БИШЕК ТУЕ ПРОГРАММАСЫ.
Сәхнәдә авыл өйе күренеше. Сәке, сандык,чигелгән кашагалар, өй уртасында бишек тора.
.Зал караңгы.Талгын гына көй яңгырый.(бу көй Алсу-Фәридә дуэты башкаруында “Балама” җырының минусовкасы булырга мөмкин).Кушымта өлеше җырланганда ана бишек янына чыгып утыра.
Арттан алып баручы сөйли:
А.Б. ( Юля Янборисова)
Бала туды бүген җиргә,
Фәрештәләр аңа юл ачты.
Күкләр иле садә җаннан булган
Бер баласын җиргә озатты.
Гаиләгә шатлык булып, өмет һәм куанычлар өстәп дөньяга олы зат туды . Дөньяга яңа кеше туды!Ул үзенә бәхет даулап тәүге авазын салды.Ана назлы күзләрен мөлдерәтеп сабыена елмайды..Сабый үзен дөньяга китергән әнисенең күкрәгенә сыенды Ана сабыена иң татлы,иркә сүзләр әйтеп яшәү көченә ия булган күкрәк сөтен бирде,ак биләүгә биләп,тал бишеккә салып җырын сузды.
Татар халкында борынгыдан килгән тал бишек.Элек-электән аны әтиләр үз куллары белән үреп,үзләренең йөрәк җылыларын биреп ясаганнар.Ә матур чыбылдыкларны әниләр әниләр теккән.Ул чыбылдык сабыйны явыз көчләрдән,күзләрдән,салыкыннардан саклаган.
Сездә ничек,бездә бишек талдан,
Җырдан үрелә.
Җырлы бишек,җылы бишек
Эленә өй түренә.
Әйе, чыннан да, нинди иркә,нинди моңлы,ягымлы,назлы, әйтеп бетерә алмаслык тылсымлы бу –бишек җыры!Шушы моң дөньясында тирбәлеп сабый ята.Күңеленең иң җылы,иң изге хисләрен биреп,бишек тирбәлүенә кушылып Ана талгын гына җыр көйли.Ана ул җырларына бөтен күңелен биреп,баласын назлап, иркәләп җырлый.
(Ана бишек җыры башкара) Эльмира Акбулатова
Җыр тәмамлангач өйгә яшь ананың каенанасы (Алсу Акжигитова) белән килендәше (Ильсияр)керә, алар белән кыз бала да (Лилия 2 класс) керә.
Ильсияр: Исәнме, килендәшем. Исән-сау кайттыңмы?
Каенана (Алсу): Исәнме,килен. Кайда әле безнең батыр.Сөбхан алла, бик матур, та бала булган бу.Тәүфигы, михербаны белән үссен.Кая килен, әйдә, баланы коендырып алыйк әле, үз өендә чиста булып ятсын әле.Әйдә,кызым, җылы су белә комган китер, ләгән әзерләгез.Җылы чүпрәкләр дә булсын. Аллага тапшырдык, бисмилләһи рахман иррахим!
(Бала коендыралар. Бала коендырып бетергәч яшь ана нәни кызга:
Ана (Эльмира): Әйдәгез, кадерле кунаклар, бала йоклаган арада чәйләп алыйк әле.Ә син,кызым, бәбине карап тор яме.?Уянса чакырырсың.
( Почмак якка кереп китәләр)
Кыз бала бәбәи карап кала.
А,Б, (Юлия)(арттан) Кем дип исем кушарга,
Барысы да баш вата
Олы дөнья каршысында.
Исемсез бала ята.
Исем кирәк,исем кирәк,
Бирик без аңа исем.
Матурын сайлап куярбыз,
Исем кадерен белсен!
(Ильнар Васильев керә)
Ильнар:Сеңелем, энекешкә исем кушабыз бүген.Ләкин әлегә исем сайламадык,бик матур исем кирәк булыр инде безнең энекәшкә.
Әле мичкә күмәч тә тыкмадык,әлбә дә пешмәгән, тиз булыйк,хәзер кунаклар да килеп җитәр.
Лилия: Кычкырып сөйләшмә,энем,бәби уянды бит.
(Бишек янына килеп 1генә куплет бишек җыры җырлыйлар)
(Кунаклар керә, кунаклар арасындагы бер малаай (Ринат Канеев) исәнләшә)
Ринат Канеев : Әссәләмәгәләйкүүүүүүм!
Почмак яктан ана чыга.
Эльмира: И-и-и , кунаклар килгән икән.
Ринат Канеев: Исәнмесез, саумысез,
Нигә кәҗә саумыйсыз,
Каршылагыз хөрмәт белән,
Күчтәнәч булыр тулы әрҗә.
(Анага күчтәнәч тапшыра)
Эльмира: Килдегезме, кунаклар,
Түрдән узыгыз,әйдә,
Мичтә күмәч, җамаякта
Изелеп пешкән әлбә.
Динара 2 класс : Күчтәнәчне е е е е е е җәлләмәдек,
Алып килдек мул итеп.
Бәбине күрсәтсеннәр дип,
Аналарына – чите е е е к.
Эльмира: Күз тимәскә шомырт куйдык,
Салдык олы имезлек.
Бүген мунча юындыргач,
Көчек күлмәк кидердек.
Балалар: Нинди күлмә ә ә ә к?
Эльмира:: Баланың беренче күлмәген көчек күлмәк дигәннәр элеккеләр.
Балалар: Әә-ә-ә-ә-ә! Ә исеме ничек бәбинең?
Эльмира: Ә менә исемне бергәләп уйларбыз инде.Ягез әле,исемнәр уйлашыйк.Әллә иң элек бармак уены уйныкмы?
(балалар түгәрәкләп басалар)
Ильнар: Бармак уены чыккан диләр.
Оталсам ярар иде.
Иң матур затлы исемне
Мин таба алсам иде.
Уртага бер баланы чыгара, бала уйланып тора да:
Айрат! Шат күңелле,ачык дигән сүз!
Балалар: Кит әле, безнең бәби бит кыз!
Ильнар тагын саный: Бармак уены чыккан диләр,
Оталсам ярар иде.
Иң матур,затлы исемне
Мин таба алсам иде.
Ринат: Мөхәммәтгариф! Укымышлы дигән сүз!
Ильнар: Авылыбыз да Гарифлар болай да күп.
Бала: Ярар алайса.
2нче бала: Мин таптым, мин таптым.Айсылу булсын!
Бергәләшеп: Булсын, булсын, бик күркәм,
Туры килсен үзенә.
Бай күңелле кызчык булсын,
Үссен безнең кечкенә!
Эльмира: Аллага шөкер, исем дә уйлап таптык бит. Инде хәзер барыгыз да табынга рәхим итегез.Мулла бабай да килеп җиткән.Озак көттермик.
(Барысы да кереп китәләр)
А.Б (Юлия). Исем баланың киләчәк тормышында бик зур әһәмияткә ия.Балага мәгънәле исемнәр кушу турында Илдус хәзрәтебез тәкъдимнәрен тыңлап китик.Рәхим итегез,хәзрәт.
10 мин. чыгыш. Хәзрәт балага исем кушу йоласы турында сөйли.
А.Б (Юлия). . Үз милләте көен ишетеп үссә
Халык хәтерен саклар буыннар.
Тарихлардан килгән гореф-гадәт,
Туган телен көйли бу җырлар.
Сак-Сок бәете.
Лилия Бишек җырлары – кеше күңеленең иң нечкә кыллары алар.Шуңа да аларны һәр кайсыбыз сабый чакның якты истәлеге итеп гомер буена күңел түрендә саклый.Ул җырлар Туган ил, газиз ана, туган төшенчәләре белән бергә йөри.Татар халкының сөекле шагыйре Г.Тукай да бит : “ …иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән”-дигән.
Ильнар. Саклыйк буыннарга рухи хәзинәне,
Бишек җыры-күңел көзгесе.
Киләчәктә шәхес булыр өчен
Тәүге адым,яшәү өлгесе.
ДинараМилләтемнең җыелмас моң аһәңе
Бишек җырларыннан салына.
Милләт моңын көйлик без сабыйга
Ул бишектә яткан чагында.
А.Б (Юлия). Бишек җырлары-безнең киләчәгебезгә нигез сала.Балаларны шул могҗизалы җырлардан мәхрүм итмәсәк иде!Җырларыбыз учагы сүнмәсен,алга таба дәвам итсен!
Кызлар “Туган тел” җырын җырлап чыга, аңа балаларны җитәкләп Ана кушыла.Барлык катнашучылар сәхнәгә чыга һәм зал белән берлектә “Туган тел” җыры башкарыла.
Т Ә М А М.
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Высокогорский детский сад «Петушок» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»
——— • ———
«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Биектау «Петушок» балалар бакчасы» ы́ часа он ррр при 66 им мир мракмәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Сценарий “Бишек туе” (“Празднование рождения ребенка”)
на татарском языке для детей подготовительной группы.
Автор: Галявиева Гульнара Викторовна
воспитатель
с. Высокая Гора
«Бишек туе» күңел ачу чарасы.
Максат:
Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән танышу, аларга кызыксыну уяту.
Бурычлар:
-Балаларның монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү.
-Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән танышуны дәвам итү.
Горурлану, хөрмәт итү хисен тәрбияләү.
-Бишек җырларын өйрәнү.
-Ата- аналар белән тыгыз элемтәдэ булу, аларның сценарий куюда ярдәм итү.
Җиһазлау:
Бишек
Самавыр
Чиккән сөлгеләр
Татар халкының милли киемнәре ( балаларга)
Савыт-саба
Милли ризыклар (чәк-чәк, өчпочмак)
Курчак
Магнитофон
Пианино
сандык
Алдан эшләнгән эш:
“Бишек туе” темасына әңгәмә үткәрү.
Татар халкының башка төрле йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштыру.
Халык авыз иҗатының “үчти-үчти” сикерткәндә, теләкләр, бала йоклатканда әйтелә торган шигырьләр өйрәнү.
Дәрдмәнднең “Бәллү” шигырен өйрәнү.
Татар халкының милли биюен өйрәнү.
Катнашучылар:
Әби
Бабай
2 кыз, 2 малай
Әти
Әни
Чараның барышы.
Авыл өе. Өстәл янында бабай, әби һәм дүрт оныкчыклары. Әби чәй әзерли.
Әби: -Балалар, әйдәгез әле чәй эчеп алыйк.
Барысы да өстәл артына утыралар.Чәй эчәләр. Ишек шакыйлар.
Әти белән әни керә.
Әти:- Сөенче,сөенче
Безнең гаиләдә сөенче!
Дөньяга аваз салып
Бишенче бала туды!
Әби, бабай: — Зур шатлык белән килгәнсен, улым! Әйдәгез, әйдәгез узыгыз, балалар.
Әни баласын гаиләдәге бөтен кешегә күрсәтеп чыга. Һәрберсе теләк теләп чыга.
Әни:
Минем кызым дәү кебек,
Бакчадагы гөл кебек.
Ике күзе янып тора,
Кара бөрлегән кебек.
1нче кызы:
Әлли-бәлли бәү итә,
Сеңлем йокыга китә.
Сеңлем йокыга киткәч,
Әнисе кайтып җитә.
Малай:
Әлли бәлли итәр бу,
Йокыларга китәр бу,
Йокыларга киткәчтен.
Бик дәү булып үсәр бу.
Әти :
Әттә, әттә, әттәти,
Минем кызым бик тәти.
Минем кызым бик тәти дә,
Йөреп китәр ул тәпи.
Бабай:
Үсә-үсә бәбкәем,
Үсә-үсә зур була.
Кояш кебек сөйкемле,
Үзе сүзгә җор була.
Балалар:- Әти-әни без сезгә бүләк әзерләдек.
Бииләр.
Бала елый башлый.
Әни бишекне тибрәтә башлый. Бала һаман елый.
Әби: — И-и балалар, сабыйга ана назы, йөрәк җылысы кергән бишек җыры кирәк ул. Әби-бабаларыбыз элек-электән әйтеп килгәннәр, бишек җыры тыңлап үскән баланың теле иртә ачыла, сәләтле, акыллы бала булып үсә.Ул аны тынычландыра , йоклата.Сиңа да кызым нәни чагында бишек җырларын җырлый идем.
Әни: -Әни, чынлап та искә төште җырлаганнарың. Әйдә әле җырлап җибәрик.
Кыйгач кашым,
Асыл ташым!
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү бәү!
Хублар хубы,
Алма тубы,
Пешкән,тулгансын,
Бу чагында
Син тагын да
Чибәр булгансын!
Алмакаем,
Аппакаем,
Йоклаек икәү!
Йокла,иркә,
йокла бәбкә,
Бәүкәй, бәллү бәү.
Дәрдмәнднең “Бәллү” шигыре, Р.Әхъярова көе
Әби:- Ана назы –җирдә ул мәңгелек
Бабай:- Мәңгелек җыр- бишек җырыбыз.
Авыл өе. Өй түрендә бишек, бер як кырыйда мич. Икенче якта бала караваты. Аның янында әби йон эрләп утыра. Әни бәби йоклата.
Максат: балаларны йола-бәйрәмнәр белән таныштыру.
Зал бәйрәмчә бизәлә. Авыл өе күренеше. Өй түрендә бишек, бер як кырыйда мич. Икенче якта бала караваты. Аның янында әби йон эрләп утыра. Әни бәби йоклата. Зур кыз (5-6 яшьлек) уйнап йөри. Бишек җыры ишетелә.
Әни жырлый: Әлли-бәлли, бәү итә.
Улым йокыга китә.
Улым йокыга киткәч,
Әнкәй бераз ял итә.
Әни: Әнкәй, кызым! Самирыбыз йоклап китте. Мин табын әзерлим әле.
Чыгып китә.
Әби: Бар, килен, бар, эшләреңне кара. Йоклар, Аллаһы боерса, Самирыбыз. Күз тимәсен, елак бала түгел бит ул.
Ишек шакыган тавыш: Бер өер балалар килеп керә, тәрбияче белән.
Тәрбияче: Исәнмесез, саумысыз! Хәлләрегез ничек?
Кыз: Исәнмесез!
Әби: Аллага шөкер, кызым. Үзегез исән-сау йөрисезме?
Тәрбияче: Әбекәй, без бәби күрергә кердек.
Әби: Әйдәгез, балалар! Бәби карау –изге эш.
1 бала: Әтиләр гел алабыз дип алдыйлар.Бердәнбер малайларына бер энекәш алмыйлар. Бәби күрергә килдем.
Әни килеп чыга.
Әни: Исәнмесез, саумысез! Күптән көткән кунак сез! Күршеләрне көтә-көтә, Самир йоклый бишектә.
Әби(әнигә): Килде безгә кунаклар, аларга сый әзерлә. Тиешенчә хөрмәтлә, тиешенчә кадерлә.
Әни чыгып китә. Балалар урындыкларга утыралар.
Әби: Иии, балалар, бәбиебез бик каты йоклый, әйдәгез, ул уянганчы, уйнап-җырлап алыйк.
Татар халык уены “Чума үрдәк. Чума каз” ны уйнау.
Сез шигырьләр беләсезме? (балалар һөнәрләрен күрсәтәләр).
2 бала: Бергәләшеп уйнарга бер иптәш кирәк миңа. Берәү генә булса да, елак кына булса да, энекәш кирәк миңа.
Әби: Булыр, булыр, бәбкәем. Әнә безнең Самирыбыз да йокыдан уянды бугай, елаган тавышы ишетелә.
Кызга дәшә: Апасы, кил әле, тибрәт әле бәбине.
Кыз: Әлли-бәлли бәбкәсе,
Кая киткән әнкәсе?
Каенлыкка җиләккә
Самирыбызга бүләккә.
Балалар белән бергәләп кабатлау.
(Әби бишектән баланы кулына ала).
Әби: Самирыбызның асты юешләнгән икән бит, корыга алыштырырга кирәк.
Астын алыштырып, Самирны бишеккә сала, балалар бер-бер артлы килеп, бишек тирбәтәләр, теләкләр әйтәләр. Азактан тәрбияче бишек янына килеп, әйтә:
Тәрбияче: Яман күзләр сиңа тимәсен! Сау-сәламәт, озын гомерле бул, тырыш, гадел бул ! Ана телебездә – татар телебездә матур һәм аңлаешлы итеп сөйләшергә язсын сиңа! Без сиңа балалар белән бергәләп ясап, бик матур рәсемнәр алып килдек, үскәч карарсың.
Бүләген бишеккә куя.
Ә хәзер, әйдәгез, әниләр белән уйнап алыйк.
Әниләр арасында ярыш: «Курчак төрү».
Балалар арасында ярыш: «Иптәшеңне киендер».
Әби: Булдырдыгыз, балалар, бик күңелле итеп уйнадыгыз.
Тәрбияче: Әбекәй, без бит әле тагын бик матур җыр беләбез. Балаларның җырлап күрсәтәсе килә.
Җыр: «Утыр син…»
Әби: Рәхмәт, балалар. Минем зур оныгым да бик матур итеп ана телебездә – татар телебездә сөйләшә, татарча конкурсларда катнаша. Ул да сезгә бер шигырен сөйләп күрсәтсен әле.
Алинә шигырен сөйли: Ш.Галиев «Пәрәмәч».
Әби: Рәхмәт, кызым! Алга таба да шундый уңышларың белән безне куандырсаң икән! Самир оныгыма да хәләл ризык, бисмиллалы йорт насыйп булсын иде!!!
Әни: Коймак пеште. Табадан төште.Әйдәгез, балалар, чәй табынына рәхим итегез!
Барысы да чәй табыны артына утыралар.
Татар теле тәрбиячесе Багаутдинова Әлфирә Нәкыйп кызы.
Фото Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Обряды татар (рождение ребенка)
Рождение ребенка сопровождалось целым рядом обязательных обрядов, имеющих как чисто ритуальное, так и практическое значение. В конце XIX -начале XX в. в большинстве случаев роды принимали повивальные бабки — эби (дословно- бабка), бала эбисе (повитуха), кендек эби (дословно — пупочная бабка). Случаи рождения детей в доме при помощи повитухи были еще довольно частыми в 40-50-е годы XX в. Занятие повитух называли эбилек. Но в случае острой необходимости и за отсутствием эби роды могли принимать и ближайшие старшие родственницы роженицы.
Как только ребенок появлялся на свет, повитуха, отрезав и завязав пуповину, обмывала младенца и заворачивала его в нательную рубаху отца. Считалось, что это помогает установлению прочных отношений взаимного уважения и любви между отцом и ребенком. Затем совершался ритуал авызландыру (смысл. дать отведать). Для новорожденного делали подобие соски — в тонкую ткань заворачивали комок разжеванного с маслом и медом хлеба и давали пососать. Иногда просто обмазывали рот ребенка маслом и медом или медовым раствором — зэмзэм су. Обряд сопровождался традиционными пожеланиями счастья, здоровья, способностей, благосостояния новорожденному.
На следующий день устраивали бэби мунчасы (досл. — детскую баню). После посещения бани домочадцами, когда она становилась нежаркой, повитуха помогала помыться молодой мамаше и искупать младенца.
Спустя несколько дней в доме, где родился ребенок, устраивали обряд бэби туе и исем кушу (пир по случаю рождения ребенка и имянаречения). Приглашали муллу и гостей — мужчин из числа родственников и знакомых семейства. Мулла открывал обряд традиционной молитвой, затем к нему подносили на подушке ребенка, и он обращался к всевышнему, призывая его принять новорожденного под свое покровительство. После этого нашептывал на ухо младенцу азан (призыв к молитве для правоверных мусульман) и произносил имя новорожденного. Имена детям подбирали, как правило, муллы, имевшие специальные календари-именники. В них с давних времен преобладали имена из религиозных канонических сказаний. Считалось, что от имени зависит дальнейшее будущее младенца и его судьба. Выбор зависел от многих причин. В небогатых семьях старались подобрать имя, символизирующее богатство и благосостояние, если ребенок выглядел слабым — выбирали имя, отражающее крепость духа и тела и т.д.
К древним общинным традициям татар относится обряд угощения бэби ашы. В продолжение нескольких дней подруги, соседки и родственницы молодой мамы приходили навестить ее и приносили с собой угощения, а иногда и подарки. Бэби ашы существует и сейчас.
источник: vatan.yeshlek.ru
Тагын бер бик тә кызык теманы башлап җибәрәм – бәби ашы. (Кайдадыр бәби чәе дип тә атала ул, беләм. Ә бездә – бәби ашы).
Бу шундый кызык, зур, хәтта катлаулы тема дияр идем. Кереп китсәң, чыгып җитә алмыйсың.
Бәби ашына хәтле бәби тапкан әнинең хәлен белергә килү дигән нәрсә бар әле. Бигрәк тә элегрәк шулай булган ул. Бәби тапкан хатынның хәлен белергә дип тизрәк, алданрак керергә тырышканнар. Саваплы саналган бу чөнки. “Тиз генә коймагымны пешердем дә, үзем беренче керим әле, савабын беренче үзем алыйм әле, дип әйттем”, – дип сөйләгән иде миңа бер апа Мамадыш районында.
Нинди матур күренеш! Нинди күркәм гамәл булган бит бу! Килешәсезме? Бу сүзләрдә бит күпме мәгънә, күпме акыл, күпме гыйлем! Монда халыкның менталитеты да, монда, гомумән, кешелекнең ярдәмчеллеге, кешелеклелеге дә! Әйтеп бетергесез бу!
Шунда бит әле ул бәби тапкан хатынга тәмле ризыгын да китерә. Баладан соң хәлсезләнгән хатынга ризык булсын, аңа көч керсен, тизрәк тернәкләнсен, аякка бассын, дигән теләк белән китерә ул аны. Бала тапкан хатынның хәлен шундый ук хәлне кичергән хатын аңламаса, кем аңлар икән?!
Элек күп кеше кабартма йә коймак пешереп китергән. Әбиләрдән язып алынган сүзләр белән бүлешим әле бераз: “Кабартма пешердем дә, табакка тутырдым да, шуны керттем. Әни кабартмасы булган ди-ди ашады шуны”. Ботка да китергәннәр хәтта! “Безнең вакытта нәрсәсе бар инде. Манный боламыгына кадәр пешереп килә иде нәнәй. Көненә өч тапкыр пешерә иде бугай”.
Хәленнән килгән кеше бәлешен йә гөбәдиясен дә китергән. Килгән кеше үзенә күрә бүләген дә алып килгән инде. Балага чүпрәк-чапрак, әни кешегә дә йә яулык, йә 1-2 метр ситса (тукыма). Заманасына күрә яхшы бүләк саналган инде алар.
Ә менә бәбиләгән хатынның әнисе зуррак бүләк китерергә тырышкан инде. Балага сырган юрган йә одеял, кечкенә генә мендәр дә булган. Балаңның баласы балдан татлы диләр бит әле, менә шул инде ул, җаныкайларым!
Бәби тапкан хатынның хәлен белгәннән соң күпмедер вакыт узгач, яшь әни бераз тернәкләнгәч, бәби ашы (бәби чәе) уздыралар. Бу йоланың исемнәре дә ягына күрә төрле-төрле. Мәсәлән, аның “бәби мае”, “бәбәй боткасы”, “май аш” дигән атамалары да бар. Әле тагын бөтен якта да билгеле “бәби туе” дигәне дә бар. Исеме төрле-төрле, ә җисеме бер!
Бер яктан бу мәҗлес яңа туган балага бүләк бирү, аңа изге теләк теләү мөмкинлеге булса, икенче яктан, бу ике нәсел-нәсәпне күрештерү-аралаштыру, туганлаштыру чарасы да!
Бигрәк тә бәби тапкан хатынның ата-анасы бөтен булган туганын җыеп килергә тырышкан бу мәҗлескә. Бигрәк тә кызлары беренче баласын тапкан булса. Чөнки бит аларның кызлары шушы көннән тормыш юлының яңа баскычына басачак –яңа статуста, әни статусында яши башлаячак. Ата-ана өчен кызларын котлау, бу вакыйганы билгеләү – бик зур дәрәҗә. Бу көн һәркем өчен дә бәйрәм. Кунакка баручы һәр кеше аш белән килә. Йола гадәте шуны таләп итә.
Хуҗалар өстәлләр сыгылып торырлык ризык әзерләсә дә, күчтәнәчкә кем чәкчәк, кем бавырсак, кем бәлеш пешереп алып килә. Тастымалга төргән төенчеген күтәреп баручылардан урамда ук: “Бәбәй ашына киттегез мени?” – дип сорый торган булганнар. Кайбер якларда бәби ашы (бәби чәе) исем кушу йоласы белән бер көнне уздырыла.
Исем кушу йоласы турында тулырак «Шәһри Казан»ның киләче чәршәмбе санында укый алырсыз.
Зәлия Брусько
Фото: kaibicy.ru
Перейти к содержанию
Балага исем кушу тэртибе, бәби туе уздыру
На чтение 2 мин Опубликовано 22.07.2015
Бала тугач та аңарга тиз арада исем кушарга кирәк, бу йола татарларда атна-ун көн эчендә башкарыла.
Балага исем кушу өчен имам чакырыла, гадәттә бәби туе уздырыла. Балага матур һәм бигрәк тә мәгънәле исем сайларга кирәк, чөнки бернинди мәгънәсез татарларга хас булмаган исемне имам кушмаска хаклы.
Исем кушу мәҗлесе әти-әни, әби-бабай, гаилә әгъзалары һәм туганнар катнашында үтсә яхшы. Исем кушу Аллаһ Тәгалә, милләт һәм баланың үзе каршында зур җаваплылык. Чөнки пәйгамбәребез саллалаһү галәйһи вәссәләм әйткән «Кыямәт көнендә үзегезнең һәм атагызның исеме белән чакырылырсыз» — дигән. Шуна күрэ дә исем илаһи, милли һәм аһэнле булырга тиеш. Шулай ук исемнен күп вакытта жисеменә туры килүен истэ тотарга кирэк. Чонки исем ул яшәү туграсы, гомер тамгасы.
Балага исем ничек кушыла?
Имам баланың уң колагына азан, сул колагына камәт әйтә. Синең исемең Фәлән Фәлән улы яки кызы дип колагына пышылдап әйтә. Аннан соң, Коръәни Кәримнән бер сүрә укылып, дога ителер. Баланың иленә, милләт һәм диненә файдалы кеше булып җитешүе өчен дога кылына. Әти-әнисе тәбрик ителә.
Ни өчен намаз алдыннан кебек азан белән камәт әйтелә дигән сорауга дин галимнәре әлеге азан белән камәт адәм баласына җеназа намазы укыр өчен дип аңлаталар. Чөнки күбебез белә — җеназа намазы алдынннан азан да әйтелми камәт тә төшерелми, чөнки алар инде кешегә тугач та әйтелгән. Бу безнең гомеребезнең шулкадәр тиз үтеп китүен аңлатыр өчен һәм күбрәк изгелекләр эшләп калырга соңга калмаска үзенә күрә бер кисәтү дә булып тора.
Поздравление с рождением ребенка на татарском языке
Бала тугач котлау (Бәби туе)
Бәби туды, нинди шатлык бүген.
Җиткерәбез ихлас теләкне
Ак биләүгә салган нарасыйга
Бәхет булсын иң зур бүләге.
Ике канат булсын иңнәрендә
Әти белән газиз әнисе.
Кояш кебек балкып торсын йөзе,
Саулык бирсен таза гәүдәсе.
Бүген әле сабый. Киләчәктә
Өметләрне сезнең акласын
Гадәтләрне өнәп, күркәм эшегез белән
Олы тормыш юлын атласын.
***
Котлыйм сезне – бәбиегез туды!
Бирсен сезгә бары куаныч!
Игелеге өчен тотып сөяр җимеш.
Авыр чакта булсын юаныч.
Тәүфыйк аны бер дә ташламасын,
Йөзен күрик һәрчак аклыкта.
Әти-әни сүзен таптамыйча,
Күңелләре булсын сафлыкта.
Ана кешене котлау
Сине бөек исем, зур бәхет, Ана булуың белән тәбриклибез.
Әни булудан да олы бәхет, куаныч, шатлык, горурлык юк дөньяда.
Нәниеңнең якты дөньяга килүе изге көнгә, изге вакытка,
изге минутка туры килеп, аның дөньяда да, әхирәттә дә
бәхетле вә сәгадәтле булуын телибез.
Кадерле нәниеңә күкрәк сөтең белән
Аллаһы ттәгалә холык, тәүфикъ, ягымлылык, тапкырлык бирсен.
Үзенңә тагын матур – матур бәбиләр табып, аларның чыркылдашып көлүләреннән,
уйнауларыннан, “Әни” диеп килеп кочаклауларыннан ямь табарга насыйп итсен.
Ир бала тугач
Өегезгә нур өстәп шатлыклы зур бәхет килгән сөенечегез белән котлыйбыз.
Ата – ана бердәм булса, бала күркәм туа, күркәм үсә.
Нәсел агачын дәвам итуче улыгыз нык билле, дәү, таза,
аталы – аналы, үзегез кебек тәмле сүзле, шат йөзле, уткен күзле,
бәхетле, “менә терәк нишләтә, әтисенең малае” – диярлек акыллы, нәзакәтле үссен.
Улыгыз шук та булсын, ут та булсын.
Үзегезнең җаныгызга тынычлык, тәнегезгә сихәтлек телибез.
Мул ризыклары белән тагын бер чибәр кыз да алып кауйтырга насыйп итсен үзегезгә.
Кыз бала тугач
“Ак кагазъ, кызыл бизәк, кызыгам бизәгенә, хатын һаман бер кыз тапмый,
тиядер үзәгемә” – дип йөри идегез, теләгегез кабул булган.
Колактан шатлыкка чумгансыз.
Ювелир эшенә дә мачтыр икәнсез.
Ниһаять энҗе бөртегедәй, кыз алып кайтуыгыз белән котлыйбыз.
Җимешсез агач, яңгырсыз болыт – төтен дигәндәй, җан җимешегез шафкатьле,
тәүфиклы, сылу вә ягымлы, мәхәббәтле вә бәхетле үссен.
Нишләтәсең, бәйләм итеп өзәр өчен үстерелә чәчәкләр.
Йөзек кашыдай кызыгыз бер вакыт үсеп җитәр,
мин яшь диеп тормас, бик тиз китәр. Бирсен Ходай.
Икегез дә пар килгәнсез, тагын бәбиләр алып кайтыгыз,
һәр вакыт бер – берегезнең җан сулышын тоеп яшәргә булсын.
***
Өегезгә нур өстәп шатлыклы зур бәхет килгән, сөенечегез белән котлыйбыз!
Ата-ана бердәм булса бала күркәм туа, күркәм үсә. Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык бәдәнле, зирәк акыллы, үзегез кебек тәмле сүзле булсын!
Улы барның үзе бар, кызы барның эзе бар, эзле булырга да язсын үзегезгә!
* * *
Йә, Раббым! Ошбу балага хәерле гомер, хәерле сәламәтлек, хәерле гыйлем, хәерле һөнәр, хәерле кәсеп биреп, динебезгә, илебезгә, милләтебезгә файдалы, әти-әнисенә миһербанлы, шәфкатьле бала булып үсеп җитүен насыйп ит.
Ошбу баланы Ислам динен күәтләүче һәм Пәйгамбәребезнең өммәте кыл. Әти-әнисенә бу баланы шатлык-сөенеч, тигезлек белән үстереп, шатлык-сөенечләрен генә күрергә насыйп кыл. Үсеп җиткәч, хәерле бәндәләреңне насыйп итеп, матур гаилә коруларын да насыйп кыл. Әмин.
* * *
Хөрмәтле … ханым!
Сине бөек исем, зур бәхет иясе — Ана булуың белән тәбриклибез. Әни булудан да олы бәхет, куаныч, шатлык, горурлык юктыр дөньяда.
Нәниеңнең якты дөньяга килүе изге көнгә, изге вакытка, изге минутка туры килеп, аның дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле вә сәгадәтле булуын телибез.
Кадерле нәниеңә күкрәк сөтең белән Аллаһы тәгалә холык, тәүфыйк, акыл һәм сихәт бирсен. Үзеңә тагын матур-сәламәт бәбиләр табып, аларның чыркылдашып көлүләреннән, уйнауларыннан, “Әни” дип кочуларыннан ямь, тәм, шатлык табып яшәргә насыйп итсен.
* * *
Елмаю ул — кешенең җанындагы, тәнендәге бөтен күзәнәкләрен уятучы сихри көч. Елмаюга сусаган күзләр, бу көч тәэсирендә кая карарга белмичә камашалар. Чынлап та, бу төссез тормышта елмаю, дөньяны төрле төсләргә күмә алырга сәләле. Ә сабыең — үз сабыең елмаюы, эчкерсез, саф, гади, якын, яктылык, җылылык бөркетә торганы, уеңдагы барлык борчу-хәсрәтләрне оныттыра, сөйдерә, яраттыра торганы…..
Кадерле, … ! Котлыйм! Сезнең гаиләдә бүген үзегезнең елмаючан кояшыгыз барлыкка килде. Сез чиксез бәхетле, сезнең шушы бәхетегезгә карап без дә куанабыз. Сабыйның бу дөньяга бәхетле булыр өчен, кешеләргә үрнәк булырдай, акыллы-тәүфыйклы, чын кеше булыр өчен туганлыгына ышанабыз. Аның сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүен телибез.
Ата-ана өчен баланың кадере хакында әйтеп тору урынсыз дип уйлыйм. Чөнки бу хисләрне кеше сүзләре белән генә әйтеп булмый. Ул хис — нәкъ шул елмаюдан башланган һәм гомерлеккә үзенә чорнап алган акыл белән генә аңлатып булмаслык хис. Сезгә шул хисне бөтен барлыгыгыз белән кичереп шул туган нарасыегыз өчен җаваплылыкны истән чыгармыйча, берни белән дә алмаштырып булмаслык ата-ана назын кызганмыйча гел куанышып яшәргә дигән теләктә калабыз!
* * *
Кадерлеләрем, бүгеннән сез Җир йөзендәге иң бөек исем –әти белән әни исеменә лаек булдыгыз.Моны сезгә нәни мәхәббәт җимешегез бүләк итте. Сезне сабыегыз тууы белән чын күңелдән тәбрик итәбез.Нәниегез тормышыгызның иң нәфис ,иң кадерле чәчкәсе булып ,тормышыгызга ямь,мәхәббәтегезгә — көч,сафлык өстәп,сау-сәламәт,зирәк акыллы булып үссен! Сезгә сабыегызны тәрбияләүдә түземлелек ,чын әти-әниләр акылы телибез. Үзегезгә һәм сабыегызга тыныч,аяз күк йөзе гомерлек юлдаш булсын!
* * *
Хөрмәтле…..!
Өегезгә нур өстәп, шатлыклы зур бәхет алып килгән сөенечегез белән котлыйбыз!
Ата-ана бердәм булса, бала күркәм туа, күркәм үсә. Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык билле, дәү, таза, аталы-аналы, үзегез кебек тәмле сүзле, шат йөзле, үткен күзле, бәхетле, “менә терәк нишләтә, әтисенең малае!”-диярлек акыллы, нәзакәтле үссен. Улыгыз шук та булсын, ут та булсын.
Үзегезнең җаныгызга тынычлык, тәнегезгә сихәтлек телибез. Улы барның үзе бар, кызы барның эзе бар. Мул ризыклары белән тагын бер чибәр кыз да алып кайтырга насыйп итсен Аллаһы Тәгалә үзегезгә.
* * *
Хөрмәтле ….. !
Сине бөек исем, зур бәхет, Ана булуың белән тәбриклибез. Әни булудан да олы бәхет, куаныч, шатлык, горурлык юктыр дөньяда. Нәнинең якты дөньга килүе изге көнгә, изге вакытка, изге минутка туры килеп, аның дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле вә сәгадәтле булуын телибез. Кадерле нәниеңә күкрәк сөтең белән Аллаһы Тәгалә холык, тәүфикъ, ягымлылык, тапкырлык бирсен.
Үзеңә тагын матур — матур бәбиләр табып, аларның чыркылдашып көлүләреннән, уйларыннан, “Әни” дип кочуларыннан ямь, тәм, шатлык табырга насыйп ит.
* * *
Җимешсез агач — утын, яңгырсыз болыт — төтен дигәндәй, җан җимешегез шәфкатьле, тәүфиклы, сылу вә ягымлы, мәхәббәтле вә бәхетле үссен.
Нишләтәсең, бәйләм итеп өзәр өчен үстерелә чәчәкләр. Йөзек кашыдай кызыгыз бер вакыт үсеп җитәр, мин яшь диеп тормас, бик тиз китә. Бирсен Ходай.
Икегез дә пар килгәнсез, тагын бәбиләр алып кайтыгыз, һәрвакыт бер -берегезнең җан сулышын тоеп яшәргә булсын.
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
средняя общеобразовательная школа села Москово
муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
Внеклассное мероприятие по ОРКСЭ на татарском языке на тему: «Исем туе, бәби мунчасы, бәбинең беренче чәчен алу йолалары һәм алар белән бәйле ырымнар»
(«Традиции имянаречения, первой бани для младенца, первой стрижки волос и связанные с ними ритуалы и предсказания»)
Автор: Назарова Наиля Султановна,
МБОУ СОШ села Москово,
учитель английского языка,
старший вожатый,
классный руководитель
Москово — 2019
Аннотаия
Барыбыз да белүебезчә, безнең татар халкыбызның үзенә генә хас булган бәйрәмнәр, уеннар, ритуаллар, йолалар һәм гөреф-гадәтләр системалары бар. Шуларның кубесе халык арасында ел әйләнәсендә уздырыла торганнары хаман да сакланган: хуҗалык, игенчелек һәм терлекчелек традицияләре белән бәйлеләре мөһим булып торган булсалар, кеше тормышы турындагылары — аеруча әһәмиятле урын алып торалар. Алар барысы да халкыбызның төрле карашлары нигезендә йолалар, ритуаллар булып бүгенге көнгә кадәр формалашып килгәннәр. Туганнан башлап һәр бала да әби-бабаларыбыздан калган үз яшәеше белән бәйле йолаларны, гөреф-гадәтләрне һәм дә кызыклы ырымнарны белүләре һәм киләчәк буынга җиткерүләре, ә безнең, укытучыларның һәм ата-аналарның, аларны шуңа өйрәтү – төп бурыч булып тора. Ата-аналарның бу дәрестә катнашулары – укытучы-мәктәп-укучыларның тыгыз бәйләнештә булуларын ачык исбатлый.
Әлеге класстан тыш чараның актуальлеге: чараны үткәрүдә федераль дәүләт стандартларының яңалыгы, ягъни универсаль гамәлне — коммуникатив гамәлләрне тирән һәм дөрес итеп формалашуы, баланың үз фикерен монолог һәм диалог формасында гади телдә адресатка җиткерә белүгә әзерләү. Болар барысы да класстан тыш дәресенең актуальлеген раслап тора.
Аудитория: 1-11 сыйныф укучылары, ата-аналар, укытучылар.
Класстан тыш чараның темасы: «Исем туе, бәби мунчасы, бәбинең беренче чәчен алу йолалары һәм алар белән бәйле ырымнар»
Укытучының исеме: Назарова Наилә Солтан кызы
Чара: класстан тыш
Сыйныф: 4
Тема: «Исем туе, бәби мунчасы, бәбинең беренче чәчен алу йолалары һәм алар белән бәйле ырымнар».
Максат:
1. Дидактик: укучыларга, аларның ата-аналарына татар халкының үзенә генә хас булган бәйрәмнәре, ритуаллары, йолалары һәм гөреф-гадәтләре турында тулы, өстәмә мәгълүмат бирү;
-
Үстерешле: укучыларның фикерләү һәм коммуникатив сәләтләрен үстерү, ырым-әйтемнәрнең мәгънәсен аңлату; әби-бабаларыбыздан килгән гөреф-гадәтләренең кыйммәтен, әһәмиятен һәм үзенчәлекләрен исбатлый белү күнекмәләрен булдыру;
3. Тәрбияви: туган телебез белән горурлану, аны онытмау, ярату, ихтирам итү хисе тәрбияләү культурасы, сөйләм зәвыгы, матурлык хисләрен булдыру; ритуаллар, йолалар һәм гөреф-гадәтләр аша өлкәннәргә ихтирамлы булу; тарихибызны онытмауны, матурлыкны балачактан ук тоя һәм күрә белергә өйрәтү.
Предметара бәйләнешләр: тарих дәресе, татар теле.
Төп төшенчәләр: татар халык бәйрәме, ритуал, йола, гөреф-гадәтләр, ырым, ышанулар, юраулар.
Ресурслар:
— төп:
1) Уразман Р. “ Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре”.
— өстәмә:
1) Казыйханов В.С. “Әхлак дәресләре”.
2) Татар халык иҗаты.
3) М.Х. Бакиров “Татар фольклоры” Казан, “Мәгариф”, 2008ел.
4) Ш.Ш. Җәләлиева “татар халык педагогикасы”, Казан, “Мәгариф”, 2000ел.
5) Ф.С. Кәримова, Ф.Г. Сәяпова “Мәктәптә бәйрәмнәр һәм кичәләр”Яр Чаллы, “Мәгърифәт”, 2002ел.
6) Вәлиуллин М. Яңа стандартлар туганда. – Мәгариф журналы. – 2010. — № 2. – Б. 3-6.
Җиһазлау: компьютер, татар халык көе, Абубакирова Гөлфәридәнең “Ырымнар, гореф-гадэтлэр” жыры, чыгыш ясар өчен кирәкле декорация һәм материаллар, “Гаилә” турында видео-презентация.
Әзерлек эшләре:
1. Бәби мунчасы, бәбинең беренче чәчен алу һәм исем туе белән бәйле йолалар турындагы мәгълүмат туплау (нәнәйләр, олы әбиләр белән сөйләшү).
2. Балаларга рольләр тарату, текстлар, аңлашылмаган төшенчәләр, белән эшләү; кирәкләрен-кирәкмәгәннәрен аеру.
3. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән “ритуал, йола, гөреф-гадәтләр, ырым, ышанулар, юраулар” сүзләренең мәгънәсләрен карарга.
4. Бер атна алдан ата-аналар җыелышы «Минем буын һәм гаиләм» темасына, фотокургәзмә “Нәнәемнең җылы куллары…”, “Минем исемем” темасына инша язу.
5. Презентация өстендә эшләү.
Эчтәлек:
1. Кереш суз.
2. Исем туе йоласы.
3. Бәби мунчасы йоласы.
4. Бәбинең беренче чәчен алу йоласы.
5. Рефлексия: әти-әниләр һәм укучылар белән бергә презентация өстендә эш итү.
6. Фотога төшү һәм милли ашлар белән чәй эчү.
Класстан тыш чараның барышы
Абубакирова Гөлфәридәнең “Ырымнар, гореф-гадэтлэр” дигән жыр яңгырый.
-
Исем туйы
Зал эллеккегечә бизәлгән, тирә-якта өй-яраклар: борыңгы савыт-саба, сандык, самавыр, чигелгән тастымаллар, урындыклар, матур бизәкле мендәрләр, бишек, бишек эчендә – бала (кешегэ охшаш курчак), елаган бала тавышы чыга. Яшь ана “Бишек җыры”н әкрен генә баласын селкетә-селкетә башкарып утыра. Залның икенче моешендә берничә бала уйнап утыра. Бүтән бер ир бала залга йогереп керә:
Ир бала: Сөенче! Сөенче!
Икенсе бала: Сөенчегә — уң колагың!
Ир бала: Сөенче!
Өсөнсө бала: Сөенчегә — Тычкан боты!
Ир бала: Сөенче! (Тыпырдатып биеп ала.). Фәйрүзә апаның бәбәе бар, барабызмы бала күрергә?
Балалар: Барабыз, барабыз! (Чыгып китәләр).
Шаян җыр яңғырый.
Исәнмесез, саумысыз,
Нигә каршы алмайсыз?
Әтәчегез күкәй салган,
Нигә чыгып алмыйсыз?
Бәпечегез котлы булсын,
Котло булсын туегыз.
Бәпеч туена килдек без,
Нигә каршы алмыйсыз?
Ана: Исәнмесез, балалар!
Әйдәгез, әйдә, түрдән узыгыз.
(Балалар тезелеп утыралар).
Әби: Менә, балалар, алла бирсә, мулла чакыртып, Азан әйттереп, исем дә куштырырбыз. Шулай булгач, кызлар, әйдәгез әле, исем сайлыйк бәпечкә. Исем сайлый башлыйлар.
1-че кыз: Әйдәгез, Рәисә дип кушыйк. Рәисә– гарәп исеме, баш, җитэкче дигәнне аңлата.
2- че кыз: Дуслар, мин бик матур исем беләм! Ул – Кадрия! Бу исем гарәп телендә кадерле, белгән, танылган дигәнне аңлата.
3- че кыз: Мәдинә исеме дә бигрәк матур. Ул изге кала исеме.
4- че кыз: Юк, юк, ахирәтләр! Фазыйлә исеме ифрат матур бит! Ул гарәпчә лаеклы, бик яхшы дигәнне аңлата.
Шулчак чаршау артыннан сабый елаган тавыш ишетелә. Әби бәбәйне кулына ала, җыр җырлый башлый.
Әлли-бәлли бәпкәсе,
Кайда киткән әнкәсе?
Тау буена җиләккә,
Бәпечемә бүләккә!
Әлли-бәлли итәр ул,
Уфаларга китәр ул.
Уфалардан кайтканчы,
Табиб булып җитәр ул!
Кендек әби (баланың башыннан сөеп): “Төтәс-төтәс хатыннан, кыздан, кара күздән, коңгырт күздән, картлардан, яшьләрдән, ятлардан, дуслардан; тфү, тфү, бетсен, китсен җитмеш агач башына; азганга, тузганга, тигәнәккә. туфракка, җилгә очкан яфракка, тфү, тфү, үтсен, китсен!..”
Ишек кагып мулла керә. Бер ничә әби һәм кунаклар килеп керәләр.
Мулла: Әссәламәгалейкүм, әллә соңладым инде?
Ана: Вәгалейкүмәссәлам, мулла абый, бик вакытлы килдегез.
Әби: Әйдүк, әйдүк, түрдән узыгыз! Мактап кына йөрисез! Аш-су әзер, көтәбез үзегезне!
Кызлар кунакларны каршы алалар, кунакларның кулларына комганнардан су сибеп торалар. сөртер өчен, сөлгеләр тоттыралар. Әбиләр бер-берсе белән исәннәшеп чыгалар, утырышалар.
Әби: Кызыбызга исем кушыйк. (Әти кеше сабыйны өстәлдәге мендәргә сала. Мулла Корьән укый башлый).
Мулла: Актан ак бул, пактан пак бул.
Олыга — кече, кечегә — олы бул.
Уң колагыңа — Азан, сул колагыңа — Исем!
Исемең — Мәдинә булыр (3 тапкыр кабатлый).
Кунаклар котлый, теләкләр әйтәләр.
1-че әби: Озын гомерле булсын!
2-че әби:Тизрәк атлап китсен!
3-че әби: Ата-анасына изгелекле, илгә – игелекле булсын!
4-че әби: Тәүфиклы, бәхетле булсын!
5-нче әби: Күлмәк белән тугансың, бәхетле, озын гомерле булырсың!
Кунаклар бөтенесе бергә:
Ата-инәңә шәфкәтле бул,
Олыга- кече бул,
Кечегә олы бул.
Иман әйтеп, намаз ҡыл,
Яман эштән ерак тор!
Илдә бер батыр булсын,
Дошман дер куркып торсын,
Ярышта ал бирмәс бул,
Яуда тугры юлдаш бул! (әгәр дә яңа туган бала малай булса)
Аксакал:
Тәүфиклы бала булсын,
Иманлы бала булсын.
Илнең данын саҡласын,
Илнең канын якласын!
Кендек әни:
Бәхетле, тәүфиклы бул,
Татлы телле бул.
Таштай нык бул,
Бүрәнәдәй бүкән бул!
Олы сүзен тыңлар бул,
Атаң, анаң, мине бел,
Хөрмәтлә син илеңне,
Хөрмәтлә син телеңде,
Хөрмәтләрләр үзеңне! – дип сабыйга май белән бал каптыра.
Балалар: Баласы бар — кызы бар,
Бер ай сынлы кызы бар!
Ялтыр-йолтыр күзе бар,
Барлык кеше кызыгыр.
Тфү, тфү, буш икән,
Ай сынлы түгел икән.
Анасы: Ак күздән, күк күздән,
Кара күздән, сары күздән
Тос, тос, тос.
Ала күздән, соры күздән,
Кара күздэн, зәңгәр күздән
Тфү, тфү, тфү.
Күзе артына китсен,
Уңнан килсә уңга китсен,
Сулдан килсә – сулга китсен.
Яман күзе – бүтәнгә!
Тфү, тфү, тфү
Әби: Хәзер, әйдәгез, бәбэй туу куанычынан бәйрәм табынына рәхим итегез! Өлгер хуҗалар кымызын да пешергән, казан ачып итен дә пешергән! Түрдән узыгыз!
-
Бәби мунчасы йоласы
Музыка уйнаганда чишмә буе куренеше корып куялар. Челтерәп аккан чичшмә, кошлар тавышы. Капма-каршы ике ахирәт очраша. Берсе су тутырып тулы көянтәләр белән китеп бара, икенчесе – әлегә буш көянтәләре белән су артыннан гына барып ята икән.
1-нче кыз: Ий, исәнме, Гамиләкәем!
2-нче кыз: Исән, исән!
1-нче кыз: Нишләп йорисең безнең якларда?
2-нче кыз: Мөхәммәтнең оныгы туган бит. Ишетмәдең мени?
1-нче кыз: Шулай мени?! Ишетмәдем шул…
2-нче кыз: Менә яңарак кына мунчаларын ягып җибәргәннәр икән, бәби юырга, күреп калдым. Шунда су илтә идем әле: савап булсын, дип.
1-нче кыз: Ә, кара әле, мин дә берәр изгелек эшлим әле. Көт мине, ярамы? Көт…
2-нче кыз: Әйдә, әйдә тизрәк, көтәм!
(Музыка, 1-нче кыз чишмәдән су ала, алып бетергәч, бергә ягылган мунча ягына чыгып китәләр).
2-нче кыз 1-нчесенә сөйләнә-сөйләнә: Барып кергәч үк, күз тимәс өчен бала башына тоз сибәләргә оныттырмассың әле, ярыймы, Хәдичә? Сәхибнең малаена шулай иткән идек бит былтыр?!
1-нче кыз: Дөрес сөйлисен, күршекәем. Ярый.
Музыка уйнаганда мунча куренеше корып куялар. Яшь ананың әнисе белән яшь ана 40 көне дә тулмаган кыз баланы мунча кертергә әзерләнеп йориләр. Кулларында сабын, оча (тазик), сөлге, мунча себеркесе.
Яшь ананың әнисе: Бисмилләхир-рәхмәнни-рәхим әгүзү билләхи минә шайтаннир раҗим. Әннәң яккан мунча түгел ул, әттәң ташыган су түгел. Аю баласы кебек тә, бүре баласы кебек тә, 70 тимер ташлары кебек, тәгәрәп-тәгәрәп үссен безнең кызыбыз. Бәхетле, тәүфиклы, алтын канатлы булсын.
Яшь ана: Амин, әнием, шулай булсын!
Яшь ананың әнисе (Баланы чабындырганда һәм коендырганда):
Аюдай ала булсын,
Бүредәй бүгә булсын,
Таштай таза булсын,
Судай сылу булсын,
Талигалы – тәүфыйкьлы булсын,
Аналы – аталы, алтын канатлы булсын.
Кибәндәй юан, киртәдәй озын булсын.
Яшь ана: Балама сәламәтлек, бәхет телибез.
(Баланы юындырып сөртәләр дә, сәхнәдән укына-укына чыгып китәләр).
-
Бәбинең беренче чәчен алу йоласы
Музыка уйнаганда яңадан өй куренеше корып куялар. Яшь атаның әтисе белән яшь ата 40 көне дә тулмаган кыз баланың чәчен алырга әзерләнеп йориләр. Кулларында элеккеге чәч ала торган корал, сабын, су, кулъяулык, кечкенэ үлчәү һәм герләр. Идәндә сандык һәм аның өстендә төрелгән алтын-көмеш акчалар тора.
Яшь атаның әтисе: Хәзер инде, улым, баланың чәчен дә алырга вакыт та ңитте.
Яшь ата: Алырбыз, алырбыз, әти!
Яшь атаның әтисе: Безнең Тимергалине чын егет ясыйк әле! Синең бабаң мәрхүм чәчеңне алды, мин сине шулай тотып утыруым исемдә… менә 20 ел да узмады, хәзер инде үз балаңны минем кебек тотып утырасың, Аллага шөкер.
Яшь ата: Алланың рәхмәте, әти! Вакыт сизелми дә үтә шул!
Сабынын юешләтә, башын сабынный, чәчен кыра башлый. Берничә мәлдән соң баланың башында ике бөтерчек куреп кала.)
Яшь атаның әтисе: Кара әле, улым, кара әле – егетебезнең баш түбәсендә хас синеке кебек ике бөтерчеге бар икән. Бабаң да синдә күрү белән: “Баланың баш түбәсендә ике бөтерчек булса, бик бәхетле булыр икән”, — диеп куйган иде. Чынлап та, син бик бәхетле, улым, үзеңә охшаган балаң бар инде. Күзләр генә тимәсен. Тфү…
Яшь ата көлеп кенә куя.
Яшь атаның әтисе (чәчен алып бетергәч): Кайда әле, үлчик әле Тимергалинең чәчләрен.
Үлчәм белән кечкенә герләрне алып үлчи башлый.
Яшь атаның әтисе: Бик җиңел, бик җиңел! Көлә. 500 миллиграмм! Булды бу, җыеп куяек. Шушы чәч сәдакасы дип, авылыбыздагы иң карт карчыкка 500 миллиграмм авырлыктагы алтын-көмеш тәңкәләр күчтәнәч итеп төшереп бирерсең, улым.
Яшь ата: Ярар, әти, озакка сузмасбыз, бүген үк төшереп бирермен!
Яшь атаның әтисе: Чәчләре синеке кебек куе, кара булып үссен! Матур булып үссен, яме?
Яшь ата: Ярар, эти! Шулай булыр!
Яшь атаның әтисе: Кечкенәбезне бер яшькә кадәр көзгегә каратмагыз. Борынгылар әйткәнчә: “Сөйләшә алмас яки тотлыга торган булыр”. Тәүбү-тәүбә…
Яшь ата: Рәиләгә дә әйтермен, әти, ярар!
Яшь атаның әтисе: Менә бит безнең матуркаебыз! Чын батыр инде… дигән сүзләр белән чыгып китәләр.
-
Рефлексия (презентация)
Алып баручы: Барыгызны да “Гаилә” турындагы видео-презентация өстендә эшләргә чакырабыз.
Алып баручы: Барыгызны да бергәләп фото төшергә һәм чәй эчергә чакырабыз.
Алып баручы: Әби-бабаларыбыздан сакланып калган һәм безнең көннәргә кадәр килеп җиткән байлыкны онытырга һәм югалтырга ярамый. Боларны барысын да, кадерле укучылар һәм ата-аналар, тагын да өйрәнеп, тормышыгызда кулланыгыз! Алар — ата-бабалар сүзе, алар — яшәеш дәресе.
Ихтибарыгыз өчен зур рәхмәт!