле без.
«Ат чабышы»
2. Кемнәр җитез, кем өлгер, Кто шустрый, кто ловкий
Минем янга килегез. Приглашаем вас сюда.
Әйдә карыйк узышып, Одеваем мы мешки
Капчык киеп ярышып. И пускаемся в бега.
( капчык киеп йөгерү, бию “Әпипә” )
3. Кашыкка салып күкәйне Ложку в руки ты бери
Йөгерегез тизрәк. Яйца туда положи
Күрик әле, бу ярышта И к финишу беги!
Кайсыгыз җитезрәк?
( йомырка белән йөгерү )
4. Мактана дип уйламагыз Не боюсь я, не хвалюсь
Мин урынлы мактанам. А с горшочком разберусь
Чөнки бу чүлмәкне Глазки я закрою
Күрмичә дә ваталам. А горшочек разобью.
( чүлмәк вату )
5. Икегезгә ике капчык
Ягез әле, тотыгыз.
Сабан туенда ярышып
Сез дә бүләк алыгыз.
( капчык сугышы, җыр русча )
6. Менә сиңа сулы чиләк
Көянтә ал иңеңә.
Йөгер тизрәк, иң алдан кил
Егыла гына күрмә.
( су ташу )
7. – аркан тартыш
8. — кул көрәше
( ярышларда балалар белән бергә Камырша да катнаша )
Вед.: Сабантуй елга бер генә килә
Күңелле, олы бәйрәм.
Нур өстенә нурлар иңсен
Биеп алыйк ичмасам.
(татарча бию)
Камырша: Бик зур рәхмәт балалар, бик күңелле бәйрәм ясадыгыз, миңа бик ошады, киләсе елга да килермен. Большое спасибо ребята, мне праздник очень понравился, до встречи в следующем году.
Вед. Менә, дуслар, көтеп алынган Сабан туйлары да тәмам. Барыгызга да саулык — сәламәтлек телим. Киләсе елга да Сабан туйларында очрашырга язсын. Сау булыгыз! Ә хәзер бер биеп алабыз.
(бүләкләр өләшү, җыр “Мин яратам сине, Татарстан”)
Сценарий к празднику «Сабантуй»
1 өлеш
Бер малай йөгереп керә:
Сабан туе -Сабантуй
Иртәгә — Сабан туе
Иртәгә — Сабан туе!
Сәхнә милли бизәкләр белән бизәлә. Сәхнә турендә — челтәрләп эшләнгән тәрәзә. Аңа ак челтәр пәрдәләр эленгән. Сәхнәгә милли киемнәрдән малайлар йегереп керәләр.
Бию (малайлар)
Алып баручы.
Урамда буләк жыялар,
Сыгыла колга башы.
Атлар, гармуннар белән, җыр җырлап бүләк җыючылар керә.
2 нче малай. Дуслар, иртәгә Сабан туе бит. Әйдәгез, бүләкләрне җыеп
бетерик!
1 нче малай. Кемдә калдык?
2 нче малай. Әпипәләрдә.
1 нче малай. Киттек алайса Әпипәләргә.
(«Сабан туе» җырын дәвам итеп, малайлар, кызлар түгәрәк әйләнәләр. Кызлар белән малайлар кара-каршы басып калалар.)
1 нче малай
Бәйрәм итик шатланышып,
Туганнар бергә — бергә, шул;
Безнең бергә булуыбыз
Китсен бөтен гомергә.
2 нче малай ( тәрәзә янына килә, тәрәзә чиртә).
Әпипә! Әпипә!
Атлар иярләдеңме,
Тайлар йөгәнләдеңме:
Сабан туе җитә дип,
Буләк әзерләдеңме?
Әпипә чыга.
Чиккән алъяпкычтан. Яулыгын чөеп бәйләгән. Кулына, җәеп, чиккән сөлге тоткан. Түгәрәк әйләнә.
Сөлге чиктем асыл җепләр белән,
Йөрәк хисен салып бу җырга.
Насыйп булса иде бу бүләгем
Мәйданнарда җиңгән батырга.
Ефәк җепләр белән сөлге чиктем,
Уртасында чәчәк — гөл генә.
Җиңеп алсан, егет, бу буләкне,
Вәгъдә бирәм сиңа мәңгегә.
Сөлгене колгага бәйли.
3 нче малай.
Рәхмәт әйтәм шул корабка,
Диңгез кичергән өчен;
Рәхмәт әйтәм Әпипәгә,
Тастымал биргән өчен.
4 нче малай. Әпипәне биетмичә җибәрмибез, егетләр. (Такмак әйтәләр. Әпипәне биетәләр.)
бию “Әпипә”
1 нче малай. Нәфисә апа килә!
Нәфисә апа. Исәнмесез, балакайларым! Сабан туена әзерләнәсезмени? Хәерле бәйрәм булсын! Дөньялар тыныч, имин булсын, еллар бәрәкәтле булсын! Бәхетле, тәүфыйклы булыгыз. Сабантуй буләгем шушы булыр сезгә, аз булса да, куп итеп алыгыз. (Алъяпкычына төреп тоткан күкәйләрне балаларга өләшә.)
Малайлар. — Рәхмәт, Нәфисә апа!
1 малай: Бүләк биргән кешене бер биетми ярамас.
Бергә: Шулай! Дөрес!
Нәфисә апа. Бик биер идем дә, гармуныгызның көе юк.
5 нче малай. Безгә җыр булса да ярый, Нәфисә апа.
Нәфисә апа. Бер дә җырламас идем дә,
Сабан туе җырлата шул.
Нәфисә апа җырлый.
Җырла, җырла, дип әйтәсез
Сезгә нинди җыр кирәк?
Сезнең алда җырлар өчен
Сандугач теле кирәк.
Җырла, җырла, дип әйтәсез,
Җыр капчыгым ертылган;
Кичә бер җыр откан идем,
Ул да булса онытылган.
«Сабан туе» җыры көенә чыгып китәләр.
Алып баручы.
Шатлыклар — күңелебездә,
Ал кояш — күгебездә,
Килегез, дуслар, кунакка,
Иртәгә
Сабан туе була бездә!
2 өлеш
“ Сабантуй” көе яңгырый. Күмәк бию (сабан туен ачу)
А. Б. – Исәнмесез, балалар, укытучылар, тәрбиячеләр һәм башкалар! Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, хәерле көн сезгә! Без бүген татар халкының олы бәйрәме- Сабантуена җыелдык. Сабантуй — ул хезмәт бәйрәме, Сабантуй — ул дуслык бәйрәме, Сабантуй — ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Котлы булсын Сабан туйлары!
Сабан туе, хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе
Бәйрәм итик көн буе!
Котлы булсын, балалар,
Ямьле Сабан туйлары!
Вед. Сабантуй — это праздник труда, праздник радости и счастья, в котором сливаются воедино и красивые обычаи народа, и песни его, и пляски, и обряды. Сабантуй празднуется в честь окончания весенне-полевых работ. Вы только что посмотрели, как собирают подарки на праздник. Это делалось за 2 недели до начала праздника: собирали по деревне подарки для будущих победителей: вышитые платки и полотенца, куски ситца, куриные яйца. А самым почетным подарком считалось вышитое национальным узором полотенце, которое имело символический смысл, и с ним не шли в сравнение никакие ценные призы. Поэтому девушки, молодые женщины готовили подарки всю зиму – ткали, шили, вышивали. Сбор подарков обычно сопровождался веселыми песнями, шутками, а подарки привязывали к длинному шесту. В день сабантуя в деревне царило приподнятое настроение, люди с утра шли на майдан. Одевались во все самое лучшее, женщины доставали из сундуков свои украшения. Сегодня праздник Сабантуй.
С праздником вас всех, дорогие дети, с праздником вас учителя, воспитатели, все сотрудники нашей школы, с весёлым праздником Сабантуем!
( Җыр “Сабан туе”)
Уртага берничә бала чыга.
1 бала:
Шатлыклар күңелебездә,
Ал кояш күгебездә,
Килегез, дуслар, кунакка
бергә: Сабантуй бүген бездә.
2 бала:
Сабантуй, сабантуй!
Уйнап- көлеп, җырлап- биеп,
Гөрләп килә Сабантуй!
3 бала:
Жилферди чиккән сөлгеләр,
Бүләкләр күбебезгә.
Көрәшик тә, узышыйк та,
бергә: Сабантуй бүген бездә !
4 бала:
Сабантуй –веселый праздник
Это всем давно известно.
Сколько игр и зрелищ разных
Приходите – интересно!
5 бала:
Снова песня зазвучала
Подпевай ей и танцуй!
Мы сегодня отмечаем
Бергә: Наш веселый Сабантуй!
6 бала:
Күңелле Сабан туйлары,
Бүген бәйрәм, зур бәйрәм!
Матур җырлар җырлый -җырлый
Уйныйбыз әйлән — бәйлән.
7 бала:
И пускай веселье длится
В Сабантуй до темноты.
Всем, кто хочет веселиться
Дарим песни, как цветы.
(Җыр «Елмай»)
(Балалар шигырьләр укыйлар)
Бүген бездә Сабантуй,
Эшләреңнең барын куй.
Тизрәк йөгер мәйданга:
Бәйрәм башлана анда.
Кемдә нинди һөнәр бар?
Йөгерергә кемнәр бар?
Кызганмый табаннарны
Урагыз мәйданнарны.
Ә көрәшә кайсыгыз?
Көч сынашып кайтыгыз.
Курыкмагыз егылудан,
Йөгереп артта калудан.
Ансыз булмый Сабантуй,
Колагыңа киртләп куй.
Булмаса һөнәрегез,
Читтән карап йөрегез
Картлар чүлмәк ватканын,
Атлар чабышып кайтканын,
Көрәшчеләр бер-берсен
Җилкә аша атканын.
Карасагыз — бәйрәм бар,
Сусасагыз — әйрән бар.
Ял итәрсез арсагыз,
Үкенмәссез барсагыз.
Вед.: Ребята, а раньше в деревнях молодые парни и девушки шли на сабантуй и пели песни. Давайте посмотрим, как это было.
(гармун белән җыр һәм бию)
1 бала: А я еще знаю, что раньше на сабантуях играли в народные игры. Ребята, давайте и мы поиграем в игру
Уен «Йөзек салыш”
Вед.: Ребята, а вы знаете, что самое главное состязание сабантуя это- национальная борьба – көрәш. Я предлагаю вам начать наш сабантуй с национальной борьбы – көрәш, но мы ее чуть-чуть изменим и скажем так – кул көрәше, т.е армреслинг и мы с вами определим главного батыра сабантуя.
(ведущий объясняет правила игры и начинает борьбу)
Вед. (объявляет главного батыра сабантуя)
Аккош — бию
А.Б. Сабан туенда уеннар
Төрле була, күп була.
Уеннарсыз Сабан туе
Булмаган да күк була.
2 бала: Кемнәр өлгер, кемнәр җитез,
Минем янга килегез.
Әйдә карыйк ярышып,
Капчык киеп чабышып.
“Капчык киеп чабыш” уены. Уенга кунаклар да катнашалар.
Бер бала таяк күтәреп чыга һәм сөйли:
3 бала: Мактана дип уйламагыз,
Мин урынлы мактанам.
Чөнки менә бу чүлмәкне
Күз бәйләп тә вата алам.
Мәйданда “ Чүлмәк ватыш” уены.
4 бала: Кашык кабып йөгерәм дип
Мактанырга ашыкма.
Ә син менә йөгереп кара
Күкәй салып кашыкка.
“Кашыкка йомырка салып йөгерү” уены уйнала.
А.Б. Менә сиңа сулы чиләк,
Көянтә эл иңеңә.
Йөгер тизрәк, иң алдан кил,
Егыла гына күрмә!
“Су ташу” уены.
1.Вед.: Алай итик әле без,
Болай итик әле без.
Күңелле итеп бергә-бергә
Уйнап алыйк әле без.
«Ат чабышы»
“Аркан тартышу”га кунакларны чакыралар.
Вед.: Сабантуй елга бер генә килә
Күңелле, олы бәйрәм.
Нур өстенә нурлар иңсен
Биеп алыйк ичмасам.
(татарча бию)
Вед. Менә, дуслар, көтеп алынган Сабан туйлары да тәмам. Барыгызга да саулык — сәламәтлек телим. Киләсе елга да Сабан туйларында очрашырга язсын. Сау булыгыз!
Страница 9 из 18
Сценарий к празднику Сабантуй на татарском.
Иртэгэ — Сабан туе
(Фольклор — хореографик композиция)
Сэхнэ милли бизэклэр белэн бизэлэ. Сэхнэ турендэ — челтэрлэп эшлэнгэн тэрэзэ. Ана ак челтэр пэрдэлэр эленгэн. Сэхнэгэ милли киемнэрдэн малайлар йегереп керэлэр.
— Ура,иртэгэ Сабантуе! Тубэн очтан сорэнчелэр бирегэ таба килэлэр.
Алып баручы. Урамда булэк жыялар,
Сыгыла колга башы.
Кайчакта такмак эйтешеп
Алалар кара-каршы. (Г.Л.)
— Эй булэге, булэге,
Атлас икэн кулмэге.
Шул булэкне алам дип,
Тибэ батыр йерэге!..
1 нче малай. Мактыйлар булэклэрне,
Уены-чыны бергэ.
Без ияреп йерибез,
Калу юк инде бер дэ. (Г.Л.)
«Сабан туе» кое янгырый. Сэхнэгэ 8 кыз биеп чыга. Алар биеп бетеругэ,жырлый-жырлый серэнчелэр керэ. Алдагысы чигуле солгелэр бэйлэгэн колга тоткан. Калганнарынын кулларында бизэкле чилэклэр, шарлар, шелдерлэр, гармун.
«Сабан туе» жыры (Халык кое, М.Садри шигыре). Сабан туе — хезмэт туе,
Шатлык hэм бэхет туе, шул;
Уйнап, биеп, жырлап, келеп
Бэйрэм итик кон буе.
2 нче малай. Дуслар, иртэгэ Сабан туе бит. Эйдэгез, булэклэрне жыеп
бетерик!
1 нче малой. Кемдэ калдык?
2 нче малай. Эпипэлэрдэ.
1 нче малай. Киттек алайса Эпипэлэргэ. («Сабан туе» жырын дэвам итеп, малайлар, кызлар тугэрэк эйлэнэлэр. Кызлар белэн малайлар кара-каршы басып калалар.)
Бэйрэм итик шатланышып,
Туганнар бергэ-бергэ, шул;
Безнен бергэ булуыбыз
Китсен бетен гомергэ.
3 нче малай (ян тэрэзэгэ килэ, тэрэзэ чиртэ).
Эпипэ! (Тавыш юк. Аптырап, кулларын жэеп жибэрэ, инсэлэрен сикертэ.)
Эпипэ!
Атлар иярлэденме,
Тайлар йегэнлэденме:
Сабан туе житэ дип,
Булэк эзерлэденме?
4 нче малай. Эпипэу!
Елга суы тирэндер,
Сай жирлэре билдэндер;
Жырлап торулар бездэндер,
Булэк биру сездэндер.
Бергэ. Э-пи-пэ!
Эпипэ чыга.
Чиккэн алъяпкычтан. Яулыгын чоеп бзйлэгэн. Кулына, жэеп, чиккэн солге тоткан. Жырлап-биеп тугэрэк эйлэнэ.
Солге чиктем асыл жеплэр белэн,
Йорэк хисен салып бу жырга.
Насыйп булса иде бу булэгем
Мэйданнарда жингэн батырга.
Ефэк жеплэр белэн солге чиктем,
Уртасында чэчэк — гол генэ.
Жинеп алсан, егет, бу булэкне,
Вэгъдэ бирэм сина мэнгегэ. (Х.Ж.)
Солгене колгага бэйли.
5 нче малай.
Рэхмэт эйтэм шул корабка,
Дингез кичергэн очен;
Рэхмэт эйтэм Эпипэгэ,
Тастымал биргэн очен.
6 нчы малай. Эпипэне биетмичэ жибэрмибез, егет-
лэр. (Такмак эйтэлэр. Эпипэне биетэлэр.)
Бас, кызым Эпипэ,
Син басмасан,, мин басам;
Эпипэнен койлэренэ
Биеп калыйк, ичмасам.
Бас, кызым, Эпипэ,
Син басмасан, мин басам;
Каршысына бер егет чыга. Парлап биилэр.
Синен баскан эзлэренэ
Мин дэ китереп басам.
Бас, кызым Эпипэ,
Куз тимэсен узенэ.
Асыл голлэр усеп тора
Синен баскан эзенэ.
Сценарий к празднику Сабантуй
Сонгы куплетны жырлаганда, Эпипэ «чуплэп» бара, ягъни эле бер, эле икенче рэтгэгелэр белэн эйлэнэ.
1 нче малай. Нэфисэ апа килэ!
Нэфисэ апа. Исэнмесез, балакайларым! Сабан туена эзерлэнэсезмени ? Хэерле бэйрэм булсын! Доньялар тыныч, имин булсын, еллар бэрэкэтле булсын! Бэхетле, тэуфыйклы булыгыз. Сабантуй булэгем шушы булыр сезгэ, аз булса да, куп итеп алыгыз. (Алъяпкычына тереп тоткан кукэйлэрне балаларга олэшэ.)
Малайлар. — Рэхмэт, Нэфисэ апа!
— Булэк биргэн кешене бер биетми ярамас.
— Шулай! Дорес!
Нэфисэ апа. Бик биер идем дэ, гармуныгызнын кое юк.
5 нче малай. Безгэ жыр булса да ярый, Нэфисэ апа.
Нэфисэ апа. Бер дэ жырламас идем дэ,
Сабан туе жырлата шул.
Нэфисэ жырлый. Жырла, жырла, дип эйтэсез
Сезгэ нинди жыр кирэк?
Сезнен алда жырлар эчен
Сандугач теле кирэк.
Жырла, жырла, дип эйтэсез,
Жыр капчыгым ертылган;
Кичэ бер жыр откан идем,
Ул да булса онытылган.
Ку л ча ба л а р.
Чалгы, янавычын тотып, тубэтэй-камзулдан, алдына киндер алъяпкыч япкан Закир бабай килеп керэ.
Закир бабай. Балалар, ник шаулашасыз, ни бар?
6 нчы малай. Закир бабай, иртэгэ Сабан туе бит.
Закир бабай (Ишетми. Кулын колагына куеп, якынрак килеп сорый). Э, нэрсэ дисен?
6 нчы малай. Иртэгэ Сабан туе!
Закир бабай. И-и, Сабан туемыни!
Бергэ. Эйе, бабай, иртэгэ Сабан туе!
Закир бабай. Ярар, алай булса, мэ эле, тотып тор эле, улым. (Чалгы-янавычын бер балага тоттыра.) Тарт, улым, гармунынны!
Закир бии арыганчы, тубэтэе тошкэнче. Балалар, кул чабып, такмак
эйтэлэр.
Бие, бие, Хэйбулла,
Биегэн кеше бай була;
Биегэн кеше бай булса да,
Кесэ ягы сай була.
Бие, бие, Хэйбулла,
Биегэн кеше бай була;
Бай булмаса, тук була,
Ашарына юк була.
Бие, бие, Хэйбулла,
Биегэн кеше бай була.
Биегэн кеше бай булганчы,
Карт алаша тай була.
Закир бабай. Иске мунча почмагы,
Яна мунча почмагы;
Житэр инде, куп биедем,
Егылып китэрмен тагы.
Колешу, кул чабу.
Яулык чите белэн авызын каплап, Хупжамал эби керэ.
Хупжамал (керэ-керешкэ). Закиржан, дим, Закиржан, бу ни хэл бу? Нишлэп олы башын белэн кеше колдереп йорисен? Язмаганны… Эш калдырып…
Закир бабай. Эй, карчык, иртэгэ Сабан туе икэн бит. Эш артыннан йореп, истэн дэ чыга язган. Яшь чаклар искэ тошеп китте бит эле. Эллэ, мин эйтэм, кое дэ бик кунелгэ ятышлы, бер ботерелеп алыйкмы? Э? (Карчыгы янына килэ, терсэге белэн кабыргасына тортэ.)
Хупжамал (кулын этеп). Эй, шушыны, гомер буе акыл керэ белмэде инде узенэ.
Балалар. Я инде, Хупжамал эби, ялындырып тормагыз, бер биегез инде.
Закир бабай (гармунчыга борылып). Сиптер, улым!
Эби белэн бабай биеп китэлэр. Балалар кул чабып жырлыйлар.
Биючелэр, биегез,
Матур безнен, коебез;
Биегез, биегез,
Матур булсын илебез.
Жепсез орчык эрлисез,
Эрле-бирле йорисез;
Бигрэк оста биисез,
Куз тияр дип белмисез.
Барысы бергэ биилэр.
Тыпыр-тыпыр тыпырдашып
Бергэ басыек эле.
Уйнап-колеп, жырлап-биеп,
Кунел ачыек эле.
1нче малай. Безлэр килдек, ай, сезлэргэ,
Тастымаллар бирдегез безлэргэ;
Тастымаллар бирдегез, ай, безлэргэ,
Алла исэнлек бирсен сезлэргэ.
Бергэ. Амин! Шулай булсын!
«Сабан туе» жырын жырлап чыгып китэлэр.
Алып баручы. Шатлыклар — кунелебездэ,
Ал кояш — кугебездэ,
Килегез, дуслар, кунакка,
Иртэгэ
Сабан туе була бездэ!
Сабантуй сценарий
Күңелле Сабан туйлары
Күңелле Сабан туйлары
(Урта яшьтәге балалар һәм зурлар төркемнәре өчен)
Сабантуй буласы мәйданчык бәйрәмчә бизәлә. Озын колгага чигүле сөлгеләр, кулъяулыклар, төрле төстәге шарлар эленә. Уеннар оештырыла торган урыннар тиешенчә җиһазландырыла. Балалар милли киемнәрдән. Уртага ике бала чыга.
1 нче бала. Шатлыклар күңелебездә,
Ак кояш күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка:
Сабантуй бүген бездә.
2 нче бала. Җилферди чиккән сөлгеләр,
Бүләкләр күбебезгә.
Көрәшик тә, узышыйк та —
Сабантуй бүген бездә.
Балалар бергәләп «Сабантуй» җырын (М. Садри сүзләре, татар халык көе) башкаралар.
Сабан туе — хезмәт туе, Шау-гөр килә киң болыннар,
Шатлык һәм бәхет туе, Кырлар һәм су буйлары,
Уйнап-биеп, җырлап-көлеп Котлы булсын, гөрләп торсын
Бәйрәм итик көн буе. Ямьле Сабан туйлары!
Алып баручы. Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, хәерле көн! Без бүген татар халкының олы бәйрәме — Сабан туена җыелдык. Сабантуй — ул хезмәт, дуслык бәйрәме, һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Барыгызны да шушы бәйрәм белән котлыйм. Балалар бакчасында эшләүче барлык тәрбиячеләр, апаларыгыз исеменнән сезгә бәхетле балачак, ныклы сәламәтлек телим. Алдагы көннәрегез дә бүгенге кебек ямьле, күңелле булсын! Өстәлләребездә ризыклар мул булсын!
«Сабан туе» җыры (Г. Зәйнашева сүзләре, Л. Батыр-Болгари көе) башкарыла.
Күңелле Сабан туйлары,
Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.
Матур җырлар җырлый-җырлый
Уйныйбыз әйлән-бәйлән.
Кушымта:
Без җырлыйбыз Сабантуйда,
Иң матур җырлар сайлап.
Безнең җырга зәңгәр күктән
Кошлар кушыла сайрап.
Күбәләкләр безнең белән
Уйныйлар әйлән-бәйлән.
Сабантуй — күбәләкләр һәм
Кошлар өчен дә бәйрәм.
Кушымта.
Әти-әниләребезгә
Җыйдык чәчәк бәйләме.
Матур булсын, ямьле булсын
Сабан туе бәйрәме.
Кушымта.
Кызлар вокаль-ансамбле «Һаман бию кызык шул» җырын (Д. Гарифуллин сүзләре, Л. Батыр-Болгари көе) башкара.
Бик матур көй уйнар өчен,
Бер гармунчы табыгыз.
Бер гармунчы тапмасагыз,
Бергәләп кул чабыгыз.
Кушымта:
Әйе шул, шулай шул,
Менә шулай кызык ул.
Такмак әйтеп кул чапканга
Һаман бию кызык шул.
Бүләк читеккә күңеле
Күтәрелгән кызларның.
Хәзер инде тыпыр-тыпыр
Биисе бар аларның.
Кушымта.
Алып баручы. Ә хәзер Сабантуй уеннарын башлыйбыз.
1. Чүлмәк ватам, чүлмәк ватам,
Ватып булырмы икән?
Бүләккә бер чиккән яулык
Алып булырмы икән?
«Чүлмәк вату» уены.
2. Икегезгә ике капчык,
Ягез әле, тотыгыз.
Сабан туенда ярышып,
Сез дә бүләк алыгыз.
«Капчык белән сугышу» уены.
3. Менә сиңа сулы чиләк,
Көянтә эл иңеңә.
Йөгер тизрәк, иң алдан кил,
Егыла гына күрмә!
«Су ташу» уены.
Мәйданга Камырша белән Батырша керәләр:
— Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Камырша. Таныш булыйк. Бу минем туганым Батырша була.
Б а т ы р ш а. Ә бу — минем җан дустым Камырша.
Алып баручы. Безнең бәйрәмгә килүегезгә зур рәхмәт, кунаклар. Әйдәгез, бергәләп күңел ачыйк. Уеннар уйныйк. Менә сезгә бау. «Аркан тартыш» уены уйныйбыз.
Камырша белән Б а т ы р ш а (бергә). Була ул!
Икесе аркан тартышалар.
Алып баручы. Балалар, әллә сез дә булышасызмы? Барысы бергә, ике якка бүленеп, бау тартышалар.
Алып баручы. Сабантуй елга бер килә,
Күңелле, олы бәйрәм!
Нур өстенә нурлар иңсен,
Биеп алыйк, ичмасам!
Татар халкының күмәк биюе башкарыла. Бию ахырында, шаулаша-шаулаша, шамакайлар керә.
Шамакайлар бергә.
Исәнмесез, балалар!
Котлы булсын Сабан туйлары.
Алып баручы. Рәхмәт! Балалар, безнең бәйрәмгә шамакайлар килгәннәр. Әйдәгез әле, аларны да үзебезнең уеннарга катнаштырыйк.
Капчык белән йөгерү. Башта шамакайлар, аннары балалар ярышалар.
Шамакайлар. Бик күңелле икән сездә! Балалар, сезнең тагын нинди һөнәрләрегез бар?
Алып баручы. Җыр-биюсез бер бәйрәм дә
Узмый, шуны белегез.
Балаларыбыз бик булган,
Концерт карап китегез.
Балалар җырлар, биюләр башкаралар, шигырьләр сөйлиләр.
Алып баручы. Дуслар, көтеп алган Сабан туйлары ахырына якынлашты. Барыгызга да саулык-сәламәтлек телим. Киләсе елга да Сабан туйларында очрашырга язсын. Сау булыгыз!
И. К. Фатыйхова — Актаныш районы Сәфәр урта мәктәбе укытучысы.
Сабантуй Сценарий.
Сабантуй: методик ярдәмлек/ ТР Мәдәният министрлыгы;Респ. халык иҗаты һ. мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге.-Казан:Печатный двор,2004.-96 б.
ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ МИЛЛИ БӘЙРӘМЕ
(Арча районында үткәрелгән Сабан туеның сценарие)
Сабантуй бәйрәмен үткәргәндә аны тантаналы ачу һәм
тәмамлау өлешенә зур игътибар бирелә, бәйрәмнең шигъри рух
белән сугарылганын исәпкә алып, борынгы гореф-гадәтләрне
хәзерге вакытка яраклаштырган һәм Сабантуй бәйрәменең
бөтен үзенчәлекләрен эченә алганын исәпкә алып,
түбәндәге сценарийны тәкъдим итәбез
Иртәннән башлап Сабантуе турында җырлар яңгырый.
Мәйданга килүче халыкны милли киемдәге кызлар һәм егетләркаршы ала.
Иртәнге сәгать 9.50. Оркестр уйный. Сәгать 10.00.Сабантуй бәйрәмен алып баручы — егет һәм кыз башлыйлар.
Салмак кына көй уйный.
1.а. б. Саумы, июнь — сабантуйлар ае!
Саумы, сабантуйлы киң мәйдан!
— Менә шулай матур яшәгез! — дип,
Җыйдык әле сезне яңадан.
Бәйрәмнәрнең таҗы — Сабантуйлар —
Бүләк безгә бөек Ходайдан.
Бу тормышның бөтен матурлыгын,
Хозурлыгын саклый бу мәйдан!
2.а. б. Хәерле иртә, бар дөнья!
Хәерле иртә, илем!
Илем — көнем, динем — телем,
Сөекле халкым минем!
Мәйдан тирәли халык җыела тора.
1 а. б. Хәерле иртә барчагызга,
Олыгызга, кечегезгә,
Бабайларга, әбиләргә,
Газиз әти-әниләргә,
Сөекле җиребезгә.
Бергә: Хәерле иртә тели сезгә Сабантуй бәйрәме бүген.
2 а. б. Сабантуйлар килде туган якка
Буразналы җирләр түреннән,
Тургай тавышлары аһәң биргән
Хезмәт батырлары иленнән!
Кунаклар трибунасына мәртәбәле кунаклар, аксакаллар күтәрелә.
1.а. б. Рәхим ит, Сабантуй, атла түргә,
Бер ел көткән халык, күр, әйдә!
Кыңгыраулы атлар тавыш бирә,
Ходайга тапшырдык, бигайбә.
2.а. б. Сабантуйлар өчен юк чит-ятлар,
Үз итә ул барлык өммәтне;
Сабантуйлар йөри илләр гизеп,
Берләштереп халык, милләтне.
Кунаклар килүе дәвам итә.
1.а. б. Бәйрәмнең ул иң миллие,
Дәртлесе, күңеллесе.
Сабантуйларның булмый ул
Үткәне, бүгенгесе…
Һәр чорның үз сабантуе!
Бармы берәр аерма?
И, Ходаем, халкыбызны
Сабантуйдан аерма!
2.а. б. Хәерле иртә, исәнмесез, хөрмәтле райондашлар!
Данлы Сабантуйның хөрмәтле кунаклары! Ерак араларны якын итеп, Сабантуй бәйрәменә кайткан якташ, кардәшләребез! Районыбызның өлкәннәре, яшьләре, бала-чагалары! Татарстан җөмһүриятеннән һәм Россиябезнең башка өлкәләреннән бәйрәмгә дип кайткан кадерле кунакларыбыз! Сезне бүгенге олы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз!
1 а. б. Якын туганнар! Килгән кунаклар! Сабантуй капкалары, ишекләр ачык! Олы бәйрәмебезгә рәхим итегез, түргә Узыгыз!
2. а. б. Шау-гөр килә киң болыннар,
Кырлар һәм су буйлары,
Котлы булсын, милләттәшләр,
Арча Сабантуйлары!
1.а. б. Вакыт чонгылында югалмаган, үзенең тәмен-ямен безнең көннәргә җиткерә алган быелгы Сабантуй бәйрәме барыгызга да миһербанлык, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге һәм искиткеч күп шатлыклар алып килсен!
Бергә: Ямьле булсын, шатлык тулсын, гөрләп торсын Сабантуй!
Милли киемнәрдәге 7 кыз мәйдандагы халыкны чәк-чәк белән сыйлый, 1-се кунаклар трибунасына менә.
2.а. б. Борынгыдан килгән гадәт,
Ата-бабай йоласы.
Ипи һәм тоз, баллы чәк-чәк белән
Кунакларны каршы аласы!—
Елмаешып каршы ала кызлар.
Кулларында баллы чәк-чәкләр,
Бәйрәм белән котлап кунакларга
Бәйләм-бәйләм матур чәчәкләр.
1.а. б. Кадерле арчалылар һәм Казан артын үз итеп, якын күреп ераклардан килгән кунаклар! Эше нинди, ашы шундый, дигән борынгылар. Арча халкының күркәм эшләре бөтен Татарстанга билгеле. Сабантуе хезмәт сөючән, тырыш, уңган булган Арча халкының күңелле итеп ял да итә белүләрен, җырга-моңга осталыгын, тапкырлык-зирәклеген, көч-кодрәткә ия булуларын тагын бер мәртәбә исбатлар.
Шуңа күрә дә инде Сабантуйларын арчалылар үзләре теләгәнчә матур итеп бәйрәм итәргә күнеккәннәр. Чөнки, Сабантуен мәртәбәле итүче дә, олылаучы да, хөрмәтләүче дә, кадерен белүче дә Арча кешеләре үзләре.
2.а. б. Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Милли бәйрәмебез Сабантуйны ачу һәм котлау өчен сүз халык депутатларының Арча район Советы рәисе, район хакимияте
башлыгы улы бирелә.
Рәхим итегез!
Кызлар ипи белән тоз тапшыралар, балалар чәчәк букеты тапшыра.
чыгышыннан сон, сүзне Татарстан Республикасы
Президенты Минтимер Шарипович Шаймиевка бирелә.
М. Ш. Шаймиев чыгышы. (Кыз бала чәчәк тапшыра.)
«Туга “Туган җирем Татарстан” җыры (А. Ключарев музыкасы, Г. Зәйнәшева сүзләре) яңгырый.
Бу музыка астында шигъри юллар яңгырый.
1.а. б. Татарстан!
Республикам минем,
Тынычлык һәм дуслык бакчасы!
Казан, Чаллы, Әлмәт, Арчаларың,
Авылларың ямьле — барчасы!
2.а. б. Киң Иделең, мәгърур Чулманнарың,
Чал тарихың белән шатлы син;
Тукай, Сәйдәш, Илһамнарың белән,
Минтимерең белән данлы син!
1.а. б. Тырыш халкың бердәм булып тарта
Чорлар йөген — тормыш арбасын.
Шуңа бүген дөнья мәйданында
Ныклы адым белән барасың.
2.а. б. Татарстан! Сабантуйлар иле,
Халкың чиккән сөлге кулыңда.
Көрәшләрдә җиңеп, даннар ал син,
Гөлләр үссен барыр юлыңда.
1.а. б. Татарстан! Нинди матур исем —
Йөрәкләргә язып ятларга!
Тик уяу бул, халкым, илкәеңне
Күз карасы кебек сакларга!
2.а. б. Хөрмәтле кунаклар, дуслар, туганнар, якташлар! 2003 елның Сабантуе флагын күтәрү хокукы узган елгы
Сабан туе батыры , авыл хуҗалыгы җитештерү
кооперативы механизаторы һәм 2002 ел Сабан туе
ның татарча көрәш буенча абсолют батыры__________бирелә.
Мәйданга рәхим итегез, батырлар!
Флаг күтәргәндә тынлы оркестр марш уйный, күгәрченнәр һәм шарлар очырыла.
1.а. б. Җырлары һәм гармуннары белән
Сабантуйлар килде әйләнеп.
Ап-ак һәйкәл гүя калкып чыккан —
Мәйдан тулы сөлге бәйләме.
Тамаша кыл, күңел ач син бүген,
Биеп җибәр, әйдә, булмаса!
Болынлыкны яшел постау итеп,
Табын кора туган-тумача.
Туган якның чишмәләре тәмле
Җилләренә хәтле, һәй, тыгыз.
Кардәшләрем, кунак булып бүген
Сабантуйга Сез дә кайттыгыз.
2.а. б. Шәрран ачык күңел бакчалары,
Хөсетлек юк, юктыр яман уй.
Җанны, рухны, йөрәк тибешләрен
Бергә тоташтыра Сабантуй.
«Бу бит безнең Ватан»,— дия-дия,
Шатланыйк без, уйныйк, гөрләшик.
Якташларым! Сабантуйда сыман,
Яшәүдә дә мәңге берләшик!
Хөрмәтле райондашлар! Сабан туебыз кунаклары! Үзебезнең матур традиция буенча авыл һәм район Сабан туйларында һәр елны язгы кыр эшләренә йомгак ясала. Менә быел да район хакимияте башлыгы сабан батырларын бүләкләү турында карар чыгарды.
1 а. б. Сабантуй мәйданында иң хөрмәтле, иң мактаулы урын, әлбәттә, сабан батырларына, бәйрәмгә җыелган һәрберебез аларны хөрмәтли, сабан батырларын зурлый, данлый. Икмәккә нигез салучы кыр батырлары һәртөрле мактауга лаек. Аларны мәйданга чакырабыз. Менә алар — иң тырыш, иң булган егетләр!
Авыл хуҗалыгында җиңеп чыккан батырлар хакында текст бара. Батырлар бер-бер артлы мәйданга чыга.
1.а. б. Иген кырларында сынатмаган
Батырларга мәйдан кул чаба.
Туган якны янә данлар өчен,
Пәһлеваннар чыга уртага.
Әйдәгез, дуслар, сабан батырларын алкышлап каршы
алыйк. Аларны бүләкләү өчен хакимият башлыгы
кабат мәйданга чакырабыз.
Бүләкләү тантанасы
Авыл хуҗалыгы ширкәтенең сабан батырлары белән таныту, район хакимиятенең рәхмәт хатлары, мактау дипломнары, истәлекле тасмасы, кыйммәтле бүләкләр тапшыру, мәйдан тирәли Почет (хөрмәтләү, мактау) түгәрәген узу, сабан батырларын мәйданнан озату йоласыннан тора.
2.а. б. Бу дөньяда — һәр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак, тыныч почмак кирәк — ул гаилә учагы. Ике Сабантуй вакыты арасында чишмә суыдай саф мәхәббәтләрен җилкән итеп, шатлыкларга тулы тормыш көймәсендә йөзеп, районыбыз буенча 295 яшь йөрәк гаилә корды. Бүген, бу зур мәйданда әнә шундый пар канатлы, бер-берләреннән башка яши алмаучы, шатлык-кайгыларын бергә уртакла
шып яшәүче, иң матур гаиләләрне хөрмәтлибез. Рәхим итегез, яшь парлар, сезне мәйданга чакырабыз.
Парлар мәйданга чыга.
2 а. б. Җилкендерә, и, Сабантуй
Хисләрне күңелдәге —
Мәхәббәт булып җилферди
Сабантуй сөлгеләре!
1 а. б. Элек-электән Сабантуйга алдан бүләкләр әзерләгәннәр. Бигрәк тә кызлар Сабантуй бүләге итеп берсеннән-берсе уздырып сөлге, кулъяулыклар чиккәннәр, ә инде яшь Киленнәр бүләге аерым игътибарга лаек. Алар Сабан-туена чиккән сөлге бүләк итәләр. Бу сөлгеләр иң кадерле кунакларга, көрәшчеләргә бүләк итеп бирелә.
«Рәхмәт әйтәм яшь киленгә.
Затлы сөлгесе өчен»,— диләр горурланып мәйдан тоткан ир-егетләр.
Шушы сүзләрне сөйләгәндә, яшь парлар кунаклар утырган трибунага юнәләләр. Киленнәрнең кулларында сөлгеләр һәм алар бүләкләрен
аксакалга бирәләр.
2 а. б. Сабан туен тагын да бизәп, элекке йолаларыбызны искә төшерүегез өчен рәхмәт сезгә, киленнәр. Әйдәгез әле, хөрмәтле райондашлар, яшь гаиләләргә тигез-матур тормыш, сәламәтлек телик! һәрчак шулай шат күңелле һәм бәхетле булыгыз!
Хакимият башлыгы мәйдан уртасында яшь парлар белән фотога төшә, киленнәргә — чәчәк, егетләргә түбәтәй тапшырыла.
1 а. б. Хөрмәтле райондашлар, Сабантуй кунаклары!
Районыбыз елдан-ел үсә, матурлана бара. Арчалылар шулай иләчәккә өмет белән яши, ә киләчәк ул — балалар.
Районыбызда ике сабантуй арасында 520 бала туды. Ә менә 2003 елның 1 январенда 3 сабый дөньяга килде. Алар Арчадан _____________һәм______________гаиләсендә туган,______________авылыннан_______________һәм________________гаиләсендә туган_______________,_________________бистәсеннән_________________һәм__________гаиләсеннән_________________.
Энҗе бөртегедәй балаларыгыз туу белән котлыйбыз, җан җимешләрегез шәфкатле, тәүфыйкьле, матур һәм бәхетле булып үссеннәр. Сезнең Шатлыкларыгызны без дә уртаклашабыз, мәйданга рәхим итегез. (Фотога төшү).
2 а. б. Бөтен районны шаулаткан «Яңа гасырда — яңа адымнар» дигән бәйге берәүне дә битараф калдырмады. Иҗади концертларны районыбызның 22 мең кешесе карады. Барлыгы 62 коллектив чыгыш ясады. Бәйге барышында
23 хор, 82 бию коллективлары, 55 вокал, 46 гаилә, 28 инструменталь ансамбле оешты. Бу бәйгене оештыруга үзләреннән зур көч, тырышлык куйган һәр кешегә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
«Яңа гасырда —Яңа адымнар» дип исемләнгән район конкурсында предприятие, оешма, учрежденияләр арасында барган иҗади конңерт бәйгесендә түбәндәгеләр җиңүче дип табылдылар. (Бүләкләү тантанасы. Бүләкләү тантанасында жиңүче оешмалар, уку йортлары, җитәкчеләр исеме атала, кыйммәтле бүләкләр тапшырыла).
Театральләшкән күренеш
Мәйданга атлы җайдаклар керә.
1.а. б. Пар җайдаклар килә мәйдан буйлап:
Батыр егет белән матур кыз.
Бәхет теләп пар догалар чыңлый,
Котлы булсын Сабан туебыз.
Сабантуйлар — безнең йөзек кашы,
Кадерләрен белеп яшик лә.
Ярсу юргаларда яшьлек килә,
Юл бирегез, дуслар, яшьлеккә.
Йөзләрендә кояш елмаюы,
Күзләрендә яшен чаткысы.
Алар йөнләгән юртакларның
Тоягыннан сибелә йолдыз яктысы!
Их, шәп тә соң, сөлге болгап
Мәйданнарны бер урау.
Күңелләрне очындыра
Ат тоягы — кыңгырау.
Сука җигелгән ат керә, атның тезгенен — егет, ә суканы бабай тоткан.
2.а. б. Борын — борыннан иген игү халкымда иң изге, иң саваплы хезмәт саналган. Әнә шуңа да беренче буразналарны елның елында, бисмилла әйтеп, аксакаллар сызган. Яңа гына күпереп пешкән икмәкне хәтерләткән, сөрелгән туфракка алтын бөртекләрне дә аксакаллар сипкән, җир-анага хөрмәт, ихтирам әнә шулай аксакаллар аша яшь буынга күчә барган.
Сүз имам-хатыйпка бирелә. Ул Сабан туе белән тәбрикли.
2.а. б. Хөрмәтле кунаклар! Ярыш, көрәш әле башланмаган, сыналмаган әле ир биле, ә Сабантуйның бүгенге батырлары билгеле — ул менә бирегә җыелган Арча районының эшчән халкы. Алар — кыр батырлары, хезмәт алдынгылары, безнең киләчәгебез — шат йөзле балалар, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре.
Сез аларны хәзер тантаналы мәйдан әйләнешендә күрәсез. Беренче рәтләрдә районыбыз яшьләре бара. (Аларга багышланган шигъри юллар укыла).
Сез менәсез күккә, биеклеккә,
Иксез-чиксез зәңгәр киңлеккә
Сезнең яшьлек сүнмәс якты маяклы,
Мәңге сынмас корыч канатлы.
1.а. б. Мәйдан аша районыбызның сугыш һәм хезмәт ветераннары уза. Тормыш авырлыкларына карамастан, ветераннар һаман безнең сафта. Аларга озын гомер, сәламәтлек телибез.
Картаймагыз әле, ветераннар,
Сезгә тиеш әле күпме назлар:
Шөкер, сез күргәннәр артта калды,
Тыныч яши хәзер халыклар.
Сугыш афәтләрен, ятимлекне
Күрмәсеннәр иде оныклар.
2.а. б. Мәйданда — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең алдынгылары. Ул 2003 елның Сабан батырлары, районыбызның алдынгы терлекчеләре һәм механизаторлары. Җирдән мул уңыш алучы батыр игенчеләргә, күп ит, сөт җитештергән уңган терлекчеләргә, тракторчыга, шоферга һәм комбайнчыларга безнең ялкынлы сәламнәребезне
юллыйбыз.
Шул рәвешле мәйдан аша алфавит буенча төрле оешмалар уза. Бәйрәмне алып баручылар бу оешмалар турында кыскача сөйлиләр, алдынгылар белән таныштыралар, яңадан-яңа уңышларга өндиләр,
рәхмәт әйтәләр.
1.а. б. Хөрмәтле райондашлар, кунаклар! Бүгенге Милли бәйрәмебездә безгә сәүдә хезмәте күрсәтүче, тәмледән-тәмле ризык белән сыйлаучы район кулланучылар җәмгыяте коллективына зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Район кооператорлары үзләренең кыйблаларын югалтмыйча, хезмәтләрен
намус белән башкарып, сатып алучыларга йөз белән борылдылар. Эшегез уң, киләчәгегез якты булсын, хөрмәтле район кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре!
2.а. б. Кайда гына эшләмәсен, күңел җылысын биреп эшләгән кеше һәрвакыт хөрмәт иясе булды. Сезнең кебек хезмәт батырлары, үз эшләренең чын осталары, ветераннар, яшь алмашлар булганда, эшләребез уңышлы барыр, кыйблабыз югалмас, районыбыз һәм республикабыз чәчәк
атар!
1.а. б. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле ветераннарыбыз, хезмәт алдынгылары һәм хөрмәтле кунаклар!
2.а. б. Иптәшләр! Мәйданга бизәлгән җигүле атлар керә. Карагыз әле, ничек матур итеп, бөтен күңелен, җан җылысын биреп, яратып бизәгәннәр аларны хуҗалары. Рәхмәт сезгә! Нинди матурлык, нинди ямь өсти бу атлар бәйрәмебезгә.
Бизәлгән атлар, гармунчылар һәм милли киемдәге кызлар утырган атлар парады бәйрәмне дәвам итә.
Ат парады барганда шигъри юллар укыла.
1.а. б. Эх күңелле атка утырып
Мәйданнарны бер урау,
Биеп барган ат тоягы –
Иң гаҗәеп кыңгырау!
Эзгә басып, әнә атлар килә,
Беренчесен каршы алыгыз.
Сабантуе гөрләп үтә бездә,
Җырлап, уйнап, биеп калыгыз!
2.а. б. Сабан туе, бүген Сабан туе!
Чишмәләрдән чыңлап аксын суы.
Чыңлап аккан чишмә суы кебек,
Изүләрен ачкан гармун чыңы.
Яшь киленнәр кыз чакларын уйлап
Колгаларга элә, элә сөлге!
Сандугачлар, бакчаларын ташлап,
Гармунчыга биргән сүзне.
Бәгырь өзелердәй моңлы көе,
Әй, гармунчы, әйттер, әйттер шуны!
Аерылганнар кире кайтыр булсын!
Өзелеп көткән кавышкандай тойсын,
Вәгъдәләшкән вәгъдәсендә торсын,
Әй, гармунчы, әйттер, әйттер, шуны!
Сабан туе бүген, Сабан туе!
Мәйданда сәнгати-спорт күрсәтмә чыгышлар башланып китә.
1.а. б. 2003 ел Сабантуй мәйданында Арча педагогия көллияте коллективы. Аларның котлауларын кабул итеп алыгыз. Сезнең игътибарыгызга сәнгать-спорт чыгышы, алкышлап каршы алыйк әле.
2.а. б. Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Мәйданда балалар спорт мәктәбенең яшь спортчылары чыгыш ясый.
1. а. б. Хөрмәтле кунаклар! Безне бәйрәм белән котлап, үзләренең кайнар сәламнәрен республика аэроклубы спортчылары да алып килгән.
Соңгы елларда бу спортчыларның чыгышы Арча Сабантуйларының бер матур мизгеле булып тора. Хәзер сезнең игътибарыгызга республика аэроклубы парашютчыларының күрсәтмә чыгышын тәкъдим итәбез.
Парашютистлар мәйданга төшкәч, кызлар аларга чәчәкләр бирә.
Батырлар бил алышырлар,
Дуслык хисе күңелдә.
Бабайлар гореф-гадәте
Саклана бит бүген дә.
Осталарга, тапкырларга
Бирелгән бүген мәйдан.
Халкыбызның Сабантуй бәйрәмендә үткәрелә торган уеннарга күчү өчен тәкъдим ителә торган текст.
Хөрмәтле кунаклар, райондашлар! Берничә минуттан Сабантуйның иң гүзәл мизгеле — татарча көрәш буенча ярышлар башланачак.
Быел ул 4 үлчәү авырлыгында үткәрелә:
70 кг-га кадәр;
80 кг-га кадәр;
90 кг-га кадәр;
90 кг-нан югары.
Ветераннар һәм яшүсмерләр арасында да көрәш уздырыла. Көрәшкә язылыгыз.
Көрәшкә язылу__________сәгатьтә төгәлләнә.
2.а.б. Бәйрәм тамашасының уеннары борынгыдан калганнар — халыкныкылар. Менә алар: чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, бүләкләрне күз бәйләп кисү, сулы чиләк-көянтә белән йөгерү, аркан тартышу, колгага менү, бүрәнәдә капчык белән сугышу һ. б. Без сезне уеннарда, алышларда, ярышларда катнашырга чакырабыз! Җиңүчеләрне дә, катнашучыларны да бүләкләр көтә.
1. а. б. Борын-борыннан халкыбыз атларны яраткан, аны тәрбияләгән, Сабан туйларына әзерләгән. Бүгенге бәйрәмдә сез җирле һәм чиста токымдагы атларда җайдаклар узышын күрерсез. Өч үлчәүдә — җиңел, урта һәм авыр үлчәү
ләрдә гер күтәрү, спорт уеннары: ирләр арасында 1500 метрга, хатын-кызлар арасында 100 метрга, хатын-кызлар арасында 4 тапкыр 100 метрга эстафета йөгерүләре — барысы да сезнең өчен. Мәйдан кырында көн буе сәүдә һәм җәмәгать туклануы, көнкүреш медицина хезмәте күрсәтелә, җыр- уен түгәрәкләре оештырыла.
2. а.б. Хөрмәтле райондашлар һәм Сабантуйга кайткан кунаклар!
«Росгосстрах-Татарстан» ачык акционерлык иминиятләү Җәмгыятенең Арча филиалы барыгызны да бүгенге зур бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итә, күңелле һәм матур ял итүегезне теләп кала.
Сабантуй уеннарында катнашучы көрәшчеләр, атта чабучылар һәм колгага менүчеләрне 10 мең сумга иминиятләп куйды.
Бер дә курыкмыйча, Сабантуй уеннарында барыгыз да актив катнашыгыз, Ходай тәгалә сезгә бетмәс-төкәнмәс көч-күәт биреп торсын!
«Тасфир» фирмасы һәрвакыт сезнең белән!
Шул рәвешле барлык уеннар оештырыла.
2. а.б. Сабантуй җитте, дусларым —
Килгәнсез, рәхмәт сезгә,
Булыр бүгенге бәйрәмдә
Милли моң, тәмле сүз дә.
Сабантуймы, сабантуй —
Уеннар туе бит ул.
Тәм-томнар сые бит ул,
Җиңүләр уе бит ул.
Татарча бил алышып,
Аркан белән тартышып,
Ватмый йомырка ташып,
Сынашып, җиңсәң әгәр —
Сабантуй — эчкә шатлык сыймас туй!
Ә хәзер район үзешчәннәренең һәм кунакларның бәйрәм концертын башлыйбыз.
Концерт программасы аерым сценарийда тәкъдим ителә.
Сабантуй ахырына якынлаша
1. а. б. Хөрмәтле кунаклар! Безнең бүгенге сабантуебызның баш батыры билгеле булды. Ул гадел көрәштә җиңеп, батыр калуы белән һәркемне сокландырды.
Күңелләрне рәхәтләндерә торган, җанга җылы бирә торган Сабан туе узып бара. Күгебез һәр көн саен сафлансын, өметләр аклансын, тормышыбыз бүгенге Сабан туйлары кебек ямьләнсен. Сабантуй флагын төшерү абсолют батыр__________________ тапшырыла.
Оркестр С. Сәйдәшевның Совет Армиясе маршын уйный.
2.а.б. Бәйрәмнәр мөбәрәк! Сабантуй буыннарга дәрт, йөрәкләргә көдрәт илә күәт, җаннарыбызга иминлек, тынычлык иңдерсен! Ил-җиребез имин, бала-чагаларыбыз, кардәш-ыру, туган-тумача сау-сәламәт булсын!
Табыннар түгәрәк булсын!
Мөхтәрәм кунаклар!
Кадерле райондашлар!
Хушыгыз, сау булыгыз!
Киләсе Сабантуйларга кадәр!
Балалар бакчасының зурлар төркеме өчен Сабантуй бәйрәме сценарие
«Хуш киләсең, Сабантуй!»
Әзерләде:
Мөслимдәге “Кояшкай”
балалар бакчасы тәрбиячесе
Ногманова Динара Фәнилевна
Мөслим районы, 2018 ел Бурычлар:
1. Балаларда халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту. Татар халкының милли
бәйрәме Сабантуй, аны үткәрү тәртибе, борынгыдан килгән йолалары,
уеннары, үзенчәлекләре белән таныштыру.
2. Бәйрәм турында күзаллауларын киңәйтү, анда катнашырга теләк
тудыру.
3. Сабантуй бәйрәмнәре аша балаларга кечкенәдән милли тәрбия бирү,
төрле милләт вәкилләре арасында үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
4. Бәйрәмдә, анда үткәрелгән уеннарда һәр баланың актив катнашуына
ирешү, шул рәвешле аларда күңел күтәренкелеге, шатлык хисләре
булдыру
Сабантуй үткәрү өчен бакча биләмәсендә яки якында табигать кочагында
мәйдан әзерләнә. Бүлмәдә уткәргән очракта Сабантуй бәйрәменә багышланган махсус презентация күрсәтергә мөмкин. Мәйданчык бәйрәмчә бизәлә, бауга
эленгән флажоклар белән аның чикләре билгеләнә Чигүле сөлгеләр, төрле
төстәге шарлар, “Хуш киләсең, Сабантуй! ”дип язылган плакат эленә.
Бәйрәмдә узачак уеннар өчен кирәкле атрибутлар: аркан, чүлмәк (пластмас
савыт та ярый), чүлмәк вату өчен таяк, капчык, чиккән сөлгеләр, уенчык
атлар, аркан тартышыу өчен бау, кашыклар, пешкән йомырка, чиләк белән су,
стаканнар, көрәшү өчен келәм (мата), балаларга бүләкләр.
Балалар Сабантуйга күпкә алдан әзерләнә: дәртле җырлар, биюләр,
шигырьләр өйрәнәләр. Бәйрәмгә берничә көн кала, татар халык киемнәрен
кигән балалар, төркемнәргә кереп, бүләк (кайбер төбәкләрдә аны “Бирнә
җыю” дип тә йөртәләр) җыялар, балаларны бәйрәмгә чакыралар. Башка
бакчалардан да кунакка балалар чакырсаң, тагын да күркәмрәк булыр. Чөнки
Сабантуй – дуслар, туганнар һәм кунакларның очрашу урыны да. Бәйрәмдә
балалар милли киемнәрдән булса, кызлар – калфак, малайлар түбәтәй кисә,
нур өстенә нур булачак. Бәйрәм барышы:
Тантаналы көй яңгырый. Мәйдан уртасына милли киемнән бәйрәмне алып
баручы тәрбияче чыга.
Тәрбияче:
– Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар!Бүген – бездә зур бәйрәм.
Татар халкының ерак гасырлардан килүче милли бәйрәме – Сабан туена
җыелдык. Сабантуй бәйрәме элекэлектән язгы чәчүләр тәмамланганнан соң
үткәрелгән. Бәйрәмдә хезмәт батырлары хөрмәтләнгән, игенчеләргә дан
җырланган. Сабантуй – ул һәркемнең көтеп алган бәйрәме! Балалар, сез дә
көттегезме Сабан туен?
Балалар (бердәм булып):
– Әйййе, көттек!!!
Тәрбияче:
– Бәйрәм елның кайсы вакытында үткәрелә?
– Ул ни өчен Сабан туе дип атала?
(Балалар сорауларга җавап бирәләр)
Тәрбияче:
– Котлы булсын Сабан туе!
Хезмәт һәм шатлык туе!
Без аны бик озак көттек –
Бәйрәм итик көн буе! (Музыка куела, мәйданга чиккән сөлгеләр белән чәкчәк һәм күпереп
пешкән икмәк тоткан ике бала чыга)
Бала:
– Басуларда күкрәп иген уңсын,
Табыныбыз күрке икмәк булсын!
“Икмәк булса, җыр да була”, диләр,
Бәйрәмебез шаулапгөрләп узсын!
Бала:
– Аннан башка бәйрәм – бәйрәм түгел:
Авыз ит син элек чәкчәктән.
Күңелләрең күтәрелсен әйдә,
Уйнапбиеп, җырлап рәхәтлән!
(Балаларга, кунакларга ипи һәм чәкчәк авыз иттерәләр. Бу вакытта
Сабантуй турында җыр яңгырый).
Җыр “ Сабантуй ”
Тәрбияче:
– Бәйрәмебезне башлыйбыз! Мәйдан уртасына Сабантуйның төп символы
булган чигүле сөлгеләр мәйданга керә!
(Сөлгеләр тоткан балалар мәйданны урыйлар)
Тәрбияче: – Ә хәзер бәйрәм белән котлау өчен бакчабыз мөдирен чакырабыз. Рәхим
итегез!
Мөдирнең котлау сүләреннән соң, “Күңелле безнең Сабантуй!” (Г.
Зәйнәшева сүзләре, Л. БатырБолгари муз.) җыры яңгырый.
Тәрбияче:
– Балалар, сез Сабантуйда нинди уеннар булачагын беләсезме?
(Балалар үзләре белгән уен төрләрен саныйлар).
Тәрбияче:
– Шулай итеп, Сабантуйда нинди ярышлар, уеннар булуын барладык. Аларны
хәтердә ныклап калдырыйк әле: татарча көрәш, чүлмәк вату, кашыкка
йомырка салып йөгерү, күз бәйләп уенчык кисү, капчык киеп йөгерү, көянтә
чиләк (яки кашык) белән су ташу, ат чабышы, аркан тартышу һ.б. Балалар,
әйдәгез, уеннарда актив катнашыгыз! Җиңүчеләрне бүләкләр көтә!
(Балалар, уртага чыгып, уеннарның башлануын хәбәр итә).
1 нче бала:
– Сабантуенда уеннар
Кызыклы һәм күп була.
Милли уеннардан башка
Сабантуй моңсу була.
2 нче бала:
– Көчлеләр һәм кыюлар
Кулына сөлге алсын. Күз ачып йомган арада
Көндәшен егып салсын!
(Мәйдан уртасына җәелгән келәмдә малайлар өчен милли көрәш башлана.
Алып баручы тәрбияче, аларны дәртләндереп, көч биреп тора).
Җиңүче Сабантуй батыры дип игълан ителә, аңа сарык рәсеме ясалган медаль
һәм бүләкләр бирелә.
3 нче бала:
– Болай кем дә йөгерә ул,
Аяклар бәйсез булса.
Әйдә әле ярышыйк,
Капчык киеп узышыйк.
(Мәйданда теләгән балалар капчык киеп йөгерүдә катнаша,уенда
катнашучыларның һәрберсенә бүләк бирелә.)
4 нче бала:
– Күзне бәйләп чүлмәк вату
Айһай җиңел түгелдер.
Алыйк кулга озын таяк,
Кемнәр оста, кем өлгер?
(Уртага чүлмәк ватылып зыян салмый торган башка предмет та ярый)
куела. Баланың күзен яулык белән бәйләп, кулына таяк тоттыралар. Ул, чүлмәккә туры китереп, аңа таяк белән сугарга тиеш. Төз сугучыларга
бүләк бирелә.)
Тәрбияче: Сабан туе уеннары кызганнанкыза бара. Чү! Тояк тавышлары
ишетелә түгелме? Әйе, әйе, әнә атлар килә! Чабыш атларына юл бирегез!
5 нче бала:
– Борынгылар белеп әйткән:
Ир канаты ат була.
Мәйданнарда җиңгән атка
Мактау һәм хөрмәт була.
Ат чабышы уены
(Мәйдан уртасына агач атларга атланган малайлар йөгереп керә.
Кулларындагы чыбыркы, чыбык белән атларын “куалыйлар”. Җайдакларның
һәрберсенә бүләк бирелә.)
6 нчы бала:
Капчык киеп йөгердек,
Инде кашык та алыйк.
Шуңа йомырканы салып,
Җитезлектә сынашыйк.
Йомырка салынган кашык кабып йөгерү уены.
(Балалар, авызларына агач кашыклар кабып, аңа йомырка салалар.
Йомырканы кашыктан төшермичә, беренче килеп җитүче җиңүче була. )
7 нче бала: – Көянтәчиләк асып,
Су ташымыйлар хәзер.
Без кашыклап ташыйк аны,
Я, әйдәгез, кем әзер?!
Кашык белән су ташу уены.
(Балалар парлашып яки ике командага бүленеп, бер савыттан икенче савытка
кашык белән су ташый , кайсы команданың савыты тизрәк тула, шул –
җиңүче.)
8 нче бала:
– Аркан тарту бик җиңел ул,
Көчең булса беләктә.
“Бердәмлектә – көч”, диләр бит,
Тартыйк бауны күмәкләп.
Аркан тартышу уены.
(Балалар, ике командага бүленеп, аркан тартышалар. Кайсы команда
билгеләнгән сызык аркылы тартып чыгара, шул җиңүче дип билгеләнә).
9 нчы бала
Сабантуй елга бер килә,
Күңелле, олы бәйрәм.
Нур өстендә нурлар иңсен, Биеп алыйк ичмасам.
Тәрбияче: Әйдәгез, әле балалар, татар көенә бер биеп алыйк әле! Күмәк
бию.
(Татарча бию “ Әпипә” көе яңгырый, балалар, килгән кунаклар бөтенесе
мәйдан уртасында биеп, күңел ачалар)
Тәрбияче:
Котлы булсын Сабан туйлары! Кадерле балалар, балалар бакчасында эшләүче
барлык тәрбиячеләр исеменнән сезгә бәхетле балачак, ныклы сәламәтлек
телим. Алдагы көннәрегез дә бүгенге кебек ямьле, күңелле булсын!
Өстәлләребездә ризыклар мул булсын!
җыры
“Сабантуй”
Балалар башкаруында
.
Күңелле Сабан туйлары,
Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.
Матур җырлар җырлыйҗырлый,
Уйныйбыз әйләнбәйлән.
Кушымта:
Без җырлыйбыз Сабантуйда,
Иң матур җырлар сайлап.
Безнең җырга зәңгәр күктә
Кошлар кушыла сайрап.
Әтиәниләребезгә Җыйдык чәчәк бәйләме.
Матур булсын, ямьле булсын
Сабан туе бәйрәме.
Тәрбияче: Балалар, көтеп алынган Сабан туйлары ахырына якынлашты. Сау
булыгыз!
22.12.2017
Сабантуй
Сценарий предназначен для татарского народного праздника Сабантуй. Сабантуй проводится в начале июня. Сабантуй- праздник плуга, ежегодный народный праздник окончания весенних полевых работ у татар.
Оценить
4045
Содержимое разработки
Сабантуй -2017
Башлау(кешеләр җыелганда укыла) ФОН
А.б.:
Туган илкәй!..
Иң аһәңле, назлы исем!
Сизәм анда болыннарның татлы исен,
Ишетәм анда яфракларның серле шавын,
Тау астында салкын чишмә чылтыравын…
Саклыйм аңа чын мәхәббәт, сөю хисен,
Алам аннан мәңге сүнмәс яшәү көчен!
Туган илкәй!..
Бу исемдә –язгы таңнар,
Бу исемдә җанга рәхәт татлы моң бар,
Бу исемдә киләчәгем һәм үткәнем,
Туган халкым,
Туган телем,
Туган җирем!
Читтә йөргән чакта сагындырып,
Керер өчен тонлә төшеңә.
Зәңгәр таулы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә!
Нурлы җирем минем, моңлы җирем,
Яшә мәңге тыныч балкышларда,
Чәчәк исе килсен җилләреңнән,
Аяз күкләр булсын таңнарда.
Гүзәл җирем минем,
Зәңгәр күзле җирем,
Күзләремә карыйсың моң белән.
Суларыңның тәмен, чәчәкләрнең тәмен,
Саклар халкым мәңге- мәңгегә!
Туган ягым, туган авылым,
Мин синең газиз балаң.
Саф сулы чишмәләреңнән
Җаныма сихәт алам.
Сусавымны басар кебек
Туган як чишмәләре.
Җилләрнең дә иң назлысы
Шул яктан искәннәре.
Җилләр булып очып килим
Газиз туган ягыма,
Җәйләремә кайтыйм әле,
Кышларыма- языма.
Кадерледән дә кадерле,
Газиз туган ил генә.
Чит-ят җирләр күп булса да
Туган җирем бер генә.
А.б.:
Саумы, июнь – сабантуйлар ае!
Саумы, сабантуйлы киң мәйдан!
-Менә шулай матур яшәгез!- дип,
Җыйдык әле сезне яңадан!.
Бәйрәмнәрнең таҗы-Сабантуйлар-
Бүләк безгә бөек Ходайдан.
Бу тормышның бөтен матурлыгын,
Хозурлыгын саклый бу мәйдан!
А.б.:
Сабан туе бүген, Сабан туе!
Мәйданнарда хәйран тамаша,
Бу бәйрәнең башы игенченең
Хезмәтенә барып тоташа.
Сабан туе- изге ипикәйне,
Игенчене зурлау туе ул.
Җиргә гашыйкларның кавышуын,
Сагынып көткән еллар буе ул.
Икмәк булса гына табын тулы,
Икмәк булса, күңел яшәрә!
Гадел хезмәт белән, муллык белән,
Язсын безгә җирдә яшәргә!
А.б.:
Сабун туе- хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе,
Уйнап- биеп, җырлап –көлеп,
Бәйрәм итик көн буе.
Шау- гөр килә киң болыннар,
Кырлар һәм су буйлары,
Котлы булсын, гөрләп торсын,
Ямьле Сабантуйлары!
Слово о нас_________________________________________________________
А.б.:
Исәнмесез, шаулы һәм дәртле Сабан туеның хөрмәтле кунаклары!
Исәнмесез, ерак җирләрдән бәйрәмгә килгән туганнарыбыз, якташларыбыз, кардәшләребез!!! Авылның хөрмәтле өлкәннәре, яшь җилкәнчекләре, күркәм бала-чагалары!!!
Бүген бәйрәм!
Бүген тантана!
Күңелләр көр, йөрәк шатлана!
Хәерле көн игенчеләр!Көрәшләрдә җиңүчеләр!
Тантанага килүчеләр!
Сезне халкыбызның милли бәйрәме -гүзәл Сабантуе белән ихластан котлыйбыз!!!
Кадерле дуслар, Сабан туе капкалары, ишекләр ачык! Олы бәйрәмебезгә рәхим итегез! Түргә үтегез!
Музыкаль номер №1 _Илназ җыр _”Бәхеттә шатлыкта “
А.б.:
Сабан туе – ул милләтебезнең чын йөзек кашы, табигый бетмәс- төкәнмәс татар халкының үзенчәлекле сәнгатен, аның рухи кыйбласын күрсәтүче, ярышларда осталыгыңны, зирәклегеңне, үткерлегеңне ачарга мөмкинлек бирүче милли бәйрәмнәребезнең берсе. Хөрмәтле дуслар, барыгызны да хезмәт бәйрәме белән тәбриклибез! Биегез, җырлагыз, ярышларда катнашыгыз, рәхәтләнеп күңел ачыгыз!
********
А.б.:
Вакыт чонгылында югалмаган, үзенен тәмен-ямен безнең көннәргә җиткерә алган быелгы Сабантуй бәйрәме барыбызга да миһербанлык, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге һәм искиткеч күп шатлык һәм куанычлар алып килсен!
Ямьле булсын, шатлык тулсын, гөрләп торсын Сабантуй!
А.б.:
Хөрмәтле авыл халкы һәм ераклардан килгән кунаклар! Эше нинди, ашы шундый, дигән безнең бабайлар. Төбә халкының күркәм эшләре бөтен Татарстанга билгеле. Сабан туе хезмәт сөючән, тырыш, уңган- булган Төбә халкының күңелле итеп ял да итә белүләрен, җырга –моңга осталыгын, тапкырлыгын, зирәклеген, көч –кодрәткә ия булуларын тагын бер кат исбатлар. Сабантуен мәртәбәле итүче дә, олылаучы да, хөрмәтләүче, кадерен белүче Төбә кешеләре үзләре.
Сабан туен ачу һәм котлау өчен сүзслово гостям(фанфарытуш )________________________________________________________________________________
_____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________бирелә.Рәхим итегез!
ГИМН яңгырыйгимн Татарстана
А.б.:
Хөрмәтле кунаклар, дуслар, туганнар, якташлар! 2017 нче елның Сабан туе флагын күтәрү хокукы, узган елгы Сабан туе батыры,______________________________
___________________________________һәм 2016 ел Сабан туеның татарча көрәш буенча абсолют батыры_________________________________________________
______________________________________________________ бирелә.
Мәйданга рәхим итегез, батырлар!
Флаг күтәргәндә дәртле музыка яңгырый. поднятие флага ФОН
Кунаклар сәхнәдән төшкәндә:
А.б.:
Кадерле батырларыбызны алкышлар белән озатабыз, корычтай саулык һәм тазалык, имилек телибез!
Сабантуймы? Сабантуй-
Уеннар туе бит ул,
Җиңүләр туе бит ул!
Чаптар өстендә чабып,
Катыктан тәңкә табып,
Колга башына менеп,
Узышларга йөгереп,
Татарча бил алышып,
Аркан белән тартышып,
Ватмый йомырка ташып,
Үткенлектә сынашып,
Җиңсәң, әгәр,
Сабантуй- эчкә шатлык сыймас туй!!!
Музыкаль номер №2 _ Татар биюе _татарский танец
________________________________________________________________
А.б.:
Борынгыдан иген игү халкымда иң изге , иң саваплы хезмәт саналган. Әнә шуңа да беренче буразналарны елның елына, бисмиллә әйтеп, аксакаллар сызган. Яңа гына күпереп пешкән икмәкне хәтерләткән, сөрелгән туфракка алтын бөртекләрне дә аксакаллар сипкән, җир- анага хөрмәт, ихтирам әнә шулай аксакаллар аша яшь буынга күчә барган.
Эх, Сабантуй бәйрәме!
Җырлыйк, биик, әйдәле!
Көне буе гөрләп торсын,
Сабантуе мәйданы!
Музыкаль номер №3 Гөлчәчәк Абдуллина жыр. “Серле йөрәк”
А.б.:
Элек- электән Сабантуйга алдан ук бүләкләр әзерләгәннәр. Бигрәк тә кызлар, Сабантуй бүләге итеп берсен- берсе уздырып, сөлге, кулъяулык чиккәннәр. Ә инде киленнәр бүләге аерым игътибарга лаек.
Җилферди чиккән сөлгеләр,
Бүләкләр күбебездә!
Көрәшик тә, узышыйк та,
Сабантуй бүген бездә!
Шатлыклар күңелебездә!
Ал кояш күгебездә!
Бәйрәм итик бергәләшеп,
Сабантуй бүген бездә!
Музыкаль номер №4 Һинд халык биюе индийский танец
А.б.:
Сабан туе гөрли, Сабан туе!
Гасырлардан килә тавышы!
Күңелләрне айкый тальян моңы!
Җилкендерә моңнар агышы!
Сабан туеның иң кадерле кешеләре- гармунчылар, гармун булган җирдә — моң бар, димәк халык яши, милләт яши!
Сәхнәгә гармунчылар чакырыла????????
А.б.:
Батырлар бил алышырлар,
Дуслык хисе күңелдә,
Бабайлар гореф-гадәте
Саклана бит бүген дә!
Сабан туе- хезмәт туе!
Осталыгың, булганлыгың,
Өлгерлегең, уңганлыгың,
Сынатма, югалтма!
Хөрмәтле дуслар, кунаклар!Сабантуеның иң кызыклы вакыты-көрәш һәм ярышлар! Әйдәгез, рәхим итегез!
(Сабантуйда милли көрәшнең булачак батырлары- яшь көрәшчеләр ачып җибәрә!)?????
А.б.:
Сабан туе, Сабан туе-
Язның данлы бәйрәме!
Хезмәт туе, татар туе-
Алчәчәкләр бәйләме!
Халык һәм җыр…
Җирдә берүк гомер.
Аерылмас җан һәм тән кебек.
Халык барда җырлар мәңгелек тә,
Җырлар барда халык мәңгелек!
Җырдан кадерлерәк нәрсә бар соң?!
Җыр тормышны бизи, хезмәтне,
Җыр кешегә дус та һәм юлдаш та!
Җыр яшәртеп яши йорәкне..
Музыкаль номер №5 Илназ. Җыр “Эх алмасы”
А.б.:
Дуслар җыелган бәйрәмгә!
Балкый бәйрәм кояшы!
Дөнья якты!
Бу -галәмнең җырлаган минутлары!
Сөен күңел!
Уйна да көл!
Килде бәйрәм сәгатең!
Куансыннар картлар, яшьләр,
Белеп шатлык рәхәтен!
Бәйрәм тамашасының уеннары борынгыдан калганнар — халыкныкылар. Менә алар: чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, бүләкләрне күз бәйләп кисү, сулы чиләк-көянтә белән йөгерү, аркан тартышу, колгага менү, бүрәнәдә капчык белән сугышу… Без сезне уеннарда, алышларда, ярышларда катнашырга чакырабыз! Җиңүчеләрне дә, катнашучыларны да бүләкләр көтә!
Сабан туенда уеннар
Төрле була, күп була!
Уеннарсыз сабан туе
Булмаган да күк була!
Музыкаль номер №6 ____________________ Румба
А.б.:
Сабантуйлар җитте, Сабантуйлар!
Туган җирем нурга күмелде.
Сабан туе — шатлык туе бит ул,
Милләтемнең ачык күңеле.Көч-гайрәт тә, уңган-булганлык та
Сабантуйда гына сынала.
Бәйрәм рухы биләп ала җанны,
Кайгы-хәсрәт китә, югала……Мәйданнарда биек колгаларда
Ак сөлгеләр — ап-ак өметләр.
Бил алыша батыр калу өчен
Әзмәвердәй безнең егетләр…Су ташыйлар, чүлмәк вата кызлар,
Бәйге бара мәйдан түрендә.
Сабантуйда алган яшәү дәрте –
Ел буена сүнмә, сүрелмә.Сабантуйлар гөрли, Сабантуйлар!
Колач җәя татар бәйрәме!
Безнең көчтән, уен, җыр-биюдән
Тетрәп торсын дөнья мәйданы!
Музыкаль номер №7Гөлчәчәк Абдуллина жыр “Бер карадым” Алкышлар…
А.б.:
Сабантуйда кунагыма-гөлчәчәкләр,
Җимешләре- чәйләренә.
Мин дөньяга гашыйк бер җан-
Җырлап керәм җәйләремә!
Ә хәзер авыл үзешчәннәренең һәм кунакларыбызның чыгышын башлыйбыз
(концерт программасы аерым сценарийда тәкъдим ителә)????????
Гайрәтләнеп чыгам көрәшкә,
Батыр егет, ура сөлгене,
Күтәреп ал, төптән көрәшчене,
Шатлансын мәйдан, сына үзеңне!
Ә хәзер барыгызны да татарча көрәшкә чакырабыз!
А.б.:
Бөтен тирә- якта
Буген әйлән-бәйлән!
Якты безнең бәйрәм!
Туганнар, бәйрәм белән!
Музыкаль номер №8___________чегән халык биюе. цыганский танец
А.б.:
Йөрәкләрне дәртләндереп
Яңгырый матур җырлар!
Көч һәм дәрт арттырып
Узалар Сабантуйлар!
Дөньяда матур- матур бәйрәмнәр күп. Безнең өчен иң җәүһәр көннәр- Сабан туе көннәре. Бу бәйрәм авыр вакытларда да хисләрне яңарта, яшәргә көч бирә, туганнарны һәм якыннарны җыя.
Кадерле дуслар, бәйрәмнәр мөбәрәк, күңелләр түгәрәк булсын! Йөрәкләрдә шатлык хисләре ташып торсын!
Кадерле милләттәшләр, бәйрәм концертыбызны _______дәвам итә. Көчле алкышлар белән каршы алыгыз!.
Музыкаль номер №9 Җыр Илназ “Жиләкле жәй”
А.б.:
И, гүзәл соң безнең Сабантуйлар!
Халкым сыман тыйнак, ягымлы!
Халкым кебек олы, киң күңелле,
Халкым кебек дәртле һәм моңлы
Музыкаль номер№10 Джайв
А.б.:
Тырыш халкым! Туган җиргә бирдең,
Маңгай тирен, күңел чаткысын!
Телибез без сезгә теләкләрнең,
Иң изге һәм иң татлысын!
Музыкаль номер №11 Ә хәзер сез яратып олгергән талантлы җырчыбыз Гөлчәчәк Абдуллина, каршы алыгыз “Синсез яшәүләр”
А.б.:
Яшьлек җырын җыйрлыйк, дуслар,
Җиңел булсын атларга.
Җыр белән җирне яңартып,
Яшьлек килә сафларга.
Музыкаль номер №12 Илназ җыр “Салкын җәй”
А.б.:
Изге җир ананың
Хезмәтчел уллары,
Матурлап, яшәртеп төзиләр дөньяны.
Кайсысы шатлыклар кичерә-кичерә,
Кырларда гөрләтеп игеннәр үстерә.
Кайсысы балкыта өр яңа калалар,
Күк йөзе шикелле нур чәчеп яналар.
Шул нурлар эчендә ишетелә җыр гына.
Ә җыр туганлык
Һәм бәхет,
Һәм шатлык
Һәм дуслык турында!
Музыкаль номер №13 Гөлчәчәк Абдуллина, каршы алыгыз “Каен җиләге”
А.б.:
Якты йөз, сүрелмәс дәрт белән
Авылдашлар ача күңелен!
Эш сөйгән намуслы халкыма-
Дан димен!
Дан димен!
Әйдәгез әле, хөрмәтле Төбә халкы! Бергәләшеп күңел ачыйк, җырлыйк, биик!
Музыкаль номер №14 Илназ җыр “Талларым”
А.б.:
Җәйнең матур аенда,
Сандугачлы чагында, була ул Сабан туйлары.
Мөхтәрәм җәмәгать! Сабан туе ул безнең милли уеннары белән дә бар халыкны җәлеп итә. Мәйданыбызда төрле уенлы мәйданчыклар эшли. Әйдәгез, уйнагыз, безгә кушылып җырлагыз, биегез, рәхәтләнеп ял итегез!
Музыкаль номер №15 җыр Гөлчәчәк Абдуллина “Былбыл кош”
А.б.:
Кәефләр ничек мөхтәрәм кардәшләр? Яхшымы? Менә рәхмәт! Әйдәгез алайса рәхетләнеп биеп алыйк!
Музыкаль номер күмәк бию / танец
А.б.:
Җырлары һәм гармуннары белән
Сабантуйлар килде әйләнеп,
Ап-ак һәйкәл гүя балкып чыккан-
Мәйдан тулы солге бәйләме.
Тамаша кыл, күңел ач син бүген,
Биеп җибәр, әйдә булмаса,
Болынлыкны яшел постау итеп
Табын кора туган –тумача.
Туган якның чишмәләре тәмле,
Җилләренә хәтле, һәй, тыгыз,
Кардәшләрем, кунак булып бүген,
Сабантуйга сез дә кайттыгыз!
______________________________________________________
БҮЛӘКЛӘҮ награждение
А.б.:
Шәрран ачык күңел бакчалары
Хөсетлек юк, юктыр яман уй.
Җанны, рухны, йөрәк тибешләрен
Бергә тоташтыра Сабантуй!
Мөхтәрәм кардәшләр! Бүгенге Сабантуебызнын баш батыры билгеле булды. Ул гадел көрәштә җиңеп, батыр калуы белән һәркемне сокландырды.
Әйдәгез, дуслар, Сабантуй батырларын алкышлап каршы алыйк! Аларны бүләкләү өчен сүзне кабат хакимият башлыгына бирик:
______________________________________________________________________
А.б.:
Күңелләргә рәхәт бирдең, Сабан туе!
Рәхмәт, сиңа, рәхмәт, гүзәл Сабан туе!
Бергә-бергә яшәү язсын гомер буе,
Яшә, туган илем! Яшә, Сабан туе!!!
Күңелләрне рәхәтләндерә торган, җанга җылы бирә торган Сабан туе узып бара. Күгебез һәрчак сафлансын, өметләр аклансын, тормышларыбыз мул имин булсын!
Бәйрәмнәр мөбәрәк! Сабантуйлар буыннарга дәрт, ййөрәкләргә кодрәт илә куәт, җаннарыбызга иминлек, тынычлык иңдерсен! Ил – җиребез тыныч, бала-чагаларыбыз, кардәш- ыру, туган –тумачаларыбыз сау= сәламәт булсын!
Хөрмәтле дуслар, барчагызны да кичке Сабан туена чакырып калабыз!
Номерлар:
Илназ җыр ”Бәхеттә шатлыкта “
Татар биюе татарский танец
Гөлчәчәк Абдуллина жыр “Серле йөрәк”
Һинд халык биюе индийский танец
Илназ җыр “Эх алмасы”
Румба
Гөлчәчәк Абдуллина жыр “Бер карадым”
Чегән халык биюе цыганский танец
Җыр Илназ “Жиләкле жәй”
Джайв
Гөлчәчәк Абдуллина, “Синсез яшәүләр”
Илназ җыр “Салкын җәй”
Гөлчәчәк Абдуллина, “Каен җиләге”
Илназ җыр “Талларым”
Гөлчәчәк Абдуллина “Былбыл кош”
Күмәк бию танец
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/288798-sabantuj
«Свидетельство участника экспертной комиссии»
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
Веселый праздник — С а б а н т у й !
Ведущая: Здравстуйте Дорогие дети, уважаемые воспитателли! Исэнмесез балалар, кадерле тэрбияучелэр! Поздравляем всех вас с веселым праздником Сабантуй. Сабантуй — древний праздник татарского народа, который проводится после окончания весенних полевых работ. Слово «сабантуй» означает: «сабан» — плуг, «туй» — праздник.
Шау-гөр килә киң болыннар,
Кырлар һәм су буйлары.
Котлы булсын, якын дуслар,
Ямьле Сабан туйлары!!!
Давайте, крикнем « С праздником Сабантуй, урра!»
Ведущий. Для открытия праздника Сабантуй слово предоставляется Заведующей д/с «Тургай» Губайдуллиной Люцие Шамилевне.(Объявляет об открытии)
Ведущая: Э хэзер без сезгэ узебезнен матур шигырьлэребезне сойлэрбез.
1.В чём причина, что смеются
И танцуют, и поют,
Солнце в небе ярким блюдцем? —
Сабантуй сегодня тут!
2.Шатлыклар күңелебездә
Ак кояш күгебездә
Килегез дуслар кунакка
Сабантуй бүген бездә.
3.Этот яркий праздник плуга
И нелёгкого труда,
И улыбок для друг друга —
Сабантуй настал, друзья!
- Җилферди чиккән сөлгеләр
Бүләкләр күбебезгә
Көрәшик тә, узышыйк та
Сабантуй бүген бездә.
5.Всех успеть увидеть нужно
И узнать на что горазд:
Там верёвку тянут дружно,
Тут ловкач мешком поддаст.
- Әйдәгез бер рәхәтләнеп
Шаярыгыз, көлегез,
Рәхәтләнеп көлә белү
Витамин ул белегез.
Көлегез, көлегез,
Файдасы күп белегез.
7.Снова песни зазвучали
Подпевай им и танцуй.
В детсаду Народный праздник-
Наш веселый Сабантуй!
На веселый Сабантуй
Мы позвали всех друзей.
Будем петь и танцевать,
Дружно весело играть.
А наши ребятки приготовили для вас прекрасную песню про сабантуй!
Дети исполняют песню «Сабантуйга барабыз!»
Ведущая: На празднике вас ждет много развлечений.
Захочешь приз получить — получай.
Захочешь быть самым лучшим — будешь лучшим.
Праздник у нас не простой — Сабантуй!
Кто хочет веселиться — пусть не ленится
Балалар, сезне сабантуйда кызыклы ярышлар, уеннар котэ. Эйдэгез, узебезнен нинди олгер икэнлегебезне курсэтик эле!
Ведущая: Э хэзер коянтэ хэм сулы чилэклэр белэн ярышу уенына чакырабыз.
Вот два ведра, полно водицы,
Надо быстро пробежать, не облиться!
- Проводится игра «Бег с ведрами» под музыку
- “Перетяни канат”
- Бой с падушками
Галина: Вот ложка, в ложке – яичко!
Бежать нельзя, дрожать нельзя,
Дышать можно – только осторожно!
- Бег с ложками ( йомырка белән йөгерү )
Кстати, ребята, мне очень хочется проверить вашу сообразительность, и поэтому я привёз для вас загадки.
- Всех известных птиц черней, враг личинок и червей.
В огороде словно врач, ходит важно. Это. .. (грач).
- Вот будильник во дворе,
Будит всех он на заре.
Красный гладкий гребешок.
Это Петя. .. (петушок).
- Красный спрятан корешок.
Сверху виден лишь вершок.
А подцепишь ловко-и в руках. .. (морковка).
- Небо застлано дождём.
Как же мы гулять пойдём?
Не горюй, ведь в огороде
Светит при любой погоде
В деревнях, на дачах, сёлах,
Наше солнышко. .. .(подсолнух).
Дети, одно из главных соревнований сабантуя это – конные скачки. Разрешите начать соревнования.
- Игра «Конные скачки»
Ведущий: Какие вы ребята молодцы. Вот вы и показали какие вы смелые и ловкие.
Сабантуй елга бер генә килә
Күңелле, олы бәйрәм.
Нур өстенә нурлар иңсен
Биеп алыйк ичмасам.
А сейчас для всех для вас
Развеселый перепляс.
Громче, музыка, играй!
Танцевать всех приглашай!
(татарча бию) Звучит татарская музыка. Дети танцуют.
Дискотека под татарскую нардную мелодию.
Вот и закончился наш праздник,
Давайте крикнем «Ура!»
Праздник «Сабантуй» удался на славу,
Я думаю, всем он пришелся по нраву!
Сау булыгыз!
Татарский национальный праздник
“Сабантуй”
(Праздник плуга)
Подготовила:
Воспитатель по обучению
татарскому языку
Талибуллина Г.Р.
июнь 2015 г.
Татар милли халык бәйрәме “Сабантуй”
№3 нче “Аленушка” балалар бакчасы
2015 нче уку елы
Тәрбияче колга тотып урамда уйнаучы балаларны бәйрәмгә чакырып йөри, балалар тәрбиячеләр белән колгага бүләкләр эләләр. Музыка җитәкчесе баянда бию көйләре уйный.
Бәйрәм мәйданында шарлар, уеннар өчен атрибутлар, чәчәкләр, утырырга утыргычлар. Балалар җыелгач бәйрәм башлана.
А. Б. – Исәнмесез, балалар! Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, хәерле көн! Без бүген татар халкының олы бәйрәме- Сабантуена җыелдык. Сабантуй — ул хезмәт бәйрәме, Сабантуй — ул дуслык бәйрәме, Сабантуй – ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме.
Шатлыклар күңелебездә,
Ал кояш күгебездә,
Килегез, дуслар, кунакка
Сабантуй бүгенбездә!
Жилферди чиккән сөлгеләр,
Бүләкләр күбебезгә.
Көрәшик тә, узышыйк та,
Сабантуй бүген бездә!
Күңелле Сабан туйлары,
Бүген бәйрәм, зур бәйрәм!
Матур җырлар җырлый-җырлый
Уйныйбыз әйлән-бәйлән.
Сабантуй –веселый праздник
Это всем давно известно.
Сколько игр и зрелищ разных
Приходите – интересно!
Снова песня зазвучала
Подпевай ей и танцуй!
Мы сегодня отмечаем
Наш веселый Сабантуй!
Котлы булсын Сабан туйлары!
Җыр “Сабантуй”
Җыр беткәч Шүрәле килеп җитә.
Шүрәле:Ә сез монда нишләп утырасыз? Нинди бәйрәм ул? Балалар, ә Сабантуй бәйрәме кайчан була?
Балалар: Җәй көне була!
Шүрәле: Ә сез җәй көнен сагындыгызмы?
Балалар: Әйе, сагындык!
Шүрәле: Җәй турында беләсезме?
Балалар: Беләбез!
Шүрәле: Хәзер сынап карыйм сезне!
Черки ничек безелди?
Агачлар ничек шаулый?
Бакалар ничек җырлый?
Күке ничек кычкыра?
Бал корты ничек оча?
(балалар шул вакытта әйткән сүзләргә туры китереп
хәрәкәтләр һәм авазлар әйтәләр).
А. Б. Сабантуй — это праздник труда, праздник радости и счастья,в котором сливаются воедино и красивые обычаи народа, и песни его, и пляски, и обряды. Сабантуй празднуется в честь окончания весенне-полевых работ. Сбор подарков обычно сопровождался веселыми песнями, шутками, а подарки привязывали к длинному шесту. В день сабантуя в деревне царило приподнятое настроение, люди с утра шли на майдан. Одевались во все самое лучшее, женщины доставали из сундуков свои украшения.
Шүрәле: Сезгә рәхәт, сез бергәләп уйныйсыз, ә мине беркем дә яратмый, минем белән уйнамыйлар.
А. Б: Шүрәле борчылма! Без синең белән уйнарбыз, бүген бит бәйрәм!
Җыр “Шурале”.
Бигрәк озын кулларың,
Күзләрең йөреп тора.
Килеш -килбәтеңне күргәч,
Көләсе килеп тора.
Әй Шүрәле, Шүрәле,
Безнең яңга кил әле.
Син яхшы бит,
Син әйбәт бит,
Бергәләп уйныйк әле.
Ачуланган, турсайган
Шүрәлене күр әле.
Онытып килгән инде,
Былтыргы үпкәләрне.
Әй, Шүрәле, Шүрәле,
Безнең яңга кил әле.
Син яхшы бит,
Син әйбәт бит,
Бергәләп уйныйк әле.
С праздником вас всех, дорогие дети, с праздником вас сотрудники нашей “Аленушки” и родители, с весёлым праздником Сабантуем!
Җыр “Сабан туе”
(зурлар төркеме балалары башкара)
Шүрәле: Нинди уеннар беләсез?
Уен “Без, без идек”
Без, без, без идек,
Без унике кыз идек,
Бер тактага тезелдек,
Таң атканчы юк булдык,
Базга төштек, май ашадык,
Келәткә кердек, бал ашадык,
Коега төштек, су эчтек,
Кап та коп, мич астында Якуп,
Авызыңны ач та йом!
Шүрәле ялгыш сүз әйтә һәм аңа җаза бирелә – биетәбез.
Татар халык җыры “Әпипә”
А.Б.:Шүрәле, син саный беләсеңме?
Шүрәле:Юк, белмим. Ничек соң ул?
Балалар 10-га кадәр санап күрсәтәләр.
А.Б.: Я, ничек, Шүрәле, исеңдә калдымы? Хәзер тикшерәбез. Балалар, әйдәгез, уен уйнап алыйк.
Уен “Парлашу”
Шүрәле: Рәхмәт, балалар. Бик күңелле булды.
А.Б.: Мин сиңа да, балаларга да бүләкләр әзерләдем. Кая соң әле алар? (эзли, таба алмый). Шүрәле, син алмадыңмы?
Шүрәле: Алдым шул! Миңа беркемнең күчтәнәч биргәне юк!
А.Б.: Зинһар, бир!
Шүрәле: Юк, бирмим!
А.Б: Көч сынашыйк! Әгәр дә җиңсәң, күчтәнәчләр сиңа, бирешсәң-безгә!
Уеннар: балалар белән уйный:
“Капчык киеп чабышу”
“Йомырка ташу”
“Аркан тартышу”
Шүрәле: Сез бик җитез, уңган булдыгыз, бүләкләрегезне бирәм. Мине тагын бәйрәмнәргә чакырыгыз. Сау булыгыз, балалар!
А.Б.: Ә без бәйрәмне дәвам итәбез.
Алай итик әле без,
Болай итик әле без.
Күңелле итеп бергә-бергә
Уйнап алыйкәле без.
«Ат чабышы» уены (таякларга атланып чабу)
Кемнәр җитез, кем өлгер,
Минем янга килегез.
Әйдә карыйк узышып,
Капчык киеп ярышып.
(капчык киеп йөгерү)
Кашыкка салып күкәйне
Йөгерегез тизрәк.
Күрик әле, бу ярышта
Кайсыгызҗитезрәк?
( кашыкта йомырка белән йөгерү)
Мактана дип уйламагыз
Мин урынлы мактанам.
Чөнки бу чүлмәкне
Күрмичә дә ваталам.
( таяк белән чүлмәк вату )
Икегезгә ике капчык
Ягезәле, тотыгыз.
Сабан туенда ярышып
Сез дә бүләк алыгыз.
( капчык сугышы)
Менә сиңа сулы чиләк
Кашык ал син кулыңа.
Йөгер тизрәк, иң алдан кил
Егыла гына күрмә.
(бер чиләктән икенчесенә кашык белән су ташу )
Сабантуй елга бер килә
Күңелле, олы бәйрәм.
Нурөстенә нурлар иңсен
Биеп алыйк ичмасам.
(тиз бию көенә бергәләп бию)
А. Б. Менә, дуслар, көтеп алынган Сабан туйлары да тәмам. Барыгызга да саулык – сәламәтлек телим. Киләсе елга да Сабан туйларында очрашырга язсын. Саубулыгыз!