“Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
23 февраль –Ватанны саклаучылар көне.
(Уртанчылар төркеме белән күңел ачу кичәсе)
Төзеде: Хадиева Гөлназ Искәндәр кызы.
2018 ел
Алып баручы: Исәнмесез, кадерле кунакларыбыз! Хәерле көн, дуслар! Бүген бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне. Кадерле әтиләр, абыйлар, бабайлар һәм аларга алмашка үсүче малайларыбыз, ихлас күңелдән сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз! Һәркайсыгызга сәламәтлек, бәхет, гаилә учакларыгызны сүндермичә, муллыкта яшәвегезне телибез. Бәйрәмебезне ачык дип игълан итү өчен сүзне балаларга бирәбез.
БАЛАЛАР СОВЕТ МАРШЫ КӨЕНӘ АТЛАП КЕРӘЛӘР. ТӨЗЕЛЕП БАСАЛАР.
Алып баручы: Әтиләр – безнең яклаучыларыбыз да, саклаучыларыбыз да, таянычыбыз да. Әйдәгез, балалар, бүгенге бәйрәмебездә Әтиләрне, абыйларны, бабайларны зурлыйк.
БАЛАЛАР ШИГЫРЬ СӨЙЛИЛӘР.
Чудесный праздник в феврале
Страна моя встречает.
Она защитников своих
Сердечно поздравляет! (Риназ)
Наша армия родная,
Стережет покой страны.
Чтоб росли мы, бед не зная,
Чтобы не было войны. (Амина)
Пограничник на границе,
Нашу землю стережёт.
Чтоб работать и учиться
Мог спокойно весь народ. (Раниль)
Бүген безнең бакчабызда
Шундый рәхәт,күңелле,
Чөнки кунак булып безгә
Әтиләребез килде. (Искәндәр)
Әтиләр илнең терәге,
Гаиләнең йөрәге.
Авырлыкларга бирешми
Әтиләрнең беләге. (Г.Ислам)
Бүген бәйрәм көнендә
Әтиләрне котлыйбыз.
Шатлык, бәхет, сәламәтлек
Һәммәгезгә телибез. (Лиана)
Дуслар бүген нинди көн?
Сез беләсездер, бәлкем?
Белмәсәгез үзем әйтәм,
Бүген бездә бәйрәм көн. (Алина)
ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕ УТЫРА. УРТАНЧЫЛАР ТӨРКЕМЕ “ӘТИЕМӘ” ҖЫРЫН ҖЫРЛЫЙ.
Алып баручы: Дуслар, бүген бездә КВН – бик гаҗәп кызыклы уен. Ә кичәбезнең темасы: “Юл йөрү кагыйдәләре” дип атала. Уен-ярышта 3 команда катнашачак. Командаларга бүленү өчен әтиләребезне бирегә чакырабыз һәм түгәрәкләр алырга тәкъдим итәбез.
ӘТИЛӘР КЫЗЫЛ, САРЫ, ЯШЕЛ ТҮГӘРӘКЛӘР АЛАЛАР.
1 нче конкурс “Табышмак әйтәм – җавабын тап”
-
Очмый, жуылдамый да,
Улу рам буйлап чаба.
Аның ике күзендә дә,
Яктырып утлар яна. (Машина)
-
Сайрамый, оя да кормый,
Кешеләр һәм йөк ташый.
Кем миңа әйтер икән,
Ә бу нинди кош икән? (Самолет)
-
Уф-уф сулар,
Уфтанса да алып китәр
Барыр җиренә җитәр. (Поезд)
-
Ике көпчәкле арба
Утсыз да алга чаба. (Велосипед)
-
Нинди гаҗәп бер өй бу.
Һәр ягы тәрәзәле.
Аяклары резина.
Бар ашаганы бензин. (Автобус)
-
Авызы юк, борыны юк
Тик бар аның өч күзе.
Урамдагы хәрәкәтне
Көйләп торадыр үзе. (Светофор)
Тәнәфес: “Светофор” биюе башкаралар.
ЙӨГЕРЕП УБЫРЛЫ КЕРӘ, КУЛЫНДА СУМКА.
Алып баручы: Әбекәй, нигә безнең бәйрәмне бозып йөрисең?
Убырлы. Мин нинди әбекәй булыйм, мин данлыклы Убырлы бит.
Алып баручы: Убырлы, сумкада нәрсәләр ул?
Убырлы. Нәрсә булсын, юл кырыенда ниндидер рәсемнәр тора иде, үзләре матур, машиналарга да комачауламасыннар дип җыеп алган идем бит. Кисеп тә бетердем (Күрсәтә)
А.б. Убырлы, син нык ялгышлык эшләгәнсең бит, ул рәсемнәр юл билгеләре дип атала, машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә кирәк. Син бу билгеләрнең нәрсә аңлатканнарын беләсеңме соң?
Убырлы. Юк, белмим.
Алып баручы: Менә сиңа хәзер балалар сиңа ул билгеләрне җыеп нәрсә аңлатканын әйтеп бирерләр.
2 нче конкурс. “Юл билгеләрен җый” (Командалар җыя һәм аңлата)
Убырлы. Ай, балалар, сез бик уңган-булган икәнсез. Сез әйбәт җәяүлеләр. Ә менә карыйк әле, сездән нинди шофер чыгар икән?
УЕН: “ПАПАВОЗ” дип атала. Һәр командадан 1 шәр әти чакырыла. 3әр команданың балалары чакырыла. (беренче басып торган әти кеглялар арасыннан руль белән йөреп килә, артына бер баланы ала, аның белән әйләнә, һәм уен балалар беткәнче шулай дәвам итә).
ҖЫРЛЫ-БИЮЛЕ УЕН: “ЕДИМ-ЕДИМ”
Убырлы: : Ай-яй, оста шоферлар икән үзегез. Балалар, ә миңа китергә вакыт, киләсе очрашуларга кадәр.
Алып баручы: Хөрмәтле әтиләр, бүген сез безнең бәйрәмебезнең иң кадерле, иң хөрмәтле кунаклары. Җир йөзендә һәрбер бала әти дип әйтсен, әти канаты астында үссен иде. Һәр бала әтинең җылы, ягымлы карашын тоеп, таләпчән, ныклы сүзен ишетеп, дус, тату гаиләнең терәге әти икәнен сизеп яшәсен иде.
Әтиләрне котлау өчен сүзне уртанчылар төркем балаларына бирәбез.
УРТАНЧЫ ТӨРКЕМ БАЛАЛАРЫ ШИГЫРЬ СӨЙЛИ ҺӘМ “МИН ШОФЕР” ҖЫРЫН БАШКАРА.
“Юлдагы кызык хәлләр” (Шаян сораулар)
“Яшел” командага.
Ишегалдында Азат үзенең дусты Ришатны очрата. Ришат Азаттан: “Яңа зебра күрәсең киләме?” дип сорый һәм аны кулыннан тотып машиналар, автобуслар йөри торган юл кырыена алып килә. Син ничек уйлыйсың, малайлар ни өчен “зебра” карарга зоопаркка түгел,ә юл янына килгәннәр?Аңлат.
Җавап: Чөнки асфальтта ясалган буй-буй ак төстәге сызыклар “зебра” дип атала. “Зебра” аркылы җәяүлеләр юлны аркылы чыга.
“Сары”командага.
Булат беркөнне үзенең дусты Руслан янына баргач, үзе белән булган хәлне сөйли. Ул юлны аркылы чыгарга җыенган һәм светофор аңа сары “күзен” кыскан. Ә дусты моңа ышанмый. Сез ничек уйлыйсыз? Бу хәл булырга мөмкинме?
Җавап: мөмкин. Әгәр светофор сары “күзен” кысса, юл аркылы чыкканда бик тә игътибарлы булырга кирәк.
“Кызыл” командага.
Равил беркөнне урамда “Йөгерүче кыз белән малай” билгесе күрә һәм юл аркылы йөгереп чыга. Аны инспектор күреп туктата һәм кисәтү ясый. Сез ничек уйлыйсыз, инспектор ни өчен Равилне орышкан?
Җавап: Равил күргән билге машина йөртүчеләр өчен. Бу билгене балалар бакчалары, мәктәпләр янына куялар.
ЗУРЛАР КАТНАШ ТӨРКЕМЕ “ОБУЧАЮ.СЯ “СВЕТОФОР” ҖЫРЫН ҖЫРЛЫЙ. ШИГЫРЬ СӨЙЛИЛӘР.
Әле ярый сез бар җирдә,
Безнең иң ныклы терәк.
Бәхетебез тулы булсын,
Сез безгә шундый кирәк. (Ф.Ильяс)
Әниләр белән бергәләп
Озын-озак яшәгез.
Шатлык килсен өебезгә,
Кайгы-хәсрәт күрмәгез. (Ильвина)
Күргәнегез бармы сезнең
Минем әтине рульдә.
Җырлап йөри машинасы
Ватылмаса , әлбәттә. (Рузиль)
Әти мине ярата
Бик кадерләп үстерә.
Мин йөткерсәм, йөткерә.
Мин төчкерсәм, төчкерә. (Зәринә)
Горурланам әти белән,
Аны бар да ярата.
Мактау сүзләре әйтәләр
Әтиемә карата. (Булат)
Эшләмәсә эшләмәсен,
Газетын укып торсын
Телевизор карап ятсын,
Әтием генә булсын. (Эмиль)
Я рядом шагаю,
За руку держусь!
Тебе подражаю,
Тобою горжусь.
Папа-ты друг самый лучший,
Всегда защитишь,
Где надо-научишь,
За шалость простишь. (Амир)
Менә нинди куаныч,
Менә нинди зур шатлык.
Әтиләр булса янда,
Безнең өчен горурлык. (Әнвәр)
Минем әти эш сөючән
Бик көчле, киң күңелле.
Тагын әле шаян да ул,
Күтәрә белә күңелне. (Рүзинә)
Дарят девочки с улыбкой,
Всем мальчишкам по открытке.
Просим гас не обижать
А беречь и уважать. (Дарина)
Алып баручы: Конкурсыбызны дәвам итәбез. “Юл математикасы” (Юл хәлләрен чишү)
1нче бирем. “Яшел” төсле командага .
Җиде бала юлда туп белән уйнаганнар. Икесе өйләренә киткән. Калган балалар уйный калганнар.
Сорау: Ничә бала дөрес эшләгән?
Җавап: Берсе дә дөрес эшләмәгән. Чөнки юлда уйнарга ярамый.
2нче бирем. “Сары” төсле командага.
Ике малай һәм өч кыз мәктәптән чыктылар һәм юлны аркылы чыгу өчен “зебра” янына килеп бастылар. Бу вакытта светофорның яшел уты җемелди башлаган иде инде. Малайлар тиз генә юлны йөгереп чыктылар, ә кызлар чираттагы яшел утны көтеп калдылар.
Сорау: Ничә бала юлны дөрес чыккан?
Җавап: Өч кыз. Чөнки яшел ут җемелди башласа, чыгарга ярамый. Юлдан йөгереп чыгу да бик куркыныч!
3нче бирем. “Кызыл” төсле командага.
Дүрт малай урам буйлап велосипедта йөрергә чыгалар. Бер малайга 13, ә калганнарына 15 яшь.
Сорау: Ничә малай “Юл йөрү кагыйдәләрен” бозмаган?
Җавап: Өчесе. Чөнки 14 яшьтән велосипедта йөрергә ярый.
УЕН: “БАНТИК БӘЙЛӘ” (УРЫНДЫККА БАУ БӘЙЛӘНГӘН, ШУЛ БАУГА ӘТИЛӘР БАНТИК БӘЙЛИЛӘР.)
УРТАНЧЫЛАР ТӨРКЕМЕ ЯУЛЫКЛАР БЕЛӘН БИЮ БАШКАРА.
“Дөрес әйт”уены. (3 командадан да 1 шәр әти чыга һәм балалар. Әтиләрнең күзләре бәйләнә, алар балалар арасыннан үз баласын танып алырга тиешләр)
“Могҗизалар кыры” (3 командадан берешәр бала чакырыла, өстәлдәге барабанны әйләндерәләр, ук туктаган төснең конвертын алып, нинди юл билгесе чыккан, шуңа аңлатма бирәләр).
Алып баручы: Жюри карар чыгарган арада. Балалалар флешмоб бии.
Сценарий: «Ватанны саклаучылар көне. Әтиләр бәйрәме»
5-7 яшьлек балалар белән үткәрелгән бәйрәм сценарие
Максат:
1. Балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү.
2. Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү, аларның мөhимлеген аңлату.
3. Әти белән бала арасындагы элемтәне ныгыту, эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.
Әзерлек эше:
-шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнү.
– слайдлар карау (хәрбиләрнең киемнәре, эблемалары…танышу)
– төсле кәгазьдән hәм картоннан әтиләргә бүләкләр ясау.
– залны тутыргычлар, чәчәкләр белән бизәү.
– “Минем әтием” темасына рәсем ясау.
– “Әтиемнең кул эше” күргәзмә оештыру.
Балалар бүлмә буйлап маршировкалыйлар (Советлар Армиясе маршы Салих Сәйдәшев музыкасы).
А.б. Хәерле көн, хөрмәтле балалар, әтиләр, килгән кунаклар! Сезне барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез, исәнлек-саулык, озын гомер, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар телибез.
Шигырьләр сөйләү.
“Батыр hөнәр” (Вәсимә Хәйруллина)
Батыр hөнәр бар җирдә –
Җирне, илне саклаучы.
Сине, мине – hәркемне
Дошманнардан яклаучы.
Генералмы, майормы,
Капитанмы йә сержант –
Барсының да исеме
Дөнья бер ул – солдат.
Ватанны саклаучылар
Аямыйлар үз-үзен:
Беләкле, йөрәклеләр,
Ихтыярлы hәм түзем.
Саклап Ватанны, безне
Хәтәр сугыш утыннан,
Батыр hөнәр иясе
Китә туган йортыннан.
“Әти дә көлеп торсын” (Зәкия Туфайлова шигыренә үзгәртүләр кертеп).
-Бәйрәм бүген,бәйрәм! – диеп,
Бар дөнья балкып торсын.
Әти бәйрәме икәнне
Әни дә белеп торсын,
Әни дә көлеп торсын.
Бүген бәйрәм көнендә
Әтиләрне котлыйбыз.
Шатлык, бәхет, сәламәтлек
Һәммәгезгә телибез.
Алып.баручы: Ә хәзер, балалар, әйдәгез, без сезнең җитезлегегезне, кыюлыгыгызны сынап карыйбыз. Уйнарга әтиләребезне дә чакырабыз.
1. “Сазлык аша чыгу”. Аяк табаны зурлыгындагы картон бирелә. Шул картонга баса-баса билгеләнгән урынга барып җитәргә hәм кире йөгереп килеп, иптәшеңә бирергә кирәк. Ул уенны дәвам итә.
2. “Асылмалы сумка”. Әтиләр баласын җилкәсенә утыртып билгеләнгән урынга кадәр чабып баралар, баланы җилкәдән төшерәләр, уенны шулай дәвам итәләр.
3. “Адымнар”. Бала әтисенә карап, аяклары белән аның аякларына баса, әти кеше баланың кулыннан тотып билгеләнгән аралыкны үтәргә тиешләр.
4. “Кем җитезрәк?”. Тутыргычларны кем беренче hәм зурырак тутыра.
5. “Кем күбрәк ясый?” (Отжимание ясау).
6. “Кем беренче танкка барып җитә?” Уен өчен ике кыска таяк кирәк. Таякка 8-10 метр озынлыктагы бау бәйләнә. Бауның уртасына уенчык танк эленә. Ике уенчы таякларны алып, бауны тарттырып кара-каршы басалар. Уйнаучылар сигнал буенча, тиз-тиз таякны әйләндереп, бауны чорныйлар hәм әкрен генә бер-берсенә каршы баралар. Бауны уртага кадәр беренче булып чорнаган уенчы җиңүче була.
Алып баручы: Кызлар башкаруында җыр: “Әтиемә” (Рәмзия Вәлиуллина сүзләре, Әлфия Һәдиева музыкасы).
Алып баручы: Ә хәзер сезнең каршыгызда Хабибуллин Радэль hәм Хабибуллин Рузаль Җәүдәт Дәрзаманның “Солдат булдым” шигырен сөйлиләр (Сәхнәләштерү).
Каеш будым билемә,
Тасма тактым җиңемә,
Йолдызлы бүрек кидем:
-Мин солдат булдым! – дидем.
Иңемә мылтык астым,
Әти каршына бастым:
-Килдем, иптәш командир,
Әйдә, берәр (фәрман) приказ бир.
-Смирно! (Алып баручы) – ди әти дә,-
Печән ашат бәтигә.
Бераз утын ярырсың.
Аннан…суга барырсың!
-Була! – дидем фырт кына.
Шуннан китте, и китте…
Мине чын солдат итте.
Бетте ялкау гадәтем,
Санаулы hәр сәгатем,
Иртүк торам, юынам,
Сөлге белән уынам,
Ялт иттерәм тешләрне,
Аннан эшлим эшләрне.
Бүлмәдә тәртип хәзер.
Ни кирәксә шул әзер.
Солдат булу шулай ул,
Өйрәнгәч бик уңай ул.
Җыр: «Без матрешкалар» (Рус халык җыры, Ф.Хәзрәтова тәрҗемәсе; кызлар башкаралар).
Бию “Без хәзер, солдатлар” (Малайлар).
Алып баручы: безнең илебез матур, чикләре бик зур. Халкыбыз тыныч яшәсен өчен, аның чикләрен җирдән дә, судан да, hавадан да сакларга кирәк. Хәрбиләрнең җирне, күкне, диңгезне саклаучы төрләре була. Аларны без нинди билгеләреннән чыгып аера алабыз? (Погоннарыннан, эмблемаларыннан, киемнәреннән hәм корал төрләренә карап). Аларның барысының нинди уртак сыйфатлары бар? (Алар барысы да кыюлар, батырлар, җаваплылар, түземлеләр….)
“Әйе-юк” уены.
—Самолетны кем йөртә, матросмы?
– Самолетны кем йөртә, очучымы?
-Корабльне кем йөртә, очучымы?
-Корабльне кем йөртә, матросмы?
-Танкны кем кем йөртә, матросмы?
Җыр: “Солдатта булган диләр” (Шамил Маннапов сүзләре, Гариф Нигъмәтҗанов музыкасы) Малайлар башкаралар.
Бабайларның, әтиләрнең
Дан юлыннан атлыйбыз
Өлкән буын батырлыгын
Йөрәкләрдә саклыйбыз.
Ил чигендә сакта торыр,
Диңгез кичәр буын без.
Хезмәтебездә Ватанга
Тугрыклы булырбыз.
Солдатка китә егетләр
Үз илен саклар өчен
Ватан терәге – ир, дигән
Исемне аклар өчен.
Илгә биргән изге антын үтәп
Кайтыр алар исән булсалар.
Илләр имин булып, афәт килми
Тыныч кына булсын дөньялар!
Балалар үзләренең кул эшләрен әтиләренә бүләк итәләр.
Алып баручы: Ә хәзер, Әхсанова Нәргизәнең әтисе сезгә, балалар, җыр бүләк итә.
Кумәк бию: балалар әтиләрен татар биюенә чакыралар.
Алып баручы: Һәр туган таң җирдә тыныч булсын,
Имин булсын иде дөньялар.
Аяз күгебез болыт капламасын,
Елмайсыннар җирдә сабыйлар.
Ягез әле әтиләр
Сәхнә түрендә өстәлләр тезелгән. Катнашучылар санынча урындыклар куелган. Каршыга «Ягез әле, әтиләр!» дип язылган плакат эленгән.
Конкурста биш яки алты ир-егет катнашырга мөмкин. Кичәне ике кеше (егет һәм кыз) алып бара.
Егет. Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар!
Кыз. Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар!
Егет. Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар! Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсен башлыйбыз.
Кыз. Бүгенге бәйрәмдә без сезгә «Иң акыллы һәм сөйкемле ир» дип исемләнгән «Ягез әле, әтиләр!» бәйге-кичәсен хәзерләдек.
Егет. Кичәне башлап җибәргәнче, анда катнашкан ир-егетләр белән таныштырганчы, жюри сайларга кирәк. Без жюри составына дүрт кеше тәкъдим итәбез. Хәзер сезне алар белән таныштырып үтәбез.
Кыз (жюри әгъзалары белән таныштырып үтә).
Хөрмәтле җюри әгъзалары, рәхим итеп билгеләнгән урыннарыгызга утырыгыз.
Егет. Хәзер, хөрмәтле дуслар, сәхнәгә бәйгедә катнашучы ир-егетләрне чакырабыз. Беренче номер белән бүгенге бәйгедә катнаша — ….
Кыз…. булып эшли. Тормыш иптәше … белән … егет һәм … кыз үстерәләр. … Бәйрәмдә катнашучы һәрбер ир-егет белән шушы тәртиптә таныштырып үтә.)
Егет. Хөрмәтле ир-егетләр, хөрмәтле әтиләр, хәзер бәйгене башлыйбыз.
Кыз. Бәйгенең беренче туры «Курорттан хат» дип атала.
Егет. Бәйгенең шарты белән таныштырып үтәбез. Ир-егетләр үзләрен курортта дип хис итәләр һәм шуннан хатыннарына хат язалар. Бәйгенең шарты буенча, егетләребез бу хатларны өйдә язып килделәр. Хәзер сәлам хатларын тыңлыйк. Рәхим итегез, хөрмәтле әтиләр, кайсыгыз кыюрак?
(Хатларның шаян булуы шарт.)
Кыз. Рәхмәт сезгә. Бүгенге кичәгә әтиләребезнең яклаучылары да килгән. Хәзер шуларның берсен сәхнәгә чакырабыз. Сүзне аңа бирәбез. Ул … сыйныфта укучы … булыр.
Яклаучы. Мин бүгенге бәйгедә … абыйның беренче урынны алуын телим. Хәзер аны яклап … җырын башкарам. (Җырлый.)
Егет. Рәхмәт, … . Бәйге барганда, яклаучыларның чыгышларын дәвам итәрбез.
(Тагын хатлар укыла.)
К ы з. Хәзер бәйгебезнең икенче турына күчәбез. Бу тур — үзешчән сәнгать туры. Ир-егетләрнең нинди һөнәрләргә оста булуларын белик әле.
Егет. Сезнең каршыгызда хәзер «беренче номер» үз һөнәрен күрсәтә. (Концерт номеры. Катнашучыларның һәрберсе үз һөнәрен күрсәтә.)
Кыз яклаучыларга сүз бирә.
Егет. Егетләрне яклап чыгыш ясаучыларга да жюри тарафыннан бәя куела, аларга карап егетләргә өстәмә очко бирелә.
Конкурсыбызны дәвам итәбез. Без бу турда әтиләребезнең тормышта очрый торган төрле ситуацияләрдән чыга алу осталыкларын тикшерербез. Хөрмәтле ир-егетләр, сезгә 8 минут вакыт бирелә.
Ситуацияләр:
1. Сез хатыныгыз белән су аркылы күпердән чыгып барасыз. Көтмәгәндә, хатыныгызның сумкасы кулыннан ычкынып суга төште. Сез йөзә дә белмисез, ди. Бу ситуациядә нишләр идегез?
2. Сез командировкадан кайттыгыз. Керсәгез, өйдә хатыныгыз белән сезгә таныш түгел ир кеше сөйләшеп утыра. Сез аның кайдан килгәнлеген әлегә белмисез. Бу ситуациядә нишләр идегез?
3. Сез хатыныгыз белән туйда яки берәр мәҗлестә. Бию көе яңгырый. Сезнең хатыныгызны таныш булмаган ир-ат биюгә чакырды. Бу бию бетеп, икенче төрле бию башлангач та әлеге ир тагын хатыныгыз белән биергә теләк белдерде. Сез нишләргә булдыгыз?
4. Сез хатыныгыз белән икегез генә тукталышта автобус көтеп торасыз. Бер салмышрак егет килеп чыгып, хатыныгызга бәйләнә башлады. Бу ситуациядә нишләр идегез? (Ситуацияләр һәрбер ир-егеткә аерым-аерым
кәгазьләргә язып бирелә.)
Кыз. Шушы вакыт эчендә без сәхнәгә җырчыбыз …ны чакырабыз. (Концерт номеры.)
Егет. Егетләр, уйлар өчен бирелгән вакыт үтте, рәхим итегез, хәзер сүзне сезгә бирәбез. (Ситуацияләр һәм аларга җаваплар укыла.)
Кыз яклаучыларга сүз бирә.
Егет. Хөрмәтле әтиләр, сәхнәгә рәхим итегез. Конкурсыбызны дәвам итәбез. Хөрмәтле тамашачылар, без ир-егетләребезгә: «Әгәр син депутат яисә президент булсаң, ирләр өчен нинди льготалар бирер идең?» дигән сорау куйдык һәм аларга өйләрендә җавап язып килергә куштык. Әйдәгез, аларның чыгышларын тыңлыйк. (Чыгышлар.)
Кыз яклаучыларга сүз бирә.
Егет. Конкурсыбызның алтынчы туры — … ел модалары. Хөрмәтле хатын-кызлар, бик игътибар белән карап утырыгыз, быелгы … елында нинди киемнәр тәкъдим итәләр икән?
Кыз. Сәхнәдә беренче төр мода. (Ир-егетләр хатын-кыз киемнәреннән сәхнәгә чыгалар һәм үзләре сайлаган модаларны мактыйлар.)
Егет. Хөрмәтле тамашачылар, ир-егетләребезгә ял бирәбез. Хәзер сезгә … җыр башкара. (Концерт номеры.)
Кыз. Хөрмәтле тамашачылар, конкурсыбызның соңгы, җиденче туры. Ир-егетләргә гаилә тормышына багышланган мәзәкләр, такмаклар, көлкеле хикәяләр сөйләргә хәзерләнеп килергә бирелгән иде.
Егет. Сүзне сезгә бирәбез, хөрмәтле әтиләр, рәхим итегез. (Чыгышлар.)
Кыз. Хөрмәтле тамашачылар, бәлки, сезнең арагызда да гаилә тормышына бәйле кызыклы мәзәкләр белүчеләр бардыр, сәхнәгә рәхим итегез.
Егет. Хөрмәтле тамашачылар, бүгенге «Иң акыллы һәм сөйкемле ир» конкурсының җиңүчесен билгелик. Сүзне жюри комиссиясенә бирәбез. Рәхим итегез. {Жюри нәтиҗәләр белән таныштырып, җиңүчене билгеләгәч. Мәдәният йортының халык вокаль ансамбле кызлары ир-егетләргэ бүләкләр тапшыра һәм аларга багышлап җырлар башкарыла.)
Кыз. Хөрмәтле тамашачылар, «Ягез әле, әтиләр!» конкурс-кичәсе тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
23 февраль — Ватанны саклаучылар көне.
1а.б. Хәерле көн хөрмәтле әтиләр, абыйлар, бабайлар, кадерле укучылар һәм укытучылар! Бүген без сезнең белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәгә җыелдык.(Гөл.)
2а.б.Кадерле әтиләребез һәм аларга алмашка үсүче малайларыбыз! Без сезнең барагызны да шушы бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Ә хәзер кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез. (Асыл.)
Бер бәйрәм бар февральдә
Кадерле ул һәркемгә Данил
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәтта әйтергә.
Ул тынычлык бәйрәме,
Аны һәр кеше белә- Ринат
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.
Ул-тынычлык бәйрәме,
Без котлыйбыз аларны- Парвина
Әтиләрне, абыйларны
Һәм бөтен солдатларны.
Минем әти дә күптән
Солдата хезмәт иткән. Диләрә
Әле егет чагында
Торган Ватан сагында.
Бигрәк күңелле икән
Дуслар җыелган җирдә. Рифат
Бәйрәм итәбез бүген
Әтиләр белән бергә.
. Безнең әтиләр җыелган
Ял итәр өчен бүген. Илзирә
Сүзләремнең иң матурын
Әйтмичә мөмкин түгел.
1 а.б. ӘТИ! Нинди матур яңгырашлы, йөрәккә ятышлы җылы исем. Ә аның янында “әни” сүзе дә торса, ул тагын да матуррак ишетелә.
Әти белән әни булса гына хөр күңел белән кайгы-хәсрәтсез яшисең. Безнең әтиләр гаиләнең тоткасы .Әйдәгез,бүгенге кичәбездә әтиләребезне зурлыйк әле, безнең әтиләребез бик яхшы күңелле, ягымлы, тырыш кешеләр бит. (Асыл.)
2 а.б. Әтиләр узган җирдә яшәрә гөлләр
Тыныч көннәрне бүләк итүче
Илебез данын бөек йөртүче, (Алсу)
Әтиләрдә бит туган ил көче.
1 а.б. Әти дә җырлый белә
Әни дә җырлый белә Вилдан
Шушы бәйрәм хөрмәтенә
Безнең җырлыйсы килә.
“Гүзәл туган ягыбыз” җыры
2 а.б.Бу бәйрәм концертыбызны илебезнең иминлеге хакына үз гомерләрен, көчләрен һәм сәламәтлекләрен кызганмаган Ватан сакчыларына да багышлыйбыз.
Кызыл байрак эленгән
Бүген барлык урамга
Әтиләрнең, бабайларның,
Абыйларның, малайларның Зур бәйрәме булганга (Гөлинә)
Бүген бәйрәм көнендә
Әтиләрне котлыйбыз. Парвина
Шатлык, бәхет, сәламәтлек,
Һәммәгезгә телибез
Җыр: “Әтием—әткәй генәм”
Әтием-әткәй генәм.
1.Күргәнем юк басу-кырда
Имәннең иелгәнен.
Син булганда әнкәемнең
Бәхеткә тиенгәнен
Сизеп тору рәхәт безгә
Әтием әткәй генәм.
Куш-та. Әтием әткәй генәм
Гомерегез бергә үтсен
Бергә тигезлек белән.
Әтием әткәй генәм.
2. Сөюегез татлы булсын,
Тиңнәр сез әнкәй белән.
Сабак бирсен ялгышыгыз,
Алга дәшсен язмышыгыз.
Тиңнәр сез әнкәй белән.
Әтием әткәй генәм.
Куш-та. Әтием әткәй генәм.
Яратышу,хисегезне
Күңелем белән сизәм.
Әтием әткәй генәм.
3.Кызларыгыз үзе әни
Улыгыз әти күрәм.
Сызланып үткән гомерләр
Сизелеп сүнгән күңелләр.
Алар сезнеке түгелләр.
Әтием әткәй генәм.
Куш-та. Әтием әткәй генәм.
Без уллар һәм кызларыгыз
Бәхетле шуның белән.
Әтием әткәй генәм.
Байрак элдек без бүген урамга,
Кыю солдатлар көне булганга. ( Рифат)
Әйдә, зур бәйрәм, шатлык белән кил,
Сине каршылый бөтен туган ил.
Ватаныбызның чикләрен саклап,
Батыр абыйлар торалар сакта
Энем зур-зур атлап йөри,
Биленә каеш буган.
Мин солдатка ошыйммы, дип, (Ринат)
Йолдыз да кадап куйган.
Мин кечкенә түгел инде,
Тиздән алты тула, ди.
Минем кебек малайлар да
Үскәч солдат була, ди.
Солдатлар булып уйныйбыз,
Йөрибез походларга.
Чын сугышчылар шикелле ( Вилдан)
Ятабыз окопларда.
Җыр “Солдатта булган диләр”.
Солдатка китә егетләр
Үз илен саклар өчен. ( Алсу)
Ватан терәге –ир, дигән.
Илемне саклар өчен.
Мәктәбебезне тәмамлап, хәзергесе вакытта Армия сафларында хезмәт итүче солдатларыбыз белән без бик горурланабыз. Карамов Илдар, Хасанов Айзатларның хезмәт вакытларын тутырып туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз.
Солдат абыйлар хөрмәтенә “ Солдат булдым “ шигыре.
“Бабай да, әти дә солдат булган” җыры
Укытучы:
Бүген әтиләр бәйрәме. Җир йөзендә һәрбер бала әти диеп әйтсен, әти канаты астында үссен иде. Һәр бала әтисенең җылы, ягымлы карашын тоеп, таләпчән ныклы сүзен ишетеп, дус,тату гаиләнең терәге — әти икәнлеген сизеп яшәсен иде.
Һәрвакытта иңнәремдә
Тоям әтием кулларын.
Һәрчак тыныч һәм бәхетле
Булсын барыр юлларым. (Диләрә)
Кирәк булса, әтиләр күк
Утлар-сулар кичәрбез.
Илебезне саклау өчен
Батыр булып үсәрбез
Әтиемнең гадел киңәшләре
Гаиләбезне түм-түгәрәк итә, (Данил)
Өйне нурлы, ә безне бәхетле
Итү өчен шулар бик җитә
Әтиемә
(Зөфәр Мәрданов сүзләре. )
Мин әтиемнең көчле кулларына
Күкрәгенә килеп сыенам,
Әйтерсеңлә кояш җылысында (Асылъяр)
Нурларында аның коенам.
Синең белән әти горурланам,
Син бит минем иң зур терәгем.
Авыр тормыш юлын җиңеләйтеп
Озак яшә, шушы теләгем.
Өйнең яктылыгы, җылылыгы
Күзләреңнән синең бөркелә.
Газиз әтиләрдән — әниләрдән
Аерылмасын иде беркем дә
Минем әти кебек кеше
Җир йөзендә бер генә.
Дөньяда иң яхшы әти Илзирә
Ул минеке шул менә.
Әтием — өйнең терәге,
Безнең өчен тырыша.
Безгә шатлык китерә
Аның һәрбер уңышы.
Без — әтинең балалары,
Аны бик яратабыз.
Һәр яктан да без әтигә
Охшарга тырышабыз.
Әтиләрнең олы йөрәкләре
Һәммәбезне тигез кайгырта.
Бөтен матур эшләре
Юлыбызны яктырта. ( Вилдан)
Әтиләрнең иң әйбәте,
Иң назлысы, яхшысы,
Иң шаяны, эшчәне,
Минем әти, ахрысы
Әтиемнең тракторы
Авылымда бер генә.
Аны кабызып җибәрсә,
Бөтен авыл селкенә.
Тракторына утыргач, (Рифат)
Ул бәләкәй күренә.
Урамнан үтә башласа,
Тузанга да күмдерә.
Әти янына утыргач,
Күзәтәм авылымны.
Сез дә кызыкмыйсызмы,
Утыртыйм кайсыгызны?
Әтиләр сез, безнең газиз әтиләр сез, —
Нәсел күрке, дәүләтебез таянычы.
Матур узган бәйрәмнәрнең түрендә сез, ( Гөлинә)
Иминлеге илнең, гаилә куанычы
Әти булса, хәвеф – хәтәр дә юк,
Бәлалардан калкан кебек каплыйсыз сез. ( Диләрә)
Балаларның тынычлыгын, әниләрнең
Саф ягымлы елмаюын саклыйсыз сез.
Ир –ат сезнең исемегез,
Атларга тиң үзегез. (Ринат)
Без, балалар, сокланырлык,
Эшләгән һәр эшегез.
Кадерле әтиләр!
Тормышыбызның сез – терәге,
Ару белмәс йөрәге,
Урап узсын кайгы- хәсрәт,
Иминлек – җан терәге!
“Рәхмәт әти,рәхмәт әни”җыры
Бу дөньялар бер тик тормый,
Була кайгы, шатлыклар.
Авыр чакта Әти, Әни
Җил-давылдан ышыклар.
Кушымта:
Рәхмәт Әни, рәхмәт Әти,
Гомерне биргән өчен.
Йөрәктәге бар җылыны
Сакларбыз Сезнең өчен!
…
Сезнең йөзләрне күрергә
Һәр көнне сагынып кайтам.
Әти-Әни, бу җырымда
Рәхмәтләр Сезгә әйтәм!
…
Сезнең киңәшләрсез бармый
Минем һәрбер эшләрем.
Әти-Әни — иң кадерле,
Иң изге кешеләрем.
Илләр имин булып, афәт килми
Тыныч кына булсын дөньялар. ( Асылъяр)
Һәр туган таң җирдә тыныч булсын
Имин булсын иде дөньялар.
Һәр туар таң җирдә тыныч булсын,
Имин булсын иде дөньялар.
Аяз күгебезне болыт капламасын, ( Илзирә)
Балкып янсын күктә йолдызлар.
Аяз күгебезне болыт капламасын,
Елмайсыннар Җирдә сабыйлар
Чын күңелебездән сезгә
Зур теләкләр телибез.
Сез, ир-егетләребез белән ( Алсу)
Көчле безнең илебез.
“Кояшлы ил ”җыры
А. б. : Кадерле кунаклар!Без сезгә-илебез сакчыларына рәхмәт белдерәбез. Сезгә олы хөрмәт йөзеннән үзебез ясаган бүләкләрне кабул итеп алыгыз.
Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә
А. б. Исәнмесез, кадерле кунакларыбыз! Хәерле көн, дуслар!
Бүген бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне.
Кадерле Әтиләр
һәм аларга алмашка үсүче малайларыбыз, ихлас
күңелдән сезне Ватанны саклаучылар бәйрәме
белән котлыйбыз! Һәркайсыгызга сәләмәтлек,
бәхет, гаилә учакларыгызны сүндермичә, муллыкта
яшәүегезне телибез.
Әтиләр – безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да,
таянычыбыз да. Әйдәгез бүгенге бәйрәмебездә
Әтиләрне зурлыйк.
1. Бүген Шундый рәхәт, күңелле. Чөнки кунак булып безгә Әтиләребез килде. 2. Иң акыллы, Бар эшкә дә булганнар Менә шундый әтиләр. Бергә: Менә 3. Әтиләр Гаиләнең йөрәге. Авырлыкларга бирешми Әтиләрнең беләге. 4. Әле ярый сез бар Безнең иң ныклы терәк Бәхетебез тулы булсын Сез безгә шундый кирәк. |
5. Әниләр Озын-озак яшәгез. Шатлык килсен өебезгә Кайгы-хәсрәт күрмәгез. 6. Сезнең Яшел утлардан торсын. Сугыш, кан кою булмасын Әтиләр исән булсын. 7. Бүген Әтиләрне котлыйбыз. Шатлык, бәхет, сәламәтлек Һәммәгезгә телибез |
Җыр: “Песнка про папу”
А.б. Каеш будым билемә,
Тасма тактым җиңемә,
Йолдызлы бурек кидем:
«Мин солдат булдым!» — дидем.
Кадерле балалар, кемнәр икән ул —
солдатлар,нинди хәрбиләрне сез беләсез, тикшереп карыйк
әле.
Уен: «Зарядка для ума» (балалар белән)
«Танком управляет» – танкист
«Из пушки стреляет» – артиллерист
«За штурвалом самолёта сидит» – лётчик
«Из пулемёта строчит» – пулемётчик.
«В разведку ходит» – разведчик.
«Границу охраняет» – пограничник.
«С парашютом прыгает» – десантник.
«На кораблях служат» – моряки
8.Мой папа Умный и смелый. Ему по плечу Даже сложное дело. Ещё он — шалун, Озорник и проказник. С ним каждый мой день Превращается в праздник. 9.Зимний солнечный денек Весело скрипит снежок, Лыжи, санки мы берем, С папою гулять идем! Мне завидуют вокруг – папа самый лучший друг |
10.Әтиебез бик гадел, Юмарт, шаян һәм көчле, Безнең өчен ул зур терәк, Әти безгэ бик кирәк! Әти безнең горурлык, Телибез аңа саулык, Язсын иде гомергә «Әти» диеп яшәргә! ! |
А.б. Кадерле
балалар! Менә бит бәйрәмгә әтиләр
килгәч нинди күңелле, әйеме. Кайчандыр сезнең
әтиләр дә сезнең кебек булганнар, бакчага да
йөргәннәр, сезнең кебек шаярганнар,
көлгәннәр, рәхәтләнеп уйнаганнар.
Бәлки кайберләре үткән балачакны онытканнардыр да инде.
Ә шулай да без аларга балачакның бәхетле мизгелләрен
искә төшерергә булышыйк әле. Сез ризамы, әтиләр?
Уен: Машина бн кубиклар ташу һәм
өеп бару.
Җыр:
______________________
А.б. Шигырьләрне дәвам итик.
11.Әтиемнең алтын куллары Көрәп куя карлы юлларны Ул булганда җылы өебез, Ул булганда җырлап йөрибез! Әтиемнең алтын куллары Җәйләрендә чаба Ул булганда, безнең табыннар Көтеп тора сыйлар пешкәнен. Әтиемнең алтын куллары- Имин булсын йөрер юллары. “Әти!” диеп әйтү бер Син булганда, әти, бар рәхәт! 12.Ул Аны һәр кеше белә – Ватанны саклаучылар Бәйрәме дип йөртелә. Ул солдатлар бәйрәме. Без котлыйбыз аларны, Әтиләрне, абыйларны Һәм бөтен солдатларны |
13.Чтобы мирно всем жилось, Чтобы мирно всем спалось, Каждый день и каждый час, Зорко охраняет нас Армия наша! 14.Благодарны Славной Армии своей, В честь нее гремит салют, В песнях славу ей поют! Армия наша: самая могучая!!! Армия наша: самая лучшая!!! |
Җыр: “Бравые солдаты”
А.б. Бигрәк күңелле икән
Дуслар җыелган
җирдә.
Бәйрәм итәбез
буген
Әтиләр белән бергә.
Уен:
1. С 23 Февраля 3. Наши Небо зорко стерегут, Наши летчики-герои Охраняют мирный труд. Наша армия родная Стережет покой Чтоб росли мы, бед не Чтобы не было войны. |
2. Наша Пограничник Нашу Чтоб Мог Охраняет Славный Гордо Наш родной российский флаг. |
А.б. Безнен белэн ярышырга
Житез этилэр кирэк.
Кемнэр ярышырга эзер,
Чыгып
басыгыз тизрэк!!!
Уен: _____________________________
А.б. Безгә
бүген кунакка бабаларыбыз да килде. Алар да бит солдат булганнар,
армиядә хезмәт иткәннәр.Аларны да зурлап китик
әле.
Кадерле бабакайлар!
Яшәгез сез, мәңге яшь булып
Туган йортыгызда ямь булып.
Сез булсагыз таза-сәламәт
Оныкларга булыр бик рәхәт.
Бабай янымда булганда Бернәрсәдән Аның сүзе миңа Бабамны тыңлыйм мин. Яшәсен безнең бабайлар Сәламәт һәм Балаларга, оныкларга Зур яхшы үрнәк булып. Когда лежит на речках лед И вьюга мчится вдаль, Чудесный праздник нам несет Задумчивый февраль. Наступит праздник всех солдат, Защитников, бойцов. Поздравить будет каждый рад И дедов, и отцов! |
Бабайга Бабабыз — акыл иясе, Бабабыз — уңган кеше. Нәрсәгә тотынса да, Һәрвакыт гөрли эше. Барыбыз да сине, бабай, Чын күңелдән котлыйбыз. Бәхет, шатлык, сөенеч тулы Озын гомер телибез. |
Җыр:_____________________
Уен :______________________
А.б. Әтиләребезнең зирәклеген
дә тикшереп карыйк әле.
·
Как называется здание, где живут
солдаты? (казарма)
·
Повар в армии — это
кок?
·
Майор — старше по званию, чем капитан?
·
Боец, который владеет искусством
меткой стрельбы?( снайпер)
·
Руль в самолете и на корабле
называется штурвал?
·
Какие головны уборы носят
солдаты?(фуражка, каска, папаха)
·
Какой танк считался самым лучшим в
период второй мировой войны?(Т 34)
·
Как прозвали в народе гвардейский
миномет БМ – 13 в годы войны?Катюша)
·
Больница для военных — это госпиталь
·
Кто изобрел знаменитый автомат? (М.Т.Калашников)
·
Имена великих полководцев и
военначальников Великой Отечественной войны вы знаете?(Г.К.Жуков, Р.Я
Малиновский, И.С.Конев, А.М.Василевский)
·
Плох тот солдат,
который не мечтает…стать
генералом.
·
Один в поле – не…воин.
·
Смелость города…берет
Батыр һөнәр Җирне, илне саклаучы. Сине, мине – һәркемне Дошманнардан яклаучы. Генералмы, майормы, Капитанмы йә сержант- Барысының исеме Дөньяда |
Мы сегодня отмечаем Пусть никто не знает горя, |
А.б. Гаиләнең, терәге – ир-ат, әти кеше. Безнең татар халкында борыңгыдан әти кеше – гаилә башлыгы итеп, аңа зур ихтирам, олы хөрмэт белән караганнар, бу бүгенге көндә дә шулай кала бирә. Ни әйтсәңдә гаиләнең бөтенлеге, барлыгы аның җилкәсендә. Әтиләр ил терәге, гаилә таянычы да. Безнең әтиләребез, картатайларыбыз, без тыныч яшәсеннәр, матур уйнасыннар, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. Без бу кадерле кешелэребезне 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә, хөрмәтлеләребез, ныклы сәламәтлек, балаларыбызга урнәк булуыгызны, гомерләрегез озын булып, тыныч күк йөзе астында яшәргә насыйп итсен!
…Әниләрне иң кадерле дибез,
Әтиләрсез яшәп буламы?!
Таба алмам алыштырыр кеше-
Әйлэнсәм дә бөтен дөньяны.
«Балам» диеп бер дәшүе дә бит
Җылы сала җанга, күңелгә.
Кайгыртувың өчен рәхмәт, әти,
Шулай булсын иде гомергә!
Сез безнең күңелдә мәңгелек ышаныч.
Сез көчле, сез – батыр, сез – безнең куаныч!
Сез – алтын багана, гаиләдә – сез терәк.
Тынычлык, иминлек сагында – сез кирэк!!!
1. Бүген безнең мәктәптә
Шундый рәхәт, күңелле.
Чөнки кунак булып безгә
Әтиләребез килде.
2. Иң акыллы, иң уңганнар
Бар эшкә дә булганнар
Менә шундый әтиләр.
Бергә: Менә шундый әтиләр.
3. Әтиләр илнең терәге
Гаиләнең йөрәге.
Авырлыкларга бирешми
Әтиләрнең беләге.
4. Әле ярый сез бар җирдә
Безнең иң ныклы терәк
Бәхетебез тулы булсын
Сез безгә шундый кирәк.
5. Әниләр белән бергә
Озын-озак яшәгез.
Шатлык килсен өебезгә
Кайгы-хәсрәт күрмәгез.
6. Сезнең йөргән юлларыгыз
Яшел утлардан торсын.
Сугыш, кан кою булмасын
Әтиләр исән булсын.
7. Бүген бәйрәм көнендэ
Әтиләрне котлыйбыз.
Шатлык, бәхет, сәламәтлек
Һәммәгезгә телибез.
8. Мой папа находчивый,
Умный и смелый.
Ему по плечу
Даже сложное дело.
Ещё он — шалун,
Озорник и проказник.
С ним каждый мой день
Превращается в праздник.
9. Әтиебез бик гадел,
Юмарт, шаян һәм көчле,
Безнең өчен ул зур терәк,
Әти безгэ бик кирәк!
Әти безнең горурлык,
Телибез аңа саулык,
Язсын иде гомергә
«Әти» диеп яшәргә!
10. Зимний солнечный денек
Весело скрипит снежок,
Лыжи, санки мы берем,
С папою гулять идем!
Мне завидуют вокруг –
папа самый лучший друг!
11. Горурланам әти белән
Аны бар да ярата.
Мактау сүзләре әйтәләр
Әтиемә карата.
12. Чтобы мирно всем жилось,
Чтобы мирно всем спалось,
Каждый день и каждый час,
Зорко охраняет нас
Армия наша! Благодарны люди ей,
Славной Армии своей,
В честь нее гремит салют,
В песнях славу ей поют!
Армия наша: самая могучая!!!
Армия наша: самая лучшая!!!
13.Минем әтине эшендә
“Универсаль” ул, диләр.
Аның кулыннан килмәгән
Юктыр бер эш тә, диләр.
14.Әтием кебек эшкуар
Булырмын әле үскәч.
Бәлки минем офисымда
Кайберәүләрегез эшләр.
15.Күргәнегез бармы сезнең
Минем әтине рульдә
Җырлап йөри машинасы
Ватылмаса, әлбәттә.
16.Каеш будым билемә,
Тасма тактым җиңемә,
Йолдызлы бүрек кидем:
-Мин солдат булдым! – дидем.
17.Иңемә мылтык астым,
Әти каршына бастым:
-Килдем, иптәш командир,
Әйдә, берәр приказ бир.
18.-Смирно!– ди әти —
Печән ашат бәтигә.
Бераз утын ярырсың.
Аннан…суга барырсың!
19.-Була! – дидем фырт кына.
Шуннан китте, и китте…
Мине чын солдат итте.
Бетте ялкау гадәтем,
20.Санаулы hәр сәгатем,
Иртүк торам, юынам,
Сөлге белән уынам,
Ялт иттерәм тешләрне,
Аннан эшлим эшләрне.
21.Бүлмәдә тәртип хәзер.
Ни кирәксә шул әзер.
Солдат булу шулай ул,
Өйрәнгәч бик уңай ул.
22. Өйдә булмаса әтитем
Шундый күңелсез миңа.
Кайчан кайтыр микән дип
Кич буе уйлыйм менә.
23. Әти өйгә кайтып кергәч
Өйләр яктырып китә.
Бар эшләрдә җиңеләя
Ару-талулар бетә.
24. Эшләмәсә эшләмәсен
Газетасын укып торсын.
Телевизор карап ятсын
Әтием генә булсын.
А.Б. Җир йөзендэ яшәүче һәр кешенең иң зур теләге – тынычлыктыр! Без хәзер әтиләребезгә җир йөзендәге соңгы бомбаларыбызны тапшырабыз һәм алар:
Булмасын ул, булмасын
Кирәкми безгә сугыш!
Булмасын бер куркыныч,
Булсын бөтен ил тыныч!!!
Дип бомбаларны шартлатсыннар — һәр бомба эчендэ теләкләр! (өрелгэн шарлар эчендә теләкләр язылган)
Теләкләрне әтиләр укыйлар:
1. Бомбалар шартламасын!
2. Балалар еламасын!
3. Пулялар сызгырмасын!
4. Пусть всегда будет мир на земле!
5. Яшь тугелмэсен!
6. Кугебез гел аяз булсын!
7. Барыбыз да дус яшик!
8. Гаилэлэребез тигез, тыныч булсын!
9. Сугышлар булмасын!
А.б. Балалар, этилэребез утырып торып арып киттелэр ахрысы, бэйрэмнэре конендэ эйдэгез аларны да бераз уйнатып алыйк эле.е Кичэбезнен икенче олешенэ кучэбез.
Безнен белэн ярышыргаЖитез этилэр кирэк.
Кемнэр ярышырга эзер,
Чыгып басыгыз тизрэк!!!
Первый цвет «ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬНЫЙ». Каждый воин должен быть внимательным и смекалистым. ВОПРОСЫ ДЛЯ ДЕТЕЙ.
На вопросы отвечаем «ДА» или «НЕТ».Я проверю, какие Вы внимательные!
Наша армия сильна? (Да!)
Защищает мир она? (Да!)
Мальчишки в армию пойдут? (Да!)
Девочек с собой возьмут? (нет!)
Стоит летчик на границе? (нет!)
Он летает выше птицы? (Да!)
Мы скоро праздник отмечаем? (Да!)
Мам, девчонок поздравляем? (Нет!)?
Мир важней всего на свете? (Да!)
Знают это даже дети? (Да!)
ВОПРОСЫ ДЛЯ ПАП НА СМЕКАЛКУ
Ветеран — это старый, опытный воин? (Да)
Повар в армии — это кок? (Нет)
Майор — старше по званию, чем капитан? (Да)
Всякий пистолет — это револьвер? (Нет)
Руль в самолете и на корабле называется штурвал? (Да)
Компас — это прибор для измерения расстояния? (Нет)
Быть на посту — значит, находиться в дозоре? (Да)
Внеочередной парад — это повышение по службе? (Нет)
Госпиталь — это больница для военных? (Да)
«Катюша» — автомобиль, назван в честь всех девушек по имени Катя? (Нет)
В мирное время солдат служит в армии раз в год (Да)
«Папаха» — это головной убор всех пап? (Нет)
1 нче уен. «Дорес эйт» дип атала(берничэ этинен кузлэре бэйлэнэ, хэм хэр эти узенен кызын, яки улын табарга тиеш)
ГОНКИ
Игрушечные машины привязать к карандашу верёвочками одинаковой длины. Кто скорее накрутит веревку на карандаш, то есть «приедет» к финишу, тот победил.
4нче уен « Ин тоз атучы» снайперлар уены
(корзинага бомбаларны ташлап, обезвредить итэргэ кирэк)
1 конкурс: «Связисты». На кубах – ориентирах стоят игрушечные телефоны. По сигналу папа и ребёнок, держась за концы веревки (шнур), бегут «змейкой» к своему телефону, обегают ориентир, папа поднимает трубку, говорит: «Первый, первый – я второй…» и бегут обратно, передают верёвку (шнур) следующей паре.
ПРИНЕСИ ПОГОНЫУчастникам кладутся спичечные коробки на плечи. Они должны их пронести, не уронив, и передать следующему участнику эстафеты.
Конкурс «Добрые слова о папе»
Дети называют слово и вставляют спичку в яблоко. В конце каждая команда представляет своего «ежика».
А.Б Шушы шигырь юллары белэн бэйрэмебезне тэмамлыйбыз. Барыгызнын да гаилэлэрендэ тынычлык, иминлек булсын! Кадерле кунаклар! Без сезгә-илебез сакчыларына рәхмәт белдерәбез. Сезгә олы хөрмәт йөзеннән балаларның үзләре ясаган бүләкләрен кабул итеп алыгыз!
Әкрен генә көй яңгырый, балалар әтиләренә, бабайларына бүләкләрен тапшыралар.
Татарстан Республикасы Арча районы
Носы төп мәктәбе
Ягез әле, егетләр!
Ватанны саклаучылар көненә багышланган уен-ярыш
Әзерләде: Яруллина В.Х.
6 класс җитәкчесе
21 февраль, 2014 ел
“Әссәләмәгаләйкүм” җыры (күмәк)
Алия: Хәерле көн, хөрмәтле әтиләр, абыйлар, укытучы абыйлар, укучы егетләр!
Бүген без гаилә башлыгы, гаилә терәге булучы, Ватанны саклаучы ир егетләребез — әтиләр бәйрәменә җыелдык.
Чулпан:Бүген бәйрәм конендә
Әтиләрне котлыйбыз
Шатлык, бәхет, сәламәтлек
Һәммәгезгә телибез.
Бәйрәмегез котлы булсын.
Әти – гаилә төзүче һәм аның намусын яклаучы, гаиләне туйдыручы, җил — яңгырдан саклаучы, мал – мөлкәт табучы, акыл иясе, җилкәсе белән таулар күчерергә әзер кеше ул.
Алия: Җир йөзендә һәрбер бала әти дип әйтсен, әти канаты астында үссен иде. Һәр бала әтинең җылы,ягымлы карашын тоеп, таләпчән ныклы сүзен ишетеп, дус,тату гаиләнең терәге әти икәнен сизеп яшәсен иде.
Чулпан: Кадерле әтиләребез, абыйларыбыз, укытучы абыйлар, егетләр! Без сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз. сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез.
Алия: Бер бәйрәм бар февральдә
Кадерле ул һәркемгә
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәтта әйтергә
Ул – тынычлык бәйрәме
Аны һәр кеше белә
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.
6 класс егетләре башкаруында җыр: “Солдатта булган диләр.”
Чулпан:Бүгенге бәйрәмдә без яшь солдатлар конкурсы да оештырабыз. Аның өчен без класслардан егетләрне сайлап алдык. Хәзер егетләребезне кул чабып каршы алыйк. Без бүген аларның җитезлекләрен, кыюлыкларын, өлгерлекләрен тикшереп, бәяләп китәрбез. Аның өчен безгә жюри сайларга кирәк. Жюрига Файзрахманова Ландыш апаны һәм Садыкова Резеда апаны тәкъдим итәбез. ( Жюри үз урыны алды)
Беренче уен : “Минутка киенү.”
Ике малай чыгып солдат киемнәрен киенәләр. Кем беренче киенеп бетә.
2 уен: Солдат кеше бик тә игьтибарлы булырга тиеш ,тикшереп карыйк әле. Һәр командадан бер уенчы алга баса, каршы команда уенчылары аның янына килеп басалар, бер минут ул аларны баштан аяк күзәтә һәм борылып баса. Ә уенчылар аяк киемнәрен салалар, укытучы аларны буташтыра. Уенчы борылып һәрбер кешенең аяк киемен танырга тиеш.
Бәйрәмебезне Латыйпова Чулпан башкаруында җыр белән дәвам итәбез. “Сәяхәтче” җыры
Әтиләрәбез бәйрәме
Безнең дә көткән бәйрәм
Җырлап-биеп күңел ачыйк
Бүген әтиләр белән.
3 нче уеныбызны дәвам итеп, алдагы сынауны тыңлап карыйк.
“Ашханәгә наряд” дип атала.
Көн буе чабып, син инде ардың,
Кухняда дежур – синең хыялың
Бәрәңге әрчеп, инде син ял ит
Тик кара аны, эшеңне ялт ит!
Команданың һәр кешесе өстәл янына килеп, бәрәңге әрчи. Кайсы команда тизрәк һәм остарак кабыгын юкарак итеп әрчер икән? Карап карыйк.
Музыка куела
4 уен: Ә менә бу бәйге сезнең җитезлекне дә,сабырлыкны да таләп итәчәк.Һәр командадан бер кешене чакырабыз.
Менә шушы дөге бөртекләреннән сез Ватан сүзен язарга тиеш буласыз.
Кем тизрәк язып бетерә.
Биючеләр биегәндә,
Идәннәре бөгелә.
Ярышларда җиңеп чыга
Бии белгәннәр генә.
Татар халык биюе. Башкаралар 6 класс егетләре һәм кызлары.
Каршы алыгыз.
5 уен: “Армия өйрәнүләре”
Чираттагы җәфа бит көтә:
Башланды бездә хәрби өйрәнүләр.
Ут ачты дошман, ул алга бара.
Син безгә кагылып кара!
Без дә төшеп калганнан түгел:
Бер гөрселдәтсәк – дошманга үлем!
Командаларга дошман яшерелгән урынны күрсәтеп язылган хат тапшырыла. Ләкин килеп җиткәнче ул бик таушалган. Хатны җыеп укырга һәм “дошманны” табарга кирәк.
6 нчы уен. Уеннарны дәвам итәбез алдагы уен шулай ук җитезлеккә булыр. Ул “Корал җыю” дип атала. Һәр командадан 1 укучы чыгып мясорубканы сүтә, икенчесе кора. Уенчылар беткәнче шулай дәвам итә. Эшне төгәл һәм җитез башкарырга кирәк.
6 класс кызлары башкаруында бию. Каршы алыгыз.
Солдат тормышының тагын бер күңелле мизгелен сынап карыйк әле.
Мин сораулар бирәм ә сез бер сүз белән генә аның нәрсә икәнен әйтергә тиеш буласыз. Беренче командадан башлыйбыз . җюрига игтибарлы булырга кирәк .
“Кем? Нәрсә?”
1нче командага:
1.Габдулла Тукай(шагыйрь)
2.Чия (җимеш)
3.Агыйдел(елга)
4.Нарат(агач)
5.Камаз(машина)
6.Чаллы(шәһәр)
7.Бишле(билге)
8.Сыер(хайван)
9.Айсылу(кыз)
10.Зөлфия Минһаҗева(җырчы)
2нче командага:
1.Əлмәт(шәһәр)
2.Карга(кош)
3.Унөч(сан)
4.Дүртле(билге)
5.Гүзәлия(кыз)
6.Чөгендер(яшелчә)
7.Муса Җәлил(шагыйрь)
8.Яңа ел(бәйрәм)
9. Салават Фәтхетдинов (җырчы)
10.Яр Чаллы(шәһәр)
Алып баручы : Кадерле ир-егетләребез, кунаклар ! Безнең бүгенге кичәбез ахырына якынлашты . Уеннар буенча жюри нәтиҗәләр чыгарсын.
Алия:
Хушлашырга вакыт җитте
Тәмамланды бәйгебез.
Мондый ярышлар еш булыр
Сез бик теләп килсәгез.
Чулпан:
Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле
Күңелләрдә калсын уелып
Соңгы кабат булмас, яуган булса,
Гөрләшербез кабат җыелып.
6 класс укучылары башкаруында җыр: “Бәхеттә-шатлыкта”
Сүзне жюрига бирәбез. Бүләкләүләр.
АЛЫП БАРУЧЫ: Хөрмәтле әтиләр, абыйлар, егетләр! Менә безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тагын бер тапкыр котлыйбыз. Без сезгә ышанабыз, без сезне яратабыз, без сезнең белән горурланабыз. Сез безне һәм туган илебезне күз карасыдай якларга һәм сакларга һәрвакыт әзер. Ләкин безгә афәтләр күрергә язмасын иде, ә балалар белән гаиләдә куанышып яшәргә язсын. Һәрвакыт сәламәт булыгыз! Балаларыгыз белән бүгенге кебек дус, тату, күңелле, бер-берегезне аңлап гомер итегез.
Сценарий на татарском языке «23 февраль — Ватанны саклаучылар көне»
Предмет: | Иностранные языки |
---|---|
Категория материала: | Другие методич. материалы |
Автор: |
Сценарий мероприятия на татарском языке по теме «23 февраля — День защиты Отечества». Целью является: воспитывать патриотизм; любовь к защитникам Отечества, Родине. Для проведения этого мероприятия мы заранее подготовились. Провели диалог-беседы на эту тему. Встретились с бывшими защитниками разных лет. Пригласили в гости ветеранов Великой Отечественной войны. Совместно с бывшими защитниками Отечества создавали альбомы по темам «23 февраля-День защиты Отечества», «День Победы». В этом празднике могут участвовать и дети, и взрослые. Использованы легко запоминающиеся стихотворения разных авторов, так и своих четверостиший. Нашли место простые конкурсы и концертные номера.
Тип материала: | Документ Microsoft Word (docx) |
---|---|
Размер: | 18.41 Kb |
Количество скачиваний: | 484 |
Скачать
Просмотров: 670
Похожие материалы
- Сценарий празднования Британского Рождества
- Статья «Речевые разминки на занятиях по английскому языку»
- Проблемы преемственности при обучении чтению
- Сценарий 9 Мая
- Международный проект 6-х классов «Русско-индийский детектив»
- «Как исправить ошибки?»
- Научная работа «Мақал-мәтелдедің этномәдени сипаты»
- Использование песен на уроке английского языка.
- Развлекательно-познавательная викторина «Умники и Умницы»
- Интерактивные технологии в обучении иностранному языку
Все материалы взяты из открытых источников сети Интернет. Все права принадлежат авторам материалов.
По вопросам работы сайта обращайтесь через форму обратной связи.
Политика Конфиденциальности сайта uroki.me
Катнашалар: Әти, әни, Гөлия, тәрбияче, балалар, кунаклар.
1-күренеш.
Кич. Гөлия белән әнисе бакчадан кайтып керәләр, чишенеп бүлмәгә узалар.
Бераздан әтисе эштән кайта. Гөлия йөгереп барып, аны каршы ала.
Гөлия:
Әти, әти, беләсеңме,
Нинди бәйрәм иртәгә?
Без бик озак әзерләндек
Бакчадагы иртәгә.
Сине бәйрәмгә көтәбез,
Килерсең иртән иртүк.
Күлмәгеңне, чалбарыңны
Үтүкләп куй кичтән үк.
Әти:
(кызын күтәреп ала)
Син бит минем йөзек кашым,
Нур сибүче йодызым.
Илдә сугышлар булмасын,
Тыныч яшәсен кызым.
Корал тотып чиктә тордым,
Ватанымны сакладым.
Туганнарның, якыннарның
Өметләрен акладым.
Әни:
Дошман белән алышканда
Яралар да алган ул.
Кызым, синең бәхетеңә
Исән-имин калган ул.
Тәмле коймаклар пешердем,
Бергәләп чәйләп алыйк,
Ә аннары әтиеңнең
Орден, медален карыйк.
Гөлия:
Апа әйтә:”Батырлыкны
Сатмыйлар, – ди, – акчага”.
Әти, әти, медалеңне
Тагып барчы бакчага.
Малайларның күзе кызсын,
Күрсеннәр чын медальне.
Мин үзем дә сугышканда,
Биргәнем юк һич алны.
Әти, әни көлешәләр. Әти бармак яный. Бергәләп чәй эчәргә кереп китәләр.
2-күренеш.
Балалар бакчасы. Зал бәйрәмчә бизәлгән. Балалар, кунаклар җыелган.
Тәрбияче:
Хәрби бурычын үтиләр
Ватанны саклаучылар.
Калкан сыман ышанычлы
Әтиләр – яклаучылар.
Тәбриклибез бәйрәм белән,
Түрдән урын алыгыз.
Һәрчак шулай ихтирамга
Лаек булып калыгыз.
Әтиләр әзерләнгән урыннарга утыралар.
Балалар: (бергә)
Шигырь ятлап, җыр өйрәнеп,
Сезне күптән көтәбез.
Бүген әтиләрнең көне –
Бергә бәйрәм итәбез.
Балалар әтиләренә багышланган шигырьләр сөйлиләр, җырлыйлар, бииләр.
1-бала:
Бер тотынса безнең әти
Эшли дөнья җимертеп.
Әти торса мин дә торам.
Ятмыйм йокы симертеп.
Әтиемне җитәклим дә
Көндә бакчага киләм.
Иртә торганнар бәхетле,
Мин моны күптән беләм.
Кайчагында килә минем
Күбәләктәй очасым.
Шундый яратам әтине –
Килә кысып кочасым.
2-бала:
Ат караучы минем әти,
Атлар ярата.
Һәркөн иртән ул аларга
Солы тарата.
Җәй буена яланнарда
Ул атлар карый.
Колыннарның һәм тайларның
Ялларын тарый.
Авылда бит атлар кирәк,
Атлар кадерле.
Шуңа аңа күрсәтәләр
Хөрмәт, кадерне.
Бик күп эшли ул өйдә дә,
Асрый малын да,
Ә кичләрен китап укый,
Белә барын да.
Матур итеп киендерә
Безнең әнине.
Ничек итеп яратмыйсың
Шундый әтине.
Балалар “Бүген без бит солдатлар” дигән җыр башкаралар. Кулларында агач мылтыклар.
Бүген без бит солдатлар,
Гуя канатлы атлар.
Иңгә мылтык асабыз.
Тиз маршка басабыз.
Һәркем солдат булалмый,
Кояш белән торалмый.
Иңгә мылтык асабыз,
Тиз маршка басабыз.
Авыр солдат хезмәте,
Әмма бик зур хөрмәте.
Иңгә мылтык асабыз,
Тиз маршка басабыз.
3-бала:
Минем әти бик тә уңган,
Биш басасын бер баса.
Бөтен эшне бетерә ул
Әни өйдә булмаса.
“Әнкәң күренмиме?” – диеп,
Тәрәзәдән карый башта,
Әгәр инде кайтмый торса,
Пешереп куя аш та.
Машинада да җилдерә,
“Белорус”ны да йөртә.
Гармунда уйнап җырласа,
Әни күз яшен сөртә.
Әти кебек көчле булу –
Минем иң зур теләгем.
Көн дә күнегүләр ясыйм,
Көч җыйсын дип беләгем.
4-бала:
Әтием куя сәгатьне
Кичтән үк борып.
Эшенә китә көн саен,
Таңнан ук торып.
Кулларында уйнап тора
Сәнәк һәм көрәк.
Хезмәте авыр булса да,
Ял итә сирәк.
Ял иткән минутларында
Шып-шым торабыз.
Ышанмасагыз әтидән
Барып сорагыз.
5-бала:
Әти миңа үстең дисә,
Түбәм күкләргә тия.
Тик, нишләптер, әни генә
Гел “бәләкәчем” дия.
Әтиемнең эше авыр,
Тәрбияли балалар.
Ул үткәндә барысы да
Исәнләшеп калалар.
Сизми дә калырсыз менә,
Үсеп җитәрмен әле.
Әти юлын, бәлки мин дә,
Дәвам итәрмен әле.
6-бала:
Минем әтием тракторчы,
Эшләмәгән эше юк.
Үзе оста, үзе уңган.
Үзе шаян, үзе шук.
Ә җәй җитсә комбайнда
Колхоз ашлыгын ура.
Гәрәбәдәй бодай белән
Бөтен буралар тула.
Әти миңа әледән үк,
“Әйдә, улым, булыш, – ди,
Матур яшим дисәң әгәр,
Кечкенәдән тырыш,” – ди.
7-бала:
Иртән иртүк юлга чыга,
Шофер минем әтием.
“Исән-имин йөреп кайт!” – дип,
Озатып кала әнием.
Өйгә кайткач әллә күпме,
Эшләр эшли әтием,
Ә янында, аны мактап,
Бөтерелә әнием.
Гөлия:
Минем, әти япь-яшь килеш,
Тойган сугыш салкынын.
Бирешмәгән авырлыкка,
Үткән утын, ялкынын.
Дошманнар белән алышкан,
Кичкән әфган суларын.
Бу сугышта ул югалткан
Бик күп якын дусларын.
Илебезнең тынычлыгы
Әтиләрнең кулында.
Теләп калам: хәвеф-хәтәр
Очрамасын юлында.
Балалар бергә:
Галәм киңлегендә йөзә
Гүзәлдән гүзәл Җирем.
Аяз, зәңгәр күгебезне
Басмасын кара сөрем!
Яратам сине илем!
Яратам сине җирем!
Балалар әтиләрне котлап бүләк тапшыралар.
Бәйрәмнең икенче өлешендә ярышлар үткәрелә, соңыннан күркәм чәй табыны оештырыла.
Гөлфизә Кәлимуллина
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса