Бәрәңге бәйрәме.
Алып баручы: Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар.
Ведущий: Здравствуйте, дорогие гости, уважаемые взрослые. Удивительное времягода— осень. Созрели за лето фрукты, овощи, все хозяйки стараются сделать запасы на долгую зиму. И уж тут фантазии нет предела, каждая придумывает свой особенный рецепт солений и варений да хвастаются друг перед дружкой. Не зря в народе говорят: «Осень зиму кормит»
Загадка: Что копали из земли, жарили, варили
Что в золе мы испекли, ели и хвалили.
Алып баручы: Һәр ел фасылы үзенчә матур, көзне бер төрле төсләргә бай табигате, үзенчә моңсулылыгы өчен һәм мул уңышлары өчен яратабыз.
Табышмак: Җирдән казып алдык та, пешердек тә, кыздырдык,
Көлгә дә күмеп куйдык, мактый- мактый ашадык.
Балалар бәрәңге турында шигырьләр укыйлар.
Вед. Было с ней чудес немало, к нам пока она попала.
Путь был долог и далек с запада и на восток.
Это было очень и очень давно. Мою прабабушку Картошку привезли на большом корабле, но почему- то клубни этого удивительного растения не понравились сразу людям, может быть, потому что они растут в земле? Но зато они обратили внимание на прекрасные цветы-нежные и благородные, которые росли на кустиках сверху над грядкой. И люди стали украшать им свои шляпы и платья. Дамы становились такими нарядными и грациозными, что обязательно хотели танцевать.
Алып баручы: Әйе, балалар, кызларга гына түгел, егетләргә дә бик ошаган ул матур чәчәкләр. Алар аны туш кесәләренә тыгып әйрәмгә барганнар. Күңелләре күтәренке, кәефләре әйбәт булган, рәхәтләнеп бәйрәм иткәннәр. Безгә дә балалар матур бию күрсәтерләр.
Татар халык биюе.
Доктор Пилюлькин заходит, в руках градусники, пока бежит по залу ставит их детям.
Доктор: Очень хорошо! Очень хорошо! Я как раз вовремя. Поступила телеграмма, то дети много говорят о картошке, может им нужна моя помощь?
У-у! Глаза- то горят- температура у ребят.
Знаю средство я одно, давно проверено оно:
Над картошкой подышали- сразу все здоровы стали.
Зачихала детвора-
Дети: апчхи! Апчхи!
Доктор: будем теплый пар вдыхать
Дети: Апчхи! Апчхи!
Доктор: Будем горло прогревать!
Дети: Апчхи! Апчхи!
Дети носом вдыхают воздух, и выдыхают через рот.
Доктор: над картошкой подышали?
Хором: Сразу все здоровы стали!
Доктор: Вот и все!И все здоровы! Может смеяться.
А теперь, друзья, мы сможем
Посоревноваться!
Входит Печкин.
Печкин: Я- почтальон Печкин. Это детский сад №72 “Антошка”? Вам посылка и письмо, получите, распишитесь.
Ведущий: Спасибо.
Печкин уходит.
Ведущий открывает посылку, достает письмо и читает.
Дети отгадывают загадки о картошке и рассматривают поделки из картошки из посылки.
Алып баручы: Бәрәңге ул нинди, балалар?
Балалар: Зур, түгәрәк, бәләкәй, озынча, тәмле, сары, кызыл.
Частушки: 1.Мы окучили картошкуи присели отдохнуть
Налетели колорады не успели и взглянуть.
2. Наш Петруся на печи все сидел томился,
Не сажал и не копал картошкой подавился.
3.Мы картошку и варили, и пекли, и жарили,
Жалко, что конфет картофели еще не видели.
4.Наш сосед сажал картошку, а в июне убирал,
Мы спросили в чем тут дело, чтоб я голод не видал.
5.Безнең Гата бәрәңгене ашарга бик ярата,
Алышырга дип чакырсаң, ботын күтәреп ята.
6.Ялкау балалар булмасын эшләп үсәргә кирәк,
Ә бүгенге җырыбыз өчен кул чабыгыз тизрәк.
Уен “Яшел яулык”
Заходит Дед Урожай.
Игры с дедом:
- Веселая картошка.
- Собери жуков.
Танец Деда Урожая.
Җырлы- биюле уен “Чума үрдәк, чума каз”
Алып баручы: Татар халык ашларында
Иң җиңеле кыстыбый,
Ул аш булса өстәлләрдә
Табын тулы, нигъмәт, сый,
Әллә ниләр кирәк түгел,
Вакыт юк, дип зарланмыйк,
Тиз- тиз генә кысыйк та без,
Кунакларны чакырыйк.
“Эх, тәмле соң бәрәңге” җыр әти- әниләр белән бергә.
Ведущий: Пусть лучше процветает картофельная страна,
И всем на свете людям дарит радости она.
Алып баручы: Һәрвакыт күркәм булыгыз, авырмагыз беркайчан
Кайгыларга бирешмәгез шатлыклар йөрсен алдан!
Балалар: Кунак булыгыз бергә. Чәй эчәргә утырыгыз.
Литература:
1. Гомерова В.Г., Зарипова Ф.Я. Сборник праздников., Казань,Просвещение, 2005.
2.Закирова К.В. “На поляне детства”, Казань,РИЦ Нашрияте, 2011.
3.Закирова К.В., Мортазина Л.Р. “Игры в детском саду”, Казань, РИЦ Нашрияте, 2012.
4.Ягъфаров Р.З. “Коза- дереза”, Казань, Просвещение, 1994.
Сэмбелэ бэйрэме
Бала. Үтте-китте матур җǝйлǝр,
Кɵзлǝр килеп җитте.
Ак каенның яфракларын
Сары тɵскǝ кертте.
Бала. Урман аланнарына
Алтын келǝм ябылган.
Милǝш телгǝшлǝренǝ
Назлап кояш сарылган.
Бала Яхшы күңелле агачлар
Җирне дǝ онытмыйлар.
Тɵрле-тɵрле бизǝк тɵшкǝн
Кием белǝн котлыйлар.
Бала Урамнар буйлап килǝ
Кɵзбикǝ кɵлǝ-кɵлǝ.
Яфракларын сибǝ-сибǝ
Шаяра,уйный,кɵлǝ.
Жыр «Сэмбелэ, син тизрэк кил» (Сɵмбелǝ керǝ)
Сɵмбелǝ.Исǝнмесез,дусларым,
Килдем мин сезгǝ тагын.
Мин кɵз кызы-Сɵмбелǝ,
Кɵзге байлык кулымда.
Муллык –сǝламǝтлек телим
Кем очраса юлымда.
Бала. Рǝхмǝт сиңа,кɵз-Сɵмбелǝ,
Синең барлыгың ɵчен.
Тормыш чыганагы булган
Барлык байлыгың ɵчен.
Сɵмбелǝ. Бǝйрǝм итик бергǝ-бергǝ,
Мул уңыш хɵрмǝтенǝ.
Чакырам мин һǝммǝгезне
Сɵмбелǝ бǝйрǝменǝ.
(Шул вакыт Җилбикǝ белǝн Юешбикǝ килеп керǝлǝр.)
Жилбикǝ. Əһǝ,бездǝн башка гына бǝйрǝм итеп ятмакчы буласызмы? Барып чыкмас! У-у-у,ɵшетǝм(очып йɵри).
Юешбикǝ. Безнең дǝ бǝйрǝм итǝсе килǝ.Апчхи!
Сɵмбелǝ.Я,Юешбикǝ,Җилбикǝ,безгǝ микроблар таратып,безнең юлны бүлеп йɵрмǝгез ǝле,балаларны бǝйрǝмсез калдырмагыз.
Жилбикǝ. Безнең дǝ күңел ачасыбыз килǝ.
Юешбикǝ.Бер биеп күрсǝтсǝгез,күңелебез ачылыр иде,ичмасам.
Сɵмбелǝ.Балалар,ǝйдǝгез Юешбикǝ белǝн Җилбикǝгǝ бер биеп күрсǝ-
тик ǝле.
Бала. Һǝр кɵз үзенчǝ килǝ ул,
Һǝр кɵз үзенчǝ матур.
Елмаешып бер биесǝк
Кɵзне ярату булыр.
(Татар халык биюе «Əпипǝ».)
Җилбикǝ. Шǝп биедегез,балалар,җил кебек җилдердегез генǝ.Менǝ болай: у-у-у…(йɵгереп йɵри).
Бала. Кɵзге җил,яңгыр
Салкын булса да,
Колак-борыннар
Бераз туңса да.
Куркытмый безне
Яңгыр,суык җил.
Һǝрвакыт ямьле
Безнең туган ил.
Юешбикǝ. Ярар,ярар,бǝйрǝмегезгǝ калдырсагыз,без сезне куркытма-
быз.Мондый балаларны куркытып буламы соң? Чыныгып беткǝн бит болар.
Сɵмбелǝ. Ярар,алайса тǝртип бозмасалар,калдырыйкмы боларны ?
Балалар. Əйе.
Бала. Кɵз килде,салкын һава
Курку салды кошларга.
Торналар оча туктаусыз
Җылы якка кышларга.
Бала . Һǝркайсы җилпи канатын
Очканда авыл аша.
Əйтерсең лǝ,каңгылдап
Җǝй белǝн саубуллаша.
Бала. Яшел куаклар буялды
Ал,кызыл,сары тɵскǝ.
Кɵзге җил,яңгыр артыннан
Яфраклар ява ɵскǝ.
Укучы. Əй,балалар,күрегез,тышта,
Əнǝ килǝ кɵз!
Балалар.Əйе,ǝйе,күрǝбез
Кɵз килгǝнен белǝбез.
Укучы. Əйтегез ǝле,сɵйлǝгез,
Ничек итеп килǝ кɵз?
Балалар. Канат кагып еракка
Кошлар очты кɵньякка.
Аюлар ɵн казыды
Бик тирǝн итеп базны.
Балыклар да тындылар,
Су тɵбенǝ чумдылар.
Агачлар-ялангачлар
Җиллǝрдǝ чайкалалар.
Тик безгǝ күңелле кɵз-
Без мǝктǝптǝ укыйбыз.
Бала. Китсǝ дǝ бездǝн,
Җǝйнең зур яме.
Алмашка килде
Уңыш бǝйрǝме.
Бала. Мичлǝрдǝ пешǝ күпереп,
Кызарып яңа икмǝк,
Бу-кɵз бǝйрǝме,димǝк.
Һич уфтанмыйм,китерсǝ дǝ
Кɵз үзенең салкынын.
Күр,ул юмартланып сибǝ,
Уңга –сулга алтынын.
Бала. Гǝрǝбǝдǝй булып үсте,
Түгелгǝн тир бушка китмǝде.
Игенченең батыр хезмǝте бу-
Күпереп пешкǝн арыш икмǝге.
Сɵмбелǝ. Сезнең алгы кɵннǝрегез
Мактау белǝн үтсеннǝр.
Барлык мǝктǝп балалары
Хезмǝт сɵеп үссеннǝр.
Юешбикǝ. Жэй буе балалар яшелчэ бакчасында эшлэде. Яшелчǝ бакчасында нилǝр ɵлгерде микǝн? Мин җǝй буе аларга су сиптем бит.
Сɵмбелǝ.Əйдǝгез,үзлǝрен тыңлап карыйк ǝле.
Керегез, керегез! Тургэ утэ курегез!
(Куян алга чыга, кулына кишер тоткан)
Куян: Кишер зур, кишер кечкенэ,
Кишер пычрак, юыйк тиз генэ.
Кишер бик тэмле, бирик куянга
Кишер бик баллы, сэенсен куян да.
Мин сезгэ табышмаклар алып килдем. Жавапларын табыгыз эле!
Помидор: Итләч, йомры, яшелен
Өзеп алдым, яшердем;
Гаҗәпләндем бераздан,
Кояшсыз да кызарган.
Мин кем , дуслар?
Бэрэнге: Өстә дә үсә алмалар,
Төптә дә үсә алмалар;
Өстәгесе кирәксез,
Төптәгесен, җиткәч көз,
Караңгыдан алалар,
Караңгыга салалар.
Пешерсәң аны тагын,
Тәмләнә шулчак табын.
Кызыл чэгендер: Ул жир астына тешкэн,
Кып-кызыл булып пешкэн.
Ашка тэм хэм тэс бирер
Дуслар, аны кем белер?
Борчак: Тар бүлмәдә үстек без,
Тезелдек тә бер сафка;
Саргайгач та йөзебез,
Сибелдек төрле якка.
Суган: Тышым сары, эчем ак,
Исемем дэ бик эйбэт.
Ай хай бигрэк яратам
Ерактан ук елатам.
Алма:Исемем- боерык,
Зурлыгым- йодырык;
Эленеп торырлык
Бар миндә коерык.
Гэмбэ: Яңгырны бик яратсам да,
Эшләпә киям көн дә.
Аягым минем бер генә,
Аумый торам мин..
(Балалар кулларындагы яшелчэлэрне дэрес жавап биргэн укучыларга бирэлэр)
(Яшелчэлэр биюе)
3 «А» классы чыгышы
3 «Б» классы чыгышы
Бала. Э хэзер 1 класска сузне бирэбез.
2 класска сузне бирэбез.
4 класска сузне бирэбез.
Сɵмбелǝ Бигрэк матур жырладыгыз,
Шигырьлэр сойлэдегез,
Барысы очен рэхмэт сезгэ.
Алдагы коннэрдэ дэ
Телим сезгэ унышлар.
Муллыкта, рэхэт тормышта
Яшэгез нэни дуслар!
Бала. Сау бул, Сомбелэ! Яз житкэч, Нэуруз бэйрэмендэ сине котеп калабыз.
Эй,Сомбелэ, Сомбелэ,
Сомбелэне кем белэ?
Сомбелэне шулар белэ –
Кем эшенэ олгерэ.
Мул унышлы козге бэйрэм
Хэркемне соендерэ.
Сэмбелэ: Балалар, мин сезгэ тэмле ризыклар китердем. Рэхим итегез, сыйланыгыз! -Сау булыгыз!
(Балалар ризыклар элэшэ)
Сэмбелэ киткэч, тэрле уеннар уйнала.
Җиңү көненә сценарий
Сәхнә чәчәкләр һәм тасмалар белән бизәлгән. Сәхнә түренә «Сезнең тормыш — үзе батырлык» дип язылган. Сәхнәнең бер почмагына «Хезмәттәге батырлык өчен» медаленең макеты эшләнгән. Кунаклар өчен өстәлләр, урындыклар куелган, өстәлләрдә чәчәкләр.
Сәхнә ябык. Лирик көй ишетелә. Сәхнә ачыла. Көй акрыная. Ике алып баручы чыга.
Беренче алып баручы. Исәнмесез, кунаклар, тыл батырлары!
Икенче алып баручы. Исәнмесез, авыл уңганнары! Исәнмесез, апалар-абыйлар, әтиләр-әниләр, әбиләр һәм бабайлар!
Беренче алып баручы. Бүген без, сезнең батырлыкларга яңадан бер кабат сокланыр өчен, сезгә дан һәм мәдхия җырлар өчен һәм сезнең түземлегегез, сабырлыгыгыз алдында баш ияр өчен бу залга җыелдык.
Икенче алып баручы. Безнең бүгенге бәйрәмдә район җитәкчеләре катнаша. Сүзне (Фәлән)гә бирәбез. (Чыгыш.)
Беренче алып баручы. Хөрмәтле ветераннар, (Фәлән) башкаруында халкыбызның Нәкый Исәнбәт сүзләренә иҗат ителгән «Илкәем» җыры сезгә музыкаль сәламебез булып яңгырасын. (Җыр.)
Икенче алып баручы. Сезнең язмыш сугыш уты белән бергә үрелгән.
(«Изге сугыш» («Священная оойна» ) көе ишетелә.
Көй яңгыравы астында шигырь укыла.)
Ул елларны ничек онытасың, —
Ил язмышы кылыч йөзендә.
Ир-егетләр китте яу кырына,
Алып көче тоеп үзендә.
Ирләр китте, кызлар елап калды,
Шаулап калды иген, өлгереп.
Басу капкасына чаклы озата барды
Яше, карты, барысы өзелеп.
Ирләр китте, кызлар елап калды,
Елап калды күпме хатыннар.
Туйда кигән күлмәкләре калды,
Күпме бала калды, ятимнәр.
(Музыка бетә.)
Беренче алып баручы. Әйе, авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды. Ә тормышны алып барырга кирәк иде — игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялан- гач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, гомер буе бетмәс төсле тоелган налогын да илтеп түләргә кирәк иде. Ләкин сез сынмадыгыз, сыгылмадыгыз.
Хәзер шул чорда сезнең яратып җырлана торган җырларыгызның берсен — «Уракчы кыз» җырын ишетерсез. Нәкый Исәнбәт сүзләре, халык көе. Аны … авылының сугыш һәм хезмәт ветераны (Фәлән) ага (Фәләнов) башкара. (Җыр.)
Хәзер шул еллар турында әйтеп китү өчен сүзне … авылы ветераннары исеменнән пенсионер-укытучы (Фәлән) апага бирәбез. (Фәлән) апа сөйли.)
Икенче алып баручы. Күпләрегез, корыч айгырны иярләп, тракторларга утырдыгыз. Ул тракторлар еш ватыла, әле бер урыны туктап кала, әле башкасы коелып төшә. Ә сабан артында — әле яңа гына сабыйлыктан чыгып килә торган япь-яшь кызлар. Ә хәзер … авылы ветераннары исеменнән, сугыш вакытында механизатор булып эшләгән (Фәлән) апага сүз бирәбез. (Фәлән) апа сөйли.)
Беренче алып баручы. Хөрмәтле механизатор булып эшләгән хатын-кызлар! Сезнең сөеклеләрегез, әтиләрегез, абыйларыгыз танкларга каршы атакага күтәрелсә, машиналар белән азык-төлек, корал ташыса, сез тимер айгырларыгыз белән җир сөрдегез, чәчтегез, сукаладыгыз. Һәм тылда икмәк җитештереп, сугышка озатыштыгыз. Сез бу батырлыгыгыз белән Җиңү көнен якынайттыгыз. Рәхмәт сезгә!
Икенче алып баручы. Сезнең өчен (Фәлән) җырлый. (Җыр яңгырый.)
Беренче алып баручы.
Чабатадан, тездән суга батып,
Язгы чәчү җитәр алдыннан
Чыгып киткән икән симәнәгә
Хатын-кызлар безнең авылдан.
Сыерлары юлда ятып калган,
Җилкәләргә күчкән симәнә.
Бу турыда бүген сөйләгәндә
Әнкәй һаман елап җибәрә.
Кырык, илле чакрым язгы суда —
Кайталмасаң, илең ач кала.
Хатыннарда тик бер генә хәсрәт —
Һәр йорт саен көтә ач бала.
Әтиләрнең сугышып йөргән чагы,
Безнең яңа туган ел булган.
Капчык аскан егермеләп хатын
Басуларга кайтып егылган.
Орлык кайткан безгә гомер булып,
Без ни бирдек икән кайтарып?
…Әниләрнең әле яшәр чагы,
Китәләр шул иртә картаеп.
Бер шырпысыз түзгән, керосинсыз,
Чәй-шикәрсез түзгән авыл ул.
Сыер боты кадәр малайлары
Ил туйдыра — шундый авыл ул.
Тәпи йөрер-йөрмәс бала-чага,
Буразнадан билчән утаган.
Илгә — икмәк, авыл үзе өчен
Көлчә салган алабутадан.
Бер бәләкәй көлтә ега алган
Ул чорларның нужа хуҗасын.
Олылар күк күтәргән бит шулар
Ил хәсрәтен, Ватан нужасын.
Икенче алып баручы. Ә хәзер сезнең каршыгызга (Фәлән) әбине чакырабыз. (Чыгыш.)
Беренче алып баручы. Балачагын, яшьлекләрен сугыш урлаган, шулай да эштән арып кайткан килеш, ач-ялан- гач килеш, су буйларында, кичке уеннарда, аулак өйләрдә күңел ачарга үзләрендә көч-дәрт тапкан сугыш чоры яшьләре өчен (Фәлән) җырлый. «Әйләнеп кайтыгыз». Р. Хәсәнов көе, М. Шиһапов сүзләре. (Җыр.)
Икенче алып баручы. Хөрмәтле тыл фидакарьләре! Авылда нинди эш булса, шуларның барысы да сезнең кулдан үткән. Ил язмышы да сезнең язмышыгыз иде. Шул чорларны искә алу өчен сүзне … авылы ветераннары исеменнән … булып эшләгән (Фәлән)гә бирәбез. (Чыгыш.)
Беренче алып баручы. Бөтен булган физик авырлыкларга түзәр идең әле, авылларга кара пичәтле кәгазьләр агыла. Алма кебек хатыннар балаларын кочаклап ирсез, сабыйлар — әтисез, җиләк кебек кызлар ярсыз калалар. Ләкин, хөрмәтле хезмәт ветераннары, сез сынып та, сыгылып та төшмәдегез. Тизрәк Җиңү килсен дигән теләк сезне тагын да тырышыбрак эшләргә өндәде. Бик зур рәхмәт сезгә!
(Концерт номеры.)
Икенче алып баручы. Сүзне … ветераннары исеменнән пенсионер (Фәлән) апага бирәбез. (Чыгыш.)
Беренче алып баручы. Сугыш ятим иткән яшьләр, исән калган әтиләр кайтканда, сезнең йөрәкләр сыкрады, күзләргә яшь килде, башкаларның әтиләрен күргәндә: «Их, минем дә әтием исән булса иде», — дип авыр суладыгыз, башкалар «минем әти» дип сөйләгәндә сезнең «әти» дип авыз тутырып әйтер көнегезне каһәр суккан сугыш мәңгелеккә алып калган иде. Үз тырышлыклары белән сугыш бетүен якынайткан үсмерләр гомергә ятим булып калдылар.
Сезнең өчен (Фәлән) А. Имаеваның Р. Миңнуллин сүзләренә язылган «Әткәм моңы» җырын башкара.
Икенче алып баручы. Сугыш беткәч тә, сез, тыл каһарманнары төнне көнгә, көнне төнгә ялгап эшләвегезне дәвам иттегез. Чөнки сугышка киткән ир-атларның яртысыннан күбесе һәлак булган, ә илдәге сугыш китергән хәрабәләрне торгызырга кирәк иде. Сез тагын ил язмышына кушылып, хезмәткә җигелдегез. Сезнең арада әле хәзерге көнгә кадәр намус белән үз хезмәтләрен башкаручылар байтак. Күпләрегез гаиләдә олы ихтирамлы кешеләр, балаларыгызның таянычы, оныкларыгызның юанычы. Сез әле дә олы йөрәкле, нык бәдәнле, саф күңелле әүлия затлар, сугыш чоры кешеләре. Тагын бер кат рәхмәт сезгә.
Халкыбызның «Сибелә чәчем» җырын (Фәлән) башкара. (Җыр.)
Беренче алып баручы.
Картаймагыз әле, ветераннар,
Картаймагыз, әй, тынгысыз җаннар!
Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар.
Государственное бюджетное специальное (коррекционное)
образовательное учреждение для обучающихся, воспитанников с ограниченными возможностями здоровья «Казанская специальная (коррекционная) общеобразовательная школа №76 VIII вида»
общешкольное мероприятие «Гаилэ бэйрэме»
Выполнила:
Алиуллова И.И., учитель начальных классов
I кв.кат
Казань 2013
Тема: Гаилэ бэйрэме.
Максат:1)Гаилэнен узкыйммэтен арттыру.
2)Бэйлэнешле сойлэм телен устеру.
4)Мэктэп белэн гаилэ арасындагы бэйлэнешне ныгыту.
3)Гаилэгэ позитив караш тэрбиялэу.
5)Татар теленэ кызыксыну уяту.
Зал милли бизэклэр белэн матур итеп бизэлгэн.Анда балаларнын гаилэ турында ясалган рэсемнэреннэн кургэзмэ оештырылган.Аерым бер остэлдэ энилэр пешереп килгэн татар халык ашлары куелган.Бэйрэм башлана:
2 укучы башкаруында
-«Эссэламэгалэйкем» жыры янгырый.
Алып баручы:
Безнен гаилэлэр жыелган
Ял итэр очен буген.
Сузлэремнен ин жылысын
Эйтмичэ момкин тугел.
Бэйрэмнэрсез бик кунелсез бит
Кунелсездер сезгэ дэ,
Бэйрэмнэр кирэк безгэ дэ,
Бэйрэмнэр кирэк сезгэ дэ,
Кирэк хэммэбезгэ дэ.
Хэерле кон,хормэтле укытучылар,укучылар хэм килгэн кунаклар.Без буген укучылар хэм энилэр белэн бергэлэп гаилэбезнен ял кичэсенэ жыелдык.Бугенге кичэбездэ,бу дуслык тагын да тирэнэер дип ометлэнэбез.Залдагы кунаклар узлэре дэ актив катнашырлар.Бу залда кабынган елмаю йортларыгызда да дэвам итсен иде.
1 нче укучы:
Хэркон диярлек курешэбез без
Хэрбер шатлыкны булешэбез без
Мэнгегэ шулай дуслык-татулык
Торсын яктырып,диешэбез без.
2 укучы:(слайд №1)
Кая барма ,шунда энкэй йозе,
Кая барма ,энкэй кунелдэ
Эни генэ шулай синен очен
Жанын биреп йори гомергэ.
Алып баручы:
Гаилэлэрнен ныклыгы,татулыгы бик куп нэрсэлэргэ бэйлэнгэн.Хэзер мин сезгэ берсе турында табышмак эйтэм.Э сез жавап уйлагыз.
Табышмак:
Кайвакыт корыч кебек каты,
Кайвакыт баллы,татлы.
Кайвакыт колыч кебек уткен дэ,
Елан кебек чага да белэ ул.(ТЕЛ)
Укучы:
Безнен туган телебез-татар теле.
Аны ана теле,дилэр.Чонки туган телдэ беренче сузне безгэ энилэр эйтэ.
Укучы:
Ана теле-бик матур тел,бай тел
Ана телен хэркайсыгыз белергэ тиеш.
Укучы:
Ана телен яратмаган кеше,ата-анасын да,туган илен дэ яратмый.
-Эйе,безгэ дэ Боек Тукаебыз зур булэк калдырган.Нинди булэк икэн ул?
-«Туган тел»жыры.
Э хэзер сезнен белэн бергэ жырлап алабыз.
«Туган тел»жыры.
Бэйрэмдэ катнашучы (3-4)гаилэ остэл артларына чыгып утыралар.Аларнын остэллэрендэ узлэре пешереп килгэн ризыклар. Хэрберсе узенен гаилэсе турында слайдлар эзерли(гаилэсе белэн таныштыру очен).Жюри билгелэнэ.
Алып баручы:
Э хэзер, кадерле дуслар,бугенге бэйрэмебездэ катнашучы гаилэлэр белэн танышып китэбез.
Хормэтле жюри членнары жинучене билгелэр.Сузне 1 (2,3,4) нче остэлдэ утыручы гаилэгэ бирэбез.
-Гаилэ турында кыскача мэглумат.
-Гаилэнен буш вакытны ничек уздыруы.
-Яраткан шогылегез.(слайдлар курсэтэ).
Алып баручы:
Гаилэлэр белэн якыннан таныштык,рэхмэт.Хэзер гаилэлэр балалары алган билгелэргэ ничек итеп игьтибар биргэнлеклэрен тикшереп утэбез.
Музыкаль тэнэфес:
-Карточкаларга язылган жырларны уз тизлеге белэн тугел,э балагыз «5»ле, «2»ле алганда ничек жырлар идегез.
1. «Антошка»
2. «В лесу родилась елочка»
3. «Кузнечик»
Хэрберсенэ карточкалар бирелэ,биремне башкаралар хэм баллар куела.
Алып баручы:
Гаилэлэр узлэре белэн таныштырып уттелэр,э хэзер шушы гаилэлэргэ балалар кузлегеннэн карап утик эле.Сезнен игьтибарыгызга алар язган сочинениелэр.
3-4 сочин.укыла ,балалар ясаган рэсемнэргэ игьтибар бирелэ.
-Балалар башкаруында жыр. «Асия»
Чэй эчэбез бал белэн,
Бала-чагалар белэн, Чэй эчэбез бал белэн
Бала-чага алты жан, Бала-чагалар белэн
Эхмэт,Нэжип,Закиржан, Балны кем бигрэк соя?
Зэйнэп белэн Галия Ин кечкенэ Асия
Ин кечкенэ Асия. Ул чынлап та кечкенэ
Яше дэ тик 3 кенэ.
Алып баручы:
Без тату,дус яшибез,
Укыйбыз хэм эшлибез.
Бергэлэшеп уйлыйбыз,
Бергэлэшеп уйныйбыз.
Балалар белэн без бик куп ярышлар уткэрдек,э буген эти-энилэребезнен житезлеклэрен тикшереп карыйбыз.
Уен. Сезнен алдыгызда балалар тора.Аларга каптыргычлар тагылган .Кузлэрегезне бэйлэгэн килеш шуларны жыеп жюрига илтеп бирергэ тиеш буласыз.Кем тизрэк.(1 мин.)
Рекламная пауза.
Нинди генэ тапшырулар карасак та рекламаларсыз куз алдына китереп булмый.Бугенге бэйрэмебездэн дэ рекламалар читкэ калмаган.Хэзер сезнен игьтибарыгызга энилэребез узлэре пешереп килгэн ризыкларын тэкьдим итэрлэр. (Энилэр сойли).
Алып баручы:
Гармунчылар керегез
Бию уйнап бирегез
Буген гаилэ бэйрэмендэ
Ут чыгарып биибез.
Бию: татар халык биюе.
Алып баручы:
Конкурс: «Бэрэнге эрчу»(Хэрберсенэ бэрэнге бирелэ,кем юкарак,тизрэк эрчи)
Шигырь:
Алып баручы :
Син яраткан ин матур суз
Нинди суз,эйт бэбкэем?
Укучы: Ин назлы суз,ин якын суз,
Ул матур суз ЭНКЭЕМ!
Алып баручы:Бар тагын бер ин матур суз
Хэрвакыт син эйткэнен.Анысы нэрсэ?
Укучы: Ул матур сузУл якын суз ЭТКЭЕМ!
Алып баручы: Ускэнем,я инде син эйт!
Укучы: Ул якын суз ,ин матур сузГАИЛЭМ!!!
-Кешелэрнен генэ тугел,кошларнын да гаилэлэре бар.Хэзер Аларны карап утэбез.
-«Чебилэр»Жыры хэм биюе.
Алып баручы:
-Жюрига сузне бирэбез.(Йомгак ясый хэм урыннар билгели).
Балалар башкаруында жыр(слайд курсэтелэ)
Жыр: «Хэрвакыт булсын кояш»
Кояш нуры,саф кук йозе
Ул бер малайнын рэсеме
Ясаган ул ап-ак карга
Хэм язып куйган читкэ.
Хэрвакыт булсын эни!
Хэрвакыт булсын эти!
Хэрвакыт булсын гаилэ!
Хэрвакыт булыйм мин!(1 куплет русча)
Алып баручы:
Шунын белэн бэйрэмебез тэмам.Игьтибарыгыз очен рэхмэт.
СДК с.Верхнекудашево
«Нәсел җебе — шәҗәрә»
Туган нигез тарта, чакыра безне,
Бергэ жыя жиде тарафтан
Туган жиргэ, нурлы Кодашыма
Кыз – уллары кайта яраткан.
Сагындырган тугры авылдашлар,
Сагындырган гузэл Эрием
Сэлам бирэ горур буа буе
Комеш сулы Ак бай чишмэсе
Исэнмесез авылдашлар,килгэн кунаклар.Буген бездэ “ шэжэрэ” бэйрэме. Туган иленне ярату ин эувэле уз гайлэннэн, уз авылыннан башлана. Эйтик, уз нэсел шэжэрэнне белэсенме? Мэсэлэн, этиеннен этисе кем булган? Э анын этисе? Ата – бабаннар узган нэсел ул халкыннын да тарихы. Менэ шуна жиде буынынны белергэ, белмэсэн эзлэп табарга кирэк. Уз халкын, туган илен белэн горур, тату Кеше энэ шулай туа! Сезне барыгызны да шэжэрэ бэйрэменэ чакырабыз. Шэжэрэ – ул бэйрэм генэ тугел Ул курайдай рухнын усеше, Мен газаплар аша кан тартуы Утлар аша гомер кисеше.
Шэжэрэ – ул яшэу тантанасы,
Сулар hава, туфрак, газиз жир,
Ул тамырым буйлап аккан ал кан,
Борынгы да, яшьтэ, хэзерге.
Шэжэрэ – ул боек, изге йортын
Ана тиеш син бер кайтырга.
Анда сине туганына Жир дэ,
Жан да Кан да тиеш тартырга!
Туган оен белмэгэн Туган авылын белерме? Туган авылын белмэгэн Туган илен белерме? Туган илен белмэгэн Уз ырыуын белерме? Хэр кеше узенен нэсел тамырларын юллап, ат затыбыз белэн горурланырга, килэчэк буыннарыбызга сойлэп, язып калдырырга тиеш. Нэсел тарихы – авыл тарихы, дибез Авыл тарихы ул – мэктэп тарихыда Авылыбыздан чыккан, илебезнен торле почмакларында хезмэт итуче куренекле hонэр иялэре бар. Алар арасында укытучылар, урман эшчелэре, медицина хезмэткэрлэре, инженерлар, шоферлар, милиционерлар, нефтьчелэр h.б. бик куплэр.
Без буген авылыбызда туып ускэн Эльвера Байгазина Абдуллинаны да кунакка чакырдык Сузне сезгэ бирэбез Эльвера апа.
Авылыбызда Кашфиевлар нэселендэ укытучылар династиясе, алар балаларга топле белем биреп, яшьлэргэ урнэк булып яшэделэр. Суз аларнын киленнэре Кашфиева Илюса Алифян кызына бирелэ.
Авыл тарихы- ул нэсел тарихы. Э нэсел тарихы – гаилэ тарихы да, Гаилэ – ил тоткасы, ныклы, тату гаилэлэребез кубрэк булган саен, авылыбыз тормышы ямьлерэк була, дэртлэнеп эшлисе, жыр-мон белэн яшисе килэ.
Бу доньяда ничек яшэсэк тэ,
Агымсудай вакыт тиз утэ.
Уфтанмаслык булсын гомер юлы,
Татулыкка жирдэ ни житэ.
Безнен горурланырлык, матур, тату, яшэгэн гайлэлэребез бик куп. Шуларнын берсе Рафиковлар гайлэсе, суз сезгэ Ильзида Адиповна.
Э хэзер сузне Валиевларга бирэбез,рэхим итегез.
Гайлэ жебе нэзек, нечкэ жеп,
Жил тисэ дэ кайчак озелэ,
Озелгэнне була ялгап та,
Тик бит анын жое сизелэ
Ойрэнегез сабыр итэргэ,
Ойрэнегез бергэ тузэргэ
Ойрэнегез гафу итэргэ,
Ашыкмагыз берук озэргэ.
Кызлар башкаруында татар халык биюе
Илебез килэчэге якты мэктэплэрдэ укыган, милли телдэ белеем алган, илен, халкын сойгэн балаларда. Халкыбызнын язмышын кайгыртыйк, йола, гореф-гадэтлэрне саклыйк, тарихыбызны белик, телебезне, миллэтебезне, мэктэбебезне бетеругэ юл куймыйк. Мэктэп бетсэ, авыл бетэ. Шушы ук телэклэрне килэчэк буынга житкерик.
Ата-бабаларнын эманэтен Куз карасы кебек саклыйк. Авылыбызда гомер иткэннэрнен Ышанычын бездэ аклыйк.
Эй, Кодашым, туган авылкаем
Безнен очен син бит бер генэ.
Изге жиркэй – алтын бишегебез
Йорэклэрдэ яши гел генэ.
Гафу ит син безне, газиз туфрак,
Чит якларга чыгып киткэнгэ.
Кошлар кебек сагынып кайтырбыз без
Гомер йомгакларын суткэндэ.
Туган илдэн читтэ йорегэннэр
Якташларын hич тэ онытмый.
Саклап калыйк, дуслар, тамырларны
Туган нигезлэрне суытмый.
Илдэ купме авыл беткэндэ дэ,
Авылыбыз исэн, бетмэде.
Килэчэге мул тормышлы булсын,
Гел кояшлы булсын коннэре.
Суз авыл советы ветераннары рэисе Ахмадуллина Венера Ангамовнага бирелэ
Тиздэн юллар тагын алып китэр
Торлебезне торле якларга.
Бары хыял канатлары гына
Алып кайтып туган яукларга.
Бездэн генэ калган йола тугел,
Курешулэр була, хушлашу.
Килэчэктэ насыйп була икэн
Исэн имин кабат очрашу.
Хушыгыз, сау булыгыз!