Буыннар чылбыры озелмэсен сценарий

"Буыннарның көмеш чылбыры" Сценарий

Буыннарның көмеш чылбыры

Кечкенә малай. Әби,әби, дим. Кая син, чык әле тизрәк.

Әби. Әү, улым, ни бар?

Кечкенә малай. Әби, сөенчегә нәрсә бирәсең?

Әби. Хы, нәрсә бирим икән инде? (уйланып). Ә-ә, теге син ярата торган шикаладны бирермен.

Кечкенә малай. И- и, әби! Шоколад белән генә алдый алмассың! (кулы белән ишарәләп). Беләсеңме, синнән бер бик шәп җыр!

Әби. Җыр? Хи-хи, улым! Җырламаганга да биш былтыр бит!

Кечкенә малай. Яле, әбекәй, ялганлама әле мине. Синең ишегеңнең бер ярыгы бар. (шаярып). Менә шуннан акрын гына моңлы көй агыла… Татар моңы…

Әби.Шулаймы? Я, ярар ла, җырлыйм инде, җырлыйм.

                        Татар халык җыры.

Я, син миңа ни бирәсең инде?

Кечкенә малай. Ә мин, әби, синең   күптән югалткан дисбеңне таптым! Менә ул!

                         Дисбең тотып, әби, намазлыкта,

                         Һәр көн изге догаң кыласың.

                         Нәселемнең ныклы шәҗәрәсен

                         Чылбырларга үреп куясың.

Әби. И, и рәхмәт инде, улым! Минем өчен бу – бик кадерле бүләк. Ул бит миңа – бабам бүләге. (көй агыла). Ә аны мин синең әти-әниеңә, алар — сиңа, ә син балаларыңа тапшырырга тиеш буласың.

Әнисе чыга.

 Әни. Улым, кая югалдың син? Дәресләреңә утырасың бар бит?      

 Кечкенә малай. И, әни, нинди дәрес әле монда?! Монда без әби белән “чылбыр” тезеп утырабыз әле.

Әни. Нинди чылбыр? Каян алдыгыз?

Кечкенә малай. Буыннар чылбыры. Ныклы,өзелмәс чылбыр. Менә ул! (дисбене күрсәтә)

Көй астында алып баручы чыга.

Алып баручы.  Исәнмесез, хәерле көн диеп,

                            Башлыйк әле сүзне, туганнар.

                            Туган илдә, изге җиребездә

                             Матур гына тормыш корганнар.

Әйе, Нәсел чылбырыңда үзеңнең барлыгыңны тою кешедә яхшы гамәлләр белән горурлану тойгысы, шуңа лаек булырга тырышу теләге тәрбияли. Изгелеккә, яхшылыкка өндәгән гореф- гадәтләребез яшь күңелдә урын алсын; гаиләдә олыны — олы, кечене — кече иткән ул — кызлар үссен, буыннарны тоташтырган рухи җепләр өзелмәсен дисәк, әби-бабаларыбызны белү кирәк. Ул гына да түгел, Нигезгә ия булу зур сәләттер һәм зур байлык ул!

Рәхәтләнеп аунадым бер

                                             Туган як кырларында.

    Кулларымны куеп тордым

                                             Чишмәнең парларына.

Җыр “Туган як”

Алып баручы. Кадерле дуслар, бүгенге концертыбызда без Вакыт буенча сәяхәт итәрбез.

Өлкән буын! Сиңа карап сокланабыз, горурланабыз, үрнәк алабыз! Сез – безнең юл күрсәтүчебез, якты маягыбыз!

Сез кабызган утлар сүнмәс алар,

 Мәңге сүнмәс калыр күңелдә.

 Сез башкарган эшләр үрнәк булыр,

 Маяк булыр алгы көнендә.

Җырла, син! Җырыңны тыңлап,

Белермен үткәнеңне.

 Җырла, син! Күзләрең миңа

әйтер ни көткәнне.

Җырла, син! Халык җырында –

Илеңнең үткән көне.

Киткәннәрнең васыять итеп

Калдырган өмет өне.

Туган якка оча аккош,

Җилпешләре җиңел икән.

Сәлам яздым канатына

Күрдегезме икән?

 Рәхәтләнеп аунадым бер

Туган як кырларында.

Кулларымны куеп тордым

Чишмәнең парларына.

Рәхәтләнеп таптап йөрдем

Балачак сукмакларын,

Искә төшереп, гомеремнең

Татлы төштәй чакларын.

Миндә ата-бабалардан

Килә тоган олы горурлык.

Аерылмам бу кыр, урманнардан,

Көчем җитә, тотсам – кулым нык.

“Шәҗәрәм – халкым тарихының бер тамчысы”

Һәр нигезнең, һәр авылның,

Һәр каланың үткәне бар…

Гыйбрәт алырлык мирасның

Калганы бар, киткәне бар.

Горур сүз әйт, сорасалар:

Ни кавемнән? Нинди җирдән?

Киләчәккә аек карар

Үз тарихын анык белгән!

Р.Фәйзуллин.

Тарих һәм халык… Бер-берсеннән  аерылгысыз  төшенчәләр болар. Һәр ил, шәһәр, авылның, хәтта аерым бер нәселнең үзенчәлекле үткәне, тарихы бар. Борынгы заманнардан ук татар халкында ата-баба нәселен, җиде буынны белү изге бурыч булып саналган. Мөселман булган кеше үзенең әти һәм әнисе ягыннан булган җиде буын бабалары рухына дога укырга тиеш була. Шуңа күрә дә ил агалары – аксакаллар үзләренең нәсел агачын төзегәннәр һәм үз ыруларының кабатланмас тарихын язып барганнар, шәҗәрәсен төзегәннәр, киләчәк буынга ядкарь — истәлек калдырганнар. Әйе, зирәк булган өлкәннәр – буыннар чылбырын өзелмәслек нык җепләр белән бәйләргә тырышканнар.Җиде буын, буыннар бәйләнеше, шәҗәрә… Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Гади генә әйткәндә, шәҗәрә ул – нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән кулъязма истәлек. Анда ата-бабалар исемлеге, нәсел тарихына бәйле вакыйгалар теркәлгән. Фәнни нигездә билгеләмә биргәндә, шәҗәрә – генеалогик язма – туган-тумачалык, һәр шәхеснең тормышы һәм кылган хезмәтләре хакында мәгълүмат алып була торган тарихи чыганак ул.

Генеалогик чыганаклар үз чиратында 3 төркемгә бүленә:

  1. Сөйләм телендәге чыганаклар (риваять – легендалар);

  2. Матди, материаль чыганаклар (медальләр, акчалар, тәңкәләр, дини әйберләр, герблар);

  3. Язма чыганаклар (рәсми чыганаклар: кануни актлар, төрле таныклыклар, хезмәт кенәгәсе); тарихи чыганаклар – елъязмалар, шәҗәрәләр, язма

кенәгәләр; гаилә чыганаклары – истәлекләр, төрле язмалар, шәхси хатлар, васыятьнамәләр.

Нәсел-ыру тарихы белән кызыксыну дөньядагы күп халыкларда күзәтелгән. Шәҗәрәләр белән шөгыльләнү һәм аны белү төркиләрдә, гарәпләрдә, германнарда киң таралган. Шәҗәрәләр белү әле язу белән таныш булмаган гасырларда ук күп халыкларга мәгълүм була. Галимнәрнең язуларына караганда, Тын океан утрауларында яшәүче халыкларда хәтта 80 буынгача нәсел тарихларын белгән кешеләр бар икән. Иң элеккеге шәҗәрәләр күпмедер дәрәҗәдә энциклопедик характерда була: аларда тарихи мәгълүматлар белән беррәттән халыкның көнкүреше, гореф-гадәте, фольклор – авыз иҗаты да чагылган.

Татарлар шәҗәрәсе тарихы 16нчы гасырларда башлана. Язма шәҗәрәләр Мәскәүгә хезмәткә күчкән татар морзаларының төп юридик документлары булып саналган һәм алар дәүләт архивларына туплана барганнар. Шулай итеп, татар югары катлаулары гаиләләрендә шәхси нәсел тарихлары язылган кулъязмалар булган.Татар шәҗәрәләре халкыбызның тарихына зур ачыклык кертә. Генеалогик чыганакларны җыеп караганда, алар аша тарих баскычларын бик төгәл күзаллап була. Әнә шулай тупланган язмаларның бер өлеше Нугай Урдасы, Казан ханлыгы һ.б. турында кыйммәтле мәгълүмат бирәләр. Татар шәҗәрәләрен өйрәнүгә зур өлеш керткән галим, филология фәннәре кандидаты М.Әхмәтҗанов язганча, “… нәсел шәҗәрәләре дөньяда исән калган барлык татарларның кан кардәшлеген раслаучы документлар җыентыгы ул. Бу документлар татар халкының башыннан күп фаҗигале хәлләр узуын раслап торалар”. Кыйммәтле кулъязмалар Дәшти Кыпчак халкы, Нугай, Казан, Кырым, Хан Кирмән язмышлары хакында, инкыйраз дәверләре турында тәфсилләп сөйли.

Генеалогик тамырлары гасырлар төпкеленнән, Борынгы Болгар һәм Алтын Урда чорларыннан билгеле булган нәселләр бар. Шундыйлар арасында татар халкының йөзек кашы булган мәгърифәтчеләр, укымышлыларның бөтен бер династияләре – Мәрҗаниләр, Хәлфиннәр, Мотыйгуллин – Төхвәтуллин – Айдаровлар, Исхакыйлар, Насыйрилар һ.б. нәселләре. Соңгы елларда шулай ук татар зыялылары, меценатлары, сәүдәгәрләре турында да күп язмалар дөнья күрде. Болар – татар халкының мәгърифәт һәм мәдәни үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән данлыклы Акчуриннар, Гобәйдуллиннар, Апанаевлар… Кызганыч, кайбер данлыклы нәселнең буыннар чылбыры дәһшәтле революция, репрессия елларында өзелергә мәҗбүр ителгән. Әйе, милләтебез язмышында төрле авыр вакыйгалар күп булган. Әмма татар халкы үзенең нәсел шәҗәрәләрен онытып юкка чыгармады. Ул аны хәзер дә барлый, тулыландыра.

Хәзерге вакытта һәр халык үзенең милли-мәдәни традицияләрен яңарта, кайтара. Бүгенге көндә гореф-гадәтләр, гаилә традицияләре, ядкарьләре белән кызыксыну, буыннар бәйләнеше, исем-фамилияләр турында күзаллауларны киңәйтү, үз гаиләң белән горурлану киң колач алды. Нәсел тамырларыңны барлау — халык, милләт, хөкүмәт дәрәҗәсендәге, яшь буынны тәрбияләүдә мөһим бер эшкә әверелде.

     Киләчәктә нәселебез шәҗәрәсен тирәннән өйрәнүне үземнең бурычым дип саныйм, чөнки шәҗәрәләр безгә якын кешеләребез, үз нәселебез аша халкыбызның үткән юлын, чал тарихын сөйли. Шәҗәрә агачын, буыннар тезмәсен, гаилә тарихын төгәл эшләү өчен төрле мәгълүмат туплау шактый вакыт сорый, тапкан материалларны  җентекләп тикшерүне таләп итә. Аерым кешеләрнең, гаиләләрнең өзелмәс җепләр белән уралган язмышлары аша без бүген төрле җирләрдә сибелеп яшәгән татарларның кан-кардәшләр икәнлегенә төшенәбез.

Шәҗәрә төзү – шәҗәрә агачы һәм буыннар тезмәсен барлау белән генә чикләнми. Нәсел, гаилә тарихы ул илнең дә тарихы. Ул һәр кешенең эшенә һәм тормыш юлына, күпсанлы кардәш-ыруның бәйләнешләренә ачыклык кертә. Гаилә тарихы аша кеше үзенең кемлеген, чыгышын, бу якты дөньяга нинди эшләр башкарырга килгәнлеген, туган нигезенең үткәнен, халкының тарихын, килеп чыгышын ачыклый ала.

Шәҗәрәдә – чал тарихы бабаларның,

Бүгенгең дә, киләчәгең, балаларың!

Йомгаклау

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Димәк, шәҗәрәсе билгеле булган, үткәненә ихтирамлы халык – игелекле киләчәккә лаек Халык! Шәҗәрә – нәсел агачы дигән сүз. Агачларыбыз корымасын, мәңге яшел булсын! Бу исә үзебездән тора.

Без борынгы мәдәни мирасыбыз — гарәби каллиграфия сәнгатенең бер жанры булган туграның да терелеп, тергезелеп, бу көннәрдә Татарстан сынлы сәнгатендә игътибарга лаек югары урын ала баруын күрәбез. Милли сәнгатебезнең үзенчәлекле, назикъ-нәфис бу жанрының алга таба тагын да уңышлырак үсүен, чәчәк атуын өмет итәбез.

Лена Шагыйрьҗан  шигыри юлларга  да салган:

АҺ, тугра, тугра, тугра!..

Минем шигъри мөһерем,

Бизәккә әйләнгән җырым,

        Гөлгә әйләнгән серем
       Һәр кеше шәҗәрә ясата алмый. Туганнарыбызны табу,

әби-бабаларыбыз турында мәгълүмат җыю – үзе бер катлаулы эш. Архивта бер кеше турында белешү өчен күп вакыт сарыф ителә . Кайвакыт бер шәҗәрә өчен 150шәр кешене карарга туры килә икәнен күз алдында тотсак, бу шактый зур эш килеп чыга! Бизәлеш, матур рамнарга кую, бизәү, Коръән аятьләре язу, шәҗәрә агачын ясау гаять катлаулы эш . Ләкин өеңдә гади рәсем урынына матур итеп

эшләнгән нәсел агачың, шәҗәрәң эленеп торса бик күңелле. Аның мәгънәсе дә зур, эчендә зур фәлсәфә дә   ята.

БЕЛЕШМӘ

Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев – Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары.

1963 елның 3 февралендә Минзәлә районы Сәет авылында туган.

Белеме:
СССР Эчке эшләр министрлыгының югары юридик читтән торып уку мәктәбен тәмамлый (1990), белгечлеге – «Хокук белеме», юрист.

Хезмәт эшчәнлеге:

10.1980–04.1980  – «Автозаводстрой» УМС УС монтер булып эшли (Чаллы).

04.1981–10.1983 – СССРның КГБ чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә (Биробиджан).

10.1983–08.1993 – ТАССР Эчке эшләр министрлыгы (Чаллы).
08.1993–08.1995 – «Чаллыбанк» акционерлык коммерциячел банкының хокукый идарә башлыгы (Чаллы).

08.1995–08.2003 – «Чаллы» финанс компаниясе» ҖЧҖ директоры.

08.2003–02.2004 – Чаллы шәһәре хакимияте башлыгы ярдәмчесе.

02.2004–12.2005 – Чаллы шәһәре башлыгының беренче урынбасары.

2005 елның декабреннән Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе.

2003 елның августыннан Чаллы шәһәре хакимиятендә, 2005 елның 8 декабреннән конкурс нәтиҗәләре буенча Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнә.

10.2010–09.2014 – Чаллы шәһәре мэры.

2014 елның 17 сентябреннән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.

Гаилә хәле:

Өйләнгән, ике баласы бар.

 2-6 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узды. Съездның пленар утырышында Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән конгрессның уставына үзгәрешләр кертелде, әлеге үзгәрешләр нигезендә Бөтендөнья Татар конгрессының идарә органы булып Милли шура оешты. Шураның рәисе вазифаларын башкару Татарстан вице-премьеры Васил Габтелгаяз улы ШӘЙХРАЗИЕВка йөкләнде. Яңа төзелгән оешма Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының стратегиясе белән шөгыльләнәчәк.

Васил Габтелгаязович, Сез бу тәкъдимне ничек кабул иттегез?

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ягыннан тәкъдим ясалгач, зур җаваплылык дип кабул иттем. Бу эштә милләт өчен бар көчеңне, вакытыңны кулланып, халкыңны яратып эшләргә кирәген аңлап, чын күңелдән ризалаштым. Бөтендөнья татар конгрессының VI съезд делегатлары да Милли Шура рәисе итеп минем кандидатураны хуплады. Ышаныч һәм ихтирам күрсәткәннәре өчен һәркемгә рәхмәтлемен.

Шулай итеп, 4 августтан башлап инде тормышым икенчерәк юнәлеш алды. Мин татар авылында, татар гаиләсендә  туып-үскән, татар телендә белем алган татар егете булсам да, җитәкче булып эшләгән тәҗрибәм булса да, моңарчы милли эшләр буенча ныклап эшләгәнем булмады. Шуңа күрә, иң беренче эш итеп, читтә яшәүче татарларның тормышы белән танышу, аларның яшәешен өйрәнү, проблемаларын хәл итү, ярдәм кулы сузу өчен, Россиянең төрле өлкәләренә, чит илләргә эшлекле сәфәрләр кылдым, хакимият вәкилләре белән ничек эшләгәннәрен күзәттем. 25 ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы  үзенең фундаментын ныклы итеп төзегән. Хәзер шул фундаментларга таянып, яңа планнар корып алга барабыз.

Сез – авыл баласы. Әлбәттә, кешегә тел, көй-моңнарны, тарихыбызга, гомумән, халкыбызга мәхәббәтне әти-әни,  авыл сеңдерә.

– Әйе, мин тумышым белән Татарстанның Минзәлә районы Сәет  авылыннан.  Гаиләдә икенче бала булып туганмын.  Апам белән сеңелем бар. Әтием-әнием колхозчылар. Әтиемнең генә гомере озын булмады. Ул 1982 елда 46 яшендә  вафат булды. Әнием Саймә исемле,  бүгенге көндә, шөкер,  исән-сау. Аңа 81 яшь тулды. Безне куандырып, төп йортта яши.

Төп нигезегезне әниегез саклый, димәк…  Еш кайтасызмы авылга?

– Әниемне бик яратам, кадерлим. Аның белән горурланам,  рәхмәтлемен дә. Көн дәвамында телефоннан берничә тапкыр сөйләшәбез.  Чаллыда яшәгәндә, айга бер тапкыр авылны урап килә идем. Хәзер инде командировкалар бик артты, шулай да ике айга бер тапкыр кайтырга  тырышам. Әниебез ялгыз түгел. Апам, сеңлем балалары, оныклары белән авылда, әни янында еш булалар.

Васил Габтелгаязович, Россиядә бүгенге көндә 4200 татар авылы бар дип әйтәбез. Авылларны, андагы милли яшәешне саклап калуны сез нәрсәдә күрәсез?

– Беренчедән, яшьләрне авылда калдырырга кирәк. Ә алар  перспектива булса гына кала. Авылда яшәү рәхәт, кызыгырлык  булса гына… Димәк, авыл халкының яшәешен, көнкүрешен яхшыртырга кирәк. Цивилизациянең бервакытта да бер кешене дә игътибарсыз калдырганы юк әле. Авыл балаларының шәһәргә күчәсе килә, шәһәрнекеләрнең – тагын да зуррак калаларга. Миграция бервакытта да туктамый. Аннан беркая да китә алмыйсың, чөнки яшьләрнең югары белем аласылары, дөнья күрәселәре килә. Күпләре, бер  чыгып киткәч, авылга инде кире кайтмый. Салалар шуңа да картая, тарала,  юкка чыга… Ләкин төп нигез, әти-әни, әби-бабайларның каберләре шунда кала бит. Менә ни өчен читкә киткәннәр, авыллар белән мөнәсәбәтне, аралашуны өзмәскә тиешләр.

Алтмышынчы, җитмешенче, сиксәненче еллар белән чагыштырганда,  авылда эшләр, бер карасаң, күпкә җиңел хәзер: техника күп, технологияләр әйбәт. Ләкин авыл ул сәгать саен эшли торган эшләрдән тора. Мал тотасың икән, аңа көненә өч тапкыр су эчертергә, ашатырга, саварга, астын чистартырга тиешсең. Бакчаң бар икән, чүбен утарга, суын сибәргә кирәк. Син анда иртән торасың да, кичкә кадәр эш белән мәшгульсең. Шуңа күрә авыл – ул һәрвакытта да эшчән һәм көчле кешеләр өчен. Башкача булмый. Әмма эше булгач, аның шуңа лаек хезмәт хакы да булырга тиеш.

Бүген Татарстанда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән авылларны саклау һәм үстерү буенча күптөрле программалар эшли: авыл клублары, участковыйлар өчен пунктлар, медпунктлар төзелә. Балаларыбызга җиңел булсын дип, мәктәп автобуслары программасын керттек. Кибетләр бар, кафелар эшли. Авылларыбызга газ кергән. Күп җирләрдә асфальттан юллар түшәлгән. Булмаганында – күтәртелгән юллар бар. Әйе, тормыш шартлары җиңеләя, әмма авылда яшьләр барыбер калмый.

Элек без бәрәңге, ит, йомырка, сөтне авылдан ташый идек. Хәзер аны авыл җирендә дә сатып алу уңайлырак. Менталитет күзгә күренеп үзгәрә. Авылларда күбесенчә әби-бабайлар гына калды. Кайвакыт авылга халыкны вахта белән дә ташып эшләтеп була дип әйтәләр. Юк, булмый. Алар авыл халкына әйләнми: килде, эшләде, кайтып китте. Авылның үз эшче көче булырга тиеш. Барлык ресурсларны эшкә җигеп, безгә авылның авторитетын күтәрергә кирәк. Авылда туган һәркем, авыз тутырып, горурланып: «Мин  –  шушы туфрактан», – дип әйтерлек булсын.

Югары белем алган яшьләрне туган авылларына кайтару, административ ресурс белән түгел, ә бәлки ата-анага, туган җиргә мәхәббәт аша булырга тиеш. Шәһәрдә үзен таба алмаган авыл балалары – егетләр-кызлар бар. Ләкин аларның күбесе: «Авылга кире кайтасым килми. Миңа оят», – диләр. Авылдан китеп, югары белем алган, эшкә урнашкан, калада уңышка ирешкән кешенең, туган нигезенә бөтенләйгә кайтуының, бәлки мәгънәсе дә юктыр – андыйлар тапкан бәхетләрен генә җуячак.   Ә үз-үзләрен таба алмаган яшьләр… Аларның торыр урыннары да, юньле эшләре дә юк. Тилмереп тулай торакта көн иткәнче, кайт туган авылыңа, ата-анаң нигезенә, туган йортыңа. Без шундый яшьләргә авылның бөтен мөмкинлекләрен аңлатырга тиешбез. Авыл җирендә рәхәтләнеп гомер итүчеләр байтак хәзер.  Һәрбер гаиләдә диярлек машина, мәһабәт йортлар. Ял көннәрендә машинага утырып, якындагы шәһәргә, концертка, спектакльгә барып, рәхәтләнеп ял итеп тә кайталар.  Күпләр  менә шулай яши.

Безгә, беренчедән, процессын туктатырга, икенчедән, калганнарга уңай шартлар тудырырга кирәк. Уңай шартлар тудыргач, алдарак киткәнәр дә кире  кайтыр.

Әкренләп булса да, авылларга кире кайту процессы башланды инде ул. Авылларда буш йортлар, кешесез нигезләр шактый бит хәзер. Шәһәр  халкы соңгы вакыттта шул нигезләрне сатып ала башлады: 20 сутый бәрәңге бакчасы, ихатасы белән бергә. Шәһәр ыгы-зыгысыннан арып, авылга кайталар. Матур итеп өйләр төзиләр, бакчаларын гөлбакчага әйләндерәләр. Начар күренеш димәс идем моны. Күпләр шулай әкренләп авыл кешесенә әйләнә:  кемдер пенсиягә чыккач, кемдер лаеклы ялга чыкканчы ук, бөтенләйгә күчеп кайта.

Авыллардагы буш нигезләрне киметүнең тагын бер юлы бар. Әгәр дә  хуҗалыкның эшләре уңышлы барса, эш урыннары, хезмәт хаклары белән кызыктырып,  безнең авыл советы рәисләре читтән дә гаиләләрне чакыралар. Кемдер Үзбәкстаннан кайта, кемдер Краснодардан, Әстерханнан, кемдер Чаллыдан күченә. Төпләнеп, эшли башлыйлар. Төзек, матур, чиста авылларыбыз бар. Йортларның коймалары буялган, үләннәр чабылган аларда.  Бакчаларда гөлләр үсә. Хәзер авыл халкы да рәхәтләнеп балыкка да йөри, гөмбә дә җыя, кыяр-помидорын да үстерә. Рәхәтләнеп яши! 

Татарстанның 100 еллыгына әзерләнгән көннәрдә, тарихка күз салмый булмый. 1920 елда Татарстан автономия дип игълан ителә. Ул вакытта Татарстанда 2 миллион 900 мең кеше яшәгән. Хәзер бездә 3 миллион 900 мең кеше гомер итә. 1920 елда халыкның 80 проценты авылда торган. Бүген 70  проценттан артыгы шәһәрләрдә, район үзәкләрендә яши. Әмма республика күләмендә бүген кабул ителгән бөтен программалар да эшләсә, Алла боерса, безнең авылларыбыз исән-сау яшәр, үсәрләр, тагын да зураерлар.

Менә үзем Сезне тыңлыйм, ә күз алдымда Самара өлкәсенең Гали,  Чуашстанның Шыгырдан, Урмай, Тукай авыллары…

– Берничә көн элек кенә мин Томск өлкәсендә булдым. Стрежевой дигән шәһәрдә мәчет ачтык. Һәм шушы тантанага шәһәр хакимиятеннән тыш, өлкәнең вице-губернаторы да килде. Сөйләшеп киткәч, ул әйтә: «Безнең Томскидан ерак түгел дүрт татар авылы бар. Аларда татарча сөйләшәләр, татар мәктәпләре дә бар», – ди. Россия төбәкләрендәге татар авыллары үз йөзләрен саклыйлар – рәхмәт милләттәшләребезгә.

Алтайга бардык менә. Анда да берничә татар авылы бар. Татарча яшиләр! Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич дөрес әйтә: бөтен нәрсә үзебездән тора. Туган телебездә сөйләшсәк, укысак, әгәр дә тормышыбызны татарча алып барсак, милләтебезне саклаячакбыз.

Яңа гына Финляндиягә сәфәр кылдык. Финляндия татарларының имамы Рамил әфәнде Беляев Хельсинкиның иң зур университетларның берсендә бу җирлектә гомер итүче милләттәшләребез тарихына багышланган докторлык диссертациясен яклады. Бу чарада иллеләп кеше катнашты, сораулар бирделәр. Кызык, гыйбрәтле тарих. Финляндия белән СССР арасында 1939 елда сугыш башлана. Бу якта да татарлар, теге яктан да  татарлар катнаша анда. Бөек Ватан сугышы вакытында, әсирлеккә эләккән безнең татар солдатларын фин татарлары килеп, үзләренә эшкә дип алганнар. Бу халкыбызның бербөтенлеген исбатлый торган фал. Бүгенге көндә Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез татарча сөйләшә. «Безнең балалар,  балалар бакчасына барганчы бары тик туган телдә генә сөйләшәләр, аннан соң гына фин телен өйрәнә башлыйлар», – диләр. Бу – безгә дә үрнәк булырлык тәрбия.

Бүген татарларны борчый торган иң зур проблема – ул тел мәсьәләсе. Менә мин үзем күптән түгел генә Белоруссиядә булып кайттым. 620 ел элек күченеп утырган татарлар телне, гомумән, белмиләр, соңрак барып урнашканнары да туган телне онытып килә.   Бу бер Белоруссиядә генә түгел, бөтен ерак һәм якын чит илләрдә, Россия төбәкләрендә күзәтелә торган хәл. Туган телне ничек саклап калырга соң?

Иң зур проблема телдә түгел – аңда. Аңнан килә бөтен нәрсә. Менә  синең әти-әниең, туганнарың – бөтенесе татар булган. Син шушы буынның  бер чылбыры гына. Әгәр дә татарлыгыңны, үзең аша, балаларың, оныкларың аша үткәрмисең икән, ул туктала. Өзелә! Андыйларга: «Милләтең татар, ә үзең туган телеңне белмисең, балаңа өйрәтмәдең, гомер буе килгән буыннар чылбырын өздең.  Нәселеңнең татарлыгына нокта куйдың, моны башка кеше түгел, син үзең эшләдең», – дип әйтергә, уйландырырга тиешбез.

Җиде буыныңны белергә тиеш дип сүз бар бездә.  Әгәр дә белмисең икән, сиңа оят булырга тиеш. Шуңа күрә без  татарлык акыл аша үтеп, шуннан соң гына телгә әйләнергә тиеш дибез.

Милли Шура рәисе  буларак, татар халкының киләчәген ничек күрәсез? Татарны милләт буларак ничек үстерергә һәм саклап калырга?

– Иң авыр сорауларның берсе… VI съезда Милли Шураны сайлаган вакытта, безгә өмет багладылар. Бөтендөнья татар конгрессы 25 ел дәвамында милләтне күтәрү юнәлешендә зур эшләр башкарып, ныклы фундамент төзеде, дидем. Хәзер дә, заманнан калышмыйча, тизлекне арттырырга кирәк. Безнең алда татар халкының үсеш стратегиясен төзергә  дигән бурыч тора. Һәр татар кешесенең аңына барып җитеп, без: «Син – татар, телеңне, динеңне, гореф-гадәтләреңне белергә, туган нигезеңне кадерләргә тиеш»,  дип аңлатырга тиешбез.

Милләттәшләребез бөтен җиһан буйлап сибелгән. Бөтендөнья татар конгрессының төп максаты – милләтебезне бербөтен итеп саклау һәм һәрбер татарга ярдәм итү. Алар кайда гына яшәсәләр дә, кайда гына эшләсәләр дә, ярдәм кулы сузырга тиешбез. «Ярдәм» дигәндә, матди ярдәмне генә күз алдында тотмаска кирәк. Ул тел буенча, китаплар белән тәэмин итү буенча, мәдәният ягыннан, юридик яктан, гомумән күпкырлы булырга мөмкин. Бер халык, бер гаилә икәнебезне һәр милләттәшебез аңласын иде. Хәер, алар моны аңлый. Төбәкләрдәге татар милли автономияләрендә эшләүчеләрнең берсе дә  моның өчен хезмәт хакы алмый: чын күңеленнән,  милләтем, динем, халкым, телем өчен дип эшли. Без аларга бик рәхмәтле! Тагын бер кат әйтәм, ярдәм итү, бердәм булу һәм рәхмәтле булу – безнең стратегиянең төп юнәлешләре. Галимнәр, сәнгать әһелләре, мәгариф хезмәткәрләре – милләткә хезмәт итүчеләр татарлыгыбызны саклау һәм ныгыту юлында барыбыз бергәләп эшләргә тиешбез.

– Васил Габтелгаязович, тиздән яңа 2018 елга аяк басабыз. Милләттәшләребезгә әйтергә теләгән теләкләрегез нинди сезнең?

– Милли Шура рәисе вазыйфалары белән очрашуларда йөри башлагач, милләттәшләребез белән еш очрашам, аралашам хәзер. «Без – татарлар!» –  дип, горурланып әйтәләр алар.

Дөрес, «Гафу үтенәм, туган телемне белмим (оныттым), ләкин мин татар кешесе, йөрәгем, җаным, уйларым белән татармын», – диючеләр дә бар. Кеше үзе шулай әйтә икән, димәк, әле өмет бар. Телне дә өйрәнерләр,  балаларын да татар итеп тәрбияләрләр, оныкларын да.

Гомумән алганда, халкыбыз бик актив, эшчән безнең. Татарстаныбызга, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган чараларга да, турист, кунак булып та күпләр килә, Казанны карыйлар, горурлык белән кайтып китәләр.

Халкыбыз кайда гына яшәсә дә һәрвакыт эшчән, булдыклы, тырыш булган. Ул бүген дә шундый! Милләттәшләремә мин Яңа елда  бер генә теләк теләр идем – бердәм булыйк!

Амин!

Гөлназ ШӘЙХИ.

“ХАЛКЫМ МИНЕМ”

2017 ел, декабрь

1. Гомер һәм вакыт бик кадерле нәрсәләрдер. Гомерегезнең кадерен бик яхшы белегез! Вакытыгызның бер минутын да бушка уздырмагыз. Файдасыз эшләр белән шөгыльләнеп, газиз гомерләрегезне җилгә очырмагыз, заяга үткәрмәгез!

2. Юмартлык – мактаулы бер сыйфат булган кебек, саранлык та – хупланмаган начар сыйфаттыр. Үзеңнән арткан малың белән мескеннәрне һәм ятимнәрне шатландыру, дин һәм мәгърифәт юлына көч җиткән кадәр ярдәм кылу – зур саваплы эшләрдер. Моның асылы исә – кешелеклелек һәм мәрхәмәт-шәфкать.

3. Ачулы булма, шәфкатьле бул! Гафу итәргә һәм гафу үтенергә өйрән! Таш белән атканнарга аш белән ат. Мондый адәмнәрнең күңелләре тыныч, калебләре хуш, фикерләре саф булыр.

4. Бер-берегезгә хөсетлек, көнчелек кылудан сакланыгыз. Ут утынны ашаган кебек, көнчелек тә яхшы гамәлләрнең савабын бетерер. Кешедә булган нәрсәгә көнләшү – бик зур акылсызлык һәм ахмак булудыр.

5. И акыллы кардәшем! Сине тәрбия кылганнары өчен ата – анаңны сөеп олылау тиеш булган кебек, рухыңны, гакылыңны тәрбия кылган остаз һәм мөгаллимнәргә дә ихтирам тиештер.Алар синең ата – анаң кебек синең бәхетле һәм тәүфыйклы булуыңны теләрләр, синең олы дәрәҗәләргә ирешүең белән горурланырлар. …

Башҡортостан Республикаһы Хәйбулла районы муниципаль районының муниципаль автономиялы Дөйөм белем биреү учреждениеһы Аҡъяр ауылының 1-се урта дөйөм белем биреү мәктәбе филиалы

Сәғит ауылының Башланғыс дөйөм белем биреү мәктәбе

«Атай – ғаилә тотҡаһы»

(Ватанды һаҡлаусылар көнөнә арналған кисә сценарийы)

Уҡытыусы Абдуллина С. З.

башланғыс кластар уҡытыусыһы

2018

Алға, Рәсәй”(О. Газманов) музыкаһы аҫтында балалар бейеп сығалар һәм бер рәткә теҙелеп торалар.

А.б. Ғаиләнең терәге – ир-ат, атай кеше. Беҙҙең башҡорт халҡында борондан атай кеше – ғаилә башлығы итеп, уға ҙур ихтирам, оло хөрмәт менән ҡарағандар, был бөгөнгө көндә лә шулай ҡала бирә. Ни әйтһәңдә ғаиләнең бөтөнлөгө, барлығы атай елкәһендә. Атайҙар ил терәге, ғаилә таянысы ла. Беҙҙең атайҙарыбыҙ, ҡартатайҙарыбыҙ, беҙ тыныс йәшәһендәр, матур уйнаһындар, тамаҡтарыбыҙ туҡ булһын, илебеҙ имен булһын өсөн Ватаныбыҙҙы һаҡлағандар. Беҙ был ҡәҙерле кешелеребеҙҙе 23 февраль – Ватанды һаҡлаусылар көнө менән тәбрик итәбеҙ! Һеҙгә, хөрмәтлеләребеҙ, ныҡлы сәләмәтлек, балаларыбыҙға үрнәк булыуығыҙҙы, ғүмерҙәрегеҙ оҙон булып, тыныс күк йөҙө аҫтында йәшәргә насип итһен!

Уҡыусыларҙың сығышы:

1. Бер байрам бар февралдә,

Ҡәҙерле ул һәркемгә.

Уны иң ҙур байрам тип

Мөмкин хатта әйтергә.

2. Ул тыныслык байрамы,

Уны һәр кеше белә.

Ватанды һаҡлаусылар

Байрамы тип йөртөлә.

3. Ул һалдаттар байрамы,

Беҙ ҡотлайбыҙ уларҙы

Атайҙарҙы, ағайҙарҙы,

Ҡартайҙарҙы һәм малайҙарҙы.

Йыр “Егеттәр”

4. Батыр hөнәр бар ерҙә –

Ерҙе , илде һаҡлаусы.

Һине, мине – hәркемде

Дошмандарҙан яҡлаусы.

 Генералмы, майормы,

Капитанмы йә сержант –

Барһының да исеме

Донья бер ул – һалдат.

5.Ватанды һаҡлаусылар

Аямайҙар үҙҙҙәрен:

Беләкле, йөрәклеләр,

Ихтиярлы hәм түҙемле.

6. Сабый бала йоҡлай бишектә

Уяна ул тауыш ишетһә.

Татлы булһын өсөн йоҡоһо,

Матур булһын өсөн тормошо,

Һаҡта тора һиҙгер егеттәр.

7. Бөтәһе лә ыласын кеүектәр.

Бөркөт кеүек уяу тора.

Илебеҙҙең һәр яғында

Тора һалдат көн дә, төн дә

Ғорур баҫып ил һағында.

Йыр “Егет ерҙән атлай”

8. Мин дә ҙур булып үҫкәс,

Хеҙмәткә ваҡыт еткәс,

Булырмын ысын һалдат,

Илемдең күген һаҡлап.

Һалдат булыу изге бурыс

Уны мин дә беләмен.

Сыныға торайым тиеп

Ағас атта еләмен.

Йыр “Ҡыҙыл юрға”

9.Бөгөн беҙҙең мәктәптә

Шундай рәхәт, күңелле.

Сөнки ҡунаҡ булып беҙгә

Атайҙарыбыҙ килде.

10. Минең әле бер ҡат та

Ҡолаҡты бормаһа ла,

Һабантуйҙарҙа ла әле

Еңгәне булмаһа ла,

Ул иң-иң көслө кеше!

Баһадир төҫлө кеше.

А.Б. Иң зирәктәр, шаяндар,

Аҡыллылар, һәйбәттәр.

Бына шундай атайҙар.

Бергә: Бына шундай беҙҙең атайҙар.

 А.Б. Иң аҡыллы, иң уңғандар

Бар эшкә лә булғандар

Бына шундай атайҙар.

Бергә: Бына шундай беҙҙең атайҙар.

 А.Б.Атайҙарилдең терәге

Ғаиләнең йөрәге.

Ауырлыҡтарға бирешмәй

Атайҙарҙыңбеләге.

Бына шундай атайҙар.

Бергә: Бына шундай беҙҙең атайҙар.

11.Атайҙарыбыҙбик ғәҙел,

Йомарт, шаян һәм көслө,

Беҙҙең өсөн ул зур терәк,

Атайбеҙгә бик кәрәк!

Атайбеҙҙең ғорурлыҡ,

Теләйбеҙ уға һаулыҡ,

Яҙһын инде ғүмергә

«Атай» тиеп йәшәргә!

12.Әсәйҙәр менән бергә

Озон-оҙак йәшәгеҙ.

Шатлыҡ килһен өйөбөҙгә

Ҡайғы-хәсрәт күрмәгеҙ.

Бәхетебеҙ тулы булһын

Һеҙ беҙгә шундай кәрәк.

Моряктар бейеүе

13. Әсәйҙәрҙе иң ҡәҙерле тибеҙ,

Атайҙарһыҙ йәшәп буламы?!

Таба алмам алыштырыр кеше-

Әйләнһәм дә бөтөн донъяны.

«Балам» тиеп бер өндәшеүе лә бит

Йылы һала йәнгә, күңелгә.

Ҡайғыртыуың өсөн рәхмәт, атай,

Шулай булһын ине ғүмергә!

14. Һәр тыуар таң Ерҙә тыныс булһын,

Имен булһын ине донъялар.

Аяҙ күгебеҙҙе болот ҡапламаһын.

Балҡып торһон күктә йондоҙҙар.

15. Шаулай урман, гөрләй болон,

Япраҡ яра тал-тирәк,

Йәшел баҡса төҙөү өсөн,

Бергә: Беҙгә тыныслыҡ кәрәк.

Тормошто, Ерҙе яратыу-

Беҙҙең беренсе теләк,

Ерҙә матур йәшәү өсөн,

Бергә: Беҙгә тыныслыҡ кәрәк.

Һалдаттар бейеүе

16. Атһын өсөн Тыуған илдең

Һәр таңы матур булып,

Үҫәбеҙ көрәшсе булып,

Үҙебеҙ матур булып.

17. Әйткән һүҙ – атҡан уҡ, тиҙәр,

Һүҙебеҙҙә торорбоҙ,

Уҡыуҙа ла, тормошта ла

Гел алдынғы булырбыҙ.

Йыр “Мин башҡорт балаһы”

А.Б. Афарин, балалар! Атайығыҙҙы бик яратаһығыҙ икән. Уларға әйткән яғымлы һүҙҙәрегеҙ атайҙарҙы шатландырып, һәр ваҡыт дәртләндереп, ҡолаҡтарында яңғырап торһон. Ә һеҙ уларҙы матур эштәрегеҙ менән шатландырып, уларға терәк булырһығыҙ тип ышанам.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/303173-scenarij-posvjaschennyj-k-dnju-zaschitnikov-r

Мәдәният

Буыннар чылбыры өзелми

Гөнаһсыз балачак, ялкынлы яшьлек еллары үткән, чәчләргә ап-ак бәс кунган, хәрәкәтләр салмакланган, ләкин йөрәк һаман япь-яшь калган. Әнә бит Салавыч җирлеге ветераннары «Канатлар куйдың сәхнә» фестивалендә ясаган чыгышларын, яшьләрдәй җилкенеп китеп, үз авыллары мәдәният йортында да күрсәттеләр.

Үз яшьлекләрендәге гореф-гадәтләрне, мәдәни хәзинәләрне күрсәтеп ясаган чыгышлары белән залда утырган чордашларының күңелләрен кузгатып, аларны бер елатып, бер шатландырсалар, хәзерге буынны әти-бабаларының үткән тормышларына кайтарып китерделәр. Салавыч ветераннар советы рәисе Фирая Низаметдинова чыгышларны бер-берсенә тыгыз бәйләп, бик матур итеп алып барды. Гомер юлы шушы авылда үткәнгә күрә, сәхнәгә чакырган авылдашларының эш-гамәлләре, тормышы белән дә белеп, мавыктыргыч итеп таныштырды. Барыбызга да билгеле шәхес Рамазан Фәрзиев үзенең шигырьләрен укыды. Кайнанасы Сания апа белән кыз һәм әни кебек матур гомер иткән, 3 бала тәрбияләп үстергән Нурия Зыятдинова эшендә дә, тормышта да булган, сәхнәдә дә ягымлы тавышы белән тамашачыларны әсир итте. Нурания Хөсәенова, Фәния Гыйззәтуллина, Фирая Җиһаншина (мәдәният йорты директоры, шулай ук әлеге матур концертны оештыруга бик зур көч куйды) театральләштергән Г.Тукайның «Су анасы» әкияте дә матур күренеш булды. Рафилә Төхфәтуллина белән Мөдәррис Закиров башкарган «Җизнәкәй» дуэты зур алкышларга күмелде. Балаларга затлы келәм җәеп, зур тормышка белем тулы сандык белән озаткан, гадел, бала шәхесен хөрмәт итүче, укыту-тәрбия эшендә һәрвакыт яңалыкка омтылучы педагог Сания Латыйпованың моңлы җыры күңелләрне кузгатты. Аның туганы Гөлшат Гарипова үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды. Гөлшатның иҗаты белән электән таныш булган авылдашлары бу юлы да туган авылларына, аның җир-суына, кешеләренә багышлаган иҗатын көчле алкышладылар. Ятим калган ике оныгына әни дә, әти дә булган, мәңге яшь, картаюны белмәс ветеран Рафилә Төхвәтуллина «Чабата»ны биегәндә яшьләр дә көнләшеп утырганнардыр. Фәния Гыйззәтуллина, Мөбарәкҗан Фәтхетдинов, Николай Герасимов, Тәгъзимә Гайфетдинова, Җәмилә Сибгатуллина һәм башка күп ветераннар чыгышлары белән тулаем концертны бик матурладылар.
Тамашачылар буыннар чылбырының өзелмәвен күреп тә сөенеп утырдылар. Авылның сәхнә ветераннарына алмашка Лилия Зыятдинова, Рәкыя Хәйруллина, Миләүшә Фатыйхова, Илнур Йосыпов, Гөлзилә Гафурова, Ренат Мөхәммәдиев кебек сәхнәгә, мәдәнияткә гашыйк буын килә. Аларның чыгышлары да зур алкышларга күмелде. Концертның башыннан азагына кадәр сәхнәдә баян партиясен алып барган гармунчы Рафил Сибгатуллинга да рәхмәтләре зур авылдашларының.
Иске Салавыч авылы ветераннары үзләренең мондый тирән эчтәлекле концертлары белән Чепьядагы «Наз» социаль-тернәкләндерү бүлегендә дәваланучылар алдында да чыгыш ясыйлар. Быел 2 тапкыр барганнар. Ошатканнар. Гел чакырып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги:

250

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Буше франсуа праздник любви
  • Бухучет расходы на праздники
  • Бухгалтерские сказки сценарии
  • Бухгалтер татарстана праздник
  • Бухгалтер праздник когда празднуется

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии