МБГУ “Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Иске Ибрай урта гомумбелем бирү мәктәбе”
“Әфганстан, исемең шигъри синең…”
(Әфган сугышы ветераннары катнашында үткәрелгән кичә-очрашуның эшкәртмәсе)
Ибрагимова Роза Вазыховна
математика укытучысы,
7б сыйныфы җитәкчесе
2012 ел
2012 елның 15 февралендә Совет гаскәрләрен Әфганстан җирләреннән чыгаруга 23 ел тулды. Иске Ибрай урта мәктәбендә күп еллардан бирле бу дата аерым билгеләп үтелә. Матур йола буенча аны 7 сыйныф укучылары оештыра. 7б сыйныфы укучылары өчен бу вакыйгалар аерым үзенчәлеккә ия, чөнки ике кызыбызның әтисе, бер егетебезнең абыйсы – Әфганстан сугышында катнашучылар .
Очрашуга әзерлек алдан ук башланды. Бу юнәлештә түбәндәге эшләр башкарылды:
- Әфган сугышының тарихы белән якыннанрак танышу (тәрбия сәгатендә);
- Әфганчы авылдашларыбыз белән читтән торып танышу өчен мәктәп музеена экскурсия;
- Әфганчы авылдашларыбызның өйләрендә булу, алар белән якыннан танышу;
- Сайфуллин Фәрхать Хабибулла улы (балалар оешмасы аның исемен йөртә) турында истәлекләрне өйрәнү;
- Әфганчылар белән очрашуга әзерләнү, үткәрү;
- Башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау.
Бу эшләрне башкарган вакытта укчылар тарафыннан күп кенә тарихи материаллар өйрәнелде. Укучылар аралашырга, әңгәмәләр оештырырга, эшләгән эшләрен анализларга, эш нәтиҗәләрен күрсәтергә өйрәнделәр. Иң мөһиме, укучыларда үз авылдашларына карата горурлык һәм соклану хисләре барлыкка килде. Укучыларым, бүгенге малайлар, киләчәктә — Ватан сакчылары, солдатларыбызга лаеклы алмаш булырлар дип ышанып калам. Дөньялар гына тыныч булсын, Әфганстан, Чечен фаҗигаләре башка кабатланмасын!
Кичәнең барышы:
Үткәрелде: 2012 елның 17 февралендә, Иске Ибрай урта мәктәбендә
Катнаштылар: 6-8 сыйныф укучылары, укытучылар, чакырылган кунаклар.
Максат: укучыларда Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларына карата хөрмәт, горурлык тәрбияләү; батырлык төшенчәсенең асылын аңлау.
Бурычлар: 1. Укучыларны Әфган сугышы тарихы белән кыскача таныштыру.
2. Әфганстанда, Чечен сугышында һәлак булган авылдашларны искә алу.
3. Әфганчылар белән укучыларның кара-каршы сөйләшүен оештыру.
Җиһазлау: Әфган сугышы корбаннарының Хәтер китабы, магнитофон тасмасына яздырылган В. Агаповның “Саумы, әнкәй” җыры, музыкаль үзәк, гитара, чигелгән кулъяулыклар, тәлинкәгә куелган ипи.
Кичәнең барышы:
Җыр “Саумы, әнкәй”, /1 куплет/ В. Агапов көе һәм сүзләре.
1укучы
Ярдәм сорап күп килделәр безгә
Барысына да бу ил булышты..
Тик беләсе иде —
Без соң тагын
Кайсы илгә күпме бурычлы?
“ Интернациональ бурыч” дидек,
Әллә нәрсә итеп сөйләдек.
Бурычтырмы.
Нигә меңәрләгән
Кеше җаны белән түләдек?!
2 укучы
Япь-яшь кенә килеш күпме гарип —
Аналарның йөрәк түземме?
Бурыч түләр өчен егетләрнең
Аяк кулы кирәк идеме?!
Тагын күпме бурычлы без,
Нигә белми халык?
Бүгенге, яңа буын егетләре үсә
Бурыч түләр өчен түгелме?! (Х. Әюп “Интернациональ бурыч”)
Укытучы: Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар. Көтеп алган, инде күп еллардан бирле мәктәбебездә үткәрелеп килгән, очрашуны башлыйбыз. Бу очрашуыбыз ерак Әфган җирендә гомерләре өзелеп, мәңге яшь булып калган солдатлар, ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында, кем өчен, ни өчен кан коюлары да аңлашылмаган Чечен сугышында һәлак булучылар, бу сугыштан исән-сау кайтучылар турында.
3 укучы
Батырлык. Бу купшы сүз түгел, Хәтерләрдән тиз җуела торган. Мәгънә асылында , мәңгелеккә Күңелләргә, җанга уела торган.
Кайсы тауның ташларыннан икән Батырлыкка һәйкәл куясы? Чорлар җиле ташларны да уя, Тик мәңгелек хәтер кыясы!
Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик, Күпме аны күккә күтәрмик, Ише бармы бөеклекнең солдат Кылган батырлыкка тиңләрлек
4 укучы
Әфганстан, исемең шигъри синең, Җирең сихри, кыя, ташларың! Изге дуслык бурычын үтәр өчен Сиңа китте бик күп якташларым… Кыяларның булмый ак таплары, Аларның була тик ак ташлары. Шул ташларны каннраына манып, Табутларда кайтты якташларым. (В.Һадиуллин “Әфганстан”)
Укытучы: Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу – дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Ил-көннәр тыныч булганда, егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе – ныклыкка сынауны үтү ул. Безнең авылда да егетләрне солдат хезмәтенә озату бөтен авыл халкын берләштерүче матур йола булып санала. Бүген безнең очрашуда утыручы кунакларыбыз армиягә киткәндә дә, авылыбыз халкы изге теләкләрен теләп, кызлар матур кулъяулыклар чигеп, исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп, озатып калды.
5 укучы
Туган яктан, туганнардан Читкә киткән чакларда Сөйгән ярлар бүләк итә Ядкарь итеп сакларга. Айлы кичтә хискә генә Чигелгән чигүләрен. Кулъяулыкта көмеш язу: “Күпкәме китүләрең. Күпкә икән, күпкә булсын, Онытма тик гөлеңне. Кулъяулыкка чиккән чәчәк Сагындырсын илеңне”.
6 укучы
… Янды учак. Янды йөрәк Ерак-ерак якларда. Туган якка, туганнарга Юл буена, сукмакларга Кире кайткан чакларда Гөлчәчәкләр сибелгән. Нәкъ бит шулар айлы кичтә Кулъяулыкка чигелгән. (Госман Садә)
Кызлар кулъяулыклар чигә-чигә җырлыйлар. “Озату” (татар халык җыры)
7 укучы
Егетләр китә солдатка- Ерак-ерак юлларга. Бүген зинһар еламагыз, Өлгерерсез еларга.
Егетләр китә солдатка – Исән хезмәт итсеннәр, Мәңгелеккә китмәсеннәр, Кайтырга дип китсеннәр!
Егетләрне армиягә озату күренеше:(Еракта гармун тавышы ишетелә. Егетләр җырлап керәләр, кызлар озата киләләр).
Кисәм каен, кисәм каен, Кисәм дә басма салам. Каен басмаларга басып, Кайгымны суга салам. (Уртага туктыйлар, бер кыз алга чыга)
Кыз: Дуслар, әйдәгез әле, егетләребезне елап, моңаеп кына түгел, истә калырлык итеп, биеп-җырлап озатып калыйк. (Бию көе яңгырый. Егетләр- кызлар тәгәрәккә басып бииләр, уртада әйләнәләр. Шул вакыт әни керә. Кулында тәлинкә белән ипи телемнәре)
Әни: Балакайларым! ( Биюдән туктыйлар, таралышып басалар). Мин сезне ерак юлга китәр алдыннан ипидән авыз иттерәм. (Солдатка китүче егетләр ипидән авыз итәләр). Туган як кырларында үскән игеннән пешерелгән ипи тәме сезгә авыр вакытларда көч бирсен, бәла-казалардан сакласын. Шул тәм сезне исән-сау туган якларыбызга алып кайтсын. Хәерле юл сезгә, улларым!
(Егетләр тезелеп басып җырлыйлар, икенче куплетта җырлап чыгып китәләр)
Әнкәй, ашың пешеп җиткәч, Балаларың җыелыр. Алар булып, мин булмагач, Күзеңнән яшь коелыр.
Солдат ашы, солдат ашы, Солдат ашы май гына, Кайтырга да күп калмады, Егерме дүрт ай гына.
Укытучы: Тормыш дәвам итә. Бөек Ватан сугышы яралары инде төзәлеп килә. 1956 елгы Венгрия, 1968 елгы Чехословакия вакыйгаларын исәпкә алмаганда, армиядә тыныч хезмәт дәвам итә. Ләкин…
8 укучы: Узган гасырның 70 нче еллар ахыры, 80 нче еллар башы. Халык теленә Әфганстан дигән дигән сүз килеп керә. Бу ил турында 80 елларда күпчелек кеше мәктәп дәреслекләрендәге кыска параграфлардан гына укып беләләр. Гомуми мәйданы 647 кв. км булган илдә әле 1982 елда автомобиль юллары нибары 18 мең чакрым тәшкил итә. Илдә тимер юллар бөтенләй юк. 16 миллион халыкның зур күпчелеге ярым күчмә тормыш алып бара. Төп һөнәрләре – терлекчелек. Кеше хакын тиеннәр белән генә бәялиләр. Нигездә феодализм чорында яшәгән дәүләткә капиталистик мөнәсәбәт кереп кенә бара.
9 укучы: Менә шушы илдә 1978 еның 27 апрелендә милли-демократик революция була. Шушы елдан Әфганстанда, совет гаскәрләре кертелгәнчегә кадәр үк, гражданнар сугышы башлана.
10 укучы: Әфганстанга совет гаскәпләре кертелү турындагы хәбәрне 1979 елның 27 декабрендә үзәк телевидение буенча совет дәүләте җитәкчесе Л.И. Брежнев шәхсән үзе җиткерде.
11 укучы: Солдат сугышны сайламый һәм аны игълан итми. Солдат халык һәм Ватан алдындагы бурычын гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә.
12 укучы: Әфганстан безнең авылны да читләтеп үтми. 20 авылдашыбыз – Әфган сугышында катнашучылар. Менә алар: (санап китү, һәр укучы бер фамилия әйтә) Шәйхетдинов Минсалих Вагиз улы, Дәүләтшин Илдус Исмәгыйль улы, Дәүләтшин Илсур Исмәгыйль улы, Сафиуллин Госман Вагиз улы, Замалетдинов Әхат Вәлиамәт улы, Нигъматуллин Гомәр Рахимҗан улы, Ногманов Фәрхать Зөфәр улы, Салахов Фәрит Сөләйман улы, Гильметдинов Равил Хәмзә улы, Гатауллин Җәлил Сәлихҗан улы, Галиев Наил Хаҗиб улы, Ганеев Фәрит Гаяз улы, Кәлимуллин Гаяз Гомәр улы, Әхмәтвәлиев Фәрит Вәлиҗан улы, Мотыгуллин Фәрит Рәшит улы, Сәйфуллин Фәрхать Хабибулла улы, Төхвәтуллин Ранас Хабибулла улы, Минекәев Рәшит Шәрәфетдин улы, Сөләйманов Фазыл Гильман улы, Мотыгуллин Альфик Әхтәм улы.
Укытучы: (укучыларга Әфганстан сугышы корбаннарының Хәтер китабын күрсәтә). Санап кителгән әфганчыларыбызның берсе — лачындай егетебез Сайфуллин Фәрхать Хабибулла улының исеме шушы китапка кертелгән. 223 нче биттә түбәндәге сүзләр язылган ( китаптан укый). 3.4.1966 елда туган. Армиягә 3.5. 1984 елда алынган. Әфганстанда 5.1984 тән. Рядовой, техник ротаның өлкән йөртүче-операторы. Сугышчан операцияләрдә авиаполкларны тәэмин итүне өзлексез башкара. 19.11.1985 тә башына үләрлек яралана. “Сугышчан хезмәтләре өчен медале белән бүләкләнә” (үлгәннән соң). Иске Ибрай авылында җирләнгән. Бүген мәктәпнең балалар оешмасы аның исемен йөртә.
13 укучы
Кай төшләрең, сызлый, гүзәлем… Ник ачылмый, балам, күзләрең… Каберләргә насыйп булган Нәфис гәүдәң, сылу йөзләрең.
Иреннәрең нигә тынып калган… “Әнкәй”, — дими миңа бер генә, Минем бит син бер өметем идең Тиңе юк бит сиңа гөлнең дә.
14 укучы
Гамьсез карта уйнагандай Язмыш белән кемдер шаярды. Кемнәр алар яшәү бәхетеннән Гомерлеккә сезне аерды?
Күпме сагыш, кайгы йотып яши Атаң-анаң сине гел уйлап. Батырларны үлем алмый диләр Син исән күк һаман да солдат.
Җыр: “Һәйкәл” (М. Гобәйдуллин)
15 укучы
Нинди кыска гомер, 20 яшь Җиңү мизгеленә бетте сыеп Нигә үлем белән түләргә соң Исемеңне тик калдыру өчен Мәңгелеккә хәтерләргә уеп?
16 укучы
Юк, батырлык очрак кына түгел Кемнәрнеңдер өлешенә тигән Ватан төшенчәсе солдатка ич Ата-баба җире, туган туфрак Ана теле, сөте белән иңгән.
Шушы соңгы сынау мизгелендә Тормаган ул хәтта үзен аяп, Изге антын үтәү өчен газиз Гомрең биргән солдат — илгә маяк!
Укытучы: Исән кайткан солдатлар арабызда яши. Кызгынчка каршы тормыш үзенекен итә. Кешенең гомере ничек чикләнгән беркем дә әйтә алмый. Әфганстанда хезмәт итеп исән-сау әйләнеп кайткан Нигъматуллин Гомәр Рахимҗан улы, Мотыгуллин Альфик Әхтәм улы инде мәңгелек йортта. Ә калган солдатларыбыз, аллага шөкер, исән-сау илнең төрле почмакларында яшәп яталар. Аларны “әфганчылар”, “ әфган егетләре” дип атыйлар. Тикмәгә генә шулай әйтмиләр. Чөнки алар туган илгә кайткач та “әфган егетләре” булып калдылар. Алар утны-суны кичеп, язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыгып, биредә дә бер-берсе белән элемтәне өзмиләр. Әфганчыларыбыз, үзләренең гаиләләре белән бүген бездә кунакта: (таныштыру) Мотыгуллин Фәрит һәм Наилә, Ганиев Фәрит һәм Фирүзә, Сөләйманов Фазыл, Салахов Фәрит. Сорауларның беренчесен мин солдатларыбызның тормыш иптәшләренә бирәсем килә:
- Тормыш барышында сезнең гаиләдә “әфган синдромы” сизеләме, ягъни әфган сугышының җилләре, әфганстан сезгә тәэсир иткәне булдымы?
Ә хәзер сорау әфганчыларның үзенә:
— Әфганстан турындагы уйлар бик еш борчымыйлармы, төшләргә еш керәме?
— Үзегез хезмәт иткән чорда сезнең өчен иң кыены нәрсә булды?
— Бүгенге солдат хезмәте турында фикерләрегез?
(Әфганчылар укучыларны кызыксындырган сорауларга да җавап бирәләр)
16 укучы: 1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару төгәлләнде. Илебез тарихында 20 гасырда булган иң озын сугыш тәмамланды. Сугыш 9 ел 1 ай 19 көнгә сузылды. Сугыш инде тарихка кереп калды, ләкин аның тирәсендә ялгыш, ялгыш түгел дигән бәхәсләр бүген дә дәвам итә. Ләкин бер нәрсә бәхәссез, шул елләарда 15 мең әп ир-егетләребез һәлак булды, 300 мең солдат яраланды, дистәләрчә меңе гарип булып калды.
Җыр: “Әнкәй гөле”. (В. Агапов көе һәм сүзләре)
17 укучы: 20 гасыр тарихка зилзиләләре белән кереп калды. Илебез Бөек Җиңүнең 50 еллыгын билгеләп үтәргә җыенганда яңадан кан кою башланды. 1994 елның 11 декабрендә “конституцион” тәртип урнаштыру максатыннан Чечен республикасына федераль гаскәрләр кертелде.
Укытучы: Чечен җирендәге сугыш безнең ил территорисендә Бөек ватан сугышы чорыннан соң иң зур хәрби бәрелеш була. Авылыбызның дистәләгән егете чечен җирендә хезмәт итеп, сугыш һәм үлем белән күзгә — күз очраша: Сафин Марат Сәлихҗан улы, Сибгатуллин Марат Минәсхать, Сабитов Мансур Минәхмәт улы, Сабитов Әнәс Минәхмәт улы, Гарифуллин Ришат Сәлихҗан улы, Гарифуллин Рөстәм Сәлихҗан улы, Ахметзянов Фәрит Рафик улы, Газизов Айрат Рөстәм улы. Авылга тагын бер кара табут кайта. Ганеев Алмаз Гаяз улы да безнең арабызда, тормышның матурлыгына сокланып яшәргә теләгән иде дә бит. Ләкин игълан ителмәгән Чечен сугышы рәхимсез рәвештә аның гомерен өзде. Сафиуллин Ринат Мансур улы, Шәхетдинов Мәүлет Вагиз улы Чечен җирләреннән исән-сау кайтканнан соң, аяусыз язмыш аларны безнең арадан алды.
Әйдәгез бүген илебез тынычлыгы өчен башларын салган, үзләренең бурычларын үтәгәндә һәлак булган авылдашларыбызны 1 минут тынлык белән искә алыйк.
( 1 минут тынлык)
Рәхмәт. Бүгенге очрашуда кунакларыбызга тагын бер сорау бирәсем килә:
- Егетләр армиягә барырга тиешме?
- Булачак солдатлар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
Әйе, бүген бу сорау һәркемне борчый. Без армия тулы тәртип булсын, илләр-көннәр тыныч булсын, егетләребез өчен ул чын мәгънәсендә чыныгу, тормышка әзерлек мәктәбе булсын дигән теләктә калабыз.
18 укучы
Чирек гасыр гомер узса да, Хәбәр көтә ана улыннан. Өмет итә, бәлки кайтыр, дип, Күзен алмый киткән юлыннан. Йокысыз үткән озын төннәрдә Улы белән һаман сөйләшә, Шатлык-кайгыларын уртаклаша, Киңәшләшә, дәшә, серләшә.
19 укучы
Көтә-көтә кара чәчләренә Ап-ак булып карлар яуса да, Чиксез авыр сагыш газабыннан Йөрәгеннән каннар тамса да, Көтә һаман улын, йөрәгендә Пыскып яна өмет чаткысы, Иртәгәге көндә булыр сыман Куанычы, көткән шатлыгы. (Т.Шәрипова “Ана өмете”)
Җыр: “Кичер мине, әнкәй, гафу ит” (Р.Хәсәнов көе, Г. Идрисов сүзләре)
20 укучы: Тынычлык! Дөньяда аннан да изгерәк нәрсә бар микән? Тынычлык ул — әти-әниләрнең тырыш хезмәте, аяз күк йөзе, бер-беребезгә булган яхшылык, безнең яхшы укуыбыз.
21 укучы: Илләр тыныч булсын. Туган яклардан читкә китәргә туры килсә дә, исән-сау үз ягыбызга әйләнеп кайтырга язсын!.
Җыр: “Кайтам, дуслар, Аксубайга” (В.Агапов көе һәм сүзләре)
Укытучы: Хөрмәтле кунаклар, укучылар! Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомерләре вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше җиргә яшәү өчен яратылган. Ә сугышлар алар безнең йөрәк яралары, мәңге төзәлмәс йөрәк яралары.
Җыр: “Саумы, Әнкәй” . 2 куплет (В.Агапов көе һәм сүзләре)
Очрашу чәй өстәле артында дәвам итә.
“Әфганстан-йөрәк ярам”
Максат: Әфган
сугышы,Ватан сакчылары турында төшенчә бирү; Әфганстанда хәрби хезмәттә булган
ир-егетләр белән очрашу, һәлак булганнарын искә алу;Балаларда Әфганстанда хәрби хезмәттә булган
егетләргә карата хөрмәт хисләре горурлык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.
Җиһазлау:
компьютер, проектор, Power Point программасында эшләнгән призентация, Әфган
сугышында катнашкан авылдашларның фотосурәтләре, магнитофон, интернеттан
алынган “Әфган юлы” документаль фильмы.
А.б: Исәнмесез!
Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар! Без бүген залга рус
гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылып бетүгә 29 ел булуны билгеләп үтәргә, якташларыбызның
батырлыгына яңадан бер кабат сокланыр, аларга дан һәм мәдһия җырлар өчен,
аналарның түземлеге һәм сабырлыгы алдында баш ияр өчен, бу залга җыелдык. Шушы очрашуга
үзебезнең авылдашларыбызны, төрле елларда Әфганстанда хезмәт итүчеләрне
чакырдык.
Афганистан…
сугыш…
Кысыладыр сулыш…
Шушы сүзләр искә төшкәндә.
Яшьлегемнең иң кырыс еллары
Узды минем шушы җирләрдә.
Сугыш, сугыш…
Кемгә соңгы сулыш…
Кемдер гарип, кулсыз-аяксыз.
Күпме кайгы, күпме канлы яшләр
Коелды бу җиргә, санаусыз.
Совет иле кушкан — милли бурыч
Илтеп кертте безне сугышка.
Бурычлы идеме яшь егетләр,
Кан коярга шушы сугышта???
Афганистан тау-ташлары саклый,
Без үтәгән хәрби бурычны….
Улсыз калган ялгыз аналарга
Әйтегезче, кемнәр бурычлы??!
— Балалар, әйдәгез хәзер шушы сугыш
турында видеоязма крап үтик.
(балаларга интернеттан алынган“Әфган юлы”
исемле 6 минутлык документаль фильм күрсәтелә. Сайтның адресы: http://mmg-kgb.ucoz.ru)
Әфганистан…Күпме кешеләрнең кояшлы
көннәрен, тыныч төннәрен урлаган, күпме кешеләргә кайгы китергән.
9 ел 51 көн буена барган сугыш булды бу
җирдә.
Бу сугыш безнең халык өчен 15 меңгә якын
кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп
кайтты.
1б. Алинә. Туган жирен, илен сакларга дип
Газиз улын ана озата.
Берни булмас,эни ,кайгырма дип
Ана кунелен улы юата.
2б. Гәдел.Озатты Әфган иленә
Сау әйләнеп кайт, диеп,
Ул якта упкыннар тирән,
Ул якта таулар биек.
3б.Асылъяр.Ташлары артына посып,
Сагалый анда дошман.
Китте егет…хәрби анты
Намусы шулай кушкан.
4б. Нурсилә.Әйтсәләр дә: барып тор син
дип,
Дөньяның иң рәхәт җиренә,
Әйтер идем: кирәк түгел дип
Кайтам мин, дип, туган илемә
Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел
җәрәхәте алды. Татарстан Республикасы Әфганстан сугышында менә дигән 257 егетен
югалтты. Аларның батырлыгы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Безгә хәзер яңа гасырда җир йөзендә
тынычлык урнашсын, җитәкчеләребез төпле фикергә килсен дә, балалар сугыш афәтен
күрмәсен дип кенә телисе кала.
Шуңа сөеник, исән кайткан солдатлар
арабызда яши. Әфган егетләре… Аларны тикмәгә генә шулай атамыйлар. Чөнки алар
туган илгә кайткач та әфган егетләре булып калдылар. Алар ут-суны кичеп,
язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыгып, биредә дә
бер-берсе белән элемтәне өзмәделәр. Әфганчылар союзы барлыкка килде.
Тормыш дәвам итә. Әфганчылар
завод-фабрикаларда, туган авылларында эшлиләр, өйләнеп балалар үстерәләр.
Безнең авылдан да лачындай егетләргә Әфган җиренә, корал тотып утка керергә, Ватан
алдындагы патриотик бурычларын намус белән үтәп, иксез-чиксез океаннарны,
күкләрне гизәргә туры килде.
Менә алар авылдашларыбыз
1.Мухаметдинов Фарил Мирзанур улы
2.Миргаязов
Инсаф улы
3.Насипов Илсур Индус улы
4. Фахразиев Рәшит Равил улы
сүзне батыр ир-егетебез, «Башак»
берләшмәсенең алдынгы механизаторы Мухаметдинов Фарил Мирзанур улына бирик.
Сөйли, балалар сорауларына җаваплар бирә.
— Нинди хәлләрдә батырлык, тәвәккәллек
күрсәтергә туры килде?
— Иң истәлекле көнегез?
Балалар
бакчасы балалары һәм тәрбиячеләре исеменнән эчтәлекле һәм матур җавапларыгыз
өчен Сезгә зур рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч, аяз күк
йөзе телибез. Балаларның чыгышын бүләк итеп кабул итегез.
(концерт номеры)
Изге җиребезне илбасарлардан саклап
калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганстан
җирендә сугыш кырында һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбызның истәлеге
алдында баш иябез. (Әйдәгез балалар барыбыз да басабыз) Бер
минут тынлык.
Магнитофоннан
Зиннур башкаруында “Әйләнеп кайта алсам”
җыры
тыңланыла.
— Әфган җырлары – ул хәрби намусның һәм
кайгы-хәсрәтнең тере елъязмасы. Әфганстанның көйгән җирләрендә туып, магнитофон
тасмаларында, куен дәфтәрләрендә күченеп йөреп, соңыннан әфганчыларның
“гимнына” әверелгән.
Бу җырларда искиткеч шәфкатьле көч бар.
Алар көчсезләргә көч бирә, югалып калганнарда ышаныч арттыра.
5бала. Чирек
гасыр гомер узса да,
Хәбәр көтә ана
улыннан.
Өмет итә, бәлки
кайтыр, дип,
Күзен алмый киткән
юлыннан.
6бала.Йокысыз
үткән озын төннәрдә
Улы белән һаман
сөйләшә,
Шатлык-кайгыларын
уртаклаша,
Киңәшләшә, дәшә,
серләшә.
7бала. Көтә-көтә
кара чәчләренә
Ап-ак булып карлар
яуса да,
Чиксез авыр сагыш
газабыннан
Йөрәгеннән каннар
тамса да.
8бала. Көтә
һаман улын, йөрәгендә
Пыскып яна өмет
чаткысы,
Иртәгәге көндә
булыр сыман
Куанычы, көткән шатлыгы.
А.б: Әкрен
генә җилләр исә,
Ел артыннан еллар
үтә,
Ә халыкта тик бер
теләк,
Гүя бердәм сулыш:
Мәрмәр һәйкәлләр
каршында,
Яшьле күзләр
карашында
Катгый таләп:
Җирдә кабат
Кабынмасын сугыш!
Әйе, балалар, Әфганстан, Чечня фаҗигалары
башка кабатланмасын, бу сугышларда һәлак булган солдатларның ата-аналары күргән
кайгылар башка беркемнең дә башына төшмәсен, хәзерге вакытта хәрби хезмәттә
булган абыйларга тыныч көннәрдә армия хезмәтен үтеп, исән-имин туган якларына
әйләнеп кайтуларын теләп, бәйрәм иртәбезне йомгаклыйсы килә.
Бүгенге очрашуга килгән абыйларга зур
рәхмәтебезне җиткерәсебез. Аларга алдагы көндә саулык-сәламәтлек, җан
тынычлыгы, гаилә бәхете, эшләрендә зур уңышларга ирешүләрен телибез. Рәхмәт
сезгә.
Поделитесь с коллегами:
раслыйм
МБГББУ «Иске Кыязлы урта
гомуми белем бирү мәктәбе» директоры
______________ /М.Ф. Мөдәрисов
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы
Иске Кыязлы урта гомуми белем бирү мәктәбе
(Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылулары уңаеннан үткәрелгән ватанпәрвәрлек дәресе )
Класс сәгатен төзеде: педагог-оештыручы Гыйльметдинова Алсу Галимҗан кызы
Төзеде : Гыйльметдинова А.Г.
I кв. категорияле педагог-оештыручы
Иске Кыязлы — 2014 ел.
Максат:
-
Әфган сугышы, аның асылы белән таныштыру, хезмәт кешеләрен олылау.
-
Әфганстанда хәрби хезмәттә һәлак булган ир-егетләрне искә алу.
-
Укучыларда әти-абыйларына карата горурлык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, проектор, Power Point программасында эшләнгән призентация, Әфган сугышында катнашкан райондашларның фотосурәтләре, магнитофон, Зиннур башкаруында «Әйләнеп кайта алсам» җыры яздырылган кассета, интернеттан алынган «Әфган юлы» документаль фильмы, Әзһәр Зәйнетдинов «Тәмугтан репортаж» китабы, конверт белән хатлар.
1)
«Кайсы тауның ташларыннан икән
Батырлыкка һәйкәл куясы!»
«Ил өстендә бөтерелеп
Йөрсә хәвеф-хәтәр,
Бу инде «батырларча…» дип
Килгән соңгы хәбәр».
«Батырлык, дип күпме сөйләп йөрмик,
Күпме аны күккә күтәрмик,
Ише бармы бөеклекнең солдат
Кылган батырлыкка тиңләрлек?»
2) Ярдәм сорап күп килделәр безгә
Барысына да бу ил булышты.
Тик беләсе иде —
Без соң тагын кайсы илгә күпме бурычлы?
Интернациоаналь бурыч дидек
Әллә нәрсә итеп сөйләдек
Бурычтырмы…
Нигә меңәрләгән
Кеше җаны белән түләдек?!
Япь-яшь кенә килеш күпме гарип
Аналарның йөрәк түземме?
Бурыч түләр өчен егетләрнең
Аяк-кулы кирәк идеме?
Илдә нигә кадерсезләнделәр
Бурыч түләде бит алар да.
Ахыр чиктә йөрәкләргә нигә
Граната булып ярыла?!
Интернациональ бурыч имеш
Табалмадык шуннан башканы
Ил бурычы булып, әсирлектә
Газап чигә кемнең башлары.
Тагын кемгә, күпме бурычлы без
Нигә белми халык?
Бүгенге яңа буын егетләре үсә
Бурыч түләр өчен түгелме?
(Х.Әюп. Интернациональ бурыч)
Луиза Батыр-Болгариның Равил Фәйзуллин сүзләренә язылган «Кичер кайта алмавымны» җыры башкарыла.
…Төн үтә, таулар артына
Тулган ай бата;
Татарстан кырларында
Язгы таң ата.
Татарстан, Татарстан!
Бөек Ватанның
Бөтен милләтләре сине,
Бу язгы таңның
Чык кунган чәчәкләредәй,
Якын күрәләр,
Синең бәхетеңне даулап,
Утка керәләр.
Көрәшләрдә алган даның
Ул — Ватан даны;
Халкың түккән ялкынлы кан
Ул — Ватан каны.
Даныңны, утлы каныңны
Таптатмас өчен,
Ватан кояшы — юлбашчы
Туплый ил көчен…
Фатих Кәрим («Идел егете» поэмасыннан өзек).
1) Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар! Без бүген залга Ватанны саклаучылар көнен һәм рус гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылып бетүгә 25 ел булуны билгеләп үтәргә җыелдык.
2) Без якташларыбызның батырлыгына яңадан бер кабат сокланыр, аларга дан һәм мәдһия җырлар өчен, аналарның түземлеге һәм сабырлыгы алдында баш ияр өчен, бу залга җыелдык.
1) Шушы бәйрәмгә үзебезнең якташларыбызны, төрле елларда хезмәт итүчеләрне чакырдык. Алар арасында Әфганстанда хезмәт итүчеләр дә, хәрби-диңгез флотында, Чечняда тынычлык урнаштыруда катнашучылар да. бар.
2) Игътибар иткәнсездер безнең бүгенге кичәбездә сүз моң, сагыш, югалту ачысы һәм батырлык турында булачак. 2009 елның 15 феврале — соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап чыкканга 25 ел.
1) Әйе, моннан нәкъ 25 ел элек, 1989елның 15 февраленда Брежнев хөкүмәте башлап җибәргән «тантаналы марш» тәмамлана. Хәер тәмамлана микән? Гомумән ни өчен әфган җиренә совет сугышчыларын кертәләр һәм ул чорда бу ил нинди булган соң?
— Солдат сугышны сайламый һәм аны игълан итми. Солдат халык һәм Ватан алдындагы бурычын гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә. Әфганстан иленә совет гаскәрләрен кертелү турындагы хәбәрне 1979 елның 27 декабрендә үзәк телевидение аша Леонид Ильич Брежнев хәбәр итә.
Беренче бәрелешләрдә үк 86 совет сугышчысы башын сала.
СЛАЙД №6 (1980-1984).
1980 елда Әфганстан җирендә — 1500 гә,
1981 дә — 1300 гә,
1982 дә — 2000 гә якын совет сугышчысы һәлак була, яраланучыларның саны уннарча меңгә җитә.
1983 елда — 1500 гә,
1984 тә — 2400 гә якын совет сугышчысы туган туфрагына цинк табутта кайта.
Фәкать 1988 елның 15 маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлый. Ниһаять, 1989 елның 15 февралендә генә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. 9 ел 51 көн буена барган сугыш булды бу җирдә.
— Укучылар, әйдәгез хәзер шушы беркемгә дә кирәкмәгән каһәрле сугыш турында видеоязма крап үтик.
СЛАЙД №7 («Әфган юлы»).
(укучыларга интернеттан алынган»Әфган юлы» исемле 6 минутлык документаль фильм күрсәтелә. Сайтның адресы: mmg-kgb.ucoz.ru)
Бу сугыш безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты.
Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды. Татарстан Республикасы Әфганстан сугышында менә дигән 257 егетен югалтты. Бу аяусыз сугыш Аксубай районын да читләтеп үтмәде: бездән киткән егетләрнең -сы Әфган тауларында башын салды. Аларның исеме безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
А-1) Нинди кыска гомер, 20 яшь
Җиңү мизгеленә бетте сыеп
Нигә үлем белән түләргә соң
Исемеңне тик калдыру өчен
Мәңгелеккә хәтерләргә уеп?
А-2) Юк, батырлык очрак кына түгел
Кемнәрнеңдер өлешенә тигән
Ватан төшенчәсе солдатка ич
Ата-баба җире, туган туфрак
Ана теле, сөте белән иңгән.
А-1) Шушы соңгы сынау мизгелендә
Тормаган ул хәтта үзен аяп,
Изге антын үтәү өчен газиз
Гомрең биргән солдат — илгә маяк!
Җыр «Ышанмыйм»
1) Әйе, Әфганстанга киткән байтак егетләрне көтеп ала алмадык. Ул егетләр әле бик
яшь кенә булсалар да ата-аналарының йөзенә кызыллык китермәделәр.
2) Безгә хәзер яңа гасырда җир йөзендә тынычлык урнашсын, җитәкчеләребез төпле фикергә килсен дә, балалар сугыш афәтен күрмәсен дин кенә телисе кала.
-
Шуңа сөеник, исән кайткан солдатлар арабызда яши. Әфган егетләре… Аларны тикмәгә генә шулай атамыйлар. Чөнки алар туган илгә кайткач та әфган егетләре булып калдылар. Алар ут-суны кичеп, язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыгып, биредә дә бер-берсе белән элемтәне өзмәделәр. Әфганчылар союзы барлыкка килде.
-
Тормыш дәвам итә. Әфганчылар завод-фабрикаларда, туган авылларында эшлиләр, өйләнеп балалар үстерәләр. Безнең яктан да лачындай егетләргә Әфган җирен, корал тотып утка керергә, иксез-чиксез океаннарны, күкләрне гизәргә туры килде.
1)Авылдашларыбыз
Аминов Шамил Гомәр улы
Валиуллин Фидаиль Рәшит улы
Гыйззәтуллин Гомәр Әсхат улы
Гыйззәтуллин Шәүкәт Әсхат улы
Гәрәев Әхат Бари улы
Зәйдуллин Мулланур Фатыйх улы
Кыямов Әнәс Сруртдин улы
Сафиуллин Рәфис Абдулла улы
Сөләйманов Искәндәр Вәли улы
Нуриев Таһир Сәмигулла улы
Муллин Андрей Николаевич
Мөдәрисов Рифкать Сәмигулла улы
Хәлиуллин Госман Әһлиулла улы
Шәйхетдинов Камил Мансур улы
Шәйхетдинов Әмирҗан Минзәки улы
Шәйхетдинов Рафаэль Зөфәр улы
Шафигуллин Рамил Хабибулла улы
Морадыймов Исмәгыйль Миншакир улы
сүзне батыр ир-егетебез ___________________________________________- гә бирик.
сөйли. Укучылар сорауларына җаваплар бирә.
(концерт номеры)
-
Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганстан җирендә сугыш кырында һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбызның истәлеге алдында баш иябез.
(1 минут тынлык)
Магнитофоннан Зиннур башкаруында «Әйләнеп кайта алсам»
җыры тыңланыла.
— Әфган җырлары — ул хәрби намусның һәм кайгы-хәсрәтнең тере елъязмасы. Әфганстанның көйгән җирләрендә туып, магнитофон тасмаларында, куен дәфтәрләрендә күченеп йөреп, соңыннан әфганчыларның «гимнына» әверелгән.
Бу җырларда искиткеч шәфкатьле көч бар. Алар көчсезләргә көч бирә, югалып калганнарда ышаныч арттыра.
Бер укучы Тәкыя Шәрипованың «Ана өмете» шигырен яттан сөйли.
СЛАЙД №16 (Шигырь).
Чирек гасыр гомер узса да,
Хәбәр көтә ана улыннан.
Өмет итә, бәлки кайтыр, дип,
Күзен алмый киткән юлыннан.
Йокысыз үткән озын төннәрдә
Улы белән һаман сөйләшә,
Шатлык-кайгыларын уртаклаша,
Киңәшләшә, дәшә, серләшә.
Көтә-көтә кара чәчләренә
Ап-ак булып карлар яуса да,
Чиксез авыр сагыш газабыннан
Йөрәгеннән каннар тамса да,
Көтә һаман улын, йөрәгендә
Пыскып яна өмет чаткысы,
Иртәгәге көндә булыр сыман
Куанычы, көткән шатлыгы.
— Әйе, уллары цинк табутларга «төренеп» кайтса да, әти-әниләре күңелләре белән гомер буена газизләрен олы юлга карап, күзләрен алмыйча көтә. Юлда чит-ят кеше күрсә дә, аларга газизләреннән хәбәр киләдер кебек тоела. Әфган сугышында һәлак булганнарны якыннары, туганнары, дуслары олылап һәрдаим искә ала. Аналарның кулларында бары тик улларының балачак, яшьлек фотолары белән беррәттән әнкәйләргә мәхәббәт белән сугарылган солдат хатлары.
Безнең кайбер якташларыбызның туган якларына кайтып: «Исәнмесез!» — дип якыннарын кочагына алырга, елга буйларында ялан тәпи йөрергә насыйп булмады. ________ абыйның һәр хаты сагыну, туган нигез өчен борчылу белән сугарылган. Аны туган якның ак, салкын кышлары, авылның җәйрәп яткан, бәпкә саклап, уйнап йөргән болыннары юксындыра. Язган хатларын укыганда күз алдына көчле рухлы, өмет белән яшәүче, моң-зарны белмәүче егет килеп баса. ___________абыйның солдат хезмәтен тутырып кайтуын өйдәгеләрнең барысы да исән-сау килеш, ишек катында көтәргә тиешләр иде. Ул шулай теләгән. Һәр хатында «Исән торыгыз…», дип язган.
Хаттан өзекләр сәхнә этюды рәвешендә күрсәтелә.
Алгы планда солдат басып тора. Каршыда өч урындык түгәрәк ясап куелган. Алгы урындыкта Ана утыра. Ана калтыранган куллары белән кулындагы хатны ача.
Ана. (Үзалдына догалар укый-укый, хатның беренче битен ача. Ярым ишетелерлек итеп кенә хатның башын укый. Соңыннан солдат-диктор дәвам итә.)
Солдат. Сәлам Термездан!
Исәнмесез, кадерле әнием, әтием, әбекәй, Илфат һәм Илсөяр! Сезгә кайнар солдат сәламнәрен җибәреп хат язучы Илфар дип белерсез. Сәлам барлык туганнарга, егетләргә — кызларга, сораучы кешеләргә. Ярый, сәлам тәмам, алда языласы сүз юлларына күчәм.
…Частька без тугызы көнне килеп җиттек, шул ук көнне мунча кереп, солдат киемнәре кидек, гражданка киемнәренең берсе дә калмады.Безнең полк әле яңа гына төзелеп килә, мотострелковый полк, була инде…
Әзрәк хезмәт иткән урын турында. Мин Үзбәкстанда Термез дигән шәһәрдә хезмәт итә башладым.Табигать болай бик әйбәт, тик кызу, 40 градус җылы була,кайчакта 50 гә дә җитә. Көне буе су эчәбез. Кайбер малайларның борыннарыннан кан китә. Мин әллә кайчан монда яшәгән кебек йөрим. Шәһәр чик буена урнашкан, Әфганстан чиге бездән 1,5 км гына.
Мине гранатаметчик итеп куйдылар. Граната ата торган мылтык кебек нәрсә инде, тик юан.
Без 29 июль көнне сугышчан ант кабул итәбез. Сәгать 12 ләрдә шул көнне исегезгә төшсәм, минем ул вакытта ант биргән чагым булыр.
Үзегезнең хәлләр ничек? Әбекәйне ял иттерегез, мин кайтуга исән булсын. Печән әзерлисезме соң? Монда бодайны суктырып бетерәләр инде. Казахстанда да бетә инде. Бездә дә ура башлаганнардыр…
Ярый, хатны ешрак языгыз. Хушыгыз, исән булыгыз.
Кабат сәлам белән Илфар. (12.07.79)
Ана. Балакаем исән-имин генә хезмәт итеп кайтырга язсын инде. (Ана арткы урындыкка күчеп утыра)
Кыз. (шатлыклы, тыштан йөгереп керә, кулында хат, алгы урындыкка утыра). Абыем, Илфар абыем минем. Ниһаять миңа да хатың килде. (хатны үбеп ала, әкрен генә ачып укый)
Кыз. Исәнме, Илсөяр сеңлекәш!
Сиңа сагынычлы солдат сәламнәре белән абыең Илфар хат яза.
… Минем хәлләр әйбәт. Озакламый кайтыр вакыт та җитәр. Шуңа менә сиңа хат язам. Алайса син нык ачулангансың. Бигрәк «усаллангансың» икән. Мин армиягә киткәнче дә усал идең. Һаман да шулай мени әле син «шайтан кызы»? (Шаяртам гына, үпкәли күрмә). Илфатка «көн» күрсәтмисеңдер инде. Шаярасыздыр инде. Дус булыгыз, менә сезне сагынам да, кайтырга ара ерак, Әлмәт түгел. Әле бит безнең үсеп, таралышып бетәсе дә бар, гел әти-әни янында утырып булмас. Син хәзер бәләкәй кыз түгел инде. Әбекәйнең, әти-әнинең сүзен тыңла! Гел булышып кына тор. Укулар ничек бара соң? Кара аны, әйбәт укы, кыз кешегә начар уку килешми ул, яме?! Дәресләреңне хәзерлә онытма. (23.10.79)
Кыз. И абый, минем өчен борчылып та торасың, инде. Әни, әни дим, абыйдан хат килде. (арткы пландагы урындыкка күчеп утыра). Миңа тырышып укы, дигән. Кайтуына мәктәпне алтын медальгә тәмамлап куярмын әле. Сезгә сәлам әйткән, барысы да яхшы дигән.
Ана. Амин шулай булсын, балакаем. (Кызны кочагына ала).
Малай. (Малай керә, кулында хат, урындыклар янына килеп җиткәч кулын баш өстенә куеп честь бирә, хатны ачып, алгы урындыкка килеп утыра, хатны укый).
Малай. Сәлам таулы Әфганстаннан! Исәнме, энекәшем Илфат!
… Синекеннән алда әниемнең язган хатын алдым. Алдым да кара кайгыга баттым. Бер нәрсә белдермәм дигән идем булмады инде. Әнием хәзер әллә ниләр уйлагандыр инде. Син кара аны, тынычлансын, берегез дә борчылмагыз. Инде апрельда үк яраланган идем, хәзер бит июль. Әллә кайчан төзәлде. Кул белән сугып шешәне «әһ» тә итмичә ватам мин хәзер. Әле күптән түгел бокс буенча да, самбо буенча да өченче разрядка имтихан бирдем. Мактана дип уйлама, кайткач сине дә өйрәтермен, бергәләп тренировка ясарбыз. Ә хәзергә физкультура белән шөгыльләнә тор, яме. Монда хәлләр пока тыныч. Сирәк — мирәк Кабулга яки икенче җиргә чыгып кайтабыз БМД белән. Хәтәр күңелле. Ә болай һаман шул служба… Бик тә кызу, температура 60 ка кадәр җитә, ә күләгәдә 40 градус. Төнлә салкын, одеял ябынып йоклыйбыз. Чыгару турында сөйләнмиләр. (29.07.80)
Малай. (арткы планда утыручы Ана каршына килә). Әни, әни, нигә син шулай моңсу?
Ана. Абыеңнан һаман бер хәбәр дә юк. Пуля тигән дигәннәр иде, нык яраланды микән? Бу арада гел начар төшләр белән дә саташам, балам. Күңелем тыныч түгел (малайны кочаклый).
Малай. Борчылма әни, абыйдан әле генә хат алдым, әни борчылмасын, дигән. Аңа 3 ай үтте, төзәлде, җөе дә калмады дигән. Самбо белән шөгыльләнәм, кайткач сине дә өйрәтәм, дигән. Урамдагы малайлар янына чыгып, борыннарына чиртеп керим әле. Нинди көчле минем абыем. Илсөяр әйдә урамга. (Кыз белән малай шаяра-шаяра урамга йөгереп чыгып китәләр).
Солдат. (чүгәләп, сөйли-сөйли хат яза). Əнием! Син әллә ниләр уйлап үзеңне бетерәсең, әти дә. Əбекәйне дә әйтер идем инде. Мин бит монда берүзем генә түгел, әллә нихәтле солдат монда. Əйтерсең лә, миңа гына интегергә туры килә. Борчылмагыз, баштагы мәлне барыбызга да авыр булды, куркыныч та иде. Хәзер уртача инде, андый хәлләр сирәк — мирәк кенә булып ала.
…Яралану турында язып торасы килмәгән иде инде, үзегез белгәнсез тагын. Сезне борчып торасым килмәде пүчтәк әйбер белән. Муенга түгел, җилкәгә йомшак мускулга тиеп, тишеп чыгып китте пуля. Тектеләр дә, шуның белән бетте. Бер бәләкәй генә җөй калды. Истәлеккә. Кайткач карарсыз.
Минем өчен борчылмагыз, үтенеп сорыйм. Минем кайтуны теләсәгез, әллә ниләр уйлап чыгармагыз. Ни турында уйласаң, шул була ул. Мин бит үземнең исән кайтуыма ышанам, кайтырмын. Ə сез нигә борчыласыз?!
Ышаныгыз минем кйтуыма. Кайткач ниләр күргәннең барсын да сөйләрмен. Шунда белерсез чын дөресен. Ярам турында онытыгыз, яме.
Мин бит исән, таза. Бер ким җирем дә юк. Əле миңа яшисе дә яшисе.
… Əбекәйне саклагыз. Мин кайтканчы булса да. Үзем дә аңлыйм, карт инде ул. Ләкин барыбер минем кайтуны булса да, күрергә тиеш, башкача ярамый…
Исән торыгыз. Кабат күрешкәнгә кадәр. Сезне сагынып Илфар. (7.08.80)
(хатны конвертка сала, чыгып китә).
Ана. (кулында бер кочак хат, аларны актара, укыган кебек итеп ала). И балакаем, балакаем, борчылмасын дип кенә язасың инде син бу хатларны, барысы да яхшы, дип. Күңелем сизенә, йөрәгем тыныч түгел бит (елый).
(еракта шартлау тавышы)
Ана. (Ана кинәт як-ягына каранып ала, ачыргаланып кычкыра) Улым
— Зур сугышлар бетә, ә тарих мәңгелек. Əфган сугышы да тарихыбызга кереп калды. Еллар үткән саен йөрәкләребезне телгәләп, искә төшереп торачак авазлар калды: җан, тән яралары алып кайткан исәннәр, мәңгелек ятып калган солдатларның җырлары калды:
Яз кайтмасак, көзен кайтырбыз, дип
Əнкәйгә кул биреп китмәдек.
Үзебез дә белми, туган җирдә
Соңгы җырыбызны җырладык.
Ә бүгенге көндә, укучылар, Әфганстан, Чечня фаҗигалары башка кабатланмасын, бу сугышларда һәлак булган солдатларның ата-аналары күргән кайгылар башка беркемнең дә башына төшмәсен, хәзерге вакытта хәрби хезмәттә булган абыйларга тыныч көннәрдә армия хезмәтен үтеп, исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп, класс сәгатен йомгаклыйсы килә.
«Кайсы тауның ташларыннан икән
Батырлыкка һәйкәл куясы!»
«Ил өстендә бөтерелеп
Йөрсә хәвеф-хәтәр,
Бу инде «батырларча…» дип
Килгән соңгы хәбәр».
«Батырлык, дип күпме сөйләп йөрмик,
Күпме аны күккә күтәрмик,
Ише бармы бөеклекнең солдат
Кылган батырлыкка тиңләрлек?»
2) Ярдәм сорап күп килделәр безгә
Барысына да бу ил булышты.
Тик беләсе иде —
Без соң тагын кайсы илгә күпме бурычлы?
Интернациоаналь бурыч дидек
Әллә нәрсә итеп сөйләдек
Бурычтырмы…
Нигә меңәрләгән
Кеше җаны белән түләдек?!
Япь-яшь кенә килеш күпме гарип
Аналарның йөрәк түземме?
Бурыч түләр өчен егетләрнең
Аяк-кулы кирәк идеме?
Илдә нигә кадерсезләнделәр
Бурыч түләде бит алар да.
Ахыр чиктә йөрәкләргә нигә
Граната булып ярыла?!
Интернациональ бурыч имеш
Табалмадык шуннан башканы
Ил бурычы булып, әсирлектә
Газап чигә кемнең башлары.
Тагын кемгә, күпме бурычлы без
Нигә белми халык?
Бүгенге яңа буын егетләре үсә
Бурыч түләр өчен түгелме?
(Х.Әюп. Интернациональ бурыч)
Ана. (Үзалдына догалар укый-укый, хатның беренче битен ача. Ярым ишетелерлек итеп кенә хатның башын укый. Соңыннан солдат-диктор дәвам итә.)
Солдат. Сәлам Термездан!
Исәнмесез, кадерле әнием, әтием, әбекәй, Илфат һәм Илсөяр! Сезгә кайнар солдат сәламнәрен җибәреп хат язучы Илфар дип белерсез. Сәлам барлык туганнарга, егетләргә — кызларга, сораучы кешеләргә. Ярый, сәлам тәмам, алда языласы сүз юлларына күчәм.
…Частька без тугызы көнне килеп җиттек, шул ук көнне мунча кереп, солдат киемнәре кидек, гражданка киемнәренең берсе дә калмады.Безнең полк әле яңа гына төзелеп килә, мотострелковый полк, була инде…
Әзрәк хезмәт иткән урын турында. Мин Үзбәкстанда Термез дигән шәһәрдә хезмәт итә башладым.Табигать болай бик әйбәт, тик кызу, 40 градус җылы була,кайчакта 50 гә дә җитә. Көне буе су эчәбез. Кайбер малайларның борыннарыннан кан китә. Мин әллә кайчан монда яшәгән кебек йөрим. Шәһәр чик буена урнашкан, Әфганстан чиге бездән 1,5 км гына.
Мине гранатаметчик итеп куйдылар. Граната ата торган мылтык кебек нәрсә инде, тик юан.
Без 29 июль көнне сугышчан ант кабул итәбез. Сәгать 12 ләрдә шул көнне исегезгә төшсәм, минем ул вакытта ант биргән чагым булыр.
Үзегезнең хәлләр ничек? Әбекәйне ял иттерегез, мин кайтуга исән булсын. Печән әзерлисезме соң? Монда бодайны суктырып бетерәләр инде. Казахстанда да бетә инде. Бездә дә ура башлаганнардыр…
Ярый, хатны ешрак языгыз. Хушыгыз, исән булыгыз.
Кабат сәлам белән Илфар. (12.07.79)
Ана. Балакаем исән-имин генә хезмәт итеп кайтырга язсын инде. (Ана арткы урындыкка күчеп утыра)
Кыз. (шатлыклы, тыштан йөгереп керә, кулында хат, алгы урындыкка утыра). Абыем, Илфар абыем минем. Ниһаять миңа да хатың килде. (хатны үбеп ала, әкрен генә ачып укый)
Кыз. Исәнме, Илсөяр сеңлекәш!
Сиңа сагынычлы солдат сәламнәре белән абыең Илфар хат яза.
… Минем хәлләр әйбәт. Озакламый кайтыр вакыт та җитәр. Шуңа менә сиңа хат язам. Алайса син нык ачулангансың. Бигрәк «усаллангансың» икән. Мин армиягә киткәнче дә усал идең. Һаман да шулай мени әле син «шайтан кызы»? (Шаяртам гына, үпкәли күрмә). Илфатка «көн» күрсәтмисеңдер инде. Шаярасыздыр инде. Дус булыгыз, менә сезне сагынам да, кайтырга ара ерак, Әлмәт түгел. Әле бит безнең үсеп, таралышып бетәсе дә бар, гел әти-әни янында утырып булмас. Син хәзер бәләкәй кыз түгел инде. Әбекәйнең, әти-әнинең сүзен тыңла! Гел булышып кына тор. Укулар ничек бара соң? Кара аны, әйбәт укы, кыз кешегә начар уку килешми ул, яме?! Дәресләреңне хәзерлә онытма. (23.10.79)
Кыз. И абый, минем өчен борчылып та торасың, инде. Әни, әни дим, абыйдан хат килде. (арткы пландагы урындыкка күчеп утыра). Миңа тырышып укы, дигән. Кайтуына мәктәпне алтын медальгә тәмамлап куярмын әле. Сезгә сәлам әйткән, барысы да яхшы дигән.
Ана. Амин шулай булсын, балакаем. (Кызны кочагына ала).
Малай. (Малай керә, кулында хат, урындыклар янына килеп җиткәч кулын баш өстенә куеп честь бирә, хатны ачып, алгы урындыкка килеп утыра, хатны укый).
Малай. Сәлам таулы Әфганстаннан! Исәнме, энекәшем Илфат!
… Синекеннән алда әниемнең язган хатын алдым. Алдым да кара кайгыга баттым. Бер нәрсә белдермәм дигән идем булмады инде. Әнием хәзер әллә ниләр уйлагандыр инде. Син кара аны, тынычлансын, берегез дә борчылмагыз. Инде апрельда үк яраланган идем, хәзер бит июль. Әллә кайчан төзәлде. Кул белән сугып шешәне «әһ» тә итмичә ватам мин хәзер. Әле күптән түгел бокс буенча да, самбо буенча да өченче разрядка имтихан бирдем. Мактана дип уйлама, кайткач сине дә өйрәтермен, бергәләп тренировка ясарбыз. Ә хәзергә физкультура белән шөгыльләнә тор, яме. Монда хәлләр пока тыныч. Сирәк — мирәк Кабулга яки икенче җиргә чыгып кайтабыз БМД белән. Хәтәр күңелле. Ә болай һаман шул служба… Бик тә кызу, температура 60 ка кадәр җитә, ә күләгәдә 40 градус. Төнлә салкын, одеял ябынып йоклыйбыз. Чыгару турында сөйләнмиләр. (29.07.80)
Малай. (арткы планда утыручы Ана каршына килә). Әни, әни, нигә син шулай моңсу?
Ана. Абыеңнан һаман бер хәбәр дә юк. Пуля тигән дигәннәр иде, нык яраланды микән? Бу арада гел начар төшләр белән дә саташам, балам. Күңелем тыныч түгел (малайны кочаклый).
Малай. Борчылма әни, абыйдан әле генә хат алдым, әни борчылмасын, дигән. Аңа 3 ай үтте, төзәлде, җөе дә калмады дигән. Самбо белән шөгыльләнәм, кайткач сине дә өйрәтәм, дигән. Урамдагы малайлар янына чыгып, борыннарына чиртеп керим әле. Нинди көчле минем абыем. Илсөяр әйдә урамга. (Кыз белән малай шаяра-шаяра урамга йөгереп чыгып китәләр).
Солдат. (чүгәләп, сөйли-сөйли хат яза). Əнием! Син әллә ниләр уйлап үзеңне бетерәсең, әти дә. Əбекәйне дә әйтер идем инде. Мин бит монда берүзем генә түгел, әллә нихәтле солдат монда. Əйтерсең лә, миңа гына интегергә туры килә. Борчылмагыз, баштагы мәлне барыбызга да авыр булды, куркыныч та иде. Хәзер уртача инде, андый хәлләр сирәк — мирәк кенә булып ала.
…Яралану турында язып торасы килмәгән иде инде, үзегез белгәнсез тагын. Сезне борчып торасым килмәде пүчтәк әйбер белән. Муенга түгел, җилкәгә йомшак мускулга тиеп, тишеп чыгып китте пуля. Тектеләр дә, шуның белән бетте. Бер бәләкәй генә җөй калды. Истәлеккә. Кайткач карарсыз.
Минем өчен борчылмагыз, үтенеп сорыйм. Минем кайтуны теләсәгез, әллә ниләр уйлап чыгармагыз. Ни турында уйласаң, шул була ул. Мин бит үземнең исән кайтуыма ышанам, кайтырмын. Ə сез нигә борчыласыз?!
Ышаныгыз минем кйтуыма. Кайткач ниләр күргәннең барсын да сөйләрмен. Шунда белерсез чын дөресен. Ярам турында онытыгыз, яме.
Мин бит исән, таза. Бер ким җирем дә юк. Əле миңа яшисе дә яшисе.
… Əбекәйне саклагыз. Мин кайтканчы булса да. Үзем дә аңлыйм, карт инде ул. Ләкин барыбер минем кайтуны булса да, күрергә тиеш, башкача ярамый…
Исән торыгыз. Кабат күрешкәнгә кадәр. Сезне сагынып Илфар. (7.08.80)
(хатны конвертка сала, чыгып китә).
Ана. (кулында бер кочак хат, аларны актара, укыган кебек итеп ала). И балакаем, балакаем, борчылмасын дип кенә язасың инде син бу хатларны, барысы да яхшы, дип. Күңелем сизенә, йөрәгем тыныч түгел бит (елый).
(еракта шартлау тавышы)
Ана. (Ана кинәт як-ягына каранып ала, ачыргаланып кычкыра) Улым.
Солдат. Сәлам Термездан!
Исәнмесез, кадерле әнием, әтием, әбекәй, Илфат һәм Илсөяр! Сезгә кайнар солдат сәламнәрен җибәреп хат язучы Илфар дип белерсез. Сәлам барлык туганнарга, егетләргә — кызларга, сораучы кешеләргә. Ярый, сәлам тәмам, алда языласы сүз юлларына күчәм.
…Частька без тугызы көнне килеп җиттек, шул ук көнне мунча кереп, солдат киемнәре кидек, гражданка киемнәренең берсе дә калмады.Безнең полк әле яңа гына төзелеп килә, мотострелковый полк, була инде…
Әзрәк хезмәт иткән урын турында. Мин Үзбәкстанда Термез дигән шәһәрдә хезмәт итә башладым.Табигать болай бик әйбәт, тик кызу, 40 градус җылы була,кайчакта 50 гә дә җитә. Көне буе су эчәбез. Кайбер малайларның борыннарыннан кан китә. Мин әллә кайчан монда яшәгән кебек йөрим. Шәһәр чик буена урнашкан, Әфганстан чиге бездән 1,5 км гына.
Мине гранатаметчик итеп куйдылар. Граната ата торган мылтык кебек нәрсә инде, тик юан.
Без 29 июль көнне сугышчан ант кабул итәбез. Сәгать 12 ләрдә шул көнне исегезгә төшсәм, минем ул вакытта ант биргән чагым булыр.
Үзегезнең хәлләр ничек? Әбекәйне ял иттерегез, мин кайтуга исән булсын. Печән әзерлисезме соң? Монда бодайны суктырып бетерәләр инде. Казахстанда да бетә инде. Бездә дә ура башлаганнардыр…
Ярый, хатны ешрак языгыз. Хушыгыз, исән булыгыз.
Кабат сәлам белән Илфар. (12.07.79)
Солдат. (чүгәләп, сөйли-сөйли хат яза). Əнием! Син әллә ниләр уйлап үзеңне бетерәсең, әти дә. Əбекәйне дә әйтер идем инде. Мин бит монда берүзем генә түгел, әллә нихәтле солдат монда. Əйтерсең лә, миңа гына интегергә туры килә. Борчылмагыз, баштагы мәлне барыбызга да авыр булды, куркыныч та иде. Хәзер уртача инде, андый хәлләр сирәк — мирәк кенә булып ала.
…Яралану турында язып торасы килмәгән иде инде, үзегез белгәнсез тагын. Сезне борчып торасым килмәде пүчтәк әйбер белән. Муенга түгел, җилкәгә йомшак мускулга тиеп, тишеп чыгып китте пуля. Тектеләр дә, шуның белән бетте. Бер бәләкәй генә җөй калды. Истәлеккә. Кайткач карарсыз.
Минем өчен борчылмагыз, үтенеп сорыйм. Минем кайтуны теләсәгез, әллә ниләр уйлап чыгармагыз. Ни турында уйласаң, шул була ул. Мин бит үземнең исән кайтуыма ышанам, кайтырмын. Ə сез нигә борчыласыз?!
Ышаныгыз минем кйтуыма. Кайткач ниләр күргәннең барсын да сөйләрмен. Шунда белерсез чын дөресен. Ярам турында онытыгыз, яме.
Мин бит исән, таза. Бер ким җирем дә юк. Əле миңа яшисе дә яшисе.
… Əбекәйне саклагыз. Мин кайтканчы булса да. Үзем дә аңлыйм, карт инде ул. Ләкин барыбер минем кайтуны булса да, күрергә тиеш, башкача ярамый…
Исән торыгыз. Кабат күрешкәнгә кадәр. Сезне сагынып Илфар. (7.08.80)
(хатны конвертка сала, чыгып китә).
Муса
Малай. (Малай керә, кулында хат, урындыклар янына килеп җиткәч кулын баш өстенә куеп честь бирә, хатны ачып, алгы урындыкка килеп утыра, хатны укый).
Малай. Сәлам таулы Әфганстаннан! Исәнме, энекәшем Илфат!
… Синекеннән алда әниемнең язган хатын алдым. Алдым да кара кайгыга баттым. Бер нәрсә белдермәм дигән идем булмады инде. Әнием хәзер әллә ниләр уйлагандыр инде. Син кара аны, тынычлансын, берегез дә борчылмагыз. Инде апрельда үк яраланган идем, хәзер бит июль. Әллә кайчан төзәлде. Кул белән сугып шешәне «әһ» тә итмичә ватам мин хәзер. Әле күптән түгел бокс буенча да, самбо буенча да өченче разрядка имтихан бирдем. Мактана дип уйлама, кайткач сине дә өйрәтермен, бергәләп тренировка ясарбыз. Ә хәзергә физкультура белән шөгыльләнә тор, яме. Монда хәлләр пока тыныч. Сирәк — мирәк Кабулга яки икенче җиргә чыгып кайтабыз БМД белән. Хәтәр күңелле. Ә болай һаман шул служба… Бик тә кызу, температура 60 ка кадәр җитә, ә күләгәдә 40 градус. Төнлә салкын, одеял ябынып йоклыйбыз. Чыгару турында сөйләнмиләр. (29.07.80)
Малай. (арткы планда утыручы Ана каршына килә). Әни, әни, нигә син шулай моңсу?
Ана. Абыеңнан һаман бер хәбәр дә юк. Пуля тигән дигәннәр иде, нык яраланды микән? Бу арада гел начар төшләр белән дә саташам, балам. Күңелем тыныч түгел (малайны кочаклый).
Малай. Борчылма әни, абыйдан әле генә хат алдым, әни борчылмасын, дигән. Аңа 3 ай үтте, төзәлде, җөе дә калмады дигән. Самбо белән шөгыльләнәм, кайткач сине дә өйрәтәм, дигән. Урамдагы малайлар янына чыгып, борыннарына чиртеп керим әле. Нинди көчле минем абыем. Илсөяр әйдә урамга. (Кыз белән малай шаяра-шаяра урамга йөгереп чыгып китәләр).
Лилия
Кыз. (шатлыклы, тыштан йөгереп керә, кулында хат, алгы урындыкка утыра). Абыем, Илфар абыем минем. Ниһаять миңа да хатың килде. (хатны үбеп ала, әкрен генә ачып укый)
Кыз. Исәнме, Илсөяр сеңлекәш!
Сиңа сагынычлы солдат сәламнәре белән абыең Илфар хат яза.
… Минем хәлләр әйбәт. Озакламый кайтыр вакыт та җитәр. Шуңа менә сиңа хат язам. Алайса син нык ачулангансың. Бигрәк «усаллангансың» икән. Мин армиягә киткәнче дә усал идең. Һаман да шулай мени әле син «шайтан кызы»? (Шаяртам гына, үпкәли күрмә). Илфатка «көн» күрсәтмисеңдер инде. Шаярасыздыр инде. Дус булыгыз, менә сезне сагынам да, кайтырга ара ерак, Әлмәт түгел. Әле бит безнең үсеп, таралышып бетәсе дә бар, гел әти-әни янында утырып булмас. Син хәзер бәләкәй кыз түгел инде. Әбекәйнең, әти-әнинең сүзен тыңла! Гел булышып кына тор. Укулар ничек бара соң? Кара аны, әйбәт укы, кыз кешегә начар уку килешми ул, яме?! Дәресләреңне хәзерлә онытма. (23.10.79)
Кыз. И абый, минем өчен борчылып та торасың, инде. Әни, әни дим, абыйдан хат килде. (арткы пландагы урындыкка күчеп утыра). Миңа тырышып укы, дигән. Кайтуына мәктәпне алтын медальгә тәмамлап куярмын әле. Сезгә сәлам әйткән, барысы да яхшы дигән.
Ана. Амин шулай булсын, балакаем. (Кызны кочагына ала).
раслыйм
МБГББУ “Иске Кыязлы урта
гомуми белем бирү мәктәбе” директоры
______________ /М.Ф. Мөдәрисов
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы
Иске Кыязлы урта гомуми белем бирү мәктәбе
(Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылулары уңаеннан үткәрелгән ватанпәрвәрлек дәресе )
Класс сәгатен төзеде: педагог-оештыручы Гыйльметдинова Алсу Галимҗан кызы
Төзеде : Гыйльметдинова А.Г.
I кв. категорияле педагог-оештыручы
Иске Кыязлы – 2014 ел.
Максат:
-
Әфган сугышы, аның асылы белән таныштыру, хезмәт кешеләрен олылау.
-
Әфганстанда хәрби хезмәттә һәлак булган ир-егетләрне искә алу.
-
Укучыларда әти-абыйларына карата горурлык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, проектор, Power Point программасында эшләнгән призентация, Әфган сугышында катнашкан райондашларның фотосурәтләре, магнитофон, Зиннур башкаруында “Әйләнеп кайта алсам” җыры яздырылган кассета, интернеттан алынган “Әфган юлы” документаль фильмы, Әзһәр Зәйнетдинов «Тәмугтан репортаж» китабы, конверт белән хатлар.
1)
“Кайсы тауның ташларыннан икән
Батырлыкка һәйкәл куясы!”
“Ил өстендә бөтерелеп
Йөрсә хәвеф-хәтәр,
Бу инде “батырларча…” дип
Килгән соңгы хәбәр”.
“Батырлык, дип күпме сөйләп йөрмик,
Күпме аны күккә күтәрмик,
Ише бармы бөеклекнең солдат
Кылган батырлыкка тиңләрлек?”
2) Ярдәм сорап күп килделәр безгә
Барысына да бу ил булышты.
Тик беләсе иде –
Без соң тагын кайсы илгә күпме бурычлы?
Интернациоаналь бурыч дидек
Әллә нәрсә итеп сөйләдек
Бурычтырмы…
Нигә меңәрләгән
Кеше җаны белән түләдек?!
Япь-яшь кенә килеш күпме гарип
Аналарның йөрәк түземме?
Бурыч түләр өчен егетләрнең
Аяк-кулы кирәк идеме?
Илдә нигә кадерсезләнделәр
Бурыч түләде бит алар да.
Ахыр чиктә йөрәкләргә нигә
Граната булып ярыла?!
Интернациональ бурыч имеш
Табалмадык шуннан башканы
Ил бурычы булып, әсирлектә
Газап чигә кемнең башлары.
Тагын кемгә, күпме бурычлы без
Нигә белми халык?
Бүгенге яңа буын егетләре үсә
Бурыч түләр өчен түгелме?
(Х.Әюп. Интернациональ бурыч)
Луиза Батыр-Болгариның Равил Фәйзуллин сүзләренә язылган «Кичер кайта алмавымны» җыры башкарыла.
…Төн үтә, таулар артына
Тулган ай бата;
Татарстан кырларында
Язгы таң ата.
Татарстан, Татарстан!
Бөек Ватанның
Бөтен милләтләре сине,
Бу язгы таңның
Чык кунган чәчәкләредәй,
Якын күрәләр,
Синең бәхетеңне даулап,
Утка керәләр.
Көрәшләрдә алган даның
Ул – Ватан даны;
Халкың түккән ялкынлы кан
Ул – Ватан каны.
Даныңны, утлы каныңны
Таптатмас өчен,
Ватан кояшы – юлбашчы
Туплый ил көчен…
Фатих Кәрим (“Идел егете” поэмасыннан өзек).
1) Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар! Без бүген залга Ватанны саклаучылар көнен һәм рус гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылып бетүгә 25 ел булуны билгеләп үтәргә җыелдык.
2) Без якташларыбызның батырлыгына яңадан бер кабат сокланыр, аларга дан һәм мәдһия җырлар өчен, аналарның түземлеге һәм сабырлыгы алдында баш ияр өчен, бу залга җыелдык.
1) Шушы бәйрәмгә үзебезнең якташларыбызны, төрле елларда хезмәт итүчеләрне чакырдык. Алар арасында Әфганстанда хезмәт итүчеләр дә, хәрби-диңгез флотында, Чечняда тынычлык урнаштыруда катнашучылар да. бар.
2) Игътибар иткәнсездер безнең бүгенге кичәбездә сүз моң, сагыш, югалту ачысы һәм батырлык турында булачак. 2009 елның 15 феврале – соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап чыкканга 25 ел.
1) Әйе, моннан нәкъ 25 ел элек, 1989елның 15 февраленда Брежнев хөкүмәте башлап җибәргән “тантаналы марш” тәмамлана. Хәер тәмамлана микән? Гомумән ни өчен әфган җиренә совет сугышчыларын кертәләр һәм ул чорда бу ил нинди булган соң?
— Солдат сугышны сайламый һәм аны игълан итми. Солдат халык һәм Ватан алдындагы бурычын гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә. Әфганстан иленә совет гаскәрләрен кертелү турындагы хәбәрне 1979 елның 27 декабрендә үзәк телевидение аша Леонид Ильич Брежнев хәбәр итә.
Беренче бәрелешләрдә үк 86 совет сугышчысы башын сала.
СЛАЙД №6 (1980-1984).
1980 елда Әфганстан җирендә – 1500 гә,
1981 дә – 1300 гә,
1982 дә – 2000 гә якын совет сугышчысы һәлак була, яраланучыларның саны уннарча меңгә җитә.
1983 елда – 1500 гә,
1984 тә — 2400 гә якын совет сугышчысы туган туфрагына цинк табутта кайта.
Фәкать 1988 елның 15 маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлый. Ниһаять, 1989 елның 15 февралендә генә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. 9 ел 51 көн буена барган сугыш булды бу җирдә.
— Укучылар, әйдәгез хәзер шушы беркемгә дә кирәкмәгән каһәрле сугыш турында видеоязма крап үтик.
СЛАЙД №7 (“Әфган юлы”).
(укучыларга интернеттан алынган“Әфган юлы” исемле 6 минутлык документаль фильм күрсәтелә. Сайтның адресы: http://mmg-kgb.ucoz.ru)
Бу сугыш безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты.
Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды. Татарстан Республикасы Әфганстан сугышында менә дигән 257 егетен югалтты. Бу аяусыз сугыш Аксубай районын да читләтеп үтмәде: бездән киткән егетләрнең -сы Әфган тауларында башын салды. Аларның исеме безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
А-1) Нинди кыска гомер, 20 яшь
Җиңү мизгеленә бетте сыеп
Нигә үлем белән түләргә соң
Исемеңне тик калдыру өчен
Мәңгелеккә хәтерләргә уеп?
А-2) Юк, батырлык очрак кына түгел
Кемнәрнеңдер өлешенә тигән
Ватан төшенчәсе солдатка ич
Ата-баба җире, туган туфрак
Ана теле, сөте белән иңгән.
А-1) Шушы соңгы сынау мизгелендә
Тормаган ул хәтта үзен аяп,
Изге антын үтәү өчен газиз
Гомрең биргән солдат — илгә маяк!
Җыр «Ышанмыйм»
1) Әйе, Әфганстанга киткән байтак егетләрне көтеп ала алмадык. Ул егетләр әле бик
яшь кенә булсалар да ата-аналарының йөзенә кызыллык китермәделәр.
2) Безгә хәзер яңа гасырда җир йөзендә тынычлык урнашсын, җитәкчеләребез төпле фикергә килсен дә, балалар сугыш афәтен күрмәсен дин кенә телисе кала.
-
Шуңа сөеник, исән кайткан солдатлар арабызда яши. Әфган егетләре… Аларны тикмәгә генә шулай атамыйлар. Чөнки алар туган илгә кайткач та әфган егетләре булып калдылар. Алар ут-суны кичеп, язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыгып, биредә дә бер-берсе белән элемтәне өзмәделәр. Әфганчылар союзы барлыкка килде.
-
Тормыш дәвам итә. Әфганчылар завод-фабрикаларда, туган авылларында эшлиләр, өйләнеп балалар үстерәләр. Безнең яктан да лачындай егетләргә Әфган җирен, корал тотып утка керергә, иксез-чиксез океаннарны, күкләрне гизәргә туры килде.
1)Авылдашларыбыз
Аминов Шамил Гомәр улы
Валиуллин Фидаиль Рәшит улы
Гыйззәтуллин Гомәр Әсхат улы
Гыйззәтуллин Шәүкәт Әсхат улы
Гәрәев Әхат Бари улы
Зәйдуллин Мулланур Фатыйх улы
Кыямов Әнәс Сруртдин улы
Сафиуллин Рәфис Абдулла улы
Сөләйманов Искәндәр Вәли улы
Нуриев Таһир Сәмигулла улы
Муллин Андрей Николаевич
Мөдәрисов Рифкать Сәмигулла улы
Хәлиуллин Госман Әһлиулла улы
Шәйхетдинов Камил Мансур улы
Шәйхетдинов Әмирҗан Минзәки улы
Шәйхетдинов Рафаэль Зөфәр улы
Шафигуллин Рамил Хабибулла улы
Морадыймов Исмәгыйль Миншакир улы
сүзне батыр ир-егетебез ___________________________________________- гә бирик.
сөйли. Укучылар сорауларына җаваплар бирә.
(концерт номеры)
-
Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганстан җирендә сугыш кырында һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбызның истәлеге алдында баш иябез.
(1 минут тынлык)
Магнитофоннан Зиннур башкаруында “Әйләнеп кайта алсам”
җыры тыңланыла.
— Әфган җырлары – ул хәрби намусның һәм кайгы-хәсрәтнең тере елъязмасы. Әфганстанның көйгән җирләрендә туып, магнитофон тасмаларында, куен дәфтәрләрендә күченеп йөреп, соңыннан әфганчыларның “гимнына” әверелгән.
Бу җырларда искиткеч шәфкатьле көч бар. Алар көчсезләргә көч бирә, югалып калганнарда ышаныч арттыра.
Бер укучы Тәкыя Шәрипованың “Ана өмете” шигырен яттан сөйли.
СЛАЙД №16 (Шигырь).
Чирек гасыр гомер узса да,
Хәбәр көтә ана улыннан.
Өмет итә, бәлки кайтыр, дип,
Күзен алмый киткән юлыннан.
Йокысыз үткән озын төннәрдә
Улы белән һаман сөйләшә,
Шатлык-кайгыларын уртаклаша,
Киңәшләшә, дәшә, серләшә.
Көтә-көтә кара чәчләренә
Ап-ак булып карлар яуса да,
Чиксез авыр сагыш газабыннан
Йөрәгеннән каннар тамса да,
Көтә һаман улын, йөрәгендә
Пыскып яна өмет чаткысы,
Иртәгәге көндә булыр сыман
Куанычы, көткән шатлыгы.
— Әйе, уллары цинк табутларга “төренеп” кайтса да, әти-әниләре күңелләре белән гомер буена газизләрен олы юлга карап, күзләрен алмыйча көтә. Юлда чит-ят кеше күрсә дә, аларга газизләреннән хәбәр киләдер кебек тоела. Әфган сугышында һәлак булганнарны якыннары, туганнары, дуслары олылап һәрдаим искә ала. Аналарның кулларында бары тик улларының балачак, яшьлек фотолары белән беррәттән әнкәйләргә мәхәббәт белән сугарылган солдат хатлары.
Безнең кайбер якташларыбызның туган якларына кайтып: “Исәнмесез!” – дип якыннарын кочагына алырга, елга буйларында ялан тәпи йөрергә насыйп булмады. ________ абыйның һәр хаты сагыну, туган нигез өчен борчылу белән сугарылган. Аны туган якның ак, салкын кышлары, авылның җәйрәп яткан, бәпкә саклап, уйнап йөргән болыннары юксындыра. Язган хатларын укыганда күз алдына көчле рухлы, өмет белән яшәүче, моң-зарны белмәүче егет килеп баса. ___________абыйның солдат хезмәтен тутырып кайтуын өйдәгеләрнең барысы да исән-сау килеш, ишек катында көтәргә тиешләр иде. Ул шулай теләгән. Һәр хатында “Исән торыгыз…”, дип язган.
Хаттан өзекләр сәхнә этюды рәвешендә күрсәтелә.
Алгы планда солдат басып тора. Каршыда өч урындык түгәрәк ясап куелган. Алгы урындыкта Ана утыра. Ана калтыранган куллары белән кулындагы хатны ача.
Ана. (Үзалдына догалар укый-укый, хатның беренче битен ача. Ярым ишетелерлек итеп кенә хатның башын укый. Соңыннан солдат-диктор дәвам итә.)
Солдат. Сәлам Термездан!
Исәнмесез, кадерле әнием, әтием, әбекәй, Илфат һәм Илсөяр! Сезгә кайнар солдат сәламнәрен җибәреп хат язучы Илфар дип белерсез. Сәлам барлык туганнарга, егетләргә — кызларга, сораучы кешеләргә. Ярый, сәлам тәмам, алда языласы сүз юлларына күчәм.
…Частька без тугызы көнне килеп җиттек, шул ук көнне мунча кереп, солдат кие…
А.б: Хәерле көн барыгызга да. Кадерле Ватан сакчылары, гаярь егетләр! Сез барда ил
хур булмас. Тикмәгә генә халык: “Кадак даганы саклый, дага юрганы саклый, юрга
батырны саклый, батыр Ватанны саклый” – дип әйтмәгәннәр.
Кешелекнең көчле, егәрле
Кавемнең бер вәкиле бит син.
Беләгеңнән көч, йөрәгеңнән
Куәтегәр китмәсен.
Сезнең янда гына без акыллы
Сезнең янда гына чибәрләр.
Солдат булган өчен генә түгел
Көндә кирәк илгә егетләр.
Сугыш… Нинди авыр , ,шомлы сүз бу!Сугыш ничә миллион кешенең гомерен
өзгән,күпме баланы ятим иткән,аналарны тол калдырган.
.
Сугыш, сугыш… Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз
яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир
йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш.
Сугыш …Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч. Бөек Ватан
сугышы ,Әфган,Чечня сугышлары кебек кан коюлар кешелек дөньясында иң
соңгысы булсын иде.
Гаиләдә ир бала туа… Нинди шатлык! Ана! Син үзеңә һәм Ватаныңа ир бала бүләк
иттең! Ул бала һәр икегезгә дә тугрылыклы, шәфкатьле булырга тиеш.Һәр ир бала,
вакыты җиткәч, Ватан каршында үзенең бурычын үтәргә тиеш.
Әнкәй елый, әнкәй елый
Әнкәй елый көзҗиткәч.
Елама, әнкәй, көз җиткәч
Кайтырбыз вакыт җиткәч. Бию бәләкәйләр
А.Б: Үткән тормышыбызда мәңге онытылмас, йөрәккә кан белән язылган вакыйгалар
байтак. Шуларның берсе – Әфган сугышы. Бу сугыш беткәнгә инде 25 ел узды. Әмма
аның хатирәләре; тауташларында башын салган совет сугышчылары һичкайчан
онытылмаслар. 15 – февральӘфганстан җирендә һәлак булган сугышчы
интернационалистларны искә алу көне. Әйе, әфган сугышын онытырга хакыбыз юк.
Анда совет халкының 15 меңләп гүзәл улының чәчәктәй гомере киселде. Ә Татарстан
Республикасы 257 егетен югалткан. Безнең авылдан әфган сугышында 5 егетебез
катнаша. Шуларның дүртесе:
Әхметшин Мөхтәр,
Кәримов Чулпан,
Ханиев Фирдәвес,
Исангильдин Фәрит
исән –имин туган авылларына кайту бәхетенә ирешәләр, ә Шәйдуллин Илшат
кайтканнан соң, сугышта алган яраларыннан вафат була.
Алып баручы кереп китә.
1,2,3,4,5 чыгыш ясыйлар
Камалетдинова
Каримова
Фазлыева
Исангилҗдина
Галеева сөйли һәм портретны тумбога куя
1,2,3,4,5 кереп китәләр
Җыр Фазлыева Элҗмира “Кичер, әнкәй кайта алмавымны ”
А.б.
Европаның төрле почмагында
Кыелдылар япь яшь гомерләр
Безнең арттан күпме кала калды Чит – ят җирдә изге каберләр.
Кайтмаса туган якларына,
Калсалар да чит ят җирләрдә
Алар һаман хәтер түрендә,
Исәннәрнең изге җырында.
А.б. Каһәрләнгән нокта. .. Әфганстан… Ни бары 18 20 яшькә җитеп, бер тапкыр да
керләнергә – тапланырга өлгермәгән сөлектәй егетләрнең матур сыйфатларын, якты
хыялларын санап бетреп кенә буламыни?!
Әй, син кахәрләнгән, аяусыз Әфганстан!… Синең канлы чүлләреңдә, шәрә ташларыңда
бу дөньяга яшәргә дип килгән меңнәрчә яшь егетнең гомерләре киселде. Гадел
булмаган бу сугыш корбаннары әнә шул япьяшь егетләр.
Ә Татарстан Республикасы 257 егетен югалткан.Безнең Лениногорск шәһәре һәм
районыннан бу аяусыз сугыш 10 сөлектәй егетнең гомерен алып китте:
5. Гараев Рафик Мансур улы
2. Гарифуллин Минислам Минихан улы.
7. Зарипов Әнис Давис улы.
8. Игнатьев Сергей Васильевич.
3. Плешаков Геннадий Алексеевич.
10. Стулов Евгений Николаевич.
4. Станюков Сергей Викторович.
9. Фаррахов Эраст Ранас улы.
1. Шайдуллин Ильшат Сәгыйть улы
6. Ершов Сергей Михайлович.
Җыр Каримова Гүзәл
А.Б. Батырлык. Бу купшы сүз түгел,
Хәтерләрдән тиз җуела торган.
Мәгънә асылында, мәңгелеккә
Күңелләргә җанга уела торган
Кайсы тауның ташларыннан икән
Батырлыкка һәйкәл куясы?
Чорлар җиле ташларны да уя,
Тик мәңгелек хәтер кыясы!
Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,
Күпме аны күккә күтәрмик,
Ише бармы бөеклекнең солдат
Кылган батырлыкка тиңләрлек?
Әйе, солдат биргән антына тугры калып, иле кая кушса, шунда хәрби бурычын үти.
Чехословакиядә, Мурманск шәһәрендә, Чечня җирендә хәрби бурычларынүтәгәндә
һәлак булган һәм имгәнгән егетләребез бар. Болар:
Сәхәпов Әлфис Гыйльметдин улы
Мингазов Мәгъмүр Мияссәр улы
Сәетгәрәев Ренат Ягъфәр улы
(Каримова З., Гумерова З. Ямаева Г. чыгалар һәм сүзләрен сөйлиләр.Гумерова З. Һәм
Ямаева Г. портретларын тумбочкага куялар. 1 сыйныфлар чәчәк куялар).
А.Б
Мин зиратка керәм,
Алда каберлекләр… Берәү, икәү, өчәү…, егерме …
Тукта Кызыл йолдыз куелганы
Солдат каберлеге тугелме?
Яшь агачлар үсә өстенә
Ак чәчәчкле венок куелган.
Ә исеме җуелмаслык итеп
Мәрмәр ташка тирән уелган.
Якынрак килеп укыйм,
Дулкынлана минем йөрәгем.
Мондый тыныч көндә ник үлде икән? –
Мин ни уйларга да белмәдем.
Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела . Әмма без хәрби бурычларын
үтәгәндә һәлак булган егетләребезне онытырга тиеш түгелбез. Үлгәннәр хәтере
исәннәрдә яши. (Бер минутлык тынлык игълан ителә.)
А.Б
Дөньяда нинди көч гапгади кешеләрне батырлыкка илтте икән?
Батырларның бөеклеге нәрсәдә?
Сугыш кырында үлем белән күзгә күз очрашканда калтырап төшмәс өчен, палач
балтасы астына баш салганда елмаер өчен нинди көч кирәк?
Мондый көчле рухлы егетләрне гап гади әниләр ничек тәрбияләп үстерде икән?
(Бию. Зур кызлар)
А.Б. Ә хәзер кичәбезгә килгән кунаклар белән таныштырып китим әле……
Аларның да безгә үйтәсе килгән сүзләре бардыр. А.Б. Еллар уза, дөньяга яңа буын килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында беребезнең
дә онытырга хакы юк!
Әфган, Чечня һәм башка җирләрдә һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбыз,
армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре вакыксыз өзелгән егетләребез,
әтиләребез, туганнарыбыз алдында баш иябез.
Очрашу кичәбезне шуның белән тәмамлап, безнең чакыруыбызны кабул тиеп мәктәпкә
ктлгәннәре өчен …….. зур рәхмзтебезне белдерәбез. Алдагы көннәрдә дә элемтәне
өзмәсәк иде. Сезгә саулык сәламәтлек, шәхси тормышыгызда гаилә бәхете, иминлек
телибез. Шушы очрашу истәлеге итеп, кечкенә генә бүләгебезне кабул итеп алыгыз. Сау
булыгыз!
Безгә язалар
Әфганчылар белән очрашу
Тыныч вакытта күпме ватандашларыбызның — әле иңнәре дә ныгып җитмәгән 18-19 яшьлек егетләрнең — моңарчы күрмәгән-белмәгән таулы-ташлы җирдә канлы бәрелешләрдә туган илләренә тугрылыгын сынаган, сугышчан дусларын югалту ачысы йөрәкләрендә мәңге төзәлмәс яра калдырган, күпме аналарның газиз улларын мәңгелеккә тартып алган ул әфган сугышы!
Ел саен 15 февральдә Олы Кибәче урта…
Тыныч вакытта күпме ватандашларыбызның — әле иңнәре дә ныгып җитмәгән 18-19 яшьлек егетләрнең — моңарчы күрмәгән-белмәгән таулы-ташлы җирдә канлы бәрелешләрдә туган илләренә тугрылыгын сынаган, сугышчан дусларын югалту ачысы йөрәкләрендә мәңге төзәлмәс яра калдырган, күпме аналарның газиз улларын мәңгелеккә тартып алган ул әфган сугышы!
Ел саен 15 февральдә Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә кайнар нокталарда үзләренең хәрби бурычларын үтәгән авылдашларыбыз белән очрашу уздырабыз. Олы Кибәче авыл җирлегеннән Әфган җирендә 10 егет хезмәт иткән, ә Чечен Республикасында һәм Дагыстанда 12 авылдашыбыз хәрби-интернациональ бурычын үтәгән. Алар хөрмәтенә уздырылган очрашуны мәктәп директоры Роберт Галиәхмәтов ачып, чыгышында ул егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе ныклыкка сынауны үтү икәнлеген белдерде. Укучы егетләребезне дә батыр авылдашлары үрнәгендә тәрбияләнеп, авырлыклар алдында бирешмәүче, үз алдына максат куеп, дөрес юлдан бара белүче ир-егетләр булырга чакырды.
Хәрби хезмәт нигезләре укытучысы Айрат Сафин Әфган сугышы китергән югалтулар турында сөйләде. «Кайнар нокталарда хезмәт иткән авылдашларыбыз туган илләренә тугрылыкларын армия хезмәтендә генә раслап калмадылар. Әфганстанда хезмәт иткән 7, Чечняда хезмәт иткән 4 егетебезнең авылыбызда төпләнеп, бәхетләрен үз җиребездә табуы, шул җирдә хезмәт куюы — аларның туган якка булган мәхәббәтләрен раслаучы тагын бер дәлил», — диде ул. Сугышчы-интернационалистлар солдат хатирәләре белән уртаклаштылар, армиягә киткән көннәрен, бергә хезмәт иткән иптәшләрен искә төшерделәр. Аларның берсеннән дә солдат хезмәтеннән зарлану, тормыш авырлыкларына сукрану кебек сүзләр ишетелмәде. Киресенчә, һәр туган көнгә сөенеп, үз авылыбыз, мәктәбебез белән горурланып яшәргә чакырды алар укучыларны.
Очрашу спорт залында Әфганчылар кубогына волейбол ярышы белән дәвам итте. Аз гына өстенлек белән Кубокка югары класс укучылары лаек булды.
Патриотик тәрбия бирү максатыннан уздырылган чара югары сыйныф укучылары өчен чын тормыш дәресе булды.
Г.Измайлова,
тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Теги:
әфган сугышы
Максат:
Әфганстан
сугышы турында белешмә бирү,
сугышны китереп чыгарган сәбәпләр,
аларны ачыклау, интернационалист яугирларны хөрмәт
белән
искә
алу.
Аудиториянең
бизәлеше:Әфганстан
— йөрәк
ярасы:
/китап күргәзмәсе
/, Советлар Союзы картасы , Миякә
районы картасы , Пограничник
фуражкасы , Әфган
таулары макеты, Вакытсыз
сулган чәчәк, «Ислам
дәүләте
Әфганстан» /Папка /, «Интернационалист
яугирлар »-/Миякәбаш авыл, Советы.
/Альбом
— Папка/, «Хатлар
— тарих көзгесе» /Папка/, «Онытма
безне, Русия»:, Миякә районында туып үскән,
Әфганстанда һәлак булган интернационалист-яугирлар, «Төшләремә
керә
Кандагар»:
төрле еллардагы әфган, сугышына
кагылышлы вакытлы матбугат битләрендәге
тупланма, музыкаль фон
Хәерле көн, исәнмесез!
Без бүген сезнең белән хәрби патриотик темага сөйләшүне дәвам
итәбез. Быел Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуга……….ел тула. Әфган
сугышы, Әфганстан….9 ел, 1 ай, һәм 19 көн дәвам иткән сугыш һаман серле
табышмак булып кала килә.
13 мең, 833 ир-егетнең Әфганстанда гомере өзелде, 49 мең 985е
гарипләнде, 312 яугир хәбәрсез югалды, 18-е чит илләргә озатылды….
Бүгенге сөйләшүгә ачыклык кертер өчен сүзне ерактанрак
башлыйк.Мин сезнең игьтибарыгызга «Әфганстан –йөрәк ярасы» дип исемләнгэн
китап күргәзмәсе һәм шушы күргәзмә материаллар җыелмасы буенча сәяхәт тәкьдим
итәм.
Күргәзмәнең 1 нче бүлеге «Әфганстан — серле ил»
дип атала. Чыннан да, бу ил турында без ниләр беләбез соң ?
-Ислам Дәүләте Әфганстан.
Мәйданы 655 мең кв. км.
Халык саны (1999) 20 млн. кеше.
Дәүләт теле — дари һәм пушту.
Башкаласы — Кабул ( 2млн. халык, (1999).
Акча берәмлеге — әфгани.
Географик хәленә килгәндә, Азияның коньяк-көнбатышына
урнашкан. Диңгезгә чыгу юлы юк. Чикләренең гомум озынлыгы 5529 чакрым. Төньяк-көнчыгыштан
Кытай һәм Һиндстан белән, көнчыгыш һәм көньяктан Пакистан; төньяктан Таджикстан,
Үзбәкстан, Төркмәнстан; көнбатыштан Иран белән чиктәш.
Илнең 4/5 өлешен таулар били. Җирләре комлы, ташлы. Климаты
коры. Биек таулар да кыш 7-8 аи дәвам итеп таулар да кар ятса, җәен температура
+ 50* ка җитә.
Җир асты байлыклары: төсле, кыйммәтле, сирәк һәм кара
металлар, нефть һәм газ.
Ил башлыча — аграр.
Халыкның 1/7 өлеше күчмә һәм ярымкүчмә тормыш алып бара,
терлекчелек белән шөгыльләнә.
Гомум мәйданның 13 % ы гына сөренте җирләр .Сәнәгать
(промышленность) алга китә алмаган, санаулы гына туку,
мебель ясау, цемент җитештерү предприятияләре бар. Йон келәмнәрне кустар рәвештә
җитештерү үсеш алган .Әфганстан-дөнья базарына каракуль тиреләрен чыгару буенча
танылу алган. Тимер юллар юк, төп транспорт төрләре — автомобиль, һава юлы, ишәк
һәм дөяләр.
Әфганстан — күпмилләтле дәүләт.Үзе белән чиктәш булган
барлык илләрнең дә милләт вәкилләре яши. Ирләрнең уртача гомер озынлыгы 46,
хатын-кызларныкы 44 яшь. Халыкның 80%ы авылларда яши, 70% халык надан. Укыган
кеше зур хөрмәткә ия. Әфганстан халкының бүгенге көндәге яшәү рәвеше урта
гасырлардан бик аз аерыла.Ислам динен тоталар, аның гадәтләренә, таләпләренә
буйсыналар. Әфганстан халкы гаять кунакчыл халык, кунакны ихтирам итәләр; түрдәге
урын да, ризыкның иң татлысы да аның өчен
һәм шул ук вакытта үчле дә халык. Кем дә булса аңа зыян сала икән, ул аны
онытмый, кичерә алмый һәм бу үчнең буыннан — буынга дәвам итүе дә мөмкин. Гомумән,
әфганлылар, «кунак ашы — кара-каршы» дип яшәүче халык, яхшылык өчен дә,
начарлык өчен дә. Безгә таныш булмаган Әфганстан иле турында кыскача шулар. Ә күбрәк
белергә теләүчеләр өчен, «Илләр һәм халыклар» ( «Страны и
народы» /универсальная энциклопедия для юношества /) һәм «Безне искә
ал, Русия …. » ( «Помяни нас,Россия». Книга Памяти.
Афганистан.1979 — 1989) китапларын тәкъдим итәм.
Китап күргәзмәсенең II нче өлеше
«Кара тюльпан -кайгы хәбәре» дип атала. Әйе, бу дәһшәтле
сугышта күпме кан, күпме күз яше түгелгән. Шуңа да бүген без Әфганстанда
батырлык күрсәткән яугирләрне хөрмәт итәргә һәм Ватан өчен гомерләрен биргәннәрнең
якты истәлеге алдында баш ияргә тиешбез. «Көт, әнием, кайтырмын !»
дип хатлар язган 13 мең 833 ир — егетнең Әфганстанда гомере өзелде, 49 мең 985е
гарипләнде .»200 нче № лы йөк » төягән самолетларда безнең Миякә
районына да 5 табут кайтты. Һәм тагын «ни
өчен?» дигән сорауны кабатларга мәҗбүр булабыз.
XX гасыр — дөньяда күп үзгәрешләр гасыры. Алда әйтелгәнчә, Әфганстанда
үзгәрешләр булмады диярлек. Бу ил феодализм шартларында яшәвен дәвам итте.
1973 елда илдә переворот булды һәм ил республика дип игълан
ителде .Власть башына Мөхәммәд Дауд килде. Ә 1973 елга кадәр, 1965 нче елда ук
, Әфганстанда халык — демократик партиясе оештырылды. Бу партиянең максаты —
илне социалистик юлдан алып бару була. Әмма әфган армиясының бер өлеше үзен ил
Президенты дип игълан иткән М. Даудка буйсынмый башлый. Халык — демократик
партиясе лидерларыннан берсе Хафизулла Әмин җитәкчелегендәге танк частьлары М.
Дауд сарайларын басып алып туганнары белән бергә аны үтерә . Шушы хәрби
переворот — власть алышыну Әфганстанда «Апрель революциясе » дип
игълан ителә дә инде . (1978.27.04)
Революция лидерларының максаты: илдә социализм урнаштыру һәм
динне бетерү. Яңа режим әфган халкында бик аз яклау таба һәм каршылыкларга
очрый. Халык яңа режимга каршы баш күтәрә. Яңа хөкүмәт Советлар Союзына үз
халкын бастыру өчен хәрби ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Феодализм шартларында яшәгән
Әфганстан мәсьәләләрен социалистик юл белән хәл итәргә әзер түгеллеген безнең
ил җитәкчеләре аңлый. Анда дин көчле, халык надан, икъдисат артта калган. Халык
якламаган хөкүмәтне штыклар ярдәмендә генә саклап алып калып буламы соң? Әфганстанның
власть башлыклары да (Тараки һэм Хафизулла Әмин) уртак фикердә була алмыйлар. Әфганстан
лидеры Хафизулла Әмин Мәскәүдән хәрби ярдәм сорап кат-кат мөрәҗәгать итә. Озак
икеләнүләрдән соң, декабрь аенда,(1979) Совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү
турындагы карар политбюро утырышында кабул ителә. Серле була ул документ:
«Дәүләт чиген кисеп чыгу вакыты 15.00 сәгатъ.» дип языла . Менә шушы
көн — 1979 елның 25 декабреннән башлап илебез тарихының батыр һәм бер үк
вакытта оятлы да бите ачылды. «Күрше дус халыкка интернациональ ярдәм күрсәтү»
дигән сүзләр астында 18-20 яшьлек егетләрнең гомерләре өзелде. 1980 елның
гыйнвар аенда илгә 50 меңгә якын кешедән торган Совет гаскәрләре кертелә. Кыскасы,
халык революциягә, яңа режимга риза булмыйча баш күтәрә, ә хөкүмәт башлыклары,
халыкны бастыру очен Советлар Союзыннан хәрби ярдәм сорый. Менә шулай башлана
безнең халык телендәге «әфган сугышы». Ә Совет гаскәрләрен керткәч, хәл
тагын да кискенләшә. Әфган оппозициясе моңа каршы килеп кенә калмый, үзе безнең
чикне бозып, диверсияләр оештыра. 1981 елда чик сакчыларын камап алу, шартлачкычлар, корал, наркотиклар кертү көчәя. Ә 1982 елның
башыннан совет җитәкчелегенең карары белән Әфганстанның бөтен чиге буенча 100
чакрымга кадәр кереп хәрби хәрәкәтләр башлана. Чик буе бәрелешләрендә безнең
Башкортстаннан гына да 1мең 180 сугышчы катнаша.
Кирәк идемени бу гаделсез сугышта арысландай ир -егетләребезнең
чәчкә кебек гомерләрен өзү ? — дигән сорау бүген дә җавапсыз кала.
Миякә җирендә туып-үсеп, Әфганстан җирендә гомерләре өзелгән,
мәңге яшь булып калган солдатлар истәлегенә китап күргәзмәсенең III нче өлешен
» Түгелмәсен аналарның күз яше » дип атадык .
Әфганстан, исемең шигъри синең ,
Җирең сихри , кыя , таш — тауларың !
Изге дуслык бурычын үтәр өчен
Сиңа китте бик күп якташларым….
Кыяларның булмый ак таплары ,
Аларның була тик ак ташлары .
Шул ташларны каннарына манып ,
Табутларда кайтты якташларым.
Башкортстан Республикасында туып үскән, Әфганстанда һәлак
булган һәм хәбәрсез югалганнар турында 2005 елда дөнья күргән Хәтер китабы
«Безне искә ал, Русия » дип атала. Китапта Әфганстанда һәлак булган 343
солдатның исеме мәңгеләштерелгән, аларның
бишесе — безнең районда туып үскән . Менә алар:
Актуганов Идеал Әхияр улы
Антонов Игнатий Георгиевич
Кириллов Николай Захарович
Корнеев Виктор Николаевич
Суфиянов Рәис Минегали улы
Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела . Әмма без бу
гаделсез сугышның корбаннарын онытырга тиеш түгелбез. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә
яши. (Бер минутлык тынлык игълан ителә.)
Китап күргәзмэсенең IV нче өлешен
«Без бу җирдә туып үскәннәр «дип атадык. Әфганстанның
шомлы җилләре безнең Әнәч авылын да урап үтмәде. Безнең авылда туып үскән ике
егет һәм бер кызга ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып, гомерләрен куркыныч
астына куеп ут астында йөрергә, дары исен иснәргә туры килә.
Вәлиев Азат Фоат улы
Сабирова — Кәримова Рәзилә Әгъзам кызы
Собханкулов Венер Мөхәррәм улы
Хәрби хезмәтләрен Әфганстанда үткән бу солдатларга исән —
сау туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп була.
1964 елда Миякәбаш авылында туган. Туган авылында урта мәктәпне
тәмамлаганнан соң, Уфа радиотехника техникумында укыганда хәрби хезмәткә
чакырыла. Әфганстан Республикасы Кабул шәһәрендә, Совет хәрби чикләнгән
контингенты составында радист булып хезмәт итә. Бүгенге көндә Уфа шәһәрендә
яши, электрик булып эшли. Тормыш иптәше белән ике ул тәрбияләп үстерәләр.
1961 елда Миякәбаш авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан
соң Свердловск шәһәрендәге медицина училищесында укып, шәфкать туташы һөнәрен үзләштерә.1984
— 1986 нчы елларда, Әфганстан Республикасы Кандагар шәһәрендә 71176№ лы хәрби
частьтә, Совет хәрби чикләнгән контингенты составында хезмәт итә. Демобилизацияләнгәннән
соң, Уфа Башкорт Дәүләт медицина университетын тәмамлый.
Бүгенге көндә Уфа шәһәрендә яши, Дим районының 47 нче санлы
поликлиникасында участок врач — терапевты булып эшли. Тормыш иптәше белән бер
ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр .
1967 нче елда Миякәбаш авылында туган. 1985 елда, туган
авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Стәрлетамак шәһәре ДОСААФ мәктәбендә
шоферлар курсында укый. 1986 елның
язында Совет Кораллы Көчләре сафына хәрби хезмәткә чакырыла. СССР — Әфганстан
чигендә хезмәт итә. Демобилизацияләнгәннән соң, туган колхозында эшли. 1999 нчы
елда вафат була .
Бүгенге кичәдә аларның үзләре белән очрашу мөмкинчелеге
килеп чыкмады, шулай да, Рәзилә Әгъзамовнадан, тарих укытучысы Б.Н.Шәймөхәмәтовага,
укучыларга, барлык авылдашларга юлланган хат килеп төште. (Бу хатның күчермәсе
«Хатлар да тарих сөйли» дип аталган папкада.) Без аны укып үтәрбез .
Бу язманы дулкынланмыйча укып та, тетрәнмичә тыңлап та булмый. Бу хат — истәлек,
хатирә, уйланулар, якыннарыңны, яшьтәшләреңне югалту газаплары да, шул ук
вакытта киләчәккә оптимистик караш та. Ә аның тормыш биографиясе – яшьләр өчен
яшәү үрнәге.
…Хөрмәтле кунаклар, укучылар! Безнең барыбызның да теләк бер
— Җир йөзендә сугыш утлары кабынмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен,
ата -аналар кайгы яше түкмәсен иде. Солдат сугышны үзе сайламый, ул сугышны
игълан итми. Фәкать ул кушылган боерыкны үти. Меңәрләнгән корбаннар, күз яшьләре, гариплекләр китергән сугыш өчен солдат
гаеплеме, үз җирендә үзе хуҗа булган әфганлымы ? Әллә
халык язмышы белән уйнаган ил башлыкларымы? Бу тема озак
еллар яшерен булып кала килде. Шулай да мин сезнең игътибарыгызга безнең
китапханә фондында булган басмаларны тәкъдим итәр идем:
Тоткынмы син, Юра , әллә корбанмы ? /Кызыл таң, 15.02.05.
Әсирлек газаплары йөрәккә кан саудыра./ Кызыл таң, 15.02.05.
Марат Закир. Канлы болыт. / — Татар хикәясе антологиясе.
Габделхакова Р.Г. Сират күпере. /Көмеш тун.Хикәяләр,
парчалар, нәсерләр.
Салахов Д.Х. Гыйләҗ тәрәзәләре.
/ Пьесалар. Язмыш. Драма /
Кривенко В.Я.
Дембельский аккорд: Роман – М.: Эксмо, 2008 – (Афган)
Шомлы Әфган таулары: Очерклар. – Уфа: Башкортстан китап нәшрияты,
1989
Файдаланылган әдәбият :
Октябрь, 15.02.2006.
Кызыл таң, 15.02.05.
Кызыл таң, 15 .02 .06.
Мәгариф, № 1 , 2007 .
Помяни нас, Россия. Книга Памяти./ Уфа, 2005 .
Страны и народы. — М: Педагогика — Пресс «. – 2000
Язмышлар
Бүген – әфганчы ир-егетләребезгә хөрмәт күрсәтү көне
1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Бу көнне совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды.
Бу әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды. Әфган бәрелешләрендә газиз улларын югалтып, күпме аналар канлы күз яшьләре түктеләр. Алар…
1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Бу көнне совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды.
Бу әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды. Әфган бәрелешләрендә газиз улларын югалтып, күпме аналар канлы күз яшьләре түктеләр. Алар алдында олы хөрмәт белән баш иябез.
Хөрмәтле әфганчылар! Сез, яшь гомерегезне куркыныч астына куеп, ут эченә кердегез. Еллар уза, әмма бу дәһшәтле көннәр әле дә куркыныч төш булып күңелегез түрендә сакланадыр. Яу кырында ятып калган солдат дусларыгыз да онытылмыйдыр. Сезгә сәламәтлек, рух ныклыгы, уңышлар һәм гаилә иминлеге телибез.
Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.
ххх
Әфган җирендә ун ел дәвам иткән бәрелешләрдә меңләгән совет солдаты сыналды. Бүген Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 28 ел тулган көнне без Әфган, Төньяк Кавказ җирләрендә башларын салган якташларны искә алабыз, исәннәренә хөрмәт күрсәтәбез.
Әфганстан — анда хәрби бурычын үтәгән ир-егетләребезнең гомерлек ачы язмышы, төзәлмәс йөрәк ярасы ул. Күпме еллар узса да, кызалаклар иле булган Әфганстан — сезнең күңел түрендә. Бу көнне әфганчы дусларыгыз белән очрашып хатирәләр яңартасыз, мәктәпләргә очрашуларга барып яшь буынга күрсәткән батырлыкларыгыз турында сөйлисез. Мондый очрашулар сезнең бердәмлекне тагын да ныгытсын, уртак максатларыгыз тормышка ашсын, имин дөньяларда тыныч күңел белән яшәргә язсын.
ТР хәрби комиссариатының Әгерҗе бүлеге начальнигы Илгиз ГАЛИЕВ.
«Хәрби туганлык» оешмасы җитәкчесе Рафис МУЛЛАХМӘТОВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Татарстан Республикасы Арча районы
Носы төп мәктәбе
Ягез әле, егетләр!
Ватанны саклаучылар көненә багышланган уен-ярыш
Әзерләде: Яруллина В.Х.
6 класс җитәкчесе
21 февраль, 2014 ел
“Әссәләмәгаләйкүм” җыры (күмәк)
Алия: Хәерле көн, хөрмәтле әтиләр, абыйлар, укытучы абыйлар, укучы егетләр!
Бүген без гаилә башлыгы, гаилә терәге булучы, Ватанны саклаучы ир егетләребез — әтиләр бәйрәменә җыелдык.
Чулпан:Бүген бәйрәм конендә
Әтиләрне котлыйбыз
Шатлык, бәхет, сәламәтлек
Һәммәгезгә телибез.
Бәйрәмегез котлы булсын.
Әти – гаилә төзүче һәм аның намусын яклаучы, гаиләне туйдыручы, җил — яңгырдан саклаучы, мал – мөлкәт табучы, акыл иясе, җилкәсе белән таулар күчерергә әзер кеше ул.
Алия: Җир йөзендә һәрбер бала әти дип әйтсен, әти канаты астында үссен иде. Һәр бала әтинең җылы,ягымлы карашын тоеп, таләпчән ныклы сүзен ишетеп, дус,тату гаиләнең терәге әти икәнен сизеп яшәсен иде.
Чулпан: Кадерле әтиләребез, абыйларыбыз, укытучы абыйлар, егетләр! Без сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз. сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез.
Алия: Бер бәйрәм бар февральдә
Кадерле ул һәркемгә
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәтта әйтергә
Ул – тынычлык бәйрәме
Аны һәр кеше белә
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.
6 класс егетләре башкаруында җыр: “Солдатта булган диләр.”
Чулпан:Бүгенге бәйрәмдә без яшь солдатлар конкурсы да оештырабыз. Аның өчен без класслардан егетләрне сайлап алдык. Хәзер егетләребезне кул чабып каршы алыйк. Без бүген аларның җитезлекләрен, кыюлыкларын, өлгерлекләрен тикшереп, бәяләп китәрбез. Аның өчен безгә жюри сайларга кирәк. Жюрига Файзрахманова Ландыш апаны һәм Садыкова Резеда апаны тәкъдим итәбез. ( Жюри үз урыны алды)
Беренче уен : “Минутка киенү.”
Ике малай чыгып солдат киемнәрен киенәләр. Кем беренче киенеп бетә.
2 уен: Солдат кеше бик тә игьтибарлы булырга тиеш ,тикшереп карыйк әле. Һәр командадан бер уенчы алга баса, каршы команда уенчылары аның янына килеп басалар, бер минут ул аларны баштан аяк күзәтә һәм борылып баса. Ә уенчылар аяк киемнәрен салалар, укытучы аларны буташтыра. Уенчы борылып һәрбер кешенең аяк киемен танырга тиеш.
Бәйрәмебезне Латыйпова Чулпан башкаруында җыр белән дәвам итәбез. “Сәяхәтче” җыры
Әтиләрәбез бәйрәме
Безнең дә көткән бәйрәм
Җырлап-биеп күңел ачыйк
Бүген әтиләр белән.
3 нче уеныбызны дәвам итеп, алдагы сынауны тыңлап карыйк.
“Ашханәгә наряд” дип атала.
Көн буе чабып, син инде ардың,
Кухняда дежур – синең хыялың
Бәрәңге әрчеп, инде син ял ит
Тик кара аны, эшеңне ялт ит!
Команданың һәр кешесе өстәл янына килеп, бәрәңге әрчи. Кайсы команда тизрәк һәм остарак кабыгын юкарак итеп әрчер икән? Карап карыйк.
Музыка куела
4 уен: Ә менә бу бәйге сезнең җитезлекне дә,сабырлыкны да таләп итәчәк.Һәр командадан бер кешене чакырабыз.
Менә шушы дөге бөртекләреннән сез Ватан сүзен язарга тиеш буласыз.
Кем тизрәк язып бетерә.
Биючеләр биегәндә,
Идәннәре бөгелә.
Ярышларда җиңеп чыга
Бии белгәннәр генә.
Татар халык биюе. Башкаралар 6 класс егетләре һәм кызлары.
Каршы алыгыз.
5 уен: “Армия өйрәнүләре”
Чираттагы җәфа бит көтә:
Башланды бездә хәрби өйрәнүләр.
Ут ачты дошман, ул алга бара.
Син безгә кагылып кара!
Без дә төшеп калганнан түгел:
Бер гөрселдәтсәк – дошманга үлем!
Командаларга дошман яшерелгән урынны күрсәтеп язылган хат тапшырыла. Ләкин килеп җиткәнче ул бик таушалган. Хатны җыеп укырга һәм “дошманны” табарга кирәк.
6 нчы уен. Уеннарны дәвам итәбез алдагы уен шулай ук җитезлеккә булыр. Ул “Корал җыю” дип атала. Һәр командадан 1 укучы чыгып мясорубканы сүтә, икенчесе кора. Уенчылар беткәнче шулай дәвам итә. Эшне төгәл һәм җитез башкарырга кирәк.
6 класс кызлары башкаруында бию. Каршы алыгыз.
Солдат тормышының тагын бер күңелле мизгелен сынап карыйк әле.
Мин сораулар бирәм ә сез бер сүз белән генә аның нәрсә икәнен әйтергә тиеш буласыз. Беренче командадан башлыйбыз . җюрига игтибарлы булырга кирәк .
“Кем? Нәрсә?”
1нче командага:
1.Габдулла Тукай(шагыйрь)
2.Чия (җимеш)
3.Агыйдел(елга)
4.Нарат(агач)
5.Камаз(машина)
6.Чаллы(шәһәр)
7.Бишле(билге)
8.Сыер(хайван)
9.Айсылу(кыз)
10.Зөлфия Минһаҗева(җырчы)
2нче командага:
1.Əлмәт(шәһәр)
2.Карга(кош)
3.Унөч(сан)
4.Дүртле(билге)
5.Гүзәлия(кыз)
6.Чөгендер(яшелчә)
7.Муса Җәлил(шагыйрь)
8.Яңа ел(бәйрәм)
9. Салават Фәтхетдинов (җырчы)
10.Яр Чаллы(шәһәр)
Алып баручы : Кадерле ир-егетләребез, кунаклар ! Безнең бүгенге кичәбез ахырына якынлашты . Уеннар буенча жюри нәтиҗәләр чыгарсын.
Алия:
Хушлашырга вакыт җитте
Тәмамланды бәйгебез.
Мондый ярышлар еш булыр
Сез бик теләп килсәгез.
Чулпан:
Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле
Күңелләрдә калсын уелып
Соңгы кабат булмас, яуган булса,
Гөрләшербез кабат җыелып.
6 класс укучылары башкаруында җыр: “Бәхеттә-шатлыкта”
Сүзне жюрига бирәбез. Бүләкләүләр.
АЛЫП БАРУЧЫ: Хөрмәтле әтиләр, абыйлар, егетләр! Менә безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тагын бер тапкыр котлыйбыз. Без сезгә ышанабыз, без сезне яратабыз, без сезнең белән горурланабыз. Сез безне һәм туган илебезне күз карасыдай якларга һәм сакларга һәрвакыт әзер. Ләкин безгә афәтләр күрергә язмасын иде, ә балалар белән гаиләдә куанышып яшәргә язсын. Һәрвакыт сәламәт булыгыз! Балаларыгыз белән бүгенге кебек дус, тату, күңелле, бер-берегезне аңлап гомер итегез.