Дуслык купере сценарий

разработка вечера дружбы народов на татарском языке проведенный для воспитателей ГПД района при участии 2х-3х классов. Цель работы : воспитание у учащихся любовь к народам республики, их традициям и о

«Дуслык Купере».

Зал бэйрэмчэ бизэлэ. Стенада – халкыбызнын яшэу рэвешен, хезмэтен, гореф-гадэтлэрен чагылдырган плакат.

        Алып баручы. Дуслар, буген безгэ бик куп кунак килгэн. Аларны нэрсэлэр белэн шогеллэнуебез, мэктэбебезнен тормышы кызыксындыра. Бер ук вакытта нинди хонэргэ ия булуларын да курсэтэрлэр, алып килгэн кучтэнэчлэре белэн безне дэ сыйларлар. Бездэ буген бэйрэм! Дуслык бэйрэме!

                        Карап тормый ара еракка,

                        Дуслар килэ безгэ кунака.

                        Дуслык – безнен тормыш узэге,

                        Дуслык – безнен тормыш бизэге.

                        Безнен халык кунакчыл:

                        — Якты чырай, такта чэй, дип,

                        Каршы ала кунакны.

Класска татар,рус, башкорт, мари, удмурт, керэшен кызлары керэ. Алар уз теллэрендэ исэнлэшэлэр.

                        -Исэнмесез!

                        -Здравствуйте!

                        -Хаумыхыгыз, дустар!

                        -Арумы сез карендэшлэр!

                        -Умоесь а!

                        -Салам!

 (Дуслык турында бер жыр жырлана.)

 «Дуслык турында» дигэн жыр( Р.Корбан сузлэре, М.Минхажев музыкасы) башкарыла.

        Алып баручы. Безнен республикабызда төрле миллэт халыклары узара дус яшилэр: Бер-берсенә кунака йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бэйрэм итэлэр. Мэсэлэн Сабантуй – татар халкының Милли бэйрэме. Лэкин хэзер бу бэйрэм республикабызда яшэуче барлык миллэт кешелэре очен дэ уртак зур бэйрэмгэ эйлэнде. Анда татары да, русы да, удмурты да, марие да бергэлэшеп уйныйлар, жырлыйлар, бэйгелэрдэ катнашалар. Бу дуслыкка чит илдэн килучелэр дэ сокланалар. 2002 нче елда Татарстанга килгэн АКШ нын Россиядэге гадэттэн тыш хэм Тулы вэкалэтле илчесе: «Татарстан, дорестэн дэ, ботен донья очен толерантлык, узара тыныч хэм килешеп яшэу урнэге булып хезмэт итэ ала» — дип белдерде.

Эйдэгез, хэзер сузне кунакларга бирик.

                        Бергэ

                Без — бер илнен балалары,

                Барыбыз да дуслар без.                                                

                Татарлар, удмурт, марилар,

                Башкорт, керәшен, руслар без.

                        Татар кызы

                Без – татарлар! Шушы исем белэн

                Жирдэ яшәү узе зур бэхет,

                Яшибез без бу җирдэ

                Бар халыклар белэн берлэшеп.

                        Рус кызы

                Наш Татарстан

Дружбой славится,

Нам жить в Татарстане

Очень нравится.

        Башкорт кызы

Ут куршелэр булып яшик гөрлэп,

Охшаш безнен теллэр, гадэтлэр.

Тынычлык һэм дуслык чэчэк атсын,

Уртак безнен жирдэ телэклэр.

        Удмурт кызы

Торле костюмнар киеп

Йорибез жырлап-биеп

Атадык без бу бэйрэмне

Дуслык Купере диеп

        Мари кызы

Кайсы якта яшэсэк тэ

Чиклэр юктыр дуслыкка

Дуслык булса янэшэдэ

Дошманлык чыгар юкка

        Керэшен кызы

Халкыбызнын йолаларын

Искэ тошерик эле

Кунелле итеп буген

Уен уткэрик эле.       (Утырышалар)

« Кем житезерэк?» уены оештырыла. Залда утыручыларга тубэндэге сораулар тэкдим ителэ:

  1. Остендэ нинди киеме булмау  борынгы рус хатын-кызларына зур хурлык саналган? (Яулык)     
  1. Тубэтэйнен башка атамасы? (Кэлэпуш)   
  2. Ат сотеннэн сэламэтлек очен файдалы булган бик тэмле эчемлек – кымызны кайсы миллэт халкы ясый? (Башкорт)   
  3. Татарстанда сан буенча татарлардан кала ин куп халык кайсы миллэттэн? (Руслар)   
  4. Кайсы миллэттэ борынгыдан килгэн йола буенча, кияугэ китэсе кыз туй вакытында елап жырларга тиеш булган? (Керэшеннэр)  
  5. Гөслэ, волынка, ике кыллы скрипка, сыбызгы –болар кайсы халыкнын яраткан уен кораллары? (Мариларнын)   
  6. Язгы бэйрэм? (Нэуруз)  

Алып баручы

Дуслар турында дан жырлый

Хэрбер халык мэкале

Кем кубрэк мэкаль белэ,

Сынашып карыйк эле.

        1) Кош канаты белэн…(Кеше дуслык белэн кочле) 

        2) Дустын булмаса- эзлэ…(тапсан- югалтма)    

        3) Кумэк кутэрсэ…(кулне кучерер)   

        4) Ялгыз агачны…(жил сындыра)       

        5) Непобедимая наша страна….(дружбой народов скреплена)  

        6) Потому нам хорошо живется…

                                (что дружба народов у нас ведется) 

        7) 7 йортның телен бел ..(7 төрле белем бел)   

        Алып баручы.

Без сезне бик яратабыз, хормэт итэбез, сезнен белэн горурланабыз. Сезнен хакта бик куб белсэк тэ , тагын да кубрэк белэсебез килэ. Сезгэ сорауларыбызны бирергэ момкинме?

  1. Калфак, яулык, шэл хэм камзул –

Болары безгэ таныш,

Сойлэгезче, кайчан туган

Татарча читек – кэвеш?

Жавап:

 Борын – борын заманнарда

Болгар иле булган ди,

Безнен борынгы бабалар

Шушы илдэ торган ди.

Ул бабайлар эйбэт куннэн

Читеклэр теккэннэр ди.

Читек киеп, иллэр гизеп,

Сэудэ дэ иткэннэр ди.

Шушы нэни генэ читек

Таныткан ди халыкны

Хезмэт сою бабаларга

Китергэн ди байлыкны.

Читек кигэн бабайларга

Куркып яу кермэгэн ди

Данлыклы болгар илендэ

Ямьсезлэнеп йормэгэн ди.

  1. Мариларнын хезмэт яратучы, жырлы – монлы халык икэнен белэбез. Иген устерэлэр, терлек асрыйлар. Агачны кисеп бизэклэргэ, чигу чигэргэ яраталар. Чыбыктан, юкэдэн уреп сандыклар ясыйлар. Матур итеп биилэр дэ эле алар. Безгэ биеп китмэссезме икэн?

     (Мари биюе)

  1. Халыклар дуслыгы… Торле миллэт кешелэре арасындагы гузэл Монэсэбэтлэр калэм осталарын хэрвакыт рухландырды, аларга бетмэс – токэнмэс илхам чыганагы бирде. Рус эдэбияты – халыклар дуслыгына дан  жырлаучы эдэбият.  Безгә үзегезнең  халык җырыгызны җырлап китегезче. (Рус халык биюе)
  1. Башкорт халкы элек-электән аучылык белән шөгелләнгән, ат үрчеткән, көтү көткән. Ат сөтеннән сәламәтлек өчен файдалы булган бик тәмле эчемлек – кымыз ясаган. Яраткан уен кораллары булып — курай санала. Башкорт кызы безгә бию алып килгән.  (Башкорт биюе)

Уен. Тел байлыгын тикшерү өчен мондый бирем тәкъдим ителә: залдагылар ике командага буленгэн, хэзер без аларга юллары буталган 2 шигырь бирәбез, алар шушы шигырьләрне дөрес итеп тупларга тиеш булалар.

1)Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,

   Кояш гел көлеп торса.

   Авырлыкны да җиңәрбез

   Дуслык күпере булса.

2) Тырыш балалары белән

    Дус яши безнең төркем.

    Күлне күчереп куярбыз

    Гел булсак без бербөтен.

  1. Удмурт халкының үзара туганлыкмөнәсәбәте ерак гасырларга барып тоташа.Республикабызда удмурт мәктәпләре дә бар.Үзебезнең Балтач районында гына да бик күп удмурт авыллары бар. Удмурт кызы безгә «Водскем муземе» дип аталган шигырь алып килгән. Рәхим итеп шуны тыңлагыз. (Шигырь укыла).
  1. Керәшеннәр гоме-гомергә күңел ачып, җырлап-биеп яшәргә ярата торган халык. Аларны тыклап карыйк әле. (Такмаклар башкарыла.)

1)Җырлый әле, җырлыйк әле,

   Ишетсеннәр, белсеннәр.

   Җыелганнар бу төркемгә

   Бертуганнар дисеннәр.

2)Алай да бергә-бергә

                   Болай да бергә-бергә

             Дуслар белән бергә булсаң,

             Күгәрчен кебек гөрлә.

          3)Их, дускайлар, сезнең белән

             Шат минем күңелләрем,

             Гел дә шулай дуслык белән

             Үтсә идее гомерләрем.

Алып баручы: Ә хәзер, әйдәгез, тугандаш халыкларыбызның нинди аш-суга оста булулары белән дә танышыйк, аларны тыңлыйк. Ягез, кунаклар, сүз сезгә!

                        Татар кызы.

                Безнең татар апалары

                Пешерә баллы чәк-чәк,

                Авызга кабуга эри –

                Телең йотмыйсың чак-чак.                                  

             Рус кызы

        Ох, какие вкусные

        Блинчики у нас,

        От чистого сердца

        Испекли мы для вас.

                Удмурт кызы.

     Тантаналы мәҗлесләрдә

        Бәлешнең урыны түрдә,

        Көн саен ашап торсак та,

        Кире какмабыз бер дә.

                Башкорт кызы.

        Алып килдем сезгә, дуслар,

        Күчтәнәчкә башкорт балы,

        Салкын тиеп китсә әгәр,

        Безнең бал ул бик шифалы.

                Мари кызы.

Нарат җиләге согын

Һәркем яратып эчә,

Файдасы бар бал кушкач,

Әгәр дә салкын тисә.

        Керәшен кызы.        

Иң тәмле ризык санала

Бездә яфрак бөккәне.

Яратып ашасаң әгәр,

Рәхмәт әйтеп кит, яме.

Алып баручы.

        Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

        Дуслар кирәк һәрбер кешегә

        Дуслык булса, яшәү дә күңелле,

        Уңай булла һәрбер эшең дә.

        Бөтенебезгә дә дуслар кирәк,

        Дустан башка булмый яшәргә.

        Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк

        Дуслык орлыклары чәчәргә.

( Шигырь укылганда төрле төстәге тасмалардан күпер төзелә)

Укучылар, без бүген милләтләр арасындагы дуслык, бердәмлек турында сөйләштек. Милләтләр дуслыгы, милләтләр бердәмлеге —  ул зур көч. Тарихи үткәнебезгә күз салсак та без моның хаклыгына инанырбыз. Быел илебез зур бәйрәмгә әзерләнә. Бөек җиңүгә 65 ел тула. Моннан 65 ел элек 4 ел барган Бөек Ватан Сугышында илебез халкы җиңугә иреште. Явыз дошманнарны җиңүгә илебездә яшәүче төрле милләт халкының фронта да, тылда да бердәм, дус, туганнарча тату булуы ярдәм итте. Сүзләремне йомгаклап шуны әйтәсем килә: дус – тату булыйк, Бер – беребезгә ярдәмләшеп яшик.

Кадерле кунаклар! Шуның белән бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезгә безнең белән бергә бәйрәмдә катнашуыгыз, матур  чыгышларыгыз ,  күчтәнәчләрегез өчен бик зур рәхмәт. Һәркайсыгызның өендә — муллык, тәнендә — саулык, фикерендә зирәклек, илебездә иминлек һәм тынычлык булсын!

Автор: Миннебаева Алсу Фагиловна
Должность: воспитатель по обучению родному языку

Учебное заведение: МБДОУ «Детский сад «Солнышко»
Населённый пункт: город Заинск, Татарстан
Наименование материала: Заседание клуба
Тема: Сценарий праздника «Дуслык иле»

Раздел: дошкольное образование

“Дуслык иле”

(“Әби белән бабушка” клубының чираттагы утырышы)

Салмак кына көй уйный. Залга милли орнаментлар белән бизәлгән зонт

күтәреп, татар кызы чыга (тәрбияче). Татар, рус, башкорт, мари, чуваш,

керәшен милли киемнәре кигән балалар керәләр.

Татар кызы (тәрбияче):

Без – бер илнең балалары,

Барыбыз да дуслар без.

Татарлар, чуваш, марилар,

Башкорт, керәшен, руслар без.

Алып баручы: — Хәерле көн, хөрмәтле кунакларыбыз!

Биибез дә, җырлыйбыз да,

Милли киемнәр киеп.

Атадык без бу бәйрәмне

“Дуслык кичәсе” диеп.

Бүген бездә бәйрәм. Бакчабызга әбиләрне кунакка чакырдык. Әйдәгез

әле, аларны каршы алыйк.

Музыка уйный, татар, рус, башкорт, мари, чуваш,

керәшен милли киемнәре кигән әбиләр керә.

Әбиләр: — Исәнмесез, кунаклар! Исәнмесез, балалар!

Балалар: — Исәнмесез!

Алып баручы: Әйдәгез әле, бергәләп бәйрәм итик!

Бергә: — Әйдәгез!

Татарлар (малай,кыз):

Исәнмесез!

Без — татарлар! Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе зур бәхет,

Яшибез без туган җиребездә,

Бар халыклар белән берләшеп.

Татар әбиен биергә чакыралар, татарча бию.

Урыслар(малай,кыз):

Здравствуйте!

Родной язык мой – русский

Ему я буду предана всегда.

Горжусь я тем, что он Великий,

Его я не забуду никогда.

Урыс әбиен биергә чакыралар, урыс биюе.

Урыс әби:

Спасибо, ребята, что пригласили на праздник. Я вам тоже подарок принесла.

Русские народные частушки:

Как надену я рубаху

И понёву синюю,

Вы такую бабушку

Не сыщете красивую.

Сарафанов нонь не носим

Нам от них убыточек,

Нужно восемь метров ситца

Три катушки ниточек.

Башкортлар (малай,кыз):

Һаумыһыгыз, дустар!

Һаумыһыгыз! Һаумы, һаумы!

Һаулашам – сәлам бирәм.

“Һаумы” дигән әйбәт сүзне

Бар дөньяга җибәрәм.

Башкорт әбиен биергә чакыралар,

башкорт биюе.

Керәшеннәр(малай,кыз):

Арумысез, карендәшләр!

Аралар ерак димәсен,

Килсен безгә якын дус.

Зәебезнең суы татлы,

Халкыбызның йөзе якты,

Йөзе якты, күңеле хуш.

Керәшен әбиен биергә чакыралар, керәшен биюе.

Әби керәшен халык җырын бүләк итә:

Эзәй буйларына без лә төшәрбез,

Колачларны җәеп йөзәрбез.

Кычкырыр ла күке, сайрар былбыллар,

Шул чагында ничек түзәрбез?

Марилар(малай,кыз):

-Сайл де!

Одна ты, родина, такая!

Прекрасней не сыскать тебя!

Люблю душой и воспеваю

Тебя, марийская земля!

Мари әбиен биергә чакыралар, мари биюе.

Мари әби: — Сай улыда! (Здравствуйте!)

Марилар: — Сайл де! (Здравствуйте!)

Мари әби: — Поро кече! Пашада кузе кая? (Добрый

день! Как дела?)

Марилар: — Сай! (Хорошо)

Мари әби: — Тау! (Спасибо)

Чуашлар(малай,кыз):

Салам!

Таван чержив, таван чержив,

Асран кайми юратна чержив.

Таван чержив, таван чержив

Мухтав сана чурална чержив.

Чуаш әбиен биергә чакыралар, чуваш биюе.

Әби чуаш телендә җырлый.

Алып баручы:

Бүген бездә аккалфаклылар кунакта. Әйдәгез, бәйрәмебезгә

калфаклы кызларыбызны да чакырыйк. Рәхим итегез, кызлар.

Музыка уйный, татар кызлары керә.

Татар кызлары: Исәнмесез, аккалфаклылар!

Татар әбие:

Үзебезнең татар кызлары да килгән икән. Бик матур киенгәнсез,

балалар. Без яшь чакта “Башмакчы” уенын бик яратып уйный идек.

Әйдәгез әле, сезнең белән дә уйнап алыйк.

Балалар: Әйдәгез!

“Башмакчы” уены.

Балалар түгәрәк ясап басалар. Әби уенны алып баручы – “башмакчы” була.

Ул кулына бер башмак тотып, уртага баса. Җырлый:

Әби:

Төрле һөнәр беләбез,

Матур итеп тегәбез;

Асыл төсле җепләр белән

Башмак башын чигәбез.

Балалар аңа каршы,

түгәрәк буйлап йөреп,

җыр җырлыйлар:

Әй башмакчы, башмакчы,

Үзең оста такмакчы.

Син җырлама такмагың,

Бир кияргә башмагың.

Балалар җырлап бетергәч, әби башмакны ике бала арасына куя һәм аларның

иңнәренә кагыла. Ике бала ике якка түгәрәк буйлап йөгереп китәләр. Кем

беренче килеп җитә, шул башмакны кия. Ул “башмакчы” була. Башмаксыз

калган бала тизәйткеч әйтә:

Бака кебек бак та бак,

Бак та бак килә үрдәк.

Менә шулай була ул

Бакадан алсаң үрнәк.

Уен тагын бер кабатлана.

Әби: … кызым калды. Нинди җәза бирәбез?

Балалар: Җырласын, җырласын.

Җыр: “Энҗе-мәрҗән калфагым”, җыр барышында татар кызлары бииләр.

Алып баручы:

Аклык-сафлык белән һәрчак

Дан тота ул һәр илдә.

Безнең татар кызларына

Тиңнәр юктыр бу җирдә.

Бүгенге кичәбез ахырына якынлашты. Әйдәгез, бергәләп, Зәй турында

җыр җырлыйк.

Җыр: “Дуслык иле”:

Зәем – дуслык каласында

Кояш якты, җил җылы

Шуңа күрә, һич өзелми

Туганлык, дуслык юлы.

Кушымта:

Килсеннәр, әйдә килсеннәр,

Безнең барын белсеннәр,

Зәебезнең гүзәллеген

Барысы да күрсеннәр.

Якын итеп килә безгә

Кунак булып күп дуслар.

Татарларның түр башында

Чувашлар һәм урыслар.

Кушымта:

Килсеннәр, әйдә килсеннәр,

Безнең барын белсеннәр,

Зәебезнең гүзәллеген

Барысы да күрсеннәр.

Музыка астында, балалар, кулга-кул тотынышып, чыгып китәләр.

Туган җирем – дуслык иле,һәрбер милләт аның гөле.

1 ведущий

Россия – родина святая

Люблю тебя я всей душой.

Россия ты-обитель рая

Горжусь великою страной.

2 ведущий

Чал тарихлы туган илем ,

Кырларыңда тургай моңнары

Батырларың бар дөньяга үрнәк

Туган җирем-Россия минем.

2 ведущий

Народ России мудрый , честный, дружелюбный

Веками доблесть доказал.

В суровость битвах- Победитель

Дух, волю, дружбу доказал.

3 ведущий:(Энҗе)

Торсак та без төрле җирләрдә,

Без яшибез дуслык илендә;

Сөйләшәбез төрле телләрдә,

Аңлашабыз дуслык телендә.

4 ведущий:

Россия! Словами тебя не измеришь,
Просторы твои не обходишь и в год.
С тобою, как с матерью, дружной семьею
Светло и счастливо живет мой народ! 

1 ведущий: Россия – безнең туган җиребез, ватаныбыз! Бу сүзләрне төрле милләт кешеләре зур горурлык белән әйтәләр. Алар – руслар ,татарлар, чувашлар, казахлар, украиннар, әзербайҗаннар, әрмәннәр һәм бик күп башка халыклар. Илебездә яшәүче халыклар төрле телләрдә сөйләшсәләр дә, аларны туган илебезгә булган мәхәббәт хисе берләштерә.

2 ведущий: Согласно статье 5 Конституции, Российская Федерация состоит из субъектов, среди которых 21 республика, 48 областей, 7 краёв, 1 автономная область, 9 автономных округов. Все Республики, входящие в состав России имеют равные права и могут устанавливать свои государственные языки.

3 ведущий: Россиядә матур, бай республикалар күп. Ләкин безнең Татарстаныбыздан да матуррак, гүзәлрәк җир юк.

4ведущий: В России красивых мест много, Но Татарстан — всех милей! Здесь много национальности живут дружно и в согласии . Татарстан являеться одной из самых толерантных республик.

1ведущий

Татарстан – минем республикам.

Россиянең матур җирендә

Батырларны күрсәң, гаҗәпләнмә,

Батырлар күп татар илендә.

2 ведущий:

Здесь родина была и есть издревле,
О предках память до сих пор жива.
Здесь чайки над моей парят Иделью,
Здесь мой народ, республика моя!
А мне привольно в милом Татарстане,—

Мой край родной, республика моя!

3 ведущий:

Безнең республикабызда бөтен милләтләр дә дус-тату яшиләр, үзләренең ана телендә иркен сөйләшәләр.

4 ведущий :

От дружбы Родина сильней, 
И солнце светит веселей. 
Пусть краше будет вся страна. 
Татарстан — Родина моя!

1 ведущий:

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса, тормыш күңелле,

Көчле итә һәрбер кешене.

Җыр “Татарстан”

2ведущий: Сегодня большой праздник: « Празник дружбы всех народов”. И в этом зале собрались представители разных национальностей.Чтоб воспеть дружбу народов

3ведущий:Туган ил, туган җир, туган тел! Һәркем өчен дә якын , газиз . Туган ил һәм туган җирнең һәркем өчен иң кадерле булуын туган тел аша тоябыз. Бишек җырын тәүге тапкыр туган телебездә ишетәбез.”Теле барның –иле бар “дигән татар халкы.Шуңа күрә киләчәк буынның төп бурычы –туган җиребезне, телебезне, гореф –гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклау.

4ведущий: У каждого народа есть свои особенности, традиции, культура и язык. Все это отличает каждый народ друг от друга. Именно это заставляет людей гордиться принадлежностью к тому или иному народу

1 ведущий. Если хочешь судьбу переспорить,

Если ищешь отрады цветник,

Если нуждаешься в твердой опоре —

Выучи русский язык!

Он твой наставник великий, могучий,

Он переводчик, он проводник.

Если штурмуешь познания кручи—

Выучи русский язык!

2ведущий :на сцене Вафина Камилла. Встречайте!

3 ведущий:

Татарстан җире — дуслык иле. Татарстан Республикасында рус һәм татар телләре дәүләт телләре булып тора.

“Заман миңа югары мен” дип,

Ике канат биреп үстерде.

Канатымның берсе – татар теле,

Икенчесе – бөек рус теле.

4 ведущий: Без – татарлар!

Шушы исем белән

Жирдә яшәү үзе зур бәхет,

Яшибез без туган җиребездә,

Бар халыклар белән берләшеп.

1ведущий :Татар халкы элек-электән җырга, моңга бай халык. Ул моң гасырлар аша безнең буынга да күчкән. Татар халкының сөекле кызы, ТНВ каналының алып баручысы, шигырьләр авторы, күп конкурсларның лауреаты, дипломанты Әхмәтҗанова Энҗе “ Үз илемдә ” җырын башкара. Каршы алыгыз!

2 ведущий

Татар телем минем, анам телем

Саклый аны батыр милләтем

Әби-бабам теле,

Ата –анам теле

Күңелем тулы аңа хөрмәтем.

Арттырмый да, киметми дә шуны бел-

Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел.

Моңлы тел ул, нурлы тел ул – Туган тел-

Баш очында кояш булып тора гел

3 ведущий: Татар халык көйләре, биюләре күңелләргә дәрт өсти, яшәргә көч бирә, яңа эшләргә рухландыра.

4 ведущий. Сәхнәдә 11 нче сыйныф укучысы Даянова Диана (татар халык биюе белән ) каршы алабыз!

1ведущий В народных песнях высказывается народ; в них он является со всем своим богатством, во всей своей силе; они также изустно повторяются, они поются, и элемент музыкальный, соединяясь с поэтическим созданием, также высказывает дух народа.

2ведущий.

Без – бер илнең балалары,

Барыбыз да дуслар без.

Татарлар, удмурт, марилар,

Украиннар, руслар без.

3ведущий. Украин халкы — моңлы, күңелнең барлык кылларын чиертә торган җырлары белән танылган. Җәйге аяз кичләрдә гүзәл украин кызларының моңлы җырлары йөрәкләргә үтеп керә, яшәргә көч бирә.

1ведущий : И мы приглашаем на нашу сцену ансамбль « Самоцветы»

2 ведущий: Встречайте!

3 ведущий:

Милли киемнәр киеп,

Йөрибез җырлап-биеп.

Атадык без бу бәйрәмне

Дуслык күпере диеп,

Дуслык бәйрәме диеп.

4 ведущий:

Марийский край можно назвать гаванью тишины, царством грибов, ягод, птиц и зверей. Марийцы народ дружелюбный и очень гостеприимны. Из поколения в поколение марийцы передают традиции и обычаи. И сейчас в Марий Эл можно прикоснуться к тайнам древних языческих обрядов.

А сейчас всю красоту марийского языка постарается передать ученик 4Бкласса

Андреев Вячеслав

1 ведущий.

Кайсы якта яшәсәк тә,

Чикләр юктыр дуслыкка.

Дуслык булса янәшәдә,

Яшәү рәхәт тормышта.

2 ведущий :

Эльвина, а ты знаешь, что в нашей школе есть представители чувашского народа ?

2 ведущий:

Конечно, они хорошо знают танцы, песни, традиции своего народа. И сегодня они у нас в гостях.

3 ведущий:

Встречайте, на сцену мы приглашаем ученицу 8 Б класса Николаеву Фаину. Она исполняет стихотворение на чувашском языке. Любовь к родному языку ей прививает бабушка

4 ведущий:

Дружба народов не просто слова,

Дружба народов навеки жива.

Дружба народов счастливые дети,

Колос на ниве и сила в расцвете.

3ведущий:

Карап тормый ара еракка,

Дуслар килә безгә кунакка.

Дуслык – безнең тормыш үзәге,

Дуслык – безнең тормыш бизәге.

4ведущий:

Признание и уважение всех языков является ключом к сохранению мира. Каждый язык самобытен. Он имеет собственные выражения, которые отражают менталитет и обычаи народа. Подобно нашему имени мы обретаем родной язык от нашей матери в детстве. Он формирует наше сознание, пропитывает заложенной в нем культурой.

1 ведущий :7нче Б сыйныфы укучысы Зөхрә үзенең туган телендә,әзербәйҗан телендә “Туган илем” дигән шигырь башкара.

2 ведущий.Я никогда не слышал песен,
Чтоб радостней армянских были.
Как был твой голос чист и весел,
Когда мы по Севану плыли!

3 ведущий Качались косы, плечи, руки,
Горел твой взор рассветной ранью,
Меня томили песен звуки –
Слов непонятных обаянье.

4 ведущий Летела эта песня в дали,
Сквозь камни, речки и отроги,
И путь ей скалы уступали,
Сходили вежливо с дороги.

1 ведущий: Сәхнәдә әрмән кызлары “Минем Әрмәнстаным”җырын башкара.

2ведущий :Каршы алыгыз!

3 ведущий :

Дус күршеләр булып яшик гөрләп,

Охшаш безнең телләр, гадәтләр.

Тынычлык һәм дуслык чәчәк атсын,

Уртак булсын матур теләкләр

4 ведущий :

Язык таджиков — с чем он схож? 
На музыку дождя похож, 
На песни ветра в ледниках, 
На водопадный шум в горах, 
На эхо в скальной тишине, 
На клёкот птицы в вышине, 
На звон верблюжьих бубенцов, 
На крики детских голосов.

1 ведущий: Каршы алыгыз!Сезнең алдыгызда 8 нче Б сыйныфы укучысы Назимова Мәдинә.

2 ведущий.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә,

Шуңа күрә кирәк дөнья буйлап

Дуслык орлыкларын чәчәргә.

3 ведущий:

В России дружба всех народов,
Всех тех в России, на земле,
Где человек живет с любовью
И свет горит в его душе.

4 ведущий.

Через язык передаются особенности образа жизни, поэтому многие народы, даже малые стараются всеми средствами и силами сберечь свой язык, свою гордость, отдавая дань предкам и своей уникальности.

Узбекский народ отличается своим трудолюбием,

4 ведущий.

Бердәмлекнең көче океан,

Океаннан да хәттә көчлерәк.

Без күтәргән дуслык байрагы

Гасырларга барыр җилфердәп.

1 ведущий:

Пусть ходят голуби по крышам, 
Пусть тают в небе журавли… 
Пусть будет мир! 
Он так нам нужен! 
Мир нужен людям всей земли!
Пусть будут реки, города и села, 
Пусть лес растет, возводятся мосты… 
Пусть дети всей планеты ходят в школы, 
Пускай цветут во всех дворах цветы!

Россия “җыры

Государственное бюджетное образовательное

учреждение «Ново — Кинерская школа-интернат

для детей с ограниченными возможностями здоровья»

Григорьева Г.Н.

2019-2020 учебный год

ДУСЛЫК БӘЙРӘМЕ”.

Максат:

  1. Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү;

  2. Бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү;

  3. Татар мәкальләре, җырлар, шигырьләр аша үз халкыңа мәхәббәт тәрбияләү;

  4. Коллективта бердәмлек сыйфатлары тәрбияләү.

Тәрбияче:Тел ачкычы, иман биргән

Сөекле туган телем!

Үзебезчә сезгә саләм,

Әссәләмәгаләйкүм!

Исәнмесез, Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар һәм кадерле балалар!

Тәрбияче: Исәнмесез диеп башлыйм әле,

Танышу бит шулай башлана

Сезнең белән очрашканга, дуслар,

Күңелебез шундый шатлана!

Тәрбияче: Хөрмәтле кунаклар, рөхсәт итегез “Дуслык бәйрәме” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичәбезне башлап җибәрергә.

Тәрбияче: Балалар, әле менә кайчан гына сез безнең мәктәпбебезгә, 1 нче сыйныфка укырга килгән идегез. Вакыт дигәннәре сизелмичә дә үтеп бара. Менә ничә ел дәвамында, сез шушы мәктәптә, шушы классташларыгыз, дусларыгыз белән бергәләп белем аласыз, аралашасыз. Уку, белем алу җиңел түгел, тикмәгә генә татар халкында «Уку- энә белән кое казу» димәгәннәр. Уку кайберләрегезгә җиңелерәк бирелә, ә кайберләрегезгә тырышырга кирәк. Дөнья булгач, төрле хәлләр булырга мөмкин, укудан тыш төрле проблемалар, кыенлыклар очрарга мөмкин. Бу очракта, сезгә ярдәмгә әлбәттә, әти-әниләрегез, әби-бабаларыгыз, абый-апаларыгыз, тәрбиячеләрегез, укытучыларыгыз, дусларыбыз килә. Кыенлыкларны, укудагы авырлыкларны бары тик бер-берең белән дус — тату, бердәм булганда гына, бер — береңә ярдәм иткәндә генә, тәртипле, әдәпле булганда гына җиңеп чыгарга мөмкин. Тикмәгә генә татар халкында “Ялгыз ял күрмәс, күмәк ару белмәс”, “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” кебек мәкальләр яшәп килми.

Бездә бүген дуслык бәйрәме! Әйдәгез, бергәләп күңел ачып, ял итеп алыйк әле. Безнең бәйрәмебез уеннар, мәкальләрне тулыландыру, шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барыр.

Балалар “Бу рәсемдә нинди сүз яшерелгән”. Игътибар белән рәсемгә карагыз әле, анда сурәтләнгән предметлар атамасының беренче хәрефләрен алып, килеп чыккан сүзне укырга кирәк. (Дуслык)

Әфәрин балалар.

Ранис Төрле – төрле телдә сөйләшсәк тә

Төрле – төрле милләт булсак та

Тик бер генә туган илебез,

Тик бер генә туган җиребез.

Гөлчәчәк Төрле – төрле җирдә яшәсәк тә,

Төрле – төрле исем йөртсәк тә,

Тик бер генә туган илебез,

Тик бер генә туган җиребез.

Ришат Дус яшибез, ярдәмләшеп,

Беркемне рәнҗетмибез,

Ачу килгән чакта да без

Авыр сүзләр әйтмибез.

Рәсим: Торсак та без төрле җирләрдә,

Без яшибез татар илендә.

Сөйләшәбез төрле телләрдә

Аңлашабыз дуслык телендә.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар бергәләшеп “Дуслык” җырын җырлап алыйк әле.

Дуслык” җыры.

Владимир Наш Татарстан

Дружбою славится,

Нам жить в Татарстане

Очень нравиться!

Эльвина Карап тормый ара еракка

Дуслар килә безгә кунакка

Дуслык безнең тормыш үзәге

Дуслык безнең бәйрәм бизәге

Тәрбияче: Балалар без хәзер сезнең белән мәкальләрне тулыландырып алырбыз. Мин мәкальләрне әйтә башлыйм, ә сез дәвам итәргә тиеш буласыз. Игътибар экранга. Җавапны кул күтәреп әйтәсез. Башладык.

  • Дустың булмаса – эзлә, — (тапсаң – югалтма) Рәсим

  • Иптәшең үзеңнән — ( яхшырак булсын) Ришат

  • Дуслыкта, бердәмлектә – (көч). Гөлшат

  •  Ялгыз агачны — (җил сындыра). Зөлфия

  • Дус — (акчадан кыйммәтрәк) Гөлчәчәк

  • Дусларын онытканның – (үзен дә онытырлар) Инсаф

  • Балык сусыз торалмый – (кеше дуссыз торалмый) Ранис

  • Что одному не под силу, — (то легко коллективу) Дилүс

  •  Помогай другу везде, — (не оставляй его в беде). Сергей

  •  Человек без друзей, — (что дерево без корней). Алла

  • Один за всех — (и все за одного). Владимир

  • Кош канаты белән, — ( кеше дуслары белән көчле) Эльвина

Тәрбияче: Ә хәзер безнең егет һәм кызларыбыз рус халкының “Кадриль” биюен биерләр. Башкаралар Валишин Ришат, Волкова Алла, Тимофеев Владимир, Шарифуллина Гөлшат. Әфәрин балалар.

Дилүс: Дружбы яркие моменты
В сердце я всегда храню.
Друг, ты важен в жизни этой,

Очень я тебя ценю!

Ришат Без яшибез бер үк җирдә,

Без күршеләр,

Без, әйдәгез, дуслар булыйк

Без – кешеләр.

Инсаф Үскәчтен дә дошман булмыйк

Беребез дә

“Дуслык” сүзе булсын безнең

Телебездә.

Тәрбияче: Интервью “Үзеңнең дустың турында сөйлә”

Балалар, күз алдына китерегез әле, безнең бәйрәмгә

репортер килгән һәм газета өчен интервью алырга тели ди. Хәзер сез үзегезнең дустыгыз турында сөйләргә тиеш буласыз.

Мәсәлән шундый сораулар:

— Дустыгызның исеме ничек?

— Сезне нәрсә бәйләп тора?

— Аңарда сине нәрсә җәлеп итә?

Ришат — Мин Хайруллин Инсаф белән дус. Без төрле рәсемнәр ясарга яратабыз, аның белән бик кызык.

Зөлфия — Мин Галимуллина Адилә белән дус. Без бергә матур җырлар тыңлыйбыз.

Рәсим — Мин Иванов Ранис һәм Алексеев Сергей белән дус. Без бергә футбол уйныйбыз.

Гөлчәчәк — Мин Шарипова Эльвина белән дус. Без җырларга, биергә бик яратабыз.

Ранис — Мин Алексеев Сергей һәм Шайхуллин Рәсим белән дус. Без бергә хоккей уйныйбыз.

Владимир — Я дружу с Ивановым Ранисом. Мы с ним играем футбол.

Дилүс – Я дружу с Билаловым Зульфатом. Мы с ним любим рисовать разные рисунки.

Гөлшат – Я дружу с Маликовой Ариной. Мы с ней вместе вяжем, и смотрим мульфильмы.

Эльвина – Мин Альмухаметова Гөлчәчәк. Без аның белән матур җырлар җырлыйбыз.

Сергей – Мин Шайхуллин Рәсим һәм Иванов Ранис белән дус. Без бергә баскетбол уйныйбыз.

Алла – Я дружу с Петровой Ксюшей. Мы с ней играем разные игры.

Инсаф – Мин Валишин Ришат белән дус, без бергә бәйләү кружогына йөрибез.

Тәрбияче: Давайте отложим дела на “потом”,

О дружбе расскажем, о дружбе споём.

Пусть искорка дружбы, что вместе зажжём,

Подарит нам радость, согреет теплом.

Балалар, әйдәгез, әле генә сөйләп үткән дусларыбыз өчен тагын бер матур җырыбызны җырлап бирик әле. “Возьмёмся, за руки друзья».

Зөлфия Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса, тормыш күңелле,

Көчле итә һәрбер кешене.

Сергей: Ваш келшен илена.

Эн мотор пагытеш Олма сад пеледеш,

Чевергалын кечеш, Ал олмаже шочеш.

Олма сад гай элжат, Саскала кушкына.

Татаржат, рушыжат, марийжат Ваш келшен илена.

Тәрбияче: Сезнең каршыгызда марий халыклары биюе. Башкаралар: Сибагатуллина Зөлфия, Шайхуллин Рәсим, Алексеев Сергей, Шарипова Эльвина. Әфәрин балалар.

Тәрбияче: Ә хәзер “Проблемалы ситуацияләрне бәяләп үтәрбез”. Мәкальне туры китер.

Тәрбияче: Дуслык – ул бөек сәләт кенә түгел, ә бөек хезмәттә ул. Дусны табарга була, әмма югалтуы бик җиңел. Күп кенә мәкальләрдә дуслык һәм аны саклап калу турында әйтелә. Тактага дүрт мәкаль язылган. Мин хәзер ситуацияләр сүрәтлим, ә сез бу ситуациядә ни эшләргә кирәклеге турында әйтә торган мәкальне табарга тиеш буласыз.

1 ситуация.

Сез спортзалдан тренировкадан кайттыгыз, һәм арудан аяктан егылырлык хәлдә. Әмма шул вакыт сезгә дустыгыз шалтырата һәм ярдәм сорый. Аңа авыр мониторны мастерскойга илтешергә кирәк. (Ярдәм итәм һәм әйтәм “Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә”)

2 ситуация.

Сез болында футбол уйнадыгыз. Синең дустың кулын сындырды. (Аны өенә озатып куям, врач чакырам һәм әйтәм “Дус кайгыда сынала” дим.

3 ситуация.

Дустың синең белән ачуланыша, әмма соңыннан сезнең дуслыкны кире кайтарырга уйлап, кыйммәтле бүләк тәкъдим итә. (Бүләкне кабул итмим һәм әйтәм “Дуслыкны акчага сатып алып булмый”)

4 ситуация.

Ике бала мәктәптән сөйләшеп кайталар, икесенә дә кошларга җимлек ясарга кушканнар. Берсе әйтә, нәрсәсе бар аның, мин аны алып киләм дип масая. Икенче көнне алып киләм дигән баланың кулында җимлек булмый. Ә икенчесендә була. Мин аңа “Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын” дип әйтәм.

Әфәрин балалар.

Алла: Друг, ты даришь яркий свет, 
Ты – звезда как будто! 
И всегда даёшь совет.

В трудную минуту!

Гөлшат: Татарча да биебез,

Русча да биебез,

Илебездә, җиребездә

Дус һәм тату яшибез!

Тәрбияче: Сезнең каршыгызда татар яшьләре биюе. Башкаралар: Иванов Ранис, Альмухаметова Гөлчәчәк, Хайруллин Инсаф, Сибгатуллина Зөлфия, Валишин Ришат, Шарифуллина Гульшат, Тимофеев Владимир, Волкова Алла.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез мин сезгә сорау бирәм, сез ул сорауга матур сүзләр тезеп китәргә тиеш буласыз. Аңладыгызма?

Тәрбияче:

Балалар, сез кемнәр?

Укучылар.

Сез ниндиләр?

Дуслар

Уңганнар.

Сөйкемлеләр.

Ләззәтлеләр

Ышанычлылар.

Көчлеләр

Хәзер безнең арада, үзара нәрсә булырга тиеш балалар? (Дуслык)

Әфәрин балалар.

Балалар безнең дуслыгыбыз тагында ныгыды микән, әйдәгез тикшереп карыйк әле. Минем кулымда кулчатыр, рус телендә ул зонтик, мин 1, 2, 3 диюгә сез тиз арада шушы кулчатыр, зонтик эченә тавышланмыйча, этешми-төртешмичә кереп бетәргә тиеш буласыз. Аңладыгызма. Башладык.

Әфәрин балалар. Безнең дуслыгыбызның ныгыганы күренеп тора.

Тәрбияче

Тырыш балалары белән Дус яши безнең төркем. Күлне күчереп куярбыз Гел булсак без бербөтен

Тәрбияче: Балалар әйдәгез искә төшерик әле. Без бүгенге ачык чарада нәрсәләр белдек, нәрсәләргә өйрәндек?

  • Без бүген дуслык турында сөйләштек,

  • биедек,

  • шигырьләр сөйләдек,

  • җырладык,

  • мәкальләр өйрәндек,

  • төрле ситуацияләргә мәкальләр таптык,

  • сорауларга җавап бирдек, уеннар уйнадык.

Тәрбияче: Бик зур рәхмәт сезгә балалар.

Тәрбияче: Ә хәзер, әйдәгез татар халкының милли ризыгы чәк-чәкне дусларыбызга, кунакларыбызга бүләк итик әле.

Зөлфия Татар кызы: Безнең татар апалары

Пешерә баллы чәк-чәк

Авызга кабуга эри

Телең йотмыйсың чак-чак.

Тәрбияче: Ә хәзер балалар, дусларыбызны тагын да ныгытыйк “Дуслык күпере” җырын җырлап алыйк.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә

Дуслык булса, яшәү күңелле

Уңай була һәрбер эшен дә.

Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк

Дуслык орлыкларын чәчәргә.

Тәрбияче: Кадерле дуслар! Шуның белән бәйрәмебез тәмам. Һәркайсыбызның өендә – муллык, тәнендә – саулык, фикирендә – зирәклек, илебездә иминлек һәм тынычлык булсын! Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!

Подробности

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 4787

Рейтинг:   / 5

Түбән Кама шәһәре
8 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе

Сыйныфтан тыш чара:
“Дуслыкка чикләр юк”

: Әхмәтова Гөлфия Нәкыйф кызы
I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Түбән Кама — 2013
Тема: Дуслыкка чикләр юк

Максат: Балаларда татар халкының гореф–гадәтләренә, хезмәтенә, сәнгатенә, тарихына мәхәббәт, башка милләт кешеләренә хөрмәт, дуслык, толерантлык хисләрен тәрбияләү.

Кичә барышы:

Алып баручы. Исәнмесез! Хәерле көн, кадерле кунаклар, укытучылар һәм балалар! Бездә бүген бәйрәм! Дуслык бәйрәме!

Укучы. Карап тормый ара еракка,
Дуслар килә безгә кунакка.
Дуслык — безнең тормыш үзәге,
Дуслык – безнең тормыш бизәге.
Безнең халык кунакчыл:
— Якты чырай, такта чәй, дип
Каршы ала кунакны.

Җыр «Әссәламегаләйкем» башкарыла
Р.Ахиярова көе; Госман Садә сүзләре
Алып баручы. Татарстан – күп этнослы һәм берничә динле төбәк. Республикада йөз унбиш милләт вәкиле яши. Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, күпчелекне татарлар (2000116 кеше – 52,9 wacko һәм руслар (1492602 кеше – 39,5%) тәшкил итә. Өченче урында чувашлар (126532 кеше – 3,3%). Удмуртларның, украиннарның, мордваларның, башкортларның саны 10 мең кешедән артып китә.

Түбән Кама халкы – 263 мең. Шул исәптән татарлар – 49%, руслар — 46%, чувашлар- 3%, украиннар, башкортлар 1%. Безнең мәктәптә татарлар — 521, руслар-419, башкортлар -11,чувашлар-25 һәм шулай ук башка милләт укучылары бар.

Алып баручы. Безнең республикада төрле милләт халыклары үзара дус яшиләр: бер-берсенә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр. Нәкъ шул турыда «Лехайим» журналының бер санында болай дип язылган: «Татарстан халыкларының үзара дус яшәвенең сәбәпләре күп илне кызыксындыра. Америкадагы бер хәбәрченең әйтүенчә, әгәр чит илләргә йөз хәбәрче җибәрелсә, аның иллесе Әфганстанга, ә икенче яртысы Татарстанга төрле диндәге халыкларның үзара килешеп яшәү серләрен өйрәнүгә килә.
Татарстанга шундый максат белән АКШның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе килгән иде. Ул республикабыздагы төрле дини оешма башлыклары белән күрешеп сөйләште. Илче очрашудан бик канәгать булуын әйтте һәм «Татарстан, дөрестән дә, бөтен дөнья өчен толерантлык, үзара тыныч һәм килешеп яшәү үрнәге булып хезмәт итә ала»,- дип белдерде.

Алып баручы.
Без – бер илнең балалары,
Барыбыз да дуслар без.
Татарлар, чуваш, марилар,
Башкорт, керәшен, руслар без.

Татар кызы.
Без – татарлар! Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет,
Яшибез без бу җирдә
Бар халыклар белән берләшеп.

Татар кызы.

Татар дисәм, мине дөнья белә,
Ул исем бит ташка сырланган
Шушы исем белән халык гомер иткән,
Шатланган да, янган, сызланган
Татар кызы, татар уллары без,
Саклыйк, яклыйк туган илебезне.
Без, көч биреп, яшәтергә тиеш
Җандай газиз туган телебезне.

Татарча бию башкарыла

Алып баручы. Халыклар дуслыгы. Төрле милләт кешеләре арасындагы гүзәл мөнәсәбәтләр каләм осталарын һәрвакыт рухландырды, аларга бетмәс–төкәнмәс илһам чыганагы бирде. Рус әдәбияты да – халыклар дуслыгына дан җырлаучы әдәбият.

Рус кызы.
Наш Татарстан
Дружбой славится,
Нам жить в Татарстане
Очень нравится.
Җыр « Ромашковая Русь»
Рус халык биюе.

Башкорт малае.
Ут- күршеләр булып яшик гөрләп,
Охшаш безнең телләр, гадәтләр.
Тынычлык һәм дуслык чәчәк атсын,
Уртак безнең җирдә теләкләр.

Башкортча җыр.

Башкорт халкы элек –электән аучылык белән шөгыльләнгән, ат үрчеткән, көтү көткән. Ат сөтеннән сәламәтлек өчен файдалы булган бик тәмле әчемлек – кымыз ясаган. Яраткан уен кораллары – курай. Безгә курайда берәр башкорт көен уйнап күрсәтмәссез микән!
Курайда бер көй башкарыла.
Алып баручы.

Чуваш халкының үзара туганлык мөнәсәбәте ерак гасырларга барып тоташа. Республикабызда чуваш мәктәпләре дә байтак, шул исәптән Түбән Кама шәһәрендә дә чуваш мәктәбе эшләп килә. Соңгы елларда чуваш әдәбиятыннан да олимпиадалар үткәрелү күркәм гадәткә әйләнде.

Чуваш кызы.
УТ- күршеләр булган кебек,
Су – күршеләр күптән без,
Уртак Идел–анабызны
Имеп бергә үскәнбез.
Чуваш телендэ шигырь укыла.

Алып баручы. Керәшеннәр гомер-гомергә күңел ачып, җырлап-биеп яшәргә ярата торган халык. Аларны тыңлап карыйк әле.

Керәшен кызы.
Халкыбызның йолаларын
Искә төшерик әле,
Күңелле итеп бүген
Жырлап җибәрик әле.
Такмаклар башкарыла.

Ишектән керүләре,
Елмаеп көлүләре.
Әллә нинди бәхет булды-
Сезне бер күрүләре.

Яшел кыяк җибәрәдер
Бакчада суганнарым
Гөлләр кебек нур балкытып,
Яшәгез, туганнарым.

Алай да бергә-бергә,
Болай да бергә-бергә
Дуслар белән бергә булсаң,
Күгәрчен кебек гөрлә.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Ишетсеннәр, белсеннәр,
Җыелганнар бу табынга
Бертуганнар дисеннәр.

Их, дускайлар, сезнең белән
Шат минем күңелләрем,
Гел дә шулай дуслык белән
Үтсә иде гомерләрем.

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,
Кояш гел көлеп торса.
Кризисны да җиңәрбез,
Дуслык күпере булса.

Алып баручы. Ә хәзер, әйдәгез, тугандаш халыкларның нинди аш-суга оста булулары белән дә танышыйк, аларны тыңлыйк. Ягез, кунаклар, сүз сезгә!

Татар кызы.
Безнең татар апалары
Пешерә баллы чәкчәк,
Авызга кабуга эри —
Телең йотмыйсың чак-чак.

Рус кызы.
Ох, какие вкусные
Блинчики у нас,
От чистого сердца
Испекли мы для вас.

Чуваш кызы.
Тантаналы мәҗлесләрдә
Анын урыны түрдә,
Көн саен ашап торсак та,
Кире какмабыз бер дә.

Башкорт кызы.
Алып килдем сезгә, дуслар
Күчтәнәчкә башкорт балы,
Салкын тиеп китсә әгәр,
Безнең бал ул бик шифалы.

Керәшен кызы.
Иң тәмле ризык санала
Бездә яфрак бөккәне.
Яратып ашасаң әгәр,
Рәхмәт әйтеп кит, яме.

«Дуслык турында» дигән җыр башкарыла.

Алып баручы. Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә,
Дуслык булса, яшәү дә күңелле,
Уңай була һәрбер эшең дә.

Алып баручы. Бөтенебезгә дә дуслар кирәк,
Дустан башка булмый яшәргә.
Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк
Дуслык орлыклары чәчәргә.

Кадерле кунаклар! Шуның белән бәйрәмебез ахырга якынлашты. Сезгә безнең белән бергә бәйрәмдә катнашуыгыз, матур чыгышларыгыз һәм күчтәнәчләрегез өчен бик зур рәхмәт. Һәркайсыгызның өендә — муллык, тәнендә — саулык, фикерендә — зирәклек, илебездә иминлек һәм тынычлык булсын!

У вас нет прав для создания комментариев.

сценарий праздника Дуслык

Максат:

  • Балаларның жанрдагы музыкаль әсәрләрнең эчтәлеген аңлау сәләтен үстерүне дәвам итү,аларда чагылган хисләргә карата эмоциональ мөнәсәбәт булдыру.
  • Бәйрәмне әзерләүдә һәм үткәрүдә балаларның үзләрен актив катнашырга өйрәтүне дәвам итү.
  • Дуслык бәйрәмнәре турында балаларның белемнәрен киңәйтү,бәйрәм шатлыгын башкалар белән уртаклашу теләге тудыру.
  • Шигырьләрне.әкиятне сәнгатьле итеп сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү,әкият буенча тамаша уйнау осталыкларын үстерүне дәвам итү,башкару осталыкларын камиллэштерү,геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирергә өйрәтү.
  • Балаларда туган илгә,туган шәһәребезгә,туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү,төрле милләт халкының иҗатын,тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнүне дәвам итү һәм аңа кызыксынучанлык хисе тәрбияләү.
  • Балаларда бәйрәм хисе,күңел күтәренкелеге,үзара дусларча мөнәсәбәт булдыру.

  Скачать сертификат | заказать Золотой сертификат о публикации  Заказать рецензию на публикацию

Вместе мы делаем образование лучше!
Сейчас на сайте 1487 пользователей.
Отзывы

Дуслык бәйрәме

Зурлар төркемендә күңел ачу кичәсе

Максат: 1. Балаларда әхлакый һәм патриотик хис тәрбияләү,
Ватанга, үз халкына һәм туган илебезгә мәхәббәт хисе уяту.

2. Башка милләт халыкларына хөрмәт, аерым милләт

халыкларының: башкортларның, русларның һәм

мариларның мәдәни культурасы һәм сәнгате белән

танышуны дәвам итү.

3. Башка милләт халык балалары белән бердәм һәм

тату яшәргә өйрәтү.

Җиһазлар: Башкортстан Республикасы, Татарстан Республикасы, Мари
Республикасы һәм Россиянең герблары һәм флаглары.

Милли костюмнар, ризыклар. Милли халыкларның чигүле сөлгеләре.

Магнитофон, кассеталар, экран.

Алып баручы: Хәерле көн балалар, килгән кунаклар. Әйдәгез
бер-беребезгә чын күңелдән хәерле көн телик, елмаешып алыйк.

Балалар: Хәерле көн сайрар кошларга,

Хәерле көн зифа талларга,

Хәерле көн зәңгәр суларга,

Хәерле көн дусларыма,

Хәерле көн туган җиремә.

1 нче бала: Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә -Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле Туган җире
кирәк кешегә.

2 нче бала: Көмеш суларың, зәңгәр урманың

Якын күңелгә, Татарстаным!

Син — туган ягым,

Син минем таңым, Татарстаным!

3 нче бала: Без — татарлар! Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе зур бәхет.

Яшибез без бу җирдә,

Бар халыклар белән бергәләшеп.

4 нче бала: Туган җирем — Идел буе

һәр телнең бар туган иле.

Туган җирем кебек назлы

Җырдай моңлы татар теле.

Җыр «Туган телем» (Энҗе Мөэминова сүзләре Мөхтәр Минһаҗев көе)

Алып баручы: Безнең республикабызда төрле милләт халыклары яши,
Әйдәгез аларны санап китик. ( чувашлар, татарлар, руслар,
башкортлар, марилар һ.б…..)

Дөрес балалар, бездә барлык милләт кешеләре дә үзара дус яшиләр:
бер-берләренә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм
итәләр.

-Балалар, сезнең дә төрле милләт халыкларының ничек яшәвен
күрәсегез киләме?

Рус халык көе яңгырый. Экранга куела Россиянең гербы һәм флагы.
Рус киеменнән 3 кыз бала керәләр. Исәнләшәләр. Здравствуйте.

1 нче кыз: Наш Татарстан

Дружбой славится

Нам жить в Татарстане

Очень нравится.

2 нче кыз: Нынче день у нас хороший

Веселятся все кругом.

Пляшут, хлопают в ладоши

Ну и мы не отстаем.

Рус халык биюе башкарыла «Матрёшки».

3 нче кыз: А сейчас давайте поиграем в «Горелки». Кызлар
саубуллашалар. — До свидания. Ждите нас в гости. Мари халык көе
яңгырый. Экранга рәсем куела: Мари Эл гербы һәм флагы. Мари халык
киеменнән 2 малай, 1 кыз керәләр. Исәнләшәләр. Кыз кулында чигүле
тастымал.

Кыз: Без марилар. Без дә татарлар һәм руслар кебек хезмәт
яратучы җырлы-моңлы халык. Иген үстерәбез, терлек асрыйбыз.

Малай кулында юкәдән үрелгән ваза.

1нче малай: Безнең егетләр агачны кисеп бизәкләргә яраталар.
Чыбыктан, юкәдән үреп сандыклар ясыйлар.

2нче малай: Кызлар чигү чигәргә яраталар. Бәйрәм итәргә күңел
ачарга яратабыз.

Тупырдатып, матур итеп

Без марича биибез

Марича да, русча да

Татарча да сөйлибез.

«Мари халык биюе» башкарыла. Саубуллашып китәләр.

Башкорт халык көе яңгырый.

Башкортстан Республикасы гербы һәм флагы экранга куела. Башкорт
халык киеменнән 1 малай, 2 кыз керәләр.

Малай : (кулында курай.)

Без — башкортлар. Без уңган, тырыш халык. Без элек-электән
аучылык белән шөгыльләнәбез. Ат үрчетәбез, көтү көтәбез.

1 нче кыз : (кулында кымыз.)

— Ат сөтеннән сәламәтлек өчен файдалы булган бик тәмле эчемлек —
кымыз ясыйбыз.

2 нче кыз кулында чигүле тастымал.

— Башкорт хатын-кызлары келәм сугалар, сөлге башлары чигәләр. Ә
яраткан уен коралы-курай. Ул камыштан ясала. Малай: Ут күршеләр
булып, яшик гөрләп. Охшаш безнең телләр, гадәтләр. Тынычлык һәм
дуслык чәчәк атсын. Уртак безнең җирдә теләкләр.

«Башкорт халык биюе» башкарыла.

«Карабай» уены уйнала. Башкорт балалары саубуллашып китәләр.

Алып баручы: Балалар, без төрле милләт халыкларның ничек дус
яшәвен күрдек. Без аларда видеотасма аша кунак булып кайттык һәм
аларны да

кунакка чакырдык. Алар килгәнче, әйдәгез дуслык турында
мәкальләрне искә төшереп «Мәкаль әйтеш»уенын уйнап алыйк.

  1. Кош канаты белән,… ( кеше дуслык белән көчле).

  2. Дустың булмаса-эзлә, …(тапсаң-югалтма).

  3. Ялгыз агачны …( җил сындыра).

  4. Күмәк күтәрсә …( күлне күчерер).

Алып баручы: Балалар, кунаклар килеп җиттеләр. Керегез. Рәхим
итегез.

Татар көе яңгырый. Балалар милли киемнәрдә керәләр, кулларында
күчтәнәчләр: рус балаларында — каравай

мари балаларында — милыне

башкорт балаларында — бавырсак.

Татар малае: Исәнмесез диеп башлыйм әле

Танышу бит шулай башлана

Сезнең белән очрашканга дуслар

Минем күңелем шундый шатлана.

Кунаклар күчтәнәчләрне өстәлгә куялар һәм утыралар. Татар
киемендә балалар » Безнең авыл» М. Әгъләмовның шигырен сөйлиләр,
(журнал «Салават күпере» 2004 ел № 11).

Җыр «Мөслимем» башкарыла. Шәмсия Җиһангирова сүзләре, Азат
Хөсәенов көе.

Кыз: (рус киеме кигән)

Пришли мы все сюда на праздник

Ребята из республики разных.

А Родина у нас одна

Большая добрая страна.

Кыз: ( мари киеме кигән)

Кайсы якта яшәсәк тә

Чикләр юктыр дуслыкка

Дуслык булса янәшәдә

Дошманлык чыгар юкка.

Малай : (башкорт киеме кигән)

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса яшәү дә күңелле

Уңай була һәрбер эшең дә.

Татар малае:

Аралар ерак димәгез

Килегез безгә, якын дуслар.

Киң Иделнең суы татлы

Халкыбызның йөзе якты

Йөзе якты, күңеле хуш.

Татар кызы:

Без бер илнең балалары

Барыбыз да дуслар без

Татарлар, чуваш, марилар

Башкорт һәм руслар без.

Татар малае:

Барлык милләт балалары

Бергә дус булып калсын

Дуслык җыры күкләргә дә

Өзелмәс юллар салсын.

Бәйрәм «Дуслык турында җыр» белән тәмамлана.

Имамова Розалия Миргазиян кызы

Мөслим авылы «Ләйсән» балалар бакчасының

1квалификацияле тәрбиячесе.

(Халыклар бердәмлеге көненә багышланган кичә үрнәге)

Лилия Хафизова,

Балтач районы Сосна төп гомуми белем мәктәбенең беренче квалификация категорияле озайтылган көн төркеме тәрбиячесе

Гомуми белем бирү оешмаларында төрле милләт балалары белем ала. Аларның дус, тату, бердәм булып яшәвендә сыйныфтан тыш чараларның әһәмияте зур. Гомумән, әлеге чаралар укучыларга күпмилләтле һәм күптөрле мәдәниятле җәмгыятьтә яшәвебезне һәм бер-беребезгә дустанә мөнәсәбәттә, сабыр, ихтирамлы булырга тиешлегебезне тагын бер кат искәртергә ярдәм итә. 4 ноябрьдә илебездә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Игътибарыгызга әлеге истәлекле көн уңаеннан III – V сыйныф укучылары өчен әзерләнгән кичә үрнәген тәкъдим итәбез.

Бәйрәм үткәреләсе зал төбәгебездә яшәүче халыкларның тормыш-көнкүрешен, бәйрәм-йолаларын чагылдырган материаллар белән бизәлә.

(Тантаналы көй яңгырый.)

1 нче алып баручы. Без бүген милләтләр арасындагы дуслык, бердәмлек турында сөйләшергә җыелдык. Милләтләр дуслыгы, милләтләр бердәмлеге – зур көч ул!

2 нче алып баручы. Халыклар бердәмлеге көне тирән мәгънәгә ия. Моннан күп еллар элек, башкалабыз Мәскәүнең, димәк илебезнең иминлеген, халыклар бердәмлеген саклап калу өчен, руслар белән янәшә татарлар һәм башкортлар, марилар һәм мордвалар, чувашлар һәм удмуртлар илбасарларга каршы иңгә-иң торып көрәшкән.

1 нче алып баручы. Төрле милләт вәкилләренең илебез иминлеген саклап берләшүе Ватанга куркыныч янаган очракта халыклар арасындагы  дуслык-туганлыкның нинди зур көчкә ия булуын ачык чагылдыра.

2 нче алып баручы. Бу бердәмлек елдан-ел ныгый бара. Без илебезнең тарихи үткәнен, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын онытмаска, хөрмәт итәргә һәм төрле милләт кешеләре – барыбыз да тыныч, ямьле Татарстаныбызда дус-тату яшәргә тиешбез.

(Тантаналы көй кабатлана.)

Укучы. Бездә бүген бәйрәм! Дуслык бәйрәме!

Укытучы.

Карап тормый ара еракка,

Дуслар килә безгә кунакка.

Дуслык – безнең тормыш үзәге,

Дуслык – безнең тормыш бизәге.

(Залга татар, рус, башкорт, мари, удмурт, керәшен халык киеме кигән балалар керә. Алар төрле телләрдә исәнләшәләр.)

– Исәнмесез!

– Здравствуйте!

– Хаумыхыгыз, дустар!

– Салам лийже!

– Зечбуресь!

– Арумы сез, карендәшләр!

 («Дуслык турында» дигән җыр (Р.Корбан сузләре, М.Минһаҗев музыкасы) башкарыла.)

Укытучы. Республикабызда төрле милләт халыклары үзара дус яшиләр: белем алалар, хезмәт итәләр, бер-берсенә кунакка йөрешәләр, бергәләп күңел ачалар. Сабантуй элек-электән татар халкының милли бәйрәме санала, әмма ул хәзер республикабызда яшәүче барлык милләт кешеләре өчен дә уртак бәйрәмгә әйләнде. Анда татары да, русы да, удмурты да, марие да бергәләшеп уйный, жырлый, бәйгеләрдә катнаша. Бу дуслыкка чит ил кунаклары да соклана. «Татарстан, чыннан да, бөтен дөнья өчен толерантлык, үзара тыныч һәм килешеп яшәү үрнәге булып хезмәт итә ала», – диләр алар.

Балалар (бергә).

Без – бер илнең балалары,

Барыбыз да дуслар без.

Татарлар, удмурт, марилар,

Башкорт, керәшен, руслар без.

Татар кызы.

Без – татарлар! Шушы исем белән

Жирдә яшәү үзе зур бәхет,

Яшибез без туган җиребездә,

Бар халыклар белән берләшеп.

Рус кызы.

Наш Татарстан

Дружбой славится,

Нам жить в Татарстане

Очень нравится.

Башкорт егете.

Ут күршеләр булып яшик гөрләп,

Охшаш безнең телләр, гадәтләр.

Тынычлык һәм дуслык чәчәк атсын,

Уртак булсын матур теләкләр.

Удмурт егете.

Милли киемнәр киеп,

Йөрибез җырлап-биеп.

Атадык без бу бәйрәмне

Дуслык күпере диеп,

Дуслык бәйрәме диеп.

Мари кызы.

Кайсы якта яшәсәк тә,

Чикләр юктыр дуслыкка.

Дуслык булса янәшәдә,

Дошманлык чыгар юкка.

Керәшен егете.

Торсак та без төрле җирләрдә,

Без яшибез дуслык илендә;

Сөйләшәбез төрле телләрдә,

Аңлашабыз дуслык телендә.

«Дуслык” викторинасы уздырыла.

Сораулар.

1. Татарстанда, татарлардан кала, иң күп санлы милләт кайсысы? (Руслар.)

2. Кайсы баш киемен кимәгән булсалар, борынгы рус хатын-кызларына зур хурлык саналган? (Яулык.)

3. Түбәтәйнең башкача атамасы ничек? (Кәләпүш.)

4. Ат сөтеннән ясалган, сәламәтлек өчен файдалы булган әчемлек – кымыз – кайсы милләт халкының милли эчемлеге санала? (Башкорт халкының.)

5. Кайсы халыкның борынгыдан килгән йоласы буенча, кияүгә китәсе кыз туй вакытында елап жырларга тиеш булган? (Керәшен татарларының.)

6. Гөслә, волынка, ике кыллы скрипка, сыбызгы – болар кайсы милләт халкынын яраткан уен кораллары? (Мари халкының.)

7. Яз көне уздырыла торган борынгы Яңа ел бәйрәме ничек атала? (Нәүруз.)

Алып баручы.

Безнең дуслыкка дан жырлый

Зирәк халык мәкале.

Кем күбрәк мәкаль белә,

Көч сынап карыйк әле.

Мәкальләр.

Кош – канаты белән, (кеше дуслык белән көчле).

Дустың булмаса – әзлә, … (тапсаң югалтма).

Күмәк күтәрсә, … үлне күчерер).

Ялгыз агачны (җил сындыра).

Непобедимая наша страна … (дружбой народов скреплена).

Потому нам хорошо живётся, … (что дружба народов у нас ведётся).

Җиде йортның телен бел, … (җиде төрле белем бел).

Алып баручы.

Калфак, яулык, шәл һәм камзул –

Болары безгә таныш.

Сөйләгезче, кайчан туган

Татарча читек-кәвеш?

Укучы (татар киеменнән).

Борын-борын заманнарда

Болгар иле булган, ди.

Безнең борынгы бабалар

Шушы илдә торган, ди.

Ул бабайлар әйбәт күннән

Читекләр теккәннәр, ди.

Читек киеп, илләр гизеп,

Сәүдә дә иткәннәр, ди.

Шушы нәни читек аша

Танылган, ди, халык та,

Хезмәт сөю бабайларга

Китергән, ди, байлык та.

2 нче укучы. Мари халкының хезмәт яратучы, җырлы-моңлы халык икәнен беләбез. Иген үстерәләр, терлек асрыйлар. Тал чыбыгыннан, юкәдән үреп, җиһазлар ясыйлар. Агачны юнып, нәфис бизәкләр ясарга һәм чигү чигәргә яраталар. Матур итеп бииләр дә әле алар. Безгә марича биеп күрсәтмәссезме икән? (Мари халык биюе башкарыла.)

3 нче укучы. Халыклар дуслыгы… Төрле милләт кешеләре арасындагы гүзәл мөнәсәбәтләр каләм осталарын элек-электән рухландыра, аларга бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы бирә. Рус әдәбияты – халыклар дуслыгына дан жырлаучы әдәбият. Хәзер рус халык җырын тыңларбыз. (җыр башкарыла.)

4 нче укучы. Башкорт халкы элек-электән аучылык белән шөгыльләнгән, ат үрчеткән, көтү көткән. Ат сөтеннән сәламәтлек өчен файдалы булган бик тәмле әчемлек – кымыз ясаган. Яраткан уен кораллары булып курай санала. Ә башкорт кызы безгә матур бию алып килгән. (Башкорт халык биюе башкарыла.)

Күмәк уен.

(Тел байлыгын тикшерү өчен, мондый бирем тәкъдим ителә: залда утыручы укучылар ике командага бүленә, аларга сүзләре “адашкан” ике шигырь тәкъдим ителә. Укучылар шушы сүзләрдән шигырь юлларын дөрес итеп җыярга тиеш булалар.)

1. Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,

Дөньялар имин торса.

Авырлыкларны кичәрбез,

Дуслык күпере булса.

2. Үстергән дә безне чын дуслык,

Көч биргән дә безгә чын дуслык.

Дуслык булса, яшәр гомергә

Бөтен җир шарында тынычлык.

5 нче укучы. Удмурт халкының үзара туганлык мөнәсәбәте ерак гасырларга барып тоташа. Республикабызда удмурт авыллары, мәктәпләре дә бар. Удмурт кызы безгә шигырь алып килгән. Рәхим итеп, шуны тыңлагыз. (Шигырь укыла.)

6 нчы укучы. Керәшеннәр гомер-гомергә, тырышып хезмәт итү белән бергә, күңел ачып, җырлап-биеп яшәргә ярата торган халык. Аларны тыңлап карыйк әле. (Такмаклар башкарыла.)

Алып баручы. Бәйрәм сый-нигъмәтсез узмый. Әйдәгез, тугандаш халыкларыбызның нинди аш-суга оста булулары белән дә танышыйк.

Татар кызы.

Безнең татар апалары

Пешерә баллы чәк-чәк,

Авызга кабуга әри –

Телең йотмыйсың чак-чак.                              

Рус кызы.

Ох, какие вкусные

Блинчики у нас,

От чистого сердца

Испекли мы для вас.

Удмурт кызы.

Тантаналы мәҗлесләрдә

Бәлешнең урыны түрдә,

Көн саен ашап торсак та,

Кире какмабыз бер дә.

Мари кызы.

Мари урманы – наратлык,

Наратлыкка кил әле.

Монда үсә гөмбәсе дә,

Мүк җиләге, кара җиләк,

Тәмле нарат җиләге.

Керәшен кызы.

Бик затлы ризык санала

Бездә яфрак бөккәне.

Яратып ашасаң әгәр,

Рәхмәт әйтеп кит, яме.

Башкорт кызы.

Алып килдем сезгә, дуслар,

Күчтәнәчкә башкорт балы:

Чәчәк балы, юкә балы –

Безнең бал ул бик шифалы.

Гәрәбәдәй якты булсын,

Мәңге булсын дуслык балы!

1 нче укучы.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса, тормыш күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

2 нче укучы.

Төрле-төрле телдә сөйләшсәк тә,

Төрле-төрле милләт булсак та,

Тик бер безнең Туган илебез,

Тик бер безнең Туган җиребез.

3 нче укучы.

Бердәмлекнең көче океан,

Океаннан да хәттә көчлерәк.

Без күтәргән дуслык байрагы

Гасырларга барыр җилфердәп.

(Шигырьләр укылганда, төрле төстәге тасмалардан “Дуслык күпере” төзелә.)

Алып баручы. Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен һәркем җаваплы.

Укытучы. Без киләчәгебезне туган республикабызның һәм илебезнең киләчәгеннән аерып карый алмыйбыз.

Барысы бергә. Халык бердәмлеге ул – җиңелмәс көч.

(Дуслык, бердәмлек турында күмәк җыр башкарыла.)

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Дуслык бэйрэме сценарий балалар бакчасында
  • Дуслык бердэмлек сценарий
  • Дусера индийский праздник
  • Дурман трава или обманутые судьбы сценарий
  • Дурацкий праздник 4 ноября

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии