Төзеделәр: Фарукшина Гөлназ Каниф кызы, Хәйруллина Әлфия Камил кызы.
Сабан туе – халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, әхлакый кагыйдәләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәме.
Татар халкының күңел байлыгын саклап калу йөзеннән авыл күләмендә үткәрелгән бәйрәм сценариен тәкъдим итәбез.
1а.б.
Саумы, июнь – Сабантуйлар ае!
Саумы, Сабантуйлы киң мәйдан!
-Менә шулай матур яшәгез!- дип.
Җыйдык әле сезне яңадан.
Бәйрәмнәрнең таҗы – Сабантуйлар –
Бүләк безгә бөек ходайдан.
Бу тормышның бөтен матурлыгын,
Хозурлыгын саклый бу мәйдан!
2 аб. Хәерле иртә бар дөнья!
Хәерле иртә илем!
Илем – көнем,
Динем-телем,
Сөекле халкым минем!
1 алып баручы.— Хөрмәтле авылдашлар, кунаклар, туганнар! Тирә як авыллардан, шәһәрләрдән килгән күршеләребез! Тыңлагыз, җәмәгать! Сабан туен башлыйбыз! Барчагызны үзәк мәйданга чакырабыз. Үзәк мәйданга, Сабан туена, рәхим итегез! Мәйданга, мәйданга Сабан туена!
2 нче алып баручы. –Хәерле көн кунаклар һәм авылдашлар! Ел да уздырыла торган Сабан туе бәйрәмен ачып җибәрү өчен авылыбызның аксакалларыннан хәер-фатиха алыйк. Рәхим итегез аксакаллар!
(Аылның өлкән яшьтәге картлары дога укый.)
1а б.Рәхмәт аксакаллар! Ходай тәгалә биргән көнгә шатланып бәйрәмебезне чын-чынлап башлап җибәрергә дә мөмкин.Вакыт чоңгылында югалмаган, үзенең тәмен-ямен безнең көннәргә җиткерә алган быелгы Сабантуй бәйрәме барыбызга да миһербанлык, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге һәм искиткеч күп шатлыклар алып килсен!
Кешелекнең үзе шикелле үк,
Борынгыдан килә бәйрәмнәр.
Шатлыкларын бәйрәм итә кеше-
Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.
2аб. Җир шаулатырлык бәйрәмнәрең булсын.
Бәйрәме бар халык – бай халык.
Гасырларның бәйрәм җилләрендә
Җыры кала,
Байраклары кала чайкалып.
Тар күңелдә була алмый бәйрәм…
Бәйрәмнәргә кирәк мәйданнар.
Борынгылар җаннар матурлыгын
Мәйданнарга,
Гасырларга җәеп салганнар.
1аб. Туган ягым – Әлмәт ягы,
Данлы Идел буенда.
Гөрләшә халык бәйрәмдә,
Җәен, Сабан туенда.
Сабан туйлары мөбәрәк булсын, хөрмәтле милләттәшләр!
(“Зонтигым” биюе. “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чыгышы.)
2аб. Ямьле елга буенда ла,
Язгы Сабан туенда,
Киенешеп, сөенешеп
Дуслар килгән җыенга.
Ил бәйрәмен бәйрәм итеп
Бар да килгән җыенга.
1аб.Бәйрәм үткәрергә матди ярдәм күрсәткән иганәчеләр, ягъни спонсорлар исемнәрен дә яңгыратып китәсебез килә,менә алар:
“Альметьнефть“идарәсе җитәкчесе. Чупай авылы кияве Миргазиян Таҗиев;
Әлмәт торба заводы җитәкчесе – Токарев Александр Михайлович;
“Ташкичү” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе – Шәрипов Галимҗан Гыйният улы;
“Сельпо” кулланучылар җәмгыяте;
Авылдашларыбыз:
Хәмзин Камил Асылгәрәй улы;
Зиннуров Ринат Рәис улы;
Зиннурова Ландыш Ильяс кызы;
Шәвәлиев Ринат Рифкат улы;
Рәхмәт сиңа игелекле кеше,
Матди ярдәм, җылы сүзеңә.
Бар ярдәмең, зур уңышлар булып,
Кире кайтсын кабат үзеңә.
Бәйрәм белән тәбрикләү өчен Мәмәт муниципаль авыл җирлеге рәисе Гыйниятуллин Камил Җәүдәт улына сүз бирәбез.(Камил Җәүдәтович бәйрәм белән котлый, килгән кунакларга сүз бирелә.)
2 аб. 2009 ел – Татарстан Республикасында Спорт һәм сәламәт яшәү елы дип игълан ителде. Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары район күләмендә үткәрелгән төрле ярышларда актив катнашып зур уңышларга ирештеләр. Менә алар:
Укытучылар җыелма командасы шахмат буенча 1 урынга, йөгерү (эстафета) 1 урынга, волейбол буенча 3 урынга лаек булды.
1 аб.
Укучылар җыелма командасы: баскетбол – район күләмендә 3 урын, шәһәр буенча шуулай ук 3 урын;
Кышкы футбол – (92/93елгылар) 3 урын,
(94/95 елгылар) 1 урын;
Гер күтәрү – район күләмендә 1 урын,
шәһәр буенча 3 урын;
Армспорт – кызлар командасы 2 урын;
Җиңел атлетика – кызлар командасы 3 урын;
Шәһәрнең 50 еллыгына багышланган марафонда Морзахановлар гаиләсе 2 урынга лаек булдылар.
Спорт тормышында актив катнашкан, авылыбызның данын район, шәһәр күләмендә яктырткан укучыларыбызны бүләкләү өчен Сабан туе мәйданына чакырабыз: Ахметзянов Илнар, Гумерова Алина, Халикова Алина, Морзаханова Алина, Хәйруллин Руслан, Сөләмәнов Руслан, Билалов Радик, Билалов Рифат, Рахматуллин Артур, Галимов Гелүс, Закиров Салават.Мәйданга рәхим итегез!(Бүләкләү.)
2 аб.
Хәерле иртә барчагызга
Олыгызга-кечегезгә,
Бабайларга, әбиләргә,
Газиз әти-әниләргә.
Сөекле җиребезгә.
1 аб.
Сабантуйлар килде туган якка,
Буразналы җирләр түреннән,
Тургай тавышлары аһәң биргән,
Хезмәт батырлары иленнән.
Хөрмәтле авылдашлар! Сабан туебыз кунаклары! Үзебезнең матур традиция буенча авыл һәм район Сабан туйларында һәр елны язгы кыр эшләренә йомгак ясала.
2 аб .Сабантуй мәйданында иң хөрмәтле, иң мактаулы урын, әлбәттә, сабан батырына. Бәйрәмгә җыелган һәрберебез аны хөрмәтли, зурлый, данлый. Сабан батырын мәйданга чакырабыз.(Шаһивалиев Ранис)
Менә ул иң тырыш, иң булган егет!(Бүләклиләр)
Сабан батыры хөрмәтенә авыл кызлары башкаруында бию.( “Бормалы су” көенә “Су юлы” биюе.)
1 аб. Сабан туенда уеннар
Төрле була, күп була.
Уеннарсыз Сабан туе
Булмаган да күк була.
Кадерле дуслар! Үзәк мәйданга Сабан туеның традицион уеннарына рәхим итегез. Менә алар: чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, бүләкләрне күз бәйләп кисү, сулы чиләк-көянтә белән йөгерү, аркан тартышу, баганага менү, бүрәнәдә капчык белән сугышу, катык салынган савыттан акча табу, кул көрәше, милли көрәш, итек киеп йөгерү. Без сезне уеннарда, алышларда, ярышларда катнашырга чакырабыз.Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.Бер үк вакытта икешәр төрле уен алып барыла.
1 уен “Кашыкка йомырка куеп йөгерү”,”Капчык сугышы”,”Капчык киеп йөгерү”
2 а.б. Күңел ачуны “Кашыкка йомырка куеп йөгерү” һәм “Капчык белән “сугышу” уеннарынан башлап җибәрәбез. Уенда катнашырга теләүчеләр Насыбуллин Рәис һәм Зәкиева Әлфия апа янына җыелуыгыз сорала.
1 аб.
Кашык кабып йөгерәм дип,
Мактанырга ашыкма.
Ә син менә йөгереп бак,
Күкәй салып кашыкка
2 а.б.
Кулга тотканнар асып
Салам тутырган капчык,
Капчык белән чиратлашып,
Сугышалар шап та шоп.
1аб.
Кемнәр өлгер, кем җитез-
Минем янга килегез.
Әйдә, карыйк ярышып
Капчык киеп чабышып- дип капчык киеп йөгерегә чакыра Светлана Михайловна һәм Давлетшина Роза. Алар янына ашыгыгыз!
2 уен “Су тулы чиләк белән йөгерү”,”Кул көрәше”.”Милли көрәш”,”Гер күтәрү”
2 аб. Бу уен тормышның үзеннән алынган. Аңарда ир-атлар да, хатын-кызлар да катнаша ала. Су тулы чиләкләрне көянтәгә элеп, йөгерү ярышында катнашырга теләсәгез, беренче килеп, Сабантуй бүләгенә лаек булыйм дисәгез, уенга рәхим итегез.
1 аб.Әйдәгез яшь кызлар, эшчән киленнәр, апалар, әбиләр! Кайсыгыз уңганрак һәм җитезрәк?! Көянтәләрегезне иңнәрегезгә салып старка басыгыз! Бу уенда катнашырга теләүчеләр Ахметзянова Гөлсинә янына җыелыгыз.
2 аб.Кул көрәштерү, ягъни армреслинг ярышы да башлана. Көчләрен сынарга теләүчеләр Морзаханова Илсияр янына җыелуыгыз сорала.
1 аб. Гер күтәрү ярышында да көчегезне сынап карарга телисезме? Халиков Инҗир янына ашыгыгыз.
2аб.Милләттәшләр, Сабан туеның таҗы булган милли көрәшкә җыелыгыз. Милли көрәш хөкемдарлары Галимуллин Котдус, Яруллин Мансур.
Егет булсаң, көрәш –
Борынгыдан килгән уен.
Көрәшеп җиң һәм батыр кал,
Бүген – бәйрәм.
Бүген – Сабан туе!
Батырлар кулы билдә,
Сөлгесен сала иңгә,
Ир-егет туймас көрәштән,
Ал биленнән, сал җиргә.
1аб.
Ир егетләр ап-ак сөлге тотып,
Чын безнеңчә милли көрәшсен!
Бай абзыйлар, юмартланып китеп,
Батырларга бүләк өләшсен.
2аб
Көрәш кыза мәйдан уртасында,
Дулкынлана халык: “Кем җиңәр?”
Көрәшчеләр әле бил бирмиләр,
Чыдасыннар гына сөлгеләр.
Иң кызган чагы көрәшнең,
Кем калыр икән батыр?
Муенына тәкә салып
Кем соң өенә кайтыр?!
1аб.Шулай итеп,Сабан туе мәйданында милли көрәш тәмам булды.Менә быелгы Сабантуйда көрәштә җиңеп чыгучының исеме дә билгеле булды.Абсолют батыр(Яруллин Руслан), тәкәсен иңнәренә салып, мәйдан буенча хөрмәт әйләнәсен уза. Батырга алкышлар!
Көрәш батырына авылыбызның иң чибәр, иң уңган кызыннан бүләк. Шәрыкъ кызлары биюе.(Бии Морзаханова Алинә)
Иң өлкән, иң кечкенә кешене бүләкләү.
2 аб. Язмышым минем бәйләнгән
Чупаема үрелеп,
Горур яшисең син
Шау чәчәккә күмелеп.
Иң кояшлы чәчәк бит син
Татарстан җирендә.
Кояш та иртәрәк чыга
Чупаемның күгендә.
Горурланам синең белән,
Гел шулай гөрләп яшә.
1аб.Батыр егетләре, матур кызлары, уңган киленнәре, зирәк аксакалларыбыз белән дә горурлана авыл халкы. Шундыйларның берсе – күп яшәгән, күп күргән, тормышның ачысын-төчесен татыган Йосыпова Гаян әби аерым хөрмәткә лаек. Ул авылыбызның иң өлкән кешесе һәм без аңа бүген Сабантуй бүләген тапшырабыз.(Бүләк бирелә.)
2 аб. Авылыбызның киләчәге дә өметсез түгел, тормыш дәвам итә. Бүгенге бәйрәмдә яңа туган сабыйлар, авылыбызның иң кече кешеләренең дә исемен яңгыратасыбыз килә. Бу – Фәнис һәм Фәния Гариповларның оныгы Данис һәм Ситдикова Светлананың улы Руслан. Аларга да безнең бүләгебез бар.(Бүләкләү).
Сабыйлар хөрмәтенә әниле-кызлы Морзахановалардан гаилә биюе.
3 уен “Итек киеп йөгерү”,”Әйбер кисү”,”Аркан тарту”
1аб.Хөрмәтле авылдашлар. Сезнең игътибарга яңа төр уен тәкъдим итәбез:”Итек киеп йөгерү”. Бу төр уенны Зәкиева Әлфия оештыра.
2аб.Мәйданның бер читендә балалар өчен “Әйбер кисү” уены башлана.Мәүлетбаева Наилә, Гарипова Фәния янына җыелыгыз.
1аб.
Шау-гөр килә киң болыннар,
Кырлар һәм су буйлары,
Котлы булсын милләттәшләр,
Чупай Сабантуйлары.
Авылдашлар! Аркан тартып көчегезне сынарга теләсәгез, Закиров Мөнәвир янына рәхим итегез!
4 уен. “Баганага менү”, “Чүлмәк вату”, “Катыктан акча эзләү”
1аб.Хөрмәтле Сабантуй кунаклары! Хәзер һәр адымын санап, үлчәп атлый белгән, апа-абыйларны, малайларны, бабайларны чүлмәк вату уенына чакырабыз.Бу уенда катнашырга теләүчеләрне Закиров Мөнәвир көтә.
2 аб.”Савыт – саба бәхеткә ватыла”, — ди халык.Чыннан да, шулай бит. Күз бәйләп, чүлмәк ватып, бүләк алырсыз отып!Бу бәхет түгелмени?!
1 аб. Кем төгәл атлый һәм төз суга белә,
“Чүлмәк” абзагыз сезне көтә!
Дуслар! Чүлмәкне вата алмыйча кәефегез киткән икән, һич тә борчылмагыз.Карагыз әле, мәйданда нинди биек багана.
2аб.Халык спортының кызыклы төре булган “Баганага үрмәләү” уенында кем тели шул катнаша ала. Рәхим итегез дуслар!
Багананың очына ук
Кем үрмәләп җитә ала.
Шул иң очтагы бүләкләрне
Үзенеке итә ала.
Бу уенны Насыйбуллин Рәис оештыра.
1 аб.Чүлмәктән акча табып аласың киләме? Тик бер шарт белән: кул белән түгел ә тел белән? Баерга теләүчеләр Галимова Мәрьям янына җыелыгыз!
2аб. Әйдәгез әле авылдашлар күңел ачып биеп алыйк. Иң оста һәм иң озак биючегә бәйге игълан итәбез.
Тыпыр,тыпыр, тыпырдашып
Бергә басыек әле;
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Күңел ачыек әле.
1аб.
Бабайлардан калган иске йола
Сабантуйда яшәрде яңадан.
Милли бәйрәм – батырлар мәйданы
Гөрләсен, яшәсен, аңа – дан!
Сабан туе, Сабан туе,
Мәйданнары түгәрәк.
Бүгенге олы бәйрәмдә
Күңел ачтык бергәләп!
2аб.
Сайрый тургай тугаенда
Җәйнең матур аенда!
Көч сынаштык, бәйрәм иттек
Ямьле Сабан туенда!
Хөрмәтле дуслар, шуның белән Чупай авылы Сабантуй бәйрәме тәмам булды.Сезнең һәрберегезгә исәнлек-саулык, кояшлы көннәр, аяз күкләр теләп калабыз.
1аб. Киләсе ел Сабан туена кадәр сау булыгыз!
Сабан туе – ул бер көнлек
Аның рухы дәвамлы…
Атна, ай, ел буена ул көчле итә,
Дәртле итә,
Тырыш итә халыкны.
22.12.2017
Сабантуй
Сценарий предназначен для татарского народного праздника Сабантуй. Сабантуй проводится в начале июня. Сабантуй- праздник плуга, ежегодный народный праздник окончания весенних полевых работ у татар.
Оценить
4043
Содержимое разработки
Сабантуй -2017
Башлау(кешеләр җыелганда укыла) ФОН
А.б.:
Туган илкәй!..
Иң аһәңле, назлы исем!
Сизәм анда болыннарның татлы исен,
Ишетәм анда яфракларның серле шавын,
Тау астында салкын чишмә чылтыравын…
Саклыйм аңа чын мәхәббәт, сөю хисен,
Алам аннан мәңге сүнмәс яшәү көчен!
Туган илкәй!..
Бу исемдә –язгы таңнар,
Бу исемдә җанга рәхәт татлы моң бар,
Бу исемдә киләчәгем һәм үткәнем,
Туган халкым,
Туган телем,
Туган җирем!
Читтә йөргән чакта сагындырып,
Керер өчен тонлә төшеңә.
Зәңгәр таулы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә!
Нурлы җирем минем, моңлы җирем,
Яшә мәңге тыныч балкышларда,
Чәчәк исе килсен җилләреңнән,
Аяз күкләр булсын таңнарда.
Гүзәл җирем минем,
Зәңгәр күзле җирем,
Күзләремә карыйсың моң белән.
Суларыңның тәмен, чәчәкләрнең тәмен,
Саклар халкым мәңге- мәңгегә!
Туган ягым, туган авылым,
Мин синең газиз балаң.
Саф сулы чишмәләреңнән
Җаныма сихәт алам.
Сусавымны басар кебек
Туган як чишмәләре.
Җилләрнең дә иң назлысы
Шул яктан искәннәре.
Җилләр булып очып килим
Газиз туган ягыма,
Җәйләремә кайтыйм әле,
Кышларыма- языма.
Кадерледән дә кадерле,
Газиз туган ил генә.
Чит-ят җирләр күп булса да
Туган җирем бер генә.
А.б.:
Саумы, июнь – сабантуйлар ае!
Саумы, сабантуйлы киң мәйдан!
-Менә шулай матур яшәгез!- дип,
Җыйдык әле сезне яңадан!.
Бәйрәмнәрнең таҗы-Сабантуйлар-
Бүләк безгә бөек Ходайдан.
Бу тормышның бөтен матурлыгын,
Хозурлыгын саклый бу мәйдан!
А.б.:
Сабан туе бүген, Сабан туе!
Мәйданнарда хәйран тамаша,
Бу бәйрәнең башы игенченең
Хезмәтенә барып тоташа.
Сабан туе- изге ипикәйне,
Игенчене зурлау туе ул.
Җиргә гашыйкларның кавышуын,
Сагынып көткән еллар буе ул.
Икмәк булса гына табын тулы,
Икмәк булса, күңел яшәрә!
Гадел хезмәт белән, муллык белән,
Язсын безгә җирдә яшәргә!
А.б.:
Сабун туе- хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе,
Уйнап- биеп, җырлап –көлеп,
Бәйрәм итик көн буе.
Шау- гөр килә киң болыннар,
Кырлар һәм су буйлары,
Котлы булсын, гөрләп торсын,
Ямьле Сабантуйлары!
Слово о нас_________________________________________________________
А.б.:
Исәнмесез, шаулы һәм дәртле Сабан туеның хөрмәтле кунаклары!
Исәнмесез, ерак җирләрдән бәйрәмгә килгән туганнарыбыз, якташларыбыз, кардәшләребез!!! Авылның хөрмәтле өлкәннәре, яшь җилкәнчекләре, күркәм бала-чагалары!!!
Бүген бәйрәм!
Бүген тантана!
Күңелләр көр, йөрәк шатлана!
Хәерле көн игенчеләр!Көрәшләрдә җиңүчеләр!
Тантанага килүчеләр!
Сезне халкыбызның милли бәйрәме -гүзәл Сабантуе белән ихластан котлыйбыз!!!
Кадерле дуслар, Сабан туе капкалары, ишекләр ачык! Олы бәйрәмебезгә рәхим итегез! Түргә үтегез!
Музыкаль номер №1 _Илназ җыр _”Бәхеттә шатлыкта “
А.б.:
Сабан туе – ул милләтебезнең чын йөзек кашы, табигый бетмәс- төкәнмәс татар халкының үзенчәлекле сәнгатен, аның рухи кыйбласын күрсәтүче, ярышларда осталыгыңны, зирәклегеңне, үткерлегеңне ачарга мөмкинлек бирүче милли бәйрәмнәребезнең берсе. Хөрмәтле дуслар, барыгызны да хезмәт бәйрәме белән тәбриклибез! Биегез, җырлагыз, ярышларда катнашыгыз, рәхәтләнеп күңел ачыгыз!
********
А.б.:
Вакыт чонгылында югалмаган, үзенен тәмен-ямен безнең көннәргә җиткерә алган быелгы Сабантуй бәйрәме барыбызга да миһербанлык, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге һәм искиткеч күп шатлык һәм куанычлар алып килсен!
Ямьле булсын, шатлык тулсын, гөрләп торсын Сабантуй!
А.б.:
Хөрмәтле авыл халкы һәм ераклардан килгән кунаклар! Эше нинди, ашы шундый, дигән безнең бабайлар. Төбә халкының күркәм эшләре бөтен Татарстанга билгеле. Сабан туе хезмәт сөючән, тырыш, уңган- булган Төбә халкының күңелле итеп ял да итә белүләрен, җырга –моңга осталыгын, тапкырлыгын, зирәклеген, көч –кодрәткә ия булуларын тагын бер кат исбатлар. Сабантуен мәртәбәле итүче дә, олылаучы да, хөрмәтләүче, кадерен белүче Төбә кешеләре үзләре.
Сабан туен ачу һәм котлау өчен сүзслово гостям(фанфарытуш )________________________________________________________________________________
_____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________бирелә.Рәхим итегез!
ГИМН яңгырыйгимн Татарстана
А.б.:
Хөрмәтле кунаклар, дуслар, туганнар, якташлар! 2017 нче елның Сабан туе флагын күтәрү хокукы, узган елгы Сабан туе батыры,______________________________
___________________________________һәм 2016 ел Сабан туеның татарча көрәш буенча абсолют батыры_________________________________________________
______________________________________________________ бирелә.
Мәйданга рәхим итегез, батырлар!
Флаг күтәргәндә дәртле музыка яңгырый. поднятие флага ФОН
Кунаклар сәхнәдән төшкәндә:
А.б.:
Кадерле батырларыбызны алкышлар белән озатабыз, корычтай саулык һәм тазалык, имилек телибез!
Сабантуймы? Сабантуй-
Уеннар туе бит ул,
Җиңүләр туе бит ул!
Чаптар өстендә чабып,
Катыктан тәңкә табып,
Колга башына менеп,
Узышларга йөгереп,
Татарча бил алышып,
Аркан белән тартышып,
Ватмый йомырка ташып,
Үткенлектә сынашып,
Җиңсәң, әгәр,
Сабантуй- эчкә шатлык сыймас туй!!!
Музыкаль номер №2 _ Татар биюе _татарский танец
________________________________________________________________
А.б.:
Борынгыдан иген игү халкымда иң изге , иң саваплы хезмәт саналган. Әнә шуңа да беренче буразналарны елның елына, бисмиллә әйтеп, аксакаллар сызган. Яңа гына күпереп пешкән икмәкне хәтерләткән, сөрелгән туфракка алтын бөртекләрне дә аксакаллар сипкән, җир- анага хөрмәт, ихтирам әнә шулай аксакаллар аша яшь буынга күчә барган.
Эх, Сабантуй бәйрәме!
Җырлыйк, биик, әйдәле!
Көне буе гөрләп торсын,
Сабантуе мәйданы!
Музыкаль номер №3 Гөлчәчәк Абдуллина жыр. “Серле йөрәк”
А.б.:
Элек- электән Сабантуйга алдан ук бүләкләр әзерләгәннәр. Бигрәк тә кызлар, Сабантуй бүләге итеп берсен- берсе уздырып, сөлге, кулъяулык чиккәннәр. Ә инде киленнәр бүләге аерым игътибарга лаек.
Җилферди чиккән сөлгеләр,
Бүләкләр күбебездә!
Көрәшик тә, узышыйк та,
Сабантуй бүген бездә!
Шатлыклар күңелебездә!
Ал кояш күгебездә!
Бәйрәм итик бергәләшеп,
Сабантуй бүген бездә!
Музыкаль номер №4 Һинд халык биюе индийский танец
А.б.:
Сабан туе гөрли, Сабан туе!
Гасырлардан килә тавышы!
Күңелләрне айкый тальян моңы!
Җилкендерә моңнар агышы!
Сабан туеның иң кадерле кешеләре- гармунчылар, гармун булган җирдә — моң бар, димәк халык яши, милләт яши!
Сәхнәгә гармунчылар чакырыла????????
А.б.:
Батырлар бил алышырлар,
Дуслык хисе күңелдә,
Бабайлар гореф-гадәте
Саклана бит бүген дә!
Сабан туе- хезмәт туе!
Осталыгың, булганлыгың,
Өлгерлегең, уңганлыгың,
Сынатма, югалтма!
Хөрмәтле дуслар, кунаклар!Сабантуеның иң кызыклы вакыты-көрәш һәм ярышлар! Әйдәгез, рәхим итегез!
(Сабантуйда милли көрәшнең булачак батырлары- яшь көрәшчеләр ачып җибәрә!)?????
А.б.:
Сабан туе, Сабан туе-
Язның данлы бәйрәме!
Хезмәт туе, татар туе-
Алчәчәкләр бәйләме!
Халык һәм җыр…
Җирдә берүк гомер.
Аерылмас җан һәм тән кебек.
Халык барда җырлар мәңгелек тә,
Җырлар барда халык мәңгелек!
Җырдан кадерлерәк нәрсә бар соң?!
Җыр тормышны бизи, хезмәтне,
Җыр кешегә дус та һәм юлдаш та!
Җыр яшәртеп яши йорәкне..
Музыкаль номер №5 Илназ. Җыр “Эх алмасы”
А.б.:
Дуслар җыелган бәйрәмгә!
Балкый бәйрәм кояшы!
Дөнья якты!
Бу -галәмнең җырлаган минутлары!
Сөен күңел!
Уйна да көл!
Килде бәйрәм сәгатең!
Куансыннар картлар, яшьләр,
Белеп шатлык рәхәтен!
Бәйрәм тамашасының уеннары борынгыдан калганнар — халыкныкылар. Менә алар: чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, бүләкләрне күз бәйләп кисү, сулы чиләк-көянтә белән йөгерү, аркан тартышу, колгага менү, бүрәнәдә капчык белән сугышу… Без сезне уеннарда, алышларда, ярышларда катнашырга чакырабыз! Җиңүчеләрне дә, катнашучыларны да бүләкләр көтә!
Сабан туенда уеннар
Төрле була, күп була!
Уеннарсыз сабан туе
Булмаган да күк була!
Музыкаль номер №6 ____________________ Румба
А.б.:
Сабантуйлар җитте, Сабантуйлар!
Туган җирем нурга күмелде.
Сабан туе — шатлык туе бит ул,
Милләтемнең ачык күңеле.Көч-гайрәт тә, уңган-булганлык та
Сабантуйда гына сынала.
Бәйрәм рухы биләп ала җанны,
Кайгы-хәсрәт китә, югала……Мәйданнарда биек колгаларда
Ак сөлгеләр — ап-ак өметләр.
Бил алыша батыр калу өчен
Әзмәвердәй безнең егетләр…Су ташыйлар, чүлмәк вата кызлар,
Бәйге бара мәйдан түрендә.
Сабантуйда алган яшәү дәрте –
Ел буена сүнмә, сүрелмә.Сабантуйлар гөрли, Сабантуйлар!
Колач җәя татар бәйрәме!
Безнең көчтән, уен, җыр-биюдән
Тетрәп торсын дөнья мәйданы!
Музыкаль номер №7Гөлчәчәк Абдуллина жыр “Бер карадым” Алкышлар…
А.б.:
Сабантуйда кунагыма-гөлчәчәкләр,
Җимешләре- чәйләренә.
Мин дөньяга гашыйк бер җан-
Җырлап керәм җәйләремә!
Ә хәзер авыл үзешчәннәренең һәм кунакларыбызның чыгышын башлыйбыз
(концерт программасы аерым сценарийда тәкъдим ителә)????????
Гайрәтләнеп чыгам көрәшкә,
Батыр егет, ура сөлгене,
Күтәреп ал, төптән көрәшчене,
Шатлансын мәйдан, сына үзеңне!
Ә хәзер барыгызны да татарча көрәшкә чакырабыз!
А.б.:
Бөтен тирә- якта
Буген әйлән-бәйлән!
Якты безнең бәйрәм!
Туганнар, бәйрәм белән!
Музыкаль номер №8___________чегән халык биюе. цыганский танец
А.б.:
Йөрәкләрне дәртләндереп
Яңгырый матур җырлар!
Көч һәм дәрт арттырып
Узалар Сабантуйлар!
Дөньяда матур- матур бәйрәмнәр күп. Безнең өчен иң җәүһәр көннәр- Сабан туе көннәре. Бу бәйрәм авыр вакытларда да хисләрне яңарта, яшәргә көч бирә, туганнарны һәм якыннарны җыя.
Кадерле дуслар, бәйрәмнәр мөбәрәк, күңелләр түгәрәк булсын! Йөрәкләрдә шатлык хисләре ташып торсын!
Кадерле милләттәшләр, бәйрәм концертыбызны _______дәвам итә. Көчле алкышлар белән каршы алыгыз!.
Музыкаль номер №9 Җыр Илназ “Жиләкле жәй”
А.б.:
И, гүзәл соң безнең Сабантуйлар!
Халкым сыман тыйнак, ягымлы!
Халкым кебек олы, киң күңелле,
Халкым кебек дәртле һәм моңлы
Музыкаль номер№10 Джайв
А.б.:
Тырыш халкым! Туган җиргә бирдең,
Маңгай тирен, күңел чаткысын!
Телибез без сезгә теләкләрнең,
Иң изге һәм иң татлысын!
Музыкаль номер №11 Ә хәзер сез яратып олгергән талантлы җырчыбыз Гөлчәчәк Абдуллина, каршы алыгыз “Синсез яшәүләр”
А.б.:
Яшьлек җырын җыйрлыйк, дуслар,
Җиңел булсын атларга.
Җыр белән җирне яңартып,
Яшьлек килә сафларга.
Музыкаль номер №12 Илназ җыр “Салкын җәй”
А.б.:
Изге җир ананың
Хезмәтчел уллары,
Матурлап, яшәртеп төзиләр дөньяны.
Кайсысы шатлыклар кичерә-кичерә,
Кырларда гөрләтеп игеннәр үстерә.
Кайсысы балкыта өр яңа калалар,
Күк йөзе шикелле нур чәчеп яналар.
Шул нурлар эчендә ишетелә җыр гына.
Ә җыр туганлык
Һәм бәхет,
Һәм шатлык
Һәм дуслык турында!
Музыкаль номер №13 Гөлчәчәк Абдуллина, каршы алыгыз “Каен җиләге”
А.б.:
Якты йөз, сүрелмәс дәрт белән
Авылдашлар ача күңелен!
Эш сөйгән намуслы халкыма-
Дан димен!
Дан димен!
Әйдәгез әле, хөрмәтле Төбә халкы! Бергәләшеп күңел ачыйк, җырлыйк, биик!
Музыкаль номер №14 Илназ җыр “Талларым”
А.б.:
Җәйнең матур аенда,
Сандугачлы чагында, була ул Сабан туйлары.
Мөхтәрәм җәмәгать! Сабан туе ул безнең милли уеннары белән дә бар халыкны җәлеп итә. Мәйданыбызда төрле уенлы мәйданчыклар эшли. Әйдәгез, уйнагыз, безгә кушылып җырлагыз, биегез, рәхәтләнеп ял итегез!
Музыкаль номер №15 җыр Гөлчәчәк Абдуллина “Былбыл кош”
А.б.:
Кәефләр ничек мөхтәрәм кардәшләр? Яхшымы? Менә рәхмәт! Әйдәгез алайса рәхетләнеп биеп алыйк!
Музыкаль номер күмәк бию / танец
А.б.:
Җырлары һәм гармуннары белән
Сабантуйлар килде әйләнеп,
Ап-ак һәйкәл гүя балкып чыккан-
Мәйдан тулы солге бәйләме.
Тамаша кыл, күңел ач син бүген,
Биеп җибәр, әйдә булмаса,
Болынлыкны яшел постау итеп
Табын кора туган –тумача.
Туган якның чишмәләре тәмле,
Җилләренә хәтле, һәй, тыгыз,
Кардәшләрем, кунак булып бүген,
Сабантуйга сез дә кайттыгыз!
______________________________________________________
БҮЛӘКЛӘҮ награждение
А.б.:
Шәрран ачык күңел бакчалары
Хөсетлек юк, юктыр яман уй.
Җанны, рухны, йөрәк тибешләрен
Бергә тоташтыра Сабантуй!
Мөхтәрәм кардәшләр! Бүгенге Сабантуебызнын баш батыры билгеле булды. Ул гадел көрәштә җиңеп, батыр калуы белән һәркемне сокландырды.
Әйдәгез, дуслар, Сабантуй батырларын алкышлап каршы алыйк! Аларны бүләкләү өчен сүзне кабат хакимият башлыгына бирик:
______________________________________________________________________
А.б.:
Күңелләргә рәхәт бирдең, Сабан туе!
Рәхмәт, сиңа, рәхмәт, гүзәл Сабан туе!
Бергә-бергә яшәү язсын гомер буе,
Яшә, туган илем! Яшә, Сабан туе!!!
Күңелләрне рәхәтләндерә торган, җанга җылы бирә торган Сабан туе узып бара. Күгебез һәрчак сафлансын, өметләр аклансын, тормышларыбыз мул имин булсын!
Бәйрәмнәр мөбәрәк! Сабантуйлар буыннарга дәрт, ййөрәкләргә кодрәт илә куәт, җаннарыбызга иминлек, тынычлык иңдерсен! Ил – җиребез тыныч, бала-чагаларыбыз, кардәш- ыру, туган –тумачаларыбыз сау= сәламәт булсын!
Хөрмәтле дуслар, барчагызны да кичке Сабан туена чакырып калабыз!
Номерлар:
Илназ җыр ”Бәхеттә шатлыкта “
Татар биюе татарский танец
Гөлчәчәк Абдуллина жыр “Серле йөрәк”
Һинд халык биюе индийский танец
Илназ җыр “Эх алмасы”
Румба
Гөлчәчәк Абдуллина жыр “Бер карадым”
Чегән халык биюе цыганский танец
Җыр Илназ “Жиләкле жәй”
Джайв
Гөлчәчәк Абдуллина, “Синсез яшәүләр”
Илназ җыр “Салкын җәй”
Гөлчәчәк Абдуллина, “Каен җиләге”
Илназ җыр “Талларым”
Гөлчәчәк Абдуллина “Былбыл кош”
Күмәк бию танец
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/288798-sabantuj
Также вас может заинтересовать
- Весёлые старты по ПДД для учащихся 1-4 классов корекционных школ VIII вида.
- Презентация «День матери»
- Сценарий Новогоднего бала олимпийцев (чествование победителей муниципального этапа всероссийской олимпиады школьников)
- Устный журнал: «По страницам Великой Отечественной войны»
- Возвращение к истокам
«Свидетельство участника экспертной комиссии»
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
Сценарий к празднику «Сабантуй»
1 өлеш
Бер малай йөгереп керә:
Сабан туе -Сабантуй
Иртәгә — Сабан туе
Иртәгә — Сабан туе!
Сәхнә милли бизәкләр белән бизәлә. Сәхнә турендә — челтәрләп эшләнгән тәрәзә. Аңа ак челтәр пәрдәләр эленгән. Сәхнәгә милли киемнәрдән малайлар йегереп керәләр.
Бию (малайлар)
Алып баручы.
Урамда буләк жыялар,
Сыгыла колга башы.
Атлар, гармуннар белән, җыр җырлап бүләк җыючылар керә.
2 нче малай. Дуслар, иртәгә Сабан туе бит. Әйдәгез, бүләкләрне җыеп
бетерик!
1 нче малай. Кемдә калдык?
2 нче малай. Әпипәләрдә.
1 нче малай. Киттек алайса Әпипәләргә.
(«Сабан туе» җырын дәвам итеп, малайлар, кызлар түгәрәк әйләнәләр. Кызлар белән малайлар кара-каршы басып калалар.)
1 нче малай
Бәйрәм итик шатланышып,
Туганнар бергә — бергә, шул;
Безнең бергә булуыбыз
Китсен бөтен гомергә.
2 нче малай ( тәрәзә янына килә, тәрәзә чиртә).
Әпипә! Әпипә!
Атлар иярләдеңме,
Тайлар йөгәнләдеңме:
Сабан туе җитә дип,
Буләк әзерләдеңме?
Әпипә чыга.
Чиккән алъяпкычтан. Яулыгын чөеп бәйләгән. Кулына, җәеп, чиккән сөлге тоткан. Түгәрәк әйләнә.
Сөлге чиктем асыл җепләр белән,
Йөрәк хисен салып бу җырга.
Насыйп булса иде бу бүләгем
Мәйданнарда җиңгән батырга.
Ефәк җепләр белән сөлге чиктем,
Уртасында чәчәк — гөл генә.
Җиңеп алсан, егет, бу буләкне,
Вәгъдә бирәм сиңа мәңгегә.
Сөлгене колгага бәйли.
3 нче малай.
Рәхмәт әйтәм шул корабка,
Диңгез кичергән өчен;
Рәхмәт әйтәм Әпипәгә,
Тастымал биргән өчен.
4 нче малай. Әпипәне биетмичә җибәрмибез, егетләр. (Такмак әйтәләр. Әпипәне биетәләр.)
бию “Әпипә”
1 нче малай. Нәфисә апа килә!
Нәфисә апа. Исәнмесез, балакайларым! Сабан туена әзерләнәсезмени? Хәерле бәйрәм булсын! Дөньялар тыныч, имин булсын, еллар бәрәкәтле булсын! Бәхетле, тәүфыйклы булыгыз. Сабантуй буләгем шушы булыр сезгә, аз булса да, куп итеп алыгыз. (Алъяпкычына төреп тоткан күкәйләрне балаларга өләшә.)
Малайлар. — Рәхмәт, Нәфисә апа!
1 малай: Бүләк биргән кешене бер биетми ярамас.
Бергә: Шулай! Дөрес!
Нәфисә апа. Бик биер идем дә, гармуныгызның көе юк.
5 нче малай. Безгә җыр булса да ярый, Нәфисә апа.
Нәфисә апа. Бер дә җырламас идем дә,
Сабан туе җырлата шул.
Нәфисә апа җырлый.
Җырла, җырла, дип әйтәсез
Сезгә нинди җыр кирәк?
Сезнең алда җырлар өчен
Сандугач теле кирәк.
Җырла, җырла, дип әйтәсез,
Җыр капчыгым ертылган;
Кичә бер җыр откан идем,
Ул да булса онытылган.
«Сабан туе» җыры көенә чыгып китәләр.
Алып баручы.
Шатлыклар — күңелебездә,
Ал кояш — күгебездә,
Килегез, дуслар, кунакка,
Иртәгә
Сабан туе була бездә!
2 өлеш
“ Сабантуй” көе яңгырый. Күмәк бию (сабан туен ачу)
А. Б. – Исәнмесез, балалар, укытучылар, тәрбиячеләр һәм башкалар! Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, хәерле көн сезгә! Без бүген татар халкының олы бәйрәме- Сабантуена җыелдык. Сабантуй — ул хезмәт бәйрәме, Сабантуй — ул дуслык бәйрәме, Сабантуй — ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Котлы булсын Сабан туйлары!
Сабан туе, хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе
Бәйрәм итик көн буе!
Котлы булсын, балалар,
Ямьле Сабан туйлары!
Вед. Сабантуй — это праздник труда, праздник радости и счастья, в котором сливаются воедино и красивые обычаи народа, и песни его, и пляски, и обряды. Сабантуй празднуется в честь окончания весенне-полевых работ. Вы только что посмотрели, как собирают подарки на праздник. Это делалось за 2 недели до начала праздника: собирали по деревне подарки для будущих победителей: вышитые платки и полотенца, куски ситца, куриные яйца. А самым почетным подарком считалось вышитое национальным узором полотенце, которое имело символический смысл, и с ним не шли в сравнение никакие ценные призы. Поэтому девушки, молодые женщины готовили подарки всю зиму – ткали, шили, вышивали. Сбор подарков обычно сопровождался веселыми песнями, шутками, а подарки привязывали к длинному шесту. В день сабантуя в деревне царило приподнятое настроение, люди с утра шли на майдан. Одевались во все самое лучшее, женщины доставали из сундуков свои украшения. Сегодня праздник Сабантуй.
С праздником вас всех, дорогие дети, с праздником вас учителя, воспитатели, все сотрудники нашей школы, с весёлым праздником Сабантуем!
( Җыр “Сабан туе”)
Уртага берничә бала чыга.
1 бала:
Шатлыклар күңелебездә,
Ал кояш күгебездә,
Килегез, дуслар, кунакка
бергә: Сабантуй бүген бездә.
2 бала:
Сабантуй, сабантуй!
Уйнап- көлеп, җырлап- биеп,
Гөрләп килә Сабантуй!
3 бала:
Жилферди чиккән сөлгеләр,
Бүләкләр күбебезгә.
Көрәшик тә, узышыйк та,
бергә: Сабантуй бүген бездә !
4 бала:
Сабантуй –веселый праздник
Это всем давно известно.
Сколько игр и зрелищ разных
Приходите – интересно!
5 бала:
Снова песня зазвучала
Подпевай ей и танцуй!
Мы сегодня отмечаем
Бергә: Наш веселый Сабантуй!
6 бала:
Күңелле Сабан туйлары,
Бүген бәйрәм, зур бәйрәм!
Матур җырлар җырлый -җырлый
Уйныйбыз әйлән — бәйлән.
7 бала:
И пускай веселье длится
В Сабантуй до темноты.
Всем, кто хочет веселиться
Дарим песни, как цветы.
(Җыр «Елмай»)
(Балалар шигырьләр укыйлар)
Бүген бездә Сабантуй,
Эшләреңнең барын куй.
Тизрәк йөгер мәйданга:
Бәйрәм башлана анда.
Кемдә нинди һөнәр бар?
Йөгерергә кемнәр бар?
Кызганмый табаннарны
Урагыз мәйданнарны.
Ә көрәшә кайсыгыз?
Көч сынашып кайтыгыз.
Курыкмагыз егылудан,
Йөгереп артта калудан.
Ансыз булмый Сабантуй,
Колагыңа киртләп куй.
Булмаса һөнәрегез,
Читтән карап йөрегез
Картлар чүлмәк ватканын,
Атлар чабышып кайтканын,
Көрәшчеләр бер-берсен
Җилкә аша атканын.
Карасагыз — бәйрәм бар,
Сусасагыз — әйрән бар.
Ял итәрсез арсагыз,
Үкенмәссез барсагыз.
Вед.: Ребята, а раньше в деревнях молодые парни и девушки шли на сабантуй и пели песни. Давайте посмотрим, как это было.
(гармун белән җыр һәм бию)
1 бала: А я еще знаю, что раньше на сабантуях играли в народные игры. Ребята, давайте и мы поиграем в игру
Уен «Йөзек салыш”
Вед.: Ребята, а вы знаете, что самое главное состязание сабантуя это- национальная борьба – көрәш. Я предлагаю вам начать наш сабантуй с национальной борьбы – көрәш, но мы ее чуть-чуть изменим и скажем так – кул көрәше, т.е армреслинг и мы с вами определим главного батыра сабантуя.
(ведущий объясняет правила игры и начинает борьбу)
Вед. (объявляет главного батыра сабантуя)
Аккош — бию
А.Б. Сабан туенда уеннар
Төрле була, күп була.
Уеннарсыз Сабан туе
Булмаган да күк була.
2 бала: Кемнәр өлгер, кемнәр җитез,
Минем янга килегез.
Әйдә карыйк ярышып,
Капчык киеп чабышып.
“Капчык киеп чабыш” уены. Уенга кунаклар да катнашалар.
Бер бала таяк күтәреп чыга һәм сөйли:
3 бала: Мактана дип уйламагыз,
Мин урынлы мактанам.
Чөнки менә бу чүлмәкне
Күз бәйләп тә вата алам.
Мәйданда “ Чүлмәк ватыш” уены.
4 бала: Кашык кабып йөгерәм дип
Мактанырга ашыкма.
Ә син менә йөгереп кара
Күкәй салып кашыкка.
“Кашыкка йомырка салып йөгерү” уены уйнала.
А.Б. Менә сиңа сулы чиләк,
Көянтә эл иңеңә.
Йөгер тизрәк, иң алдан кил,
Егыла гына күрмә!
“Су ташу” уены.
1.Вед.: Алай итик әле без,
Болай итик әле без.
Күңелле итеп бергә-бергә
Уйнап алыйк әле без.
«Ат чабышы»
“Аркан тартышу”га кунакларны чакыралар.
Вед.: Сабантуй елга бер генә килә
Күңелле, олы бәйрәм.
Нур өстенә нурлар иңсен
Биеп алыйк ичмасам.
(татарча бию)
Вед. Менә, дуслар, көтеп алынган Сабан туйлары да тәмам. Барыгызга да саулык — сәламәтлек телим. Киләсе елга да Сабан туйларында очрашырга язсын. Сау булыгыз!
Поделитесь с коллегами:
Татар халкының милли бәйрәме — САБАНТУЙ
(Сабантуй бәйрәмен үткәрү өчен ике телдә язылган сценарий)
№1
Бәйрәм белән сезне якын дуслар,
Уңган, булган, олы-кечегез!
Чын йөрәктән чыккан бу сүзләрне
Сәлам итеп кабул итегез!
№2
Массовка
№1
Исәнмесез, шаулы һәм дәртле Сабан туеның хөрмәтле кунаклары!
Исәнмесез, ерак җирләрдән бәйрәмгә килгән туганнарыбыз, якташларыбыз, кардәшләребез!!!
Поселогыбызның хөрмәтле өлкәннәре, яшь җилкәнчекләре, күркәм бала-чагалары!!!
Сезне җәйнең иң ямьле көнендә мәйданда, халкыбызның милли бөйрәмендә гүзәл Сабантуенда күрешүебезгә бик шатбыз!!!
№2
Добрый день, уважаемые жители и гости праздника! Мы рады приветствовать вас на традиционном национальном празднике Сабантуй-20…. Добро пожаловать!
Слово для поздравления предоставляется главе
Для поднятия флага приглашаем- председателя Совета Ветеранов
Чемпиона Тукаевского района, г. Набережных Челнов по греко-римской и вольной борьбе ______________________
На поле звучит музыка и разворачивается флаг
Шестиве спортсменов
На трибуну приглашаются юные спортсмены, будущие батыры Сабантуев: _______________________________________________________________________________________________________________________
Мы желаем вам навек:
Чтоб в жизни не робелось,
Пусть будет с вами навсегда
Мальчишеская смелость.
№1
Бәйрәм итә Татарстан халкы,
Бөйрәм бүген Тукай җирендә!
Котлы булсын олуг бәйрәмебез,
Урын алсын һәркем күңелендә!
№2
Ты расцвел, мой край родимый.
Песни звонкие слышыны.
Здраствуй, праздник Сабантуя,
Праздник песни и весны!
Муз.номер
Награждение семей-юбиляров
№2
2011 год ознаменовал 125-летием великого татарского писателя Габдуллы Тукая. Кто из нас не знает строк:
«И, туган тел, и, матур тел!
Әткәм, әнкәмнең теле…»
Мы предлагаем вашему вниманию танец «Туган тел», которая посвещается 125-летию великого татарского поэта Габдуллы Тукая.
Муз.номер танец «Туган тел»
№1
Зеленый цвет здесь торжествует
Мой Татарстан на сквозь зеленый!
Вдруг вся краса земная стала
Зеленым светом заселенной.
В лугах зеленый конь зеленый,
Зеленым заискрят копыта.
Зеленой молнии подобной
Конь на себе несет джигита.
Зеленый цвет здесь торжествует
Мой Татарстан насквозь зеленый!
35- летию Тукаевского района посвящается
Муз.номер
№1
Сабантуймы? Сабантуй-
Уеннар туе бит ул,
Җиңүләр туе бит ул!
Чаптар өстендә чабып,
Катыктан тәңкә табып,
Колга башына менеп,
Узышларга йөгереп,
Татарча бил алышып,
Аркан белән тартышып,
Ватмый йомырка ташып,
Үткенлектә сынашып,
Җиңсәң, әгәр,
Сабантуй- эчкә шатлык сыймас туй!!!
Хөрмәтле дуслар, кунаклар!
Ә хәзер Сабантуеның иң кызыклы вакыты- ярышлар!
Әйдәгез, рәхим итегез!
Сабантуйда милли көрәшнең булачак батырлары- яшь көрәшчеләр ачып җибәрә!
№2
Снова песни зазвучали
Подпевай им и танцуй.
На дворе Народный праздник-
Наш веселый Сабантуй.
Сабантуй весенний праздник,
Праздник дружбы и труда.
Пой, играй и смейся громко,
И, танцуй как никогда!
Дорогие друзья! Наступает самый интересный момент праздника- веселые игры. Надеемся вы примите в них активное участие. Добро пожаловать! Нацинальную борьбу Сабантуя начинают самые юные ее участники-дети. А взрослых участников приглашаем для записи на участие в борьбе.
Муз.номер
№1
Дуслар җыелган бәйрәмгә!
Балкый бәйрәм кояшы!
Дөнья якты!
Бу -галәмнең ңырлаган минутлары!
Сөен күңел!
Уйна да көл!
Килде бәйршм сәгатең!
Куансыннар картлар, яшьләр,
Белеп шатлык рәхәтен!
№2
Муз.номер
№1
Кашык кабып йөгерәм дип
Мактанырга ашыкма!
Ә син менә йөгереп бак,
Күкәй салып кашыкка!
«Кашыкка йомырка салып йөгерү»уенына чакырабыз
ИГРА №3″Кашыкка йомырка салып йөгерү»уены
№2
Муз.номер
№1
Хөрмәтле дуслар!
Кемнәр җитез,
Кемнәр өлгер?
Сез мәйданга килегез!
Әйдә, карыйк ярышып,
Капчык киеп чабышып!
№2
ИГРА №4″Бег в мешках»
Муз.номер
№1
Сабантуе-хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе!
Уйнап, биеп, җырлап, көлеп,
Бәйрәм итик көн буе!
№2
ИГРА №5 «Достань монету из катыка»
Муз.номер
№1
Ачык күңел,якты йөз…
…чәк-чәк, бәлеш, ипи-тоз…
…уен-көлке, көләч күз…
…яхшы теләк, шаян сүз…
…уңган килен, матур кыз…
…табын әзер! Түргә уз!
Бөйрәм белән сезне, дуслар! «Көянтә белән йөгерү» уенына чакырабыз!
Их көянтә-чиләгең, бигрәк матур беләгең!
Сулар чайкалып китә, йөрәкләрне җилкетә!
ИГРА №6 «Бег с коромыслом»
Муз.номер
№1
Сабан туенда уеннар
Төрле була, күп була!
Уеннарсыз сабан туе
Булмаган да күк була!
№2
Все понятно без вопросов,
Все вопросы впереди,
Эстафета водоносов,
Водоносы выходи!
ИГРА №7 «Кто быстрее наполнит стакан»
Муз.номер
№1
Сабантуйда кунагыма-гөлчәчәкләр,
Җимешләре- чәйләренә.
Мин дөньяга гашыйк бер җан-
Җырлап керәм җәйләремә!
№2
Пусть в этот день улыбки лишь сияют,
Сладостями будет богата детвора,
Сабантуй здесь каждый почитают,
Он символ солнца, дружбы и добра!
Муз.номер
№1
Хөрмәтле кунаклар! Барыгызны да «Баганага менү «уенында катнашырга чакырабыз!
№2
Вот высокий шест стоит,
Всех людей к себе манит.
Дорогие друзья! Приглашаем вас на игру «Лазание на столб»
ИГРА №7«Лазание на столб»
Муз.номер
№1
Бөтен тирә- якта
Буген әйлән-бәйлән!
Якты безнең бәйрәм!
Туганнар, бәйрәм белән!
№2
Любимому в этот день к лицу идет
Улыбка, смех, хоть в пляс пускайся с ходу!
Здесь только радость, никаких забот,
Здесь праздник, невзирая на погоду!
Муз.номер
№1
Сабан туе- хезмәт туе!
Осталыгың, булганлыгың,
Өлгерлегең, уңганлыгың,
Сынатма, югалтма!
№2
Сабантуй- это праздник труда,
Это счастья и радости праздник,
Ты не станешь грустить никогда,
В этот день золотой и прекрасный
Приглашаем на игру «Поймай золотую рыбку»
ИГРА №8″Поймай золотую рыбку»
Муз.номер
№1
Җилферди чиккән сөлгеләр,
Бүләкләр күбебездә!
Көрәшик тә, узышыйк та,
Сабантуй бүген бездә!
№2
Будем мы соревноваться,
Будем с вами мы играть,
Кто сильнее, кто быстрее,
Сегодня сможем мы узнать.
Желающих приглашаем на игру «Бой горшков»
ИГРА №9«Бой горшков»
Муз.номер
№1
Аркан тарту- күмүк көрәш,
Бердәмлек, куәт кирәк.
Батырлык дәгъвалый ирләр,
Аякны җиргә терәп!
Дуслар! Барыгызны да аркан тартышырга чакырабыз!!!
№2
На веселый Сабантуй
Мы позвали всех друзей.
Будем петҗ и танөыватҗ,
Друңно, весело игратҗ.
Начинаем игру «Перетягивание каната»
ИГРА №10 «Перетягивание каната»
Муз.номер
№1
Эх, Сабантуй бәйрәме!
Җырлыйк, биик, әйдәле!
Көне буе гөрләп торсын,
Сабантуе мәйданы!
№2
Уваңаемые жители и гости праздника! Приглашаем вас на участие в игре «Перетягивание палки»
ИГРА №11 «Перетягивание палки»
Муз.номер
№1
Шатлыклар күңелебездә!
Ал кояш күгебездә!
Бәйрәм итик бергәләшеп,
Сабантуй бүген бездә!
№2
Видно, музыка сегодня никому скучать не даст,
Все вокруг поют и пляшут, каждый кто во что горазд.
Тут «Яблочко» и «Полька», и «Атня», и «Апипа»
Плясунам неутомимым громко хлопает толпа.
Приглашаем на игру «Найди сюрприз»
ИГРА №12«Найди сюрприз»
ПОПУРИ_КОНКУРС «Самый стойкий танцор»
№1
Сабан туе, Сабан туе-
Язның данлы бәйрәме!
Хезмәт туе, татар туе-
Алчәчәкләр бәйләме!
№2
А нород все прибывает
Праздник силу набирает
Просим петҗ и веселиться
И, конечно же принимать активное участие в играх, которые организованы сегодня для вас, дорогие друзья, и наша очередная игра «Собирание колышек»
ИГРА №13«Собирание колышек»
Муз.номер
№1
Сабан туе гөрли, Сабан туе!
Гасырлардан килә тавышы!
Күңелләрне айкый тальян моңы!
Җилкендерә моңнар агышы!
№2
Сухое гладкое бревно на двух столбах лежит оно,
Один другого бьет мешком, набитым сеном туго,
Бойцы стараются шлепком с бревна свалить друг друга.
Приглашаем на игру «Бой мешками на буме»
ИГРА №14 «Бой мешками на буме»
Муз.номер
№1
Йөрәкләрне дәртләндереп
Яңгырый матур җырлар!
Көч һәм дәрт арттырып
Узалар Сабантуйлар!
Хөрмәтле бәйрәмебез кунаклары, дуслар! Барыгызны да хезмәт бәйрәме белән тәбриклибез! Биегез, җырлагыз! Күңел ачыгыз! Уеннарда катнашыгыз!
№2
Веселитесь от души,
Все артисты хороши!
Пой, пляши и не горюй-
Нынче праздник-Сабантуй!
И очередная игра» Срывание прищепок»
ИГРА №15 » Срывание прищепок»
Муз.номер
№1
Тырыш халкым! Туган җиргә бирдең,
Маңгай тирен, күңел чаткысын!
Телибез без сезгә теләкләрнең,
Иң изге һәм иң татлысын!
№2
ИГРА №16 «Поднятие гири»
Муз.номер
№1
Якты йөз, сүрелмәс дәрт белән
Авылдашлар ача күңелен!
Эш сөйгән намуслы халкыма-
Дан димен!
Дан димен!
№2
ИГРА №17 «Скачки»
НАГРАЖДЕНИЕ СПОРТСМЕНОВ
№2
Отдахнули мы на славу
Победили вы по праву.
Похвал достойны и наград
И мы призы вручаем вам.
№1
Күңелләргә рәхәт бирдең, Сабан туе!
Рәхмәт, сиңа, рәхмәт, гүзәл Сабан туе!
Бергә-бергә яшәү язсын гомер буе,
Яшә, туган илем! Яшә, Сабан туе!!!
№2
Всем спасибо за внимание,
За задор и звонкий смех.
За огонь соревнования,
Обеспечивший успех!
Балалар бакчасының зурлар төркеме өчен Сабантуй бәйрәме сценарие
«Хуш киләсең, Сабантуй!»
Әзерләде:
Мөслимдәге “Кояшкай”
балалар бакчасы тәрбиячесе
Ногманова Динара Фәнилевна
Мөслим районы, 2018 ел Бурычлар:
1. Балаларда халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту. Татар халкының милли
бәйрәме Сабантуй, аны үткәрү тәртибе, борынгыдан килгән йолалары,
уеннары, үзенчәлекләре белән таныштыру.
2. Бәйрәм турында күзаллауларын киңәйтү, анда катнашырга теләк
тудыру.
3. Сабантуй бәйрәмнәре аша балаларга кечкенәдән милли тәрбия бирү,
төрле милләт вәкилләре арасында үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
4. Бәйрәмдә, анда үткәрелгән уеннарда һәр баланың актив катнашуына
ирешү, шул рәвешле аларда күңел күтәренкелеге, шатлык хисләре
булдыру
Сабантуй үткәрү өчен бакча биләмәсендә яки якында табигать кочагында
мәйдан әзерләнә. Бүлмәдә уткәргән очракта Сабантуй бәйрәменә багышланган махсус презентация күрсәтергә мөмкин. Мәйданчык бәйрәмчә бизәлә, бауга
эленгән флажоклар белән аның чикләре билгеләнә Чигүле сөлгеләр, төрле
төстәге шарлар, “Хуш киләсең, Сабантуй! ”дип язылган плакат эленә.
Бәйрәмдә узачак уеннар өчен кирәкле атрибутлар: аркан, чүлмәк (пластмас
савыт та ярый), чүлмәк вату өчен таяк, капчык, чиккән сөлгеләр, уенчык
атлар, аркан тартышыу өчен бау, кашыклар, пешкән йомырка, чиләк белән су,
стаканнар, көрәшү өчен келәм (мата), балаларга бүләкләр.
Балалар Сабантуйга күпкә алдан әзерләнә: дәртле җырлар, биюләр,
шигырьләр өйрәнәләр. Бәйрәмгә берничә көн кала, татар халык киемнәрен
кигән балалар, төркемнәргә кереп, бүләк (кайбер төбәкләрдә аны “Бирнә
җыю” дип тә йөртәләр) җыялар, балаларны бәйрәмгә чакыралар. Башка
бакчалардан да кунакка балалар чакырсаң, тагын да күркәмрәк булыр. Чөнки
Сабантуй – дуслар, туганнар һәм кунакларның очрашу урыны да. Бәйрәмдә
балалар милли киемнәрдән булса, кызлар – калфак, малайлар түбәтәй кисә,
нур өстенә нур булачак. Бәйрәм барышы:
Тантаналы көй яңгырый. Мәйдан уртасына милли киемнән бәйрәмне алып
баручы тәрбияче чыга.
Тәрбияче:
– Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар!Бүген – бездә зур бәйрәм.
Татар халкының ерак гасырлардан килүче милли бәйрәме – Сабан туена
җыелдык. Сабантуй бәйрәме элекэлектән язгы чәчүләр тәмамланганнан соң
үткәрелгән. Бәйрәмдә хезмәт батырлары хөрмәтләнгән, игенчеләргә дан
җырланган. Сабантуй – ул һәркемнең көтеп алган бәйрәме! Балалар, сез дә
көттегезме Сабан туен?
Балалар (бердәм булып):
– Әйййе, көттек!!!
Тәрбияче:
– Бәйрәм елның кайсы вакытында үткәрелә?
– Ул ни өчен Сабан туе дип атала?
(Балалар сорауларга җавап бирәләр)
Тәрбияче:
– Котлы булсын Сабан туе!
Хезмәт һәм шатлык туе!
Без аны бик озак көттек –
Бәйрәм итик көн буе! (Музыка куела, мәйданга чиккән сөлгеләр белән чәкчәк һәм күпереп
пешкән икмәк тоткан ике бала чыга)
Бала:
– Басуларда күкрәп иген уңсын,
Табыныбыз күрке икмәк булсын!
“Икмәк булса, җыр да була”, диләр,
Бәйрәмебез шаулапгөрләп узсын!
Бала:
– Аннан башка бәйрәм – бәйрәм түгел:
Авыз ит син элек чәкчәктән.
Күңелләрең күтәрелсен әйдә,
Уйнапбиеп, җырлап рәхәтлән!
(Балаларга, кунакларга ипи һәм чәкчәк авыз иттерәләр. Бу вакытта
Сабантуй турында җыр яңгырый).
Җыр “ Сабантуй ”
Тәрбияче:
– Бәйрәмебезне башлыйбыз! Мәйдан уртасына Сабантуйның төп символы
булган чигүле сөлгеләр мәйданга керә!
(Сөлгеләр тоткан балалар мәйданны урыйлар)
Тәрбияче: – Ә хәзер бәйрәм белән котлау өчен бакчабыз мөдирен чакырабыз. Рәхим
итегез!
Мөдирнең котлау сүләреннән соң, “Күңелле безнең Сабантуй!” (Г.
Зәйнәшева сүзләре, Л. БатырБолгари муз.) җыры яңгырый.
Тәрбияче:
– Балалар, сез Сабантуйда нинди уеннар булачагын беләсезме?
(Балалар үзләре белгән уен төрләрен саныйлар).
Тәрбияче:
– Шулай итеп, Сабантуйда нинди ярышлар, уеннар булуын барладык. Аларны
хәтердә ныклап калдырыйк әле: татарча көрәш, чүлмәк вату, кашыкка
йомырка салып йөгерү, күз бәйләп уенчык кисү, капчык киеп йөгерү, көянтә
чиләк (яки кашык) белән су ташу, ат чабышы, аркан тартышу һ.б. Балалар,
әйдәгез, уеннарда актив катнашыгыз! Җиңүчеләрне бүләкләр көтә!
(Балалар, уртага чыгып, уеннарның башлануын хәбәр итә).
1 нче бала:
– Сабантуенда уеннар
Кызыклы һәм күп була.
Милли уеннардан башка
Сабантуй моңсу була.
2 нче бала:
– Көчлеләр һәм кыюлар
Кулына сөлге алсын. Күз ачып йомган арада
Көндәшен егып салсын!
(Мәйдан уртасына җәелгән келәмдә малайлар өчен милли көрәш башлана.
Алып баручы тәрбияче, аларны дәртләндереп, көч биреп тора).
Җиңүче Сабантуй батыры дип игълан ителә, аңа сарык рәсеме ясалган медаль
һәм бүләкләр бирелә.
3 нче бала:
– Болай кем дә йөгерә ул,
Аяклар бәйсез булса.
Әйдә әле ярышыйк,
Капчык киеп узышыйк.
(Мәйданда теләгән балалар капчык киеп йөгерүдә катнаша,уенда
катнашучыларның һәрберсенә бүләк бирелә.)
4 нче бала:
– Күзне бәйләп чүлмәк вату
Айһай җиңел түгелдер.
Алыйк кулга озын таяк,
Кемнәр оста, кем өлгер?
(Уртага чүлмәк ватылып зыян салмый торган башка предмет та ярый)
куела. Баланың күзен яулык белән бәйләп, кулына таяк тоттыралар. Ул, чүлмәккә туры китереп, аңа таяк белән сугарга тиеш. Төз сугучыларга
бүләк бирелә.)
Тәрбияче: Сабан туе уеннары кызганнанкыза бара. Чү! Тояк тавышлары
ишетелә түгелме? Әйе, әйе, әнә атлар килә! Чабыш атларына юл бирегез!
5 нче бала:
– Борынгылар белеп әйткән:
Ир канаты ат була.
Мәйданнарда җиңгән атка
Мактау һәм хөрмәт була.
Ат чабышы уены
(Мәйдан уртасына агач атларга атланган малайлар йөгереп керә.
Кулларындагы чыбыркы, чыбык белән атларын “куалыйлар”. Җайдакларның
һәрберсенә бүләк бирелә.)
6 нчы бала:
Капчык киеп йөгердек,
Инде кашык та алыйк.
Шуңа йомырканы салып,
Җитезлектә сынашыйк.
Йомырка салынган кашык кабып йөгерү уены.
(Балалар, авызларына агач кашыклар кабып, аңа йомырка салалар.
Йомырканы кашыктан төшермичә, беренче килеп җитүче җиңүче була. )
7 нче бала: – Көянтәчиләк асып,
Су ташымыйлар хәзер.
Без кашыклап ташыйк аны,
Я, әйдәгез, кем әзер?!
Кашык белән су ташу уены.
(Балалар парлашып яки ике командага бүленеп, бер савыттан икенче савытка
кашык белән су ташый , кайсы команданың савыты тизрәк тула, шул –
җиңүче.)
8 нче бала:
– Аркан тарту бик җиңел ул,
Көчең булса беләктә.
“Бердәмлектә – көч”, диләр бит,
Тартыйк бауны күмәкләп.
Аркан тартышу уены.
(Балалар, ике командага бүленеп, аркан тартышалар. Кайсы команда
билгеләнгән сызык аркылы тартып чыгара, шул җиңүче дип билгеләнә).
9 нчы бала
Сабантуй елга бер килә,
Күңелле, олы бәйрәм.
Нур өстендә нурлар иңсен, Биеп алыйк ичмасам.
Тәрбияче: Әйдәгез, әле балалар, татар көенә бер биеп алыйк әле! Күмәк
бию.
(Татарча бию “ Әпипә” көе яңгырый, балалар, килгән кунаклар бөтенесе
мәйдан уртасында биеп, күңел ачалар)
Тәрбияче:
Котлы булсын Сабан туйлары! Кадерле балалар, балалар бакчасында эшләүче
барлык тәрбиячеләр исеменнән сезгә бәхетле балачак, ныклы сәламәтлек
телим. Алдагы көннәрегез дә бүгенге кебек ямьле, күңелле булсын!
Өстәлләребездә ризыклар мул булсын!
җыры
“Сабантуй”
Балалар башкаруында
.
Күңелле Сабан туйлары,
Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.
Матур җырлар җырлыйҗырлый,
Уйныйбыз әйләнбәйлән.
Кушымта:
Без җырлыйбыз Сабантуйда,
Иң матур җырлар сайлап.
Безнең җырга зәңгәр күктә
Кошлар кушыла сайрап.
Әтиәниләребезгә Җыйдык чәчәк бәйләме.
Матур булсын, ямьле булсын
Сабан туе бәйрәме.
Тәрбияче: Балалар, көтеп алынган Сабан туйлары ахырына якынлашты. Сау
булыгыз!