Варисларга кабул ит? сценарий

Разработка внеклассного мероприятия на тему: "Варисларга кабул итү кичәсе"

Исәнмесез,хөрмәтле укытучылар,укучылар.Бүген 6-сыйныф укучылары өчен бәйрәм алар варислар булачаклар.Ләкин башта татар теле,математика,рус теле,табигать белеме буенча сынаулар узарга туры килер.Шулай ук алар”Яшь варислар”биеклегенең төп законнарын әйтергә һәм тантаналы вәгъдә бирергә тиеш булачак.Ә хәзер әйдәгез бәйрәмебезне башлыйбыз.Укучыларыбызны сынаганчы,кемнәр соң алар варислар?Шул турыда кыскача сөйләп китәм.

        Варисларны элегерәк,пионерлар дип йөрткәннәр.Алар да варислар кебек галстук такканнар,ләкин галстуклары кызыл төстә булган.Пионерлар сафына 10-17 яшьлекләр керә.Россия пионер оешмасы 1922 елда,ә Татарстанда 1923 елда оешкан.Россиянең пионерия оешмасына 2012 елда 90 ел булды. Әйткә-немчә ,варисларның символы-галстук.Ул 3  төстән тора.

Яшел төс-бу безнең җиребез төсе.Кешеләр диннәре,милләтләре нинди булуга карамастан бәхетле һәм тыныч яшәргә тиеш.

Ак төс-безгә дөрес юлны күрсәтүче,тормышта дөрес юнәлеш сайлый белергә өндәүче төс.

Кызыл төс-кешеләргә игелек кылучы,аларга үз җанының җылысын бирүче төс.

Варисларның төп кагыйдәләре 5әү.

1)Үз республикасына булыша,аның лаеклы гражданины булырга тырыша.

2)Варис дөреслек,хаклык өчен кыю көрәшә.

3)Варис-тугрылыклы иптәш,олыларга һәм кечеләргә булыша,авыр чакта беркемне дә ялгыз калдырмый.

4)Варис күп белергә,көчле һәм җитез булырга омтыла.

5)Варис табигатьне,туган ягының мәдәниятен уяу саклый.

Варислар,”ҺӘР КӨН ИГЕЛЕКЛЕ ЭШ КЫЛ”девизы астында эшли.Варислар биеклекләр буенча югары атлыйлар.Аларның өч биеклеге бар.Һәр биеклекне үткәндә төрле белем һәм күнекмәләрне үзләштерәләр.

Менә мин сезне таныштырдым.Әгәр игътибарлы булсагыз,алдагы сорауларга җавап бирә алырсыз.

Беренче өлеш.

Беренче этапка күчәбез.Ул”Татар теле                                                                          1. Мәкальләрнең ахырын әйт.                            

А)Китап-………(белем чишмәсе)

Б)Иле барның-….(теле бар)

В)Дөрес сүзгә-…..(җавап юк)

Г)Әдәп башы-…(матур гадәт)

Д)Калган эшкә-…..(кар ява)

Е)Эш беткәч-…..(уйнарга ярый)

2.Әкиятне таны.

А)Урман эче бик якты,

Күктә айлар калыкты.

Көлдән күмәч аламын,

Әниләргә барамын. (Гөлчәчәк)

Б)Күп юл узды,туган илдән ерак киттек

Бара-бара инде тәмам арып беттек.

Алҗыдылар инде безнең аякларда,

Тузып бетте инде безнең тояклар да. (Кәҗә белән сарык)

Икенче этабыбыз “Математика”

1.Бер карама ботагында

Тугыз алма үскән,-ди-

Ә көз көне өчтән бере,

Пешеп,җиргә төшкән,-ди-

Әгәр булсаң Ньютонга тиң,

Әйтеп бирче,балам,-ди-

Көз җиткәндә,ничә алма

Коелмыйча калган?-ди.(0.Чөнки карамада алма үсми)

2.Шоколад 9 бүлемнән тора.Һәр бүлемне аерыр өчен ничә тапкыр сындырырга кирәк?(8 тапкыр)

Өченче этап”Рус теле”

“Первоклассник” сүзеннән сүзләр төзергә.(перо,класс,кино,кекс,рак,сок,персик,вор,нос,река,репа,клип,Ника)

Дүртенче этап”Табигать белеме”

1.Дару үләннәрен беләсезме?

А)Походта вакытта тән җәрәхәтләнсә,нинди үлән ябалар?(бака яфрагы)

Б)Салкын тигән вакытта нинди үләннән төнәтмә ясап эчәләр?(үги ана яфрагы)

В)Кайсы үләннәрдән чәй ясап эчәргә ярый?(бөтнек,мелисса)

Г)Сары мәтрүшкә ни өчен кулланыла?(бөер авырулары өчен,ютәл вакытында.Аны да чамасын белеп кенә)

2.Сорауларга җавап бирегез.

А)Урман докторы? (тукран)

Б)Яз хәбәрчесе? (Кара карга)

Г)Төнге аучы кош? (ябалак)

Д)Суга керә,коры чыга? (каз)

Е)Соскы борын бакылдык? (үрдәк)

Икенче өлеш.

Хәзер сез берәр сорауны алып җавап бирергә тиеш буласыз.Алып килү тәртибендә тезеләсез.Аннан соң чиратлап сорауларга җавап бирәсез.

     Конверт эчендәге сораулар.

1.Варис булу өчен,ничә яшь булу шарт?

2.Варисларның девизын әйт?

3.Варисларның ничә законы бар?

4.Варисларның символы нәрсә?Символда ничә төс һәм ниндиләр?Аңлатып әйт.

5.Варисларның ничә биеклекләре бар?

Молодцы!Ә хәзер тантаналы өлешкә килеп җиттек.Сез варисларның вәгъдәсен бирергә тиеш.

Вәгъдә:Мин _____________________ үзем теләп Татарстан варислары берлегенә керәм,варисларның законнарын үтәргә сүз бирәм.

Галстуклар бәйләнә.

Укучылар сүз сезгә.

1.Бөтен отряд каршында,

   Чын күңелдән сүз бирдек:

   “Без өйдә дә,мәктәптә дә

   Үрнәк булырбыз!”-дидек

2.Бар эшкә дә,көрәшкә дә

   “Әзер торырбыз!”-дидек

    Чын варислар булыр өчен

    Тырышып укырбыз,-дидек.

3.Тактык без муеннарга

Матур галстук бүген

Шул галстукны тагарга

Күпме кызыгып йөрдем!

Ул йөрер гел муенымда

    Тап төшермәм мин аңа.

4.Юлларда очраса каршылык,

    Җилләргә,давылга кем түзәр?

    Кем сезгә булышыр һәр җирдә?-

Бергә:Көчлеләр,кыюлар,җитезләр.

5.Дөнья ныграк матурланыр,

Җир үзгәрер.

Авырлыкларга түзәргә,

Җирне бәйрәмчә бизәргә.

Бергә:Без әзер

6.Зур эшләргә тотынырга

 Чират безгәдер

 Кирәксә ут-су кичәргә,

Батырлар булып үсәргә.

Бергә:Без әзер!

7.Ни кушсагыз да үтәрбез,

Без зурлар хәзер.

Илем өчен,халкым өчен

Батырлыклар кабатларга.

Бергә:Без әзер!

8.Без бүгеннән-Яшь варислар сафында.Өлкән варислар берлегенә килеп җиткәнче безгә әле бик күп тырышырга,күп эш башкарырга кирәк булачак.

Бергә:Тырышырбыз,укырбыз,эшләрбез!Яшь варислар башкармый торган эш булмас.

-Һәр көнне игелекле гамәлләр кылырга әзер булыгыз!

Бергә:Без һәрвакыт әзер!

                           Иптәшләрең алдында ант иттең син

                           Бу антың изге булсын!

                            Бу галстук сиңа шуны

                            Гел хәтерләтеп торсын.

                                                     Үрнәк бул син һәр кешегә

                                                      Нык үзләштер белемне.

                                                      Ярат туган илеңне

                                                     -Ул бит инде варис,-диеп

                                                      Мактасыннар үзеңне.

Укучылар, сезне варислар сафына кабул ителүегез белән котлыйм.Сезгә озын гомер,тырышып укуыгызны,тәртипле булып үсүегезне теләп калам.

Бүгенге бәйрәмебез шушының белән тәмам.

Вариска кабул итү

Педагог оештыручы: Касимова Г. Җ.

2016 ел, 19 май.

Максат. Татарстан Варислары Берлеге оешмасы, варисларның законнары, биеклекләре, кагыйдәләре турындагы белемнәрне камилләштерү; укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү.               

Җиһазлау. Татарстан флагы, «Һәр көнне изгелек кыл!», «Без һәрвакыт әзер!»; “Варислар иле” плакатлары.

Ресурслар. Онытылмас мәктәп еллары. Мөгаллимнәргә, методистларга, тәрбиячеләргә методик кулланма. –  Казан, 2005.  ,“Ачык дәрес” газеталары,    Р. Миңнуллин шигырьләре, интернет.

Сборның барышы

I. Кереш өлеш. 

Сборга әзерлек эшләре алдан алып барыла. Татарстан варислары берлегенең тарихы, законнары, биеклекләре, шигырьләр, җырлар өйрәнелә.

II. Төп өлеш

Өлкән вожатый: 

  1 нче алып баручы:

— Исәнмесез, укучылар! Бүген без сезнең белән зур бәйрәмгә җыелдык! “Варислар иле” – бүген безне көтә, искиткеч гүзәл илгә сәяхәт ясаячакбыз бүген.

2 нче алып баручы:

— Әйе, мавыктыргыч, тынгысыз дөнья ул — “Варислар иле”. Әгәр син әлеге илгә эләккәнсең икән димәк, тырышлыгың бушка китмәгән. Сине алда зур уңышлар, сынаулар көтә дигән сүз ул. Ә хәзер сүзне 4класс укучыларының үзләренә бирик, хәзер микән алар “Варислар иле”нең әгъзалары булырга.

1. Бүген мин шатлыгымны

Кемгә сөйләргә дә белмим.

Кемгә генә сөйләсәм дә

Сүзләрем бетмәс, дим мин.

2. Иртүк мәктәпкә йөгердем

Нигә соңга калырга?!

Бүген безнең дүртенчене

Алалар варисларга.

3. Бөтен отряд каршысында

Чын күңелдән сүз бирдек.

“Без өйдә дә, мәктәптә дә

Үрнәк булырбыз!” – дидек.

4. Бар эшкә дә, көрәшкә дә

Әзер торырбыз! – дидек.

Чын варислар булыр өчен

Тырышып укырбыз, — дидек. 1.

ТВБ — Татарстан ВарисларыБерлеге.

ТВБныңтуганкөне: 1990 нчы ел, 15 нче сентябрь.

2. Варисларюлда, хәрәкәттә, эзләнүдә; аларүзләреөченяңадөньяачучылар; күпнәрсәбеләнкызыксынучылар, тирә-якныкүзәтүчеләр. Аларяшь разведчик, туган як серләрен, аныңҗирастыбайлыкларын, тарихынһәммәдәниятенөйрәнүчеләр.

3. Варисларныңлозунгысы: “Һәркөннеяхшылыккыл!”

4. Варисларның девизы: “Без һәрвакытәзер!”

5. Символлары.Аларныңтөсе: ак, яшел, кызыл.

Ак – безгәдөресюлныкүрсәтүчетөс. Сәяхәттәгенәтүгел, юлданчиткәтайпылмаукирәк.

Кызыл – игелеклелектөсе. Варискешеләргәигелеккылып, үзҗаныныңҗылысынөләшә.

Яшел – безнеңҗиршарыбызтөсе. Аныңбишкисәгендәдәкешеләр, диннәре, милләтләре, инанганлыкларыниндибулугакарамастан, тынычһәмбәхетлеяшәргәтелиләр.

6. Татарстан варисларыныңзаконнорыбишәү:

1 закон.Варис үз республикасына булыша, аның лаеклы гражданины булырга тырыша.

2 закон.Варис дөреслек, хаклык өчен кыю тора.

3 закон. Варис – тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә ялгызлыкта калдырмый.

4 закон.Варис күп белергә һәм булдырырга тырыша, көчле һәм җитез булырга омтыла.

5 закон. Варис табигатьне ,туган ягының мәдәниятен уяу саклый.

7. Сбор – ул балалар үзидарәсенең иң югары органы. Анда варислар коллектив тормыш өчен иң мөһим мәсьәләләрне хәл итәләр, уй-фикерләрен җиткерәләр, карар кабул итәләр.

8. Варисларның биеклекләре 3әү:

1. “Варис”

2. “Өлкән варис”

3. “Варис-инструктор” исеме.

9. 4 үзем кагыйдәсе бар:

1. Үзем уйлап табам.

2. Үзем карар кылам.

3. Үзем эшлим.

4. Үзем бәялим.

Җыр “Без Варисың синең Татарстан”

1.Үткәннәрсез киләчәк юк, диләр

Без тарихны төптән өйрәник.

Ирек өчен шәһит булганнарны

Онытмыйк без, искә төшерик!

Куш: Без варисың синең Татарстан

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел,ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар.

2.Без тынычлык иле балалары

Туган телдә укып үсәбез.

Безнең дуслык, югалтмаслык дуслык

Гасырларны бергә кичәрбез.

5. Безнең тормыш – бабайларның

Чынга ашкан теләге.

Газинур һәм Мусаларның

Безгә дигән бүләге!

6. Алар калдырган бәхетне

Шул килеш саклар өчен,

Аларның ышанычын һәм

Өметен аклар өчен…

7. Атсын өчен Туган илнең

Һәр таңы матур булып,

Үсәбез көрәшче булып,

Үсәбез батыр булып!

8. Без – яшь буын! Яшь буынның

Корыч кебек ныклары!

Татарстан варислары –

Уллары һәм кызлары

Җыр: “Татарстан варислары” (Сәрия Шәрәпова сүзләре һәм музыкасы)

9. Юлларда очраса каршылык,

Җилләргә, давылга кем түзәр?

Кем сезгә булышыр һәр җирдә?

Бергә: Көчлеләр, кыюлар, җитезләр!

10. Ни кушсагыз да, үтәрбез,

Без зурлар хәзер!

Илем өчен, халкым өчен

Батырлыклар кабатларга

Бергә: Без әзер!

11. Дөнья ныграк матурланыр,

Җир дә үзгәрер.

Авырлыкларга түзәргә,

Җирне бәйрәмчә бизәргә

Бергә: Без әзер!

12. Зур эшләргә тотынырга

Чират безгәдер.

Кирәксә, ут –су кичәргә

Батырлар булып үсәргә

Бергә: Без әзер!

Өлкән вожатый: Бүген шушы оешмага әгъза булып кергәнче иптәшләребез, укытучылар һәм килгән кунаклар каршында Татарстан Варислары Берлеге законнарын төгәл үтәргә, тырышып укырга, эшләргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә тантаналы төстә ант итәрбез.

Һәрберсе аерым: Мин. ……….(фамилиясен, исемен әйтә), үзем теләп, Татарстан Варислары Берлегенә керәм, варисларның законнарын һәрвакыт төгәл үтәргә сүз бирәм.

Өлкән вожатый: Варислар, көн саен яхшылык кылырга әзер булыгыз!

5 класс варислары: Без һәрвакыт әзер!

9 класс укучылары 4 класс варисларына галстук бәйлиләр.

13. Эшкә ашты теләгебез –

Без варислар сафында…

Тантаналы вәгъдә бирдек

Мәктәбебез каршында.

14. Үрнәк бул син һәр кешегә,

Нык үзләштер белемне .

Тормышыңнан артык күреп,

Ярат туган илеңне.

15. Яклый бел син Ватаныңны

Солдат абыең кебек

Олылап телгә алсыннар

Ул бит чын варис диеп.

16. Татарстан варислары без

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар.

Өлкән вожатый котлый: Кадерле укучылар! Менә сез Татарстан Варислары Берлеге сафларына бастыгыз. Берлек таләпләрен үтәү, куелган максатка ирешү җиңел булмас. Моның өчен катлаулы сынаулар үтәргә, яңа үрләр яуларга кирәк. Монда сезгә “Варис күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла” дигән кагыйдә ярдәмгә килер. Сезне варис булуыгыз белән тәбрик итәм. Акыллы булыгыз, тырышып укыгыз, сәламәт булып үсегез, Ватанны яратыгыз. ( Һәрбер вариска котлау открыткасы белән варис таныклыгы тапшырыла.)

Арча
районы Курса Почмак урта  гомумбелем мәктәбе

 Вариска кабул итү 

                                                                                  
Класс җитәкчесе: Әхмәдуллина Г.И.

2012,май

1. Бүген мин шатлыгымны

Кемгә сөйләргә дә белмим.

Кемгә генә сөйләсәм дә

Сүзләрем бетмәс, дим мин.

2. Иртүк мәктәпкә йөгердем

Нигә соңга калырга?!

Бүген безнең дүртенчене

Алалар варисларга.

3. Бөтен отряд каршысында

Чын күңелдән сүз бирдек.

“Без өйдә дә, мәктәптә дә

Үрнәк булырбыз!” – дидек.

4. Бар эшкә дә, көрәшкә дә

Әзер торырбыз! – дидек.

Чын варислар булыр өчен

Тырышып укырбыз, — дидек. 1.

 ТВБ
Татарстан Варислары Берлеге.

ТВБның туган көне: 1990 нчы ел, 15
нче сентябрь.

2. Варислар юлда, хәрәкәттә,
эзләнүдә; алар үзләре өчен яңа дөнья ачучылар; күп нәрсә белән кызыксынучылар,
тирә-якны күзәтүчеләр. Алар яшь разведчик, туган як серләрен, аның җир асты
байлыкларын, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүчеләр.

3. Варисларның лозунгысы: “Һәр
көнне яхшылык кыл!”

4. Варисларның девизы: “Без
һәрвакыт әзер!”

5. Символлары. Аларның төсе:
ак, яшел, кызыл.

Ак – безгә дөрес юлны күрсәтүче
төс. Сәяхәттә генә түгел, юлдан читкә тайпылмау кирәк.

Кызыл – игелеклелек төсе. Варис
кешеләргә игелек кылып, үз җанының җылысын өләшә.

Яшел – безнең җир шарыбыз төсе.
Аның биш кисәгендә дә кешеләр, диннәре, милләтләре, инанганлыклары нинди булуга
карамастан, тыныч һәм бәхетле яшәргә телиләр.

6. Татарстан варисларының
законноры
бишәү:

1 закон. Варис үз
республикасына булыша, аның лаеклы гражданины булырга тырыша.

2 закон. Варис
дөреслек, хаклык өчен кыю тора.

3 закон. Варис –
тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә ялгызлыкта
калдырмый.

4 закон. Варис күп
белергә һәм булдырырга тырыша, көчле һәм җитез булырга омтыла.

5 закон. Варис
табигатьне , туган ягының мәдәниятен уяу саклый.

7. Сбор – ул балалар
үзидарәсенең иң югары органы. Анда варислар коллектив тормыш өчен иң мөһим
мәсьәләләрне хәл итәләр, уй-фикерләрен җиткерәләр, карар кабул итәләр.

8. Варисларның биеклекләре
3әү:

1. “Варис”

2. “Өлкән варис”

3. “Варис-инструктор” исеме.

9. 4 үзем кагыйдәсе бар:

1. Үзем уйлап табам.

2. Үзем карар кылам.

3. Үзем эшлим.

4. Үзем бәялим.

Үткәннәрсез киләчәк юк,диләр

Без тарихны төптән өйрәник.

Ирек өчен шәһит булганнарны

Онытмыйк без, искә төшерик!

Татарстанның варислары без

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел,ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар.

Без тынычлык иле балалары

Туган телдә укып үсәбез.

Безнең дуслык, югалтмаслык дуслык

Гасырларны бергә кичәрбез.

5. Безнең тормыш – бабайларның

Чынга ашкан теләге.

Газинур һәм Мусаларның

Безгә дигән бүләге!

6. Алар калдырган бәхетне

Шул килеш саклар өчен,

Аларның ышанычын һәм

Өметен аклар өчен…

7. Атсын өчен Туган илнең

Һәр таңы матур булып,

Үсәбез көрәшче булып,

Үсәбез батыр булып!

8. Без – яшь буын! Яшь буынның

Корыч кебек ныклары!

Татарстан варислары –

Уллары һәм кызлары

Җыр: “Татарстан
варислары”
(Сәрия
Шәрәпова сүзләре һәм музыкасы)

9. Юлларда очраса каршылык,

Җилләргә, давылга кем түзәр?

Кем сезгә булышыр һәр җирдә?

Бергә: Көчлеләр,
кыюлар, җитезләр!

10. Ни кушсагыз да, үтәрбез,

Без зурлар хәзер!

Илем өчен, халкым өчен

Батырлыклар кабатларга

Бергә: Без әзер!

11. Дөнья ныграк матурланыр,

Җир дә үзгәрер.

Авырлыкларга түзәргә,

Җирне бәйрәмчә бизәргә

Бергә: Без әзер!

12. Зур эшләргә тотынырга

Чират безгәдер.

Кирәксә, ут –су кичәргә

Батырлар булып үсәргә

Бергә: Без әзер!

Өлкән вожатый: Бүген шушы
оешмага әгъза булып кергәнче иптәшләребез, укытучылар һәм килгән кунаклар
каршында Татарстан Варислары Берлеге законнарын төгәл үтәргә, тырышып укырга,
эшләргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә тантаналы төстә ант итәрбез.

Һәрберсе аерым: Мин.
……….(фамилиясен, исемен әйтә), үзем теләп, Татарстан Варислары Берлегенә
керәм, варисларның законнарын һәрвакыт төгәл үтәргә сүз бирәм.

Өлкән вожатый: Варислар,
көн саен яхшылык кылырга әзер булыгыз!

5 класс варислары:
Без
һәрвакыт әзер!

4  класс варисларына
галстук бәйлиләр.

13. Эшкә ашты теләгебез –

Без варислар сафында…

Тантаналы вәгъдә бирдек

Мәктәбебез каршында.

14. Үрнәк бул син һәр кешегә,

Нык үзләштер белемне .

Тормышыңнан артык күреп,

Ярат туган илеңне.

15. Яклый бел син Ватаныңны

Солдат абыең кебек

Олылап телгә алсыннар

Ул бит чын варис диеп.

16. Татарстан варислары без

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар.

Өлкән вожатый котлый: Кадерле
укучылар! Менә сез Татарстан Варислары Берлеге сафларына бастыгыз. Берлек
таләпләрен үтәү, куелган максатка ирешү җиңел булмас. Моның өчен катлаулы
сынаулар үтәргә, яңа үрләр яуларга кирәк. Монда сезгә “Варис күп белергә, көчле
һәм җитез булырга омтыла” дигән кагыйдә ярдәмгә килер. Сезне варис булуыгыз
белән тәбрик итәм. Акыллы булыгыз, тырышып укыгыз, сәламәт булып үсегез,
герой-пионерлар шикелле Ватанны яратыгыз. ( Һәрбер вариска котлау открыткасы
белән варис таныклыгы тапшырыла.)

Варислар сафына кабул итү

Вожатый Балачак һәм яшьлек — кешенен шәхес булып җитешу чоры. Мәгәр бу җитешү төрле, кызыклы, файдалы гамәлләр майтарудан торса бала тәрбияле, эшлекле, акыллы булып үсәр. Балалар оешмасы иҗтимагый тормыш мәктәбе ул. Биредә алар бүтзннәрне тыңларга, сүз белән ышандырырга, сер сакларга һәм яңалыклар тудырырга, эшне дөрес итеп оештырга, уз фикерен курыкмыйча эйтә белергә өйрәнә.

«Эшнең жинеле юк» — ди халык. Әмма иң авыр эшне дә эмоциональ итеп, рухи кутәренкелек белән жиңәргә була. Балалар оешмасы әнә шул рухи кутәренкелекне бирүче ул. Оешмада йөруче бала өлкәннәр тормышына зур әзерлек белән керә. Ул биредә ирекле аралашырга, уз мөмкинлекләрен билгеләп, куңелгэ якын эшне сайларга, һәр нәрсәгә үз фикерен булдырырга өйрәнә.

Буген без 4 сыйныф укучыларын менә шушы оешмага Варислар сафына кабул итәргэ җыелдык. Башка еллардан аермалы буларак без тантанага Трыш һәм Яңа Сәрдек укучыларын да чакырдык. Һәм аларның барысы да сәхнәгә чакырабыз. Укучылар сез барыгыз да мондамы?

1ук Апа, безнең дустыбыз Фәнзир юкка чыккан бит.

Вожатый Ничек юкка чыкты? Кая китте сон ул?

2ук Без берни дә белмибез.

3ук Парта өстендә менә шушы конвертны гына таптык.

Вожатый Кая ,укып карый әле. (конвертны ачып укый)

-«Хөрмәтле, укучылар. Сезгә ерак урманда яшәүче Убырлы хат яза. Сезнең сыйныфта бик яхшы укучы Фәнзирне мин үземә алып киттем. Белгән сихерләремне аңа ойрәтеп, картайган көнемә ярдәмче әзерләргә телим. Безне эзләмәгез, барыбер таба алмассыз. Убырлы.»

Менә сина кирәк булса!? Нишлибез инде балалар?

4ук Эзлибез Фәнзирне.

5ук Коткарырга кирәк аны.

1ук Ул Убырлыны без жиңәчәкбез.

Вожатый Ә кемнән ярдәм сорарга? Без бит аларның кайсы якта икәнлекләрен дә белмибез бит.

2ук Апа, әйдәгез без искән җилдән ярдәм сорап карыйк.

Әй, сихәтле саф җилкәй,

Син ерактан киләсең.

Бар җиһанны урап йөреп

Күп нәрсәләр беләсең.

Әйтче, зинһар кайда яши

Ул сихерче убырлы?

Коткарырга дустыбызны

Юлын табып булырмы?

Жил Мин киләмен бик ерактан,

Күреп барлык урынны.

Күрдем сезнең дустыгызны

Аны сөйрәүче Убырлы.

Алар узды биек тауны,

Тирән диңгез кичтеләр,

Төпсез упкын аша чыгып

Мәгарәгә җиттеләр.

Шунда яши ул Убырлы

Кыла шунда явызлык.

Юк кыюлар, жиһанда аңа

Кидерергә авызлык.

3ук Ә без кыю балалар.

4ук Без аның сихерен юкка чыгарачакбыз.

Җил Ашыкмагыз, сез балалар.

Чишәм тагын бер серне.

Кутәрэ алмый ул сихерче

Көйне, акыл һәм матур сүзне.

Сез кичәсе упкын, тау янында

Булыр табышмаклы хат.

Җавап бирегез дөрес итеп

Укып биремне кат-кат.

Вожатый Рәхмэт сиңа, җилкәй. Киңәшләрең, яхшы сүзең өчен.

Җил Сау булыгыз! Юлларыгыз уңышлы һәм хәерле булсын!

Вожатый ӘйдӘгез, дуслар, юлга кузгалыйк. «Җыр белән барсагыз юлыгыз уңар»,- диде Җил. Матур җырыбызны яңгыратыйк әле.

(жыр « » )

(Кара япма ябып балалар тау хасил итәләр)

5ук Апа, менә биек тау янына килеп життек.

Вожатый Җил табышмаклы хат тау янында дигән иде, ничек табыйк инде хатны? (хатны эзлиләр)

5ук Хатны таптым. Апа мәгез, укыгыз.

Вожатый (укый) “Кем ул Варис?»-дип язылган. Я, балалар кем җавап бирэ?

1ук Варис- юлда, хәрэкәттэ эзләнүдә. Алар яңа дөньяны ачучылар.

2ук Варис- күп нәрсә белән кызыксына, тирә-якны нык күзәтә.

3ук Варис-туган як табигате серләрен, аның җир асты байлыкларын, тарихын, мәдәниятен өйрәнә.

4ук Варис-үзеннән алдагы буыннарның бар байлыгын, телен, гореф-гадәтләрен өйрәнә.

5ук Варис-республикада яшәүче барлык халыкларның милли традицияләрен мирас итеп ала.

Вожатый Молодцы, укучылар. Карагыз, кара дөрес җавап биргәч, тау да юкка чыкты. Юкка гына дуслык белән тау-таш күчерерсең димиләр шул. Хәзер юлыбызны алга таба дәвам итә алабыз инде.

1ук Апа, җырлап-биеп барсак атлавы да куңеллерәк булыр иде.

(җырлы-биюле номер)

(Зәңгәр җәймә ябып балалар чыга, диңгез хасил итәләр)

2ук Диңгезгә дә килеп җиттек. Ой-ой, диңгезнен иге-чиге бөтенләй күренми.

Вожатый Балалар, димәк без дөрес юлда. Ә хаты кая микән соң?

( хатны эзлиләр)

3ук Хаты да диңгез кырыенда гына икән. (хатны вожатыйга бирә).

Вожатый «Варис традицияләрен санагыз» дигән.

1ук Варис — үз республикасына булыша, аның лаеклы гражданины булырга омтыла.

2ук Варис-дөреслек, хаклык өчен кыю тора.

3ук Варис — тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә авырлыкларда ялгыз калдырмый.

4ук Варис — күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла.

5ук Варис — табигатьне, туган ягынын мәдәниятен уяу саклый.

Вожатый Дөрес итеп җавап биргәч диңгез дә юкка чыкты бит. Юлыбызны алга таба дәвам итик.

1ук Апа, юлда барганда ………….. узенең яраткан шигырен сөйләсен әле.

(Бер укучы шигырь сөйли)

(Сәхнә кырыена киләләр)

2ук Ай, упкын кырыена килеп чыктык.

Вожатый Чү, балалар егылып төшә курмәгез. Монда да хат булырга тиеш бит инде ул.

(хат эзлиләр)

3ук Хаты да упкын кырыенда гына.

Вожатый «Варис биеклекләрен әйтегез» дип язылган.

1ук 1 биеклек — «Варис»

2ук 2 биеклек — «Өлкэн Варис»

3ук 3 биеклек – «Варис-инструктор»

Вожатый Бу сорауга да дөрес җавап бирдегез. Чөнки упкын үзеннзн-үзе юкка чыкты.

4ук Апа, Убырлы яшәгән мәгарәне таба алмабыз инде. Барабыз да барабыз бит.

Вожатый Ашыкмагыз, балалар. Сабыр төбе сары алтын диләр. Вакыты җиткәч табарбыз. Әнә, алда мәгарә күренә. Күрәсезме?

Барысы Күрәбез.

5ук Убырлы яши торган мәгарә шушыдыр инде.

Вожатый Убырлы үзебезне күрмәсә дә, тавышыбызны ишетсен. Ягез, яңгыратып бер җырлыйк әле!

(Жыр)

Сихерче яши торган җиргә килеп җитәләр.

1ук Тук-тук, чык сихерче, качып ятма анда бездән.

Убырлы Нәрсә килеп тә җиттегезме?

2ук Җиттек. Чыгар безнен дустыбызны.

3ук Безнең дустыбыз кая? Без аны эзләп килдек.

5ук Ул безгә бик кирэк.

Убырлы Чыгармыйм, башта минем сорауларыма җавап бирегез. Җавапларын белсәгез, дустыгыз сезнеке, белмәсәгез, барыгыз да минем колым булачаксыз.

Барысы Ярый, бирегез сорауларыгызны. Без риза.

Убырлы

— урман-күлне, табигатьне ярата, яхшылык тарата. Кем ул? (Варис)

— «Һәр көн игелек кылыйк»,-дип яши. Кем ул? (Варис)

— күп белергә, көчле һәм җитез булырга тырыша. Кем ул? (Варис)

— юлда, хәрәкәттә, гел эзләнүдә. Кем ул? (Варис)

У-у-у, минем барлык сорауларыма да дөрес җавап бирдегез. Бөтен сихерем югалды. У-у-у, мәгез дустыгызны, алыгыз, югалыгыз күз алдыннан, югалыгыз. (чыгып китә)

Вожатый Кадерле балалар! Менә сез ерак юлларны урап, дустыгызны коткардыгыз. Төрле сынаулар аша үттегез. Варислар сафына басарга әзер икәнлегегезне сез акладыгыз.

Барысы Без, Кукмара районы Сәрдекбаш мәктәбенең 4 сыйныф укучылары, ….. елның ….. аенда Татарстан Республикасы Варислар берлеге сафына керергә әзер.

1ук Без тынычлык иле балалары,

Туган телдә укып үсәбез.

Безнең дуслык-югалмаслык дуслык,

Гасырларны бергә кичәбез.

2ук Дуслык бар җирдэ

Тынычлык-хаким.

Кеше бер-берсен

«Туган» дип атый.

Дуслык бар җирдә

Хыяллар якты

Кеше тормышка

Ышанып атлый

3ук Дуслык бар җирдә

Тапталмый хаклык.

Хаклыктан туа

Жирдә бар шатлык.

Дуслык бар жирдә

Өмет-ал җилкән-

Илне, кешене

Бәхеткә илтә.

4ук Кешеләргэ без яхшылык эшлик!

Эшләмәсәк гарьлек.

Тик яхшылык эшләү җиңел түгел,

Ул зур фидакарьлек.

5ук Яшәү безгә авыр булыр иде

Яхшылыктан башка.

Шуңа күрә яхшылыкны эшлик

Без үзебез башта.

Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ

Бу заманда бигрәк.

Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,

Ә эшләргә кирәк!

6ук Буген шушы оешмага әгъза булып кергәндә иптәшләребез, укытучыларыбыз алдында тантаналы төстә ант итәбез.

(Бер адым алга атлап укучы исем, фамилиясен әйтә)

— Мин …………. үзем теләп Татарстан Варислары берлеге сафына керәм, варисларның законнарын төгәл үтәргә сүз бирәм.

(галстук тагыла)

1ук Эшкә ашты теләгебез

Без варислар сафында.

Тантаналы вәгъдэ бирдек

Мәктәбебез каршында.

2ук Үрнәк бул син һәр кешегә

Нык үзләштер белемне

Тормышыңнан артык күреп

Ярат туган илеңне.

3ук Нинди күркәм минем илем,

Кояштай балкып тора.

Урманнары җыр шикелле

Моңланып шаулап тора.

(җыр)

4ук Син тәүге кат баскан җирем,

Кояшым, таңым минем.

Зур шатлыкта үскән җирем,

Ватаным, даным минем.

5ук Яклый бел син Ватаныңны

Солдат абыең кебек.

Олылып телгә алсыннар-

Ул бит Варис- диеп.

6ук Бәхеткэ юл ярып барганда

предварительный просмотр материала

Варислар сафына кабул итү

Вожатый Балачак һәм яшьлек — кешенен шәхес булып җитешу чоры. Мәгәр бу җитешү төрле, кызыклы, файдалы гамәлләр майтарудан торса бала тәрбияле, эшлекле, акыллы булып үсәр. Балалар оешмасы иҗтимагый тормыш мәктәбе ул. Биредә алар бүтзннәрне тыңларга, сүз белән ышандырырга, сер сакларга һәм яңалыклар тудырырга, эшне дөрес итеп оештырга, уз фикерен курыкмыйча эйтә белергә өйрәнә.

«Эшнең жинеле юк» — ди халык. Әмма иң авыр эшне дә эмоциональ итеп, рухи кутәренкелек белән жиңәргә була. Балалар оешмасы әнә шул рухи кутәренкелекне бирүче ул. Оешмада йөруче бала өлкәннәр тормышына зур әзерлек белән керә. Ул биредә ирекле аралашырга, уз мөмкинлекләрен билгеләп, куңелгэ якын эшне сайларга, һәр нәрсәгә үз фикерен булдырырга өйрәнә.

Буген без 4 сыйныф укучыларын менә шушы оешмага Варислар сафына кабул итәргэ җыелдык. Башка еллардан аермалы буларак без тантанага Трыш һәм Яңа Сәрдек укучыларын да чакырдык. Һәм аларның барысы да сәхнәгә чакырабыз. Укучылар сез барыгыз да мондамы?

1ук Апа, безнең дустыбыз Фәнзир юкка чыккан бит.

Вожатый Ничек юкка чыкты? Кая китте сон ул?

2ук Без берни дә белмибез.

3ук Парта өстендә менә шушы конвертны гына таптык.

Вожатый Кая ,укып карый әле. (конвертны ачып укый)

-«Хөрмәтле, укучылар. Сезгә ерак урманда яшәүче Убырлы хат яза. Сезнең сыйныфта бик яхшы укучы Фәнзирне мин үземә алып киттем. Белгән сихерләремне аңа ойрәтеп, картайган көнемә ярдәмче әзерләргә телим. Безне эзләмәгез, барыбер таба алмассыз. Убырлы.»

Менә сина кирәк булса!? Нишлибез инде балалар?

4ук Эзлибез Фәнзирне.

5ук Коткарырга кирәк аны.

1ук Ул Убырлыны без жиңәчәкбез.

Вожатый Ә кемнән ярдәм сорарга? Без бит аларның кайсы якта икәнлекләрен дә белмибез бит.

2ук Апа, әйдәгез без искән җилдән ярдәм сорап карыйк.

Әй, сихәтле саф җилкәй,

Син ерактан киләсең.

Бар җиһанны урап йөреп

Күп нәрсәләр беләсең.

Әйтче, зинһар кайда яши

Ул сихерче убырлы?

Коткарырга дустыбызны

Юлын табып булырмы?

Жил Мин киләмен бик ерактан,

Күреп барлык урынны.

Күрдем сезнең дустыгызны

Аны сөйрәүче Убырлы.

Алар узды биек тауны,

Тирән диңгез кичтеләр,

Төпсез упкын аша чыгып

Мәгарәгә җиттеләр.

Шунда яши ул Убырлы

Кыла шунда явызлык.

Юк кыюлар, жиһанда аңа

Кидерергә авызлык.

3ук Ә без кыю балалар.

4ук Без аның сихерен юкка чыгарачакбыз.

Җил Ашыкмагыз, сез балалар.

Чишәм тагын бер серне.

Кутәрэ алмый ул сихерче

Көйне, акыл һәм матур сүзне.

Сез кичәсе упкын, тау янында

Булыр табышмаклы хат.

Җавап бирегез дөрес итеп

Укып биремне кат-кат.

Вожатый Рәхмэт сиңа, җилкәй. Киңәшләрең, яхшы сүзең өчен.

Җил Сау булыгыз! Юлларыгыз уңышлы һәм хәерле булсын!

Вожатый ӘйдӘгез, дуслар, юлга кузгалыйк. «Җыр белән барсагыз юлыгыз уңар»,- диде Җил. Матур җырыбызны яңгыратыйк әле.

(жыр « » )

(Кара япма ябып балалар тау хасил итәләр)

5ук Апа, менә биек тау янына килеп життек.

Вожатый Җил табышмаклы хат тау янында дигән иде, ничек табыйк инде хатны? (хатны эзлиләр)

5ук Хатны таптым. Апа мәгез, укыгыз.

Вожатый (укый) «Кем ул Варис?»-дип язылган. Я, балалар кем җавап бирэ?

1ук Варис- юлда, хәрэкәттэ эзләнүдә. Алар яңа дөньяны ачучылар.

2ук Варис- күп нәрсә белән кызыксына, тирә-якны нык күзәтә.

3ук Варис-туган як табигате серләрен, аның җир асты байлыкларын, тарихын, мәдәниятен өйрәнә.

4ук Варис-үзеннән алдагы буыннарның бар байлыгын, телен, гореф-гадәтләрен өйрәнә.

5ук Варис-республикада яшәүче барлык халыкларның милли традицияләрен мирас итеп ала.

Вожатый Молодцы, укучылар. Карагыз, кара дөрес җавап биргәч, тау да юкка чыкты. Юкка гына дуслык белән тау-таш күчерерсең димиләр шул. Хәзер юлыбызны алга таба дәвам итә алабыз инде.

1ук Апа, җырлап-биеп барсак атлавы да куңеллерәк булыр иде.

(җырлы-биюле номер)

(Зәңгәр җәймә ябып балалар чыга, диңгез хасил итәләр)

2ук Диңгезгә дә килеп җиттек. Ой-ой, диңгезнен иге-чиге бөтенләй күренми.

Вожатый Балалар, димәк без дөрес юлда. Ә хаты кая микән соң?

( хатны эзлиләр)

3ук Хаты да диңгез кырыенда гына икән. (хатны вожатыйга бирә).

Вожатый «Варис традицияләрен санагыз» дигән.

1ук Варис — үз республикасына булыша, аның лаеклы гражданины булырга омтыла.

2ук Варис-дөреслек, хаклык өчен кыю тора.

3ук Варис — тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә авырлыкларда ялгыз калдырмый.

4ук Варис — күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла.

5ук Варис — табигатьне, туган ягынын мәдәниятен уяу саклый.

Вожатый Дөрес итеп җавап биргәч диңгез дә юкка чыкты бит. Юлыбызны алга таба дәвам итик.

1ук Апа, юлда барганда ………….. узенең яраткан шигырен сөйләсен әле.

(Бер укучы шигырь сөйли)

(Сәхнә кырыена киләләр)

2ук Ай, упкын кырыена килеп чыктык.

Вожатый Чү, балалар егылып төшә курмәгез. Монда да хат булырга тиеш бит инде ул.

(хат эзлиләр)

3ук Хаты да упкын кырыенда гына.

Вожатый «Варис биеклекләрен әйтегез» дип язылган.

1ук 1 биеклек — «Варис»

2ук 2 биеклек — «Өлкэн Варис»

3ук 3 биеклек — «Варис-инструктор»

Вожатый Бу сорауга да дөрес җавап бирдегез. Чөнки упкын үзеннзн-үзе юкка чыкты.

4ук Апа, Убырлы яшәгән мәгарәне таба алмабыз инде. Барабыз да барабыз бит.

Вожатый Ашыкмагыз, балалар. Сабыр төбе сары алтын диләр. Вакыты җиткәч табарбыз. Әнә, алда мәгарә күренә. Күрәсезме?

Барысы Күрәбез.

5ук Убырлы яши торган мәгарә шушыдыр инде.

Вожатый Убырлы үзебезне күрмәсә дә, тавышыбызны ишетсен. Ягез, яңгыратып бер җырлыйк әле!

(Жыр)

Сихерче яши торган җиргә килеп җитәләр.

1ук Тук-тук, чык сихерче, качып ятма анда бездән.

Убырлы Нәрсә килеп тә җиттегезме?

2ук Җиттек. Чыгар безнен дустыбызны.

3ук Безнең дустыбыз кая? Без аны эзләп килдек.

5ук Ул безгә бик кирэк.

Убырлы Чыгармыйм, башта минем сорауларыма җавап бирегез. Җавапларын белсәгез, дустыгыз сезнеке, белмәсәгез, барыгыз да минем колым булачаксыз.

Барысы Ярый, бирегез сорауларыгызны. Без риза.

Убырлы

— урман-күлне, табигатьне ярата, яхшылык тарата. Кем ул? (Варис)

— «Һәр көн игелек кылыйк»,-дип яши. Кем ул? (Варис)

— күп белергә, көчле һәм җитез булырга тырыша. Кем ул? (Варис)

— юлда, хәрәкәттә, гел эзләнүдә. Кем ул? (Варис)

У-у-у, минем барлык сорауларыма да дөрес җавап бирдегез. Бөтен сихерем югалды. У-у-у, мәгез дустыгызны, алыгыз, югалыгыз күз алдыннан, югалыгыз. (чыгып китә)

Вожатый Кадерле балалар! Менә сез ерак юлларны урап, дустыгызны коткардыгыз. Төрле сынаулар аша үттегез. Варислар сафына басарга әзер икәнлегегезне сез акладыгыз.

Барысы Без, Кукмара районы Сәрдекбаш мәктәбенең 4 сыйныф укучылары, ….. елның ….. аенда Татарстан Республикасы Варислар берлеге сафына керергә әзер.

1ук Без тынычлык иле балалары,

Туган телдә укып үсәбез.

Безнең дуслык-югалмаслык дуслык,

Гасырларны бергә кичәбез.

2ук Дуслык бар җирдэ

Тынычлык-хаким.

Кеше бер-берсен

«Туган» дип атый.

Дуслык бар җирдә

Хыяллар якты

Кеше тормышка

Ышанып атлый

3ук Дуслык бар җирдә

Тапталмый хаклык.

Хаклыктан туа

Жирдә бар шатлык.

Дуслык бар жирдә

Өмет-ал җилкән-

Илне, кешене

Бәхеткә илтә.

4ук Кешеләргэ без яхшылык эшлик!

Эшләмәсәк гарьлек.

Тик яхшылык эшләү җиңел түгел,

Ул зур фидакарьлек.

5ук Яшәү безгә авыр булыр иде

Яхшылыктан башка.

Шуңа күрә яхшылыкны эшлик

Без үзебез башта.

Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ

Бу заманда бигрәк.

Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,

Ә эшләргә кирәк!

6ук Буген шушы оешмага әгъза булып кергәндә иптәшләребез, укытучыларыбыз алдында тантаналы төстә ант итәбез.

(Бер адым алга атлап укучы исем, фамилиясен әйтә)

— Мин …………. үзем теләп Татарстан Варислары берлеге сафына керәм, варисларның законнарын төгәл үтәргә сүз бирәм.

(галстук тагыла)

1ук Эшкә ашты теләгебез

Без варислар сафында.

Тантаналы вәгъдэ бирдек

Мәктәбебез каршында.

2ук Үрнәк бул син һәр кешегә

Нык үзләштер белемне

Тормышыңнан артык күреп

Ярат туган илеңне.

3ук Нинди күркәм минем илем,

Кояштай балкып тора.

Урманнары җыр шикелле

Моңланып шаулап тора.

(җыр)

4ук Син тәүге кат баскан җирем,

Кояшым, таңым минем.

Зур шатлыкта үскән җирем,

Ватаным, даным минем.

5ук Яклый бел син Ватаныңны

Солдат абыең кебек.

Олылып телгә алсыннар-

Ул бит Варис- диеп.

6ук Бәхеткэ юл ярып барганда

Юлдаш ит һәрвакыт хаклыкны!

Яшь калсын йөрәкләр мәңгегә,

Сүнмәсен варислар ялкыны!

7ук Һәрвакыт уяумы, әзерме?

Чакыра Варислар девизы.

Безгә бит бу чорны төзисе,

Заманның җырларын җырлыйсы.

(җыр)

8ук Без Варисың синең Татарстан!

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган,

Галстуклы безнең нык сафлар

9ук 3 төс балкый безнең байракта:

Ак төс-безнең намус төсебез,

Яшел төс-безнең яшәү төсе,

Кызылында чагыла көчебез.

10ук Бакча кебек-төрле төсле

Матур ил- балачак иле!

Бу илдә үткән балачак,

Җыр булып әйдәп барачак!

11ук Адаштырмас маягыбыз-мирас,

Юлда юлдаш-туган телебез.

Туган телне, җирне сөйсәк кенә

Якты булыр безнең көнебез!

12ук Кеше булып яшик дисәк

Булыйк кешелекле.

Бәхетле көн итик дисәк

Булыйк без игелекле.

13ук Яшибез гел шулай кояшлы

Һәм тыныч кәннәргә сөенеп.

Һәркемнең күңелендә бер теләк:

Иминлек, иминлек, иминлек! (барысы бергә)

Вожатый Кадерле укучылар! Менә сез Татарстан Варислары Берлеге сафына кабул ителдегез. Берлек таләпләрен үтәү, куелган максатка ирешү җиңел булмас. Моның өчен катлаулы сынаулар үтәргә, яңа үрләр яуларга кирәк. Монда сезгә «Варис күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла» дигән кагыйдә ярдәмгә килер. Сезнең барыгызны да Варис булуыгыз белән тәбрик итәм. Акыллы булыгыз, тырышып укыгыз, сәламәт булып үсегез.

Яшь Татарстан Варисы! Халкыбызның тормышы өчен көрәшкә әзер булыгыз!

(барысы бергә) Без һәрвакыт әзер! (3 тапкыр)

Та~ балалар оешмасыны~ Варислар сафына кабул ит~ Музыка я~гырый

Работа добавлена на сайт samzan.net: 2016-03-30

Поможем написать учебную работу

Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой — мы готовы помочь.

Предоплата всего

от 25%

Подписываем

договор

   5 нче сыйныф укучыларын

«Таң» балалар оешмасының

Варислар сафына кабул итү

Музыка яңгырый.”Галстучная страна”-җыры башкарыла.

А.б

.Тыңлагыз! Тыңлагыз!

  Бүген бездә балачакның иң зур бәйрәме.

А.б.

Дуслар!

Татарстан варислар берлегенең     туган көненә багышланган тантанага     сез әзерме?

.

Балалар-Без һәрвакыт әзер!

А.б.

Яшь дустым!

Син тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечкенәләргә булышырга әзерме?

Балалар : Без һәрвакыт әзер!

А.б.

Үз республикаңны яратырга, аның лаеклы гражданы булырга әзерме?

Балалар : Без һәрвакыт әзер!

А.б.

Дөреслек, хаклык өчен көрәшергә әзерме?

Балалар : Без һәрвакыт әзер

А.б.

Табигатьне туган ягыбызның культурасын уяу сакларга әзерме?

Балалар : Без һәрвакыт әзер

А.б.

Сез күп белергә, көчле , җитез булырга әзерме?

Балалар : Без һәрвакыт әзер

1.Бәйрәмебез котлы булсын,

Елмаеп көлеп торсын.

Язгы кояш нурларыдай

Зур эшләргә рухландырсын.

2. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Бәйрәмнәр кирәк безгә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

3.Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка,

Бәйрәм бүген бездә!

4 .Бәйрәмнәр  бетмәс берчакта да,

Балачаклар бар чакта.

Зур бәйрәм 5 ле алсак, та,

Кырларда эшләп арсак та.

5.Тәбриклибез сезне ветераннар,

Бүгенге зур бәйрәм көнендә.

Пионерлар иде барыгыз да

Күңелле балачак илендә.

6 .Күңелләр шатлыклы бүген

Без булабыз варислар.

Күргәннәр сокланып калсын

Без бәхетле балалар.

7 .Без гасырларга сузылган

Озын сафлар башында-

Бурычлы да, җаваплы да

Һәрчак алар каршында

8.Тарихлар кичкән бабайлар,

Авыр юллар үткәннәр

Бетмәбез, дәвам килер, дип,

Алар безне көткәннәр.

9. Мин халкымның матур киләчәге

Алып киләм илгә дәртле җыр

Өлкәннәр бит миңа “Алмаш” диләр,

Мин-укучы, мин-яшь эзтабар!

10 .Ватаныбыз –кояш иле!

Күмелгән гөл чәчәккә.

Варислар булып бүген

Атлыйбыз киләчәккә.

11  Дәвамчысы булыр өлкәннәрнең.

Лаек “Алмаш” булып үсәрбез,

Могҗизалы балачак илен без,

Дуслар гына булып үтәрбез.

12. Без варисың синең Татарстаным

Улларыңа лаек алмашлар

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар.

13  Варис дигән исемне

Юкка гына алмыйбыз

Киләчәкнең безнең кулда

Икәнлеген аңлыйбыз.

14. Без тынычлык иле балалары

Туган телдә укып үсәбез

Безнең дуслык- югалмаслык дуслык

Гасырларны бергә кичәбез.

15Адаштырмас маягыбыз- мирас,

Юлда булсын-туган телебез.

Җырлы-моңлы яшел бишегебез,

Мөслимебез- туган җиребез!

16  Безнең тормыш мәктәптә

Тынгысыз да кызык та

Булыр, дуслар, безнең урын

Иң алдынгы сызыкта.

 1 нче алып баручы:

Бүген без сезнең белән зур бәйрәмгә җыелдык! “Варислар иле” –  бүген безне көтә, искиткеч гүзәл илгә сәяхәт ясаячакбыз бүген.

 2 нче алып баручы:

—  Әйе, мавыктыргыч, тынгысыз дөнья ул — “Варислар иле”. Әгәр син әлеге илгә эләккәнсең икән димәк, тырышлыгың бушка китмәгән. Сине алда зур уңышлар, сынаулар көтә дигән сүз ул.

2  нче алып баручы:

—  Без бүгенге тантаналы сборга  –  4 нче сыйныф укучыларын  варислар сафына кабул итәргә җыелдык.

 1 нче алып баручы:

— Хәзер залның түренә булачак варисларны чакырабыз.

    (Зал уртасына бәйрәмчә киенгән 4 нче сыйныф укучылары чыга)

 2 нче алып баручы:

— Менә нәни дусларыбыз, сезнең өчен бу көн — гомерегезнең мәңге кабатланмас гүзәл мизгеле булып хәтерегездә калыр. Шулай булмый ни, балалар оешмасы галстугы  сезнең инде ил өчен файдалы кеше булып үсүегезнең үзе бер дәлиле түгелме соң?

 1 нче алып баручы:

Әйе, нәни дусларыбыз! Җаваплы, үтә дә җаваплы көн булачак сезнең өчен бу көн.

 2 нче алып баручы:

Хәзер сезгә биредә урын алуыгызны сорыйбыз!

(4 нче сыйныф укучылары куелган урындыкларда урын алалар)

 1 нче алып баручы:  

— Безнең оешманың максаты — кешеләрдә әйләнә — тирә мохиткә карата шәфкатьлелек уяту, табигатьне саклау, туган ягыбыз белән тирәнтен танышу, ялыбызны бергәләп күңелле итеп оештыру.

 2 нче алып баручы:  

—  Шунлыктан, әйдәгез сезнең белән “Син беләсеңме?” дип аталган  викторина сорауларына җавап бирик.

 1 нче алып баручы:

1 нче сорау: “Дуслык” командасына:

 Нәрсә ул ТВБ? (Татарстан Варислар Берлеге)

2 нче алып баручы:

2 нче сорау:  Варислар кемнәр алар?

(Алар — юлда, хәрәкәттә, эзләүдә: алар

үзләре өчен яңа дөнья ачучылар; кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнүчеләр; алар күп нәрсә белән кызыксынучылар; тирә якны нык күзәтүчеләр. Варис тирә-юньне өйрәнеп, анда үз урынын эзли. Ул яшь разведчик, туган як серләрен, аның җир асты байлыкларын, тарихын һәм мәдәниятын өйрәнүче, тикшерүче. Ул-үзеннән алдагы буыннарның бар байлыгын, туган җирен, телен, гореф-гадәтләрен һәм республикада яшәүче башка халыкларның милли традицияләрен мирас итеп алучы яшь гражданин.)

(Алдагы сораулар чиратлаштырып бирелә):

 1 нче алып баручы:

— Варисларның девизы? ( “Һәрвакыт әзер!”)

 2 нче алып баручы:

— Лозунгысы? ( “Көн саен яхшылык кыл!”)

 1 нче алып баручы:

— Символлары? ( Аларның төсе — зәңгәр, яшел, кызыл.)

    2 нче алып баручы:

Зәңгәр — безгә дөрес юлны күрсәтүче төс. Сәяхәттә генә түгел, тормышта да дөрес юнәлеш сайлый белү, юлдан читкә тайпылмау кирәк.

    1 нче алып баручы:

Яшел безнең җир шарыбыз төсе. Аның биш кисәгендә дә кешеләр диннәре, милләтләре, инанганлыклары нинди булуга карамастан, тыныч һәм бәхетле яшәргә телиләр.

   2 нче алып баручы:

Кызыл — игелеклелек төсе ул, кешеләргә игелек кылучы, аларга үз җанының җылысын өләшүче булган күңелнең бер чаткысы)

 1 нче алып баручы:

— Нәрсә ул  Сбор? (Ул балалар үзидарәсенең иң югары органы. Анда варислар коллектив тормыш өчен иң мөһим мәсьәләләрне хәл итәләр, уй фикерләрен җиткерәләр, карар кабул итәләр)

2 нче алып баручы:

— Варисларның биеклекләре ничәү?

( 1 “Варис”, 2. “Өлкән варис”, 3. “Варис- инструктор” исеме.)

1 нче алып баручы:

— ТВБ ның туган көне, елы? (1990 нчы ел, 15 нче сентябрь)

 2 нче алып баручы:

-Дүрт “үзем” кагыйдәсен әйтегез

(-Үзем уйлап табам

-Үзем карар кылам

-Үзем эшлим

-Үзем бәялим).

 1 нче алып баручы:

Молодцы, укучылар! Сез бу сынауны да үттегез

2 нче алып баручы:

 Сез варис исеме алгач, көчлерәк, акыллырак, мөстәкыйльлрәк була башларсыз. Яшьтәшләрегез һәм өлкән иптәшләрегез арасыннан ышанычлы, тугрылыклы дуслар табарсыз.

 1 нче алып баручы:

— Варис булгач, күп нәрсәне үзегез үзләштерәчәксез. Белгән һәммә нәрсәгезне бүтәннәргә өйрәтә алачаксыз. Чөнки Варисларның “Һәрвакыт әзер бул!” девизы үзегез турында кайгырту һәм мохтаҗларга ярдәм итү турында сөйли.

 2 нче алып баручы:  

Ә “Һәр көнне игелек башкар!” лозунгысы үзегезнең гаиләгезгә, дусларыгызга, җәмгыятькә файдалы булырга әзер икәнлекне күрсәтә. Сезнең көндәлек һәр игелекле эшегез башкаларның тормышын яхшыртырга ярдәм итәр.

  1 нче алып баручы:

Һәм, ниһаять, варис булу –  бик кызыклы, күңелле шөгыль.

2 нче алып баручы:

 — Ә хәзер укучылар, сезнең алда бик җавыплы  сынау — оешма таянып эш итә торган законнарны санап чыгарсыз.

 (Укучылар чираттан түбәндәге кагыйдәләрне әйтеп чыгалар):

  1. Варис республикасына булыша, аның лаеклы гражданины булырга тырыша.

  2. Варис дөреслек, хаклык өчен кыю тора.

  3. Варис тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә авырлыкларда ялгыз калдырмый.

  4. Варис күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла.

  5. Варис табигатьне, туган ягын, мәдәниятне уяу саклый.

1 нче алып баручы:

Бик яхшы! Законнарны әйбәт үзләштергәнсез!

2 нче алып баручы:

Сез яхшы варис булырга һәм оешма законнарын төгәл үтәргә  вәгъдә бирәсезме?

 (4  нче сыйныф укучылары  берәм-берәм  вәгъдә бирәләр):

     — Мин, ________ , яхшы варис булырга һәм Татарстан Варислар берлегенең законнарын төгәл үтәргә вәгъдә бирәм!

4 нче сыйныф укучылары варислар сафына кабул ителәләр, өлкән сыйныф укучылары аларга галстуклар бәйлиләр.

Педагог-организатор яки өлкән вожатый.

 — Варислар! Көн саен игелек кылырга әзер булыгыз.

 Балалар: 

  •  Без һәрвакыт әзер!

1 нче алып баручы: 

    Яшь варислар юлда, кышкы суык,

    Юл йөрмәслек яңгыр яуганда

    Үткәннәрне барлап йөри яшьлек

    Киләчәккә таба барганда

2 нче алып баручы: 

    Эзтабарлар юлда. Йөрәкләрдә

    Әтиләрдән калган батырлык

    Ул батырлык, кирәк була калса,

    Галәмнәрне урап кайтырлык.

1 нче алып баручы: 

  Яшь варислар юлда. Алар үткән

  Һәрбер сукмак аша, юл аша

  Хәтер белән хәтер очрашкандай

  Буын белән буын очраша.

2 нче алып баручы:

  Яшь варислар юлда.  Юлда булу-

  Ил гамьнәрен барлап йөрү ул

  Юлда булу — Җирнең, Кешелекнең

  Иминлеген даулап йөрү ул.

1 нче алып баручы:

           Яшь варислар юлда.

  Очкыннарны сүндермичә

  Без ялкын үрләтәбез

  Ул ялкынны учак итеп

  Яңадан гөрләтәбез.

( Ахырдан җыр):

“ Татарстанның варислары без”

С. Шәрәпова көе һәм сүзләре.

Үткәннәрсез киләчәк юк, диләр

Без тарихны төптән өйрәник.

Ирек өчен шәһит булганнарны

Онытмыйк без, искә төшерик!

Татарстанның варислары без

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар.

Ирек өчен олы юлга чыктык,

Илләр яулау түгел уебыз.

Алга куйган изге максатларга

Тугры булыр безнең юлыбыз.

Татарстанның варислары без

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар.

Без тынычлык иле балалары

Туган телдә укып үсәбез.

Безнең дуслык, югалтмаслык дуслык

Гасырларны бергә кичәрбез.

Татарстанның варислары без

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар!

Файдаланылган  әдәбият:

  1.  Татарстан Варислар Берлегенең “Эзтабар  юлдаш”  программасы.
  1.  Татарстан Варислар Берлегенең “Вакыт  көтми!”  программасы.
  1.  “Радуга  чудес” Дневничок  мирасовца. Министерство образования Республики Татарстан, Союз Наследников  Татарстана. (Профильная смена актива «Мирас»)

Оешма законнары:

  1. Варис республикасына булыша, аның лаеклы  

                         гражданины булырга тырыша.

 2. Варис дөреслек, хаклык өчен кыю тора.

 3. Варис тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә авырлыкларда ялгыз калдырмый.

 4. Варис күп белергә,көчле һәм җитез булырга омтыла.

 5. Варис табигатьне,туган ягын, мәдәниятне уяу саклый

— Варисларның девизы —  “Һәрвакыт әзер!”

— Лозунгысы — “Көн саен яхшылык кыл!”

   Безнең оешманың максаты — кешеләрдә әйләнә-тирә мохиткә карата шәфкатьлелек уяту, табигатьне саклау, туган ягыбыз белән тирәнтен танышу, ялыбызны бергәләп күңелле итеп оештыру.

Варислар алар — юлда, хәрәкәттә, эзләүдә: алар

үзләре өчен яңа дөнья ачучылар; кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнүчеләр; алар күп нәрсә белән кызыксынучылар; тирә якны нык күзәтүчеләр. Варис тирә-юньне өйрәнеп, анда үз урынын эзли. Ул яшь разведчик, туган як серләрен, аның җир асты байлыкларын, тарихын һәм мәдәниятын өйрәнүче, тикшерүче. Ул-үзеннән алдагы буыннарның бар байлыгын, туган җирен, телен, гореф-гадәтләрен һәм республикада яшәүче башка халыкларның милли традицияләрен мирас итеп алучы яшь гражданин.

PAGE  9

Раздел Начальные классы
Класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата 07.03.2014
Формат docx
Изображения Нет

Поделитесь с коллегами:

Арча районы Курса Почмак урта гомумбелем мәктәбе

Класс җитәкчесе: Әхмәдуллина Г.И.

2012,май

1. Бүген мин шатлыгымны

Кемгә сөйләргә дә белмим.

Кемгә генә сөйләсәм дә

Сүзләрем бетмәс, дим мин.

2. Иртүк мәктәпкә йөгердем

Нигә соңга калырга?!

Бүген безнең дүртенчене

Алалар варисларга.

3. Бөтен отряд каршысында

Чын күңелдән сүз бирдек.

«Без өйдә дә, мәктәптә дә

Үрнәк булырбыз!» — дидек.

4. Бар эшкә дә, көрәшкә дә

Әзер торырбыз! — дидек.

Чын варислар булыр өчен

Тырышып укырбыз, — дидек. 1.

ТВБ — Татарстан Варислары Берлеге.

ТВБның туган көне: 1990 нчы ел, 15 нче сентябрь.

2. Варислар юлда, хәрәкәттә, эзләнүдә; алар үзләре өчен яңа дөнья ачучылар; күп нәрсә белән кызыксынучылар, тирә-якны күзәтүчеләр. Алар яшь разведчик, туган як серләрен, аның җир асты байлыкларын, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүчеләр.

3. Варисларның лозунгысы: «Һәр көнне яхшылык кыл!»

4. Варисларның девизы: «Без һәрвакыт әзер!»

5. Символлары. Аларның төсе: ак, яшел, кызыл.

Ак — безгә дөрес юлны күрсәтүче төс. Сәяхәттә генә түгел, юлдан читкә тайпылмау кирәк.

Кызыл — игелеклелек төсе. Варис кешеләргә игелек кылып, үз җанының җылысын өләшә.

Яшел — безнең җир шарыбыз төсе. Аның биш кисәгендә дә кешеләр, диннәре, милләтләре, инанганлыклары нинди булуга карамастан, тыныч һәм бәхетле яшәргә телиләр.

6. Татарстан варисларының законноры бишәү:

1 закон. Варис үз республикасына булыша, аның лаеклы гражданины булырга тырыша.

2 закон. Варис дөреслек, хаклык өчен кыю тора.

3 закон. Варис — тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә ялгызлыкта калдырмый.

4 закон. Варис күп белергә һәм булдырырга тырыша, көчле һәм җитез булырга омтыла.

5 закон. Варис табигатьне , туган ягының мәдәниятен уяу саклый.

7. Сбор — ул балалар үзидарәсенең иң югары органы. Анда варислар коллектив тормыш өчен иң мөһим мәсьәләләрне хәл итәләр, уй-фикерләрен җиткерәләр, карар кабул итәләр.

8. Варисларның биеклекләре 3әү:

1. «Варис»

2. «Өлкән варис»

3. «Варис-инструктор» исеме.

9. 4 үзем кагыйдәсе бар:

1. Үзем уйлап табам.

2. Үзем карар кылам.

3. Үзем эшлим.

4. Үзем бәялим.

Үткәннәрсез киләчәк юк,диләр

Без тарихны төптән өйрәник.

Ирек өчен шәһит булганнарны

Онытмыйк без, искә төшерик!

Татарстанның варислары без

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел,ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар.

Без тынычлык иле балалары

Туган телдә укып үсәбез.

Безнең дуслык, югалтмаслык дуслык

Гасырларны бергә кичәрбез.

5. Безнең тормыш — бабайларның

Чынга ашкан теләге.

Газинур һәм Мусаларның

Безгә дигән бүләге!

6. Алар калдырган бәхетне

Шул килеш саклар өчен,

Аларның ышанычын һәм

Өметен аклар өчен…

7. Атсын өчен Туган илнең

Һәр таңы матур булып,

Үсәбез көрәшче булып,

Үсәбез батыр булып!

8. Без — яшь буын! Яшь буынның

Корыч кебек ныклары!

Татарстан варислары —

Уллары һәм кызлары

Җыр: «Татарстан варислары» (Сәрия Шәрәпова сүзләре һәм музыкасы)

9. Юлларда очраса каршылык,

Җилләргә, давылга кем түзәр?

Кем сезгә булышыр һәр җирдә?

Бергә: Көчлеләр, кыюлар, җитезләр!

10. Ни кушсагыз да, үтәрбез,

Без зурлар хәзер!

Илем өчен, халкым өчен

Батырлыклар кабатларга

Бергә: Без әзер!

11. Дөнья ныграк матурланыр,

Җир дә үзгәрер.

Авырлыкларга түзәргә,

Җирне бәйрәмчә бизәргә

Бергә: Без әзер!

12. Зур эшләргә тотынырга

Чират безгәдер.

Кирәксә, ут -су кичәргә

Батырлар булып үсәргә

Бергә: Без әзер!

Өлкән вожатый: Бүген шушы оешмага әгъза булып кергәнче иптәшләребез, укытучылар һәм килгән кунаклар каршында Татарстан Варислары Берлеге законнарын төгәл үтәргә, тырышып укырга, эшләргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә тантаналы төстә ант итәрбез.

Һәрберсе аерым: Мин. ……….(фамилиясен, исемен әйтә), үзем теләп, Татарстан Варислары Берлегенә керәм, варисларның законнарын һәрвакыт төгәл үтәргә сүз бирәм.

Өлкән вожатый: Варислар, көн саен яхшылык кылырга әзер булыгыз!

5 класс варислары: Без һәрвакыт әзер!

4 класс варисларына галстук бәйлиләр.

13. Эшкә ашты теләгебез —

Без варислар сафында…

Тантаналы вәгъдә бирдек

Мәктәбебез каршында.

14. Үрнәк бул син һәр кешегә,

Нык үзләштер белемне .

Тормышыңнан артык күреп,

Ярат туган илеңне.

15. Яклый бел син Ватаныңны

Солдат абыең кебек

Олылап телгә алсыннар

Ул бит чын варис диеп.

16. Татарстан варислары без

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар.

Өлкән вожатый котлый: Кадерле укучылар! Менә сез Татарстан Варислары Берлеге сафларына бастыгыз. Берлек таләпләрен үтәү, куелган максатка ирешү җиңел булмас. Моның өчен катлаулы сынаулар үтәргә, яңа үрләр яуларга кирәк. Монда сезгә «Варис күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла» дигән кагыйдә ярдәмгә килер. Сезне варис булуыгыз белән тәбрик итәм. Акыллы булыгыз, тырышып укыгыз, сәламәт булып үсегез, герой-пионерлар шикелле Ватанны яратыгыз. ( Һәрбер вариска котлау открыткасы белән варис таныклыгы тапшырыла.)

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Вариот билеты на новогодние праздники
  • Вариоскоп волшебный праздник
  • Важнейшие праздники ислама
  • Важнейшие праздники буддизма
  • Важнейшие православные праздники

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии