Буыннар очрашуы сценарий

Иләрегез, әниләре-гез, әбиләрегез, бабайларыгыз безнең өчен үрнәк алар. Аларның тәҗрибәсе, киңәш-ләре күптөрле һәм катлаулы тормыш мәсьәләләрен чишәргә мөмкинлек бирә. Ил картлары гаиләдә генә түгел

Буыннар очрашуы

1.Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар: бабайлар, әбиләр, әниләр, әтиләр, балалар. Бүген без сезнең белән “Буыннар очрашуы” кичәсенә җыелдык. Үзебезнең өлкән буын кешеләренә булган мәхәббәтебезне, олы ихтирам хисләребезне белдерергә тиешбез.

“Ата-бабалы кеше – тамырлы имән”, — ди безнең халык. Чыннан да бу шулай. Гаиләдә ир-атлар зур роль уйныйлар. Халыкның тормыш-көнкүреш тәҗрибәсендә дә гаиләдә бала тәрбияләүгә ата роленә югары бәя бирелә. Сезнең әтиләрегез, әниләре-гез, әбиләрегез, бабайларыгыз безнең өчен үрнәк алар. Аларның тәҗрибәсе, киңәш-ләре күптөрле һәм катлаулы тормыш мәсьәләләрен чишәргә мөмкинлек бирә. Ил картлары гаиләдә генә түгел, ә җәмәгатьчелек өчен дә акыл-киңәш иясе булып саналганнар. Безгә өлкән буын кешеләрен олыларга кирәк.

2. — Арабызда иң өлкән кешеләребез — әбиләребез, бабайларыбыз бар. Бөек Ватан сугышында катнашкан, сугыш афәтләрен үз күзләре белән күргән Бәдретдин абый Гәрәевның җылы оя корып, 60 елдан артык пар канаты булып яшәгән, 8 балага гомер бүләк иткән хезмәт һәм тыл ветераны — Наилә апа Гәрәевага сүз бирәбез.

(Наилә апа Гәрәева чыгышы)

— 6 бала тәрбияләп үстергән Флүн абый белән Әнҗәп апа Гайсинаның пар канат булып яшәүләренә ___ ел. Сүзне сезгә бирәбез, хөрмәтле өлкәннәребез.

(Әнҗәп апа Гайсина чыгышы)

— Якты дөньяга 5 бала бүләк иткән, бүген дә пар канат булып 40 ел яшәүче Ягъсуб абый белән Фәйрүзә апа Мадъяровларның да безгә әйтер сүзләре бар.

(Фәйрүзә апа Мадъярова чыгышы)

— Фәнүсә апа б/н 5 бала тәрбияләп үстергән Флүс абый Хурамшинга сүз бирәбез.

(Флүс абый Хурамшин чыгышы)

— 50 ел элек җылы оя корып, 6 бала тәрбияләп үстергән Рәис абый б/н Салиха апа Гыйльмановларның да әйтер сүзе бар. Салиха апаның яшьлек дусты гармунында өздереп уйнавын тыңлау сезне яшьлегегезгә кайтарсын иде.

(Салиха апа Гыйльманова чыгышы)

— 2 бала тәрбияләп үстергән, гомерен авыл тарихын язуга багышлаган, үз авы-лының аксакалы Рифгать абый белән Наҗия апа Вәлиевларның җылы оя корып, иңгә-иң куеп яши башлауларына 48 ел. (Наҗия апа Вәлиева чыгышы)

— Гомер бүләк иткән 5 баласына әти дә, әни дә булган, шатлыгын да, кайгысын да ялгыз күтәргән Мәгъфия апа Яппарованың да безгә әйтер сүзе бар.

(Мәгъфия апа Яппарова чыгышы)

3. Күпне кичергән, күпне күргән өлкәннәребез. Газиз әтиләрегезне, абыйларыгыз-ны, сөйгән ярларыгызны яу кырларына озаткансыз. Күпме гаиләләргә кара кәгазьләр килгән.Үзегез үгез җигеп сабан сөргәнсез, тездән ерып орлык ташыгансыз – ат урынына эшләгәнсез.

Сугыш еллары, ачлык. Бу елларны искә алганда, ачы язмышлар хәтергә килеп тө-шә. Сезнең батырлыкны онытырга хакыбыз юк. у хәсрәт кабатланмасын иде.

Хөрмәтле өлкәннәребез.Сез тыйнак та, сөйкемле дә, эшчән дә, түзем дә, иманлы да.

Сез өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме. Дөнья йөген сез күтәргәнсез, гаилә уча-гын сүндермичә, сүрелдермичә сез дөрләтеп торасыз. Сезне яратмаган, хөрмәт итмә-гән кешенең эчендә җаны булмас, рәнҗеткән, кимсеткән кеше мәңге рәхәт күрмәс.

Яшәгез сез мәңге яшь булып, Оныкларга терәк булып,

Туган йортыгызга ямь булып. Яшәгез сез шатлыкта.

Сез булсагыз таза-сәламәт, Сәламәтлек, ак бәхетләр

Оныкларга булыр бик рәхәт. Юлдаш булсын картлыкта.

Сәламәтлек ташламасын сезне,

Һәр көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

(М/ф. Җыр тыңлаганда укучылар әби-бабайлары турында иҗат итәләр..)

Чабатадан кар суларын ерып, Буыннардан-буыннарга

Күтәрмәләп орлык ташыган. Күчә барыр сезнең даннар.

Салкын җиргә тезләнеп Барысы-барысы өчен дә

Черек бәрәңгеләр эзләгән. Рәхмәт сезгә әби-бабайлар.

Буыннардан-буыннарга Тыныч булсын төннәрегез,

Күчә барыр сезнең даннар. Матур үтсен көннәрегез.

Барысы-барысы өчен дә Түрдә булсын урыныгыз

Рәхмәт сезгә әби-бабайлар. Озын булсын гомерегез.

4. Безнең әтиләребез дә ил алдында булган изге бурычларын үтәгәннәр. Аларның да әйтер сүзләре бардыр. (Әтиләрнең чыгышларын тыңлау)

5. Әниләр көне җитә,

Чәчәк төшерә куллар.

Әниле булганга гына

Кояштай якты уйлар.

Әниле булганга гына

Бар дөнья көлеп тора.

6. Тик син генә, әнкәй, балам, диеп

Сыйпагансың минем башымнан.

Җил-давылдан мине яшергәнсең

Җылы куеның һәрчак ачылган. (Әниләрнең чыгышларын тыңлау) (М/ф Җыр тыңлаганда укучылар әти-әниләре турында иҗат итәләр.)

7. Әти безнең терәгебез Яшәсен әти-әниләр

Әти безнең яклаучы. Сәламәт һәм шат булып

Авырлыклар китермичә Кызларының, улларының

Давыллардан саклаучы. Кадерләре булып.

8. Гаилә — кешенең рухи бишеге. Бер социолог аны “җанга шифалы ял” дип атаган. Ә кешенең иң зур бәхете – аның гаиләсендә.

Укучылар, сез үз гаиләгезнең бер өлешен тәшкил итәсез. Сезнең үрнәк холык-фигылегез, күркәм эш-гамәлләрегез, өлкәннәргә булган уңай мөнәсәбәтегез – һәммәсе дә гаиләгезнең иминлеген саклауда зур әһәмияткә ия.

9. Укучыларның чыгышларын тыңлау, алар турында мактау сүзләре әйтү.

10. Уеннар.

— Иҗекләрдән сүзләр язу. Намусың чиста булсын, балам!

Йөзегезгә кызыллык китермәбез, кадерлеләребез!

“Сорау – җавап” уены. Укучылар әйтә.

— Ул һәркемгә аерым бәйрәм, елга бер генә тапкыр килә. Аны һәркем көтеп ала. (туган көн)

— Ул һәркемгә бер генә, иң ягымлы кешебез. (әни)

-Ул гаиләнең алтын баганасы. (әти)

-Ул миңа балам, ди. Әти белән әни аңа әти, дип эндәшә. Ул миңа кем? (бабай)

— Нәрсәне күрү бик җиңел? (Кеше гаебен)

— Әби-бабай, әти-әниләрегезнең туган көннәрен беләсезме?

— Өйдә берүзем генә булганда…

-Сугышка әби-бабаларыбызның кемнәре киткән? (әтиләре, ирләре, абыйлары)

-Сугышка киткән кешеләрдән нәрсә көткәннәр? (хат)

-Солдатлар кулларына нәрсә тотып сугышкан? (мылтык)

11.

Укучылар яза.

Сез куллана торган матур сүзләр.

Әти-әниләр, әби-бабайларга сораулар.

-Балагызның иң беренче сүзен хәтерлисезме?

-Тормышта иң шатлыклы көнегез.

-Бала вакытыгыз кире кайтса, ниләр эшләр идегез?

-Бала вакытларыгызда нинди уеннар уйнадыгыз?

-Телевизордан кызык кино бара, сез ашарга пешердегез. Оныгыгызны чакырасыз, ул килми. Аш суына. Аны ничек аерып ашарга китерәсез?

-Оныгыгызның көндәлегендә укытучыдан кисәтү күрдегез. Нишлисез?

-Минем 11-12 яшьлек чагым әйләнеп кайтса… (дәвам итәргә)

-Әгәр миңа баламның яхшы ягын әйтсәләр…

12. Бер утыру үзе бер гомер дип Безнең гаиләләр җыелган

Бабайлар бит юкка әйтмәгән. Ял итәр өчен бүген.

Бер очрашып серләр бүлешү – Сүзләремнең иң матурын

Бу гадәтләр әле бетмәгән. Әйтмичә мөмкин түгел.

Күңелләр шатлыклы булганга

Без җыелдык бүген бу залга.

Рөхсәт итәрсез дип ышанам:

Гаилә бәхетегез белән котларга.

(Очрашу бүләкләре тапшыру) (Вальс биюе)

13. Безнең сыйныф укучылары бары тик уңай сыйфатларга гына ия булган гаиләдә яшәүләре белән бәхетле.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Килә сезгә бүләк итәсе. Көнегезне шатлык бизәсен.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,

Иң җылысын сезгә әйтәсе. Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез Имин булып атсын таң кояшы,

Урын алсын йөрәк түрендә. Йөзегезгә нурлар сибелсен.

Зур бәхетләр, шатлык-куанычлар Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык

Юлдаш булсын сезгә гомергә. Һәм гомерлек бәхет китерсен.

Игелекле, олы йөрәкле булу хисе кешеләр күңелендә гасырлар буе яшәп килә. Игелекле, мәрхәмәтле кешенең йөзеннән һәрчак шатлык нуры бөркелеп тора. Хөр-мәтле ата-аналар! Сезнең гаиләгездә һәрвакыт нур балкып торсын иде.

14. Гаилә бәхете — әби-бабайларны да, әти-әниләрне дә, җәмгыятьне дә, тирә-як мохитне дә ихтирам итүче, киләчәкне ышанып тапшырырдай шәхес тәрбияләү, бер-беренә тугрылыклы булып тигез гомер итү.

15. Бала – бәгырь, Бала – җаның,

Бала – татлы сөенеч, Бала – уртак каның,

Бала — күтәрүче күкләргә. Буыннарга барыр киләчәк.

Кулдан китсә, Бала – назың,

Бала – авыр көенеч, Бала – гүзәл язың,

Бала – күз яшьләре күпләргә. Бала – ачылачак ут чәчәк.

Бала – җаның, Бала –җылың,

Бала – уртак каның, Бала – йөрәк җырың,

Буыннарга барыр киләчәк. Гасырларга барыр тавышы. (“Ачык дәрес” )

Кеше – Җирнең гүзәл чәчәге.Чәчәкнең бер генә таҗын алсак та, аның бөтенлеге, матурлыгы югала. Матурлыкны саклагыз, яклагыз, бер-берегезгә терәк булыгыз.

16. Чәй табыны янында сөйләшүне дәвам итү.

Шигърият бакчасында

Кичә авылдашыбыз – Илфак абый Ибраһимов (Мөххәммәт Мирза) һәм

аның белән кунак булып кайткан шагыйрьләр белән очрашуга, шулай ук яшь каләм тибрәтүчеләрнең иҗат җимешләре тупланган “Шигърият бакчасында” китабына кертелгән шигырьләргә бәя бирүгә багышлана. б


  • “Әссәламегаләйкем” җыры башкарыла. Башкара …

1а.б. Исәнмесез!- диеп башлыйм әле,

Очрашу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга,

Күңелебез шундый шатлана.

2а.б. Сәлам сезгә искән таң җиленнән,

Сәлам сезгә бәхет гөленнән.

Сәлам сезгә барлык дусларымнан.

Сәлам сезгә моңнар иленнән.

Сәламнәребезне “Сәйлән” бию коллективының татар халык биюе аша да җиткерәбез.

(Татар халык биюе)

1а.б. Хәерле кич, хөрмәтле ата-аналар, Илфак абый, килгән кунаклар укытучылар, авылдашлар, укучылар! Без бүген “Шигърият бакчасында” дигән кичәгә җыелдык.

2а.б. “Актаныш – шагыйрьләр, җырчылар, талантлар иле”, — дигән сүзләре белән якташыбыз Ләбиб Лерон туган ягыбыз белән чын күңеленнән горурлануын безгә җиткерә.

(Туган як турында җыр.) Башкара…

1а.б. “Актанышым – туган төбәгем.

Күпме балачак мизгелләрен үз эченә алган изге җирем. Бабаларымның эзе калган, сабый чакта бәбкә үләннәрен таптап тәүге адымнарымны атлап киткән газиз җирем”. Райондашыбыз Данил Салихов әйткәнчә, без, балалар, авылдашыбыз Илфак абый Ибраһимовның сулышын тоеп, шигырьләре белән рухланып, аның балачак эзләреннән узабыз, авылдашыбыз шикелле үк иҗади конкурсларда катнашабыз.

2а.б. Илфак абый! Сезнең исемегезне ишетүгә, күз алдыбызга, аһәңле тавышлы, чем-кара чәчле, мәһабәт гәүдәле шагыйрь килеп баса. Сез -авылыбызның горурлыгы, әтиегез Мирза абыйның эшен дәвам итүче укытучы, тәрбияче дә.

1а.б. Мирза абый… Авылда аны хөрмәт итмәгән кеше булмаган. Ике аяксыз булып кайтса да, үзендә яшәүгә көч тапкан бөек шәхес ул. Әти-әниләребез -әтиегезнең укучылары. Аның һәр сүзен йотлыгып тыңлаулары, дәресләрен көтеп алулары хакында еш искә алалар. Сугыштан алган яралары һаман сызласа да, районда беренчеләрдән булып, зур таш мәктәп салдырып калдырган ул. Мәктәбебез – аның истәлеге. Ул мәктәптә, безнең күңелләрдә яши, яшәр, яшәячәк.

2а.б. Илфак абый, Сезнең нәсел җепләрегез мәңгелек. Фаил абый, Сез авылдашларыгыз алдында гына түгел, республикабызда хөрмәткә лаеклы шәхесләр.

1а.б. Хезмәт юлын Чалманарат авыл клубы мөдире булып башлаган яшь егет 1971 нче елда Казанда мәдәният-сәнгать академиясенең театр режиссёрлар хәзерләү бүлегендә укый. 1975-1979 нчы елларда районның җирле радио тапшыруларын оештыручы булып эшли башлый. 1979-1984 нче елларда ВЛКСМ ның Актаныш районы комитеты 1 нче секретаре, 1984-1996 нчы елларда районыбызның эчке эшләр бүлеге җитәкчесе вазифасын башкарганда милиция майоры дәрәҗәсендә отставкага чыга.

2а.б. 1991 нче елда район газетасы каршында оешкан “Агыйдел дулкыннары” әдәби иҗат берләшмәсенә җитәкчелек итә.1995 нче елда Татарстан язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителә.

1а.б. 1975 нче елдан башланган иҗатыгыз бүген зур үрләр яулый. Нәфис сүз сәнгате буенча республикада үткәрелгән конкурсларда катнашып, Дипломат исеме алуыгыз, бүген Татарстан Язучылар берлеге рәисе булуыгыз да күп нәрсә хакында сөйли.

Безнең күңелләребездә йөргән иҗат орлыкларын тагын да үстерергә дәрт өстәп, безнең кечкенә әсәрләребезне зур итеп кабул итүегез өчен сезгә рәхмәт хисләребезне тапшырабыз.

Сезнең хөрмәткә сәхнәдә кабат “Сәйлән” бию коллективы.

(Печәнчеләр биюе.)

2а.б. Шигырь һәм поэмаларыгызны укып, кешенең дөньядагы урынын , олылыгын, мөһимлеген, Ил сагышын, Ана һәм балачак, ятимнәр, толлар, вакытсыз китеп барган дуслар, туганнар, милләт, тел, кан, җан сагышын аңларга тырышабыз.

Сезнең каршыгызга хөрмәтле авылдашыбызның шигыре белән таныштыру өчен … чакырабыз.

Авылым үткән сугышта

Җитмеш ирен югалтты.

Җитмеш толның мин – соңгысы,

Тәрәзәмне җил какты.

Тәрәзәмә кагылма, җил,

Телгәләмә бәгырьләрне;

Кайтмасын белеп торсам,

Зарыгып көткән хәлемдәмен.

Тәрәзәмә бәрелмә, җил,

Сиңа дала беткәнмени;

Җитмеш җиде яшемдә дә

Беләсең ич ….

Җитмеш толның ….

Зарыгып көтәм кайтканын!..

Тәрәзәмә кагылма, җил,

Калтыратма капканы?!

1а.б. Быел нәфис сүз номинациясендә 1 нче урын алган Илфак абыйның ике туган сеңлесе … – мәктәбебез горурлыгы. “Язучыга хат” иҗади бәйгесендә җиңеп, иҗат эше Казанга җибәрелде. Хәзер аның башкаруында Илфак абыйның “Әнкәйне сагыну” поэмасыннан өзек белән танышыйк.

(“Әнкәйне сагыну”.) Сөйли …

2а.б. Әнкәй.

Карашыңны тоям һәр тарафта:

агып барган ап-ак болыттан да,

ак күбеккә баткан шомырттан да,

бармак имеп яткан оныктан да.

(Илфак абый сүзләренә язылган җыр коллектив тарафыннан башкарыла.)

1а.б. Гомер җыйган гөнаһлардан

Арынасылар килә.

Юып элгән ак күлмәктәй,

Сарыласылар килә.

2а.б. Ак чәчәккә күмелгәндә,

Ак бәхетләр вәгъдә иттең.

Җимешләрең өлгергәндә

Тәлгәш-тәлгәш кайгы сиптең.

1а.б. Кырау да төшмәгән көз иде бит,

Каян килеп чыкты кар-буран?

Тупылларым яшел яфракларын

Калтыратып елыйлар сыман.

2а.б. Авылдашыбызның тагын бер шигыре сөйләү өчен сүз… бирелә.

1а.б. Балачак – хыялларга бай чор ул. Күктәге болытларны күзәткәндә, яшел чирәмле яланнарда аунаганда, гомумән, табигать кочагынгда йөзгәндә күңелдә хыял туа. Берәүләр аны хикәя, нәсер, әкият юлларына салса, икенчеләр әнә шул хыялый хисләрен шигъри тәлгәшләргә төрә.

“Елга башлана инештән,

Иҗат башлана нидән?

Әлбәттә, ул башлана

Үткәрелгән кичәдән.

Кулларга каләм алып,

Иҗат итте күпмебез?!

Иҗатка рухландырган

Апага рәхмәтле без.

Рәхмәт Илфак абыйга

Һәр сүзе – челтер чишмә.

Авырлыклар килсә дә,

Бирешмәгез, бирешмә”,-дип, яза башлаган иде мәктәбебезнең укучысы Калмаш авылы кызы — …

2а.б. Безнең мәктәп укучылары да кече яшьтән үк иҗат эше белән шөгыльләнә башлыйлар. Әти-әниләрне, туган якны ярату хисләрен үзләренең иҗатларында чагылдыралар. Шуңа нәтиҗәләребез дә куанычлы. Чыгарылыш класс укучыларыннан … дәвам итә.

1а.б. Шигърият, шигъри сүз – илаһи төшенчә.Ул — әдәбиятыбызның чишмә башы.Саф сулы чишмә туктамыйча челтерәп, җырлап аккан шикелле, шагыйрь гомере буе җырлый ул. Шагыйрь иҗатында халык язмышы чагыла. Шигырь ул уйландыра да, моңландыра да. Гади тел белән әйтеп бирә алмаган фикерләрне, тойгыларны шигырь әйтеп бирә ала. Шигъриятнең колачы киң. Тематикасының исәбе юктыр аның.

2а.б. Ә хәзер сүзне хөрмәтле кунакларыбызга бирәбез.


  1. Сүз сезгә, Илфак абый, рәхим итегез.

2) Сүз Камил абый Кәримовка бирелә. Рәхим итегез.

3) Сәхнәгә Фәйрүзә апа Мөслимованы чакырабыз. Рәхим итегез.

(“Озак яшә, әнкәй, шатлык белән”) Башкара …

2а.б. Яшь каләм тибрәтүчеләребезнең иҗат җимешләре белән таныша башларга кирәк дип саныйбыз. Әниләр һәм әтиләр темасы. Иң газиз кешеләребезгә багышланган шигырьләр һәр иҗатчыда диярлек. Әлеге темага иҗат иткән укучылар шактый. Сезне аларның исемнәре белән таныштырабыз һәм икесен игътибарыгызга тәкъдим итәбез.


  1. “Әниемнең гөлләре”. (укый…)

  2. “Гөлләр һәм әнием”. (укый…)

  3. “Әнием”.

  4. “Әнием”.

  5. “Әнием минем”.

  6. “Әнием кадерлем”.

(“Әбием” җыры башкарыла.)

1а.б. Ак яулыклы әбием. Бишек җырлары җырлаган, әдәпле булу серләренә төшендергән ак әбиләр, дәү әниләр. Оныкларын күреп шатланган, җылы оек-бияләйләр бәйләгән, сихри әкиятләр сөйләгән, тәмледән тәмле ризыклар пешерүче әбиләр…

Үзләренең яраткан дәү әниләре турында язылган иҗат җимешләреннән

берсен тыңларга тәкъдим итәбез.


  1. “Бигрәк тәмле коймагы”.

  2. “Әбиемдә кунакта”.

  3. “Чишмәгә омтылам”. (укый)

  4. “Әбием”. .

  5. “Ярдәмгә барачакмын”.

(Сәхнәдә кабат “Сәйлән” бию ансамбле.)

Татар халык биюе.

2а.б. Балачак һәркем күңелендә шат авазлар яңгырашы булып яши. Тәмле-тәмле төшләр күрүләр, бар дөньяңны онытып уйнаулар… Балачак кеше гомеренең иң рәхәт, иң күңелле чагыдыр, мөгаен. Укучы булгач, беренче шатлыклар, бераз гына борчулар, дәрес хәзерләүләр, күңелле кичәләр, балачак хыялына чумулар.

Әлеге теманы яктыртучыларга сүз бирәбез.


  1. “Балачагым”.

  2. “Балачагым”. (укый)

  3. “Мәктәбем”.

1а.б. Әдәплелек, киләчәк турында уйланулар каләм тибрәтүчеләрнең яраткан темасы.


  1. “Минем хыялым”.

  2. “Йөрәк авазы”. (укый)

  3. “Ялгыз аккош”.

  4. “Ак болытлар”.

  5. “Хәйрия елы”. (укый)

6) “Яшәр өчен туганбыз”.

2а.б. Табигатьнең сихри матурлыгына сокланып, барлык хисләрен шигъри тәлгәшләргә төрүче укучыларның берничәсе сезнең игътибарга тәкъдим итәбез..


  1. “Җәй”.

  2. “Кыр казлары”.

  3. “Җанга дәва”. (укый)

(“Актанышым” җыры.)

Башкара 5 нче класс укучылары…

1а.б. Туган як! Туган авыл! Бу сүзләр нинди матур яңгырый! Аның гүзәллегенә кем генә сокланмаган да. Ул турыда кем генә шигырь язмаган! Туган ягым – безнең туып-үскән авылыбыз…….


  1. “Туган як”.

  2. “Авылым — Чалманарат”.

  3. “Актанышым”.

  4. “Туган нигезем”.

  5. “Авылымны сагыным”.

  6. “Туган авылым”. (укый)

(Коллектив башкаруында “Чалманарат” җыры.)

2а.б. “Горурланам” . Сөйли …

1а.б. Бүгенге кичәдә без шигъриятнең нинди зур көчкә ия булганлыгын белдек. Шигырьнең фикерне төгәл, ачык әйтеп бирә торган һәр юлы сокландыра безне. Шигырь ул кешене һәрьяклап тәрбияли.

Ә хәзер сәхнәгә күңел серләрен шигырь юлларына салган иҗатчыларны чакырабыз. 2а.б. Күңелләргә шигырь кирәк

Шигыръ ул – тылсым!

Шигыръ сезнең җаныгызны

Җылытып торсын.

1а.б. Шигырь сезгә гүзәллекнең

Серләрен ачар,

Шигырь яраткан балалар

Булалмый начар.

2а.б. Сүрелмәсен сүнмәсен

Шигырь утыгыз,

Әйбәт буласыгыз килсә

Шигырь укыгыз…

Йомгаклау

Достарыңызбен бөлісу:

Тема: Өч буын очрашуы

Максат:1) Шәҗәрә,буыннар төшенчәләрен ачыклау.

              2) Халкыбызның гореф-гадәтләре,авылыбызның тарихы турында  

                 белемнәрне камилләштерү.

              3) Туган якка,туган нигезгә мәхәббәт уяту,өлкән буын һәм яшь буын

                 арасында туганлык,татулык сыйфатлары тәрбияләү.

                                        Кичә барышы.    

Укытучы: Хәерле көн, кадерле кунаклар дәү әтиләр, әтиләр, балалар! Бүген без 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Өч буын очрашуы” дигән кичәгә җыелдык. Бирегә иң кадерле,якын кешеләребезне-дәү әти,әтиләрне кунакка чакырдык.”Ил терәге- ир-егетләр булса,гаилә терәге-әтиләр”.Алар гаиләбездә таяныч,балаларына туры юл күрсәтүче кешеләр. Көчле затларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз.Барлык  ир-егетләргә исәнлек-саулык,иминлек телибез.Сезнең игътибарга кызларыбыз әзерләгән “Чишмә буенда” биюен тәкъдим итәбез.

Укытучы:”Чишмә буенда”биюен карагач нинди хисләр туды икән сезнең күңелләрдә хөрмәтле дәү әтиләр?Яшь чаклардагы хатирәләрегезне сөйләп китегез әле.(Дәү әтиләр кичке уеннар,матур гадәтләр хакында сөйли.)

Чишмәләр! Кайларда гына юк та,кайда гына очрамыйлар алар…Тау асларыннан,үзәнсу җирләрдән өскә бәреп чыгалар да,үсемлекләр дөньясын,җирдәге тереклекне назга төрергә теләгәндәй,Һәркайсы үз көенә ага да ага.Халык чишмәләрне тәменә,кайда урнашуына карап бәяләгән.Безнең авылыбыз янында да чишмәләр күп.Без җәйге экскурсия вакытларында аларның салкын суын эчеп хозурланабыз,чишмәләребезне чистартабыз.Бүгенге кичәбездә әтиләребез белән бергәләп аларның  атамаларын искә төшерсәк,дәү әтиләребез ярдәме белән тарихларын барлап балаларыбызга җиткерсәк  бик яхшы  гамәл булыр иде.(дәү әтиләр һәм әтиләр белән әңгәмә)

ЧИШМӘ сүзе фарсы теленнән кергән.Фарсыча”чәшем” сүзе “күз” дигәнне аңлата.ЧИШМӘ-җир күзе,җирнең күз яше дигәнгә туры килә.(Слайд1)

ГРАН ЧИШМӘСЕ-   Гран тау башыннан агып чыга.Суы бик чиста,юлга якын урнашкан .Шуңа да юлаучылар тәмле суын эчеп хәл алалар.

САФУРА ЧИШМӘСЕ-тау итәгендә урнашкан көмеш сулы борынгы чишмә.Сафура атлы хатын хөрмәтенә зурлап аталган.Хәзерге көнгәчә авылыбыз кешеләрен сыйлап яши бу чыгыш.Үзенең суын Үләмә елгасына коя.

ТОРНА ЧИШМӘСЕ-тау башыннан ук агып төшә.Аны “Торна”кушаматлы кеше ясаган.Хәзер авылыбызга да су труба буйлап нәкъ шушы чишмәдән килә.Бик куәтле чишмә !

Укытучы:          Тагын “Сөзәк җыпкы”,”Кызыл юл”,”Тау алды” дип исемләнгән һәм башка бик күп чишмәләр исәпләнә. Бүгенге көндә  авылыбызда 21 чишмә бар.  

Балалар,сез дә өлкәннәр сүзенә кушылып җавап бирегез әле,авылыбызның нинди тарихи урыннарына сәяхәт кылганыгыз бар?(балаларның җавапларын тыңлау:

— Без һәр елны җәй көннәрендә әбием белән атаклы “Такыялы тау”га җиләк җыярга йөрибез.

-Ә мин табигать һәйкәле “Гран” тавыннан чана-чаңгы шуарга яратам.

-Җәен без гаиләбез белән Үләмә елгасына балыкка йөрибез.

Укытучы:Безнең авылыбыз табигате искиткеч гүзәл.Бер яктан авыл халкын үзенең җиләк-җимешләре,гөмбәләре,сайрар кошлары белән урман җәлеп итсә,икенче яктан эреле-ваклы балыклары,күркәм таллыклары белән  Үләмә елгасы үзенә тартып тора.(Слайд2)

Хор:”Безнең туган ягыбыз” җыры.

“Тарихы барның киләчәге бар”,- ди халык.Чыннан да бу шулай.Без туган ягыбызның тарихын ,буыннар чылбырын белеп үсәргә тиешбез.Шушы нисбәттән   матур итеп эшләнгән  һәм күргәзмәдә урын алган  шәҗәрәләргә күз салый.Безнең балалар арасында 7 бабасына кадәр нәсел чылбырын белүче укучыларыбыз күп.Бүген алар әтиләре һәм дәү әтиләре ярдәме белән безне дә бу тарих белән таныштырып китәрләр.( Бала-әти-дәү әти үз шәҗәрәләре,гаилә тарихлары турында сөйлиләр.)

“Ата-бабалы кеше-тамырлы имән”,-ди безнең халык.Гаиләдә ир-атлар зур роль уйныйлар.Әби-бабайлар тәҗрибәсе дә безнең өчен үрнәк.Ил картлары элек-электән акыл-киңәш иясе булып санлганнар.”Картлар сүзен-кар басмас”дигән мәкальне онытмасак ,киләчәгебез имин,гаиләләребез тату булыр. Бәйрәм белән котлау өчен сүзне балаларыбызга бирик.

1нче бала. Бүген бәйрәм көнендә

                    Әтиләрне котлыйбыз.

                    Шатлык,бәхет,сәламәтлек

                    Һәммәгезгә телибез

2нче бала. Бабайларның,әтиләрнең

                    Дан юлыннан атларбыз.

                    Өлкән буын батырлыгын

                    Йөрәкләрдә сакларбыз.

3нче бала.Һәр туар таң җирдә тыныч булсын,

                   Имин булсын иде дөньялар.

                   Аяз күгебезне болыт капламасын,

                   Балкып янсын күктә йолдызлар.

4нче бала.Ил чигендә сакта торыр,

                   Диңгез кичәр буын без.

                   Хезмәтебездә Ватанга

                   Тугърылыклы булырбыз.

Безнең әтиләребез,дәү әтиләр  ил алдындагы изге бурычларын үтәп, Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнар.Изге бурычны үтәгәндә нинди авырлыклар очрарга мөмкин?Сынатмас өчен ир балаларыбызга бүгеннән үк нинди булырга кирәк?(чыгышларны,киңәшләрне тыңлау).

Укытучы:Ә хәзер  аксакалларыбыз һәм әтиләребезнең бала тәрбияләүдәге белемнәрен,тәҗрибәләрен сынап карыйк.

1 бәйге “Өлкәннәр сүзе-акылның үзе”.

Татар халкы-әдәпле,дөрес сүзле,акыллы халык.Ул элек-электән балаларын тәрбияләүгә зур игътибар биргән.Менә без сезгә ситуацияләр тәкъдим итәрбез,ә сез алардан дөрес чыгу юлларын халык педагогикасына нигезләнеп табарсыз.

А)Сезнең улыгыз урамнан елап керә.Сез хәлне аңларга теләп:

-Улым!Нәрсә булды?-дип сорыйсыз.

-Камил кыйнады.

Алга таба оныгыгызга(улыгызга) ни дип әйтерсез?(һәр команда җавапларын тыңлау)

Б)Роза мәктәптән елап кайтты да ,сиздерми генә бүлмәгә үтте.Әби аны ашарга чакырды.Роза өстәл янына чыгып арын гына ашый башлады.

-Балам,нигә кәефең кырылган,ни булды?,-дип сүзгә кушылды дәү әтисе.

Роза елап җибәрде,ул”2” ле алган иде.Дәү әти оныгына татар халык мәкаленә таянып,нинди киңәшләр бирер?

2 бәйге “Мәкальдә-хикмәт”.

Бу бәйгедә үзегезнең балаларыгызга мәкальләрнең дәвамын табарга булышырсыз.(Балалар мәкальне башлый,өлкәннәр дәвам итә).

-Тату туганнар-(таштан ккойма койганнар).

-Эшләгәнең кеше өчен булса-(өйрәнгәнең үзең өчен).

-Оясында ни күрсә-(очканында шул булыр).

-Һөнәрле үлмәс-(һөнәрсез көн күрмәс).

-Егет кешегә-(җитмеш төрле һәнәр дә аз).

3 бәйге “Оста кулда-хикмәт бар”.

Әби-бабайлар өчен онык балдан да татлы диләр.Үзегезнең бар осталыгыгызны,тәҗрибәгезне эшкә җигеп гап-гади кәгазьдән оныкларыгызга берәр уенчык ясап алсагыз,бик матур үрнәк булыр иде.(Һәр команда әгъзасы берәр уенчык ясый).

Бүгенге кичәбезне матур шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә:

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә!

Шатлык һәм куаныч,зур бәхетләр

Юлдаш булсын Сезгә гомергә!

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен!

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен!

       Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә төп рольне мәктәп үти, укучыга рухи тәрбияне дә күбесенчә укытучы бирә. Укытучы белеем бирүче генә түгел, ул – буыннарны тоташтыру­чы, укучыларга өлкән буыннарның рухи байлыгын җиткерүче дә, шәхес тәрбияләүче дә. Ә шәхес – җәмгыятебезнең җимеше. Җимешне өлгертер өчен шактый  вакыт һәм көч кирәк.
        Патриотик тәрбия би­рү юллары да күптөрле. М.К.Таhировисемендәге 1 нче номерлы урта мәк­тәптә традицион узды­рылып килүче  тәрбияви чараларның  берсе  – ветеран укытучылар, сугыш чоры балалары белән очрашулар уздыру. Быелгы уку елында да  без бу чараларны  «өлкәннәр көне» кысаларында барлык сыйныф укучылары катнашында оештырырга бул­дык. Чарага әзерлек барышында һәр сыйныф­та патриотизм төшенчәсен ачыклау, чын патриотлык үрнәге күрсәткән як­ташларыбыз, үрнәкшә­хесләребез һәм төбәгебезнең күренекле урыннары белән танышу максатыннан тәрбия сәгатьләре уздырылды. Һәрсыйныф туган якны, Ватанны ярату һәм илне саклау, тынычлык темаларына шигырьләр, җырлар өйрәнде . Укучылар эзләнү эшләре алып бардылар, күптөрле материал белән таныштылар һәм очрашулар барышында калган сыйныф укучыларына да тәкъдим иттеләр. Видеоязмалар, фотоистәлекләр белән үре­леп барган  очрашу кичәләре сизелми дә үтеп китте. Укучыларда да, килгән кунакларда да бу очрашулар бик җылы тәэсирләр калдырды.    

      Бүгенге көндә безнең алда торган мөһим бу­рычларның берсе – туган җирен, хал­кын, Ватанын сөюче, шуларны якларга әзер булган кеше тәрбияләүдә мондыйчараларның әһәмияте бикзур.

Гимадиева Илсөя Илдар кызы, М.К.Таhиров исемендәге 1 нче номерлы урта мәк­тәп укытучысы

Опубликовано 15 ноября, 2022 — 16:32 пользователем Альметьевский к…

up

Поиск по сайту

Башлангыч сыйныфта класс сәгате “Буыннар очрашуы.”

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор: Мусина Наиля Абраровна

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 38.3 Kb
Количество скачиваний: 10

Скачать

Просмотров: 30

Похожие материалы

  • Портфолио учителя начальных классов
  • Внеклассное мероприятие к 23 феврраля
  • Башлангыч сыйныфта класс сәгате»Әтием белән көчле мин»
  • Детские работы по теме «Нерифмованные стихотворения»
  • Советы родителям младших школьников»Приучаем к самостоятельности»
  • Проект лагерной смены «Экошка»
  • Материал для родительских собраний
  • Создание условий для формирования положительных эмоций по отношению к учебной деятельности у обучающихся
  • Сценарий проведения акции Читаем детям о войне
  • Методический материал для родителей и учеников «КРАТКАЯ ЗАПИСЬ ЗАДАЧ»

Мөнәсәбәт

«Бездән сезгә бер киңәш» — буыннар очрашуы

Бүген үтте бу матур очрашу

"Бездән сезгә бер киңәш"   - буыннар очрашуы

Түбән Бәрәскә мәдәният йортында «Ак калфак»ның җирле бүлекчәсе, китапханә, мәдәният йорты, «Нур» халык театры бергәләп, «Бездән сезгә бер киңәш» дип исемләнгән буыннар очрашуы үткәрде.

Әлеге чара ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды һәм аның тәрбияви роле бик зур булды.

Кичәне мәдәният йорты җитәкчесе Зөлфия Корбанова әнкәйләргә багышланган җыр белән башлап җибәрде. Гореф-гадәтләребезне барлау, тарихыбызны өйрәнүгә багышланган бу кичәнең максатына туры китереп, Дания Әхмәтҗанова Мөхәммәт Мәһдиевнең китабыннан кич утыруга, аулак өйгә багышланган өзекләрне укыды. Мәктәп укучылары «Уракчы кыз» көенә биеделәр. 

Кичә барышында   өлкәннәр, үзләренең тәҗрибәләре  белән дә уртаклаштыларп, элек Бәрәскәдә дә шәлчеләр яшәгән, шәл бәйләү  Арча ягында гына түгел, Әтнә ягында дла киң таралган булган. 

Иң кызыгы, «Йөзек салыш» уены булгандырп. Яшьлек тә искә төште, җәза үтәгәндә башкару осталыклары да күренде. 

— Мөхәммәт Мәһдиев китабында кич утырганда әйтелә торган такмаклар да бар иде, аларны күчереп алып, башкарып карадык. Монысы репетиция  генә булды, ике атнадан соң очрашырга дип сөйләштек, Менә шунда чынлап җырлашып утырырбыз, дибез. Әлеге чарага «Балкыш» та катнашучылар да, «Мирас» клубына йөрүчеләр дә килгән иде.  Файдалы булды, чәй табыны артында да укучы балаларга хатирәләр сөйләнде,- дип, кичерешләре, тәэсирләре белән уртаклашты  җирлекнең ветераннар советы рәисе Сөембикә Садриева. 

Фотоларны Бәрәскә мәдәният йорты альбомыннан алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Буше франсуа праздник любви
  • Бухучет расходы на праздники
  • Бухгалтерские сказки сценарии
  • Бухгалтер татарстана праздник
  • Бухгалтер праздник когда празднуется

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии