Сабакташлар белэн очрашу сценарий

дәрестән тыш чара

Очрашу кичәсе

Җыр “Эйдегез дусларым!”

Алып баручы 1:Хәерле кич кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар, килгән кунаклар,  укучылар.  Безнең мәктәптә бүген бәйрәм — очрашу кичәсе. Мәктәпне, укытучыларын яраткан, онытмаган укучыларыбыз килде бүген безгә кунакка. Сезнең барыгызны шушы бәйрәм белән котлыйбыз, сезгә зур уңышлар, сәламәтлек телибез.

Алып баручы2: Бүген  истәлекле көннәрнең берсе.

2. Бер күрешү үзе бер гомер бит,

Очрашуга сәбәп табылсын.

Бер-берләрен сагынышкан дуслар

Күрешергә монда агылсын!

         алып баручы:

Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар.

Канат ярган туган ояны.

Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,

Мәктәпкә дип килдек без тагын…

Алып баручы 1: Бүген мәктәбебездә бәйрәм көн! Төрле елларда  чыгарылган сыйныф укучылар  өчен истәлекле очрашу көне.

2.  Мәктәпне 2008нче ! 
2003

 1993

1963нче елны мәктәпне тәмамлаучылар  өчен -юбилей тантанасы.

1+2: … Шушы якты да, моңсу да мизгелегез белән котлыйбыз сезне!

2 . Җилдәй җитез узып киткән гомер,
Күпме юллар сизми узылган.
Якты хатирәләр юл буена
Гүя маяклар күк сузылган.

1.Бәйрәмне ачып җибәрү өчен сүзне мәктәбебез директоры                   бирәбез.

2.Бер күрешү— үзе бер шифа дип,
Эч серләрне сөйләшик әле,
Хәсрәтләрне уртаклашып
Шатлыкларны бүлешик әле,
Күңелләрне бушатыйк әле,
Классташлар, очрашыйк әле.

1        алып баручы:

Бүгенге очрашу кичәбезгә төрле һөнәр ияләре, студентлар җыелды. Берәүләре ВУЗ ишеген шакый,

Берәүләре солдат булып илне саклый,

Берәүләре табиб булып шифалы нур бөркә,

Берәүләр зур төзелештә эшче исемен йөртә.

Берәүләре белем бирә балаларга,

Берәүләре нигез сала калаларга,

Берәүләре газет-журнал чыгаралар

Бу тормышта үз юлларын табалар.

Кыңгырау чыңлый.

Алып баручы1: Ишетәсезме, кыңгырау чыңын? Ул сезне 10, кайберләрегезне 11 ел буена озата килде.

Алып баручы 1: Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар – безнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый,

Алар шулай ап-ак калачак.

Ак болытлар – безнең балачак.

Алып баручы2:.

Хәтерегездәме, дуслар

Алтын яфрак яуган

Кояшлы көзге иртә.

Әни белэн  житэклэшеп

Мәктәпкә килдегез сез.

  1. Бөтенесен искә төшерер ул,

Кыңгырауның моңлы тавышы…

Шушы класс, шушы мәктәп сезгә

Күпме якын иптәш табышты

2Талантлылар калды сездән соң да

Җырлыйбыз  да, биибез.

Сәхнәгә чык әйдә дисәң,

Ялындырып тормыйбыз.

1 класс

1.Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньяны онытып, сабый булып,

Күбәләкләр куып китәргә.

2. Эх, балачак!

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килдем :

-Исәнме. Туган мәктәбем!

1. Укытучы апаларыбыз, абыйларыбыз сезнең сабый күңелегезгә ачкыч таба белделәр,  сабыр булдыдар. Алар  сезнең өчен янып яшәделәр, сезне намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәттеләр, һәрберегездә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алдылар.

2.Белем сукмакларыннан  атлап бара торгач, кире кайтмас 11 көз, кыш, яз һәм җәй айлары үтеп, күңелегездә онытылмас хатирә булып уелып калды.

1.Сезнең тормышыгыз, тәртибегез һәм укуыгыз өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымыгызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы укытучыларыгыз,  мәктәп елларында Сезгә терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кайчагында кырыс та булдылар. Сезнең киңәшчегез һәм сердәшчегез булдылар. Аларның акыллы киңәшләрен, үгет-нәсихәтләрен беркайчан да исебездән чыгармадык, — диләр   монда җыелган  барлык укучылар.

2. Бүген бездә кунакта сезне укыткан укытучылар. Сүзне аларга бирәбез.

Укытучылар сойли.

1.Бу тормышның озын юлларыннан
Атладың да , һаман атладың;
Кеше дигән, укытучы дигән
Исемеңне горур сакладың.
2. Рәхмәт Сезгә, рәхмәт чын күңелдән

Безне дустыгыздай күргән өчен.

Безнең теләк белән янып яшәп,

Йөрәкләргә шатлык биргән өчен.

1. Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

Җыр “  уйламагыз картаям дип                      ”    

.2. Бүлмәдән-бүлмәгә йөриләр,

Балачак эзләрен эзлиләр.

Кем кайда ниндидер сүз язган,

Кемнәндер кайдадыр эз калган…

Барысын күзлиләр, эзлиләр,

Үзләре турында сөйлиләр.

2.Бүген бездә мәктәпне 50 ел элек тәмамланган  укучылар кунакта. Сүзне аларга бирәбез. Хөрмәтле кунаклар! Үзегезнең мәктәп елларын искә төшереп алыгыз әле.

(Кунаклар сойли)

1. Хөрмәтле  1963 нче елгы чыгарылыш  сыйныф укучылары сезгә бүген бүләк булып…

2. Чишмә суы зур елгалар булып,

Диңгезләргә барып тоташа.

Мәктәп – чишмә, ә гомерне

Диңгез шаулавына охшатам.

1.Бүген бездә мәктәпне 45ел элек тәмамланган  укучылар кунакта. Сүзне аларга бирәбез.

(Кунаклар сойли)

2. Хөрмәтле  1968 нче елгы чыгарылыш  сыйныф укучылары сезгә

1. Дулкын чакыра ерак киңлекләргә,

Хыялларга чума күңелләр.

Алда өмет, мәктәп башлап биргән,

Ышанычлы киң юл күренә.

2.Бүген бездә мәктәпне 40 ел элек тәмамлаган  укучылар кунакта. Сүзне аларга бирәбез.

(Кунаклар сойли)

1. Хөрмәтле  1973 нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары сезгә бүген бүләк булып           Җыр        

2.Гөрләп узды мәктәп   елларыбыз,

Бик тиз җитте аның азагы.

Бүген безнең бәгырьләрне     өзә,

Кыңгырауның моңлы авазы.

1.Бүген бездә мәктәпне 35 ел элек тәмамлаган  укучылар кунакта. Сүзне аларга бирәбез.

Кунаклар сойли)

2. Хөрмәтле  1978 нче елгы чыгарылыш  сыйныф укучылары сезгә бүген бүләк булып  бию башкарыла

1. Кайчан гына бу көн бик еракта,

Килеп җитмәс кебек тоелды.

Күңелемә мәктәп балачактан,

Китмәс өчен кереп уелды.

2.Бүген бездә мәктәпне 30 ел элек тәмамланган  укучылар кунакта. Сүзне аларга бирәбез.

(Кунаклар сойли)

1. Хөрмәтле  1983 нче елгы чыгарылыш  сыйныф укучылары сезгә бүген бүләк  жыр.

2. Саумы , мәктәп, дуслар, остазларым,

Балачагым, яшьлек, мәхәббәт!

Барлык хисләр монда ихлас һәм чын,

Бөтенесе өчен мең рәхмәт.

  1.Бүген бездә мәктәпне 25 ел элек тәмамлаган  укучылар кунакта. Сүзне аларга бирәбез.

(Кунаклар сойли)

2. Хөрмәтле  1988нче елгы чыгарылыш  сыйныф укучылары сезгә бүген бүләк булып     “” төркеме башкаруында бию

Уткэннэргетагынберкайтыйкэле.

Иртэнгеэтечкычкыра. Торыргавакыт. Будильник аннан да ныгыракшалтырый.. Торасыкилми, э кирэк. Тагын 5 минут кынаятыпторасыкилэ, тагы 5 минут  … татлыйокыгачумасын. Уяныпкитсэнсонга калганы анлыйсынсикерепторыпйогерэбашлыйсын. Сумка да кичтэнтутырылмаган, чэй  дэ эчэсекилэ… йогерэйогерэботенэшнебергээшлисен. Кайберлербухэл кон саенкабатлана.

Безненконкурсыбызшулайатала да «Ашыкканда».

Рэхимитеп 6 уйнаргателэученечакырабыз. Сезгэкулданкулгаэйберлэрнебирепсумканыматуритепмэктептэкирэкбулганэйберлернегенэтутырыргакирэкбулыр. Шунынарасында алма ашаполгерергэ дэ кирэк.  

Ассистенты выносят на сцену два стола с портфелями, пеналами, авторучками, карандашами, учебниками, линейками, различными игрушками и т.п. и яблоками. Проходит эстафета. Фоном звучит веселая инструментальная мелодия.

 Только непонятно, почему вы положили в портфель игрушки? Действительно впопыхах.

Ведущий.

Сумка тулганйогердекмэктэпкэ. Барып кердек. Тик сонга калынган шул. Укытучынынберенчесорауысиннигэсонгакалдын?

Ниндиуйларгынабашкакилми…

Тагыбермэртэбэискэтошереп,  шулвакытныкайтарыпсулэпутмэссезмикэн? Шундыйчакларбулдымикэн?

1.Барлык хәсрәтләр онтыла,
Бер елмаеп җибәрсәң.
Рәхәтләнеп чын күңелдән
Эчкерсез бер сөйләшсәң.

  2.Бүген бездә мәктәпне 20 ел элек тәмамланган  укучылар кунакта. Сүзне аларга бирәбез.  бию

(Кунаклар сойли)

1.Чәчкә кебек бала чагыбызда,

Мәктәп булды күмәк йортыбыз

Изге җанлы укытучыларны,

Күңел түребездә йөртербез—

  диләр  мәктәпне 15 ел элек тәмамланган  укучылар .Сүзне аларга бирәбез.

(Кунаклар сойли)

2. Хөрмәтле  1998 нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары сезгә бүген бүләк булып  “ яшь бара бит, егетлэр”  дигэн  җыр                   башкарыла

1.Саумы мәктәп сине   онытмадык

  Без киткәндә калдың боегып

  10 ел  үткәч күрешергә теләп

Без кайттык менә җыелып- диләр

мәктәпне 10 ел элек тәмамланган  укучылар . Сүзне аларга бирәбез.

(Кунаклар сойли)

2. Хөрмәтле  2003нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары сезгә бүген бүләк булып _________    башкаруында  “   Ком Сагате              ”  җыры башкарыла

2Саубуллашып  мәктәбебез   белән,

Таралдык без төрле якларга

Укытучы апа-абыйларның,

Изге теләкләрен акларга.

  1.Бүген бездә мәктәпне 5 ел элек тәмамланган  укучылар кунакта. Сүзне аларга бирәбез.                             Кунаклар сойли)

2. Хөрмәтле  2008 нче елгы чыгарылыш  сыйныф укучылары сезгә бүген бүләк булып  :              

2.Бүген бездә  кунакта  читтән кайтучы кунакларыбыз бар. Алар хөрмәтенә    җыр яңгыраячак.

1.Чын йөрәктән котлавыбыз
Җыр булып сезгә барсын.
Бүгенге бәйрәм гомергә
Истәлек булып калсын.

2.Мәктәп елларын онытмыйк, дуслар

Туган оясын онытмый кошлар.

Соңгы кыңгырау, еракта калып,

Еллар узгач та колакта чыңлар.

Моңлы җыр булып колакта чыңлар.

җыр“  Безнен гомер

1.Бүгенге бәйрәм кичәсендә  катнашкан барлык чыгарылыш  сыйныф укучыларын, тагын бер мартаба бэйрэм белян котлыйбыз.

Эх, гомер дигәнең,
Уза да китә икән.
Шул гомернең «почмагында»
Бер мизгел кала икән.
Әйе, кеше гомерендә онытылмас мизгелләр бик күп була. Шуларның берсе — мәктәп еллары хатирәләре.
— Кеше тормышында аерылышу һәм очрашулар һәрвакыт чиратлашып тора. Аерылышу күпме сагышлырак булса, очрашуы шул хәтле куанычлы. Якын кешеләр белән очрашуны зарыгып…

Эх, гомер дигәнең,

Уза да китә икән.

Шул гомернең «почмагында»

Бер мизгел кала икән.

Әйе, кеше гомерендә онытылмас мизгелләр бик күп була. Шуларның берсе — мәктәп еллары хатирәләре.

— Кеше тормышында аерылышу һәм очрашулар һәрвакыт чиратлашып тора. Аерылышу күпме сагышлырак булса, очрашуы шул хәтле куанычлы. Якын кешеләр белән очрашуны зарыгып көтеп аласың. Бергә укыган сабакташлар белән очрашу аеруча куанычлы була, — дип сөйләп китте Зур Тигәнәле урта мәктәбенең рус һәм татар телләре укытучысы Айсылу апа Сәйфетдинова.

9 июль көнне Зур Тигәнәле урта мәктәбендә укуларын 30 ел элек тәмамлаган сыйныфташлар очрашуы булды. Җәй аенда ялга туктаган мәктәп бу көнне гөр килде. Әйтерсең лә, мәктәпкә инде өлкән яшьтәге абый-апалар түгел, ә мәктәп бусагасын кичә генә атлап чыккан укучылар килгән. Әйе, бу бит сыйныфташлар белән генә күрешү түгел, үткән мәктәп елларың белән, монда булган кичерешләр белән очрашу. Үзеңнең сыйныфыңа, партаң артына утыру — үзе зур сөенеч. Күңелләрдә хатирәләр яңара, һәркемнең кичерешләре белән уртаклашасы килә. Сөйләшер сүзләр күп җыелган, көндез башланган очрашу төнгәчә дәвам итте.

Мәктәп елларында булган кызыклы вакыйгалар, гаилә тормышы турында сөйләшүләр төрле кичерешләр уятты. Бер сыйныфташыбызның һәм сыйныф җитәкчебез Галимов Нургаләм абыйның арабызда булмавы авыр, әлбәттә. Бу бик авыр мизгел булса да, тугач, үлем барлыгы билгеле. Аларны да искә алдык. Җаннары тыныч, урыннары оҗмахта булсын.

Бүгенге көндә исән-сау яшәп ятучы беренче укытучыбыз Зарипова Рәисә апаны, мәктәп директоры Шакиров Нургазиз абыйны, Шакирова Минҗиһан, Әхмәтҗанова Фәния, Хәмитшина Гөлсирә, Мортазина Роза, Әбүзәрова Шәмсенур, Гыйззәтова Суфия апаларны җылы сүзләр белән искә алдык. Безгә белем биргәннәре, кеше итеп тәрбияләгәннәре өчен аларга чын күңелдән рәхмәт әйтәбез.

Безнең сыйныф урта мәктәпне тәмамлаган беренче чыгарылыш сыйныфы. Шөкер, алар барысы да бу тормышта үз юлларын тапкан. Арабызда табиблар да, укытучылар да, дин әһеле дә, гади эшчеләр дә бар. Ләкин кем генә булмасыннар, алар бүгенге болгавыр тормышта үз кыйблаларын югалтмаганнар, чын кеше булып кала белгәннәр. Шуңадыр да, беркемнең дә тормыштан зарлануы ишетелмәде. Һәркем Ходай биргән гомеренә шөкерана кылып яши. Мин дә сыйныфташларыма исәнлек, озын гомер, эшләрендә зур уңышлар теләр идем. Я Раббым, барыбызга да исән-сау булып, кабат очрашырга насыйп булса иде.

Очрашу күңелләрдә якты эз калдырып, киләчәккә яңа өметләр уятып сизелмичә үтте. Һәрберебез кичәдән үзенә яңа көч, яшәргә яңа энергия һәм тормыш яме алып китте. Кичәне оештыручы сыйныфташларыбызга, безне мәктәптә җылы каршы алган мәктәп дирекциясенә, пешекчеләргә рәхмәт белдерәбез. Без аларның һәркайсына сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телибез.

Элеккеге сыйныфташларның бүгенге көндә дә бер-берсе белән даими элемтәдә торулары, ярдәмләшеп, шатлык-кайгыларны бүлешеп яшәүләре хөрмәткә лаек.

Очрашудан алган тәэсирләре белән Алексеевск мөхтәсибәте имам-хатыйбы Рөстәм абый Вальщиков бүлеште.

— Мәктәп нинди матур, киң мәгънәле исем. Ул ничек йөрәкләрне тибрәтә. Күпме бәхетле вакыйгаларны хәтерендә саклый.

Мәктәп, мәктәп синдә укып үскәч,

Барасы юл ачык күренә

Синнән башланган тормыш юллары

Балкып үтә гомер түрендә

Әй, мәктәбем, белем учагы

Син гомернең иң гүзәл чагы, — дип үзенең сүзләрен күңел кылларын тибрәндереп, шигырь юллары белән башлап җибәрде.

Беренче сентябрь, Мәктәп, Укытучы… Кемнең генә йөрәгенә уелмады икән ул кыңгыраулы мәктәп еллары?! Кеше кем генә булмасын: савымчымы ул, әллә очучымы, укытучы, әллә колхоз рәисе, инженермы, әллә төзүчеме, галим, әллә тегүче — болар бөтенесе дә үзенең тормыш юлын шушы мәктәп бусагасыннан башлый. Тырышып-тырмашып хәрефләр язарга, укырга, сөйләшергә өйрәтеп, ун ел буена тәрбияләп үстереп, ныгындырып, карлыгач кебек ел да канатлар бүләк итүче нинди изге йорт ул мәктәп! Мәктәп кешегә беренче тормыш дәресләрен дә бирә, дуслык һәм беренче мәхәббәт хисләре белән дә таныштыра. Барысы да үзенең мәктәптәге беренче көнен, бәлки хәтерләп тә бетермидер, ләкин һәркем үзенең соңгы кыңгырау бәйрәмен күпме еллар үтсә дә, исендә тота. Әлбәттә, мәктәп дигәч, бәлки шатлыклы хәлләр генә искә төшмәс, чөнки безне барыбызны да укымаган дәресләр, эшләнмәгән өй эшләре, яман билгеләр өчен ачуланалар, кайсыберләрне иптәшләре дә, мөгаен, кыерсытадыр. Ләкин болар барысы да мөһим түгел. Һәрбер укучы үсеп җитеп, еллар биеклегеннән үзенең мәктәп елларына әйләнеп караса, барыбер мәшәкатьсез, кайгы-хәсрәтсез, тыныч балачагын һәм гомергә бер тапкыр гына кабатлана торган мәңгелеккә узып киткән мәктәп елларын гына искә аладыр. Һәркемгә үзе укыган мәктәп, укыткан укытучылар, бергә укыган сыйныфташлар кадерле һәм якын. Мин үземнең мәктәбем турында да әйтеп китәсем килә. Беренче карашка, ул башка мәктәпләрдән, бәлки аерылмыйдыр. Әмма монда күңелгә үтеп керә торган җылылык һәм ниндидер рәхәтлек бар. Бу хисләр мәктәпнең бусагасын атлап кергәч тә сине урап алалар кебек. Без 1986 елда чыгарылыш сыйныфташлар белән 30 ел гомер вакыт үткәч, янә шушы хисләрне кичердек, туган мәктәбебезгә очрашуга җыелдык. Сыйныфыбызга килеп кергәч, хатирәләр тагын яңарды. Безнең сыйныф җитәкчесе игелекле һәм яхшы кеше иде. Ул һәрбер укычысын тыңлый һәм аңлый белде. Ул биология укытучысы Галимов Нургаләм абый, хәзерге вакытта безнең арабызда юк инде. Урыннары Фирдәүс җәннәтендә булсын. Безнең сыйныф мәктәп тормышында бик актив катнашты. Шуңа күрә дә хатирәләргә чумып, сөйләшеп туя алмадык. Һәрбер сыйныфташлар үзләренең уңышларын, кайда кем булып эшләүләрен, яраткан укытучыларыбызны кайчан бик таләпчән яки усал булсалар да, безне чын һәм яхшы кешеләр итеп тәрбияләүләрен искә алып сөйләшә-сөйләшә вакытның бик тиз үтүе күңелдә бераз моңсуырак булды.

Без бик дус-тату сыйныф: Марат, Шамил, Фәргать, Фәнис, Илшат, Айрат (мәрхүм урыны җәннәттә булсын), Айсылу, Рәмзия, Гөлия, Гөлзада, Сиринә, Эльмира, Лилия, Сиринь, Ландыш, Венера бер-беребезгә гел ярдәмгә килергә ашыгып яшәдек. Хушлашканда да безгә исәнлек белән күрешергә, бер-беребезгә изге теләкләр теләп, саубуллаштык. Мин үземнең туган мәктәбемне һәм сыйныфташларымны нык яратам һәм соңыннан да сагынып яшәрмен кебек, дип сүзен тәмамлады Рөстәм хәзрәт.

***

Киләчәктә дә менә шулай тату, бердәм булып яшәгез, дип изге теләкләребезне юллап, без дә аларга ак юллар, киләчәкләре тагын да күркәмрәк булсын иде дигән теләктә калабыз.

Очрашулар бик күп язсын,

Булсын әйдә, берничә.

Очрашуларга килмичә,

Калмагыз үкенечкә.


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

   Студентлар белән очрашу кичәсе тәкъдим итәм. Кичәне ике укучы шаян тонда алып баралар. Төрле уеннар концерт номерлары белән чиратлашып бара. Кичә барышында сүз студентларга да сүз бирелә. Студентлар белән очрашу кичәсе үз алдына түбәндәге максатларны куя:   -Укучыларда  төрле  профессияләр  буенча  белем  алу,  уку  йортларындагы  тәртипләр,  студент  тормышы  турында  күзаллау   булдыру;  — Мәктәпне  тәмамлагач,  профессиональ  һәм  югары  уку  йортларында  белем  алуга  омтылыш  тәрбияләү; …

Поделитесь с коллегами:

Студентлар белән очрашу кичәсе

Кичәне ике укучы алып бара.

-Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм бүгенге җыелуның төп сәбәпчеләре — безнең мәктәпнең кичәге укучылары, бүгенге студентлар!

Бер күрешү — үзе бер гомер бит,

Очрашуга сәбәп табылсын.

Бер-берләрен сагынышкан дуслар

Күрешергә монда агылсын!

Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар

Канат ярган туган ояны.

Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,

Мәктәпкә дип килдек без тагын.

  • Кадерле сабакташлар! Инде безне сагынып килгәнсез икән, бүгенге кичәне истә калырлык, сагынып сөйләрлек итеп үткәрик әле.

  • Бергәләп күңел ачу өчен, уйнап-көлеп сагышларны тарату өчен;

  • Бер сөйләшеп эчләрне бушату өчен, серләшеп алу өчен;

  • Бергә укыган, уйнаган, шаярган вакытларны искә төшерү өчен:

  • иң кыю;

  • иң оста;

  • иң чибәр;

  • иң сәләтле;

  • иң булдыклы;

  • иң аралашучан;

  • иң сцйкемле;

  • иң «әрсез» студентларыбызны бирегә чакырабыз!

  • Тизрәк чыгып калыгыз, урыннар бетә.

  • Әйдәгез, әйдәгез, курыкмагыз, имтихан алмыйбыз.

  • Ә менә бу урыннарга үзебезнең мәктәп укучыларын чакырабыз.

  • Менә алар, безнең мәктәпнең

  • иң кыю;

  • иң оста;

  • иң чибәр;

  • иң сәләтле;

  • иң булдыклы;

  • иң аралашучан;

  • иң сөйкемле;

  • иң «әрсез» укучылары!

(Студентлар һәм укучылар үз урыннарын алалар)

  • Менә барлык урыннар да үз хуҗасын тапты.

  • Урындыклар да, Аллага шөкер буш калмадык, дип җиңел сулап куйдылар.

  • Инде башласак та ярыйдыр.

  • Имтиханнардан туеп, куркып беткән кадерле студентларыбыз, алдан ук әйтеп куябыз, иркенләбрәк утырыгыз, безнең бүген җиңелчә генә аралашу булачак.

  • Без сезнең белән әллә нинди сынаулар үткәрергә дә, зачёт алырга да җыенмыйбыз.

  • Озын сакаллы, күзлекле, явыз профессорлар Казанда калды. Тәк что, борчылмагыз.

  • Монда без — сезнең дусларыгыз һәм һәрвакыт сезгә ярдәмгә килергә торучы укытучылар гына бар.

  • Укытучылар, дигәннән. Әйдәгез, беренче уенны аларга багышлыйк әле, хәтерләре калмасын.

  • Хәзер без укытучыларның фамилияләрен әйтеп барабыз. Сез аларның исем-отчестволарын әйтеп барыгыз.(Студентлар һәм укучылар чиратлашып җавап бирә).

Галимуллина (Әминә Хөрмәтовна) Лотфуллина (Фәридә Вәдүтовна)

Мухаметшина (Гөлназ Ильдусовна) Бадриева (Альбина Фоатовна)

Зиятов (Айрат Фәрхәтович) Фазлыев (Рәдиф Мәннәпович)

Хидиятуллина (Гөлсинә Гарифулловна) Гайнетдинова (Рузалия Зөфәровна)

Гарафиев (Ханафи Гыйлметдинович) Хасанов (Айрат Айдарович)

Гарипова (Лилия Мансуровна) Зиятова (Дилбәр Хәлиловна)

Мингазов (Зөфәр Галиевич) Нуретдинова (Фәния Сәүдәхановна)

Сафиуллина (Алсу Рафаэловна) Әһлиуллина (Рәмия Мансуровна)

  • Молодцы, бу уенда актив булдыгыз!

  • Сезгә «4»ле куябыз, ә сезгә «5»ле!

-Ә хәзер студентларыбызны сәламләү өчен укытучыларыбыз арасыннан иң яшь йөрәкле мөгаллимебез Айрат абыйга сүз бирәбез.

( А. Зыятов чыгышы)

  • Беләсеңме Гөлнара, минем тизрәк мәктәпне бетереп, студент буласым килә. Рәхәтләнеп Казанда йөрисең, үзеңә үзең хуҗа.Формаң кайда, ник бизәнеп килдең диюче дә юк. Өй эшен дә сорамыйлар, семейстрга бер тырышып экзамен биреп аласың да…

  • Телисең кинога барасың, театрга…Авылда гына беркая да барып булмый ул. Ә шәһәрдә дусларың белән кафега барып була, ресторанга.

  • Син Гөлнара бигрәк арттырасың ингде. Әллә әти-әниең миллионермы?

  • Ие шул, бераз арттырып җибәрдем бугай. Әйдә, студентларның үзләренә сорау бирик әле, Казанда тормышлар ничек икән?

— Хәзер укучыларыбыз үзләен кызыксындырган сорауларны студентларга бирәләр. Рәхим итегез.

(Укучылар сорау бирә, студентлар җавап бирәләр).

  • Менә, Эльмира, студентлар тормышы турында да бераз белдек.

  • Нәрсә генә әйтсәгез дз, барыбер студент буласым килә.

  • Күрмәгәнең күрәсе килә, менә шулдыр инде ул дустым.

  • Күрәсе килә, күрәсе килә…Беләсезме минем нәрсә күрәсе килә? Айсылу белән Алисәнең биегәнен күрәсе килә.

(Яшьләр биюе).

  • Гөлнара, ник май кояшы кебек балкыйсың?

  • Менә үзебезнең класста булган бер кызык хәл искә төште әле, шуңа көләсе килә.

  • Кызык хәл дигәннән, кызыклар укыганда һәркем белән бул инде ул, әйдә студентлардан да сорыйк әле. Мәктәптә укыганда, яисә студент булгач, алар белән нинди кызык хәлләр булды икән.

  • Алар сөйләргә әзерләнгәндә мин сезгә үземнең җырымны бүләк итәм.

(Гөлнара җырлый)

  • Ә хәзер сүзне студентларга бирәбез.

  • Алар белән укучы булганда, яисә студент булгач нинди кызыклы хәлләр булды икән.

(Студентлар сүз ала)

-Бас кызым , Әпипә,

Син басмасаң мин басам…

— Тукта әле, Эльмира, программа буенча синең чыгыш түгел бит.

-Гөлнара, мин алып баручымы!?

-Алып баручы.

— Димәк минем бер тәкъдим кертергә хакым бар. Хәзер бер типтереп биеп алабыз!

( Күмәк татарча бию)

Гөлнара борчыла, сүзен башлый алмый:

-Ничек кенә әйтергә икән?

  • Гөлнара, ник болай борчыласың, сүзеңне дә әйтә алмыйсың?

  • Менә бер сүз әйтәсем килә, килешер микән дим.

  • Я, әйтеп кара инде.

  • Ярар, алайса әйтим. Кунакка күчтәнәчсез килмиләр, менә шул!

  • Юк, Гөлнара, ялгышасың. Студентларның безгә күчтәнәче бар. Лотфуллин Булат безгә күчтәнәч итеп җыр әзерләгән.

  • Менә ничек күңелле булып китте. Без дә җавапсыз калмабыз әле.

  • Рәхим ит, Булат.

(Л. Булат җырлый).

— Кунак ашы, кара каршы. Ә хәзер безнең күчтәнәчне Эльмира Вафина һәм кызлар бию төркеме тәкъдим итә.

( В Эльмира җырлый).

  • Эльмира, безнең кунаклар утыра-утыра оешып беттеләр бугай инде.

  • Ярар, аларның оеган аякларын язу өчен бер тәкъдим кертәм. Хәзер шушында утыручылар, барыбыз да сикереп торабыз да, мәктәп тирәли 5 тапкыр йөгереп керәбез.

  • Шәп идея! Ләкин бу алып баручыларга кагылмый. Чөнки без кайчаннан бирле аяк өстендә.

  • Кадерле дуслар! Барыбызда урамга! 1-2-3, марш! Карале боларны, берсе дә тыңламый.

  • Әйдә инде алайса, теге уенны тәкъдим итик.

  • Һәр командадан 2 шәр уенчы чакырабыз.

(Уен. Бер уенчы түгәрәк ата, икенчесе шул түгәрәкләрне таякка кертеп җыеп бара. Кайсы команда күбрәк очко җыя ).

  • Молодцы, студентлар күбрәк очко җыйды, укучылар да тырышты, күренеп тора алар студент шулпасын ашап карамаган шул әле.

  • Ә хәзер бераз шаярып алсак та ярар, яшьлекләр заяга узмасын.

  • Яшь, яшь, яшь әле

Без бит әле яшь әле.

Алсу таңнар кочагында

Яшьлекнең гүзәл мәле.

  • Булды, Гөлнара, җырлауны калдырып торабыз. Актёрлык конкурсын башлыйбыз.

  • Әйдә, әйдә, слушаюсь иптәш башкомандующий.

— Ә хәзер бу язуларны өләшеп чыгабыз. Менә бу шигырьне анда язылганча эшләп күрсәтергә кирәк булачак.

  • Маймылланып, ә юк-юк, артистланып күрсәтергә кирәк булачак.

( Язуны өләшәләр).

  • Кемнән башлыйбыз?

(Актёрлык сәләтен күрсәтү).

  • Уйнадык та, шаярдык та , инде бераз серьёзный булып алсак та ярар.

  • Безнең студентларның мәктәпкә, укытучыларга, укучыларга әйтер сүзләре бардыр. Сүзне аларга бирик әле.

(Студентларның сүзе).

  • Рәхмәт, кадерле сабакташлар.

  • Менә очрашу кичәбез ахырына якынлашты.

  • Ничек инде, өйләргә таралышабыз мәллә?

  • Юк, иң шәбе алда әле!

-Син дискотеканы әйтәсеңдер инде.

-Синең уеңда шул бию генә инде. Без бит әле үзебезнең мәктәпнең өлкән класс укучыларының гимны булган Яшьлек җырын җырламадык.

— О кей! Салаватка кушылып җырлыйбыз!

«Яшьлек» җыры башкарыла.

— Аралашу кичәсе тәмам….

— Очрашу дәвам итә!

Икесе бергә:

  • Ә хәзер дискотека!

Студентлар белән очрашу кичәсе (на татарском языке)

Студентлар белән очрашу кичәсе (на татарском языке)

МАКСАТ : Укучыларда төрле профессияләр буенча белем алу, уку йортларындагы тәртипләр, студент тормышы турында күзаллау булдыру;

Мәктәпне тәмамлагач, профессиональ һәм югары уку йортларында белем алуга омтылыш тәрбияләү.

КАТНАШАЛАР : 8-9 нчы класс укучылары, студентлар.

АВТОР ҺӘМ ОЕШТЫРУЧЫ : Зиятова Д.Х.

ҖИҺАЗЛАУ: Музыкаль аппаратура, шарлар, чәчәкләр һ.б.

ВАКЫТЫ: Январь 2012 нче ел.

Подробности

Автор: Розалия Фоатовна Исламгалиева

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 4247

Рейтинг:   / 7

МБОУ «Кунгерская СОШ» Атнинского муниципального района

Внеклассное мероприятие «Встреча с выпускниками»
Исламгалиева Розалия Фоатовна, учитель ИЗО и искусства
2012-2013 учебный год
Студентлар белән очрашу кичәсе.
10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары башкаруында җыр
1а.б.-Бер күрешү үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар
Күрешергә монда агылсын.
2 а.б.-Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар,
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,
Мәктәпкә дип килдек без тагын.
1а.б.-Исәнмесез, хәерле кич, кадерле дуслар, укытучылар һәм укучылар! Без бүген сезнең белән мәктәпне тәмамлаучылар белән очрашу кичәсенә җыелдык. Бүгенге кичәдә сезнең белән бергәләп күп һөнәрләр турында сөйләшербез, ишеткәннәребез, күргәннәребез һөнәр сайларга, хезмәтне яратып яшәргә ярдәм итәр дип ышанабыз.
2а.б.-Әлбәттә, һөнәрләр күп, ләкин шул һөнәрләрне сайларга юл күрсәтүче, белем бирүче кешеләребез – укытучыларыбыз турында әйтеп китми мөмкин түгел.
-1а.б.- Сез бер гади укытучы булып,
Хезмәт итәсез бүген тормышта,
Һәр укучы — язылмаган роман ,
Һәр дәресегез – маяк тормышта,
Эш коралыгыз гади — акбур гына,
Бик катлаулы, ләкин тирәлек.
2 а.б.-Ил карты да сезгә башын иеп,
Мөгаллим, дип зурлап эндәшә,
Яшьләр сездән матур үрнәк алып,
Күркәмлектә сезгә тиңләшә.
1 а.б. Мәктәпне алдагы елларда тәмамлаган укучылар укытучыларының исем – фамилияләрен яхшы хәтерлиләр микән, әйдәгез, сынап карыйк әле.
УЕН. Алып баручы укытучының фамилиясен әйтеп бара, залдагылар исеме һәм атасының исемен әйтергә тиеш
Фазуллина (Бәрия Гыйбадулловна)
Хәкимҗанова (Фаилә Фәйзиевна)
Габидуллина (Фирая Бариевна)
Гыйлемханов (Илгизәр Закирович)
Сәгдиев (Фәрхәт Гарәфетдинович)
Вәлиевва (Җәүһәрия Хәйдәровна)
Вәлиев (Дамир Габдрахманович)
Садыков (Рәшит Шакирович)
Гатауллин (Ягфәр Шәйхиевич)
Ганиев (Хөсәен Хәйдәрович)
Мөбәрәкшин (Айдар Госманович).
2 а.б. Укытучыларыгызны онытмавыгыз өчен рәхмәт сезгә.

1а.б.Ә хәзер сүзне мәктәбебезнең иң хөрмәткә лаеклы укытучыларының берсе -мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәзинә Равил кызы Җәләлиевага бирәбез.
Рәзинә апа сөйли.
Илүзә.- Мәктәпне тәмамлау белән башта: “Кем булырга?”, “Нинди һөнәр сайларга?” дигән сораулар туа. Һәркем үз күңеленә ятышлы, хыялын тормышка ашырырдай, файдалы һөнәр сайлый ала.
Фәнил: Югары сыйныф укучылары өчен төрле һөнәр ияләре белән очрашу, фикер алышу бик мөһим.
Илүзә.- Бүлмәдән – бүлмәгә йөриләр,
Балачак эзләрен эзлиләр
Кем кайда нинди сүз язган,
Кемнәндер кайдадыр эз калган…
Барысын күзлиләр, эзлиләр,
Үзләре турында сөйлиләр.
Бу сүзләр, әлбәттә, безнең узган елгы чыгарылыш укучыларына күбрәк кагыла-дыр. Аларда нинди яңалыклар бар икән? Узган елгы чыгарылыш укучылары, Язилә, Салават, Ильяр, Инсаф, Айнур, Рамил, рәхим итегез.
Фәнил. Сезнең барысы да әйбәт икәненә инаныр өчен безнең кайбер сорауларыбыз бар. Әйтегез әле
— Сезнең яшегез ничә дип уйлыйсыз: паспорт буенча, тирә – ягыгыздагыларның фикере буенча, сәламәтлегегез буенча.
— Сезнең шәхси машинагыз бармы, дачагыз, этегез, ясалма керфекләрегез, паригыгыз, ясалма тешләрегез, япон плеерыгыз?
— Начар гадәтләрегез бармы? Мәсәлән, тәмәке тарту, нәчәлникләр белән бәхәсләшәсезме, иртәнге зарядканы ясыйсызмы,укуга соңга калмыйча килү, сессияне бернинди “койрыкларсыз” вакытында бирү.
— Сыйныфташларыгыз белән исәнләшәсезме?
— Юмор хисегезне онытмадыгызмы әле?
— Сезнең сыйныфның нинди уңышлары хәтерегездә калды?
-Мәктәп журналын яндырасы килгән вакытларың булдымы?
— Балачак кая калды икән?
— Өй эшләрен кемнән күчерергә ярата идең?
— Дәрестә иң яраткан мизгелләрең?
— Синең мәктәптә иң яраткан урының?
— Укытучыларга һәм үзеңнең сыйныфташларыңа әйтер сүзләрең бармы?
— Хыялларың тормышка аштымы?
Илүзә: Мәктәптә уку чорында сез үзешчән сәнгатьтә актив катнаштыгыз, һәм алдагы биюебез дә сезгә ошар дип уйлыйбыз.
Концерт номеры бию 11нче сыйныф кызлары Илүзә һәм Зөбәрҗәт
Илүзә:- Килгән кунакларыбыз арасында төрле уку йортларында белем алучы студентлар да бар. Сүзне аларга бирик әле. Рәхим итегез!
Аграрный университетта белем алучы Гибадуллин Алмазга сүз бирәбез. Гибадуллин Алмаз сөйли һәм җырлый
Сабиров Рамил
КХТИ – Технологик университетта укучы Садретдинов Айнурны чакырам. Шулай ук Шакиров Салават һәм Заһидуллина Регина да шушы уку йортында белем ала. Аларның да безгә әйтер сүзләре бардыр.
Зөбәрҗәт: Кадерле дуслар, сезнең өчен тагын бер бию тәкъдим итәбез. Сезнең каршыда Зәринә Исламгалиева рус халык биюе белән.
Зәринә бию
Зөбәрҗәт: Безнең сыйныф укучылары арасында фармацевтика белән кызыксыну-чылар да бар. Галләмова Нурдидәнең чыгышы безнең өчен файдалы булыр дип уйлыйбыз.
Нурдидә сөйли
Илүзә: Бүгенге көндә медицина өлкәсендә белем алучы студентларыбыз да шактый. Без бүген медицина көллиятендә белем алучы студентлар фикере кызыксындыра. Бирегә Галиева Айсылуны чакырабыз.
Айсылу
(Исламгалиев Рөстәм)

Зөбәрҗәт: Мәктәптә укыган чорда Алмаз белән Марс мәктәбебезнең йөзек кашлары булдылар. Һәр чарада башлап йөрделәр. Марс үзенең булачак һөнәрен дә сәнгать белән бәйләде. Культура университеты студенты Шиһапов Марс ны бирегә чакырабыз. (Сөйли).
Шиһапов Марс җырлый.
Фәнил: Мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучыларын тагын бер сынап карыйсы килә. Мәктәпкә алар ничек әзерләнделәр икән, портфельләренә нәрсәләр тутырып йөрделәр икән? Белик әле. Бирегә юмор хисенә бай 1 егет һәм 1 кызны чакырам.
Портфель тутыру уены. Алдан тутырылган портфельдәге һәр әйберне мәктәптә бик тә кирәк һәм ни өчен кирәк икәнен аңлатып бирергә. Портфельдә резин перчатка, буш банка, берәр уенчык, помада, уенчык машина, кояштан саклану күзлеге һ.б. шундыйлар булырга мөмкин.
Илүзә: Сыйныфыбыздагы укучылар арасында Казанның иң борынгы һәм данлыклы уку йортларыннан берсе булган Казан Федераль Университетында укуларын дәвам итәргә теләүчеләр дә бар. Бу уку йорты турында сөйләү өчен бирегә Мөбәрәкшина Айсылуны чакырам.
Мөбәрәкшина Айсылу сөйли
10 нчы сыйныф укчылары парлы татар биюе.
Фәнил: 10нчы сыйныф укучыларының дәртле бию ләрен караганнан соң, хөрмәтле тамашачыларыбыз, сезнең дә биисегез килеп калгандыр. Хәзер мин бирегә 5 егет һәм 5 кызны чакырам. Ике командага бүленеп бию ярышы. Кызлар һәм егетләр командасы. Һәр командага аерым көй куеп, төрле халык биюләре биетү.
Фәнил: Молодцы! Булдырдыгыз! Һәр ике команда да бик матур бии икән, төгәл генә җиңүчеләрне билгеләп тә булмады. Болар белем ягыннан ничек икән, сынап карыйк әле. Хәзер мин сезгә мәктәп темасына кагылышлы сораулар бирәм, кайсы коанда күбрәк дөрес җавап бирә, шул җңүче була.
Кызыклы сораулар
1. Укучыларның чыгарга яратмаган урыннары. (Такта).
2. Укытучы урындыгындагы сюрприз. (Кнопка).
3. Ата-аналар һәм укытучыларның танышу клубы. (Ата-аналар җыелышы).
4. Яссы глобус. (Карта).
5. Ата-аналар өчен афтограф альбомы. (Көндәлек)
6. 2дән 5кә кадәр. (Билге).
7. Газаплар һәм җәзаларның башлануы һәм бетүе турында сигнал.(Звонок)
8. Мәктәп масштабындагы президент. (Директор).
9. Һәр сыйныфта да бар. (Такта).
10. Барлык укытучылар тилмереп көтеп ала. (Отпуск).
11. Сөйләшүче глобус. (География укытучысы).
12. Аяклы калькулятор (Гөлзидә апа)
13. Аяклы формула (Физика укытучысы)
14. Мәктәпнең ял йорты (Арттагы парта)
15. Коткару хезмәте (Шпаргалка)
16. Бөтендөнья сугышы (Тәнәфес вакыты)
Зөбәрҗәт: Районыбызның визит карточкасы булган Әтнә техникумы авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли. Бу уку йортында да безнең мәктәпнең шактый гына укучылары белем ала. Шуларның берсе – Минишина Алия. Алия, әлеге уку йорты турында сөйләп китерсең дип уйлыйбыз.
Минишина Алия җырлый.
Минишина Алия сөйли.
1а.б.- Безнең мәктәпне тәмамлаган яшьләр дә тормышта үз урыннарын алырлар һәм бүген туган ягыбызның күп тармакларында хезмәт куярлар. Без аларның хезмәт нәтиҗәләрен күреп куанырбыз. Һәм алар юлыннан ныклы адымнар белән бару өчен тырышып укыйбыз.
2а.б.- Кайтыгыз сез, онытмагыз, дуслар,
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат
Мәктәпкә дип килегез тагы.
1а.б.- Күңелләрдән күңелләргә салдык күперләр
Насыйп булсын бу юллардан кабат үтүләр.
Сезне сагынып сайрар һәрчак күңел кошыбыз,
Кабат очрашканга кадәр, дуслар, хушыгыз!
2а.б.- Шуның белән безнең кичәбез тәмам. Килүегез өчен зур рәхмәт. Алдагы көнегездә дә без сезгә зур уңышлар, исәнлек – саулык, бәхет, укуыгызда бары уңышлар гына теләп калабыз !
10 нчы сыйныф кызлары башкаруында җыр “Юкка түгел, юкка түгелдер”

У вас нет прав для создания комментариев.

Яшәеш

Мин әлеге классташлар очрашуын, 50 еллык озын тәнәфестән соң, укытучыбыз Сабира апа Низамиеваның залдан-залга йөреп биргән кыңгырау) тавышын ишетеп, соңга калмас өчен, йөгерешеп кереп утырган иң кадерле ачык дәресебез дип кабул иттем. Без Закирова Рузалия Разыховна, Хәбибрахманова Фатыйма Хәбибрахмановна, Мартынова Роза Газизовна, Кучерова Флера Фаттаховна үткәргән класс сәгатьләрен хәтеребездә яңарттык.

Кайбыч районында 50 еллык классташлар очрашуы булды

Очрашуга соңга кала яздым шул. Апамның оныгы Ришат машинасыннан төшкәндә: нинди матур кешеләр җыелган, дигән уй, яшен тизлегедәй башымнан узды. Ә алар безнекеләр икән. Аягымны җиргә дә басып өлгермәдем, Даниябез Гыйльманова (Түбән Камада врач-стоматолог) фотога да төшерә башлады. Шуннан китте татлы күрешүләр, карашып туктап калабыз да, син кем әле диеп, гаҗәп катыш елмаешабыз. Тирән хисләрне аңлатырга гади сүзләр генә җитмәс иде монда.

Без укып йөргән «Мәчет» залы да, «Зур» зал, «Камчатка»да юк инде. Ике катлы зур мәһабәт бинага күреп туя алмаслык матурлык эченнән уздык. Ә бит, заманабыз өчен, без укыган мәктәп тә бик күркәм, бай иде. Һәр класс укучылары анда экскурсиягә йөрдек, экспонатларны санап бетерә торган булмады. Әйе, гомер- гомергә мәктәбебез атаклы булды. Ул чакларда да бакчаларыбыз бай иде, биология һәм хезмәт укытучысы Равил абый Зәйнуллин корыган куакларны чистартып, җиләк-җимешне тәрбияләп тору серләренә күп өйрәтте. Иге-чиге булмаган уй-хисләребезгә бирелеп, якты-зур мәктәп эченә уздык. Яңача укыту-тәрбия алымнарына нигезләнеп җиһазланган бүлмәләрдә йөрдек. Монда безне хәзерге зур уңышлары, горурланырлык эшләре белән таныштырдылар. Без дә, үз чиратыбызда, бүләккә дип алып кайткан китап­ларыбызны мәктәп китапханәсенә тапшырдык.

Очрашуыбызны анда катнаша алмаган кадерле остазларыбыз, сабакташларыбызны искә алып, Коръән белән башлау иде максатыбыз. Салтыйганнан классташыбыз Мәдинә Гыйльфанова, кыскача план белән таныштырды һәм Коръән уку өчен Казанда яшәүче Рәфыйкъ Саттаровка сүз бирде, мин багышлап, бергәләп дога кылдык. Аллаһы Тәгалә барчасының да рухларына ирештерсә иде.

Мәктәптән соң безне кафега, мул өстәлле әзер табынга алып киттеләр. Шулай итеп, ачык дәресебез, якты матур кафеда дәвам итте. Үзебез турында сөйләр алдыннан, тартма эченнән, тылсымлы яшерен сүзләр язылган теләкләр алып укып, күңелләребезне күтәрдек. Гаҗәп бит — 100%, барыбыз да дәрестә «5»кә җавап бирдек. Теләк-тәкъдимнәр дә күп булды. Мамадышта врач-педиатр булып эшләгән Саимәбез Ләлә Хәйруллинага кадерле әнисен тәрбияләүдә сабырлык, әҗер-саваплар теләде.Казандагы финанс- икътисад институында белем алган Әлфия Хәйретдинова дин белемнәре дәресләрен бергәләп үткәрә алсак, яхшы булыр иде, — диде. Яшел Үзәндә гомер кичерүче Роза Хикмәтуллина тагын өч елдан очрашуны кабатлау турында сүз кузгатты. Насыйп булсын дип, барчасына да кушылдык. Дәресебез 5-6 сәгатькә сузылса да, сөйләшеп сүзләребез бетмәде. Биедек, уйнадык, җырладык, елаштык та. Намазыбызны да вакытында укый алдык, шөкер. Ә сөйләшүләрнең иң гаҗәп өлеше — балалар турында сөйләшүгә җиткәч булды. Чөнки, мизгелгә генә булса да, үзебез балалар ролендә, балачакка, мәктәп елларына кайткан идек. Үзебезне мәктәп укучысы итеп хис иттек.

Дәрес-сәяхәтебезне кичке сигездә, авылыбызның гаҗәеп матур ял паркында дәвам иттек. Андагы фонтаннар, күктәге төнге йолдызлар кебек, ясалма күл өстендә җемелдәшәләр иде. Кышкы матур шугалак та үзенә тартып тора. Биг­рәк тә шимбә көннәрендә яше-карты монда ял итә икән. Безгә алар белән дә очрашу насыйп булды. Үзебез дә гүзәллеккә хозурланып ял иттек. Болар минем туган авылымда бит, — дип сөенештек.

Ярты гасырлык очрашуга килгән сабакташларыбызга рәхмәтләребезне әйтәсебез килә. Авыру-сырхаулардан арынып, эш-мәшәкатьләребезне калдырып җыелганбыз икән, чынлап та бер-беребезне сагынганбыз, ихлас күрешүне теләгәнбез.

Ә иң олы рәхмәтләребез, шушы мәҗлесне оештырып, безнең һәрберебезнең тәкъдимен кабул итеп, көчен-вакытын кызганмаган, авылыбызда яшәүче дустыбыз-сабакташыбыз Ләлә Хәйруллинага, кызы Гөлнарага (фотога төшерүче), очрашу турында беренче сүз катучы, табыныбыз өчен үзеннән дә аерым өлеш кертеп сөендерүче Фазыл Шәкүровка рәхмәтләребез булсын. Ул үзе Түбән Камада яши.Кафе хуҗалары, дустыбыз-сабакташыбыз Рәмзия Гарәфетдинованың балалары иде. Күңелебезне күреп, моңлы музыкасы белән кинәндерүче сабакташыбыз Шәйхулла Гарифуллинның улы Сирингә дә рәхмәтләребез ирешсә иде.

Очрашулар гаме

Борма озын юллар, таныш сукмак

Кайттык бүген төрле җирләрдән.

Йөрәкләрдә тулган кайнар хистән

Шатлык яше ага күз­ләр­дән.

Кызарып чыккан кояш, аяз күк

Бәхет дими моны, ни дисең?

Җиргә басып, атлап йөрү шатлык,

Онытабыз кайчак, беләмсез?

Тормыш матур, яшәүләре рәхәт

Бу җиһанның серле йортында.

Кадерләрен берүк белсәк иде,

Очрашулар гаме һәр җанда.

Очрашуны көттек дулкынланып,

Бу җыелышу, бәлки соңгысы.

Күңелләргә кереп калсын әле

Шушы мәҗлесләрнең җылысы.

Арабыздан дуслар китә тора

Моңсулатып барча күңелне.

Ешрак итик әле, ешрак итик

Сагынып искә алыр көннәрне.

Бер очрашу — үзе бер гомер бит

Насыйп булды күркәм күрешү.

Һәммәбезгә көч өстәсен иде

Монда булган татлы сөйләшү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

МӘГАРИФ

Бик сагынып очраштык

Мәктәп еллары — кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле.
Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар. Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы… Белемнәрнең нигезләрен ныклы үзләштерү өчен тырышлык, төрле кызыклы эшләргә өйрәнү, җәмәгать эшләре белән елларның үтүе сизелми дә калган.
Һәр…

Мәктәп еллары — кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле.

Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар. Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы… Белемнәрнең нигезләрен ныклы үзләштерү өчен тырышлык, төрле кызыклы эшләргә өйрәнү, җәмәгать эшләре белән елларның үтүе сизелми дә калган.

Һәр мәктәпнең үзенә генә хас традицияләре бар. Безнең мәктәптә — Очрашу кичәсе. Мәктәбебездә бу матур традиция елдан-ел дәвам итә. Быел да мәктәбебезне 20, 30, 40 һәм 50 ел элек тәмамлап чыккан укучылар үзләренең укытучылары, сыйныфташлары белән очрашты. Бу көн сыйныфташлар очрашуы гына түгел, ә тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәрнең яшь буынга үзләренең киңәшләрен бирүе дә. Очрашу кичәсен мәктәбебезне бетергән һәрбер укучы зур түземсезлек белән көтеп ала. Бу көнне алар үзләренең яраткан, аларга ныклы белем биргән укытучыларына зур рәхмәтләрен җиткерәләр, күп еллар күрешмәгән сыйныфташлары белән очрашалар.

Кунаклар белән тулы залда кичәне мәктәп директоры Гадания Гомәр кызы Сабирҗанова ачып җи-бәрде. Ул хәзергесе вакытта мәктәптә эшләгән укытучылар белән таныштырды һәм сыйныфташларга күңелле ял итүләрен теләде. Быелгы очрашу кичәсенә моннан күп еллар элек укытып ялга чыккан укытучылар да килгән иде. Алар Динә Гыйззатулла кызы Уразманова, Кәүсәрия апа Шәрипова, Әнәс абый Гарипов, Зөфәр абый Зарипов, Рузилә апа Бикмөхәммәтова.

Мәктәпне моннан 20, 30, 40, 50 ел элек тәмамлаганнарның күпчелеге килгән иде. Алар беренче укытучылары, үзләре укыган вакытта уздырылган чаралар турында сөйләделәр, киңәшләрен бирделәр, мәктәпкә үз сыйныфташлары исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Мәктәпне моннан 40 ел элек тәмамлаучылардан Миләүшә Ислам кызы Сафинаның чыгышы бик эчтәлекле булды. Ул үз укытучыларына бик күп җылы сүзләр әйтеп, хәзерге вакытта безнең арадан киткән укытучыларны искә алды һәм барысына да үзләренең рәхмәтләрен җиткерде. Чыгышын шигырь юллары белән тәмамлады:
Кыңгыраулы мәктәп
төшкә керә,
Таныш чыңы һаман
колакта.
Бер мизгелгә, вакыт,
туктап торчы,
Кайтар безне кабат
яшь чакка.
Ераклардан үзләренә
дәшкән
Кыңгыравы гына
ни тора!
Мең рәхмәтләр әйтеп
баш иябез
Мәмдәлдәге белем
йортына,
Нурлы укытучы
халкына.
Очрашу кичәсен әзерләү һәм үткәрү укытучылар коллективыннан да, укучылардан да бик күп хезмәт таләп итә. Бу матур традицияне саклаганнары һәм дәвам иткәннәре өчен аларга һәркем рәхмәтле.
Ел артыннан еллар үтә
тора,
Очрашулар тия бик
сирәк.
Шаулап үткән мәктәп
елыбызны,
Укытучыларыбызны искә
алу өчен,
Очрашулар безгә бик
кирәк!
Очрашулар безгә
бик кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Саамы медвежий праздник
  • Саамский праздник встречи солнца
  • С2000м сценарий управления скуд при пожаре
  • С2000м сценарии управления реле
  • С2000м сценарии управления примеры

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии