Дуслык бердэмлек сценарий

ВТатарстане много национальности живут дружно и в согласии. Татарстан являеться одной из самых толерантных республик.Это разработка о друҗбе народов.. Классному руководителю, Мероприятия, Внеклассное мероприятие "Дуслык бәйрәме"

Туган җирем – дуслык иле,һәрбер милләт аның гөле.

1 ведущий

Россия – родина святая

Люблю тебя я всей душой.

Россия ты-обитель рая

Горжусь великою страной.

2 ведущий

Чал тарихлы туган илем ,

Кырларыңда тургай моңнары

Батырларың бар дөньяга үрнәк

Туган җирем-Россия минем.

2 ведущий

Народ России мудрый , честный, дружелюбный

Веками доблесть доказал.

В суровость битвах- Победитель

Дух, волю, дружбу доказал.

3 ведущий:(Энҗе)

Торсак та без төрле җирләрдә,

Без яшибез дуслык илендә;

Сөйләшәбез төрле телләрдә,

Аңлашабыз дуслык телендә.

4 ведущий:

Россия! Словами тебя не измеришь,
Просторы твои не обходишь и в год.
С тобою, как с матерью, дружной семьею
Светло и счастливо живет мой народ! 

1 ведущий: Россия – безнең туган җиребез, ватаныбыз! Бу сүзләрне төрле милләт кешеләре зур горурлык белән әйтәләр. Алар – руслар ,татарлар, чувашлар, казахлар, украиннар, әзербайҗаннар, әрмәннәр һәм бик күп башка халыклар. Илебездә яшәүче халыклар төрле телләрдә сөйләшсәләр дә, аларны туган илебезгә булган мәхәббәт хисе берләштерә.

2 ведущий: Согласно статье 5 Конституции, Российская Федерация состоит из субъектов, среди которых 21 республика, 48 областей, 7 краёв, 1 автономная область, 9 автономных округов. Все Республики, входящие в состав России имеют равные права и могут устанавливать свои государственные языки.

3 ведущий: Россиядә матур, бай республикалар күп. Ләкин безнең Татарстаныбыздан да матуррак, гүзәлрәк җир юк.

4ведущий: В России красивых мест много, Но Татарстан — всех милей! Здесь много национальности живут дружно и в согласии . Татарстан являеться одной из самых толерантных республик.

1ведущий

Татарстан – минем республикам.

Россиянең матур җирендә

Батырларны күрсәң, гаҗәпләнмә,

Батырлар күп татар илендә.

2 ведущий:

Здесь родина была и есть издревле,
О предках память до сих пор жива.
Здесь чайки над моей парят Иделью,
Здесь мой народ, республика моя!
А мне привольно в милом Татарстане,—

Мой край родной, республика моя!

3 ведущий:

Безнең республикабызда бөтен милләтләр дә дус-тату яшиләр, үзләренең ана телендә иркен сөйләшәләр.

4 ведущий :

От дружбы Родина сильней, 
И солнце светит веселей. 
Пусть краше будет вся страна. 
Татарстан — Родина моя!

1 ведущий:

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса, тормыш күңелле,

Көчле итә һәрбер кешене.

Җыр “Татарстан”

2ведущий: Сегодня большой праздник: « Празник дружбы всех народов”. И в этом зале собрались представители разных национальностей.Чтоб воспеть дружбу народов

3ведущий:Туган ил, туган җир, туган тел! Һәркем өчен дә якын , газиз . Туган ил һәм туган җирнең һәркем өчен иң кадерле булуын туган тел аша тоябыз. Бишек җырын тәүге тапкыр туган телебездә ишетәбез.”Теле барның –иле бар “дигән татар халкы.Шуңа күрә киләчәк буынның төп бурычы –туган җиребезне, телебезне, гореф –гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклау.

4ведущий: У каждого народа есть свои особенности, традиции, культура и язык. Все это отличает каждый народ друг от друга. Именно это заставляет людей гордиться принадлежностью к тому или иному народу

1 ведущий. Если хочешь судьбу переспорить,

Если ищешь отрады цветник,

Если нуждаешься в твердой опоре —

Выучи русский язык!

Он твой наставник великий, могучий,

Он переводчик, он проводник.

Если штурмуешь познания кручи—

Выучи русский язык!

2ведущий :на сцене Вафина Камилла. Встречайте!

3 ведущий:

Татарстан җире — дуслык иле. Татарстан Республикасында рус һәм татар телләре дәүләт телләре булып тора.

“Заман миңа югары мен” дип,

Ике канат биреп үстерде.

Канатымның берсе – татар теле,

Икенчесе – бөек рус теле.

4 ведущий: Без – татарлар!

Шушы исем белән

Жирдә яшәү үзе зур бәхет,

Яшибез без туган җиребездә,

Бар халыклар белән берләшеп.

1ведущий :Татар халкы элек-электән җырга, моңга бай халык. Ул моң гасырлар аша безнең буынга да күчкән. Татар халкының сөекле кызы, ТНВ каналының алып баручысы, шигырьләр авторы, күп конкурсларның лауреаты, дипломанты Әхмәтҗанова Энҗе “ Үз илемдә ” җырын башкара. Каршы алыгыз!

2 ведущий

Татар телем минем, анам телем

Саклый аны батыр милләтем

Әби-бабам теле,

Ата –анам теле

Күңелем тулы аңа хөрмәтем.

Арттырмый да, киметми дә шуны бел-

Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел.

Моңлы тел ул, нурлы тел ул – Туган тел-

Баш очында кояш булып тора гел

3 ведущий: Татар халык көйләре, биюләре күңелләргә дәрт өсти, яшәргә көч бирә, яңа эшләргә рухландыра.

4 ведущий. Сәхнәдә 11 нче сыйныф укучысы Даянова Диана (татар халык биюе белән ) каршы алабыз!

1ведущий В народных песнях высказывается народ; в них он является со всем своим богатством, во всей своей силе; они также изустно повторяются, они поются, и элемент музыкальный, соединяясь с поэтическим созданием, также высказывает дух народа.

2ведущий.

Без – бер илнең балалары,

Барыбыз да дуслар без.

Татарлар, удмурт, марилар,

Украиннар, руслар без.

3ведущий. Украин халкы — моңлы, күңелнең барлык кылларын чиертә торган җырлары белән танылган. Җәйге аяз кичләрдә гүзәл украин кызларының моңлы җырлары йөрәкләргә үтеп керә, яшәргә көч бирә.

1ведущий : И мы приглашаем на нашу сцену ансамбль « Самоцветы»

2 ведущий: Встречайте!

3 ведущий:

Милли киемнәр киеп,

Йөрибез җырлап-биеп.

Атадык без бу бәйрәмне

Дуслык күпере диеп,

Дуслык бәйрәме диеп.

4 ведущий:

Марийский край можно назвать гаванью тишины, царством грибов, ягод, птиц и зверей. Марийцы народ дружелюбный и очень гостеприимны. Из поколения в поколение марийцы передают традиции и обычаи. И сейчас в Марий Эл можно прикоснуться к тайнам древних языческих обрядов.

А сейчас всю красоту марийского языка постарается передать ученик 4Бкласса

Андреев Вячеслав

1 ведущий.

Кайсы якта яшәсәк тә,

Чикләр юктыр дуслыкка.

Дуслык булса янәшәдә,

Яшәү рәхәт тормышта.

2 ведущий :

Эльвина, а ты знаешь, что в нашей школе есть представители чувашского народа ?

2 ведущий:

Конечно, они хорошо знают танцы, песни, традиции своего народа. И сегодня они у нас в гостях.

3 ведущий:

Встречайте, на сцену мы приглашаем ученицу 8 Б класса Николаеву Фаину. Она исполняет стихотворение на чувашском языке. Любовь к родному языку ей прививает бабушка

4 ведущий:

Дружба народов не просто слова,

Дружба народов навеки жива.

Дружба народов счастливые дети,

Колос на ниве и сила в расцвете.

3ведущий:

Карап тормый ара еракка,

Дуслар килә безгә кунакка.

Дуслык – безнең тормыш үзәге,

Дуслык – безнең тормыш бизәге.

4ведущий:

Признание и уважение всех языков является ключом к сохранению мира. Каждый язык самобытен. Он имеет собственные выражения, которые отражают менталитет и обычаи народа. Подобно нашему имени мы обретаем родной язык от нашей матери в детстве. Он формирует наше сознание, пропитывает заложенной в нем культурой.

1 ведущий :7нче Б сыйныфы укучысы Зөхрә үзенең туган телендә,әзербәйҗан телендә “Туган илем” дигән шигырь башкара.

2 ведущий.Я никогда не слышал песен,
Чтоб радостней армянских были.
Как был твой голос чист и весел,
Когда мы по Севану плыли!

3 ведущий Качались косы, плечи, руки,
Горел твой взор рассветной ранью,
Меня томили песен звуки –
Слов непонятных обаянье.

4 ведущий Летела эта песня в дали,
Сквозь камни, речки и отроги,
И путь ей скалы уступали,
Сходили вежливо с дороги.

1 ведущий: Сәхнәдә әрмән кызлары “Минем Әрмәнстаным”җырын башкара.

2ведущий :Каршы алыгыз!

3 ведущий :

Дус күршеләр булып яшик гөрләп,

Охшаш безнең телләр, гадәтләр.

Тынычлык һәм дуслык чәчәк атсын,

Уртак булсын матур теләкләр

4 ведущий :

Язык таджиков — с чем он схож? 
На музыку дождя похож, 
На песни ветра в ледниках, 
На водопадный шум в горах, 
На эхо в скальной тишине, 
На клёкот птицы в вышине, 
На звон верблюжьих бубенцов, 
На крики детских голосов.

1 ведущий: Каршы алыгыз!Сезнең алдыгызда 8 нче Б сыйныфы укучысы Назимова Мәдинә.

2 ведущий.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә,

Шуңа күрә кирәк дөнья буйлап

Дуслык орлыкларын чәчәргә.

3 ведущий:

В России дружба всех народов,
Всех тех в России, на земле,
Где человек живет с любовью
И свет горит в его душе.

4 ведущий.

Через язык передаются особенности образа жизни, поэтому многие народы, даже малые стараются всеми средствами и силами сберечь свой язык, свою гордость, отдавая дань предкам и своей уникальности.

Узбекский народ отличается своим трудолюбием,

4 ведущий.

Бердәмлекнең көче океан,

Океаннан да хәттә көчлерәк.

Без күтәргән дуслык байрагы

Гасырларга барыр җилфердәп.

1 ведущий:

Пусть ходят голуби по крышам, 
Пусть тают в небе журавли… 
Пусть будет мир! 
Он так нам нужен! 
Мир нужен людям всей земли!
Пусть будут реки, города и села, 
Пусть лес растет, возводятся мосты… 
Пусть дети всей планеты ходят в школы, 
Пускай цветут во всех дворах цветы!

Россия “җыры

11нче сыйныфларда сыйныф сәгате

Тема:   “Үс, чәчәк ат, бердәмлек  һәм дуслык йортыбыз!”

БАЛКЫП ЯШӘ, ТАТАРСТАН!

Хәнәфи БӘДИГЫЙ

Татарстан!

Республикам минем!

Тынычлык һәм дуслык бакчысы!

Һәр яңа көн иркен Идел-йортта!

Дуслык җыры белән башлансын!

Татарстан!

Сабантуйлар иле!

Тукай, Сәйдәш, Җәлил Ватаны!

Якты нурлар сибеп, балкып торсын

Илебезнең матур, ал таңы!

  • Хәерле көн, укучылар! Мин Шәйхетдинова Гөлия Наил кызы. Сыйныф сәгатебезне башлыйбыз. Татарстаныбызны мин мәгрур имәнгә охшатам. Укучылар, ә имән нинди агач? (нык, горур, көчле) Ләкин имән ничек кенә нык булмасын, тирәнгә киткән көчле тамырлары булмаса, ул авар иде.
  • Тарихыбыз тамырлары бик тирәндә, б.э.кадәр IX гасырларда ук башлана икән. Борынгы төрки каганатлары, Бөек Болгар, Идел Болгарстаны, Алтын Урда, Казан ханлыгы кебек бөек, көчле дәүләтләр төзеп яшәгән безнең борынгы бабаларыбыз!
  • Хәзерге вакытта республикабызның Ил башлыгы – Рөстәм Нургали улы Миңнеханов. Аның оста җитәкчелегендә Татар иле барлык икътисади тармакларда һәм социаль өлкәләрдә дә, ягъни мәгарифтә, мәдәнияттә, спортта һ.б  
  • Теманы киңрәк ачу өчен төркемнәрдә эшләргә тәгъдим итәм:

1нче өстәл – “  Бүгенге  Татарстан” темасы астында эшли. Сезгә ТР турында гомуми мәгълүматларны файдаланып, ТР спилс-картасын җыярга  һәм тәкъдир итәргә кирәк булачак.

2нче өстәл – “ТР-ң күпмилләтле мәдәнияте” темасы астында эшли. Сезгә өтәлләрдәге теоретик һәм күрсәтмә материалларны өйрәнергә, иҗади проект булдырып, аны якларга әзерләнергә.

3 нче өстәл – “Татарстан дөнья киңлегендә” темасы астында эләячәк. Сезгә ТР-ң халыкара мөнәсәбәтләрен анализларга, иҗади проект төзергә һәм якларга кирәк.

  • Тик башкаруның төп  шарты –  төркемнәр төрле телдә чыгыш ясарга тиеш буласыз.
  1. Рус
  2. Татар
  3. Инглиз

 (“Мин яратам сине, Татарстан!” музыкасы астында эшне башкаралар)

  • Эшебезне төгәллибез.
  • 1 нче өстәл рәхим итегез.
  • 2, 3 нче өстәлләр.
  • Афәрин, укучылар. Дәрестә Татарстанның казанышларын 3 телдә ачтык, аралаштык. Чөнки, татар теле—туган, рус теле – дуслык, инглиз теле – халыкара аралашу теле.  
  • Ләкин һәр милләтнең үз туган теле үзенә  якын, газиз. Бөек Тукаебыз да “Туган тел” шигырендә шул хакта сөйли. Әйдәгез әле, һәр өстәл бу шигырьне үз телендә сөйләп үтсен әле.
  • Афәрин, укучылар. Дәрестә Татарстанның казанышларын 3 телдә ачтык, аралаштык. Чөнки, татар теле—туган, рус теле – дуслык, инглиз теле – халыкара аралашу теле.  
  • Игътибарыгызга Нурлат гимназиясендә эшләүче “Илһам чишмәсе” түгәрәге куйган Туфан Миңнуллинның “Илгизәр + Вера” спектакленең өзекне тәкъдим итәм.
  • Карап үткән өзектән сез нәрсә белдегез? (Бер авылда 2 милләт кешеләре – татар һәм руслар 300 елдан артык тату яшиләр. Без аны ике күрше – Алексей белән Халиулла әңгәмәсеннән аңладык)
  • Аларның дус, тату яшәүләренә нинди мисаллар китерелде? (1 тапкыр да сугышып урамга чыкмаганнар; бәйрәмнәренә, туйларына йөрешкәннәр; бер-берсенең телен өйрәнгәннәр)
  • Менә бу күркәм татулыкның сере нәрсәдә икән? (акыллы итеп эш итүдә; бер-берсенең телен хурламауда, хөрмәт итүдә)
  •  Карап киткән өзектә ике милләт арасындагы дустанә мөнәсәбәтне күрдек. Чыннан да, милләт арасындагы дуслык бер-береңне хөрмәт итүдән башлана. Кешеләр, халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне кәгазь бите белән чагыштырып була. Бер-береңә әйткән зурлау, мактау сүзләре дуслыкны саклый, халыкны берләштерә. Ә инде хурлаган, кимсеткән сүзләр дуслыкны тарката, сугышларга китерә.
  • Бу кәгазьне кеше күңеле дип алыйк. .
  • Дорфа сүзләр әйткәндә кешен күңеле бөрешә, яралана бара.
  • Матур, ягымлы  сүзләр әйткәндә күңел рәхәтләнә, иркәләнә. (кәгазь белән тәҗрибә)
  • Бердәм булыйк, дус яшик. Сыйныф сәгате барышында туплаган лаләләрегезне алып, бирегә чыгуыгызны үтенәм. Бу лалә чәчәкләренең таҗ яфракчыклары – республикабызда яшәгән төрле милләт халыклары символы. Татарстанда төрле милләт халкы үзара аралашып, төрле мәдәният, спорт, сәясәт өлкәләрендә хезмәттәшлектә яшиләр. (чолганалар)
  • Хезмәттәшлек вакытында килеп чыккан мәсьәләләрне, пролемаларны үзара аралашып, аңлашып хәл иткәндә генә милләтебез чәчәк атачак.
  • Әйдәгез әле, бүгенге дәресебезгә нәтиҗә ясап, без дә лаләләребезне дуслык түгәрәгенә урнаштырыйк.
  • Татарстанда яшәүче һәр милләтнең исемен горур итеп яңгыратыйк.

      Гасырлар  дәвамында республикада нык хуҗалык һәм мәдәни элемтәләр урнаштырылды, халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр формалашты. Халыкара килешү, уңай хезмәттәшлек һәм уртак иҗади эшчәнлеккә гасырлар дәвамында халыклар арасында урнашкан үзара аңлашу, милли һәм конфессиональ булуына карамастан, кешеләргә ихтирамлы караш булу нәтиҗәсендә килә алды. Республикада бердәмлекне  катлаулы заманнарда да, хәзерге заман шартларында да саклап калып була. Һәм бу безнең байлыгыбыз, аның кадерен белергә кирәк.

       2021 нче ел ТР президентының күрсәтмәсе нигезендә туган телләр һәм халыклвр бердәмлеге елы итеп игълан ителде.

Торсак та без төрле җирләрдә

Без яшибез татар илендә;

Сөйләшәбез төрле телләрдә,

Аңлашабыз дуслык телендә.

Үстергән дә безне чын дуслык,

Көч биргән дә безгә чын дуслык.

Дуслык булса, яшәр гомергә

Бөтен җир шарында тынычлык.

Автор: Миннебаева Алсу Фагиловна
Должность: воспитатель по обучению родному языку

Учебное заведение: МБДОУ «Детский сад «Солнышко»
Населённый пункт: город Заинск, Татарстан
Наименование материала: Заседание клуба
Тема: Сценарий праздника «Дуслык иле»

Раздел: дошкольное образование

“Дуслык иле”

(“Әби белән бабушка” клубының чираттагы утырышы)

Салмак кына көй уйный. Залга милли орнаментлар белән бизәлгән зонт

күтәреп, татар кызы чыга (тәрбияче). Татар, рус, башкорт, мари, чуваш,

керәшен милли киемнәре кигән балалар керәләр.

Татар кызы (тәрбияче):

Без – бер илнең балалары,

Барыбыз да дуслар без.

Татарлар, чуваш, марилар,

Башкорт, керәшен, руслар без.

Алып баручы: — Хәерле көн, хөрмәтле кунакларыбыз!

Биибез дә, җырлыйбыз да,

Милли киемнәр киеп.

Атадык без бу бәйрәмне

“Дуслык кичәсе” диеп.

Бүген бездә бәйрәм. Бакчабызга әбиләрне кунакка чакырдык. Әйдәгез

әле, аларны каршы алыйк.

Музыка уйный, татар, рус, башкорт, мари, чуваш,

керәшен милли киемнәре кигән әбиләр керә.

Әбиләр: — Исәнмесез, кунаклар! Исәнмесез, балалар!

Балалар: — Исәнмесез!

Алып баручы: Әйдәгез әле, бергәләп бәйрәм итик!

Бергә: — Әйдәгез!

Татарлар (малай,кыз):

Исәнмесез!

Без — татарлар! Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе зур бәхет,

Яшибез без туган җиребездә,

Бар халыклар белән берләшеп.

Татар әбиен биергә чакыралар, татарча бию.

Урыслар(малай,кыз):

Здравствуйте!

Родной язык мой – русский

Ему я буду предана всегда.

Горжусь я тем, что он Великий,

Его я не забуду никогда.

Урыс әбиен биергә чакыралар, урыс биюе.

Урыс әби:

Спасибо, ребята, что пригласили на праздник. Я вам тоже подарок принесла.

Русские народные частушки:

Как надену я рубаху

И понёву синюю,

Вы такую бабушку

Не сыщете красивую.

Сарафанов нонь не носим

Нам от них убыточек,

Нужно восемь метров ситца

Три катушки ниточек.

Башкортлар (малай,кыз):

Һаумыһыгыз, дустар!

Һаумыһыгыз! Һаумы, һаумы!

Һаулашам – сәлам бирәм.

“Һаумы” дигән әйбәт сүзне

Бар дөньяга җибәрәм.

Башкорт әбиен биергә чакыралар,

башкорт биюе.

Керәшеннәр(малай,кыз):

Арумысез, карендәшләр!

Аралар ерак димәсен,

Килсен безгә якын дус.

Зәебезнең суы татлы,

Халкыбызның йөзе якты,

Йөзе якты, күңеле хуш.

Керәшен әбиен биергә чакыралар, керәшен биюе.

Әби керәшен халык җырын бүләк итә:

Эзәй буйларына без лә төшәрбез,

Колачларны җәеп йөзәрбез.

Кычкырыр ла күке, сайрар былбыллар,

Шул чагында ничек түзәрбез?

Марилар(малай,кыз):

-Сайл де!

Одна ты, родина, такая!

Прекрасней не сыскать тебя!

Люблю душой и воспеваю

Тебя, марийская земля!

Мари әбиен биергә чакыралар, мари биюе.

Мари әби: — Сай улыда! (Здравствуйте!)

Марилар: — Сайл де! (Здравствуйте!)

Мари әби: — Поро кече! Пашада кузе кая? (Добрый

день! Как дела?)

Марилар: — Сай! (Хорошо)

Мари әби: — Тау! (Спасибо)

Чуашлар(малай,кыз):

Салам!

Таван чержив, таван чержив,

Асран кайми юратна чержив.

Таван чержив, таван чержив

Мухтав сана чурална чержив.

Чуаш әбиен биергә чакыралар, чуваш биюе.

Әби чуаш телендә җырлый.

Алып баручы:

Бүген бездә аккалфаклылар кунакта. Әйдәгез, бәйрәмебезгә

калфаклы кызларыбызны да чакырыйк. Рәхим итегез, кызлар.

Музыка уйный, татар кызлары керә.

Татар кызлары: Исәнмесез, аккалфаклылар!

Татар әбие:

Үзебезнең татар кызлары да килгән икән. Бик матур киенгәнсез,

балалар. Без яшь чакта “Башмакчы” уенын бик яратып уйный идек.

Әйдәгез әле, сезнең белән дә уйнап алыйк.

Балалар: Әйдәгез!

“Башмакчы” уены.

Балалар түгәрәк ясап басалар. Әби уенны алып баручы – “башмакчы” була.

Ул кулына бер башмак тотып, уртага баса. Җырлый:

Әби:

Төрле һөнәр беләбез,

Матур итеп тегәбез;

Асыл төсле җепләр белән

Башмак башын чигәбез.

Балалар аңа каршы,

түгәрәк буйлап йөреп,

җыр җырлыйлар:

Әй башмакчы, башмакчы,

Үзең оста такмакчы.

Син җырлама такмагың,

Бир кияргә башмагың.

Балалар җырлап бетергәч, әби башмакны ике бала арасына куя һәм аларның

иңнәренә кагыла. Ике бала ике якка түгәрәк буйлап йөгереп китәләр. Кем

беренче килеп җитә, шул башмакны кия. Ул “башмакчы” була. Башмаксыз

калган бала тизәйткеч әйтә:

Бака кебек бак та бак,

Бак та бак килә үрдәк.

Менә шулай була ул

Бакадан алсаң үрнәк.

Уен тагын бер кабатлана.

Әби: … кызым калды. Нинди җәза бирәбез?

Балалар: Җырласын, җырласын.

Җыр: “Энҗе-мәрҗән калфагым”, җыр барышында татар кызлары бииләр.

Алып баручы:

Аклык-сафлык белән һәрчак

Дан тота ул һәр илдә.

Безнең татар кызларына

Тиңнәр юктыр бу җирдә.

Бүгенге кичәбез ахырына якынлашты. Әйдәгез, бергәләп, Зәй турында

җыр җырлыйк.

Җыр: “Дуслык иле”:

Зәем – дуслык каласында

Кояш якты, җил җылы

Шуңа күрә, һич өзелми

Туганлык, дуслык юлы.

Кушымта:

Килсеннәр, әйдә килсеннәр,

Безнең барын белсеннәр,

Зәебезнең гүзәллеген

Барысы да күрсеннәр.

Якын итеп килә безгә

Кунак булып күп дуслар.

Татарларның түр башында

Чувашлар һәм урыслар.

Кушымта:

Килсеннәр, әйдә килсеннәр,

Безнең барын белсеннәр,

Зәебезнең гүзәллеген

Барысы да күрсеннәр.

Музыка астында, балалар, кулга-кул тотынышып, чыгып китәләр.

Дуслыкта, бердәмлектә — көч!

Башлангыч сыйныфларда сыйныф сәгате

Максат:

Дуслык турында күзаллауны булдыру, якын дус була белергә һәм дус сайларга өйрәтү.Ышанычлылык, тугрылык, җаваплылык, үзара ярдәмчеллек кебек уңай кешелекле әхлаки сыйфатларны формалаштыру.Дуслыкның зур көч икәнен күрсәтү.

Җиһазлау:презентация, кешенең сыйфатын чагылдырган сүзләр, мәкальләр язылган кубиклар, “Дуслык” җырының сүзләре, музыкасы.

Сыйныф сәгатенең барышы:

Хәерле көн,укучылар! Мин Валитова Гүзәл Римовна Баулы районы Яңа Чүте урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Мин бүген сезнең белән сыйныф сәгате үткәрермен.Уңай психологик тренинг үткәрү.Укучылар, әйдәгез әле без сезнең белән түгәрәкләнеп басыйк. Ә хәзер уң як күршегезгә елмаясыз, аннан сул як күршегә елмаясыз. Уң як күрше белән күрешеп аңа комплимент әйтәсез. Башладык.Менә без сезнең белән якыннанрак таныштык, үзебезнең күңел һәм тән җылысы белән уртаклаштык. Хәзер матур итеп утырып, әңгәмәбезне башлыйбыз.(Укучылар урыннарына утыралар)Проблемалы ситуация тудыру.

(Ишек ачыла, этешә – төртешә бер малай һәм кыз керә.)

Ильяс: Мин беренче керәм, кит әле.

Гөлназ: Кит әле, бармакны кыстың бит.

Ильяс: Син минем аякка бастың. ( елый- елый укытучыга әләкләшәләр

Гүзәл Римовна, ул минем аякка басты.

Гөлназ: Ә ул минем бармакны кысты.

Укучылар , нәрсә булды? Я, тынычланыгыз әле. Укучылар, бик ямьсез күренеш булды бит әле бу. Әйдә Ильяс,Гөлназ бер – берегездән гафу үтенегез дә, тыныч кына утырыгыз.

Ильяс: Мин гаепле түгел. Ул гафу үтенсен.

Гөлназ: Син үзең гаепле.

Гөлназ, Ильяс тынычландык.

Укучылар ,сез ничек уйлыйсыз,Гөлназ белән Ильяс ишектән дөрес керделәрме?Алар нинди хаталар җибәрделәр.(Исәнләшмәделәр, керергә рөхсәт сорамадылар, әләкләштеләр…)Гөлназ белән Ильяс барыгыз әле матур гына яңадан кереп күрсәтегез.

(Ишек шакыйлар)

Ильяс:Керергә мөмкинме Гүзәл Римовна? (Укытучы: мөмкин укучылар керегез)Рәхим ит, Гөлназ.

Гөлназ:Рәхмәт, Ильяс.Исәнмесез, хәерле көн Гүзәл Римовна!

Исәнмесез, рәхмәт укучылар. Утырыгыз.Менә укучылар, ике күренеш. Сезгә кайсы күренеш ошады?(Икенчесе. Соңга калгач рөхсәт сорадылар.Исәнләшеп керделәр.Малайлар кызларга юл бирергә тиеш. Урыннарына дус килеп утырдылар)

Шулай итеп, беренче очракта кем гаепле булды инде? Кем гафу үтенергә тиеш? (Ильяс Гөлназдан гафу үтенергә тиеш. )Ильяс:Гөлназ, гафу ит. Гаеп миндә булган. Әйдә, дус булыйк ( бер- берсенә кул бирәләр)

Проблемалы ситуацияне чишүДимәк, укучылар, бүгенге сыйныф сәгатебездә сүз нәрсә турында барачак инде? (Дуслык турында) Дуслык турында презентация. 1 слайдДөрес укучылар безнең әңгәмәбез, нәкъ шушы дуслык, бердәмлек турында барачак. Дуслык безгә укырга, эшләргә, яшәргә ярдәм итә. Ул безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә. Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Дустың булу – зур байлык. Кайвакыт шундый очраклар да була. Я ручка, я дәфтәр өйдә онытылып кала.Бу очракта сез нишлисез? ( Иптәшләребездән сорап торабыз).4.“Дус ул нинди булырга тиеш? (2 слайд)

-Укучылар чын дус нинди булырга тиеш соң? Әйдәгез әле моны ачыклар өчен әз генә ярышып алыйк.(Тактага Чын дус, ялган дус дигән язуларны беркетәм)

Өстәлдә кешеләрнең сыйфатларын чагылдырган сүзләр. Бер команда чын дусны чагылдырган сыйфатларны, икенче команда ялган дусны чагылдырган сыйфатлрны беркетергә тиеш буласыз. Һәр командадан берәрләп кенә чыгабыз. (Чын дус: ярдәмчел- заботливый,аңлаучан –понимающий, яхшы- хороший, тугры – верный, ягымлы –приветливый,юл куючан – уступчивый,шәфкатьле – добрый; Ялган дус:алдакчы- врун, икейөзле – двуличный, көнче – завистливый, әрсез –нахальный,ышанычсыз- нельзя доверять, холыксыз – неуравновешенный,тиз кызучан – раздражительный)

Менә укучылар чын дусларга хас булган сыйфатларны билгеләдек. Дуслыкка комачаулаучы сыйфатларны да күрдек. Ә хәзер әйтегез әле ,сездә, сезнең дусларыгызда шушы сыйфатлар бармы? Ничек уйлыйсыз?

5. Интервью “Үзеңнең дустың турында сөйлә” 3 слайд

-Укучылар, сезнең дә мөгаен шундый яхшы дусларыгыз бардыр. Күз алдына китерегез әле, безнең класска репортер килгән һәм газета өчен интервью алырга тели. Үзегезнең дустыгыз турында сөйләгез әле.( бер – ике укучыдан интервью алам)

Синең якын дустың бармы? Сиңа аның кайсы яклары ошый? Аны чын дус дип әйтеп буламы? Сез бергә нәрсәләр эшлисез?

Мәсәлән:

Мин (исем, фамилия) белән дус. Ул күп укый, аның белән бик кызык.- Мин (исем, фамилия) белән дус. Безне уртак кызыксынулар һәм мавыгулар бәйли.

— Мин (исем, фамилия) белән дус. Без аның белән әле балалар бакчасына йөргәндә үк дуслаштык. Безнең әти-әниләрдә дус.

Рәхмәт укчылар, сезнең дусларыгыз булу бик яхшы.Дусларсыз кеше бәхетле була алмый. Моның өчен беренче чиратта үзеңә тәртипле булырга кирәк. Бары тик тәртипле кешенең генә чын, тугры, ышанычлы дуслары була ала.

Ә бит укучылар тормышта, сыйныфтагы дуслык белән рәттән гаилә дуслыгы,бердәмлеге дә бик кирәк.Тату , дус гаиләдәге укучылар гына тәртипле, кешене хөрмәт итә торган,ихтирамлы, дус, тату үсәләр.

4 слайд

Әйдәгез әле, дуслыкның зур көч икәнен күрсәтә торган бер уен уйнап алыйк.Сезнең алдыгызда гади кубиклар. Без алардан сезнең белән өй төзербез. Бер генә кешегә өй төзүе бик авыр. Без аны бергәләп төзеп карыйк. Ләкин сезгә дуслык, бердәмлек турында мәкальләрне искә төшерергә туры килер.Чөнки кубикларда мәкальнең башы язылган, ә сез дәвам итәрсез. Кем белә, шул дуслык өебезне төзүдә катнаша.

1. Кош канаты белән,….(кеше дуслык белән көчле).

2. Дустың булмаса эзлә,…(тапсаң югалтма.)

3. Аерылганны аю ашар, ….(бүленгәнне бүре ашар).

4. Йөз сум акчаң булганчы, …(йөз дустың булсын).

5. Берлектә көч,….(татулыкта – бәрәкәт).

6. Дуслыкны акчага …..(сатып алып булмый)

7. Дуслык ашаганда беленми …. (эшләгәндә беленә)

8. Балык — сусыз,…. (кеше дуссыз тора алмый)

9.Матурлык – бер көнлек, ….(дуслык – гомерлек)

Менә, укучылар өебез төзелеп бетте. Безнең өебез күңел җылысын биреп, дус, тату, бердәм эшләгәнгә генә төзелде. Өебезнең нигезе һәм безнең дуслыгыбыз нык булсын! Ә хәзер әңгәмәбезнең кызыклы фактларына күчәрбез.

5 слайд

Укучылар сез нинди милләт кешеләрен беләсез?( Рус, татар, башкорт, чуваш, мари, мордва…)Безнең республикада барлыгы 173 милләт вәкиле яши. Болар – татарлар, урыслар, чувашлар, удмуртлар, украиннар, мордвалар, марилар һәм башкортлар. Татарстанда татар милләте өстенлек итә, барлыгы 2 млн. 12 мең 571 татар яши. Икенче урында урыслар – 1 млн. 501 мең 369, өченчедә чувашлар, дүртенчедә удмуртлар, бишенчедә мордвалар, алтынчыда марилар аннан соң украиннар һәм башкортлар. Бездә барлык милләт кешеләре дә үзара дус яшиләр. Ә хәзер әйдәгез, әле бергәләп “Дуслык” турында җырлап алыйк.

6. Йомгаклау. (Рефлексия)

Укучылар, безнең бүгенге әңгәмә сезнең өчен файдалы булдымы? Нәрсә барсыннан да күбрәк исегездә калды? Минем сезгә теләкләрем бар:Кояш җир йөзен үзенең якты нурлары белән җылытып торсын, дөньялар тыныч торсын.Сез дә әти- әниләрегез,бер-берегез белән дус, тату яшәгез.Бүгенге очрашуыбызның истәлеге итеп сезгә шушы кечкенә генә блокнотлар бүләк итәм.

Сау булыгыз укучылар, сәламәт булыгыз!

Государственное бюджетное образовательное

учреждение «Ново — Кинерская школа-интернат

для детей с ограниченными возможностями здоровья»

Григорьева Г.Н.

2019-2020 учебный год

ДУСЛЫК БӘЙРӘМЕ”.

Максат:

  1. Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү;

  2. Бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү;

  3. Татар мәкальләре, җырлар, шигырьләр аша үз халкыңа мәхәббәт тәрбияләү;

  4. Коллективта бердәмлек сыйфатлары тәрбияләү.

Тәрбияче:Тел ачкычы, иман биргән

Сөекле туган телем!

Үзебезчә сезгә саләм,

Әссәләмәгаләйкүм!

Исәнмесез, Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар һәм кадерле балалар!

Тәрбияче: Исәнмесез диеп башлыйм әле,

Танышу бит шулай башлана

Сезнең белән очрашканга, дуслар,

Күңелебез шундый шатлана!

Тәрбияче: Хөрмәтле кунаклар, рөхсәт итегез “Дуслык бәйрәме” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичәбезне башлап җибәрергә.

Тәрбияче: Балалар, әле менә кайчан гына сез безнең мәктәпбебезгә, 1 нче сыйныфка укырга килгән идегез. Вакыт дигәннәре сизелмичә дә үтеп бара. Менә ничә ел дәвамында, сез шушы мәктәптә, шушы классташларыгыз, дусларыгыз белән бергәләп белем аласыз, аралашасыз. Уку, белем алу җиңел түгел, тикмәгә генә татар халкында «Уку- энә белән кое казу» димәгәннәр. Уку кайберләрегезгә җиңелерәк бирелә, ә кайберләрегезгә тырышырга кирәк. Дөнья булгач, төрле хәлләр булырга мөмкин, укудан тыш төрле проблемалар, кыенлыклар очрарга мөмкин. Бу очракта, сезгә ярдәмгә әлбәттә, әти-әниләрегез, әби-бабаларыгыз, абый-апаларыгыз, тәрбиячеләрегез, укытучыларыгыз, дусларыбыз килә. Кыенлыкларны, укудагы авырлыкларны бары тик бер-берең белән дус — тату, бердәм булганда гына, бер — береңә ярдәм иткәндә генә, тәртипле, әдәпле булганда гына җиңеп чыгарга мөмкин. Тикмәгә генә татар халкында “Ялгыз ял күрмәс, күмәк ару белмәс”, “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” кебек мәкальләр яшәп килми.

Бездә бүген дуслык бәйрәме! Әйдәгез, бергәләп күңел ачып, ял итеп алыйк әле. Безнең бәйрәмебез уеннар, мәкальләрне тулыландыру, шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барыр.

Балалар “Бу рәсемдә нинди сүз яшерелгән”. Игътибар белән рәсемгә карагыз әле, анда сурәтләнгән предметлар атамасының беренче хәрефләрен алып, килеп чыккан сүзне укырга кирәк. (Дуслык)

Әфәрин балалар.

Ранис Төрле – төрле телдә сөйләшсәк тә

Төрле – төрле милләт булсак та

Тик бер генә туган илебез,

Тик бер генә туган җиребез.

Гөлчәчәк Төрле – төрле җирдә яшәсәк тә,

Төрле – төрле исем йөртсәк тә,

Тик бер генә туган илебез,

Тик бер генә туган җиребез.

Ришат Дус яшибез, ярдәмләшеп,

Беркемне рәнҗетмибез,

Ачу килгән чакта да без

Авыр сүзләр әйтмибез.

Рәсим: Торсак та без төрле җирләрдә,

Без яшибез татар илендә.

Сөйләшәбез төрле телләрдә

Аңлашабыз дуслык телендә.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар бергәләшеп “Дуслык” җырын җырлап алыйк әле.

Дуслык” җыры.

Владимир Наш Татарстан

Дружбою славится,

Нам жить в Татарстане

Очень нравиться!

Эльвина Карап тормый ара еракка

Дуслар килә безгә кунакка

Дуслык безнең тормыш үзәге

Дуслык безнең бәйрәм бизәге

Тәрбияче: Балалар без хәзер сезнең белән мәкальләрне тулыландырып алырбыз. Мин мәкальләрне әйтә башлыйм, ә сез дәвам итәргә тиеш буласыз. Игътибар экранга. Җавапны кул күтәреп әйтәсез. Башладык.

  • Дустың булмаса – эзлә, — (тапсаң – югалтма) Рәсим

  • Иптәшең үзеңнән — ( яхшырак булсын) Ришат

  • Дуслыкта, бердәмлектә – (көч). Гөлшат

  •  Ялгыз агачны — (җил сындыра). Зөлфия

  • Дус — (акчадан кыйммәтрәк) Гөлчәчәк

  • Дусларын онытканның – (үзен дә онытырлар) Инсаф

  • Балык сусыз торалмый – (кеше дуссыз торалмый) Ранис

  • Что одному не под силу, — (то легко коллективу) Дилүс

  •  Помогай другу везде, — (не оставляй его в беде). Сергей

  •  Человек без друзей, — (что дерево без корней). Алла

  • Один за всех — (и все за одного). Владимир

  • Кош канаты белән, — ( кеше дуслары белән көчле) Эльвина

Тәрбияче: Ә хәзер безнең егет һәм кызларыбыз рус халкының “Кадриль” биюен биерләр. Башкаралар Валишин Ришат, Волкова Алла, Тимофеев Владимир, Шарифуллина Гөлшат. Әфәрин балалар.

Дилүс: Дружбы яркие моменты
В сердце я всегда храню.
Друг, ты важен в жизни этой,

Очень я тебя ценю!

Ришат Без яшибез бер үк җирдә,

Без күршеләр,

Без, әйдәгез, дуслар булыйк

Без – кешеләр.

Инсаф Үскәчтен дә дошман булмыйк

Беребез дә

“Дуслык” сүзе булсын безнең

Телебездә.

Тәрбияче: Интервью “Үзеңнең дустың турында сөйлә”

Балалар, күз алдына китерегез әле, безнең бәйрәмгә

репортер килгән һәм газета өчен интервью алырга тели ди. Хәзер сез үзегезнең дустыгыз турында сөйләргә тиеш буласыз.

Мәсәлән шундый сораулар:

— Дустыгызның исеме ничек?

— Сезне нәрсә бәйләп тора?

— Аңарда сине нәрсә җәлеп итә?

Ришат — Мин Хайруллин Инсаф белән дус. Без төрле рәсемнәр ясарга яратабыз, аның белән бик кызык.

Зөлфия — Мин Галимуллина Адилә белән дус. Без бергә матур җырлар тыңлыйбыз.

Рәсим — Мин Иванов Ранис һәм Алексеев Сергей белән дус. Без бергә футбол уйныйбыз.

Гөлчәчәк — Мин Шарипова Эльвина белән дус. Без җырларга, биергә бик яратабыз.

Ранис — Мин Алексеев Сергей һәм Шайхуллин Рәсим белән дус. Без бергә хоккей уйныйбыз.

Владимир — Я дружу с Ивановым Ранисом. Мы с ним играем футбол.

Дилүс – Я дружу с Билаловым Зульфатом. Мы с ним любим рисовать разные рисунки.

Гөлшат – Я дружу с Маликовой Ариной. Мы с ней вместе вяжем, и смотрим мульфильмы.

Эльвина – Мин Альмухаметова Гөлчәчәк. Без аның белән матур җырлар җырлыйбыз.

Сергей – Мин Шайхуллин Рәсим һәм Иванов Ранис белән дус. Без бергә баскетбол уйныйбыз.

Алла – Я дружу с Петровой Ксюшей. Мы с ней играем разные игры.

Инсаф – Мин Валишин Ришат белән дус, без бергә бәйләү кружогына йөрибез.

Тәрбияче: Давайте отложим дела на “потом”,

О дружбе расскажем, о дружбе споём.

Пусть искорка дружбы, что вместе зажжём,

Подарит нам радость, согреет теплом.

Балалар, әйдәгез, әле генә сөйләп үткән дусларыбыз өчен тагын бер матур җырыбызны җырлап бирик әле. “Возьмёмся, за руки друзья».

Зөлфия Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса, тормыш күңелле,

Көчле итә һәрбер кешене.

Сергей: Ваш келшен илена.

Эн мотор пагытеш Олма сад пеледеш,

Чевергалын кечеш, Ал олмаже шочеш.

Олма сад гай элжат, Саскала кушкына.

Татаржат, рушыжат, марийжат Ваш келшен илена.

Тәрбияче: Сезнең каршыгызда марий халыклары биюе. Башкаралар: Сибагатуллина Зөлфия, Шайхуллин Рәсим, Алексеев Сергей, Шарипова Эльвина. Әфәрин балалар.

Тәрбияче: Ә хәзер “Проблемалы ситуацияләрне бәяләп үтәрбез”. Мәкальне туры китер.

Тәрбияче: Дуслык – ул бөек сәләт кенә түгел, ә бөек хезмәттә ул. Дусны табарга була, әмма югалтуы бик җиңел. Күп кенә мәкальләрдә дуслык һәм аны саклап калу турында әйтелә. Тактага дүрт мәкаль язылган. Мин хәзер ситуацияләр сүрәтлим, ә сез бу ситуациядә ни эшләргә кирәклеге турында әйтә торган мәкальне табарга тиеш буласыз.

1 ситуация.

Сез спортзалдан тренировкадан кайттыгыз, һәм арудан аяктан егылырлык хәлдә. Әмма шул вакыт сезгә дустыгыз шалтырата һәм ярдәм сорый. Аңа авыр мониторны мастерскойга илтешергә кирәк. (Ярдәм итәм һәм әйтәм “Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә”)

2 ситуация.

Сез болында футбол уйнадыгыз. Синең дустың кулын сындырды. (Аны өенә озатып куям, врач чакырам һәм әйтәм “Дус кайгыда сынала” дим.

3 ситуация.

Дустың синең белән ачуланыша, әмма соңыннан сезнең дуслыкны кире кайтарырга уйлап, кыйммәтле бүләк тәкъдим итә. (Бүләкне кабул итмим һәм әйтәм “Дуслыкны акчага сатып алып булмый”)

4 ситуация.

Ике бала мәктәптән сөйләшеп кайталар, икесенә дә кошларга җимлек ясарга кушканнар. Берсе әйтә, нәрсәсе бар аның, мин аны алып киләм дип масая. Икенче көнне алып киләм дигән баланың кулында җимлек булмый. Ә икенчесендә була. Мин аңа “Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын” дип әйтәм.

Әфәрин балалар.

Алла: Друг, ты даришь яркий свет, 
Ты – звезда как будто! 
И всегда даёшь совет.

В трудную минуту!

Гөлшат: Татарча да биебез,

Русча да биебез,

Илебездә, җиребездә

Дус һәм тату яшибез!

Тәрбияче: Сезнең каршыгызда татар яшьләре биюе. Башкаралар: Иванов Ранис, Альмухаметова Гөлчәчәк, Хайруллин Инсаф, Сибгатуллина Зөлфия, Валишин Ришат, Шарифуллина Гульшат, Тимофеев Владимир, Волкова Алла.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез мин сезгә сорау бирәм, сез ул сорауга матур сүзләр тезеп китәргә тиеш буласыз. Аңладыгызма?

Тәрбияче:

Балалар, сез кемнәр?

Укучылар.

Сез ниндиләр?

Дуслар

Уңганнар.

Сөйкемлеләр.

Ләззәтлеләр

Ышанычлылар.

Көчлеләр

Хәзер безнең арада, үзара нәрсә булырга тиеш балалар? (Дуслык)

Әфәрин балалар.

Балалар безнең дуслыгыбыз тагында ныгыды микән, әйдәгез тикшереп карыйк әле. Минем кулымда кулчатыр, рус телендә ул зонтик, мин 1, 2, 3 диюгә сез тиз арада шушы кулчатыр, зонтик эченә тавышланмыйча, этешми-төртешмичә кереп бетәргә тиеш буласыз. Аңладыгызма. Башладык.

Әфәрин балалар. Безнең дуслыгыбызның ныгыганы күренеп тора.

Тәрбияче

Тырыш балалары белән Дус яши безнең төркем. Күлне күчереп куярбыз Гел булсак без бербөтен

Тәрбияче: Балалар әйдәгез искә төшерик әле. Без бүгенге ачык чарада нәрсәләр белдек, нәрсәләргә өйрәндек?

  • Без бүген дуслык турында сөйләштек,

  • биедек,

  • шигырьләр сөйләдек,

  • җырладык,

  • мәкальләр өйрәндек,

  • төрле ситуацияләргә мәкальләр таптык,

  • сорауларга җавап бирдек, уеннар уйнадык.

Тәрбияче: Бик зур рәхмәт сезгә балалар.

Тәрбияче: Ә хәзер, әйдәгез татар халкының милли ризыгы чәк-чәкне дусларыбызга, кунакларыбызга бүләк итик әле.

Зөлфия Татар кызы: Безнең татар апалары

Пешерә баллы чәк-чәк

Авызга кабуга эри

Телең йотмыйсың чак-чак.

Тәрбияче: Ә хәзер балалар, дусларыбызны тагын да ныгытыйк “Дуслык күпере” җырын җырлап алыйк.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә

Дуслык булса, яшәү күңелле

Уңай була һәрбер эшен дә.

Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк

Дуслык орлыкларын чәчәргә.

Тәрбияче: Кадерле дуслар! Шуның белән бәйрәмебез тәмам. Һәркайсыбызның өендә – муллык, тәнендә – саулык, фикирендә – зирәклек, илебездә иминлек һәм тынычлык булсын! Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!

сценарий праздника Дуслык

Максат:

  • Балаларның жанрдагы музыкаль әсәрләрнең эчтәлеген аңлау сәләтен үстерүне дәвам итү,аларда чагылган хисләргә карата эмоциональ мөнәсәбәт булдыру.
  • Бәйрәмне әзерләүдә һәм үткәрүдә балаларның үзләрен актив катнашырга өйрәтүне дәвам итү.
  • Дуслык бәйрәмнәре турында балаларның белемнәрен киңәйтү,бәйрәм шатлыгын башкалар белән уртаклашу теләге тудыру.
  • Шигырьләрне.әкиятне сәнгатьле итеп сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү,әкият буенча тамаша уйнау осталыкларын үстерүне дәвам итү,башкару осталыкларын камиллэштерү,геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирергә өйрәтү.
  • Балаларда туган илгә,туган шәһәребезгә,туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү,төрле милләт халкының иҗатын,тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнүне дәвам итү һәм аңа кызыксынучанлык хисе тәрбияләү.
  • Балаларда бәйрәм хисе,күңел күтәренкелеге,үзара дусларча мөнәсәбәт булдыру.

  Скачать сертификат | заказать Золотой сертификат о публикации  Заказать рецензию на публикацию

Вместе мы делаем образование лучше!
Сейчас на сайте 1667 пользователей.
Отзывы

«Дуслык бәйрәме»

 Автор: Мингазова Г.Л.

Музыкальный руководитель МАДОУ № 282 г.Казани

Балалар муз.яңгыраганда залга керәләр

1      -Ямь –яшел шәһәрдә

Бик матур бакча бар

Чын бакча түгел тик

Ул ике катлы өй

Салганнар безгә дип.

Эче дә, тышы да

Бик матур, бик чиста.

Шул өйне без инде

Йөртәбез «бакча» дип

2             Йөри безнен бакчада

Күп төрле балалар

Татарча да,русча да

Сөйләшә белә алар

  1. Матур киемнәр киеп

Йөрибез жырлап,биеп

Атадык без бу бәйрәмне

«Дуслык» бәйрәме диеп.

4                   Бәйрәмсез бик күңелсез

Бәйрәмнәр кирәк безгә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

Kирәк һәммәбезгә дә!

«Бәйрәм бүген» җыры (Г.Тукай сүз.)

5         Әй,дуслар,килегез,

Күңел ачу көнебез

Әйдәгез күмәкләшеп

«Чума үрдәк,чума каз» уены уйныбыз?

Балалар       Уйныйбыз!

«Чума урдэк-чума каз» уены

(уеннан соң утыралар)

бала        И-и,дуслар,вакыт уза…Башта балалар

бакчасы,аннары мәктәп, институт,гаилә,балалар.

Гел шулай кабатланып тора.Дөнья бу!

бала       Балалар бакчасыннан бер дә китәсе килми !

бала —      Ничек инде?!Безне мәктәпләр көтә бит!        Әйдәгез,боекмыйк әле!Балалар бакчасы тормышыннан иң кызык мизгелләрне искә төшерик әле…Мин инде күңелле музыка ишетәм.

(авыл әбиләре булып киенгән ике кыз керә)

«Светофор» (Р.Миңнуллин шигыре буенча)

Мөршидә әби   Карап-карап торам да мин,

Уйлап-уйлап торам да мин,

Куркып куям:ай-һай кыен

Йөрүләре шәһәрдә!

Рәшидә әби        Урамның теге ягына

Мөмкин түгел үтүе:

Урам тулы троллейбуслар,

Машиналар көтүе.

Мөршидә әби   Әллә кайсы җирдән генә

Трамвай,йә машина,

Йә булмаса,мотоцикл

Килә чыга каршыңа!

Рәшидә әби       Йә сызгырта сыбызгысын

Милиционер!

Йөри белмәсәң урамда,

Ул әллә каян таный.

Мөршидә әби   Ялт чыгасың тротуарга-

Сизелми дә калына!

Бигрәк авыр шул шәһәрдә

Авыл әбиләренә!

бала       Китмәгез әле,әбикәйләр,чәй эчеп алыйк әле!

Әбиләр  Рәхмәт,вакытыбыз кысан,авылга кайтасы

бар!(китәлэр)

бала                Дуслар,”Самавыр”уены уйнап алыйкмы әллә?

балалар        Әйдәгез!Ә кем самавыр була?

бала                Ә мин санап чыгам:

(санамыш әйтә)

Безнен самавыр авыр

Безнен самавыр көмеш,

Суы беткән,ә үзе

Һаман да юан килеш!

«Самавыр» уены»

бала-         Эй,кызлар,килегез,

Күңел ачу көнебез,

Татарча матур итеп

Без биибез-курегез!

Татар биюе (7кыз,1малай)

Алып баручы

9 майда зур бәйрәм булды.Без сугыш теләмибез!    Сугышны гаепләгән шигырьләр сөйләп күрсәтәбез.Аларны 7-8 яшьлек балалар язган..Роберт Миннулин тәржимә иткән.

«Без сугыш тәләмибез!»

Сугыш теләми балалар,

Бәбиләр һәм сабыйлар

Нәни җәнлекләр дә сугыш.

Кирәкми дип саныйлар.

“Сугыш”дигән сүз үзе дә

Кыса безнең сулышны.

Зурлар белән крокодиллар

Телидер ул сугышны

10 яшьлек Энтони Р.

«Ак кәгазь бите»

Мин ясаган менә шушы

Рәсемне күрәсезме?

Бу бит чип-чиста ак кәгазь

Бите,дип көләсезме?

Бу ак кәгазь бите түгел,

Түгел гади аклык та.

Сугыштан калган бушлык бу-

Хыял да бу,хаклык та.

Дөнья нәкь шулай булачак

Бомба шартлаганнан соң-

Тормыш түгел,ап-ак бушлык

Калачак бит аннан соң

8 яшьлек Синтия К.

Ал.баручы Әйе ,безгә тынычлык,иминлек кирәк.Дус,тату,ярдәмләшеп яшик!

бала —      Рәхәтләнеп уйныйбыз

Жырлыйбыз да,биибез

Хәзер сезнен игьтибарга

Көлке көндә отып алган

Шыгырьләрне сөйлибез!

”Көзге” Р.Миңнуллин

Әдилә (көзге тотып чыга)

-Карыйм да карыйм көзгегә,

Ала алмыйм күзне дә-

Мина карап, бер матур кыз

Елмая бит көзгедә!

Малай    Әдилә,шундый матур булгач-сиңа подиумда  модалар курсәтергә кирәк

Әдилә     -Күрсәтәм дә!(китә)

(шул вакытта подиум куела)

«Минем туган көнемдә» Р.Корбан шигыре

Минем туган көнемдә

Бәйрәм ясадык өйдә

Булды шундый куңелле,

Рәхәтләнде песи дә.

Мин торт состым,өлкэннэр

Эчтеләр шампанский.

Ә тәмле тамак песи

Каймак ашагански.

«Гөмбә».Р.Миңнуллин.шигыре

Таптым зу-у-ур гөмбә,

Ләкин юкка тигәнмен-

Әтиемнен эшләпәсе

Икән гөмбә дигәнем!

«Ә үзләре» Р.Миңуллин шигыре

-Зурлар безгә тапшыру да,

Кино да каратмыйлар

-Ярамый да ярамый!-дип,

Көн саен кабатлыйлар.

-Кинолар кичен,-диләр,-

Олылар өчен!-диләр.

-Әгәр дә карый башласан,

Безгә бармак яныйлар…

Безгә дигән мультфильмны

Үзләре бик карыйлар!

малай —   Ярар,өлкәннәр мультфильм карасыннар, ә без җәйге мода карарбыз.

Балалар җәйге мода күрсәтә.

эшләпә -антикомарин

чәчәкле клумба (прическа)

портфель -универсал

бала        —     Менә шулай кызык кына

Уза безнең балачак,

Мәктәпләргә китсәк тә

Бакча истә калачак!

«Кунаклар»жыры

Балалар залдан чыга.

Подробности

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 4787

Рейтинг:   / 5

Түбән Кама шәһәре
8 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе

Сыйныфтан тыш чара:
“Дуслыкка чикләр юк”

: Әхмәтова Гөлфия Нәкыйф кызы
I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Түбән Кама — 2013
Тема: Дуслыкка чикләр юк

Максат: Балаларда татар халкының гореф–гадәтләренә, хезмәтенә, сәнгатенә, тарихына мәхәббәт, башка милләт кешеләренә хөрмәт, дуслык, толерантлык хисләрен тәрбияләү.

Кичә барышы:

Алып баручы. Исәнмесез! Хәерле көн, кадерле кунаклар, укытучылар һәм балалар! Бездә бүген бәйрәм! Дуслык бәйрәме!

Укучы. Карап тормый ара еракка,
Дуслар килә безгә кунакка.
Дуслык — безнең тормыш үзәге,
Дуслык – безнең тормыш бизәге.
Безнең халык кунакчыл:
— Якты чырай, такта чәй, дип
Каршы ала кунакны.

Җыр «Әссәламегаләйкем» башкарыла
Р.Ахиярова көе; Госман Садә сүзләре
Алып баручы. Татарстан – күп этнослы һәм берничә динле төбәк. Республикада йөз унбиш милләт вәкиле яши. Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, күпчелекне татарлар (2000116 кеше – 52,9 wacko һәм руслар (1492602 кеше – 39,5%) тәшкил итә. Өченче урында чувашлар (126532 кеше – 3,3%). Удмуртларның, украиннарның, мордваларның, башкортларның саны 10 мең кешедән артып китә.

Түбән Кама халкы – 263 мең. Шул исәптән татарлар – 49%, руслар — 46%, чувашлар- 3%, украиннар, башкортлар 1%. Безнең мәктәптә татарлар — 521, руслар-419, башкортлар -11,чувашлар-25 һәм шулай ук башка милләт укучылары бар.

Алып баручы. Безнең республикада төрле милләт халыклары үзара дус яшиләр: бер-берсенә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр. Нәкъ шул турыда «Лехайим» журналының бер санында болай дип язылган: «Татарстан халыкларының үзара дус яшәвенең сәбәпләре күп илне кызыксындыра. Америкадагы бер хәбәрченең әйтүенчә, әгәр чит илләргә йөз хәбәрче җибәрелсә, аның иллесе Әфганстанга, ә икенче яртысы Татарстанга төрле диндәге халыкларның үзара килешеп яшәү серләрен өйрәнүгә килә.
Татарстанга шундый максат белән АКШның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе килгән иде. Ул республикабыздагы төрле дини оешма башлыклары белән күрешеп сөйләште. Илче очрашудан бик канәгать булуын әйтте һәм «Татарстан, дөрестән дә, бөтен дөнья өчен толерантлык, үзара тыныч һәм килешеп яшәү үрнәге булып хезмәт итә ала»,- дип белдерде.

Алып баручы.
Без – бер илнең балалары,
Барыбыз да дуслар без.
Татарлар, чуваш, марилар,
Башкорт, керәшен, руслар без.

Татар кызы.
Без – татарлар! Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет,
Яшибез без бу җирдә
Бар халыклар белән берләшеп.

Татар кызы.

Татар дисәм, мине дөнья белә,
Ул исем бит ташка сырланган
Шушы исем белән халык гомер иткән,
Шатланган да, янган, сызланган
Татар кызы, татар уллары без,
Саклыйк, яклыйк туган илебезне.
Без, көч биреп, яшәтергә тиеш
Җандай газиз туган телебезне.

Татарча бию башкарыла

Алып баручы. Халыклар дуслыгы. Төрле милләт кешеләре арасындагы гүзәл мөнәсәбәтләр каләм осталарын һәрвакыт рухландырды, аларга бетмәс–төкәнмәс илһам чыганагы бирде. Рус әдәбияты да – халыклар дуслыгына дан җырлаучы әдәбият.

Рус кызы.
Наш Татарстан
Дружбой славится,
Нам жить в Татарстане
Очень нравится.
Җыр « Ромашковая Русь»
Рус халык биюе.

Башкорт малае.
Ут- күршеләр булып яшик гөрләп,
Охшаш безнең телләр, гадәтләр.
Тынычлык һәм дуслык чәчәк атсын,
Уртак безнең җирдә теләкләр.

Башкортча җыр.

Башкорт халкы элек –электән аучылык белән шөгыльләнгән, ат үрчеткән, көтү көткән. Ат сөтеннән сәламәтлек өчен файдалы булган бик тәмле әчемлек – кымыз ясаган. Яраткан уен кораллары – курай. Безгә курайда берәр башкорт көен уйнап күрсәтмәссез микән!
Курайда бер көй башкарыла.
Алып баручы.

Чуваш халкының үзара туганлык мөнәсәбәте ерак гасырларга барып тоташа. Республикабызда чуваш мәктәпләре дә байтак, шул исәптән Түбән Кама шәһәрендә дә чуваш мәктәбе эшләп килә. Соңгы елларда чуваш әдәбиятыннан да олимпиадалар үткәрелү күркәм гадәткә әйләнде.

Чуваш кызы.
УТ- күршеләр булган кебек,
Су – күршеләр күптән без,
Уртак Идел–анабызны
Имеп бергә үскәнбез.
Чуваш телендэ шигырь укыла.

Алып баручы. Керәшеннәр гомер-гомергә күңел ачып, җырлап-биеп яшәргә ярата торган халык. Аларны тыңлап карыйк әле.

Керәшен кызы.
Халкыбызның йолаларын
Искә төшерик әле,
Күңелле итеп бүген
Жырлап җибәрик әле.
Такмаклар башкарыла.

Ишектән керүләре,
Елмаеп көлүләре.
Әллә нинди бәхет булды-
Сезне бер күрүләре.

Яшел кыяк җибәрәдер
Бакчада суганнарым
Гөлләр кебек нур балкытып,
Яшәгез, туганнарым.

Алай да бергә-бергә,
Болай да бергә-бергә
Дуслар белән бергә булсаң,
Күгәрчен кебек гөрлә.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Ишетсеннәр, белсеннәр,
Җыелганнар бу табынга
Бертуганнар дисеннәр.

Их, дускайлар, сезнең белән
Шат минем күңелләрем,
Гел дә шулай дуслык белән
Үтсә иде гомерләрем.

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,
Кояш гел көлеп торса.
Кризисны да җиңәрбез,
Дуслык күпере булса.

Алып баручы. Ә хәзер, әйдәгез, тугандаш халыкларның нинди аш-суга оста булулары белән дә танышыйк, аларны тыңлыйк. Ягез, кунаклар, сүз сезгә!

Татар кызы.
Безнең татар апалары
Пешерә баллы чәкчәк,
Авызга кабуга эри —
Телең йотмыйсың чак-чак.

Рус кызы.
Ох, какие вкусные
Блинчики у нас,
От чистого сердца
Испекли мы для вас.

Чуваш кызы.
Тантаналы мәҗлесләрдә
Анын урыны түрдә,
Көн саен ашап торсак та,
Кире какмабыз бер дә.

Башкорт кызы.
Алып килдем сезгә, дуслар
Күчтәнәчкә башкорт балы,
Салкын тиеп китсә әгәр,
Безнең бал ул бик шифалы.

Керәшен кызы.
Иң тәмле ризык санала
Бездә яфрак бөккәне.
Яратып ашасаң әгәр,
Рәхмәт әйтеп кит, яме.

«Дуслык турында» дигән җыр башкарыла.

Алып баручы. Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә,
Дуслык булса, яшәү дә күңелле,
Уңай була һәрбер эшең дә.

Алып баручы. Бөтенебезгә дә дуслар кирәк,
Дустан башка булмый яшәргә.
Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк
Дуслык орлыклары чәчәргә.

Кадерле кунаклар! Шуның белән бәйрәмебез ахырга якынлашты. Сезгә безнең белән бергә бәйрәмдә катнашуыгыз, матур чыгышларыгыз һәм күчтәнәчләрегез өчен бик зур рәхмәт. Һәркайсыгызның өендә — муллык, тәнендә — саулык, фикерендә — зирәклек, илебездә иминлек һәм тынычлык булсын!

У вас нет прав для создания комментариев.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Дунька колдунька сценарий смешной современный
  • Думаю после праздников многим пригодится не благодарите
  • Думаете что подарить ребенку
  • Думаете что подарить запятая
  • Дулат исабеков туралы сценарий

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии